close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

?

2010-2011 республика олимпиадасы биремнәре

код для вставкиСкачать
1
Рус телендә гомуми урта белем бирүче мәктәпнең татар төркемнәрендә белем
алучы 9 нчы сыйныф укучыларына татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары
мак Җавапл
сим
арга
аль куелган
бал
балл,
л
тикшерү
че
имзасы
1. Хикәя төшенчәсенә аңлатма бирегез. Аңа хас сыйфатларны күрсәтегез.
Фикерегезне мисаллар белән дәлилләгез.
Җавап:
8
2. Газета һәм журналларда иң еш кулланылучы жанрны билгеләгез. Мисаллар
китерегез.
Җавап:
8
3. Табигатьне - җанландырып, җәмгыять күренешләрен - персонажлаштырып,
геройларның батырлыгын һәм фаҗигале үлемен тасвирлаган лиро-эпик
жанрны атагыз. Мисаллар китерегез.
Җавап:
7
4. Тәкъдим ителгән өзекне укыгыз, сорауларга жавабыгызны языгыз.
“Тугайлыкны каплаган куе яшеллек эчендә санап бетергесез төрдәге кошлар бергә
кушылып сайрыйлар. Матур иртәгә көлеп ачылган гөлҗимеш, зелпе чәчәкләреннән
чыккан хуш исләр, .............. һәм яңа гына елмаеп күтәрелгән иртәнге кояштан
сибелгән рәхәт җылылык белән бергә кушылып, барлык тойгыларны да иркәлиләр,
сөяләр.”
4.1. Авторы
4.2. Исеме
4.3. Бу әсәрдә кайсы вакыйга сурәтләнә?
Җавап:
4.4. “Бәхетле иртәгез белән тәбрик итәм” сүзләре кайсы персонаж авызыннан
әйттерелә?
Җавап:
4.5. Әсәрдә кайсы елга-диңгезләр телгә алына?
2
2
4
2
4
2
Җавап:
4.6. Бу әсәрдә яшьләр кайсы спектакльгә әзерләнә?
Җавап:
5. Кайсы язучының кайсы әсәрендә вакыйгалар Аксыргак авылында бара?
Җавап:
2
4
6.Түбәндә тәкъдим ителгән шигырьне укыгыз һәм биремнәргә җавап бирегез.
Кораб китте еракларга зур юлларга,
Карыйм, күздән югалганчы, шул якларга.
Сез китмәгез, акчарлаклар, акчарлаклар,
Чит җирләрдә каерыла пар канатлар.
Мәхәббәтне ала алмый бер упкын да,
Хыянәтне күтәрә алмый бер дулкын да.
Сау булыгыз, акчарлаклар, акчарлаклар,
Кавышуны вәгъдә итә пар канатлар.
Сөйгән ярым китеп барды кулын болгап,
Кайтыр микән тагын миңа, юллар урап.
Сау булыгыз, акчарлаклар, акчарлаклар,
Мәхәббәткә кирәк икән пар канатлар.
6.1. Авторы
6.2. Исеме
6.3. Шагыйрьнең фикерен укучыга җиткерергә ярдәм иткән образны билгеләгез.
Җавап:
6.4. Шигырьдә юлларның охшаш иҗекләргә тәмамлануы күзәтелә, әлеге
күренешне ачыклый торган әдәби төшенчәне языгыз.
Җавап:
6.5. Шигырьнең темасын күрсәтегез. Лирик геройның хис һәм кичерешләрен
билгеләгез.
Җавап:
2
2
4
7. 1. “Сез иң гүзәл кеше икәнсез?” шигыренең авторы?
7.2. Шигырьдә укытучыга нинди сыйфатлар хас?
Җавап:
2
4
8. Түбәндәге әсәрләрнең авторларын күрсәтегез.
А) “Мокамай”
(.........)
Б) “Буранда”
(.........)
В) “Таныш моңнар”
(.........)
Г) “Агыйдел”
(.........)
3
9. Түбәндәге әсәрләрнең жанрларын языгыз.
А) Буранда
(........)
Б) Агыйдел
(........)
В) Мокамай
(........)
Г) Үлемнән көчлерәк
(........)
10. “Сыкраулар теле түгел син,
Күкрәүләр теле бүген ” шигъри юлларының авторы.
А) Һади Такташ
Б) Хәсән Туфан
(.........)
4
4
А) Илдар Юзеев
Б) Һади Такташ
В) Мирсәй Әмир
Г) Шәриф Камал
3
А) Повесть
Б) Очерк
В) Хикәя
Г) Поэма
3
В) Фәнис Яруллин
Г) Наҗар Нәҗми
3
11. Һади Такташның (1901-1931) туган җире.
А) Оренбург Каргалысы
(.........)
Б) Казан шәһәре
авылы
4
В) Пенза өлкәсе, Пәндәлгә авылы
Г) Мордва республикасы, Сыркыды
12. Казан шәһәрендә кайсы мәчетләр бар?
Җавап:
2
13. Яңа гына язылган кайсы язучының әсәрен укыдыгыз? Ул әсәрдә кайсы
проблемалар күтәрелгән? (җавабыгызны 2-3 җөмлә белән языгыз)
Җавап:
4
14. Татарстанда татар телендә бүген кайсы газета һәм журналлар чыга? Аларда
эчтәлек ягыннан кайсы мәкаләләр өстенлек ала?
Җавап:
4
15. Иҗади бирем.
12
“Нинди рәхәт гади эшең өчен
Кешеләрдән рәхмәт ишетү
Һәм үзеңне бу тормышта, җирдә
Кирәк кеше диеп хис итү!”. Бу юлларның авторы кем?
Тәкъдим ителгән эчтәлеккә туры китереп, үзегез, оригиналь исем табып, 12-15
җөмләдән торган сочинение языгыз.
Г
о
м
4
у
м
и
10
0
гому
ми
балл
2011 елда Республика олимпиадасында катнашучы исендә тотарга тиешле кагыйдәләр:
- олимпиада биремнәренең барысы да сораулар язылган А-4 форматындагы кәгазьдә эшләнә. Анда
җаваплардан башка бернәрсә дә язарга ярамый; җаваплар сызылган юлларга сыеп бетәргә тиеш;
- дәфтәр тышын А4 форматыннан аерып, өстәл кырыена алып куегыз;
- караламага “каралама” дип язып куегыз, бит саннарын күрсәтегез;
-
һәр сыйныф буенча максималь күләмдә 110 балл тупларга була. Сочинение фикергә бай булса, 10
балл өстәргә мөмкин;
-
орфографик хаталар калган очракта, һәр хата өчен берәр балл киметелә;
-
шулай ук пунктуация хатасы берәр баллның кимүенә китерә;
- язу эшен бары тик зәңгәр яки кара төстәге ручкалар белән башкарырга кирәк. Карандаш, бетергеч,
“текст-корректор” кулланылырга тиеш түгел. Пөхтә итеп эшләргә тырышыгыз;
- тест өлешендә җавабыгызны куелган җәяләр эченә языгыз.
- Комиссиягә тапшырылырга тиеш:
- адрес язылган дәфтәр тышы; аның эчендә А4 форматындагы биремле җаваплар; каралама.
Рус телендә гомуми урта белем бирүче мәктәпнең татар төркемнәрендә белем алучы 10 нчы
сыйныф укучыларына татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары
Алырга
мөмкин
максималь
балл
1. Рифмадан соң кабатланып килүче сүз яки сүзләр төркеме нәрсә дип
атала? Мисаллар китерегез.
Җавап:
8
2. XVIII йөз әдәбиятында кайсы жанрда әсәрләр языла. Җавабыгызны
мисаллар белән аңлатыгыз.
Җавап:
8
Җавапларга
куелган
балл,
тикшерүче
имзасы
б
а
л
л
/
и
м
з
а
5
3. Алтын Урда чорында
язылган?
Җавап:
шигырь формаларының кайсы үрнәкләре
4. XIX йөз шигъриятендә, башка авторның әсәреннән файдаланып, яңа
әсәрләр иҗат итү очраклары күп була. Әдәбият белемендә аны нәрсә дип
йөртәләр? Бу ысул белән иҗат ителгән кайсы әсәрләрне беләсез?
Җавап:
6
6
5. Өзекне укыгыз, сорауларга жавап языгыз.
Менә кояш чыкты. Мәчет йорты тирәсенә киенгән-ясанган кызлар, хатыннар,
малайлар тулды. Барысы да миңа карый: “Әнә, Әхмәдулла... Әнә, аның чапаны
ямь-яшел, әнә аның чалмасы чуп-чуар!”, - ди. -Туктагыз әле. Гает намазына
торыйк, аның кәҗүл читеген дә күрерсез...
Менә мөәзин абзый әллә нәрсә сөйләде. Менә зур тавыш белән, әти: “Аллаһы
әкбәр!” – диде.
Һәммә кеше кулын күтәрде, төшерде. Мин дә күтәреп төшердем. Арттан теге
Таз, аның артыннан тагын әллә кем көләргә тотындылар:
- Әхмәдулла әнисенең читеген кигән...Әхмәдулла әнисенең читеген кигән!
- Малайлар пырхылдады:
- Әнисенең читеген кигән, әнисенең читеген кигән...
Мин серне бирмәскә тырыштым. Әти, кычкырып, “Әлхәм” укырга
тотынды. Малайлар һаман: “Әнисенең читеген кигән!”- дигәнне
такмаклаудан бушамадылар.......
Бер малай төртеп җибәрде. Икенчеләре көлеп куйдылар. Тагын берсе
төртте.
Минем бер башмагым аяктан чыкты, аны, кия алмаганга, кулыма алдым. Берсе
чалмамның койрыгыннан тотты. Ул сүтелеп китте.
Малайлар тагын көлә. “Әнисенең читеген кигән!”,- дигәнне көйләргә
керештеләр. Мин кызу-кызу атларга башладым. Берсе чабуымнан тотты. Мин
аның кулын тешләдем. Берсе сүтелә башлаган чалмамның очын алып китте.
Мин аны куа башлагач, икенче башмагым төште.
Капка төбенә җиткәндә, әбинең:
- Оятсызлар, кая, колагын кисим! – дигән тавышын ишеттем. Күземә яшь
тулды.
2
5.1. Авторы
3
5.2. Әсәрдә кайсы иҗат юнәлешенә хас алым, принципларның өстенлек
алуын билгеләгез.
Җавап:
5.3. Әлеге өзекнең кайсы әдәби төргә каравын билгеләгез.
Җавап:
5.4. Әсәрдә геройның үзалдына сөйләшүе сурәтләнә. Әдәбият белемендә бу
сөйләм формасын ачыклый торган төшенчәне языгыз.
Җавап:
3
4
6
5.5. Әсәрдә геройның эчке күңел халәтен сурәтләүгә зур урын бирелә.
Персонажларның хис һәм кичерешләрен, уй һәм фикерләрен җентекләп
тасвирлауга корылган алымны языгыз.
Җавап:
5.6. Әсәрдә сурәтләнгән вакыт төрен языгыз.
Җавап:
5.7. “Әхмәдулла әнисенең читеген кигән!... Әхмәдулла әнисенең читеген
кигән!”
җөмләсенең еш кабатлануы кайсы композицион алымның кулланылуына
бәйле, шуны билгеләгез.
Җавап:
4
4
4
5
6. М. Фәйзи үзенең “Галиябану” драмасын башта “Сәгадәтбану” дип
атарга тели. Ни өчен ул соңыннан андый исемнән баш тарта?
Җавап:
4
7. Г. Тукайның “Милли моңнар” шигырендә ХХ йөз татар поэзиясенә хас
сыйфатларның чагылышын языгыз.
Җавап:
.
8.1. Бу юллар кайсы шагыйрьнең кайсы әсәреннән алынган?
Тәңре әйтте: “Мин бер хөкем боерырмын,
Аны да мин сөйгәненнән аерырмын,
Зар-сагышның ялкынында яндырырмын.
Аны җитмеш ел егълатам тәмам имди.....
8.2. Исеме
8.3. Авторы
9. Түбәндәге әсәрләрнең авторын языгыз.
А) “Сөһәйл вә Гөлдерсен”
Б) “Сәрләүхәсез”
В) “Хөсрәү вә Ширин”
Г) “Таң вакыты”
(.... )
(.....)
(.....)
(......)
2
2
3
А) Габдулла Тукай
Б) Сәйф Сараи
В) Сәгыйть Рәмиев
Г) Котб
10. Түбәндәге әсәрләрнең жанрын языгыз.
А) “Сөһәйл вә Гөлдерсен”
(......)
А) повесть
Б) “Ул әле өйләнмәгән иде”
(......)
Б) поэма
В) “Сәхибҗамал”
(.....)
В) роман
Г) “Хисамеддин менла”
(.....)
Г)дастан
11. Ш. Бабич иҗатына кайсы өч халык әдәбияты традицияләре хас?
3
4
Җавап:
12. Кайсы бөек шагыйрь кайсы күренекле татар драматургын “Татар
Островские” дип атый?
Җавап:
3
7
13. Уфада сатира һәм юмор остасы булган кайсы язучының “Көлке
капчыгы” җыентыгы басылып чыга? Ул язучының кайсы шигъри
әсәрләрен укыдыгыз?
Җавап:
4
14. XX гасыр башында татар телендә нинди газета журналлар чыккан?
6
Җавап:
15. Иҗади бирем.
“...Һич бетәрме тарихи бу бергәлек?Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.
Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук!..”-юллары
белән автор нәрсә әйтргә тели? Авторы кем? Әсәрнең бүгенге көн белән
аваздашлыгы? Тәкъдим ителгән эчтәлеккә туры китереп, 12-15 җөмлә
күләмендә сочинение языгыз.
Җавап:
12
100
Гомуми
балл/ имза
Рус телендә гомуми урта белем бирүче мәктәпнең татар төркемнәрендә белем алучы 11 нче
сыйныф укучыларына татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары
Алырга
мөмкин
максималь
балл
1. Драма жанры трагедия жанрыннан нәрсәсе белән аерыла?
5
Җавапларг
а куелган
балл,
тикшерүче
имзасы
8
Җавап:
2. Шигъри тезмәләрдә юллар, иҗекләр саны төрлечә булган шигырьне
ничек атыйлар?
Җавап:
3.Рифмасыз тезмәләрдән төзелгән шигырь ничек атала?
Җавап:
4. Кыскартып бирелгән шигъри юллардан алынган өзекләр сезгә таныш.
Биремнәрне үтәгез.
“ Агыла да болыт агыла
... Роман кебек күңелле син, юл!
Туган-үскән җирләр ягына;
Азмы синдә гомер уздырдым,
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр
Ничә кием чабата синдә,
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
Ничә кием итек туздырдым!?
Агыла да болыт агыла...
Роман кебек күңелле син, юл!”
4.1. Авторы
4.2. Исеме
4.3. Шигырьдәге лирик геройны билгеләгез.
Җавап:
4.4. Шигырьдә лирик геройның хисен табыгыз. Лирик герой хисенең
сәбәбен аңлатыгыз.
Җавап:
4.5. Лирик герой, юаныч эзләп, нәрсәләргә мөрәҗәгать итә?
Җавап:
4.6. Шигырдә юл образы кайсы символны аңлата?
Җавап:
4
4
2
2
2
3
3
3
5. Өзекне укыгыз, сорауларга җавап бирегез:
“Бер тамырдан чыккан, бер ыругтан үрчегән халык, шуңа күрә ул сезгә якынрак
та, туганрак та булырга тиештер, ләбаса ...... Кайчандыр сезнең башыгыздан
сыйпап узган агайларның, апайларның кайберләре хәзер дә исән. Менә, кайтып,
шулар белән, ике куллап, бер күрешсәгез; олылап, бер җылы сүз әйтсәгез, сез
аларны күпме сөендерер идегез. Һай, ярата безнең халык зур укыган кешенең
кече күңелле булуын, мактап бетерә алмый, ә тәкәббергә бервакытта да йөзен
дә, телен дә ачмый ул...”
5.1. Исеме
5.2. Авторы
5.3. Әсәрнең кайсы әдәби төргә каравын билгеләгез.
Җавап:
5.4. Әсәрдә геройның үзалдына сөйләшүе сурәтләнә. Әдәбият белемендә бу
сөйләм формасын ачыклый торган төшенчәне языгыз.
Җавап:
5.5. Әсәрдә геройның күңел халәтен сурәтләүгә зур урын бирелә.
Персонажларның
хис-кичерешләрен,
уй-фикерләрен
җентекләп
тасвирлауга корылган алымны языгыз.
Җавап:
5.6. Әсәрдәге вакыйгаларның, көрәшнең иң югары ноктасы булган сюжет
элементы нәрсә дип атала ?
2
2
4
4
4
3
9
Җавап:
5.7. Әсәрдә табигать һәм предмет образларына мисаллар китерегез.
Җавап:
6. 2011 нче елда татар язучыларыннан кайсыларының юбилейлары
билгеләп үтелә?
Җавап:
7. Түбәндәге өзектә тропның кайсы төре кулланылган? Авторы кем?
“Көн яңгырлы иде... Берсен-берсе
Этә-төртә кургаш болытлар
Иелделәр җиргә...”
А) сынландыру
Б) чагыштыру
В) литота
Г) гипербола
3
3
1+2
(......)
Җавап:
8. Сәлим Гәрәевич, Рәхилә образлары кайсы әсәрдә бар?
А)”Язгы аҗаган”
Б) “Итил суы ака торур”
В) “Бәхилләшү”
Г) ”Беренче мәхәббәт”
9. “Кичер мине әнкәй” пьесасының авторы кем?
А) Илдар Юзеев
(...........)
Б) Рабит Батулла
В) Хәй Вахит
Г) Туфан Миңнуллин
10. “Туган телемә” шигыренең авторы кем ?
А) Шәүкәт Галиев
3
3
3
( ........ )
Б) Сибгат Хәким
В) Хәсән Туфан
Г) Роберт Миңнуллин
11. “Дүрт җыр” шигырендә Зөлфәт шагыйрь өчен иң мөһим булган кайсы
дүрт җырны билгели?
Җавап:
12. Түбәндәге әсәрләрнең авторларын билгеләгез.
А) “Якты моң”
Б) “Ышан бары йөрәк авазыңа”
В) “Һәйкәлләрне тыңлыйк”
Г) “Тылсым”
(........)
(........)
(........)
(........)
3
3
А) Зөлфәт
Б) Р. Миңнуллин
В) Җ. Дәрзаман
Г) Р. Фәйзуллин
13. Иң хисле, эмоциональ кешегә хас булган бөтен кичерешләр гаммасын
үзендә туплаган шигърият.
А) гражданлык лирикасы
(........)
Б) күңел лирикасы
В) пейзаж лирикасы
Г) фәлсәфи лирика
3
14. 20 нче йөзнең 30 нчы елларында репрессияләнгән күренекле әдәбият
4
10
галимнәрен санагыз.
Җавап:
15. Г.Тукай яшәгән урыннарны санап чыгыгыз.
Җавап:
16. Татар телендә чыгучы кайсы газета һәм журналларны укыйсыз,
кайсы тапшыруларны карыйсыз? Шуларның кайсыларында әдәбиятһәм
сәнгать проблемаларын яктыртуга аеруча зур урын бирелә?
Җавап:
17. 2010 нчы елда әдәбият өлкәсендә Татарстан Республикасының
Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булучыларның исемнәрен
санагыз:
3
5
2
Җавап:
18. Иҗади бирем.
“ Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул чакта:
Башкаларны чакырганда
Үзе яккан учакка”.
дигән шигъри юлларының авторы кем?
Кеше матурлыгының төрле мизгелләрен сурәтләгән шигырьгә үз
мөнәсәбәтегезне белдереп, 13-15 җөмлә күләмендә сочинение языгыз.
Җавап:
12
100
Алган
гомуми
балл
11
Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен
татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре
2010/2011 нче уку елы
9 нчы сыйныф
1.
Текстны татарчага тәрҗемә итегез. 4-5 җөмлә белән текстның эчтәлегенә үз
мөнәсәбәтегезне белдерегез.
Филология
Филология сближает современное и прошлое человечество. Она сближает
человечество и разные человеческие культуры не через стирание различия в культурах, а
осознанием этих различий. Филология сближает не через уничтожение отдельных культур,
а на основе выявления различий между ними. Она воспитывает людей на основе уважения
и терпимости к другим культурам. Она воскрешает старое для нового. Филология – очень
личная и очень национальная наука. Она нужна как для отдельной личности, так и для
развития национальных культур. Она оправдывает свое название (“филология” – любовь к
слову). Филология опирается на любовь к словесной культуре всех языков. Она пробуждает
уважение и интерес ко всем словесным культурам. Она стоит в начале культуры и
завершает ее, выражает ее.
(По Д.С.Лихачеву)
II. Текстка нигезләнгән тестларны эшләгез.
1. Көзнең килүен агачлар хәбәр итә. 2. Юкәләр, ак каеннар алтыннан киенәләр,
шомырт һәм миләш агачлары ялкынга охшыйлар. 3. Усаклар кызгылт сарыга әйләнә. 4.
Яфраклар ник коела? 5. Алар ник туган агачларын ташлыйлар? 6. Һәр агач тамырлары белән
җирдән су ала. 7. Су белән кирәкле тозларны да суыра. 8. Аларны үзләрендә калдырып,
яфраклар суны парга әйләндерәләр дә һавага очыралар. 9. Бер ак каен биш-алты тонна
суны һавага очыра. 10. Яфраклар кышка калса, алар җирдән җитәрлек су ала алмас һәм агач
һәлак булыр иде. (Г.Хәсәновтан)
Фонетика
1. 1-3 нче җөмләләрдә тел арты тартыклары кергән ничә сүз бар?
а) 3;
ә) 4;
б) 5;
в) 6.
12
2. Кайсы җөмләдә тел арты ассимиляциясенә буйсынган сүз бар?
а) 2;
ә) 5;
б) 10;
в) 8.
3. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзләр кайсы җөмләләрдә?
а) 1, 2, 3, 4, 5;
ә) 3, 4, 5, 7, 8;
б) 5, 6, 7, 9, 10;
в) 1, 2, 4, 8, 9.
4. Кайсы җөмләләрдә саңгырау тартыклар гына кергән сүзләр бар?
а) 3, 5, 6, 7, 8, 9;
ә) 1, 2, 3, 4, 5, 6;
б) 1, 2, 6, 7, 9, 10;
в) 5, 6, 7, 8, 9, 10.
5. “Өрелмәле, парсыз, саңгырау, кече тел тартыгы” билгеләмәсенә туры килгән
тартык аваз хәрефе кергән сүзләр кайсы җөмләләрдә?
а) 8, 9;
ә) 6, 10;
б) 1, 2;
в) 2, 6.
Лексикология
1. Кайсы җөмләдә интернациональ сүз бар?
а) 8;
ә) 5;
б) 9;
13
в) 1.
2. 10 нчы җөмләдәге алынма сүз кайсы?
а) яфрак;
ә) һәлак;
б) җир;
в) алынма сүз юк.
3. 2 нче җөмләдәге күчерелмә мәгънәле сүзләрне билгеләгез:
а) охшый, шомырт;
ә) ялкынга, миләш;
б) андый сүз юк;
в) алтыннан, киенәләр.
4. 4, 5 нче җөмләләрдәге кайсы сүзләр үзара синонимик мөнәсәбәттә? Язып куегыз.
5. 1, 6, 9, 10 нчы җөмләләрдәге кайсы сүзләрнең даими антонимнары бар? Язып
куегыз.
Сүз төзелеше һәм ясалышы
1. Кайсы җөмләләрдә дүртәр мәгънәле кисәктән торган сүзләр бар?
а) 1, 2, 5, 8;
ә) 4, 5, 6, 9;
б) 5, 7, 9, 10.
в) 6, 7, 8, 9.
2. Икешәр мөнәсәбәт белдерүче модальлек кушымчасы булган сүзләр кайсы
җөмләләрдә?
а) 3, 4, 5, 6;
ә) 4, 6, 8, 10;
б) 1, 2, 7, 10;
в) 2, 4, 8, 9.
3. 1, 7, 9 нчы җөмләләрдә ясалма нигезле сүзләр ничә?
14
а) 3;
ә) 4;
б) 5;
в) 6.
4. 2 нче җөмләдәге бер үк авазлардан торган кушымчаларның аермасын аңлатыгыз.
5. Тезмә сүзләр кайсы җөмләләрдә?
а) 2, 9;
ә) 3, 8;
б) 1, 10;
в) 5, 7.
Морфология
1. Исемләшкән сыйфат кайсы җөмләдә?
а) 5;
ә) 7;
б) 2;
в) 3.
2. Текстта ничә алмашлык бар?
а) 7;
ә) 6;
б) 5;
в) 4.
3. 9 нчы җөмләдәге парлы санның төркемчәсе нинди?
а) микъдар;
ә) чама;
б) бүлем;
в) парлы.
4. Йөкләтү юнәлешендә килгән фигыльләр кайсы җөмләләрдә?
15
а) 2, 3;
ә) 9. 10;
б) 8, 9;
в) 4, 5.
5. Бәйләгеч сүз төркемнәренә кергән сүзләр кайсы җөмләләрдә?
а) 1, 2, 4, 5,;
ә) 5, 6, 7, 8;
б) 2, 3, 9, 10;
в) 2, 6, 7, 8, 10.
Синтаксис
1. 10 нчы җөмләнең төрен билгеләгез:
а) тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә;
ә) иярченле кушма җөмлә;
б) тезмә кушма җөмлә;
в) катнаш кушма җөмлә.
2. Кайсы җөмлә тезмә кушма җөмлә?
а) 8;
ә) 2;
б) 6;
в) 10.
3. Әйтү максаты буенча 4,5 нче җөмләләр нинди?
а) хикәя;
ә) сорау;
б) боеру;
в) тойгылы.
4. Тезүле бәйләнешкә кергән сүзләр кайсы җөмләләрдә бар?
а) 3, 10;
16
ә) 2, 3;
б) 2, 8;
в) 8, 10.
5. 1, 2 нче җөмләләрдә фигыль сүзтезмәләр ничә?
а) 5;
ә) 3;
б) 4;
в) 2.
III. Җөмләне күрсәтелгән тәртиптә тикшерегез.
Ял итүчеләр теплоход ярга җитәр-җитмәс үк аннан сикереп чыгарга омтылдылар. (Р.К.)
А. Тыныш билгеләрен куеп, аларның ни өчен куелуын аңлатыгыз.
Ә. Җөмлә чикләрен билгеләгез, схемасын төзегез, төрен языгыз.
Б. Ярга сүзенә фонетик анализ, омтылдылар сүзен төзелеше һәм ясалышы ягыннан,
үк, аннан һәм ял итүчеләр сүзләренә морфологик анализ ясагыз.
17
Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен
татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре
2010/2011 нче уку елы
11 нче сыйныф
1.
Текстны татарчага тәрҗемә итегез. 4-5 җөмлә белән текстның эчтәлегенә үз
мөнәсәбәтегезне белдерегез.
Родина
Что умещается в одном слове – Родина? Это самолет в небе и птицы, летящие на
север над нашим домом. Родина – это растущие города и малые, в десять дворов,
деревеньки. Это имена людей, названия рек и озер, памятные даты истории и планы на
завтрашний день. Это ты и я с нашим миром чувств, нашими радостями и заботами.
Родина подобна огромному дереву. Но всякое дерево имеет корни, без которых его
повалил бы даже несильный ветер. Корни питают дерево и связывают его с землей. Корни –
это то, чем мы жили вчера, год назад, сто, тысячу лет назад. Это наша история. Это наши
деды и их дела, молчаливо живущие рядом с нами, в их делах и удивительных песнях,
сказках. Это славные имена полководцев, поэтов и борцов.
Человеку важно знать свои корни. Тогда вода и воздух, которым мы дышим, будет
целебен и вкусен. Дороже будет моя земля и легче будем чувствовать значение жизни
человека.
(По В.Пескову)
II. Текстка нигезләнеп төзелгән тестларны эшләгез.
18
1. Безнең авыл янында тәлинкә шикелле түм-түгәрәк күл ялтырап ята. 2. Аннан ары читчитләрен яшел камышлар, ак, сары төнбоеклар каплаган зур күл сузылып киткән. 3. Зур
күлнең аргы башыннан текә ярлы, бормалы Ык елгасы ага.
4. Шушы күлләрдә, Ыкта көймәдә йөрүләре, балык каптырулары, су коенулары
искиткеч күңелле. 5. Ык болыннарында кузгалаклар, юалар, балтырганнар үсә. 6. Аларны
ашый-ашый телләребез яшелләнеп бетә.
7. Авылның икенче ягында Чияле тау бар. 8. Аның сөзәк итәгендә чия уңа. 9. Чияле тау
ягыннан зифа ак каеннар, төз наратлар үскән зур куе урман башлана. 10. Без анда җир
җиләге белән каен җиләге җыярга йөрибез. 11. Монда кара бөрлегән һәм карлыган да күп
була. 12. Көзгә таба балан, шомырт, миләш өлгерә. 13. Урман үзенең саф һавасын,
матурлыгын, барлык нигъмәтләрен бүләк итә безгә. (Г.Мөхәммәтшин)
Фонетика
1. Кире (яки ирен) ассимиляциясе күзәтелгән сүзләр кайсы җөмләләрдә?
а) 5, 7;
ә) 1, 2;
б) 9, 10;
в) 11, 13.
2. 1-3 нче җөмләләрдә иренләшкән сузыклар кергән ничә сүз бар?
а) 10;
ә) 7;
б) 8;
в) 9.
3. Беренче өч җөмләдәге кайсы сүздә “ирен-ирен, өрелмәле, шаулы, яңгырау тартык
аваз” ны белдергән хәреф бар?
а) күл;
ә) түм-түгәрәк;
б) авыл;
в) андый сүз юк.
4. 4 нче җөмләдәге көймәдә сүзенең икенче хәрефе алфавитта ничәнче урында тора?
19
а) 17;
ә) 16;
б) 19;
в) 18.
5. Кайсы җөмләләрдә сингармонизмның рәт гармониясенә буйсынмаган сүзләр бар?
а) 1, 3;
ә) 2, 9;
б) 11, 12;
в) 4, 5.
Лексикология
1. Кайсы җөмләдә азык, ризык, тәгам, ашамлык сүзләренә синоним булган сүз бар?
а) 7;
ә) 9;
б) 10;
в) 13.
2. 5 нче җөмләдәге кузгалак сүзенең русчага тәрҗемәсе ничек?
а) дикий лук;
ә) борщевик;
б) щавель;
в) свергубец.
3. Сөзәк сүзенең татарчага дөрес тәрҗемәсен табыгыз:
а) резкий;
ә) пологий;
б) крутой;
в) ровный.
4. Текстта рус теленнән кергән ничә алынма сүз бар?
а) 1;
20
ә) 2;
б) 3;
в) 4.
5. Алдау, ялганлау, алдашу сүзләрен алыштырырлык каен сүзе кергән фразеологик
әйтелмә языгыз.
Сүз төзелеше һәм ясалышы
1. Беренче 3 җөмләдә ясалма нигезле ничә сүз (исемнәр белән сыйфатлар) бар?
а) 4;
ә) 5;
б) 3;
в) 6.
2. 7-9 нчы җөмләләрдә модальлек кушымчалары булган ничә сүз бар?
а) 5;
ә) 7;
б) 6;
в) 8.
3. Сүзләр кушылу ысулы белән ясалган сүзләр кайсы җөмләләрдә?
а) 2, 3, 9, 10;
ә) 3, 4, 6, 13;
б) 2, 4, 6, 10, 13;
в) 1, 5, 7, 9.
4. Болыннарында сүзенең морфемаларга дөрес бүленгән вариантын билгеләгез.
а) болын-нар-ын-да;
ә) болын-нар-ы-нда;
б) бо-лын-нар-ын-да;
в) болын-нары-нда.
5. Тамыр, ясагыч кушымча, ике модальлек кушымчасы булган сүз кайсы җөмләдә?
21
а) 9;
ә) 5;
б) 3;
в) 13.
Морфология
1. Кайсы җөмләләрдә мөстәкыйль фигыль ярдәмче фигыль функциясен үти?
а) 6, 2, 1;
ә) 13, 3, 10;
б) 11, 3, 9;
в) 12, 4, 5.
2. Үткән заман сыйфат фигыльләр кайсы җөмләләрдә?
а) 10, 12;
ә) 2, 9;
б) 3, 11;
в) 2, 8.
3. Хәл фигыльнең беренче төре ничә җөмләдә очрый?
а) 5;
ә) 2;
б) 3;
в) 4.
4. Артыклык дәрәҗәсендә кулланылган сыйфатлар кайсы җөмләләрдә?
а) 2, 3;
ә) 9, 10;
б) 5, 6;
в) 4, 1.
5. Ике билгеләү алмашлыгы һәм бер зат алмашлыгы кергән җөмләне билгеләгез.
а) 6;
22
ә) 11;
б) 13;
в) текстта андый җөмлә юк.
Синтаксис
1. Текстта иярченле кушма җөмләләр ничә?
а) 3;
ә) 1;
б) 2;
в) 4.
2. Баш килештә килгән исем белән белдерелгән аергычлар кайсы җөмләләрдә?
а) 1, 2;
ә) 3, 5;
б) андый җөмлә юк;
в) 6, 7.
3. Кайсы җөмләләрдә төрле җөмлә кисәкләре үзара тиңдәш булып килгән?
а) 2, 4;
ә) 1, 3;
б) 5, 6;
в) 5, 7.
4. Җөмлә кисәкләренең кире тәртибе кайсы җөмләдә күзәтелә?
а) 4;
ә) 10;
б) андый җөмлә юк;
в) 13.
5. Текстта фигыль белән белдерелмәгән гади хәбәрле ничә җөмлә бар?
а) 1;
23
ә) 2;
б) 3;
в) 4.
III. Җөмләне күрсәтелгән тәртиптә тикшерегез.
Кыз ничаклы яшереп маташса да ана сизә иде баласының күңеле кая таба кемгә таба
барганны күреп тора иде.(М.Г.)
А. Тыныш билгеләрен куегыз, аларның ни өчен куелуын аңлатыгыз.
Ә. Җөмлә чикләрен билгеләгез, схемасын төзегез, төрен күрсәтегез.
Б. Яшереп сүзенә фонетик анализ, баласының сүзенә төзелеше һәм ясалышы ягыннан,
ничаклы, да һәм барганны сүзләренә морфологик анализ ясагыз.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен
татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре
2010/2011 нче уку елы
10 нчы сыйныф
1.Текстны татарчага тәрҗемә итегез. 4-5 җөмлә белән текстның эчтәлегенә үз
мөнәсәбәтегезне белдерегез.
Николай Константинович Дмитриев
24
Н.К.Дмитриев – один из ведущих тюркологов не только в нашей стране, но и в мире.
Он был глубоким знатоком древних классических, многочисленной группы тюркских,
славянских и западноевропейских языков. В совершенстве владел 27 языками, на
английском, немецком, французском и итальянском – свободно писал свои научные статьи.
Младший брат Н.К.Дмитриева вспоминает, что, еще будучи студентом, Н.К.Дмитриев
в день серебряной свадьбы родителей преподнес им поздравительный адрес, написанный
на 25 языках. В день своего 50-летия на мночисленные поздравления ученых тюркоязычных
республик и областей он отвечал каждому на его родном языке!
Широк был круг научных интересов ученого.
Он занимался сравнительной
грамматикой тюркских языков, изучением современных тюркских языков Кавказа, Крыма,
Поволжья, Приуралья и др. народов.
Велико научное наследие Н.К.Дмитриева. Он является автором научных грамматик
туркменского, башкирского, балкарского, чувашского и др. народов. Острый ум, высокая
культура, большая любовь к науке сделали Н.К.Дмитриева ученым с мировым именем.
(По В.Аракину)
II. Текстка нигезләнеп төзелгән тестларны эшләгез.
1. Быел керпе дөньяга биш бала китерде. 2. Нәниләр ялангач тудылар, күзләре дә
ачылмаган иде. 3. Берничә сәгать эчендә алар ап-ак йомшак инәләр белән капландылар.
4. Керпе балаларын үстерү мәшәкате белән яшәде. 5. Бераздан бәләкәй керпеләрнең
күзләре ачылды, ак инәләре нык чәнечкеләр белән алышынды. 6. Яшь керпеләр
йомгакланып төрелергә һәм сүтелергә өйрәнделәр.
7. Әниләре яши торган алан керпе балалары өчен чын мәктәп булды. 8. Керпе һәр
көнне балаларын шунда алып чыга. 9. Бөҗәкләр, коңгызлар эзләргә өйрәтә. 10. Яшьләр
әниләре биргән дәрестән яшәү күнегүләре алалар.
11. Әниләре балаларына ай буе сөтен имезде. 12. Ә көз якынлашкач, аларны
мөстәкыйль тормышка озатты. (М.Рафиков)
Фонетика
1. Беренче өч җөмләдә аваз һәм хәреф саны туры килмәгән сүзләр ничәү?
а) 2;
ә) 3;
б) 4;
в) 5.
25
2. Кире ассимиляция күзәтелгән сүз кайсы җөмләдә?
а) 1;
ә) 2;
б) 9;
в) 3.
3. Сингармонизм законының ике төре дә күзәтелгән сүзләр кайсы җөмләләрдә?
а) 1, 2, 3, 4, 5, 6;
ә) 7, 8, 9, 10, 11, 12;
б) 6, 7, 8, 9, 11, 12;
в) 4, 5, 6, 7, 8, 9.
4. 4, 5, 6 нчы җөмләләрдә тел уртасы тартыгы булган ничә сүз бар?
а) 3;
ә) 4;
б) 5;
в) 6.
5. Мөстәкыйль сүзендә ”шаулы, йомык, саңгырау, парлы, увуляр тартык аваз”ны
белдергән хәрефне билгеләгез:
а) “тэ”;
ә) “ка”;
б) “эс”;
в) “эм”.
Лексикология
1. Тексттагы сүзләрне файдаланып, керпе сүзен ачыклаган синонимик рәт төзегез.
2. Антонимик мөнәсәбәттә торган сүзләр кергән җөмләне билгеләгез:
а) 2;
ә) 5;
26
б) 6;
в) 9.
3. Алынма сүзләр кергән җөмләләр рәтен билгеләгез:
а) 1, 5, 7, 8, 9, 10;
ә) 1, 3, 4, 7, 10, 12;
б) 2, 4, 5, 7, 9, 11;
в) 5, 7, 9, 10, 11, 12.
4. Инәләр һәм чәнечкеләр сүзләре арасындагы мәгънә уртаклыгын һәм аермасын
ачыклау өчен, нинди сүзлеккә мөрәҗәгать итәргә кирәк?
а) татарча-русча сүзлек;
ә) татар теленең аңлатмалы сүзлеге;
б) синонимнар сүзлеге;
в) тел белеме терминнары сүзлеге.
5. Тиздән, озакламыйча, күп тә үтми сүзләрен алмаштырырлык сүз кайсы җөмләдә?
а) 3;
ә) 5;
б) 8;
в) 11.
Сүз төзелеше һәм ясалышы
1. Ясалма нигезле сүзләр кергән җөмләләр рәтен билгеләгез.
а) 2, 4, 5, 6, 9, 12;
ә) 1, 2, 3, 4, 5, 7;
б) 1, 2, 3, 5, 6, 9, 12;
в) 3, 5, 7, 9, 10, 12.
2. Якынлашкач сүзендә ничә морфема бар?
а) 2;
ә) дөрес җавап варианты бирелмәгән;
27
б) 4;
в) 3.
3. Урта мәктәп программасы буенча төзелгән дәреслеккә сүз ясалышының ничә ысулы
кертелгән?
а) 5;
ә) 7;
б) 6;
в) 8.
4. 10 нчы җөмләдә бәйләгеч кушымчалары булган ничә сүз бар?
а) 5;
ә) 4;
б) 6;
в) 7.
5. Мәгънәле кисәкләр схемасына туры килгән җөмлә кайсы?
∩
∩ ∏ ⃞⃞
∩∏ ⃞
∩⃞
∩
∩ ∏
а) 11;
ә) 1;
б) 4;
в) 8.
Морфология
1. Мөстәкыйль сүз төркемнәре генә кергән җөмләләр рәтен билгеләгез.
а) 1, 3, 6, 8;
ә) 4, 5, 7, 11;
б) 1, 8, 9, 10;
в) 7, 9, 11, 3.
2. Төшем юнәлешендәге фигыльләр кергән җөмләләр рәтен билгеләгез.
а) 2, 3, 4;
28
ә) 2, 5, 6;
б) 5, 6, 9;
в) 10, 11, 12.
3. Бәйләгеч сүз төркемнәре кергән җөмләләр ничәү?
а) 4;
ә) 5;
б) 6;
в) 7.
4. 1-4 нче җөмләләрдә ничә билгеле үткән заман хикәя фигыль бар?
а) 3;
ә) 4;
б) 5;
в) 6.
5. Тартым белән төрләнгән һәм төшем килешендә килгән исемнәр кергән җөмләләр
рәтен билгеләгез.
а) 4, 8, 11;
ә) 2, 5, 10;
б) 4, 7, 5;
в) 10, 11, 7.
Синтаксис
1. Тиңдәш кисәкләр белән катлауландырылган гади җөмләләр рәтен билгеләгез.
а) 2, 3;
ә) 6, 9;
б) 5, 11;
в) 3, 10.
2. Тезмә кушма җөмләләр ничәү?
а) 4;
29
ә) 3;
б) 2;
в) 1.
3. Иярченле кушма җөмләләр ничәү?
а) 1;
ә) 3;
б) 2;
в) 4.
4. Баш килештәге исем фигыльләр аергыч булып килгән җөмләләрне билгеләгез?
а) 3, 5;
ә) 6, 8;
б) 1, 11;
в) 4, 10.
5. 4 нче җөмләне ничә сүзтезмәгә таркатып була?
а) 2;
ә) 3;
б) 4;
в) 5.
III. Җөмләне күрсәтелгән тәртиптә тикшерегез.
Табигать йокысыннан уянырга әзерләнгәндә Ык ярындагы тал балан шомырт
яфраклары җиңелчә генә лепердәшеп куйдылар аларның ботакларына кунып сайраучы
кошларның тавышы сагаеп акрынаеп калды. (Ф.Садриев)
А. Тыныш билгеләрен куегыз, аларның ни өчен куелуын аңлатыгыз.
Ә. Җөмлә чикләрен билгеләгез, схемасын төзегез, төрен күрсәтегез.
Б. Шомырт сүзенә фонетик анализ, акрынаеп сүзенә төзелеше һәм ясалышы
ягыннан, әзерләнгәндә, җиңелчә, кошларның сүзләренә морфологик анализ ясагыз.
30
Документ
Категория
Школьные материалы
Просмотров
10 106
Размер файла
300 Кб
Теги
2010, 2011, республика, олимпиадасы, биремн
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа