close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

?

otchet (4)

код для вставкиСкачать
1. ТР халыклары телләре турында Татарстан Республикасы
Законын реализацияләү буенча эш.
2.
1. Февраль аенда 9-11 сыйныф укучылары белән “Җырдай моңлы татар
теле” дигән әдәби – музыкаль кичә үткәрдек. 22 укучы катнашты.
Максаты: Татар теленә мәхәббәт тәрбияләү; татар теленең матурлыгын
тоярга өйрәтү.
Кичә “Туган тел” җыры белән башланып китә.
Татар җыры: ... Ерак тарихлардан
Алып килә халык хәтерен
Оялчан ул, инсаф, ягымлы ул.
Үзе салмак, үзе әкрен.
Плакат: Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел.
Укучылар Фәнис Яруллинның “Онытсак без үз телебезне...”
Р. Миңнуллинның “Туган телемә”, “Татар балаларына”, Рәниф
Шәриповның “Туган телем хәрефләре” шигырләрен зур осталык белән
сөйләделәр.
2. Апрель аенда 4-6 сыйныф укучылары белән “Татарстан – Тукай иле”
дигән шигырь кичәсе үткәрдек.
23 укучы катнашты.
“Мәңге яшә Тукай безнең күңелләрдә” дигән китап күргәзмәсе төзелде.
Плакат: Габдулла Тукай – татар халкының бөек шәхесе.
Г.Тукай портреты урнаштырылды. Гөлләр куелды.
Татарстан – тукай иле
Татарстан – безнең ил
Буген бездә Тукай көне
Кил бәйрәмгә , дустым , кил!
Г. Тукайның !Туган авыл” һәм “Туган илемә” шигырьләре укылды.
Балалр шагыйрьләрнең Г.Тукайга багышлап язылган шигырьләрен
сөйләделәр.
“Су анасы” дигән күмәк уен уйнадылар.
Су анасы – күзләре бәйләнгән еилеш түгәрәк уртасында утыра.
Уйнаучылар кулга - кул тотынып , җырлый – җырлый аның янында
әйләнеп йөриләр.
Су анасы, су анасы
Су астында ниләр бар?
Кил бире чык, кил бире чык
Безнең белән уйнарга.
Уйнаучылар туктап калалар . Су анасы аларга якынрак килә һәм
бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә, капшап карап, ул аның
кем икәнлеген әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтсә, шул уенчы Су анасы
була. Дөрес әйтмәсә, Су анасы үз урынынына кире китә.
“Бала белән күбәләк”, “Гали белән кәҗә” шигырьләрен
сәхнәләштердек.
Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек шәхесләргә дөнья бай.
Иҗтиһәды белән маяк булып
Мәңге яши , яшьни яшь Тукай.
3. Май аенда 7 сыйныф укучылары белән “Туган тел : кичә, буген, иртәгә”
дигән китап күргәзмәсе төзедек. 8 укучы катнашты.
Күргәзмәгә: туган тел, әлифба китаплары тйрле басмада, Г. Тукайның
төрле елларда басылган китаплары, язучылырның, шагырьләрнең Туган
тел турында язылган китаплары урын алды.
4. Июль аенда балалар бакчасында “Һәр көнебез туган тел белән” дигән
кичә үткәрдек.
14 бала катнашты.
Балаларга “Салават күпере” журналында балалар язган туган тел
турындагы шигырьләр укыдык. Балалар үзләре өйрәнгән шигырьләрне
сөйләделәр.
5. Октябрь аенда 1-4 сыйныф укучылары белән Наилә Сәгъдиеваның
“Туган телем” 1әм Радик Мостафинның “Туган тел” шигырьләрен күмәк
укып, фикерләр алыштык.
Иң йомшак тел,
Иң тәмле тел
Сиң, минем туган телем.
Дөньядагы бер илгә дә
Алмашмам сине , Илем!
2. Туган якны өйрәнү.
1. Китап укучыларны даими матбугатта басылган район тормышы , аның
эшчән халкы турындагы язмалары белән таныштырып бардым.
2. Январь аенда 10-11сыйныф укучылыры белән якташыбыз, профессор,
гомерен урман белән бәйләгән Әхмәдулла Газизуллин тормышына
багышланган “Фәнгә багышланган гомер” дигән әңгәмә үткәрдек.
15 укучы катнашты.
Ә. Газизуллин 1929 елда Түбән Арбаш авылында туа. Хезмәт юлын 1945
елда Саба урман хуңалыгының Мишәбаш урманчылыгында мастер булып
башлый. 1961 нче елдан Ә. Газизуллин үзенең тормыш юлын ныклап фән
белән бәйли. Йошкар – Ола институтында аспирантура тәмамлый. Аннары
Яшел Үзән урман хуҗалыгына кайтып, туфрак – химия лабораториясе
оештыра , шунда эзләнү – тикшеренү эшләрен киң җәелдерә. Соңрак ул
Казан дәүләт университетында “Татарстан АССР дагы Каманың түбәндәге
тирәлегендәге урман туфрагы һәм аны дөрес куллану” дигән темага
кандидатлык диссертациясе яклый. Шул лаборатория белән җитәкчелек
иткән чорда аңа “Татарстан АССР ның атказанган урманчысы” дигән
мактаулы исем бирелә.
3. Март аенда яшьүсмерләр белән “Авылыбыз тарихы битләреннән бер
көн” дигән әдәби кичә үткәрдек.
18 кеше катнашты.
Авылыбыз тарихы белән таныштык. “Балкыш” дигән бәйге булды.
4.Сентябрь аенда 6-7 сыйныф укучылыры белән “Кукмарам – мәркәзем”
дигән шигырь кичәсе үткәрдек.
17укучы катнашты
“Туган ягым Кукмара” дигән китап күргәзмәсе төзедек. Укучылар Рәниф
Шәрипов, Фоат Галимуллин, Наилә Сәгъдиева, Харис Мостафин, Радик
Мостафиннарның Кукмара турында язылган шигырьләрен зур осталык
белән укыдылар кичәнең җиңүчесе – Рәниф Шәриповның “Чокырча тавы”
поэмасын укып Ханова Фәридә булды.
5. Ноябрь аенда 5-7 сыйныф укучылары белән “Хезмәт даны” газетасының
даими хәбәрчесе, авылдашыбыз, күпсанлы шигырьләр авторы Мәгъмүрә
Мәрдәнова шигырьләре белән танышып фикер алыштык.
Күңелемә көзләр керсәләр дә,
Шатлыкларым әле җитәрлек.
Караңгы төнне – көн,
өемне - гөл,
Кайгыларны көлләр итәрлек.
3. Әхлак тәрбиясе
1. Февраль аенда балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Тәрбияле
бала” дигән кичә уткәрдек.
16 бала катнашты.
А.Б. – Хәерле иртә!
Саумы, иртә,Исәнме! – диләр.
Иркәли , иркәли җанны
Ягымлы сүзләр.
Менә балалар мин шигырьдән өзек китердем. Бала иртән йокыдан
торгач нәрсә дип әйтергә тиеш? Җавап Хәерле иртә!
Ә хәзер җавап бирегез әле,- “Тәрбияле бала” дигән сүзне сез ничек
аңлыйсыз?
Әдилә: Бакчага баргач апалар белән исәнләшергә, юлда барганда
исәнләшергә.
Гүзәл: Өлкән кешеләргә апа , абый, әби , бабай дип матур итеп
исәнләшергә.
Камил: Тәртипле, акыллы булырга, тәртип бозарга ярамый.
А.Б. Әйе балалар , сез тәрбияле - әдәпле балалар . Әдәпле булу – кешегә
игътибарлы , инсафлы булу дигән сүз. Әдәпле бала дусларына ,
якыннарына , өлкән кешеләргә ярдәм итә.
Әдилә: Апа! Мин буген күзе күрми торган әбине җитшклшп килдем.
Мин “әдәпл” бит Әйе. Син бик тәртипле , әдәпле бала. Әдәпле кешене
һәркем ярата.
“Кешене рәнҗетүдән саклан!” дигән Каюм Насыйри. Ә хәзер сезнең белән
“Иң матур сүз” дигән китап белән танышырбыз. “Сабыр итә бел” дигән
әкиятне укып үтәрбез.
2. Апрель аенда 8-10 сыйныф укучылары белән “Шәфкатьлелек яшәсен
йөрәктә” дигән әңгәмә үткәрдек.
18 бала катнашты.
Хезмәттәшләр арасында
Уйламыйча дустым
Бер сүз әйтте
Йл сүз йорәгемә кадалды.
Үзе берни белми китеп барды.
ә сүз калды....
аннан авыр яра сыман.
А. Гыймадиеваның “Көнләшү” хикәясен укып фикер алыштык.
3. Апрель аенда 6-7 сыйныф укучылары белән “Әдәпленең күлмәге
сәдәпле , үзе матур гәүдәле” дигән телдән журнал үткәрдек.
16 бала катнашты.
Эпиграфы итеп:
Кеше халкын күзәт,
Үзеңнекен тйзәт,- дигән халык иәкәлен алабыз.
Телдән журналның 1 нчы битен “Исәнмесез!” дип атыйбыз. 2 нчы бите:
“Гигиена һәм сәламәтлек” соңгы битен : “игелеклелек, шәфкатьлелек” дип
атыйк.
3. Сентябрь аенда 8-9 сыйныф укучылары белән
“Кеше булу кыен түгел,
Кешелекле булу кыен” дигән темага түгәрәк йстәл артында сөйләшү
үткәрдек.
14 укучы катнашты.
Сөйләшүнең асылы: Ни өчен соң бер ук социаль шартларда яшәп тә , бер
үк иҗтимагый урын биләп һәм материаль байлыкка ия булып та , үзләрен
төрлечә тоталар, намуслылык, вөҗданлылык, гадзти әдәплелек
мәсьәләләрне бер ук төрле булмыйлар!
Ф.Г. Угловның “Кеше бул!” китабыннан өзекләр укыдык.
5. Декабрь аенда 5-7 ыйныф укучылары белән Ә Еникиның “Матурлык”
хикәясе белән танышып, фикер алыштык
15 укучы катнашты.
4. Экологик тәрбия.
1. Январь аенда 8-9 сыйныф укучылары белән “Тәбигать – якын
дустыбыз” исемле экологик әңгәмәткәрдек.
18 укучы катнашты.
“Табигатьне өйрән , ярат һәм сакла”
Максаты: табигатьнең матурлыгын күрә, соклана беләргә өйрәтү,
аның табигый байлыкларына, тереклек ияләренә карата сак
караш , игьтибарлылык тәрбияләүне дәвам итү.
2. Март аенда балалар бакчасында “Кулга кул тотышып” дигән
әдәби кичә үткәрдек.
21 бала катнашты.
Елның 4 фасылы буенча шигырьләр , хикәяләр укыдык.
Күрсәтү өчен ел фасыллары сүрәтләнгән картиналар куелды.
А.Б. Ел фасылының берсе турында табышмак әйтә:
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде.
Елап елгалар
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая
Төннәр кыскара
Бу кайсы вакыт
Я әйтеп кара.
- Яз (Балалар язны тасвирлап сөйлиләр)
А.Б. Матур ңәй, кил безгә.
Кил, кил тизрәк син безгә.
Гөлләр белән бизәп җирне
Чәчәкләр бир син безгә.
Балалар : - Җәй
Җәй көне чәчәкләр үсә , кубәләкләр оча , кошлар сайрый.
А.Б. Алтын сары яфракларга,
Ал – кызыл аллеяларга
Балалар сөенәләр.
- Көз
Көннәр салкыная , яңгырлы, яфраклар коела, җиләк - җимеш,
яшелчәлрне җыеп алалар , кошлар җылы якларга китәләр.
Салкын саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
- Кыш
Без чанада , чаңгыда шуабыз. Яшел чыршы янына Кыш бабай
бүләкләр алып килә.
Балалар! Ел фасыллары бер дә буталмыйча , тәртип бозмыйча ,
беосе артыннан берсе килә.
3. Апрель аенда 1-4 сыйныф укучылары белән “Кошлар –
табигать дуслары” дигән кичә үткәрдек.
22 бала катнашты.
Максаты: кошларга , табигатьне мәрхәмәтле , кайгыртучан
караш тәрбияләү.
Кошларның файдасы гаять зур. Алара үсемлек орлыкларын
тараталар, чәчәкләрне серкәләндерәләр.
Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм
яклыйк.
“Кызыл китапка” кергән кошлар белән таныштык.
4. Июль аенда башлангыч сыйныф укучылары белән “Табигать –
туган йорт” дигән рәсем кокурсы үткәрдек. Җәйге урман
рәсеме белән Хисамова Рузия җиңуче булды.
21 бала катнашты.
5. Сәламәт яшәү рәвеше
1. Март аенда өлкән яшьтәге китап укучылар белән “Дарусыз
дәвалан” дигән әңгәмә үткәрдек.
19 кеше катнашты.
Җиһазлау: Урман рәсеме. Киптерелгән дару үләннәре.
Төп өлеш: Дуслар! Тән сәламәтлеге генә түгел, акыл
сәламәтлеге дә кирәк. Бик күп чирләр рухи кимчелекләр
аркасында килеп чыга.
Бер – берегезгә үпкәләрне
Җилләргә таратыгыз.
Тормыш бәхетлене сөя,
Тормышны яратыгыз.
Спорт белән шогыльләнү, саф һавада күбрәк булу.
Кояш, һава һәм сез – безнең дуслар,
Сәламәтлек чыганагы алар.
Кыргый хайваннар авырса , үзен терелтә торган үләннәрне
исеннән табып , урман шифахәнәсендә дәвалана. Кешеләр дә
авырганда төрле дару үсемлекләреннән файдалана.
Кулын чакса да шактый
Әбиегез аны бик мактый.
Төреп кайта яулыкка.
Файдалы,- ул саулыкка.
Бу үсемлек – кычыткан. Ул канны туктату , организмны ныгыту ,
кәефне яхшырту өчен кулланыла. Витаминнарга бик бай
үсемлек. Уги ана яфрагы : Салкын тигәндә суын эчәҗез, яфрагын
җәрәхәтләргә ябабыз.
Тәнебездә кечкенә генә яра , киселгән урын булса , бака
яффрагы ябабыз, салкын тигәндә суын эчәбез.
Шулай ук:Сары мәтрүшкә , сукыр кычыткан , ромашка ,
тузганак, энҗе чәччәкләрне кулланабыз.
Дару үләннәре кешеләрнең сәламәтлеген ныгыта.
2. Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан башлангыч сыйныф
укучылары белән “ Сәламәтлек нәрсә ул?! - дигән әңгәмә
үткәрдек.
20 укусы катнашты.
Сәламәтлек турында сөйләшүне мәкәльдән башлап җибәрәбез.
Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык , иң зур бәхет сәламәтлек.
Сәламәтлек иң беренче чиратта чисталыктан башлана. Спортны
дус итәргә.
Файдалы – зарарлы дигән сөйләшү алып барырбыз.
- Ятып уку....(зарарлы)
- Күзне иртән юу...(файдалы)
- Телевизорны якыннан карау... (зарарлы)
- Физкультура белән шөгыльләнү...(файдалы) һәм башкалар.
Сәламәтлекне саклау , ныгыту – һәркемнең кулыннан килә.
3. Май аенда 10-11 сыйныф укучылары белән “Наркотикларга
бездә урын юк” дигән әңгәмә үткәрдек.
15 укучы катнашты.
Яшүсмерләрнең наркотикка тартылу сәбәпләре: Наркотикларга
каршы көрешү: профилактик чаралар турында сөйләштек.
4. Октябрь аенда 9-11 сыйныф укучылары белән “Тәмәке
таратканчы уйла!” дигән кичә үткәрдек.
20 укучы катнашты.
Тәмәкәнең зарары. Тәмәке тартуга каршы көрәш чаралары
турында сөйләштек.
5. Ноябрь аенда балалар бакчасында “Мин иң сәламәт бала”
дигән кичә үткәрдек.
18 бала катнашты
Максаты: балаларны сәламәт яшәү рәвеше белән таныштыру.
Спортка мәхәббәт тәрбияләү . дөрес туклану. , яял итү турында
сөйләштек.
Балалар белән төрле уеннар уйнадык.
6. Профориентацион эш.
1. Март аенда 9,11 сыйныф укучылары һәм авыл хуҗалыгы
белгечләре катнашында “Икмәк кадере” дигән әңгәмә
үткәрдек.
18 укучы катнашты.
Максаты Авыл хуҗалыгында белгечләр , эшче көчләр
җитешмәү. Чигарылыш сыйныф укучыларын авыл хуҗалыгы
тармагына кызыксыну уяту.
2. Апрель аенда 8-9 сыйныф укучылары белән “Әнием
һөнәрләре” дигән конкурс үткәрдек .
16 укучы катнашты.
Беренче конкурс буенча “Әниләр” үзләре язган шигырьләр белән
таныштырдылар.
2 нчы бәйге: Җилдәй җитез, уңган кыз (төрле кул эшләре)
3 нчы бәйге: Кием яклау
4 нчы бәйге: Милли ашлар
5 нчы бәйге: Бала тәрбияләү. Бишек җырлары. Кичә чәй табыны
белән тәмамланды.
3. Май аенда яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан яшүсмерләр белән
“Икмәк – ил байлыгы” дигән әдәби кичә үткәрдек.
17 кеше катнашты.
Максаты: төрле басу культуралары , ипи , тоз , чигүле сөлге.
Бәйрәмчә киенгән балалар кулларына басу культураларын тотып
музыка астында залга чыгалар. Кулына ипи – тоз тоткан бала алга
баса. Монтаж куела.
Олы бәхет тоям йөрәгемдә
Икмәк тотса минем кулларым
Мин каравай кисәм телемнәргә,
Телем саен туя уйларым.
Хуҗалыкта мул икмәк үстерү өчен тырышып эшләүче кыр
батырлары белән таныштык.
Рафаэль Сибатның “Көзге Сабантуй” китабынан өзекләр укыдык.
3. Сентябрь аенда 7-8 сыйныф укучылары белән Әмирзан
Еникиның “Ипекәй хикәясен укып , обзор яясадык.
12 укучы катнашты.
Максаты: Икмәккә - хөрмәт. Икмәк – тормыш нигезе.
Һәркемгә ипи кирәк!
Һәм көн дә ипи кирәк! (Р.Миңнуллин)
7. Эстетик тәрбия.
1. Январь аенда 1-4 сыйныф укучылары белән “Зирәк – һәр
җирдә кирәк” дигән табышмаклар кичәсе үткәрдек.
21 укучы катнашты.
“Табышмак кичәсенә рәхим итегез!” дигән плакат. Китаплар
күргәзмәсе.
Максаты: балаларның фикерләү сәләтен үстерү. Би кичш
табигатькә багышлана. Шуңа күрә хайваннар , кошлар ,
үсемлекләр, табигать күренешләренә багышланган табышмаклар
гына әйтелә.
Командаларга бүленәбез.
1 командага:
Ишектән керә , түргә менеп утыра (Суык)
2 командага:
Кышын ята таштай,
Язын чаба аттай. (Боз) Шулай дәвам итә.
Очколар санала.
2 нче өлештә: Алып баручы рәсем күрсәтә. Һәр команда аның
турында табышмак уйлый.
Куян рәсеме күрсәтелә:
1. Сорыдыр үзе, кылыйдыр күзе,
Эзен чуалта,
Бер күзен генә йомып,
Йокларга ята.
Мәкаль һәм табышмаклар балаларда зур кызыксыну уята ,
аларны тапкырлыкка, зирәклеккә, предметларның
үзенчәлекләрен курә белергә өйрәтә.
2. Март аенда 5-7 сыйнф укучылары белән !Өч кыз” әкиятен
укып фикер алыштык.
21 укучы катнашты.
Максаты : Әти - әнине ярату , кайгырту. Авыруларның хәлен
белү. Шәфкатьлек , игелеклелек.
1 нче 2 кызның авыру әниләренең хәлен белергә вакыты юк.
Төпчек кыз – барлык эшен ташлап әнисе янына чыгып йөгерә.
Аның шәфкатьлелеге, аның мәхәббәте , үзенә рәхмәт булып
кайта, ул шатлык кичерә.
3.Август аенда 4-6 сыйныф укучылары белән “Тапкырлыкта
сынашабыз” дигән әдәби викторина үткәрдек
21 укучы катнашты.
1 нче өлештә язучыларның әсәрләреннән өзекләр укыдым.
Балалар әсәрләрнең исемен һәм кем язганны әйттеләр.
2 нчы өлештә: Әкияттән рәсемнәр күрсәтеп, ул әкиятнең кыскача
эчтәлеген сөйләделәр.
4. Сентябрь аенда 4-5 сыйныф укучылары белән “Мин җәйне
яратам”, “Мин чәчәкләргә гашыйк” дигән рәсем конкурсы
үткәрдек.
14 укучы катнашты.
“Җәйге урман” рәсеме белән – җиңүче – Хисамова Рузилә.
4. Декабрь аенда 3-4 сыйныф укучылары белән “Матурлык
кичәсе” үткәрдек. Кичә ап-ак карга, кышкы матурлыкка
багышлана. Укучылар кыш турында шигырьләр сөйләделәр.
“Иң күңелле көн” китабыннан шагырьләрнең кыш турында
язылган шигырьләрен укыдык.
Көн салкын, тышта
Уйный кар – буран,
Ак төскә керде –
Бизәлде урам.
(Нур Гайсин)
8. Хәрби – патриотик тәрбия.
1. Февраль аенда яшьләр белән Ватанны саклаучылар көненә
“Туган ил сагында” дигән кичә үткәрдек.
22 кеше катнашты.
Портретлар, плакатлар, укучылар ясаган рәсемнәр куелды.
Китап күргәзмәсе: “Туган ил сагында”
Максаты : Ватанны саклаучыларга хөрмәт , туган илгә мәхәббәт ,
патриотик хисләр тәрбияләү. Хәрби хезмәткәрләрне олылау.
1 нчы өлеш: Ил уллары , салдатлар турында шигырьләр сөйләү.
Биек – биек таулар бар,
Тау башында җилләр бар;
Җил – давлда егылмаслык
Илдә әле ирләр бар.
Шөкер андый ирләр бар.
2 нчы өлеш: Уен – бәйге.
Хәрби хезмәттә булган авылдашыбыз Низимов Илназ чыгышы.
Әфганитанда хезмәт иткән Вафин Рамиль белән очрашу.
2. Май аенда мәдәният йорты белән берлектә “Онытылмас бу
көннәр гомергә!” – дигән кичә үткәрдек. Зал бәйрәмчә бизәлә.
Чәчәкләр . Сугыш ветераннарының фоторәсеменәре.
Укучылар көче белән монтаж . Ветераннар чыгышы. Котлаулар.
Венок салу. Чәй табыны.
Сугыш – кешелек өчен зур фаҗига, һәр сугыш үлем, бәхетсезлек,
ятимлек китерә. Сугыш кабатланмасын, җирләр янмасын,
гомерләр өзелмәсен!
Туплар атылмасын,
Бишекләр ватылмасын!
3. Август аенда 8 сыйныф укучылары белән “Муса Җәлил –
патриот шагыйрь дигән китап күргәзмәсе төзедек.
9 укучы катнашты.
Китаплар: Муса Җәлил - Әсәрләр 4 том.
Муса Җәлил – Моабит дәфтәре.
Кайда минем илем? Исхак Забиров – Джалиль и джалильцы” ,
Р.Мостафин – Җәлилчеләр, “Казан утлары” һәм “Идел”
журналлары.
4. Октябрь аенда 9-11 чыйныф укучылары белән “Илең турында
уйла” дигәе әңгәмә үткәрдек.
Максаты: Ф.Кәрим шигырьләре аша патриотик тәрбия.
Халкыма бәхет, дан даулап
Үтә көннәрем.
Анабыз җирне кочаклап
Бәлки үләрмен,
Үлсәм, җырларымда калыр
Сөю , агышлар,
Кыр казы йөзгән күлләрдә
Шаулар камышлар.
5. Ноябрь аенда 7-8 сыйныф укучылары белән Зәки Нуриның
“Үлгәннәр дә үч алды” китабын укып обзор ясадык.
Ул елларны безнең беребез дә , беркайчан да онытмас.
Күп сулар агып , күп еллар үтәр. Безнең җиңү көнебез ел саен иң
матур , иң куанычлы бәйрәмнәрнең берсе булып танатана ителер.
Аның турында әле халыклар бик күп сүз әйтер , бик күп җырлар
җырланыр.
9. Хокук тәрбиясе.
1. Март аеда 8-10 сыйныф укусылары белән “Яшь хокук
белгече” дигән викторина үткәрдек.
25 укучы катнашты.
Максаты: Закон бозуларны кичәтү максатын укучыларга хокук
белемнәре бирү.
Төп өлеш: Яшь хокук белгече Тимергалиева Ләйсән чыгышы.
Командаларга сораулар бирелде.
- “Энәдән башлаган кеше сыерга кадәр барып җитә? Дигән корея
халык мәкален сез ничек аңлыйсыз”- һәм башкалар.
Юридик сүзлек:
1. Гадел хокемне тормышка ашыручы дәүләт органы (суд)
2. Чит милекне яшертен рәвештә алу (урлау)
3. Дәүләтнең Төп Законы (конституция)
Сораулар:
- РФ граңданнары ничә яшьтән гомуми кеше хокукларына ияя
булалар? (туганнан алып)
- Административ җаваплылык ничә яшьтән билгеләнә (16 яшьтән)
Ярышка йомгак ясалды. Җиңүчеләр билгеләнде.
2. Май аенда 1-4 сыйныф укучылары белән “Юлда булсаң – бул
өлгер” дигән КВН үткәрдек.
22 укучы катнашты.
Җиһазлау: “Хәрле юл сезгә” дигән плакат
Юл билгеләре. Балаларның рәсемнәре.
Максаты : Юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне
ныгыту, урамда йөргәндә игътибарлы булырга , юл
кагыйдәләрне буйсынырга өйрәтү.
“Юлда да акыл кирәк”
3. Июль аенда балалар бакчасында “Юллар имин булсын” дигән
әңгәмә үткәрдек.
15 бала катнашты.
Юл йөрү кагыйдәләре белән таныштык, светафор утлары
турында сөйләштек.
Юл чатында дуслаштым мин
Горур светофор белән.
Аның барлык сигналларын
Тыңларга кирәк – беләм.
4. Авгус аенда 10-11 сыйныф укучылары белән “Җәмгыять һәм
кеше” дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрдек.
16 укучы катнашты.
Татарстан Республикасы гражданлыгы , Гражданнарның тигез
хокуклыгы, кеше һәм гражданның хокуклары, ирек һәм
бурычлары турында турында фикерләр алыштык.
5. Декабрь аенда 5-6 сыйныф укучылары белән “Иминлегебез
өчен” дигән китап күргәзмәсе төзедек.
10 укучы катнашты.
11 Гореф гадәтләр һәм йолалар.
1. Март аенда мәдәният йорты белән берлектә “Нәүрүз килә”
дигән кичә үткәрдек.
Максаты: Нәүрүз бәйрәме турында мәгълүматларын үстерү,
тулыландыру; татар халкының гореф гадәтләре , йолыларына,
бәйрәмнәренә карата мәхәббәт тәрбияләү.
Зал язгы бәйрәмчә бизәлгән: милли киемнәр , чиккән сөлгеләр
эленгән; “Нәүрүз мобарәк бад”, сынамышлар , мәкальләр
яязылган плакатлар.
Нәүрүз килә , Нәүрүз килә,
Күктән нурлар сибелә.
Туган илем , туган җирем
Яязны күреп сөенә.
(Роза Хафизова)
2. Сабантуй буген бездә!
Сабантуй – халкыбызның иң көтеп алынган һәм яратып
уздырыла торган бәрәмнәрнең берсе.
Шатлыклар – күңелебездә,
Ал кояяш – күгебездә.
Килегез, дуслар кунакка
Сабантуй буген бездә.
3. Август аенда 7-8 сыйныф укучылары белән “Татар халкының
йолылары һәм бәйрәмнәре” дигән китап белән таныштык.
15 укучы катнашты.
Максаты: Халакның гореф – гадәт , йола , бәйрәмнәр мирасын
буыннан - буынга тапшыру.
Йола һәм гореф – гадәтләр күп кенә очракларда алыштыргысыз
тәрбияви чара.
4. Сентябрь аенда “Уңыш бәйрәме – Мөмбелә” дигән кичә
үткәрдек.
Үстергән уңыштан, җиләк – җимеш, яшелчәдәрдән күргәзмә
оештырылды. Зал чәчәкләр , сары яфрак, кызыл, кара миләш ,
баланнар , гөмбәләр белән бизәлде. Өстәл уртасында түгәрәк
икмәк куелды.
Балалар көче белән концерт куелды. Төрле ярышлар уздырылды.
Кичә чәй табыны артында дәвам итте.
Нинди көн , нинди тантана,
Бу бәйрәмне кем белә?
Бездә Уңыш бәйрәме бит,
Бай һәм ямарт Сөмбелә!
5. Декабрь аенда “Хуш киләсен , Яна ел!” дигән кичә уздырдык.
Яңа , яңа , яңа ел,
Бүген шундый яңа ул.
Яшел чыршы очында
Йолдыз булып яна ул!
Документ
Категория
Рефераты
Просмотров
177
Размер файла
104 Кб
Теги
otchet
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа