close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

?

Сабирова Айзилә.Эссе

код для вставки
Тукай геройларының кешелеккә мөрәҗәгате
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль белем
бирү учреждениесе Яңа Кенәр урта гомуми белем бирү мәктәбе
«Г.Тукай геройларының кешелеккә мөрәҗәгате» районара яшь иҗатчылар
конкурсы өчен язылган эссе
Автор: Сабирова Айзилә Рәшитовна.10нчы сыйныф укучысы.
Җитәкче:Сабирова Айгөл Фәритовна,инглиз теле укытучысы.
Г.Тукай геройларының кешелеккә мөрәҗәгате .
Эссе
Тукай!
Бу бөек шагыйрь исеме минем күңелемә мәңгелеккә урнашкан.Сабый чагымнан
бирле ул йөрәк түремдә сүнмәс йолдыз булып балкып тора. Чөнки мин дөньяга
бөек Тукайны тудырган татар халкының бер кызымын. Әле беренче сыйныфта
ук даһи шагыйрь белән бергә:
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле:
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы, –
дигән юлларны бөтен ихласлыгым белән кабатладым. Минем күңелемдә туган
якны, туган халыкны, туган илне ярату хисләре Тукай исеме белән бергә туды.
Ул хис – шагыйрьне ярату, аның әсәрләренә соклану хисе еллар үтү белән
тагын да үсә, көчәя барды. Хәзер дә “күңелем төшеп, эчем пошса” мин кулыма
аның китапларын алам, иң акыллы киңәш һәм җавапларны шуннан табам.
Әдәбият галимнәре, профессорлар нәрсә генә дисәләр дә, мин үзем Тукайның
бөеклеге, аның даһилыгы – шигырьләрендәге һәр кәлимә сүз, һәр строфасының
нәкъ бүгенге көнгә туры килеп, заманча яңгыравында дип беләм. Ул ятимлек
ачысын күпме генә татыса да, мескенлеккә төшеп, елак шигырьләр язмаган.
Нинди генә кыенлык, җәбер-золымнарга дучар ителсә дә, кайгы-хәсрәткә
чумып сыкранмаган. Ул үзе турында түгел, ә халкы турында борчылган; татар
милләтен киләчәктә азат, тигез хокуклы бөек зат итеп күрергә теләгән.
Тукайның “Шүрәле” поэмасында милләтнең иң асыл сыйфатлары һәм аның
күркәм хыяллары чагылган булдыклы егет Былтыр образы
бөтен татар
халкының җыелма образына матур мисал булып тора. Халык пәһлеваны һәм
бик зирәк табигатьле Былтыр эш сөючән һәм киң күңелле, мәрхәмәтле сылу
егет кенә түгел, бәлки Тукай күрергә теләгән, Тукай хыялланган татар милләтен
гәүдәләндерүче, аның төп милли сыйфатларын һәм үзенчәлекләрен калку
тасвирлаучы милли идеал, милли каһарман да. Тукай үз милләтен зирәк
Былтыр кебек акыллы, уңган, көчле, кыю, тапкыр итеп күрергә тели һәм үзенең
шигъри әсәрләрендә
ул бу хыялны әнә шул образ аша гамәлгә ашырган.
Былтыр белән танышканчы,шагыйрь укучысына Кырлай авылы,аның гүзәл
табигате турында сөйли,әкияти серле матурлыкка чумган урман эчләренә алып
кереп китә.Ләкин монысы тышка күренеш кенә. Шагыйрьнең әйтергә теләгәне
менә нәрсә:
Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби,
Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.
Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре
Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен Сауләтләре.
Ачыла алдында тарихтан театр пәрдәсе:
Аһ! дисең, без ник болай соң? без дә Хакның бәндәсе.
Әкияти гүзәллек эчендә яшәүче тырыш халыкның дәүләте дә,хокукы да юк
икән бит! Нинди тетрәндергеч хәл,нинди гаделсезлек.Милләтенең якты
киләчәге турында кайгыртучы-уйлаучы Тукай болай булырга тиеш түгеллеген
яхшы аңлый.Үзе куйган сорауның чишелешен хәл итү өчен ул тагын
халыкка,аның зирәк акылына мөрәҗәгать итә. Шагыйрьгә татар халкының
борынгы әкияте ярдәмгә килә.Чынбарлык әкият белән дәвам ителә. Урман һәм
авыл туган якның бер матурлыгы булса, әкият тә аның бер матурлыгы, чөнки ул
халык иҗаты әсәре. Тукай халык иҗат иткән әсәрне туган як эчтәлегенә кертә,
аның бер матур сыйфаты итеп карый.Менә шушы икенче өлештә явыз Шүрәле
белән егет арасында көрәш бара. Былтыр татар әкиятләренә хас герой. Аны
борынгы бабайлар уйлап тапканнар. Татар әкиятләренә карасак, татар егете
һәрвакыт тырыш, зирәк, уңган. Ул рус әкиятләрендәге юләр Иван шикелле
кемнеңдер китереп биргәнен көтеп, эшләмичә мич башында гына ял итеп
ятмый.Төнгә каршы ат җигеп урманга утынга китә. Егет бу әсәрдә татар халкы
мәгънәсендә бирелгән булырга тиеш. Чөнки беренче өлештә борынгы бабайлар
искә алына, Кырлай авылы да шунда ук, ә егет шул авылдан. Димәк, шушы
халык баласы. Урман – шушы халык, ягъни татарлар, ә элек болгарлар яшәгән
урын.Шушы халыкка тыныч яшәргә комачаулаучы көч бар.Ул - Шүрәле.
Шүрәле – явыз көч, ул куркыныч, усал. Шүрәле үзен кети-кети уйнарга гына
яратам дисә дә, көлдереп үтерүе турында да әйтеп куя.Монысы инде
җинаять,кешелеккә каршы бару.Тукай үзенең әйтергә теләгән фикерен бик
тирән яшергән,әкият алымнарына төреп биргән.Чын,туры сүз әйтергә тыелган
заманда классик әдәбият куллана торган алым бу. Тукай тапкыр да, хәйләкәр дә
икән. Ул туган як, аны яратуы турында яза-яза да, вакыйгаларны үзе яшәгән
чорга күчерә. Икенче төрле әйткәндә, бөтен әкият Тукай яшәгән чорга
чагыштыру, ягъни метафора булып килә. Ул егетнең батырлыгына бәя бирә,
туган ягын, туган халкын яратуын һәм явыз көчләрне хәйлә һәм зирәклек белән
җиңүенә басым ясый.
Кулында балтасы булган Былтыр Шүрәлене бәреп тә үтерә алган булыр
иде.Юк,ул алай эшләми.Ул оста дипломатларча эш итә,хәйләкәр алымнар белән
Шүрәлене көлкегә калдырып,явызлыкны җиңә.Чөнки эшчән татар егете
үтерүче була алмый,явызлыкны тыныч юл белән туктата.Ирексездән,бүгенге
заманда Тукай язган Былтырлар булса иде дигән хыялый фикерләр туа.Чыннан
да, без бүген Тукай язган заманнан да куркынычрак,вәхширәк,гаделсез чорда
яшибез.Тукай язып тасвирлаган матур табигатебез кайда? Шүрәле качып ята
торган урманнарыбыз калдымы? Челтер-челтер аккан чишмәләребез дә кибепкорып
беттеләр
түгелме
соң
инде?
дошманлык,көнчелек,комсызлык,кансызлык
Ә
кешеләр
мисалларын
күпме
арасындагы
китерергә
була? Йөзләп,хәтта меңәрләп.Әкиятеннән чыксын да,дөньяга сөрән салсын иде
безнең Былтырыбыз.”Әй,адәм балалары,туктагыз,акылыгызга килегез! Үзегез
яшәгән,сезгә яшәргә-үсәргә көч биргән туган җирегезне күз карасыдай
саклагыз.Кешелеккә
харап
булырга
юл
куймагыз.Явызлыкны
авызлыклагыз.Ләкин корал белән түгел,явызлык иясен үтереп кенә котылып
булмый.Акыл белән эш итегез,кирәк булса,хәйләләгез,оста дипломат булыгыз!”
Кешеләр арасында яхшылык һәм матурлык тантанасы урнаштыру явызлык
белән сугышудан башка мөмкин түгел.
Көчле булу өчен үткән тарихыңны яхшы белергә кирәк.
(Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре
Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен Сауләтләре).
Маңкортлык зәхмәте иманны кысрыклыклаган заманда Тукай фикере, Былтыр
сүзләре халыкка барып җитәрме икән? Егетнең ни өчен Былтыр дип аталу
мәгънәсен аңларлар микән? Менә монысы табышмак...
Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл
мәгънәсе тагы да куәтлерәк һәм тирәнрәк ачыла бара.Тукай бүген дә
әдәбиятның алгы сафында баруын дәвам итә. Заман тудырган һәм милләтне
борчыган бик күп сорауларга җавапны Тукай әсәрләреннән табарга мөмкин.
Татар милләтен, татар җанын, татар телен саклыйм дисәң, Тукай рухын, Тукай
мирасын сакларга кирәк.
1
Автор
farit vafin
Документ
Категория
Школьные материалы
Просмотров
30
Размер файла
23 Кб
Теги
тукай
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа