close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

?

Бердәнберем, газизем-ул минем әнием (2)

код для вставкиСкачать
Бердәнберем, газиземул минем әнием.
АнаБөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга!
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда....
Һади Такташ.
Кем дөньяга кеше
бүләк итә?
Ә кешегә якты
дөньяны.
Тойгылары кояш
кебек кайнар
Эретерлек гранит
кыяны.
Мин авырсам,
әнкәй, балам, диеп
Өзгәләнгән синең
йөрәгең.
Мин авырсам,
әнкәй, балам, диеп
Бер йокысыз үткән
төннәрең!
Башка беркем
эндәшмәгән
кебек
Син генә тик
дәшә аласың.
Синең кебек
тагын кем генә
соң
Сөя ала икән
баласын!
Кем күңеле тулган
айдай серле,
Язлар сыман назлы,
ягымлы.
Шатлыкларын
башкаларга бүлә,
Кайгыларга түзем,
сабырлы.
Ана!
Йөрәкнең ул иң
мөкатдәс хисе,
Күңелнең ул иң-иң
түрендә.
Ул салкында сине
җылытучы,
Юанычың авыр
көннәрдә.
Кем куллары өйне,
җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү
тапкысыз.
Ул, әлбәттә яшәү
чыганагы,
Тормыш ямеәбекәй, хатын-кыз!
Ул гүзәллек,
Җирдә ярсу көч
ул.
Эшли ала
барысынбарысын да...
Без һәрвакыт
шуның барысы
өчен
Бурычлыбыз ана
каршында.
Син, әнием,
минем өчен
Бу дөньяда бер
генә.
Елмайганда
йөзләреңнән
Бар өйгә нур
бөркелә.
Әниемнең
кулларында
Күңелем
тынычлыгы.
Әти-әни кулларында
Дөньяларның
ныклыгы.
Син-йолдызларның
яктысы,
Гөлләрнең хуш
ислесе.
Әйбәт әниләр күп тә
ул,
Юк шул синең
төслесе.
Аз инде, аз, әни, сиңа,
Теләкләр теләү генә...
Син бит, әни, безнең өчен
Бер генә, берәү генә.
Айдан, кояштан
кадерлесин ул, әнием.
Иң ягымлы, иң
сөйкемлесин ул, әнием !
Мөдәррис Әгъләмов
Мөдәррис Әгъләм
(1946-2008)
Мөдәррис Әгъләм (Мөдәррис Зөфәр улы Әгъләметдинов) 1946
елның 13 октябрендә Татарстан АССРның хәзерге Зәй районы Биш
Субашы (Пуст-Ашыт) авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1965
елда Түбән Биш авылының унберьеллык урта мәктәбен
тәмамлаганнан соң, ике ел В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан
дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.
1974 елдан Казанда яши һәм язучы-профессионал сыйфатында
әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. 1970 елда «Кыңгырау» исемле
мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Аның поэзиясенә музыкальлек,
классик поэзия һәм халык иҗаты традицияләреннән үсеп чыккан
табигыйлек һәм эчке бер моң хас. М. Әгъләмов сюжетка корылган
күләмле шигырьләр һәм публицистик монолог, поэмалар язу
юнәлешендә дә эзләнүләр алып бара («Онытма, Европа!..»,
«Тукайдан хатлар» исемле поэмалар һ. б.).
М. Әгъләмов — 1973 елдан СССР Язучылар союзы члены.
М.Әгъләмов 2008 нче елда вафат булды.
Мөдәррис Әгъләмов.
Бердәнбер
Иделнең иң гүзәл җирендә
Шәм кебек сузылып үскән ул,
Борынгы җырларда җырланган
Чишмәгә суга дип төшкән ул;
Авылның гармунчы егете
Аны нәкъ шул чакта күргәндерАлмадай кызлар күп авылда,
Арада ул гына –
Бердәнбер.
Күбәләк шикелле талпынып
Очкан ул бер чыккач иреккә,
Яшьлектә кал шулай
Гомерлек уйнап,
Җырлап та, биеп тә.
Ул кемнән ким әле,
Ник әле
Яраткан егетенә чыкмасын!
Туй белән биргәннәр аны да,
Искечә укытып никахын.
Кем белә, ә бәлки, ул чакта
Бу безнең туйлар да кергәндерАк туймы, кызылмы- барыбер
Ул аның туе бит ,
Бердәнбер.
Аннары бу сугыш, озату.
Аерылу иреннән дүрт елга.
Дүрт елга барган бу сугышның
Газабы барачак күп елга.
Үпкәдән килгән бу кара кан
Симәнә ташыган үрдәндер.
Ә ире исән-сау кайтачакУл аның ире бит,
Бердәнбер.
Зур сугыш узды ул,тик менә
Кимерә үпкәне,
Ире дә исән-сау янындаБу сугыш үтсә дә үтмәде.
Тәүлекләп игеннәр урганда
Ул аңа чир булып сеңгәндерИдәндә сабые үрмәли,
Ул аның сабыеБердәнбер.
Идәндә сабые үрмәли,
Алырга иде бер кулыңа;
Бу соңгы теләге үтәлмиЧем-кара күзләре йомыла.
Ә аның шикелле илемдә
Меңләгән хатыннар үлгәндер.
Онытма, кешелек!
Ул минем
Әнием иде бит,
Бердәнбер.
Кичләрен уенга чыкканда
Беркемгә сиздерми, чыгарга,
Яхшыга киясе күлмәген
Чыгарып яшергән чоланга.
Үзе дә кичергән әнисе
Аның бу хәйләсен белгәндерХәйләкәр кызлар күп авылда.
Арада ул гына
Бердәнбер.
Сорауларга җавап бирегез.
1. Әсәр нәрсә турында?
2.Шигырьдәге үзәк ничек табыла?
3.Әсәрне нинди өлешләргә бүләр
идегез?
4.Шагыйрь тарихка нинди бәя бирә?
5. Хис-кичерешләрнең сәбәбен,
дәрәҗәсен, юануны табыгыз.
Мәхәббәттә һичбер киртәләрне белми
торган, күкрәк сөте белән бөтен дөньяга
хәят биргән хатын кешене- ананы
олылыйк. Кешедә булган бөтен гүзәллек
кояш нурыннан һәм ана сөтеннән килә.
Менә шулар йөрәкләребезне мәхәббәт
белән сугара. Кояшсыз гөлләр чәчәк
атмый, мәхәббәттән башка бәхет юк,
хатын-кыздан башка мәхәббәт юк. Анадан
башка шагыйрь дә, герой да юк.
Максим Горький
Прозаик, драматург Фоат Садриев әнисе
Гыйззелҗамал апа белән.
Мин авыл баласы. Кендек каным
Назар, Садрый бабамнар нигезенә
тамган, шунда дөньяны таный, аңлый
башладым. Әтием гади комбайнчы
булган, яшь гомере изге җиребез өчен
яуда өзелгән. Сугыш беткәндә әнкәй 29
яшьтә булган. Әти белән нибары ике
елдан артык кына яшәп калганнар.
Әнкәй миңа әтине дә, тумаган энесеңелләремне дә алыштырды. Ул
гомерен миңа багышлады.
Фоат Садриев.
Шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов әнисе Җүәйрә
апа белән.
Халык шагыйре Фәнис Яруллин әнисе
Бибигафифә апа белән
Халык шагыйре Илдар Юзеев әнисе
Шәкүрә апа белән
Халык шагыйре Шәүкәт Галиев әнисеХәлимә
апа белән
Шагыйрь Муса Җәлил әнисе Рәхимә апа
белән.
Шагыйрь Рәдиф Гаташ әнисе Сәвия апа белән.
Халык шагыйре Мостай Кәрим әнисе
Вазыйфа апа белән
Шагыйрь Роберт Миңнуллин әнисе Гөлҗәүһәр
апа белән
Роберт Миңнуллин
Шагыйрьләрнең газиз аналары
Шагыйрьләрнең газиз аналары,
Нишләр иде Шигырь сездән башка?
Шигырь туа алыр иде микән
Сез өйрәткән Бөек Сүздән башка?
Сездән иңә илаһилык нуры,
Сездән килә шигырь ялкыннары.
Сезнең күңелегез аша уза
Шигъриятнең җәүһәр-алтыннары.
Сездән күчкән моңны түкми-чәчми
Шигырь итә шагыйрь улларыгыз.
Үзегез дә шагыйрь зат сез, гәрчә
Каләм тотмаса да кулларыгыз.
Нинди уллар бүләк иткәнсез бит
Шигърияткә-Шигырь Иленә сез!
Үзегез дә җырга лаеклы сез,
Үзегез дә җырга әйләнәсез!
Сез күптәннән шигырь, җыр һәм дастан,
Җаныгызда – шагыйрь яралары...
Шигъриятнең үзе шикелле үк
Илаһи сез, шагыйрь аналары.
Әнкәсен бик теләсә дә,
Сайлап алалмый кеше,
Әнкәйләрне Ходай бирә,
Ул- фәкать Ходай эше!
Әнкәй
ул
чит-ят
булалмый,Газиз
генә
булала!
Әнкәеңә
мәхәббәтле,
Мәрхәмәтле бул, бала!
Әнкәй
күңеле,
һай,
сизгерБарсын да белә бит ул...
Әнкәйне
сайлап
алмыйларБердәнбер генә бит ул!
Роберт Миңнуллин.
Документ
Категория
Образовательные
Просмотров
1 025
Размер файла
8 416 Кб
Теги
минем, әнием, газизем
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа