close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

?

Н.Иcәнбәт

код для вставкиСкачать
районы Баланлы төп
гомуми белем бирү
мәктәбе
Габидуллина Алия
Таһир кызы
8 нче сыйныф
Тема: “Бөртекләп
җыелган энҗеләр”
(Нәкый Исәнбәт
һәм мәкальләр,
тормыштагы
роле,әһәмияте.)
Н.Исәнбәтнең 110
еллык юбилеена
багышланган фәннитикшеренү эше.
Татар теле һәм
әдәбияты укытучысы:
Якупова Гөлшат
Шаһәдәт кызы.
...Каюм бабайның хезмәте
Без белгәне- дингездән бер тамчы,
Бер тамчының меңдер хезмәте.
Э. Шәрифуллина.
1880 елдан башлап К. Насыйри татар халык
авыз иҗатының төп жанрларыннан булган
җырлар, мәкаль, бәетләрне бастырып
чыгару эшенә керешә. Аларны күп санлы
җыентыкларына туплап, татар һәм рус
телләрендә бастырып чыгара. "Фәвакиһел
җөләса фил-әдәбият" (1884), "Поверья и
обряды казанских татар” (1880) һәм башка
китапларында күпләгән халык җәүһәрләре
тупланган . К. Насыйриның фольклор
өлкәсендәге эшчәнлегенә үзе исән вакытта
ук югары бәя бирәләр. Мәсәлән, профессор
Катанов рус матбугаты битләрендә :
"Бу көнгә хәтле Казан татарларының халык
иҗаты памятникларын җыючылардан берәү
дә бу хәтле күп җырлар һәм мәкальләр
тапшырганы юк иде”-ди.
Халык авыз иҗаты-мәкальләр,аның тарихы.
Халык иҗаты әсәрләрен
Исәнбәт бик иртә җыя
башлый. Үзенең бу эшен ул
хаклы рәвештә бөек Тукай
традицияләренең дәвамы
дип исәпли:”1911 елда
Тукайның “ Халык әдәбияты “
дигән әсәре басылып чыкты
һәм Тукай шәкерте буларак
минем дә халык иҗаты
әсәрләрен җыя башлавым
шул елларда башлана “, дип яза ул. Ярты гасыр буена
ул мөмкин булган барлык
урыннарда халык иҗаты
әсәрләрен кәгазьгә теркәп
бара .
"Мәкаль" сүзе безгә гарәпчәдән
кергән. Аның мәгънәсе урынлы
сүз яки тиешле урынында
әйтелгән сүз була.
Башкортлар да, казакълар да
"мәкаль" дип йөртәләр. Шул
рәвешле, мәкаль сүзе дә бездә
язма әдәбият һәм соңыннан
җыентыклар аша халыкка нык
таралып, үзенең кыскалыгы
белән инде тәмам телебезгә
кереп урнашкан.Мәкаль
сакалдан олырак, — дигәннән
мәкальнең яшь һәм тәҗрибә
ягыннан һәрбер картка
караганда да озынрак гомерле
һәм хөрмәтлерәк саналуы
аңлашыла. Шулай итеп,
дөньяда сакалсыз халык
булмаган кебек, мәкальсез тел
дә юк. Ул бик күп яклы. Шуның
өстенә, тумышы белән тарихи
да ул, кулланышы белән бүгенге
дә.
Н. Исәнбәт фольклор әсәрләр җыеп йөргән
җирләрнең географик схемасы
Н. Исәнбәт
1911-1913
Малаяз
Уфа- Казан1920-1930 ел
1940 ел
Себер- Бараба
Тара- Ишемтамак- Тубыл
Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип
ул, шагыйрь ул.
Габдулла Тукай.

Исәнбәт тарафыннан
әзерләнгән һәм кырык меңгә
якын берәмлекне үз эченә алган
өч томлык «Татар халык
мәкальләре», җыентыклары
үзләренең тулылыгы-киңлеге,
авторның һәр жанрга биргән
гыйльми-тарихи аңлатмалары
белән татар халкы авыз иҗатын
өйрәнү юлында фән ирешкән
беренче фундаменталь
хезмәтләр булып санала. Өч
томлык «Татар халык
мәкальләре» китабы өчен әдипгалимгә 1968 елда Татарстан
АССРның Габдулла Тукай
исемендәге Дәүләт премиясе
бирелде.
Киң эрудицияле галим

Татар халык иҗаты төшенчәсен
Исәнбәт киң мәгънәдә аңлый.
Халык иҗатын җыюның төрле
юлларын берләштерү нәтиҗәсендә
ул гаять бай, бер кеше гомерендә
җыелуын күз алдына китерү кыен
булган шигъри хәзинә туплый. Аның
кул астында катлаулы фольклор
фонды барлыкка килә, hәм ул яңа
әсәрләр исәбенә байый тора. Халык
арасында йөргәндә дә, күп төрле
язма чыганакларны өйрәнгәндә дә
Исәнбәт аларга фольклорчы
күзлегеннән генә карамый, ә бәлки
киң эрудицияле галим буларак якын
килә. Әдипне халык тарихы, аның
хәзерге тормышы, үткәне hәм
киләчәге кызыксындыра. Шуңа күрә
ул җыйган фольклор материаллары
hәм алар турындагы фикерләр
җитди фәнни әhәмияткә ия булып
торалар.
Халык әйтсә, хак әйтә.
Мәкальнең әһәмияте һәм роле.
1.Мәкаль ул — киң җәмәгатьчелек
фикере, гомумхалык карашы,
уртак акыл. Мәсәлән:
 Атаң сүзенә колак сал,
мәкаль әйтсәләр язып ал.
 Халык белән хаклыкка карышма.
2. Халыкның тарихи тәҗрибәсе,
хикмәте, акыл һәм иҗат көче
тора. Син дә мәкаль әйтүең
белән шуңа таянасың.Мәсәлән:
• Теле барлар- халык булган,
• Иле барның, теле бар.(Барда)


3.Мәкальләр — тел казнасы.
Мәсәлән:
Сөйдергән дә тел,биздергән дә тел.(Чистай) 414 б.
Тел дигән казна бар,ала белсәң, ачып ал!(Юлык)416 б.
4.Мәкальләр сәнгать әсәре буларак, тирән
мәгънәне анык, шигъри сурәтләмәле итеп
әйтә белүләре ягыннан, язучылар,
шагыйрьләр өйрәнелергә тиешле чыганак
булып торалар...
• Һәркем үз эчендә шагыйрь.(Буа)
• Оста барда ,кулың тый ,белгән барда
телең тый! 431 бит.
5.Халыкның ул вакыйгага мөнәсәбәтен ачу ягыннан да
беренче кул материал була ала.Мәсәлән:
 Чишмәне дә, тазартып тормасаң, ком баса.(Казан)
 Һәр чәчәкнең үз исе,һәр халыкның үз төсе. 74 бит.
6.Халкыбызның тарихын да, язмышын да, аның
табигатькә, җәмгыятькә мөнәсәбәтләре дә,дөньяга
карашы, акылын, характерын, милли зәвыгын,
теләкләрен, әхлагын һәм башка сыйфатларын да
чагылдыралар.
Мәсәлән:
• Күлнең данын балык чыгарыр,илнең данын халык
чыгарыр.
• Халык иелсә дә сынмый. 72 бит.
7.Мәкальләрнең гомумән халык фикерен туплау ягыннан
трибунлык роле һәм әһәмияте зур булуы шулардан күренсә
кирәк.Мәсәлән:


Сүз алтын белән бер.(Теләче)
Авыз күрке тел , телнең күрке сүз.436 бит.
8.Мәкальләрнең тәрбияви ролен белгән яхшы педагоглар үз
дәреслек китапларында әлифбадан ук гүзәл мәкальләр
урнаштыра килделәр һәм киләләр.Мәсәлән:
•Аталар сүзе-акылның үзе.
•Акылың булса,акылга ияр ,акылың җитмәсә,мәкальгә
ияр.(Казан )
9.Мәкальләрнең аңны һәм тормышны үзгәртү коралы булуында
Мәсәлән:
Борынгылар әйткән сүз китапның
эчендә дә түгел, тышында да
түгел.
•Тел-ананың теләге,
•Тел- ананың баласына иң кадерле
бүләге, (Лаеш) 415
Канаты каерылмаган кеше
эшләүдән туктамый .
Мәкальнең роле һәм тугыз әһәмияте хакында монда күбрәк
бүгенге күзлектән карап язылды. Әмма ул рольнең үзе тарихи
булып, әһәмияте дә төрле заманда төрлечә булганны да бер дә
истән чыгарырга ярамый. Онытмыйк, халык тормышында
шундый бер заманнар булган ки, анда аның басма китаплары
да, газет-журналлары да, радио-телеграфлары да булмаган.
Татарның элек заманда бердәнбер закон-шәригать китабы
Коръән булса, ул да — гарәп телендә.
Мәкальләр, җәмәгать фикере буларак, ул заманнарда :
1.Безнең халыкның матбугаты ;
2. Закон һәм фән китаплары ;
3.Иҗтимагый учреждениесе ;
4. Коръәне дә, хикмәте дә булып яшәгән. Шунлыктан
мәкальләрнең тормышта тоткан роле дә, аңа әһәмият бирү дә
хәзергегә башка булып, аны хөкем, дәлил, йә тезмә шигырь
хәлендә төзеп әйтә белүче профессиональ шагыйрьләрнең
әһәмиятләре бик зур булган. Димәк, тормыш һәм заман кебек,
мәкальләрнең рольләре, әһәмиятләре дә үзгәрә, алмашына.

Исәнбәт – үзе институт
Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов Нәкый
Исәнбәтнең өч томлык “Татар халык мәкальләре”
китабы тулы бер фәнни институт дәрәҗәсендә
башкарылган эш дип белдерде.
Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс.
ХУҖИ МӘХМҮТОВ: “БУЛГАН МИРАСНЫ САKЛЫЙ
БЕЛЕРГӘ KИРӘK.”
Хуҗи абый Мәхмүтов — татар фольклорын
өйрәнү, халыкның рухи мирасын бөртекләп җыю,
аны җәмәгатьчелеккә таратуга күп көч куйган
шәхес. Галимнең еллар дәвамында җентекләп
җыйган хезмәте саллы китапларда басылып
чыкты. Аның “Язылмаган кануннар”, “Канатлы
сүз — хикмәтле сүз” кебек китаплары күпләргә
таныш. “Татар халык иҗаты”ның “ “Мәзәкләр”,
“Мәкальләр һәм әйтемнәр” томнары да Хуҗи
абый башкарган хезмәтләр. Моның өчен ул
Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек
булды. Шулай ук күпләр аның “Татарстан”
радиосында барган “Тел күрке — сүз” дигән
тапшыруын хәтерли. Дистә елдан артык “Мәдәни
җомга” газетасы укучылары ул әзерләгән
“Гыйбарәләр тарихына сәяхәт” дип исемләнгән
сәхифәдә татар мәкальләренең тарихы, канатлы
сүзләр белән таныша ала.
Хуҗи абый белән әңгәмә: “Чор фольклоры”
Хуҗи абый, яшь галимнәр арасында фольклорны өйрәнүчеләр, Сезнең
эшегезне дәвам итүчеләр бармы?
— Бар, нишләп булмасын?! Мәсәлән, Илсөяр Закирова борынгы чор фольклоры,
Болгар, Алтын Урда вакытындагы халык авыз иҗаты буенча фәнни эш алып
бара. Лилия Мөхәммәтҗанова китаби дастаннар буенча фәнни хезмәт яза.
Икесе дә докторлык дәрәҗәсенә җитәләр. Яңарак кына Алена Фәрхетдинова
“Заятүләк белән Сусылу” әкияте буенча диссертация яклады. Татар әкиятләрен
җыю, эшкәртү буенча Ленар Җамалетдинов шактый эш башкарды.
Фольклорчылар сан ягыннан әллә ни күп булмаса да, нәтиҗәле эшлиләр.
Афористик жанрлар буенча алмаш әзерләргә кирәк, бер-ике ел эчендә алар
сафка керер дип уйлыйбыз. Мәктәп укытучыларыннан да күп нәрсә тора,
балаларда халык авыз иҗатына мәхәббәт уята алсалар, бу фән өлкәсе белән
шөгыльләнүчеләр күбрәк булыр иде.
— Сез “Мәдәни җомга” газетасында аерым бер сәхифәдә татар халык
мәкальләрен, аларның килеп чыгышын, төрле канатлы сүзләрне
бастырып киләсез. Үзегез ничә мәкаль беләсез?
— Аны санап бетереп булмый. Чыгарган китабымда 20 меңнән артык мәкаль бар,
аларның барысын да беләм. Әгәр дә темасын әйтсәләр, шундук дистәләгәнне
яудыра алам. Ниндидер китапта мәкаль очраганда образлар туа, аның тарихы
искә төшә. Болай гына әйтүнең кыйммәте юк, аны нәкъ вакытында әйтсәң,
кешегә тәэсире нык була. Мәкальне махсус берсе дә чыгарып утырмый, аны
вәзгыять үзе тудыра. Даль: “Пословица не рождается, а вынуждается
обстоятельством”, — дип әйткән. Һәм бик дөрес.
Автор
satlik100
Документ
Категория
Методические пособия
Просмотров
250
Размер файла
6 286 Кб
Теги
иcәнбәт
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа