close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

?

Алар җиргә Җиңү китерделәр

код для вставки
Тема
Алар Җиргә Җиңү китерделәр
(Батырлык дәресе)
Максат.
Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү, аларның Бөек Ватан сугышы турындагы
белемнәрен барлау, сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуын
күрсәтү,туган як тарихы белән кызыксындыру, эзләнү- тикшеренү эшенә җәлеп итү,
тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтү.
Җиһазлау. Сугыш чорын гәүдәләндергән рәсемнәр, китаплар күргәзмәсе, плакатлар,
фронтовик укытучыларга багышланган стенд, сугыш ветераннары турында истәлекләр,
музей материаллары һ.б.
Укучылар сөйләгәндә фотолар, сугыш темасына караган
рәсемнәр (слайдлар)
экранда күрсәтелеп барыла.
Укытучы.
Хәерле көн, укучылар! Кешелек дөньясы җинаятьчел фашистлар Германиясе тармар ителүнең 65 еллыгын тантаналы төстә билгеләп үтәргә җыена. Күпме генә вакыт үтсә
дә, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы илебез тарихында иң авыр, иң дәһшәтле сугыш
буларак сакланыр. XX гасырның 40 нчы елларында безнең халкыбызның нинди зур
батырлыклар кылганын хөрмәт һәм соклану хисләре белән сөйләрләр.
Сугыш! Ул инде күптән күкрәп үтте. Менә 65 елга якын безнең күгебез һәрчак аяз. Һәм
безгә азатлыкны саклап калган, бүгенге бәхетле тормышыбыз өчен без бурычлы булган
кешеләр дә арабызда бик аз калды. Исәннәрнең дә чәчләренә күптән инде чал кергән,
йөзләренә вакыт тирән җыерчыклар сызган. Ләкин дәһшәтле сугыш елларын, ул китергән
кайгы-хәсрәт, яраларны халык бик яхшы хәтерли. Давыллы елларда илбасарлар алдына
корыч кыя булып баскан батырлар
һич тә онытылмый. Аларның үлгәннәре һәрчак
ихтирам белән искә алына, исәннәре тирән хөрмәт ителә.
Укучылар, сезгә алдан ук Бөек Ватан сугышы турында районыбыз тарихы белән
бәйле материаллар тупларга, аларны системага салырга, язмалар әзерләү эше йөкләтелгән
иде. Сүзне 1-че эзләнү төркеменә бирәбез.
1 нче укучы.
Сугышның беренче көннәреннән үк Татарстанның 560 мең егет һәм кызы Ватанын
сакларга күтәрелде. Яу кырына безнең Мөслим районыннан 8140 кыю ир-егет һәм батыр
йөрәкле хатын-кызыбыз чыгып китеп, Ватанны саклаучылар сафына кушылды. Алар,
көчләр нисбәте тигез булмаган аяусыз көрәштә сугышып, тиңдәшсез батырлыклар
күрсәттеләр. Рәхимсез сугыш миллионлаган кешеләрнең тормышын корбан итте. Ул һәр
1
гаиләгә кайгы-хәсрәт китерде. Районыбызның 4469 лачын кебек ир-егете сугыш
кырларында ятып калдылар.
Җиңү сугыш кырында гына түгел, бәлки тылда да- колхоз басу-кырларында да яуланды.
Фронтларда солдатлар, заводларда һәм кырларда хатын-кызлар һәм үсмерләр, олысы да
кечесе дә-һәркайсы, канын һәм тирен түгеп, батырлык һәм кыюлык, гаять зур чыдамлык
күрсәтеп, бик тә озакка сузылган көрәшкә кушылдылар. Сугыш 4 ел буе барды. Халкыбыз
исә еш кына мөмкин булмаганнарның чиген узып, Бөек җиңүгә үзенең өлешен кертте.
Сугыш безнең халкыбызның 300 меңгә якын сугышчысын йотты. Ләкин бу- гади
үлем генә түгел, ә батырлар үлеме булып тарихка кереп калды. Сугыш елларында
Татарстанның 200 дән артык егет һәм кызы Советлар Союзы Герое исеме дигән югары
мактаулы исемгә лаек булды, 29-ы Дан орденының тулы кавалеры, 100 меңнән артык
сугышчыга
орден һәм медальләр тапшырылды. Алар арасында Илдар Маннанов,
Гыймазетдин Вәҗетдинов, Петр Днепров кебек Советлар Союзы Геройлары, Бәдыйк
Салихов кебек I, II, III нче дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнгән якташларыбыз бар.
2 нче укучы
И.Маннанов 1921 елның 10 мартында ТР, Мөслим районы, Бүләк авылында крестьян
гаиләсендә туа. 7 классны тәмамлаганнан соң, комбайнчылар курсын тәмамлый. Актаныш
районы МТС сында эшли. 1940 елда Совет Армиясенә чакырыла. 1941 елның августында
Бөек Ватан сугышына алына. Рядовой И.Маннановның 127 нче артеллерия полкы (65 нче
укчы дивизия, 4 нче аерым армия) орудия расчеты номеры Ленинград өлкәсе Тихвин
районы янындагы бәрелешләрдә аерылып тора.
1941 елның ноябрендә дошман
танкларының һәм пехотасының һөҗүменә каршы торганда, Илдар Маннанов каты
яралана. Расчетта берүзе калган батыр егет сугышчан постын ташламый. Үзе кора, үзе
төзи, дошман пехотасына һәм танкларына снаряд арты снаряд җибәрә, дошман танкларын
юк итә. И.Маннановка Татарстан уллары арасында беренчеләрдән булып Герой исеме
бирелә.
Сугыштан соң өлкән сержант Маннанов сәүдә техникумын тәмамлый, сәүдә системасында
эшли. Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яши. И.Маннанов Ленин ордены, 1 дәрәҗә
Ватан сугышы ордены кавалеры, бик күп медальләр кавалеры. Якташыбыз Ленинград
өлкәсе Тихвин шәһәренең, Мөслим районының почетлы гражданы булып тора. Мөслим
районы Мөслим авылының бер урамы
каһарман
якташыбыз исемен йөртә. Мөслим
үзәгендәге Җиңү паркында Илдар Маннановның бюсты урнаштырылды.
3 нче укучы
2
Г.Вәҗетдинов 1907 елда ТР Мөслим районы Исәнсеф авылында туа. 5 классны
тәмамлаганнан соң, колхозда эшли. 1929 елда Совет Армиясенә алына. 1938 елда кече
лейтенантлар мәктәбен тәмамлый. 1939-1940 елларда Совет-фин сугышында катнаша.
1940 нчы елның февралендә Төньяк-Көнбатыш фронтының 7 армиясе, 86 нчы укчы
дивизиясенең 330 нчы
укчы полкы рота командиры кече лейтенант Г. Вәҗетдинов
сугышчан дуслары белән дошманның Выборгский районында ныгытылган тылына Фин
култыгы бозы буйлап походка кузгала.
1940 елның 8 мартында совет сугышчылары һөҗүме вакытында дошман белән каты
бәрелешләр була. Рота командиры үзе пулеметтан ут ачып, дошманның 2 пулемет
ноктасын юк итә, шул рәвешле хәрби бурычны үтәүгә үзеннән зур өлеш кертә. Әлеге
сугышта Гыймазетдин Вәҗетдинов һәлак була. Аңа үлгәннән соң, 1940 елның 21
мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Г.Вәҗетдинов Ленин ордены белән
бүләкләнгән.
Мөслим авылында батыр якташыбызның исемен мәңгеләштерү йөзеннән яңа
микрорайондагы бер урамга Гыймазетдин Вәҗетдинов исеме бирелде. Җиңү паркына
каһарман якташыбызның бюсты урнаштырылды.
4 нче укучы
П.Днепров 1919 елның 16 гыйнварында ТР Мөслим районы, Островка авылында крестьян
гаиләсендә туа. Тулы булмаган урта белем ала. Урта Азиядәге геология трестында
топограф булып, соңыннан Башкортстан АССР ның Уфа районында колхозда эшли. 1939
елда Совет Армиясе сафларына алына. 1941 елда танк мәктәбен тәмамлый. 1941 елда Бөек
Ватан сугышына алына. 1942 елдан КПСС члены. 44 нче гвардия танк бригадасы танк
батальоны (11 нче гвардия танк корпусы, 1 нче гвардия танк армиясе, 1 нче Белоруссия
фронты) командиры гвардия капитаны П.Днепров Польша территориясендәге сугышларда
аеруча
аерылып
1945 елның 14-18 гыйнвар
тора.
көннәрендә бригаданың алгы сызыктагы отрядындагы
разведка белән җитәкчелек итә. Дошманга сиздермәстән, бригада частьләрен Пилица
елгасы аша чыгарып, Лович шәһәренә бәреп керә. Бзура елгасы аша салынган күперне
миналардан чистартып, дошманга әлеге күперне шартлатырга ирек бирми. 1945 елның 27
февралендә
П.Днепровка
Советлар
Союзы
Герое
исеме
бирелә.
Сугыштан соң майор П.Днепров партия органнарында, соңрак Киев шәһәрендә
өлкәнең
промбытгаз
оешмасында
инженер
була.
Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә. 1974 елның 23
июлендә вафат була. Мөслим авылы үзәгендәге Җиңү паркында батыр якташыбызның
бюсты куелган.
3
5
нче
укучы
Бадыйк Салихов районыбызның Дусай авылында туган. Сугышка кадәр колхоз рәисе
булып
эшли.
1941
елдан
Бөек
Ватан
сугышында
катнаша.
Б.Салихов Кызыл байраклы 121 нче Рыльско-Киев укчы дивизиясенең, 574 нче Львов
укчы полкының 1 нче миномет ротасы расчет командиры, старшина буларак, бу аяусыз
көрәш кырында авыр яраланса да, аңын җуйганчы фашистларның ут нокталарына
миномет белән ут яудыруын дәвам итә. Бары тик госпиталь палатасында гына
операциядән соң аңына килә. Госпитальдән аны үзенең дивизиясенә җибәрәләр. Кызыл
Армия һөҗүмгә күчеп, Мәскәү яныннан фашистларны кире какканнан соң, Б.Салихов
подразделениесе Курск дугасына озатыла. Бу сугышта ул “Батырлык өчен” медаленә лаек
була.
Ул хезмәт иткән дивизия Днепрга кадәр җитә һәм алар Днепрны беренчеләрдән булып
кичәләр. Салихов Киев шәһәрен штурмлауда катнаша, Украина авылларын дошманнардан
азат итүдә күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены, шулай ук I, II, III нче
дәрәҗә
Дан
орденнары
белән
бүләкләнә.
1945 елның 15 нче гыйнварында үзенең миномет расчеты белән фашистлар оборонасын
өзүдә катнаша, дошманның 2 пулемет ноктасын, 10 солдатын, сугыш кирәкләре төялгән
йөкләрен юк итә һәм үзебезнең пехота гаскәрләренә алга барырга юл ача. 16 нчы
гыйнварда дошманның сугыш кирәкләре төялгән 4 йөген, 10 автомашинасын, 18
гитлерчыны юк итә. Бу бәрелештәге кыюлыгы, тәвәккәллеге һәм батырлыгы өчен Бадыйк
Салихов СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 29 нчы июнендәге указы
белән
1
дәрәҗә
Дан
ордены
белән
бүләкләнә.
Сугыш бетүен ул Чехословакиядә каршылый. Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша.
Фронттан кайткач, туган авылына колхоз рәисе булып эшли. Сугышта алган яралары аны
һәрвакыт эзәрлекләп тора. Батыр солдат ял итүне белми. 1956 елда ул вафат була. Кабере
Дусай авылы зиратында.
Мөслим авылында яңа микрорайондагы бер урам Бадыйк
Салихов исемен йөртә. Җиңү паркында батыр якташыбызның бюсты урнаштырылды.
(“Солдатлар” җыры (Р. Әхмәтҗанов сүзләре, Ф. Әхмәдиев көе ) яңгырый.)
Укытучы. Туган җиребезне фашист илбасарларыннан азат итәргә китүчеләр арасында
төрле һөнәр ияләре, шул исәптән укытучы, тәрбиячеләр дә күп була. Бөек Ватан сугышы
елларында мәктәбебез тарихы турында нәрсәләр белдегез? Сүзне 2 нче эзләнү төркеменә
бирәбез.
6 нчы укучы
4
Бөек Ватан сугышы алдыннан, 1940-1941
нче елларда, мәктәп директоры булып
Әхмәт Исхак улы Исхаков эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач, барлык ир-ат
укытучылар фронтка чакырыла. Сугышка хатын-кыз укытучылар арасыннан үз теләге
белән Егорова Евдокия Романовна һәм мәктәпнең техник хезмәткәре Смелова Хәнифә
Али кызы китә. Мәктәптә бары тик өч кенә ир-ат кала.
Менә алар-фронтовик укытучылар: (фотолар экранда күрсәтеп барыла)
1. Ахунов Әмир Ахун улы;
2. Гәрәев Әмир Гәрәй улы;;
3. Гатауллин Миңнәхмәт;
4.Дувалов Иван Михайлович;
5. Зиннуров Мансур Зиннур улы;
6. Егорова Евдокия Романовна;
7 Иванов Виктор Александрович
8. Исхаков Әхмәт Исхак улы;
9. Корбанов Таһир;
10. Мәйлунов Мирзаһит Мәйлүн улы;
11. Михайлин Борис Зәйнуллович;
12. Ногманов Исмәгыйль Габдрахман улы;
13. Нуриев Сәет Әхмәт улы;
14. Смелова Хәнифә Али кызы;
15. Софин Федор Никитович;
16.Солтанов Нурмөхәммәт;
17. Фәтхуллин Мидхәт Гомәр улы;
18. Хаков Фәхранур Габделхак улы;;
19. Шәймәрданов Ярулла Беляевич;
20. Шакиров Әкрам Шакир улы;
21. Шәрифуллин Миргаяз Шәрифулла улы.
Математика укытучылары Исхаков Әхмәт,
Гатауллин Миңнәхмәт, физик тәрбия
укытучысы Солтанов Нурмөхәммәт сугыш кырларында ятып калалар.
Санап үткән
фронтовик-укытучылар арасында
бүгенге көндә бары берсе-Зиннуров
Мансур Зиннур улы гына исән.
7 нче укучы
5
Зиннуров Мансур Зиннур улы 1924 нче елның 18 нче сентябрендә Мөслим районы
Катмыш авылында дөньяга килгән. 1941 нче елда Мөслим урта мәктәбен тәмамлый.
Аттестат алуга аны Олы Чакмак авылына укытучы итеп җибәрәләр. Ул анда 1ел
дәвамында биология, немец теле, физкультура дәресләрен укыта. 1942 елда Мансур
абыйны сугышка алалар. Ул 2-Балтыйк буе фронты укчылар полкына билгеләнә. 43 нче
елның март аенда каты яраланып, 3 ай госпитальдә дәвалана. Савыгып чыккач, 15 нче
Диңгез бригадасы гвардиясендә разведчик булып хезмәт итә. Кабат каты яралана.
Мансур Зиннур улы күп санлы хөкүмәт бүләкләренә ия: Бөек Ватан сугышының I
дәрәҗә ордены, III дәрәҗә Дан ордены, төрле медальләр белән бүләкләнә. Сугыш
тәмамлангач, ул үзенең яраткан эшенә кабат әйләнеп кайта,
районыбыз
институт тәмамлый,
мәктәпләрендә математика фәнен укыта. Мөслим урта мәктәбендә кичке
мәктәп директоры булып эшли, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Ул Татарстан
Республикасы һәм Россия Федерациясенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә,
Мәгариф отличнигы. Пенсиядә булуына карамастан,
актив тормыш алып бара.
Ветераннар белән очрашу кичәләренә, концертларга йөри, һәр ел саен укытучыларның
август киңәшмәсендә катнаша. Районда Ветераннар клубы үткәрә торган төрле чаралардан
да читттә калмый, шахмат-шашка ярышларында алдынгы урыннарны ала. Хуҗалык
эшләрен үзе башкарырга тырыша, машина йөртә. Һәрчак якты йөзле, көр күңелле Мансур
абый укучылар белән даими очрашып тора, сугыш истәлекләре белән теләп уртаклаша.
8 нче укучы
1941-1942 нче уку елында Мөслим урта мәктәбендә математика укытучысы булып
Таһир Корбанов эшли. (Муса Җәлилнең туганнан- туган энесе). Соңыннан ул Казан
дәүләт педагогика институты доценты була.
Таһир Корбановның 70-80 нче елларда
мәктәпнең крайны өйрәнү музее җитәкчесе Суфия Зәйнуллинага язган хаты:
“... Сезнең хатыгызны алдым. Мөслим мәктәбеннән хат алу минем өчен зур
шатлык, чөнки 1941-1942 нче уку елында ярты ел чамасы мин ул мәктәптә укыттым. 1942
нче елның мартында шул авылдан армиягә киттем.
Сез кызыксынган сорауга түбәндәгечә җавап бирергә мөмкин. Моннан 10 ел
чамасы элек сезнең мәктәптә булып, укучылар алдында мин Муса Җәлил турында истәлек
сөйләдем. Шунда Муса Җәлилнең Мөслимдә булуын әйттем. Ул менә болай булды.
1941 нче елның ноябре. Бик каты салкын бер көн иде. Мәктәптә миңа военкомат
янына бер взвод чамасы солдатлар килеп туктаганлыгын әйттеләр. Мин алар янына бара
алмадым. Икенче көнне иртән мәктәпнең зур залында идәнгә бик күп салам түшәлгәнен
күрдем. Салам арасында берничә пилотка ята иде. Минем сорауга каршы: “ Монда кичә
Мөслимгә килгән солдатлар кундылар, алар, бик иртә торып, җәяү Минзәлә ягына
6
киттеләр”, - диделәр. Кичен авыл халкы кайберләренә җылы оек, бияләй һәм бүрекләр
биргәннәр. Шунлыктан берничәсе, салкын пилоткаларын ташлап, җылы бүрекләрдән
киткәннәр. Бу команда Бөгелмә шәһәреннән Минзәләгә үтеп бара икән. Шушы командада
Муса Җәлил дә булган. Мин аларны күрмәдем. Әгәр Мусаның шул мәктәп залында
кунганлыгын белгән булсам, мин төне буе аның яныннан китмәгән булыр идем. Муса
Җәлил-минем якын туганым. Безнең әниләр бертуган. Бәхетсезлеккә каршы, бу тарихи
төндә без аның белән күрешә алмадык. Әмма Мусаның шул залда кунуы хак. Соңыннан
бу турыда миңа Минзәлә педучилищесы укытучысы Дәүләтьяров һәм башка берничә
кеше сөйләде. Минзәләдәге хәрби-политик курсларны тәмамлаганнан соң, Муса Җәлил,
политрук буларак, фронтка китә. Менә бу вакыйганың дөресе шул.
Сезгә ихтирам белән,
Таһир Корбанов.
19 нчы февраль, 1983 нче ел. Казан.”
Дөньякүләм танылган күренекле шәхеснең исемен шушы мәктәптә мәңгеләштерү
йөзеннән , 60 нчы елларда Мөслим урта мәктәбенең пионер дружинасына Герой-шагыйрь
Муса Җәлил
исеме бирелә. Мәктәп каршына аның бюсты урнаштырыла, мәктәп
коридорына мемориал такта эленә.
9 нчы укучы
Мөслим авылының крайны өйрәнү музеенда Мөслим урта мәктәбенең элеккеге
химия
укытучысы
мәрхүм
Ярулла
Беляевич
Шәймәрдановның
фашистлар
тоткынлыгында язган көндәлеге саклана. Еллар сынавын узган, фашист палачларының
ничәмә-ничә тикшерүләреннән котылып калган бу телсез шаһит- шул гыйбрәтле еллар
турында сөйләүче гаҗәеп истәлек.
“...Костринда шундый хәл булды. Немец безнең баракка кереп, безне тезде дә үзенә
ошаган кешеләрне җыйнап алды. Шулай берничә
кешене сайлады да, аларны
чишендереп, подвалга япты. Һәм өсләренә салкын су сибеп, катырып үтерделәр...
...Кич белән аяк киемнәрен
Баракның ишек- тәрәзәләрен
һәм чалбарларны алып, икенче җиргә бикләделәр.
бикләп куйдылар. Төнлә часовойлар йөрде. Читлектәге
юлбарысны да болай сакламыйлардыр. Ләкин моннан да качарга була икән..
Иртәгә ял көне, господин комендант, одеялларны,
кирәк, - дидек. Иртәгесен шулай иттек.
матрацларны тышка чыгарырга
Чәнечкеле тимерчыбыктан бер метр ара
калдырып, бау суздык та одеялларны, матрацларны чыгарып элдек. Качарга җыенган
иптәшнең берсе одеяллар артына
кереп, тимерчыбыкны кисеп, тишек ясады. Ә без
шулвакыт ишегалды себерергә тотындык һәм күзәтеп тордык. Иптәшебез качты. Кич
7
белән зур гауга купты. Көнозын машиналар, этләр белән эзләделәр. Комендант телефон
яныннан китмәде. Таба алмадылар...
11 нче июнь, 1944 нче ел”.
10 нчы укучы
Мәктәп тарихында тирән эз калдырган фронтовик-укытучыларның берсе -Виктор
Александрович Иванов.
Виктор Александрович Иванов 1916 нчы елда Мөслим районы Яңа усы авылында
дөньяга килгән. 1950-1957 нче, 1963- 1977 нче елларда Мөслим урта мәктәбендә директор
булып эшләгән. Ул- шушы мәктәптә директорлык вазифаларын иң озак башкарган
укытучы. Сугыш башлангач, беренчеләрдән булып фронтка китә. Көньяк-Көнбатыш,
Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Кырым, Белорусс фронтларында фашист илбасарларын Туган
илебездән куа.
Киев шәһәрен фашистлардан азат иткәндә контузия ала. Ул сугыш
самолетларын махсус җиһазландыру механигы була. Сталинград оборонасында, Минск,
Варшава шәһәрләрен азат итүдә, Берлинны алуда катнаша.
В.А. Иванов “Кызыл йолдыз” ордены, “ Сталинград оборонасы өчен”, “Варшаваны
азат иткән өчен”, “Берлинны алу өчен”, “Җиңүгә 30 ел” һ.б. медальләр белән
бүләкләнә.Аңа РСФСРның мәгариф отличнигы исеме бирелә.
Виктор Александрович еш кына күренекле шәхесләр белән очрашулар оештырган.
1968 нче елда мәктәбебезгә Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев килә. Мәктәбебездә
геройның автографы белән открытка саклана.
Фронтовик –укытучы В.А.Иванов 1990 нчы елда вафат була.
11 нче укучы
Бөек Ватан сугышына үз теләге белән фронтка киткән Мөслим урта мәктәбенең
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Евдокия Романовна Егорованың язмышы да
игътибарга лаек.
Егорова Евдокия Романовна 1918 нче елда Мөслим районы Яңа Усы авылында
дөньяга килә. Мөслим урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук мәктәптә башлангыч сыйныфлар
укытучысы булып эшли башлый. 1942 нче елдан Евдокия Романовна үз теләге белән
сугышка китә. Сталинград өчен барган сугышларда җаваплы йөкләмәләрне үти.
Дошманның көчле уты астында Днепр елгасын кичә һәм
Киев шәһәрен азат итүдә
катнаша. Евдокия Романовна “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен”, “
СССР Кораллы Көчләренә 50 ел” һ.б. медальләр белән бүләкләнә. Ватаныбызның батыр
кызы сугыш тәмамлангач, яраткан эшен дәвам итә, Мөслим урта мәктәбендә балалар
укыта.
8
Туган якны өйрәнү
музеенда
сакланучы альбомда Е.Егорова
сөйләгән
язмалардан өзек:
“…1941 нче елда сугыш башланды. ВЛКСМның 1 секретаре фронтка китте. Мин
аны алыштырдым. Кызларны да фронтка чакыра башладылар, мин китәргә уйладым.
Гариза яздым, авиация частена җибәрүләрен сорадым. Менә шулай итеп, 9 нчы Хәрбиһава корпусында хезмәт итә башладым. Минем фронт юлым бик озын һәм авыр булды.
Сталинград юнәлешеннән Киевка кадәр. Мин диспетчер булып эшләдем, яшерен частьта
экспедитор булдым. Һәрчак яшерен заданиеләр үтәүдә катнаша идем.
Шундый очрак хәтердә. Рация шифровканың күпчелек өлешен тапшыруны кире
какты. Безгә, өч кызга, бик тиз арада информацияне частька илтеп тапшырырга кушылды.
Караңгы төн, бернәрсә дә күренми. Заданиене вакытында үтәдек…”февраль, 1972 нче ел.
12 нче укучы
1970-1971 нче уку елында 9-10 сыйныф укучылары өчен хәрби әзерлек дәресләре
кертелә башлый. Мәктәп коллективы 1970 елларда төрле хәрби- патриотик смотрларда
алдынгы урыннарны ала һәм бүләкләнә. Бу чорда районда “Аҗаган”, “Бөркеткәй” исемле
хәрби- патриотик уеннар популяр була. Алар белән 1946 елдан ук үзенең тормышын
Мөслим урта мәктәбе белән бәйләгән сугыш ветераны, ике Кызыл йолдыз ордены,
“Батырлык өчен” һәм башка бик күп сугышчан медальләр кавалеры, тарих һәм хәрби
әзерлек укытучысы Мидхәт Гомәр улы Фәтхуллин җитәкчелек итте. Аның “Азимут”
исемле яшь эзтабарлар экспедициясе әгъзалары озак еллар буена илебезнең төрле
почмакларындагы сугыш ветераннары, архивлар, музейлар белән элемтәдә торды.
Хәбәрсез югалган авылдаш фронтовикларны, тарих битләрендәге ак тапларны ачыклауда
зур эш башкарылды. Сугыштан исән-сау кайткан якташларыбыз турында мәгълүматлар,
алар сөйләгән сугыш истәлекләре, гыйбрәтле хәлләр язып алынды. Мидхәт Гомәр улы
һәм аның укучылары тарафыннан әзерләнгән альбомнар, төрле газета-журналларда
басылган материаллар, күренекле шәхесләрнең хатлары истәлек булып калды. Аның
хәрби- патриотик тәрбия өлкәсендәге эш тәҗрибәсе республика күләмендә таратылды.
Укучыларны һәм ата-аналарны тәрбияләү өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләрен искә алып,
Мөслим авылындагы бер урамга Мидхәт Фәтхуллин исеме бирелде.
(Фронтовик-укытучыларның язмышы турында сөйләүне башка укучылар дәвам итә)
Укытучы
Сугыш бара. Тик мәктәптә укулар беркайчан да туктап тормаган, дәвам иткән. Дәһшәтле
сугыш һәм аннан соңгы елларда Мөслим урта мәктәбендә укыткан мөгаллимнәрнең һәм
укучыларның истәлекләре ни сөйли? 3 нче эзләнү төркеменә сүз бирәбез.
13 нче укучы
9
Мөслим мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Җәмилә апа Шәймөхәммәтова
истәлекләреннән: ( М.Әхмәтҗановның “Кыңгыраулы мәктәп еллары” китабыннан)
“...1941-1945 еллар. Ирләр- фронтта. Ә колхозда- картлар, балалар, хатын-кызлар.
Менә шул елларда миңа, яшь укытучыга, ару-талуны белмичә, көнне төнгә ялгап эшләргә
туры килде. Кояшның алсу нурлары күк йөзен яктырта, сызылып таң ата. Мин эш
киеменнән кырга, сабанчылар янына ашыгам. Бу көннәрдә бездән, укытучылардан,
агитмасса эшләре алып бару белән бергә, физик хезмәт тә таләп ителде. Иртән иртүк,
басуда эшләп, сәгать сигезгә мәктәпкә кайтуга, мине өч класс көтеп көтеп тора иде
(башлангычта өч класс бергә укыды). Мәшакать муеннан, болар өстенә күп төрле
җәмәгать эшләре: авыл комсомол оешмасы секретаре, агитатор...”
14 нче укучы
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Наилә Гәрәй кызы Шәйдуллина истәлекләреннән:
“ Мин Мөслим мәктәбенә 1943 нче елда килдем. Миңа кадәр югары белемле татар
телчесе юк иде. Беренче елларда бөтен фәннәрне дә укытырга насыйп булды. Дәрестән
тыш вакытларда драмтүгәрәк занятиеләрен оештырып җибәрдем. Балалар да, укытучылар
да бик теләп тартылдылар театрга. Күрше-тирә авылларга барып, “Асылъяр”, “Бишбүләк”,
“Ташкыннар” спектакльләрен куеп йөрдек. Билет сатудан кергән акчага авыр хәлдәге
балаларга сырган бишмәт, чабаталар алып бирә идек...
Сугыш чорында бөтен авыр эш безнең җилкәдә булды. Мәктәпне җылыту өчен
урман кисүләр, аны урманда саклап яту, утын ташу, кисү- барысын да һичбер сыкранусыз
башкарып чыктык...”
15 нче укучы
Математика укытучысы Әнвәрә Хәким кызы Галимова истәлекләреннән:
“...1944 нче елның ноябреннән 10 нчы класста укый башладым.
1944 нче елда септик ангина дигән авыру килеп чыкты. Штатта булган медперсонал
җитмәгәнлектән, безнең класстан 6 кызны авырулар янына җибәрделәр. Без Мөслим
авылында йорт саен кереп, авыруларны барлый һәм төннәрен больницаларда дежур тора
идек.”
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Чәчкә Фазлый кызы Галиева истәлекләреннән:
“... Без укыган чорда дәреслекләр дә, дәфтәрләр дә булмады. Укытучы сөйләгәнне язып
җитешмибез. Шуңа күрә укытучылар үзләренең план-конспетларын биреп күчертәләр
иде.
Аякта үзебез ясаган чабата, өстебездә кырык ямаулы пиджак, телогрейкалар булса да,
без тырышып укыдык...”
( “Ветераннар” җыры башкарыла. Гәрәй Рәхим сүзләре, Сара Садыйкова көе)
10
Укытучы.
Укучылар, бүгенге дәресебез ахырына якынлашты. Сөекле Ватаныбызга, изге
туган Җиребезгә Җиңү китерүдә үзләреннән зур өлеш керткән якташларыбызга бүген без
баш иябез.
Чыгышларына тырышып, җитди әзерләнгән, эшләренә җаваплы караган
укучыларга
рәхмәт әйтәсем килә. Чыгышларыгызда язылган тарихларны тагын да
тулыландырыгыз, изге ядкарь итеп киләчәк буыннарга тапшырыгыз. Мин сезгә алга таба
да эзләнү эшләрен дәвам иттерүегезне теләп калам. Алдагы дәресләрнең берсендә “ Бөек
Ватан сугышы елларында минем гаиләм” темасына сөйләшүне дәвам итәрбез.
Бүген һәркемнең күңеле бер уй, бер теләк белән сугарылган: Туган илебез туфрагын
дошман танклары таптамасын, басу-кырларыбыз куәтле машина-тракторлар гөрелтесенә
генә күмелсен, күкләребез аяз, ил-көннәребез тыныч булсын!
11
Документ
Категория
Школьные материалы
Просмотров
2 054
Размер файла
83 Кб
Теги
китерделәр, җиңү, алары, җиргә
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа