close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

?

7 нче сыйныф-ачык дәрес

код для вставкиСкачать
7 нче сыйныф
Тема: Аергыч һәм аның белдерелүе.
Аергычның аерылмыш белән бәйләнеше.
Максат. Укучыларга аергычлар, аларның белдерелүен аңлату,
укучыларның сөйләм телен үстерү, туган якның күренекле шәхесләре белән
горурлану
хисе
тәрбияләү.
Җиһазлау.
Дәреслек,
таблица,
Р.Миңнуллин,Ф.Садриевның әсәрләреннән
өзек, карточкалар, тест
сораулары, проектор.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше. Өй эшенең үтәлешен тикшерү. (“Туган якта кыш”
темасына аргычлар кертеп, кечкенә күләмле сочинение язарга.)
II. Укучыларның белемен актуальләштерү.
1. Тест сорауларына җаваплар алу.
1. Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган
сүз яки сүзләр тезмәсе:
А) сүзтезмә
Б) җөмлә
В) тезмә сүз
2. Үзара бәйләнешкә кереп, аерым бер төшенчәгә төгәллек бирә торган ике
яки берничә сүздән торган төзелмә:
А) сүзтезмә
Б) җөмлә
В) тезмә сүз
3. Җөмләдә бер-берсенә буйсынып килгән сүзләр арасында бәйләнеш төре:
А) тезүле
Б) ияртүле
4. Җөмләдә баш килештәге исем яки зат алмашлыгы белән белдерелгән
җөмлә кисәге:
А) хәбәр
Б) ия
5. Нәрсәгә нигезләнеп җөмләләр хикәя, сорау, боеру җөмлә төрләренә
бүленә?
А) нинди тойгы белән әйтелүгә
Б) сөйләүченең нинди максат белән әйтүенә
В) иярчен кисәкләре булуга
6. Җөмлә азагында нинди тыныш билгесе кирәк?
«Нинди ямьле безнең ил»
А) нокта
Б) сорау
В) күп нокта
Г) өндәү
7. Җөмлә дип нәрсәне атыйлар?
1
А) тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикер хәбәр итә торган сүз
яки сүзләр тезмәсе
Б) билгеле бер мәгънә белдергән аваз яки авазлар тезмәсе
В) теләсә нинди сүз яки сүзләр тезмәсе
8. Аергыч дип нинди җөмлә кисәген атыйлар?
А) Җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче нинди?
кайсы? кемнең? нәрсәнең? ничә? ничәнче? сорауларның берсенә җавап
бирүче ирчен кисәк
Б) Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап, кемгә?
нәрсәгә? кемнән? кәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кем белән? нәрсә белән? кем
тарафыннан? нәрсә тарафыннан? ничәне? ничәдән? сорауларының берсенә
җавап булып килә торган иярчен кисәк
Укучылар тест биремнәре үтиләр, үз-үзләрен бәялиләр. Экранда
дөрес җаваплар күрсәтелә.
1) Б 3) Б 5) Б 7) А
2) А 4) Б 6) Г 8) А
Билге кую өчен таләпләр:
«5» ле - хатасыз.
«4» ле - 2 хата.
«3» ле - 3,4 хата.
«2» ле - 5... хата.
III. Яңа төшенчәләр, ысуллар формалаштыру. -Бүген иярчен кисәкләрнең
берсе - аергыч һәм аның белдерелүен өйрәнүне дәвам итәрбез.
Аергычның аерылмышы белән бәйләнешен карап үтәрбез.
Сорауларга җавап бирегез.
-Кайсы иярчен кисәк аергыч дип атала?
-Ул нинди сорауларга җавап бирә?
-Кайсы сүз төркемнәре җөмләдә аергыч булып киләләр?
Тактага мисаллар язу.
Куркак дус дошманнан куркынычрак.
Өченче көн тоташ кар ява.
Укучы балалар мәктәпкә ашыга.
Без авылыбызның табигатен яратабыз. Алсуга табигать күренеше
бик ошады.
Нәтиҗә ясау.
Аергыч аерылмышына ике төрле чара ярдәмендә бәйләнә:
1. Сүз тәртибе белән. Мондый очракта, сыйфат, сан,сыйфат фигыль һәм
кайбер алмашлыклар белән белдерелгән аергычлар аерылмышлары
алдыннан янәшә урнаша.
2. Зат алмашлыклары, исем һәм исем мәгънәсендә килгән башка сүзләр
белән белдерелгән аергычлар аерылмышларына иялек килеше
кушымчасы ярдәмендә бәйләнә.
2
III. Осталык һәм күнекмәләр булдыру.
. Карточкалар белән эшләү.
Бирем. Аергычларның астына сызыгыз, нинди сүз төркеме белән
белдерелүен өстенә языгыз.
1 төркем
Кадерле укучым! Әгәр сине назлы җилләр иркәләсә, сандугач сайраулары,
яфраклар лепердәшкән авазлар бәгыреңне өзсә бел: бу әниең рухы булыр.
Тәңкә-тәңкә карлар яуганда, аларның исеннән, сафлыгыннан башың
әйләнеп китсә, башаклар җырыннан әсәрләнеп калсаң бел: аларда әниеңнең
йөрәк җылысы , аның рухы канатын сирпеп киткән чак булыр. Зәңгәр күктә
йөзгән ак болытлар, кояшлы җылы яңгырлар, йолдыз-йолдыз булып тамган
язгы тамчылар-әниләр җанының яктысы ул.
Аларның һәммәсе дә әниләр йөрәгеннән өзелеп төшкән. Бу якты җиребез,
ай-кояшлы, йолдызлы күк, серле галәм-һәммәсе дә әниләр йөрәге белән
җылытылып, яктыртылып калган.
2 нче төркем
Аергычларның астына сызыгыз, нинди сүз төркеме белән белдерелүен
өстенә языгыз
Кадерле укучым! Әгәр иҗади ачышлар ясап данга ирешсәң, кешеләргә
шатлык өләшсәң һәм җирдә синең эзең калса бел: болар барысы да газиз
әниеңнең күкрәк сөтеннән, аның җылы карашыннан, сине иркәләгән
кытыршы кулларыннан. Ләкин син җирдә лаеклы итеп яши алмасаң,
кешеләргә кайгы китерсәң, дөньяда бәхетсезлек таратып йөрсәң бел: болар
берсе дә әниеңнән түгел, бары үзеңнән генә. Димәк, син әниеңнең йөрәген
рәхимсез таптагансың, аның рухын пычраткансың.
Бәхетле буласың килсә, әниеңнең йокысыз төннәрен, кайнар күз
яшьләрен, синең өчен күргән газап-михнәтләрен онытма, әниеңнең рухын
рәнҗетмә, кадерле укучым.(Ф.Садриев)
3 төркем Аергычларның астына сызыгыз, нинди сүз төркеме белән
белдерелүен өстенә языгыз
Тәмле төшләр күреп йоклый сабый
Әнисенең җылы учларында.
Күз яшьләре балкый сөенечтән
Әнисенең керфек очларында.
Дөньябызның якты нуры булып
Җир йөзендә мәңге балкысын
Илебезнең гүзәл хатын-кызы
Яшь баласын тоткан якты сын.
Сабыйларның якты авазлары
Бәхет өсти туган илебезгә.
Ана белән сабый елмайганда
Гел тынычлык булыр җиребездә.
3
(Р. Миңнуллин)
Тиздән зур бәйрәм-Әниләр бәйрәме җитә. (Шагыйрь аналары слайдларын
карау)
Дәреслек белән эш.
66 нчы күнегү.
. Аергычның җөмләләрдәге әһәмиятен күрсәтү.
- Җөмләдә аергычны куллану ни өчен кирәк?
- Аергычлар җөмләне матурлыйлар. Алар әдәби әсәрләрдә бик еш
кулланылалар. Мәсәлән, шаян җил, ак, ал, кызыл чәчәкләр. Мондый
аергычларны сурәтләү чарасы буларак ничек атыйлар?
Эпитет.
- Әйе, без якташ язучы Ф.Садриев әсәреннән алынган мисалларда да
аергычларны күп очраттык.
IV. Дәресне йомгаклау.
- Укучылар без бүген нинди җөмлә кисәген өйрәндек?
- Нинди җөмлә кисәге аергыч дип атала?
Өйгә эш. 66 нчы күнегүне эшләп бетер.
Әдәби әсәрләрдән аергыч кергән 5 җөмлә яз.
Билге кую.
4
Документ
Категория
Методические пособия
Просмотров
4 211
Размер файла
47 Кб
Теги
аергыч
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа