close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

?

mezekler

код для вставкиСкачать
•
Әгәр биш-алты кеше бергә җыела икән,
шулар арасында бүтәннәрнең күңелен
ачардай бер җор кеше, халык әйтмешли,
авызы белән кош тотардай берәр "тел
бистәсе" булмыйча калмый. Ул элек тә
шулай булган, хәзер дә шулай. Билгеле
инде, андый кешенең теленә эләксә, иң
гади бер хәлнең, кечкенә генә тормыш
маҗарасының да күңелле бер мәзәккә
әйләнеп китүе тиз.
(Гомәр Бәширов)
•
Татар
халык
иҗатының
мәзәк
жанры
рус
фольклорындагы анекдотка якын тора. Революциягә
кадәрге татар матбугатында мәзәкләр еш кына "хикәят"
исеме белән басылып килгәннәр. "Ләтифә" һәм
"мәзәк" (мәзах) атамалары да киң кулланылган. Гарәп
теленнән кергән бу сүзләр бездә "көлкеле кыска
хикәя" дигән мәгънәдә йөргәннәр.
•
Мәзәк - кечкенә күләмле, чәчмә формадагы көлкеле
(сатирик я юмористик) эчтәлекле әсәр. Тапкыр һәм
көтелмәгән чишелеш белән тәмамлануы - жанрның
үзенчәлекле билгесе. "Ул җирдә яши торган чын
кешеләр, аларның башыннан узган яисә узардай булган
реаль хәлләр белән генә эш итә", - дип яза бу турыда
Гомәр ага Бәширов.
•
Мәзәкләрдә конфликт күбрәк кешеләр арасындагы
мөнәсәбәтләргә нигезләнә. Башыннан гаҗәеп маҗаралар
кичергән, хәтта берничә мәртәбә "теге дөнья"да булып
кайткан атаклы мәзәк герое Хуҗа Насретдин да
дошманнары - вәзир, казый, суфый һәм сәүдәгәрләрне
тапкырлык һәм хәйлә белән җиңеп чыга.
•
Мәзәкләрнең байтагында конкрет авыл һәм кеше
исемнәре
телгә
алына.
Кайбер
популяр
мәзәк
геройларының тарихи шәхесләр булганлыгы исбат
ителгән.
Татар халык мәзәкләрен ике
нигезендә төркемләү кабул ителгән:
•
•
төрле
принцип
1) персонажлары буенча төркемләү (Әкмәли
мәзәкләре;
Рәхми
тылмач
мәзәкләре;
Мокыт
мәзәкләре; Мәнди мәзәкләре; Гыйбеди мәзәкләре;
Әшти белән Мәшти мәзәкләре; Мөҗип дивана
мәзәкләре; зирәк килен Үлмәс Сылу мәзәкләре; ялкау
килен Пәриха мәзәкләре; Хуҗа Насретдин мәзәкләре
һ.б.).
Хуҗа Насретдин татар халкының үзе тарафыннан
тудырылган образ булмаса да, ул безнең фольлорда
нык үзләшеп, милли персонаж булып киткән. Хуҗа
турындагы мәзәкләрне татар халкы үз репертуарына
иҗади үзләштереп кабул иткән.
•
Хуҗа Насретдин мәзәкләрен җыю һәм матбугатка
чыгару буенча язучы Абдулла Әхмәт зур эшчәнлек
күрсәтте. Соңгы вакытларда бу өлкәдә Н.Вәлитова
хезмәт куя. Хуҗа турындагы мәзәкләр халыкта әле дә
туып тора.
Ишәк өстендә
Хуҗа ишәгенә атланып базарга китеп
барганда, аның артыннан ат менгән бер бай
килеп җиткән. Ул, Хуҗаны хурламакчы булып:
- Йә, ишәк өстендә бару ничек? – дип
сораган.
- Атка атланган ишәккә караганда, акыллы
баш булып ишәккә атланып йөрү күңеллерәк, дип җавап кайтарган Хуҗа.
Хуҗа байны кәкре каенга
терәткән
-
Бервакыт Хуҗа зираттагы каен агачына сөялеп тора икән. Хуҗа янына
бер бай килеп:
Йә, Хуҗа, мине бер алдап кара әле, - дигән.
Алдавын алдар идем дә бит, алдар капчыгым өйдә калган, - дип җавап
кайтарган Хуҗа.
Бар, алдар капчыгыңны алып кил, - дигән бай.
Килүен килер идем дә, менә бу каенны терәп торырга кирәк, югыйсә
ул ава, дигән Хуҗа.
Бар, алып кил, үзем терәп торырмын, - дигән бай.
Кара аны, аударасы булма, югыйсә аударып мәетләр куркытырсың, дигән Хуҗа.
Шуннан соң Хуҗа өенә киткән дә ятып йоклаган. Бай бер сәгать
көткән, ике, өч, дүрт, биш сәгать буена каенны терәп торган. Ахырда
түзмәгән, кинәт кузгалып киткән һәм куркуыннан аяклары җиргә тияртимәс йөгергән. Байтак киткәч, артына борылып караса, ни күзе белән
күрсен, каен аву түгел, селкенми дә икән. Шунда гына бай үзенең бик
нык алданганын аңлаган.
Хуҗаның улы
Хуҗаның улы, кое янында икмәк ашап
утырганда, икмәген коега төшереп җибәргән дә
кычкырып елый башлаган.
Хуҗа өйдән:
- Нигә тавышланасың? – дип сорагач, улы аңа:
- Икмәгем коега төшеп китте, - дигән.
Хуҗа йөгереп чыгып, коега иелеп караса, анда
үзенең шәүләсен күргән дә:
- Ап-ак сакаллы башың белән баланың икмәген
тартып алырга оялмыйсыңмы? – дигән.
Татар халык мәзәкләрен төркемләүнең икенче
принцибы:
темалары буенча төркемләү
(ялкаулык, наданлык, ахмаклык, аңгыралык,
саранлык, шапшаклык, ялганчылык, сүз җае,
эш рәте, ашау-эчү әдәбе белмәү һ.б.).
Бу мәзәкләр әдәп-әхлак мәсьәләләрен күтәрә.
Алар
аерым
кешеләрнең
көнкүрешендә,
холкында, үз-үзен тотышында очрый торган
төрле
җитешсезлекләрне
һәм
тискәре
сыйфатларны тәнкыйтьлиләр.
"Шура" журналы
битләреннән...
Бер егет хәстә булган вакытында: "Нәфсең нинәрсә тели?"- дип сорадылар. Егет исә: "Ике тәкә
башы",-дип җавап бирде. "Бу булмас!"- дигәч,
егет: "Алайса бер тәкәнең ике башы булса да
ярар!"- диде. Сатар өчен дип базарга бер куй
алып килгән бер гарәптән берәү килеп хакны
сорады. Гарәп: "Үзем 5 дирһәмгә сатып алган
идем, әлбәттә, файда өчен йөрим, 6 дирһәмгә
сатуымны өмет итеп килдем, шаять, 7 дирһәмгә
алучылар булыр, бу үзе 8 дирһәмлек бар, әгәр
дә милкегез булса, 9 дирһәмгә алырсыз, мин
сезгә 10 дирһәмгә риза булып сатып бирәм",
димештер.
(Равил Әмирхан язмаларыннан)
Көйзәмәгән арпа*
Бик ялкау бер кыз булган. Урак өсте җиткәч, шул кыз карчык
анасына әйткән:
- Син үләсе, мин кияүгә китәсе. Азапланып урып маташмыйк
арпаны, - дигән.
Менә кыш җиткән. Карчык үлмәгән, кыз кияүгә китмәгән.
Ашарларына юк. Карчык кызына әйткән:
- Син ялкауга ышанган мин юләр. Әйдә, ал урагыңны, менә
хәзер арпаны кар ерып урырга туры килә инде, - дигән.
Басу капкасыннан чыгып баралар икән, бер бабай очраган. Ул:
- Бу вакытта арпаның бөртеген түгел, сабагын да таба алмассыз.
Әйдә, яңага хәтле үзем биреп торыйм, - дигән.
Кызы анасына шыпырт кына әйтә икән:
- Әни, сора әле, арпалары көйзәгәнме икән, миңа эше булмас
иде, - ди икән.
Бабай моны ишеткән дә:
- Әһә! Шулаймыни әле? Алайса, көйзәгәнне эзләгез инде, - дип,
өенә кереп киткән.
_____________
* Көйзәү – киледә төю.
География дәресендә
География дәресендә бер
укучы Кавказ тауларын
Һиндукуш белән бутаган,
картада
да
Африка
чүлләрен
Боз
диңгезеннән эзли икән.
- Бумады бу! Әйдә, үз
якларыбызга
кайтыйк.
Волга
белән
Жигули
кайда?
- “Волга”
күрше
абый
гаражында,
“Жигули”
безнекендә...
Довольно!
Бервакыт бер егет армиядән кайта. Үзе
гел русча гына сөйләшкән итенә. Ул
беркөнне күрше егете белән мунча
керергә бара. Беренче булып ләүкәгә
солдат менә, егеткә эссе салырга куша.
Егет бер савыт эссе сала, икенче сала.
Солдат:
“Довольно!”
–
ди.
Егет
аңламаганга салынып, тагын эссене
тондыра.
Солдат,
кызуга
чыдый
алмыйча: “Җитте дип әйтәм бит!” – дип,
ачуланып, ләүкәдән сикереп төшә.
Мөслим төбәге мәзәкләре
Рузилә Һадиуллина сөйләгәннәрдән
• Шуның өчен тырмашып яту
Элегрәк авылга берәр түрә киләсе булса, юл кырыйларындагы
чүп үләннәрен чаптырта торганнар иде.
Безнең авылга Табеев кереп чыгасы икән дигән хәбәр килгәч,
Хәким бабайны юл кырыйларын чабарга чыгарганнар. Тирләппешеп үлән чабып ятканда, аның янына “Волга” белән Табеев
килеп туктый да сорый: “Бабай, нигә чабасың моны?” – ди.
“Ник, син ишетмәдеңмени, безнең авылга Тайба дигән кеше
киләсе, шуның өчен дип тырышып яту”, - дип җавап бирә
бабай.
• Әһә, кайттыңмы?
Авылга яңа гына радио кергән вакытлар.
Нурикамал әбигә дә куялар кара эшләпә
радионы. Шулай бервакыт әби күршеләренә
кереп озак кына кич утырып чыга. Кайтып
кереп ишек ачуы була, өйне яңгыратып
билгесез ир-ат: “Әһә, кайттыңмы?” – дип
кычкырып җибәрә. Әби, өне бетеп, кире чыгып
йөгерә. Ул кайтканда, радиодан спектакль
барган булган икән. Әби шул ук көнне
радиосын чоланга чыгарып куйган, ди.
Мәзәк - борынгы заманнарда
ук туып, әле безнең көннәрдә
дә актив яши һәм үсә торган
жанр. Яңа мәзәкләрдә зур
урынны хуҗалык-көнкүреш
тематикасы алып тора.
Бүгенге көндә мәзәк
жанрының әдәп-әхлак
тәрбияләүдәге әһәмияте зур.
Презентация авторы: Мөслим районы Мөслим 2 нче урта мәктәбе укытучысы
Җәлилова Г.И.
Автор
gzalilova
Документ
Категория
Методические пособия
Просмотров
172
Размер файла
834 Кб
Теги
mezekler
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа