close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

?

М.Фәйзи

код для вставки
МИРХӘЙДӘР
ФӘЙЗИ
Син гөлме? Милләт бакчасының
Гөлләренә баскан былбылмы?
Ул шагыйрь дә, хикәяче һәм тәрҗемәче дә,
публицист та, халык җырларын туплаган
һәм аларны өйрәнгән фольклорчы да.
Әмма, барыннан да битәр, Мирхәйдәр
Фәйзи – бик үзенчәлекле драматург, татар
әдәбиятында беренче буларак, музыкаль
драма жанрын тудырган каләм остасы.
Барлас Камалов
Мирхәйдәр Фәйзи 1891 елның 1 ноябрендә Оренбург
губернасы Орск өязе Күкшел авылында туа. Бу авыл
миллионер Хөсәеновларның утары дип санала. Әдипнең
әтисе Мостафа шунда управляющий булып эшли.
Булачак драматург укымышлы һәм һәр нәрсәсе
җитешле гаиләдә тәрбияләнгән. Бераздан
Мостафа Орск шәһәренә күчеп килә һәм шунда
йорт төзеп яши башлый.
Кечкенә Мирхәйдәр авылда чакта ук абыстайлардан сабак
ала. Шәһәргә күчкәч, ике ел Орск мәдрәсәсендә укый.
1905 елда иң
алдынгы
мәдрәсәләрнең
берсе саналган
Оренбургтагы
«Хөсәения»
мәдрәсәсендә
белем ала.
Кечкенәдән сәламәтлеккә туймаган Мирхәйдәр ике
елдан укуын ташларга мәҗбүр була һәм Күкшел
авылына кайтып китә. Монда ул кулына төшкән
китаплар укып белемен күтәрә.
Башта шигырьләр яза.
1912, 1913 елларда
шигырьләрдән генә торган
ике китап та бастыра.
Шул ук елларда Орскидагы
драмтүгәрәк өчен «Яшьләр
алдатмыйлар» исемле
беренче пьесасын иҗат итә.
1913 елда «Кызганыч» һәм
«Тәкъдирнең шаяруы»
исемле ике пьеса яза.
Пьесаларының икесен дә
яшьләр мәхәббәтенә
багышлый.
М.Фәйзинең 1908 елда
Орскида төшкән
фотосы.
Әдип гомеренең соңгы
көненә кадәр иҗат итә,
ләкин драматург буларак
«Галиябану» драмасын
язгач кына дан казана.
Бу – театр сәхнәсендә иң
күп куелган әсәрләрнең
берсе.
Уфа, 1923 ел.
“Галиябану” драмасы
Бу әсәрен М.Фәйзи “Сәгадәтбану” исеме астында 1916 нчы
елның көзендә язып тәмамлый, әмма кат-кат төзәтә, икенче
елны да әле үзгәрешләр кертә.
Әсәрнең исемен дә алыштыра.
... Декабрьдә “Сәгадәтбану”
исемле биш пәрдәле пьеса
яздым. Баш каһарман Хәлил
Юлык егете Вафа Әдһәмовның
тибы аркылы сөзелеп чыкты.
Пьесаның язылуына да Вафа
сәбәп булды. Аның ямьле
күренеше
вакыйгага
“тон”
бирде.
Моңарчы
татар
әдәбиятында булмаган бер
гарызда (тәртиптә) җырлар,
уеннар
белән
язган
вә
идеалымның көзгесе булган
пьесамны
тәнкыйтьчеләр
аяусыз
тибеп
җибәрерләр
инде...
М.Фәйзи
Галиябану ролендә –
Сара Садыйкова
Әсәр беренче тапкыр Оренбургтагы
профессиональ “Нур” труппасы
тарафыннан сәхнәдә уйнала һәм шул
беренче куелышында ук зур уңыш
казана.
1917 елның 19 мартында
Оренбургта беренче тапкыр
куелган “Галиябану”
спектакленең афишасы.
•
•
Соңгы елларда чыккан драмалар
арасында эшче-крестьян гаммәсенә иң
якын булган, туктаусыз була торган,
куелган саен һаман халыкны үзенә
тарта, һаман дәртләнеп карала торган
әсәрләрнең берсе, бәлки беренчесе,
шөбһәсез, Мирхәйдәр Фәйзи иптәшнең
“Галиябану”ы булыр.
Беренче мәртәбә диярлек һичбер
буяусыз, саф булганча, үзләренең уенкөлкеләре,
җырлары,
музыкалары,
гыйшыклары, интригалары, бәетләре,
көрәшләре белән крестьян егетләре,
крестьян кызлары бу әсәр аркылы
безнең театр галәменә килеп керәләр.
Г.Ибраһимов, 1922 ел.
1917 елның мартында Орскида беренче
тапкыр куелган куелган “Галиябану”
спектакленең афишасы.
Галиябану ролендә – Галия
Кайбицкая. 1924 ел.
Бәдри ролендә – Габдулла Кариев. 1918 ел.
Бәдри - Хәлил Әбҗәлилов,
Галимәбану – Мәрьям Сульва.
1937 ел.
Бәдига ролендә – Гөлсем
Болгарская.1952 ел.
Хәлил - Хәким Сәлимҗанов,
Галиябану – Мәрзия
Миңлебаева.
1937 ел.
Хәлил ролендә –
Ибраһим Гафуров. 1937
ел.
Исмәгыйль ролендә – Һидаят
Солтанов. 1947 ел.
Спектакльдән күренеш. 1972 ел.
“Галиябану” әсәре
әдәбиятыбызда һәм
театрыбызда яңа жанр
төре ачып җибәрде: ул –
бездә музыкаль драманы
башлаган әсәрләрнең
беренчесе һәм
күренеклесе.
Аны профессиональ театрлар да үз репертуарларына
бик теләп кертәләр, халык театры артистлары һәм
үзешчән түгәрәк осталары да яратып уйныйлар. Һәр
буын яшьләре үз Галиябануын, Хәлилен һәм
Исмәгыйлен сәхнәгә чыгара.
«Асылъяр» пьесасы
Бу пьесаны язу уе авторда 1918 елның августында ук туа. Әмма
Мирхәйдәр Фәйзи моны 1920 елның көзендә генә тормышка ашыра.
1922 елның ноябрендә пьеса “Фәрештә” дигән исем белән Уфа
сәхнәсендә беренче кат уйнала.
Казанга күчеп килгәннән соң, 1923 елның ноябрендә
драматург әсәрен төзәтеп яза, исемен дә “Асылъяр” итеп
үзгәртә. 1924 елда Казанда басылып чыга.
“Асылъяр” спектакленнән күренешләр
“Асылъяр” спектакленнән күренешләр
“Асылъяр” спектакленнән күренешләр
“Асылъяр” спектакленнән күренешләр
Мирхәйдәр Фәйзи үзенең
кыска иҗат дәверендә 16
оригиналь сәхнә әсәре яза, 7
пьеса тәрҗемә итә, халык
җырлары җыентыгын төзи,
200 дән артык шигырь,
дистәләгән хикәя яза, 70
көндәлек дәфтәре калдыра.
М.Фәйзинең
Сәгыйть Фәйзуллинга язган
хатыннан өземтә.
Баймак, 20 декабрь, 1926 ел.
Кече яшьтән үк килгән
йөрәк авыруы, соңрак
башланган үпкә
туберкулезы язучының
сәламәтлеген тәмам
какшата һәм гомерен
чикли – Мирхәйдәр Фәйзи
1928 елның 9 июлендә
Башкортстан
Республикасының Баймак
шәһәрендә вафат була
һәм шунда җирләнә.
Оренбург татар дәүләт драма театры
Мирхәйдәр Фәйзи исемен йөртә.
1958 елда Баймак шәһәренең үзәк паркына М.Фәйзи бюсты
урнаштырылды (авторы – Тамара Нечаева).
Әлеге бюст хәзер
Матбугат йорты
каршындагы мәйданда
үз урынын алды.
Баймак шәһәренең бер
урамы М.Фәйзи исемен
йөртә.
1991 елдан Татарстан Республикасы Балтач районы Шода
авылында М.Фәйзинең музей-утары эшли.
Анда әдипнең кулъязмалары, көндәлекләре һәм үзе исән чакта
басылып чыккан китаплары саклана.
Яшьтән үк авыру, хәлсез каләм
остасы бай мирас калдырырлык
дәрт һәм дәрманны каян алды
икән?
...Мирхәйдәр Фәйзи андый көчкодрәтне өзелмәс кыллар белән
тоташкан туган халкыннан алды.
Ә халык - талантлар дәрьясы.
Саегуны белми торган көчле
агымсу. Иҗади сусынын шул
тылсымлы су белән баскан
останың әсәрләре дә озын
гомерле. Чынында ул әсәрләр –
талант иясенең икенче гомере.
Кулланылган әдәбият
•
•
•
•
•
•
•
•
•
•
Камалов Б.Х. Мирхәйдәр Фәйзи. – Казан: Татарстан китап нәшрияты,
1987.
Файзуллин М.Х., Абдуллина Д.Г. Мирхайдар Файзи. – Казань: Татарское
книжное издательство, 1987.
www.teatrnur.ru
www.theatr.orentat.ru
www.tatknigafund.ru
http://forum.belem.ru/index.php?app=calendar&module=calendar
http://baltasi.ru/news.php?makal=378
http://tarkhanova.ru/
http://www.bashvest.ru/articles/13364
http://www.skyscrapercity.com/showthread.php?t=940210&page=4
Презентация авторы
Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, “Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелүче
Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУнең югары
категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 2011 ел.
Автор
gzalilova
Документ
Категория
Методические пособия
Просмотров
2 982
Размер файла
39 388 Кб
Теги
М.Файзи
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа