close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

?

Тукай -публицист

код для вставкиСкачать
(9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе)
Чулпан Ситдыйкова, Мөслим районы Мөслим лицееның татар теле һәм
әдәбияты укытучысы.
Тема. Шагыйрь иҗатының бөтенлеге
Максат. Г.Тукай әсәрләренең уртак якларын гомумиләштерергә өйрәтү.
Шигырьләренең, публицистик әсәрләренең уртак эчтәлеген табу. Укучыларны эзләнүтикшеренү эшенә җәлеп итү. Шагыйрь иҗатына, әдәбиятка, туган телгә мәхәббәт
тәрбияләү.
Җиһазлау. Дәреслек. Г. Тукай портреты, китаплар күргәзмәсе, укучылар иҗат
иткән рәсем-иллюстрацияләр, Г.Тукай турында электрон дәреслекләр һ.б.
Укучылар сөйләгәндә фотолар, темага караган рәсемнәр (слайдлар) экранда
күрсәтелеп барыла.
Дәрес барышы.
I. Оештыру
Укытучы.
Хәерле көн, укучылар! Дәресебезне башлыйбыз. Б а р ы г ы з г а д а х ә е р л е , уң ы ш л ы
эш көне телим
II. Актуальләштерү
Укучылар, сезгә алдан ук
Г.Тукай турында истәлекләр укырга, шагыйрьнең
шигырьләрен, публицистик мәкаләләрен өйрәнү, аның иҗаты белән бәйле материаллар
туплау, аларны системага салу, язмалар әзерләү эше йөкләнгән иде. 9 нчы сыйныфта
шагыйрь әсәрләре арасындагы бәйләнешләрне табу һәм күп төрле эчтәлектәге
шигырьләрне бербөтен иҗат итеп күз алдына китерү максаты куела. Бүгенге дәрестә без
шагыйрьнең публицистик мәкаләләренә
тукталырбыз. Үткән дәресләрдә өйрәнгән
әсәрләрен искә төшереп үтик. Шагыйрьнең кайсы шигырьләрендә охшашлыклар күрергә
була, кайсыларын аерым төркемгә җыябыз?
1 нче укучы (көтелгән җавап)
“Дустларга бер сүз” шигырендә әдип, татарларның таркаулыгын “милләт ертыгы”, ди.
Ертыкның “җөен җөйләү”не бердәмлектә, белем алуда күрә. Уянырга, үз язмышыбызны
үзебез хәл итәргә шартлар туды, форсаттан файдаланып калыйк, ди унтугыз яшьлек
Тукай. Шул юл белән барганда, милләтнең алга китүенә яшь Тукай чын күңелдән ышана.
2 нче укучы
“Иттифакъ хакында” шигырендә ул милләтне мин-минлектән котылырга,
берләшергә чакыра. “Сөткә төшкән тычкан” шигырендә дә Габдулла Тукай берләшү өмете
турында яза. Сабырлык, чыдамлык, ныклык сыйфатлары да милләткә карыйлар һәм
мәгърифәт, азатлык, активлык сыйфатларының дәвамы булалар.
Бу шигырьләр, бер үк әсәрнең төрле өлешләре кебек, бер-берсен ачыклап, дәвам
итеп киләләр. Аларны бер төркемгә җыеп, “өмет” дип исем бирәбез.
3 нче укучы
Ә менә “Көз” шигырендә әдип милләтнең тиз генә уянуына ышанмый. Шатлык
тулы өметләр борчылу хисенә алышыналар. Милләт язын күрә алуына ул бик зур шик
белән карый:
Килер мәллә кабергә мин сөрелгәч,
Кыямәт көндә мин үлеп терелгәч?ди.
“Дусларга бер сүз” һәм “Государственная Думага” шигырьләре темалары уртак булу
белән охшаганнар. Аларның икесендә дә сүз Дума турында бара. Әмма беренче әсәрдә
1
шагыйрь Думага өмет баглаган булса, икенчесендә өметен тәмам өзә. “Мулланың зары”,
“Сөбханалла, сөбханалла”, “Йокы”, “Китмибез!”, “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”
әсәрләрендә дә милләтнең кимчелекле яклары, ягъни Тукай үзе язганча, “ертыгы”
тәнкыйтьләнә. Сатирик әсәрләре шагыйрьнең җиң сызганып, гаделлек, хаклык өчен
көрәшүе турында сөйлиләр.
Укытучы.
Яшьлек өметләренең җимерелүе турындагы шигырьләрне, эчтәлекләренең
уртаклыгыннан чыгып, Тукайның үз сүзләреннән файдаланып, нинди исем бирер идегез?
4 нче укучы
Яшьлек өметләренең җимерелүе турындагы шигырьләрне, эчтәлекләренең
уртаклыгыннан чыгып, икенче төркемгә җыябыз. Аларга, Тукайның үз сүзләреннән
файдаланып, “өзелгән өмет” дип исем бирәбез.
Ике төркемнең дә уртак яклары да, аермасы да бар. Аларның икесендә дә сүз
шагыйрьнең милләт язмышы өчен борчылуы турында бара. Беренче төркемдәгеләрендә
шагыйрьнең өмете-шатлыгы чагылса, икенчеләрендә, киресенчә, өметләренең өзелүе,
хәсрәте күзгә ташлана. Гомеренең соңгы елларында шагыйрь хис, хыял дөньясыннан
чынбарлыкка аяк атлый, романтик шагыйрь реалистка әйләнә. Шулай итеп, Габдулла
Тукай иҗаты 2 өлешкә : романтик һәм реалистик метод белән иҗат иткән чорларга бүленә.
III. Яңа белем һәм күнекмәләр
Укытучы.
Укучылар, Г.Тукай шигырьләре, мәкаләләре даими рәвештә төрле газетажурналларда басылып чыккан. Публицист буларак, шагыйрьнең эшчәнлеге турында ниләр
беләсез?
5 нче укучы
Г.Тукайның журналист һәм шагыйрь буларак эшчәнлеге 1905 нче елда Җаек шәһәрендә
Камил Мотыгыйның “Уралец” нәшрияты һәм типографиясендә башлана. Тукай шушы
типографиягә хәреф җыючы (наборщик) булып эшкә урнаша. Тора-бара тынгысыз
журналист буларак таныла.
1905 нче елның ноябрендә Җаекта чыга башлаган “Фикер” газетасының беренче
санында ук Тукай үзенең әсәрләрен бастыра. “Әлгасрел-җәдит” һәм “Уклар” кебек
журналларда күпләгән шигырь, мәкалә һәм фельетоннары белән чыгыш ясый. ”Уклар”
журналы, татар телендәге беренче сатирик басма булып, башыннан азагына кадәр Тукай
редакциясендә чыгарыла.
6 нчы укучы
1907 нче елның көзендә Тукай Җаектан Казанга күчеп килә. Тиз арада Х.Ямашев,
Г.Коләхмәтов, Г.Камал, Ф.Әмирхан шикелле алдынгы карашлы зыялылар белән аралашып
китә. Һәр шагыйрь әдәбиятның язмышы өчен үзен җаваплы сизәргә тиеш дигән фикер
белән чыга. Бу уңайдан “Тәнкыйть- кирәкле шәйдер” мәкаләсен яза. Казанга килүгә,
Ф.Әмирхан җитәкләгән “Әл-ислах” газетасы эшендә актив катнаша башлый. 1908 нче
елда Г.Камал белән бергә сатирик “Яшен” журналын чыгара. 1910 нчы елдан журналист
Әхмәт Урманчиев мөхәррирлегендә чыккан сатирик “Ялт-йолт” журналында эшли, үзенең
кыю әсәрләре белән заманының иң әһәмиятле сорауларына җавап һәм бәя бирә.
Укытучы.
Шагыйрьнең башлангыч һәм соңгы елларындагы эчке дөньясы бигрәк тә кайсы
мәкаләләрендә чагылыш таба?
7 нче укучы.
“Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?” мәкаләсе “Фикер” газетасының
1906 нчы ел 17 апрель санында
басылган. Мәкаләдә Тукай милләтнең башка
милләтләрдән артталыгына, йокы хәлендә булуына ачынып яза. “...Безнең милләт үлгән
үкме, әллә йоклаган гынамы?..Йокының, әлбәттә, бер чиге булырга кирәк...Соң инде аны
ничек һушына китерик?”дип яза шагыйрь. Милләтне ул түбәндәгечә уятырга мөмкин дип,
үз фикерләрен әйтә.”...Без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре
2
(веерлары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә иттифакъ сулары салыйк;
җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен
үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын...”
Мәкалә әдәбиятның бер чордан икенче чорга күчү елларында иҗат ителгән. Тукай
ирек турында сөйли-монысы яңа чор әдәбиятына хас эчтәлек, ләкин XX гасыр үз
алымнарын тудырмаган була, шуңа күрә шагыйрь XIX гасыр традицияләрен дәвам итә. Ә
XIX гасыр әдипләре укучыларына үгет-нәсихәт укыйлар, әйтәсе сүзләрен үрнәк мисаллар
белән дәлиллиләр.Әсәрнең күп урыны авторның киңәшеннән гыйбарәт. “Иттифакъ”берләшү дигән сүз. Тукай фикеренчә, бердәмлеккә наданлыкны бетерү юлы белән генә
ирешергә мөмкин..
8 нче укучы.
“Тәкрар әйтәмез” –“Әлгасрел җәдитнең” 1907 нче ел 4 нче (15 нче апрель) санында
басылган. Бу мәкаләсендә яшь Тукай татарларны белем алырга чакыра.”Мәгарифхәяттыр” дип кабатлый, “һәр бәхетне, һәр сәгадәтне, һәр нәҗатны” (котылуны) бары тик
гыйлем һәм мәгърифәттән генә көтеп була, ди. Укымышлы, зыялы кешеләрне батыр
йөрәкле “пожарныйлар” кебек, наданлык ялкыны эчендә дөрләп янган милләтне, “тизрәк
утка атылып” коткарырга чакыра. Бөтен өмет мәктәпләрдә булуын әйтә.
9 нчы укучы.
“Бозау кадәрле зур фәлсәфә” -“Ялт-йолт”ның 1910 нчы ел 11 нче (15 нче август)
санында “Гөмберт” имзасы белән басыла. Г.Тукай бу фельетонында үзе яшәгән чорда
Россиянең төрле өлкәләрендә һәм төрле вакытта чыккан газета-журнал, китап бастыру
оешмалары, типографияләр, әдәби әсәрләр исемен алып, шуларның сүзлек мәгънәсен
файдаланып язган. Тексттагы куштырнаклар эченә алынган сүзләр-шундый исемнәр.
“Гасыр”ымызның белем-“мәгърифәткә” “юл” ачарга вә башка милләтләрдән “үрнәк”
алырга, киләчәктә үземезгә “икъбал” вә “сәгадәт” йолдызлары тудырырга
“вакыт”...Милләттәшләр! Наданлык түбәнлегендә бик күп йөрдек; инде гыйлем вә
гыйрфан куәте белән канатларымызны үткен “карчыга” кеби селкеп, күкләргә очарга да
ярый.”Тукай милләттәшләрен белем алырга, наданлыктан котылырга чакыра.
Укытучы.
Әйе, укучылар сез бик дөрес җавап бирдегез. Шагыйрь иҗатының башлангыч
чорында ук милләт азатлыгы темасын күтәрә. Максатка ирешү чарасы исә Тукайда да 19
йөз мәгърифәтчеләре кебек-наданлыктан котылу, мәгърифәт. Шагыйрь мәгърифәтне уку,
белем алу белән генә чикләми, әхлак белән бәйләп куя. Иҗатының соңгы елларына күз
салыйк.
10 нчы укучы.
“Уянгач беренче эшем”-“Кояш” ның 1913 нче ел 18 нче март (74) санында
“Габдулла Тукаев” имзасы белән басылган.
“Ярты төш мисалендә үтеп киткән” 7 еллык вакыт арасында шагыйрь тарафыннан
шактый гына әсәрләр язылып ташланган...”Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә
шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле...
1913 нче ел, менә мин уяндым. Инде мәңге йокламаска дип уяндым. Күрдем.
Атланганым ишәк икән... Чыннарым ялган, суларым төтен икән, “мәгъсумнәрем”
(“ак,”саф” дип караганнарым) бер җәһәннәмгә дип өйгән утын икән.
Теге “төш” күргәндә, шыр ялангач калдырылып талансам да, тукта әле, егъламыйм,
аллам юл ачар әле дидем.”
Тукай, үләрен алдан белгән кебек, 7 еллык иҗат җимешләрен барларга тотына,
иҗатына йомгак ясый. Үзе яраткан шигырьләрдән “400 сәхифәле зурлыгында” рәсемле
җыентык чыгарырга карар бирә.
Мәкаләдән күренгәнчә, әдипнең шатлыклы өметләре борчылу хисе белән
алышыналар.Үләренә бер ай элек язылган, әлеге мәкаләгә аваздаш булган “Кыйтга”
шигырендә Тукай болай ди:
Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым,
3
Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым.
Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,
Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч-шул булды эш;
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.
Укытучы.
Ни өчен шагыйрь башта өметләренә бик ышанса да, ике-өч ел үтүгә, дөньяга
карашын шулай кискен үзгәртә соң?
11 нче укучы
Мондый кискен үзгәреш сәбәбенең берсе-тарихи шартлар үзгәрү. 1905 нче елгы
революция халыкка шактый зур ирек бирү белән тәмамлана. Күпләп татарча газетажурналлар, китаплар басылып чыга башлый, аларга цензура бетә. Халык сайлаган
депутатлардан җыелган Дума эшкә керешә. Бу вакыйгалар Тукайны канатландыралар.
Аңа ил, шул рәвешле, демократик юлдан китәр кебек тоела. Әмма халыкка бирелгән ирек
озакка бармый. Патша хөкүмәте биргән вәгъдәләреннән баш тарта. Газета-журналлар
элеккечә эзәрлекләнә башлый. Дума куыла, кыю фикерле кешеләр сак астына алына.
Дөньяның мондыйга әйләнүе Тукайны тәмам хәсрәткә сала. Аның дөньяга карашы да
үзгәрә, милләт тормышын якыннан өйрәнгән, зирәк фикерле, үткен күзле Тукай романтик
хыялларыннан арына, ул реализм методы белән иҗат итә башлый.
Укытучы.
Дәресебезгә йомгак ясар вакыт җитте. Габдулла Тукай иҗатын өметкә ышанган
һәм өметләренә ышанычы беткән чорларга бүленә, дидек. Шигырьләрендә, мәкалә,
фельетоннарындагы темаларны берләштереп, милләт язмышы турында яза дидек. Аның
әсәрләре белән танышканнан соң, сездә нинди фикерләр туды?
12 нче укучы.
Аның әсәрләре белән танышканнан соң, Габдулла Тукай, дөньядан өметен өзеп,
төшенкелеккә бирелгән дия алмыйбыз. Әлеге әсәрләр шагыйрьнең җиң сызганып
гаделлек, хаклык өчен көрәшүе турында сөйлиләр. Тукай -гаять дәрәҗәдә кыю, милләт
дигәндә үз язмышы белән бөтенләй хисаплашмый торган көрәшче. Шагыйрь татар
милләтенең алга киткән милләт халыклары кебек, үз язмышын үзе хәл итәрлек, көчле,
белемле булуын тели. Без өйрәнгән әсәрләрнең күбесе Тукайның үз милләтенә
мәхәббәтенә багышлана.
IV . Дәрескә йомгак ясау. Билгеләр кую.
Укытучы.
Тукай-татар шигъриятенең диңгезендә маяк булып яшь шагыйрьләргә юл күрсәтеп
тора. Аңа хас булган шигъри, сүнмәс дәрт безне хәзер дә үзенә тарта.
Тукай телен, туган телен чын күңеленнән яраткан, хөрмәт иткән, татар халкының
сүнмәс учагы, бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗатын белгән укучыларыбыз милләтебезне
алга илтүче, киләчәк буыннарга җиткерүчеләр булыр дип ышанасы килә.
V.Өй эше.
Тест биремнәре үтәргә
Кулланылган әдәбият.
1.Тукай турында истәлекләр.-Казан: Тат. кит. нәшр.,1986.
2.Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр.-Казан: Татарстан Республикасы
”Хәтер нәшрияты” (ТаРИХ), 2002.
3. Нуруллин Ибраһим. Моңлы саз чыңнары: Документаль роман. Төзәтелгән һәм
тулыландырылган икенче басма.- Казан: Татар.кит. нәшр., 2000.
4.Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай.-Казан: Татар.кит. нәшр., 2006.
5. Х.Й.Миннегулов, Н.С.Гыймадиева. Татар әдәбияты. Рус урта гомуми белем бирү
мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек-хрестоматия.
Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2006.
4
6.Габдулла Тукай. Әсәрләр. Биш томда. 4 том. Проза. Публицистика (1907-1913), Казан,
Тат.кит. нәшр., 1985.
7. Яхин А.Г.Әдәбият: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 9 нчы сыйныф өчен
дәреслек/Казан: Мәгариф, 2007
8. А.Г. Яхин. 9 нчы сыйныфта татар әдәбиятын укыту. Укытучылар өчен кулланма.
Казан,“Мәгариф”,1994.
Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча тест сораулары
1. Г.Тукай туган авылны атагыз:
а) Өчиле
ә) Кырлай
б) Кушлавыч
в) Җаек
2. Шагыйрь туган ел:
а) 1882
ә) 1886
б) 1876
в) 1856
3. “Бу авыл минем дөньяга иң элек күзем ачылган урын” дип яза Тукай. Бу кайсы
авыл?
а) Кырлай
ә) Кушлавыч
б) Өчиле
в) Арча
4. Җаекта Тукай укыган мәдрәсә:
а) “Хөсәения”
ә) “Мотыйгия”
б) “Галия”
в) “Хәсәния”
5. “Дустларга бер сүз” шигырендә метафора булып килгән сүзләрне табыгыз:
а) ”азатлыкның кояшы”
ә) “милләт ертыгының җөен җөйлим”
6. “Иттифак хакында” шигырендә “иттифак” сүзенең мәгънәсе:
а) аерылу
ә) берләшү
б) уяну
в) хаклык
7. Тукай бер шигырен “Пар ат” дип атаган. Ни өчен шулай иткән?
а) пар ат-шагыйрьне бер дөньядан икенчесенә алып килүче тизлекне гәүдәләндерүче
символ.
ә) шагыйрь пар атларда утырып йөрергә бик яраткан
8. “Сөткә төшкән тычкан” шигыре нинди жанрда язылган?
а) мәсәл
б) хикмәт
в) лирик шигырь
г) бәет
9. “Көз” шигырендә “Озак тормас, килер ак тунлы кыш та” сүзләренең мәгънәсе:
а) милләт тормышы тагын да начарланыр (көз күренеше милләткә метафора булып килә)
5
ә) кыш килер, бөтен җиргә ап-ак кар явар
б) табигать матурлыгы турында
в) көз, кыш шыксыз, суык айлар
10. “Көз” шигырендә көз күренешенә Г.Тукай нинди мәгънә сала?
а) шагыйрь көз айларының күңелсез булуын яза
ә) табигатьнең һәр фасылы үзенчә матур
б) көз артыннан кыш килүен
в) шагыйрь көз турында яза, ләкин милләтнең аяныч хәлен күз алдында тота.
11.”Казан вә Казан арты” шигыренең эчтәлеге белән аеруча нык бәйләнешле
шигырьне әйтегез:
а) “Туган авыл”
ә) “Пар ат”
б) “Туган җиремә”
в) “Өзелгән өмид”
12. ”Йокы “ шигыре кайсы шагыйрьдән үзгәртелеп язылган?
а) Дәрдмәнд
ә) Мәҗит Гафури
б) Сәгыйть Рәмиев
в) Муса Җәлил
13. “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәре нинди жанрда язылган?
а) баллада
ә) сатирик поэма
б) бәет
в) лирик шигырь
14. “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәре пародия дип атала. Нәрсә ул пародия?
а) төрле үлчәү белән рифмасыз язылган шигырь
ә) чәчмә әсәрне тезмә әсәргә әйләндереп язу
б) тезмә әсәрне чәчмә әсәргә әйләндереп язу
в) бер әсәргә ияреп, аның эчтәлеген киресенә әйләндерү
15. Г. Тукайның күпчелек шигырьләрен берләштергән сыйфат
а) мәхәббәт турында яза
ә) милләт язмышы өчен борчыла
б) табигать матурлыгын сурәтли
в) туган җире турында яза
16. “Сөбханалла, сөбханалла” шигырендә Г.Тукай нәрсәне тәнкыйтьли?
а) бер төркем мәдрәсә шәкертләре чибәр кызларның матур сыйфатларын күрә, бәяли
белмиләр
ә) татар мәдрәсәсендә белем бирү бик начар булганын
17. “И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник биз аз?
Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы!”. Бу юллар Тукайның нинди шигыреннән
алынган!
а) “Милли моңнар”
ә) “Милләткә”
б) “Өзелгән өмид”
в) “Китмибез”
18. Тукай “Фикер” газетасында нинди вазыйфа башкара?
а) редактор
ә) корректор
19. Г. Тукай ничәнче елда вафат була?
а) 1912
ә) 1910
6
б) 1913
в) 1917
20. Күренекле шагыйребез иҗатын халыкка танытуда зур эш башкарган әдип:
а) Гариф Ахунов
ә) Абдулла Алиш
б) Ибраһим Гази
в) Әхмәт Фәйзи
Тестка дөрес җаваплар
1
а
2
ә
3
а
4
ә
5
ә
6
ә
7
а
8
а
9
а
10
в
11 12
ә
б
13
ә
14 15
в
ә
16 17
ә
б
18 19
ә
б
20
в
7
Документ
Категория
Филология
Просмотров
2 417
Размер файла
75 Кб
Теги
публицист, тукан
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа