close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

?

Аяз Гыйләҗев

код для вставкиСкачать
Сарман төбәге язучысы
Аяз Гыйләҗев
(1928-2002)
А.Гыйләҗевнең әнисе Мөгаттәрә,
әтисе Мирсәет.
1935нче еллар
Мирсәет һәм Мөгаттәрә Гыләҗевләр
уллары (сулдан) Аяз, Алмаз һәм Азат белән
Аяз Гыйләҗев — студент.1944 нче ел
А.Гыйләҗев —
тоткын.
1954 нче ел
Аңа да шәхес культының газапларын
татырга туры килә. 1950 елның
мартыннан башлап 1955 елның
августына кадәр Казахстанда
тоткынлыкта була. Казанга кайткач,
университетта укуын дәвам итә .
Казанга кайткач, университетта укуын
дәвам итә . 1957 елның мартыннан 1961
елның августына кадәр А.Гыйләҗев
матбугат эшендә: “Чаян” һәм “Азат
хатын” (хәзер “Сөембикә”)
журналлары редакцияләрендә әдәби
хезмәткәр, “Совет әдәбияты” (“Казан
утлары”) журналында проза бүлеге
мөхәррире вазифаларын үти. 1961 1963 елларда Мәскәүдә СССР
Язучылар союзы каршындагы Югары
әдәби курсларда укып кайтканнан
бирле Аяз Гыйләҗев, язучыпрофессионал сыйфатында, әдәби
иҗат эше белән шөгыльләнә.
А.Гыйләҗев иреккә
чыккач 1963нче елда Урта
Багражда салдырган йорт
А.Гыйләҗев
Рәзил
Вәлиев
кайтарткан
язу машинкасы
артында.
1990нчы ел .
Нәкыя ханым озак
еллар дәвамында
язучының һәр
җәһәттән ышанычлы
ярдәмчесе, терәге булу
өстенә, мәктәптә
укытучы булып
эшләде, татар телен
гамәлгә ашыру өчен
көрәште .
Язучы буларак та, гаилә башлыгы буларак
та Аяз ага бәхетле иде. Алар Нәкыя апа
белән өч гөрнәдир егет үстергәннәр.
Аларның берсе - галим Искәндәр Гыйләҗев,
икенчесе - драматург Мансур Гыйләҗев,
өченчесе – малтабар - Рәшат Гыйләҗев.
А.Гыйләҗевнең
уллары (сулдан)Рашат,
Мансур,
Искәндәр.
А.Гыйләҗевләр
гаиләсе
Багражда
1995 нче ел.
Бүгенге көндә Гыйләҗевләрнең өчесе
дә татар милләтенә җигелеп хезмәт
итә. Шуларның берсе — татар
филологиясе һәм тарихы факультеты
деканы, татар халкы тарихы һәм
мәдәнияте кафедрасы мөдире,
Татарстан фәннәр академиясенең
мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре
докторы, профессор Искәндәр
Гыйләҗев. Менә шундый дәрәҗәләргә
ирешкән галим гаиләсенә дә вакыт
таба икән. Ул хатыны Тәскирә ханым
белән ике кыз үстерә.
И.Гыйләҗев гаиләсе белән бакчада.
Гыйләҗевләр гаиләсе тулысы белән.
ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ
Мин үзем күргән, тормышлары, яшәешләре, кылган гамәлләре
белән мине баеткан бик күп кешеләр алдында зур бурычлы әле. Мин
унҗиде яшемә хәтле авылда яшәдем. Сугыш еллары һәм аннан соңгы
еллар иде бу. Шул елларның истәлеге минем өчен аерата газиз һәм
кадерле. «Берәү», «Дүртәү» повестьларында мин бу истәлекләрнең бер
өлешен язарга тырышып та карадым. 1972 елда «Язгы кәрваннар» һәм
«Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» исемле кечкенәрәк күләмдә
ике повесть яздым. Бу минем үземнең авылдашларыма, якты
шәхесләргә, Югары Баграж кешеләренә, Зәй буйларына бурычымны
кайтаруым гына. Әсәрләргә геройлар тормыштагы үз исемнәре белән
кермәсәләр дә, географик һәм биографик дөреслеккә ябышып ятмасам
да, бу әсәрләр минем янәшәмдә яшәгән гүзәл авылдашларым турында.
Яшәгән саен миңа алар хезмәтенең гадилеге һәм
бөеклеге, алар яшәешенең матурлыгы һәм авырлыгы
ныграк күренә сыман. Моңарчы язылган әсәрләремдә
берникад әр тарлык барын үзем дә сизеп йөри идем,
тәнкыйтьчеләрнең дә сүзе урынлы булды, әмма мин
үзем белгән, үзем яраткан кешеләр алдында бурычлы
булып калмаска тырышырмын.
Хәзер дә тормыш белән багланышны ычкындырмаска
тырышам. Ел саен диярлек үз авылыбызга кайтам,
башка төбәкләргә чыгам, йөрим. Тормыш көнләп
түгел, сәгатьләп үзгәрә. Тормыш агышыннан
ычкынып төшеп калмаска кирәк. Барыбыз да шуңа
омтылабыз. Тормыштан артта калмас өчен, аның
хәрәкәтен генә түгел, үзгәрмәс кыйбласын да яхшы
белергә кирәк. Туган илеңә, халкыңа бирелгәнлек,
туган телеңә сүнмәс мәхәббәт — менә ул язучының
үзгәрмәс кыйблалары! Тормыш шартлары, яш әү
күренешләре көнләп-сәгатьләп үзгәреп торса да, бу
бөек төшенчәләр — мәңгелек, һәм шушы мәңгелеккә
тугры кешеләр генә үзгәрешләрне халык белән бергә
сиземли алалар.
.
Аяз Гыйләҗев. 1973
Аяз Мирсаитович Гилязов
О себе (на татарском языке)
Тематик яктан А.Гыйләҗевның күпчелек
повестьлары авыл тормышына багышланган.
Аларда кичәге һәм бүгегенге авыл, аның
гади кешеләре гәүдәләндерелә.
Аяз Гыйләҗев – ике дистәдән артык драма
әсәре авторы да. Аларның күбесе республика
театрлары репертуарына кертелгән.
“Җомга көн кич белән” һәм “Әтәч менгән
читәнгә” повестьлары өчен А.Гыйләҗев 1983
елда Татарстанны ң Г.Тукай исемендәге
Дәүләт бүләгенә лаек булды.
Әдәбиятны һәм театр сәнгатен үстерүдәге
хезмәтләре өчен аңа 1978 елда
Татарстанның, ә 1985 елда РСФСРның
атказанган сәнгать эшлеклесе дигән
мактаулы исемнәр бирелә. Ул – М.Горький
исемендәге премия лауреаты да.
Соңгы елларда А.Гыйләҗев роман жанрында
иҗат итүгә күп көч куйды. Аның бер-бер
артлы “Балта кем кулында” (роман), “Йәгез,
бер дога!” (роман-хатирә) кебек зур күләмле
әсәрләре дөнья күрде
Ибраһим Салахов
(уңда ) белән Аяз
Гыйләҗевнең
сөйләшер сүзләре
бетәрлек түгел.
Язмышлар
уртаклыгында яшь
аермасы да киртә
түгел.
1987нче ел
Татар
әдәбиятының
өч баһадиры (сулдан)
А.Гыйләҗев,
М.Мәһдиев,
Г.Ахунов.
А.Гыйләҗевкә 70 яшь тулган көннәрдә
аны Татарстан Президенты
Минтимер Шәймиев кабул итте.
Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш
керткәне өчен 1993 елда, Татарстан
Республикасы Президенты Указы нигезендә,
Аяз Гыйләҗевкә Татарстан
Республикасының халык язучысы дигән
мактаулы исем бирелде.
Аяз Гыйләҗев 2002 елның 13 мартында
вафат булды.
Автор
Раушания
Документ
Категория
Литература
Просмотров
7 579
Размер файла
13 268 Кб
Теги
гыйлэжев
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа