close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

?

Дөнья халыклары әкиятләре

код для вставкиСкачать
Дөнья халыклары әкиятләре
Разил Вәлиев
тәрҗемәсе
Тавил Хаҗиәхмәтов
рәсемнәре
Янко һәм король кызы
Картлар акылы
Карчык белән аю
Башны аяк коткарды
Сандугач
Агулы хөрмә
Капканы кем яба
Иң матур кул
Яңа чалбар
Акыллы куян
Чуртан кушты
Асылташ тавы
Капканы кем яба
Гарәп халык әкияте
Разил Вәлиев тәрҗемәсе
Тавил Хаҗиәхмәтов рәсемнәре
Яшәгән, ди, карчык белән карт. Карчык өй тирәсендә әвәрә
килгән, карт иген иккән, мал караган. Шулай бер кичне карт
арып-талып өенә кайткан да өстәл янына ашарга утырган.
Утыруы булган, капканы ачык калдырганы исенә төшкән.
-- Бар, капканы ябып кер! – дигән ул карчыгына.
-- Үзең яп! –дип каршы дәшкән карчык.
-- Син яп! – дип кабатлаган карт.
Капканы кем ябарга тиеш, дип, бик озак бәхәсләшкән карт
белән карчык. Ахырда болай килешкәннәр:
кем беренче булып сүз башлый – капканы шул чыгып яба.
Өстәлдәге ризыкка да кагылмыйча, авызларына су
капкандай, кич буе сүзсез утыра болар.
Шулчак урамнан бер хәерче узып бара икән. Күрә бу: капка
шар ачык. Ишегалдына кереп, дәшеп тә карый – беркем
җавап бирми. Өй ишеген ачса, өстәл тулы нигъмәт, ди. Өстәл
Янына утырып ашый башлагач та, карт белән карчык
аңа авыз ачып бер сүз әйтмиләр. Күз ачып йомганчы табынны
ялтыратып куя бу.
Ашап бетергәч, иң зур сөякне картның сакалына бәйли дә
үз юлы белән китеп бара хәерче.
Ит исен сизгән эт ачык ишектән кереп, картның
сакалындагы сөяккә ташлана да бабайны идән буйлап
арлы-бирле сөйрәп йөртә башлый.
Шулчак түземе беткән карчык кычкырып җибәрә:
-- И-и, мескенкәем! Сакалыңны эт йолкып бетерә бит!
-- Син беренче әттең! Син беренче сүз башладың! Капканы
син ябасың! – дип, сөенеченнән көлә башлый карт.
Нишләсен карчык, теләсә-теләмәсә дә капканы ябарга
туры килә аңа. Карт сирәгәйгән сакалын учлап, карчык
буш корсагын кочаклап, бу кичне икесе дә ач килеш
йокларга яталар. Менә шул!..
Яңа чалбар
Зомбо (Ангола) халык әкияте
Разил Вәлиев тәрҗемәсе
Тавил Хаҗиәхмәтов рәсемнәре
Бер егет өйләнергә ният иткән. Күрше
авылдан иң чибәр кызны алып кайтып,
болар әнисе һәм сеңлесе белән бергәләп
яши башлаганнар, ди.
Ләкин кайнана белән килен һич кенә дә
тыныша алмаганнар, сеңлесе дә ярыйсы ук
холыксыз икән моның.
Шулай беркөнне яшь кияү базардан чалбар сатып алган.
Өйгә кайткач, хатынына болай дигән бу: “Чалбар алган идем,
балагы озынрак булды. Шуны тиз генә кул яссуы кадәр
кыскартып бирче”.
“Бүген кыскарта алмам. Вакытым юк. Бик
ашыксаң, әниеңә яисә сеңлеңә әйт, икесе тиң эшсез
утыра”, -- дигән яшь килен.
Нишләсен, егет әнисе янына килгән. “Чалбар алган идем,
балагы озынрак булды. Менә шуны кул яссуы кадәр генә
кыскартып бир әле!” “Бүген булдыра алмам, -- дигән аңа әнисе.
-- Аннан башка да эшем күп. Әнә, хатының кыскартсын, юкка
өйләнмәдең...”
Егет, аптырап, сеңлесе янына килгән. “Карале, мин үземә
чалбар алган идем, -- дип, ык-мык иткән ул. – Шуның балагын
кул яссуы кадәр генә кыскартып бирсәң иде!” “Ярый,
хатыныңны тыңлата алмагач, миңа ялынырга кала инде... Бир,
кыскартырмын”, -- дигән аңа сеңлесе. Егет чалбарын сеңлесенә
биргән дә урамга чыгып киткән.
Кич өйгә кайткач, беренче булып сеңлесенә сүз
каткан бу: “Кая, чалбарны кыскарттыңмы?”
“Кыскарттым, бик матур булды. Әнә, киеп кара”, -дигән аңа сеңлесе. Егет, чалбарны киеп караса,
шаккаткан: балаклары тез тиңентен генә калган
икән.
Ә эш болай булган... Сеңлесе, балагын кыскарткач,
чалбарны урынына элеп куйган. Бераздан, улының сүзе исенә
төшеп, әни кеше дә чалбар балагын кул яссуы кадәр кискән.
Эштән бушагач, яшь килен дә кулына кайчы белән энә-җеп
алган. Шулай итеп чалбар балагы өч тапкыр кул яссуы кадәр
кыскарган. Килен белән кайнана тынышмаса, өй хуҗасы
ыштансыз кала, дигәннәре дөрес икән.
Чуртан кушты
Рус халык әкияте
Разил Вәлиев тәрҗемәсе
Тавил Хаҗиәхмәтов рәсемнәре
Яшәгән, ди, бер карт. Аның Емеля атлы улы
булган, ди.
Көннәрдән бер көнне Емеля бәкедән чуртан тотып
алган. Чуртан кеше теле белән әйткән моңа:
--Емеля, кире бәкегә ташла мине, кирәгем чыгар
үзеңә. Кисәтеп куям, бер-бер теләгең булса: “Чуртан
кушты, мин теләдем”, -- генә диген.
Емеля чиләкләрен боз өстенә куя да: “Чуртан
кушты, мин теләдем: чиләкләр үзегез өйгә кайтыгыз”,
-- ди. Чиләкләре, сикергәли-сикергәли, өйгә юнәләләр.
Емеля урманга утынга китә. Ул, Чуртан сүзләрен
хәтерләп: “Чуртн кушты, мин теләдем: балта, утын
кис, ә утын пүләннәре үзләре, өйгә кайтып, мичкә
кереп ятсыннар!” – ди. Балта, тырыша-тырыша, утын
кисә, утын пүләннәре, аякланып, өйгә кайта торалар.
Емеляның кыйланмышлары турында
патша ишетеп ала һәм аны сарайга
китерергә куша.
Моны ишеткән Емеля пышылдап әйтә: “Чуртан
кушты, мин теләдем: йәле, мич, патша сараена юнәл!”
– ди.
Мич юл буйлап туп-туры патша сараена юнәлә.
Патша моны тәрәзәдән карап тора һәм бик гаҗәпләнә.
Шулчак Емеля тәрәзә аша патша кызы Марияне күреп ала
һәм әйтә: “Чуртан кушты, мин теләдем: патша кызы миңа
гашыйк булсың!” – ди.
Патша кызы Мария Емеляны уйлап саргая башлый, ансыз
яши алмый.
Патша Емеля янына килә дә әйтә:
-- Өйлән минем кызга, Емеля-балакай, бөтен
байлыгым сиңа булсын, -- ди.
Һәм алар дөнья шаулатып туй итәләр.
Акыллы куян
Бирма халык әкияте
Разил Вәлиев тәрҗемәсе
Тавил Хаҗиәхмәтов рәсемнәре
Борын-борын заманда яшәгән, ди, абыйлы-сеңелле
бер егет белән кыз. Әти-әниләре вафат булгач, болар
мал бүлешә башлаганнар.
Мираска үгез белән сыер калган икән. Егет
үзенә үгезне алган, кыз өлешенә сыер
чыккан.
Озакламый сыер бозаулаган. Егет бу матур бозауга
бик тә кызыккан. Төнлә ул бозауны алган да үгезе
янына илтеп салган: янәсе, аның үгезе бозаулаган...
Иртән, бу хәлне күргәч, кыз: “Бу – минем
бозау!” – дип кычкырып җибәргән. “Юк,
минеке”, -- дип карышкан егет.
Озак кычкырышкач, болар казыйга барырга
булганнар. Егет үзенә ярдәмгә – лачынны, ә кыз
куянны чакырган. Барысы да җыелып беткән, ә
куян – килми дә килми икән.
Ниһаять, килеп җиткәч, казый аны: “Үзең кеше
якламакчы буласың, үзең вакытында килә дә
алмыйсың”, -- дип орыша башлаган. “Бик мөһим эш
килеп чыкты”, -- дип аңлаткан куян. “Моннан да
мөһимрәк эш бармы?” – дигән казый.
“Әйе, әфәндем, бар икән. Монда килгәндә, җир яна
башлады. Кешеләр елый, ялвара. Кызгандым да
кәрҗин белән диңгездән су ташырга, янгынны
сүндерергә тотындым. Менә шуңа соңладым”.
Казый көлә башлаган. “Беренчедән, җир янмый. Икенчедән,
кәрҗин белән су ташып булмый”, -- дигән ул. “Үгез бозаулаган
җирдә кәрҗин белән су да ташып була”, -- дип җавап биргән аңа
куян. “Куянның сүзе дөрес!” – дигән казый һәм бозауны кызга
бирергә карар чыгарган.
Агулы хөрмә
Корея халык әкияте
Разил Вәлиев тәрҗемәсе
Тавил Хаҗиәхмәтов рәсемнәре
Яшәгән, ди, бер монастырьда карт монах белән яшь монах.
Карт монах бик тә саран һәм комсыз булган.
Киптерелгән хөрмәне ул шкафына бикләп саклаган, яшь
монахка хәтта авыз иттереп тә карамаган.
Ә үзе ялгыз калган саен качып хөрмә ашый
икән.
Карт монах бүлмәдәшен кат-кат кисәткән. “Берүк минем
шкафтагы әйбергә кагыла күрмә! Кагылсаң, шунда ук
үләсең!”– дигән.
Менә беркөнне карт монах каядыр китеп барган. Яшь монах
тиз генә шкафны ачкан да хөрмәне ашап бетергән.
Аннары картның иң яраткан чүлмәген идәнгә алып томырган.
Чүлмәк челпәрәмә килгән. Яшь монах исә, берни булмагандай,
юрганын ябынган да караватына менеп яткан.
Карт монах кайткач, моңардан сорый икән: “Нәрсә булды
сиңа? Көпә-көндез нишләп ятасың?”
Яшь монах ишетелер-ишетелмәс тавыш белән болай
дип пышылдаган: «Укытучым минем!
Мин гаҗәеп зур гөнаһ кылдым, ялгыш сезнең яраткан
чүлмәгегезне төшереп ваттым.аннары, кайгыдан нишләргә
белмичә, шкафтагы теге агулы хөрмәләрне ашады. Менә хәзер
үлем килгәнне көтеп ятам.»
Карт монахның ачудан йөзе күгәреп чыкса да, укучысына ул
бер сүз дә кайтарып әйтә алмаган, ди.
Иң матур кул
Һинд халык әкияте
Разил Вәлиев тәрҗемәсе
Тавил Хаҗиәхмәтов рәсемнәре
Елга буенда өч бәйбикә куллары белән су чәчрәтеп,
мактанышып утыралар икән.
--Минем кулым шундый матур! – дип сүз башлаган берсе.
-- Ә минеке матур да, мамык кебек йомшак та! – дигән
икенчесе.
-- Минем бармакларым зифа камыш сыман! – дип өстәгән
өченчесе.
Шулчак янәшәдән узып баручы хәерче карчык, туктап,
болардан бер телем ипи сораган. Бәйбикәләр исә, моның
үтенечен колакларына да элмичә, һаман үз сүзләрен дәвам
иткәннәр:
-- Әй, карчык, әйт әле, кайсыбызның кулы матуррак?
Карчык боларга аптырап карап торган-торган да
эндәшмичә ары китеп барган. Бара-бара яр буенда утыручы
бер авыл хатынын очраткан. Кырда эшли-эшли бу хатынның
куллары каралып, яргаланып беткән, ди.
Карчык кыяр-кыймас кына моңа болай дип сүз каткан:
-- Ачтан үләр хәлгә җиттем... Зинһар өчен, бер телем ипи
бирче!
Теге хатын моңа төенчегендәге соңгы телем ипиен урталай
сындырып биргән. Карчык, тамак ялгап алгач, бу хатынга
иелә-иелә рәхмәтләр укыган. Аннары аны җитәкләп теге өч
бәйбикә янына алып килгән дә болай дигән:
-- Сез миннән: “Кемнең кулы матуррак?” – дип
сораган идегез. Хәерче һәм ятим карчыкка соңгы телем
ипиен бүлеп биргән кулдан да матуррак кул юктыр дөньяда!..
Шулай дигән дә карчык ары китеп барган. Ә теге өч
байбикә, үзләренең нәзек бармаклы ап-ак кулларына карап,
аптырап басып калганнар, ди.
Башны аяк коткарды
Поляк халык әкияте
Разил Вәлиев тәрҗемәсе
Тавил Хаҗиәхмәтов рәсемнәре
Шулай берзаманны чегәнне үлемгә хөкем иткәннәр. Моны
дар агачы янына алып килгәннәр.
Җәллад баудан элмәк ясагач, чегән ялварырга тотынган.
“Зинһар өчен, үлем алдыннан соңгы мәртәбә туйганчы
биергә рөхсәт итегез!” – дигән ул.
Казый рөхсәт биргәч, чегәннең кулларын чишкәннәр.
Чегән очына-очына биеп киткән, үзе бии, үзе такмаклап
җырлый икән бу.
Җыелган халык көлешә башлаган, чегән очынып биегән
саен, түгәрәк зурая барган. Шулай канатланып биегән-биегән
дә чегән, түгәрәк эченнән сикереп чыгып, кинәт кенә юк та
булган.
Артыннан күпме кусалар да, тота алмаганнар моны.
Караңгы төшкәндә, чегән бер авылга барып җиткән дә иң
читтәге йортка кунарга кергән. Өй хуҗасы моңа урын-җир
җәйгән, баш астына мендәр биргән.
Күрә бу: чегән мендәрне баш очына түгел, ә аяклары
астына сала икән. “Нишләп мендәрне алай саласың?” – дип
сораган аннан хуҗа. “Шушы аякларым булмаса, бу башкаем
исән калмас иде. Газиз башымны аякларым коткарды. Шуңа
күрә иң зур хөрмәт аларга тиеш”, -- дигән чегән һәм аякларын
йомшак мендәргә салып йокыга талган.
Асылташ тавы
Төрекмән халык әкияте
Разил Вәлиев тәрҗемәсе
Тавил Хаҗиәхмәтов рәсемнәре
Яшәгән, ди, бер ялгыз карчык. Аның Мирале атлы улы
булган, ди. Бик ярлы яшәгәннәр болар. Мирали, үсеп җиткәч,
бер байга килеп ялланган. Бай аңа ике үгез суеп, тиресен
тунарга кушкан. Үгез тиресен дөягә төяп юлга чыкканнар һәм
ерак бер тау итәгенә килеп туктаганнар.
Бай Миралигә үгез тиресе эченә кереп ятарга кушкан.
Ул кереп ятуга, тирене каеш белән бәйләп алган.
Ике каракош үгез тиресен биек кыя башына менгереп
куйганнар. Аны томшыклары белән ерткалаганнар.
Эченнән кеше чыккач, куркып качканнар.
-- Аяк астындагы асылташларны монда ыргыт, -- дип
кычкырган бай Миралигә. Мирали шаккаткан: аяк асты
тулы алмаз, яхут, зөбәрҗәт сибелеп ята, ди. Ул аларны аска
ыргыта, ә бай капчыкларга тутыра икән.
-- Бай абзый, моннан ничек төшәсе? -- дип сораган Мирали,
капчыклар тулгач.
-- Кара, әнә тау башында синдәйләр нихәтле, -- дип көлгән дә
китеп барган бай.
Шулчак Мирали өстенә зур бөркет ташланган. Егет аның
тәпиләреннән эләктергән дә үзен җиргә төшерергә мәҗбүр иткән.
Бәладән котылгач, тагын байга барып ялланган.
Бай аңа тагын үгез тиресе эченә керергә кушкан.
-- Башта үзең кереп күрсәт, аңламыйм, -- дигән Мирали. Бай
тире эченә кереп күрсәткән икән, каеш белән бәйләгән дә
алган Мирали.
Ике каракош байны кыя башына менгереп куйганнар.
-- Әй, бай, вакыт әрәм итмә, теге чакта мин сиңа
ташлагандагы кебек ташла асылташларны, -- дип кычкырган
Мирали. Бай хезмәтчесен танып алган.
-- Ничек төштең, өйрәт әле! – дип дерелдәп сораган бу.
Капчыклар тулып, аларны дөяләргә төягәч, Мирали
әйткән моңа:
-- Әй, бай абзый, тирә-ягыңа кара, анда син үтергән
кешеләрнең сөякләре ята. Таудан ничек төшәсен син алардан
сора. Мин киттем, -- дигән һәм дөяләрен кайтыр юлга борган.
Бай ары сугылып, бире сугылып җикеренеп караган, тик аны
берәү дә ишетмәгән.
Янко һәм король кызы
Чех халык әкияте
Разил Вәлиев тәрҗемәсе
Тавил Хаҗиәхмәтов рәсемнәре
Бер карт үләр алдыннан бердәнбер улына
мондый васыять әйткән:”Улым, явыз
кешеләргә ышанма, сак бул. Сиңа дигән
мирасым -- ишегалдындагы кое төбендә”. Улы
әтисен бик зурлап күмгән.
Аннары атасы калдырган шкатулканы казып алган.
Аның эченнән янчык, сыбызгы һәм пута чыккан.
“Янчыкны селкетсәң, алтын коелыр, сыбызгыны
сызгыртсаң, гаскәр җыелыр, пута сине теләгән җиреңә
илтер”, -- дигән язу да бар икән.
Янко берничә елдан өйләнергә җыелган. Гади
кызга түгел, король кызына. Сыбызгысын
сызгыртуга, каршысына гаскәр җыелган.
Янко король каршына барып баскан.
Янконы сарайга алып кергәннәр, сыйлаганнар,
барабан какканнар. Мәҗлестә Янко кесәсеннән янчык
тартып чыгарган икән, король кызы: “Янчыгың
иске”, -- дип, моннан көлгән. Янко бик хурлаган һәм
серен ачкан. Мәкерле кыз төнлә аның янчыгын,
путасын һәм сыбызгысын урлаган, үзен сарайдан
кудырткан.
Янко, сарайдан чыккач, бик озак, урманда адашып
йөргән. Тамагы ачкач, бер агачтан груша өзеп ашаган
икән, борыны беләк буе булып үскән. Егет бик
кайгырган. Кыяташ арасыннан саркыган чишмә суын
эчүгә , борыны шундук элекке хәленә кайткан.
Янко бер кәрҗин груша җыеп король сараена илтеп
саткан. Груша ашауга корольнең, королеваның һәм
кызларының борыны иякләренә хәтле асылынып
төшкән. Докторлар бер эш чыгара алмый
аптыраганнар.
Ниһаять, доктор кыяфәтендә Янко сарайга килгән. “Каныгыз
бик куе, аны сыегайтырга кирәк”, -- дип, король белән
королеваны дүрт көн каеш чыбыркы белән ярган, аннары
үзенең шешәсеннән сихәтле су эчергән. Тегеләрнең борыннары
шундук кыскарган. Янко король кызын сигез көн буе
чыбыркылый. Кызның тәмам түземе төкәнә.
“Коткар мине, доктор, сиңа
кияүгә чыгам, бар байлыгымны бирәм”, -- ди һәм
чыгарып бирә. Янко путаны
биленә бәйли, сыбызгы
белән янчыкны кесәсенә
сала. Саубуллашканда
король кызына болай ди:
“Син, явызларның явызы,
шуны бел: син байлыгын
урлаган егет – мин ул. Грушаны да сиңа мин
саттым, доктор булып та мин килдем. Инде мәкер һәм
явызлыгыңның җәзасын күр. Мәңге озын борынлы
булып кал”. Һәм егет китеп бара.
Картлар акылы
Нугай халык әкияте
Разил Вәлиев тәрҗемәсе
Тавил Хаҗиәхмәтов рәсемнәре
Бик борынгы заманда рәхимсез бер хан яшәгән.
“Карт-корыдан файда юк. Алтмыш яше тулган әтиәниләрегезне юк итегез!” – дип боерган хан.
Көнҗи атлы көтүче дә әтисен далага үтерергә алып
чыккан. “Кирәгем булыр, үтермә, яшер мине”, -- дигән
әтисе аңа.
Көнҗи аны, кире алып кайтып, корулы арбага яшергән.
Шулчак авылга әкәмәт зур аждаһа килә икән дигән хәбәр
таралган.
“Син башкалар күк качма, аждаһаны юк ит, -- дигән карт
улына. – Аждаһа әкәмәт зур, шуңа күрә көчсез дә. Чокыр
казып, шунда көтеп ят.
Аждаһаның башы чокыр өстеннән таң атканда, ә гәүдәсе төш
вакытында гына узар. Башын уздырып җибәр дә гәүдәсенең
юкарып килгән җирен кылыч белән кисеп төшер. Аннан ике
таш чыгар, аларны кесәңә сал”. Көнҗи әтисе кушканча
эшләгән. Аждаһаны юк итеп, ике ташын кесәсенә салган.
“Аждаһаны кем үтерде?” – дип кызыксынган хан.
“Мин! Мин!” – дип күкрәк каккан берничә мактанчык.
Хан аларга ышанмаган. “Күл төбеннән алтын кувшин
алып менгән кеше минем варисым булыр”, -- дигән.
Барысы да күл буена җыелышкан. Су төбендә алтын
кувшин ялтырап ята. Әмма берсе дә алып чыга
алмый. Көнҗи тагын әтисе янына килгән.
“Кувшин су төбендә түгел, агач ботагындадыр ул, -дигән әтисе. – суга шәүләсе төшкәндер...” Көнҗи төнлә
килеп, кувшинны агач ботагыннан алган.
“Өлгер икәнсең. Әмма
мин аждаһаны үтергән
кешене генә варисым итәм”,
дигән хан. “Аждаһаны мин
үтердем. Менә, ышанмасаң,
ташларга кара”, -- дигән егет.
“Барысына да үз башың
җиттеме?” – дип гаҗәпләнгән
хан.
“Юк, -- дигән егет. – Мин карт
әтиемне исән калдырдым, ул
өйрәтте”.
“Картлардан файда юк дип уйлап ялгышканмын икән, -дигән хан. –
Безгә картларның акылы кирәк. Мин әмеремне юк итәм.
Картлар яшәсен”.
Хан Көнҗине варисы иткән.
Сандугач
Татар халык әкияте
Тавил Хаҗиәхмәт рәсемнәре
Бер патша читлектә Сандугач асрый икән. Сандугач
көннән-көн ябыга, сайрамый башлый.
Патша сорый:
-- Бу Сандугачның телен белүче бар микән, ул нигә сайрамый
икән? – ди.
Вәзир:
-- Белүче бар, -- ди дә Сандугачны тотып китерә. Сандугач
сайрый да, патша сорый:
-- Бу ни дип сайрый? – ди.
-- Ай , илләремә кайтсамчы, дип әйтә, -- ди.
Шуннан соң патша:
-- Моның иле кайда? – ди.
-- Шәһәрне чыгарбыз да җеп тагып җибәрербез, -- ди вәзир.
Шуннан шәһәрне чыктылар, җеп тагып җибәрделәр,
Сандугач кычытканга барып утырды да сайрый башлады, ди.
Вәзир әйтә:
-- Илемә кайттым бит, илемә кайттым бит, дип әйтә, -ди.
Ул заманда патша солдатны хезмәттә егерме биш ел тота
иде, бу -- бер егетнең гомере. Патша шуннан соң: “Мин
кешенең иң матур вакытын монда тотам икән”, -- дип уйлап,
хезмәт итүне егерме биш елдан унике елга калдырган, ди.
Менә шуннан соң солдатта хезмәт итү срогы кыскарган, ди.
Карчык белән аю
Татар халык әкияте
Тавил Хаҗиәхмәтов рәсемнәре
Борын заманда күрше авылдан кайтып килгән чагында
бер карчыкны Аю тотып алган, ди.
Аю карчыкны урманга алып керә дә кунак итә башлый:
бал ашата, җиләк ашата.
Карчык ашаса да ашый, ашамаса да ашый.
Бераз шулай кунак булганнан соң, карчык әйтә:
-- Аю дус, мин карчык инде, син мине җибәр. Өйдә минем
өч кызым бар, алар өчесе дә бик матурлар. Шуларның
берсенә өйлән, булмаса, кайсын теләсәң, шунысын алырсың.
Кызларның олысы – Сак-Сок кына атлы, икенчесе –
Бик-Бик кенә, өченчесе – Инде-Инде генә атлы, -- ди.
Ярый, Аю карчыкны кайтарып җибәрде, ди. Караңгы
төшү белән, ул, лап-лап басып, кызлар йоклый торган келәт
янына килде. Дөбердәтә бу келәт ишеген:
-- Сак-Сок кына, ишекне ач әле! – ди.
-- Үзебез дә сакланып кына ятабыз, йөрмә монда, -- ди олы
кыз.
-- Бик-Бик кенә, ишекне ач әле!
-- Үзебез дә бикләнеп кенә ятабыз, йөрмә монда, -ди уртанчы кыз.
Аю өченче тапкыр дөбердәтә:
-- Инде-Инде генә, ишекне ач әле! – ди.
-- Инде моннан соң урманга җиләккә дә бармабыз,
йөрмә монда, -- ди кече кыз.
Шуннан соң этләр бик каты өрә башлыйлар.
Аю куркуга төшә: “Их, карчык башы белән мине алдап
китте бит!” – дип, урманга кача.
Автор
zubog
zubog25   документов Отправить письмо
Документ
Категория
Художественная литература
Просмотров
1 110
Размер файла
9 180 Кб
Теги
әкият, татар теле
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа