close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

?

Алмагач кыйссасы

код для вставкиСкачать
Алмагач кыйссасы.
Мин – карт алмагач. Яшәгән урыным – Казан
шәһәре үзәгендәге сквер. Ниләр генә күрмәде, ниләр
генә кичермәдә минем башлар. Сулаган һавам
пычранган. Төбемдә ниләр генә булмый! Нәрсәләр генә
ташлап китмиләр минем янга. Буш шешәләр,
пакетлар, кәгазьләр тулып ята минем янда. Көне буе
янымнан машиналар агыла, мин язга сокланып,
тутырып бер сулыш та ала алмыйм.
Төнлә белән яныма яшьләр туктала, ләкин
аларның сүзлре ямьсез һәм аңлаешсыз. Алмаларым да
башка алмагачларныкы кебек эре түгел минем. Вак,
әче алмалар. Кешеләр аларны өзә, ләкин ашамыйлар,
җиргә ташлап китәләр. Кошлар гына кайвакыт авыз
иткәли.
Бигрәк бәхетсез икән бу алмагач дип уйламагыз. Яз
һәм көз көннәрендә минем янга мәрхәмәтле кешеләр
килә. Алар бакчаны чистарталар, төпләремне
йомшарталар. Чүп ташлаган бәндәләрне әрлиләр. Мин,
рәхмәт әйтеп, чәчәккә күмеләм. Саф һава шикелле
чиста күңелле кешеләр арасында яшисем килә.
Зилә Гыйльметдинова, 9 яшь.
Казан, Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия.
“Салават күпере” журналы,
№5, 2009 нчы ел, 17 нче бит.
Автор
gzalilova
Документ
Категория
Детская и Юношеская
Просмотров
50
Размер файла
22 Кб
Теги
алмагач, кыйссасы
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа