close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

?

a alish

код для вставкиСкачать
Сатмас егет илен
алтынкөмешләргә,
Әгәр югалтмаса
вөҗданын;
Алтынны ул чүпкә
санар,
Иң кыйммәтле күрер
Ватанын.
Алишевлар гаиләсе
А.Алиш гаиләсе һәм
туганнары белән
1. Кечкенә Илсөяр Абдулла абыйсы һәм
әти-әнисе белән.
2. Абдулла Алиш хатыны һәм уллары
белән. 1941 ел.
3. Рокыя ханым уллары Алмаз (уртада)
һәм Айваз белән.
 Семьяда, көнкүрештә зур ярдәмче, киң күңелле, бик гади,
кешелекле иде Алиш. Картларга да, яшьләргә дә, балаларга
да ихтирам белән карый, әнисен бик ярата, хөрмәтли иде.
Табын әзерләгәч, әнисе өстәл янына утырмыйча, кашыгын да
кузгатмый. Бүләк-күчтәнәч кебек нәрсәләр белән дә
якыннарының күңелен таба, игътибарлылык күрсәтә иде.
 Алиш балаларны бик ярата. Алмазым, Айвазым, дип, матур
сүзләр әйтеп иркәли-сөя. Әз генә буш ара тапса да, алар
белән мәш килә. Аларга әкиятләр сөйли, еш кына икесен ике
тезенә утырта да нәниләр өчен язган әйберләрен укый.
Малайлар кызыксынып тыңласалар, шатлансалар, бик тә
кәефе килә. Шундый вакытларда: “Алар бит минем беренче
рецензентларым”, - дип куя иде.
А.Алишның тормыш иптәше
Рокыя Тюльпанова истәлекләреннән.
1.
2.
3.
4.
А.Алиш бер төркем язучылар арасында (уртада).
А.Алиш яшь иҗатчылар белән.
Казан җир төзү техникумының редколлегия әгъзалары (А.Алиш сулда), 1929 ел.
Пионер җитәкчеләре семинары. Спас, 1927 ел.
1. “Отряд флагы” китабы. 1931 ел.
2. А.Алиш комсомол формасында. 1930 ел.
1. “Кабан җиңелде”. Казан “ТЭЦ-1” төзелешендә эшчеләрнең хезмәт
батырлыгы турында А.Алиш әсәре.
2. А.Алиш 1933-1936 елларда эшләгән “Техника” журналының
тышлыгы.
3-4. “Пионер каләме” журналы.
Сатмас егет илен алтын-көмешләргә...
Әйтсәләр дә: барып тор син, диеп,
Дөньяның иң рәхәт җиренә,
Әйтер идем: кирәк түгел, диеп,
Кайтам мин, дип, туган илемә.
Әйтсәләр дә: алтын сарайда тор син,
Ләкин илең ирексез калсын, дип,
Әйтер идем: мине зинданга сал,
Фәкать илем ирекле булсын, дип.
Абдулла Алиш
Исемнәре кайтты илгә
җыр булып.
Тегель
төрмәсе. 1943
елның җәе.
Шпандау
төрмәсе.
1944 ел,
соңгы
көннәр.
Плетцензее
төрмәсе.
Җәзалау
урыны.
Җәлилчеләр палач алдында баш
имәгән, горур булып калган. Хәтта
үлемгә дә алар, надзиратель әйтүе
буенча, башларын югары күтәреп,
ниндидер татар җырын җырлап
барганнар.
Бу
“азиатлар”ның
батырлыгына палачлар да таң калган.
1. А.Алишның туганнарына язган соңгы хаты. 1944 ел.
2. Үлем турында таныклык. Алиш 12 сәгать 12 минутта
җәзалана.
 Җәлилчеләр 1944 елның
25 автустында 12 сәг. 06
мин. тан 12 сәг. 36 мин. ка
кадәр Берлиндагы
Плетцензее төрмәсендә
гильотинада җәзалап
үтереләләр.
 Әйе, фашизм
палачларының дәһшәтле
балтасын гаделлек
кылычына тиң булган
корыч каләме белән
җиңгән баһадир
җырчыларның
шигырьләре,
батырлыклары бөтен
дөньяда яшәү тантанасы
булып яңгырый һәм
яңгыраячак!!!
Соңлап килгән бүләкләр
Газизә Алишева
Балам – Габдуллаҗаныма
Габдуллаҗаным бәбкәмне күзем туеп күрмәдем,
Әллә кай җирләргә барып югаласын белмәдем.
И бәбкәем, бәгыркәем, әрнидер бәгырьләрем,
Әллә кай җирләрдә шул булды ла каберләрең.
Каберең өсләрендә кызыл гөлләр үссә иде,
Сине үтергән гитлерчылар каты җәза күрсә иде.
И бәбкәем, синең өчен өзелә үзәкләрем,
Шәһитләрдән булсын дип телимен теләкләрем...
1. Алмаз Алишев җәлилчеләргә суд булган урында. Дрезден,
1970 ел.
2. Тимур Алмаз улы Алишев Плетцензее төрмәсендә.
1. Алишның бертуган апасы кызы белән. 1962 ел.
2. А Алишның апасы Закирә Алишева-Яруллина үзенең энесе
турында сөйли. 1967 ел.
3. А.Алишның әнисе Газизә апа. 1960 ел.
А.Алишның тормыш иптәше Рокыя ханым һәм улы
Алмаз
“...Табыш булып кайтыйм илемә”
Көек авылында
А.Алишның бабасы
Нурулланың нигезе
Көек авылында
А.Алиш музее
Болгарның туган як музее
Алишевлар
гаиләсенең
шәмаиле һәм Коръән
тәфсире
Алишларның
шәхси әйберләре
Алишның тимераягы
Татарстан Язучылар берлеге
идарәсе 1996 нчы елда
балалар әдәбиятындагы
казанышлар өчен Абдулла
Алиш исемендәге бүләкне
гамәлгә куйды. Хәзерге көндә
ул республика премиясе
статусына ия һәм ел саен
тапшырыла.
Әдип гомерен үлем
чикләми. Аның гомере
әсәрләрендә
һәм
Ватаны, халкы хакына,
аның иреге һәм бәхете
хакына
күрсәткән
шәхси батырлыгында
дәвам итә. Абдулла
Алиш,
көрәштәше
Муса Җәлил кебек үк,
туган халкы белән
бергә киләчәккә горур
атлап бара.
Автор
gzalilova
Документ
Категория
Методические пособия
Просмотров
178
Размер файла
1 433 Кб
Теги
a_alish
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа