close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

?

Мәгъртфәт нуры ачар

код для вставки
Конкурс
«Мәгърифәт нуры ачар…» дип исемләнгән электрон презентацияләр бәйгесенә рәхим
итегез!
2018 елның башында дөнья җәмәгатьчелеге татар халкының бөек мәгърифәтчесе,
тарихчысы һәм фәлсәфәчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел ел тулуны зурлап
билгеләп үтәчәк. Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2017 ел «Галимҗан Баруди
елы» дип игълан ителде.
Шул уңайдан «Мәйдан» журналы Яр Чаллы шәһәренең 12нче санлы татар әдәбияты һәм
туган якны өйрәнү китапханәсе белән берлектә «Мәгърифәт нуры ачар…» дип
исемләнгән электрон презентацияләр бәйгесе игълан итә. Конкурсның максаты – югары
сыйныф укучыларының һәм яшьләрнең ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы күренекле
татар мәгърифәтчеләренең тормыш юлы, рухи һәм әдәби мирасы турында белемнәрен
тулыландыру, яшь буында милли үзаӊ, халкыбызныӊ бөек улларына ихтирам, горурлану
хисләре тәрбияләү. Конкурста 15 яшьтән алып 20 яшькәчә булган мәктәп укучылары,
студентлар катнаша ала. Конкурста катнашу өчен иҗат эшләрен 5 майга кадәр Яр Чаллы
шәһәренең 14нче бистәсендә урнашкан (14/01 йорты) татар әдәбияты һәм туган якны
өйрәнү китапханәсенә тапшырырга яки cbs_filial12@mail.ru электрон адресы буенча
җибәрергә кирәк.
http://maydan.tatar/megrifet-nury-achar-dip-isemlengen-elektron-prezentaciyaler-bejgesene-reximitegez/
Автор
farit vafin
Документ
Категория
Образование
Просмотров
8
Размер файла
15 Кб
Теги
Шиһабетдин Мәрҗани
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа