close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

?

Ватаным тарихында минем гаиләм эзе

код для вставки
Ватаным тарихында минем гаиләм эзе
Ерак бабайлардан килгән тамга,
Безнең тамга-нәсел тамгабыз...
Әткәемә килеп ирешкән ул...
Нәсел тере! Исән калганбыз!
Сукбай каны түгел –тамырыңда
Борынгыдан килгән кан яна!Синең өчен нәсел кызармасын,
Син дан өстә шушы тамгага!
Зөлфәт.
Җирдәге бөтен тереклекнең чишмә башы, чыганагы бар. Кешенең дә
шундый чишмәсе бармы соң? Кеше өчен чишмә башы-аның ата-бабасы,
гаиләсе, әти-әнисе йорты, туган җире, изге Ватаны. Туган җир алдагы бик
күп буыннарны үстергән. Кешенең туган йорты, гаиләсе, туган җире белән
берлеге элек-электән аңа бу дөньяда яшәргә көч, ныклык биргән.
Мин матурлыгы һәм гүзәллеге белән халкыбыз җырларына кергән Ык
елгасы буена сыенып утырган, сихри табигатьле Мөслим авылында дөньяга
килгәнмен. Тарихчылар раслаганча, Мөслим төбәгендә кешеләр элек-электән
үк яшәгәннәр, тик алар бик аз санда булган. 16 нчы гасыр уртасында, Явыз
Иван Казан шәһәрен яулап алганнан соң, көчләп чукындырудан качып,
безнең якларга Казан тирәләреннән, күпләп, гаиләләр күченеп килә башлый.
Мөслим авылының барлыкка килүе турында бер риваять яши. Башта бу
якларга җиде кеше: Мөслим, Мөэмин, Авзал, Әхмәт, Сәет, Булат һәм Якуб
исемле кешеләр килеп, Ык , Мәллә елга буйларының табигатен ошатып
биредә торып калалар. Шулардан Мөслим исемлесе хәзерге Иске Вәрәш
авылы урнашкан урынга туктала. Озак та үтми, ул иркенрәк һәм
уңдырышлырак җир эзләп, елганың сул ягына чыгып, казык кага, йорт сала.
Аның янына башка кешеләр килеп урнашалар. Авылның исемен дә беренче
килеп урнашкан кеше хөрмәтенә Мөслим дип атыйлар. Мөслим-гарәп сүзе.
Ислам динендә булган, мөселман дигән мәгънәдә. Башта Мөслим бер урамлы
авыл була. Ул урам хәзер Кооператив урамы дип йөртелә. Аннан Бакча
урамына нигез салына. Әби-бабамнар сөйләве буенча, Бөек Ватан сугышына
кадәр Мөслим берничә урамнан гына тора. Мөслим авылы бик тиз үсә,
яңадан –яңа йортлар калка, урамнар барлыкка килә. Хәзер Мөслимебездә 44
урам бар.
Нәсел—халык, Ватан- туган җир... Нәселе, гаиләсе ныклы булган
халык кына бөек һәм куәтле була. Нәсел һәм туган ил, ата-бабалар җире
1
шундый җепләр белән бәйләнгән ки, безне аннан бернинди көч белән дә
аерып алу мөмкин түгел. Безнең нәсел җепләре Актаныш районы Зөбәер
авылына барып тоташа. 1615 нче елда Бүләкәй исемле бабай Зөбәер авылына
нигез салган. Укый –яза белә башлагач, әтием миңа ниндидер схемалар,
язулар белән чуарланган кәгазь күрсәтте, ул кәгазьнең нәселебез шәҗәрәсе
булуын аңлатты. Минем алдымда 14 буын чылбырын тоташтырган Ишмәт
нәселе шәҗәрәсе. Бүләкәй, Үзакай, Үзъяшәр, Шактай, Тукмәт, Сәфәр, Зөбәер,
Әхмир, Наширбәк, Шәймәрдән, Бикмөхәммәт, Мирзаян, Шакирҗан,
Фирдәвес исемле бабамнар булган икән минем. 15 нче буын -минем әтием
Алмаз, 16 нчы буын мин-Рүзәл.
Шәҗәрәгә карыйм, бабамнарның исемнәрен укыйм, аларның төскыяфәтләре, холыклары нинди булды икән дип уйлыйм. Алар да бит, нәкъ
безнең кебек, балачакларында яшел болыннар буйлап йөгергәннәр,тәгәрәп
уйнаганнар, елга-күл буйларына балык тотарга, су коенырга, әрәмәтугайларга какы, кузгалак, җиләк-җимеш җыярга йөргәннәр. Яшел чирәмдә
каз бәбкәсе саклаганнар. Кышкы озын төннәрдә аларның да әбекәйләре
әкиятләр сөйләгәндер. Үсеп буйга җиткәч, килен төшерү , туй йолалары
үткәндер. Шулай итеп нәсел дәвам иткән. Нәселебездә яңа буын кешеләремалайлар, кызлар туган. Менә ул балалар әле төнлә генә явып үткән ап-ак кар
өстендә эзләр калдырып, букчаларын асып, белем эстәргә мәдрәсәгә баралар.
Сабан туенда ат чабышы, көрәшләрдә үзләрен сыныйлар. Төнге күктә
исәпсез-хисапсыз асылташлардай җемелдәүче йолдызларга карап, татлы
хыялларга чумалар. Таң атуын, бар җиһанны нурга күмеп кояш чыгуын
сокланып
күзәтәләр. Киң болыннарда печән чабучы, ат җигеп җир
сукалаучы, иген җыеп йөрүче әби-бабамнарны күз алдына китерәм. Безнең
нәсел кешеләре туган җирләренә тугрылыклы булганнар. Иген үстергәннәр,
эшчән, уңган, алтын куллы, сабыр булганнар, белемгә омтылганнар.
Буыннар алмашына. Буыннар чылбырына тоташып, илдәге вакыйгалар
үзгәрә. Бер-бер артлы булган сугышлар, ачлык , ялангачлык, әби-бабайлар
кичергән михнәтле еллар турында без ишетеп, укып кына беләбез. Нәсел
шәҗәрәсендәге соңгы буыннар турында тарихыбызның телсез шаһитларыфоторәсемнәр, хатлар, истәлекләр генә сөйли.
Мин үзем әтинең әтисе Фирдәвес бабайны гына күреп беләм.
Мирзаянов Фирдәвес Шакирҗан улы 1940 нчы елның 1 нче ноябрендә
Актаныш районының Табанлы Күл авылында гади колхозчы гаиләсендә
туа. Башлангыч белемне туган авылында, җидееллыкны –Сикиядә, урта
белемне Байсарда ала. Бабамның гомерен текә таудан тырышып-тырмашып
гел югарыга үрмәләү белән чагыштырасы килә. Урта мәктәпне тәмамлагач,
Сарапулда экономист-плановиклар әзерли торган техникумда укый һәм әлеге
белгечлеге буенча Киров совхозында ун ел эшли. Әмма ул моның белән генә
канәгатьләнми. Читтән торып Казан Дәүләт педагогия институтына укырга
керә һәм туган авылы Табанлы Күл мәктәбендә укыта башлый. Аннары
2
Чуракай урта мәктәбендә эшли. 1974 нче елдан Мөслим районы Иске
Урәзмәт мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Бабам гомере
буе әдәбиятка , сәнгатькә гашыйк кеше булды. Ул шигырен дә язды. Авыл,
мәктәп тормышы, сәясәт, туган телебез, милләт турында бай эчтәлекле
язмалары, хикәяләре белән әдәбият сөючеләрнең күңелен яулады. Гомеренең
соңгы айларында “Газапка дучар йөрәк” дип исемләнгән китабы басылып
чыкты. Кешегә һәрвакыт ярдәмчел, эчкерсез , саф күңелле, көчле рухлы иде
минем Фирдәвес бабам.
Әбиемнең исеме- Тәхия. Ул Актаныш районы Киров совхозында
дөньяга килә. Әбием гомере буе тегүче булып эшли. Аның кебекләрне алтын
куллы диләр. Бабам Фирдәвес белән 3 бала үстереп, олы тормышка озаталар.
Алар өчесе дә мөгаллим һөнәрен үзләштерә. 1975 нче елда бу гаилә Мөслим
районына күчеп килә.
Әтием-Мирзаянов Алмаз Фирдәвес улы 1966 нчы елда Актаныш
районы Табанлы Күл авылында туган. Әтием Мөслим урта мәктәбендә
белем ала. Армиягә китә. Ул Әфганстанда хезмәт итә, “Батырлык өчен”
медале белән бүләкләнә. Әлмәт физкультура техникумын, аннан соң Казан
сәүдә техникумын уңышлы тәмамлый. Хәзерге вакытта “Вамин”
агрофирмасында эшли.
Әнием Ләлә исемле. Ул Мөслим районы Коммуна авылында 1969 нчы
елда дөньяга килә. Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, Чаллы шәһәрендә
повар-кондитер белгечлегенә укый. Хәзерге вакытта Мөслим лицеенда
пешекче булып эшли.
Без барыбыз да балачак иленнән, димәк гаиләдән. Гаилә- безнең
бишегебез. Һәрберебезне алдагы бөтен тормышыбызда да гаилә саклый,
яклый,
яшәргә
көч
бирә.
Үзебезнең
шатлык-кайгыларыбызны,
уңышларыбызны без гаиләгә алып кайтабыз. Һәр кеше гаиләсе алдында
бурычлы булып кала. Ул үзеннән соң , яшь буыннарга гыйбрәт булып
калырлык ата-баба турында истәлек калдырырга тиеш. Буыннар чылбырын
бербөтен итеп тоташтыручы нәсел җепләре- хәтер җепләре беркайчан да
өзелмәсен иде. Ватаныбыз тарихында үзеннән якты эз калдырган нәселебез
тарихы белән мин бик горурланам.
Мөслим лицееның 7б сыйныфы укучысы Мирзаянов Рүзәл.
3
Документ
Категория
Школьные материалы
Просмотров
793
Размер файла
38 Кб
Теги
минем, ватаным, тарихында, эзе, гаилә
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа