close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

?

Внеклассное мероприятие "Татар кызы"

код для вставкиСкачать
9-11нче сыйныф укучылары арасында үткәрелгән бәйге - кичә.Әлеге кичәне халыкара хатын - кызлар көнендә дә уздырырга мөмкин.(Сценарий внеклассного мероприятия для учащихся 9-11 классов. Форма проведения - праздник.)
“Татар кызы” бәйгесе
(9-11нче сыйныф укучылары арасында үткәрелгән бәйге - кичә)
Шәйхетдинова Алия Илмир кызы,Әлки муниципаль районы,Нәби Дәүли
исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты
укытучысы.
Зал милли рухта бизәлә. Конкурста катнашучы кызларның кул эшләреннән
күргәзмә дә оештырырга мөмкин. Сәхнә татар орнаментлары белән
бизәлгән сөлгеләр ,паласлар белән бизәлгән.Диварда татар халкының милли
киемнәрен кигән кыз рәсеме,анда “Татар кызы” бәйгесе дип язылган.Бәйгедә
катнашучы кызларның эшләрен кую өчен һәрберсенә өстәлләр
куелган.Бәйгедә катнашучыларга кайбер биремнәр өй эше итеп алдан
бирелгән була.
Алып баручы кыз
“Татар кызы” бәйгесе,
Кызыктыра күптәннән.
Яшь буынга мирас булып калсын,
Бер хәзинә калсын, үткәннән.
Алып баручы егет
Татар кызы-бу исемдә
Күпме тылсым,күпме сер!..
Нечкә билле бу сылуга
Сокланып син бакчы бер!
Алып баручы кыз
Ак калфагым бик килешә
Бу бит пакьлек билгесе
Татар кызы- милләтемнең
Тапланмас бер көзгесе.
Алып баручы егет. Исәнмесез,хөрмәтле укытучылар , укучылар,
кадерле тамашачылар!
Алып баручы кыз. Без бүгенге кичәбезне гимназиябезнең гүзәл һәм
уңган кызларына багышлыйбыз.Кичәбезнең исеме дә ”Татар кызы” дип
атала.
Бергә. Әйдәгез,хөрмәтле тамашачылар, кул чабып, кызларыбызны сәхнәгә
чакырыйк әле.
(Музыка астында сәхнәгә кызлар чыга, күкрәкләренә номерлар
беркетелгән.).
Алып баручы егет. Менә бу өстәл артында жюри әгъзалары - хөкемдарлар
утыра.Алар белән танышып узыйк әле. (Жюри әгъзалары таныштыру)
Алып баручы кыз. Хөкемдарларга безнең үтенечебез шул - кызларның
берсен дә ким-хур итмичә, дөрес бәя биреп барсыннар иде.
Алып баручы егет.
Бәйгедә катнашучы кызларыбыз бөтенебезгә дә
таныш.Тик таныш диеп әйтсәк тә, аларның эчке дөньясы безнең өчен
укылмаган китап яисә бәреләнгән чәчәк төсле серле.Аларның эчке дөньясы
бераз безгә ачылса, без бу кызларны тагын да яхшырак белер,бәяләр идек.
Алып баручы кыз. Әйдәгез инде беренче бәйгебезгә күчик.Ул “Үзең
белән таныштыру”,-дип атала
Алып баручы егет. Хәзер сүзне тәвәккәл кызларыбызга тапшырыйк.Тәвәккәл, чөнки бу сәхнәгә чыгып басу,үзе бер батырлык бит ул!
Алып баручы кыз. Алкышлап каршы алыйк.
(Бәйгедә
катнашучылар
чиратлашып
үзләре,
хоббилары
белән
таныштыралар,хөкемдарлар бәяләп бара)
Алып баручы егет.
Хатлар язам,хатлар язам,
Ак кәгазьне тутырып,
Хатым китте, үзем калдым
Өстәл янында утырып.
Алып баручы кыз.
Хатым барып җитсен иде,
Сөйгән ярыма.
Җавап ала алсам иде,
Шушы хатыма.
Алып баручы егет.
Хатлар элек-электән аралашу чарасы булып тора.Хатлар
төрле була: туганнар хаты, рәсми хат, дуслар хаты һәм инде әлбәттә инде, сөю
хатлары.
Егет кешенең кызга, кызның егеткә хат язуы- гадәти хәл.
Менә безнең дә 2 биремебез армиядәге сөйгән ярларга хат язу .
Алып баручы кыз. Армиядә хезмәт итү ул зур горурлык санала.Элек анда
хезмәт итмәгән егеткә кызлар хәтта кимсетеп тә караганнар.
Егетләр, сезнең Армиядә хезмәт итеп,сөйгән кызларыгыздан хатлар аласыгыз
килерме икән?!
Алып баручы егет. Кызлар хат язган арада,музыкаль пауза 10нчы сыйныф
укучысы Шәйхетдинова Гөлнара башкаруында җыр”Озатсыннар иде” (Ф.
Хатыйпов көе, Н. Яхина сүзләре )
Алып баручы кыз. Рәхмәт ,Гөлнара. Кызларыбыз әзер булса ,әйдәгез,аларның
сөйгән егетләренә язган сөю хатларын тыңлап китик.
Игътибар белән тыңлагыз , кызларыбызга нинди егетләр ошый икән?
Сүз 2нче номер астында чыгыш ясаучы кызга бирелә.
(Ә аннан соң,3,4,5,1 номер астында чыгыш ясаучы кызлар укый. ) .
Алып баручы егет. Сандугачлар җырын тыңлап,
Хыялларга бирелеп китәм.
Әй син,горур татар кызы,
Хыялыңда кем соң икән?!
Алып баручы кыз. Хыяллар,хыяллар...Бер минут,бер секунд эчендә кеше
хыяллар ярдәмендә кая гына бармый да, ниләр генә эшләми!. Хыял диңгезенең
очы-кырые юк. Бигрәк тә җиткән кызлар үз фантазияләрен эшкә җигәләр...
Алып баручы егет. Өченче бирем. “Хыялымдагы егет нинди булырга тиеш ?”
дигән сорауга җавап әзерләргә .
Алып баручы кыз. Бәйгедә катнашучычы кызлар әзерләнгән арада
тамашачыларга да биремебез бар: хатын - кызларга багышланган нинди
мәкальләр беләсез?(Әгәр бирем авыр дип санасалар,хатын - кызларга
багышланган яисә хатын – кыз исеме белән аталган җыр исемнәрен әйтергә ,берәр
куплетын җырлап күрсәтергә дигән бирем бирелә.Иң күп атаучы - җиңүче булып
санала.)
Алып баручы егет. Кызлар, сез әзерме?.Егетләр, сез игътибарлы булыгыз,бәлки
күзегез төшкән сылукай бүгенге бәйгедә чыгыш ясый торгандыр.Сүз 3 нче номер
астында чыгыш ясаучы кызга бирелә (Талгын музыка .Кызлар чиратлашып
чыгыш ясый )
Алып баручы кыз. Кадерле жюри! Сез кызларның хыялларын тыңлый-тыңлый
исәпне алып барырга онытмадыгызмы? Бәлки исәпне әйтерсез, кайсы кыз алда
бара?
(Жюри сүз ала).
Алып баручы егет. Җиребез юмарт, халкыбыз
Кунакчыл һәм олы җанлы.
Сүзгә саран булса да
Уңган була татар кызы.
Дүртенче бирем. Бәйгедә катнашучы кызларыбыз үзләренең уңганлыкларын,
осталыкларын аш-су әзерләп килеп тә күрсәтергә ,рецептын да әйтергә тиешләр
иде.
Алып баручы кыз. “Кызлар колак белән яратса, егетләр йөрәгенә юл ашказаны
аша диләр бит!” Кызларыбызның кайсысы уңганнардан да уңганы икән?( Сүз
дүртенче номер астында чыгыш ясаучы кызга бирелә.(4, 5, 1, 2, 3.) )
Алып баручы егет. Шундый уңган, булган татар кызлары чыгыш ясаганда
егетләребез түзмичә утырып торырлар дисезме? Һич юк. Хәзер кызлар
чираттагы бәйгегә “Татар халык бию”енә әзерләнгән арада 9 нчы сыйныф
укучысы Галәветдинов Салават “Их сез матур кызлар” дигән җыр башкара.
Алып баручы кыз. Бик зур рәхмәт үзеңә,Салават!..
Биюченең итәкләре
Бии – бии кыскара.
Биючегә сүз әйтмәгез
Бии – бии остара.
Алып баручы егет. Бас, бас, әйдә белгәнчә,
Бас аяктан калганчы
Бас аяктан калганчы ла
Биеп хәлдән тайганчы!
Алып баручы кыз. “Җиңел сөякле, коштай очып кына йөри, аяклары җиргә дә
тими”,-дигән биючеләр турында.
Алып баручы егет.
Сезнең алда , безнең бәйгедә чыгыш ясаучы
кызларыбыз. Каршы алыгыз!.(кызлар берәм –берәм татар халкы биюен
башкаралар.)
Алып баручы кыз. Ана – бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга
Аналарның бөтен гүзәллеге,
Бөтен күрке – ана булуда.
Алып баручы егет.
Кызларыбыз киләчәктә булачак әниләр дә бит әле.
Алар бала карарга да, елаганда юатырга да, кирәк булса бала белән кушылып
уйный да белергә тиеш.
Алып баручы кыз. Бәйгедә катнашучы кызларыбыз балалар белән яисә
татар халкының элеккеге уеннарыннан кайсыларын хәтерлиләр икән.
Тамашачыларга да шул уеннарны өйрәтсәләр, бик шат булыр идек.
Сүз икенче номерга бирелә.
Алып баручы егет. Афәрин, кызлар!
Ниһаять, соңгы биремгә дә якынлаштык. Ул модага кагылышлы. Хәзерге
мода бик күптөрле. Ә элек безнең хатын – кызларыбыз ничек киенгәннәр
икән соң? Безнең гаиләләребез сандыгында нинди киемнәр сакланган икән
дә, алар кайчан һәм кайда киелгән икән?
Алып баручы кыз. Әбиләрнең, гаиләнең күңел сандыклары!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме,
Нинди серләр саклый икән ул?
Сүз өченче номерга бирелә.
Алып баручы егет. Менә бәйгебезнең ахырына да якынлаштык. Хөрмәтле
жюри исәп-хисапны чыгарган арада әйдәгез бергәләшеп татар халык биюен
башкарыйк.(Тамашачылар белән бергә татар халык көенә бию)
(Сүз жюрига бирелә.Нәтиҗәләр ясала.Җиңүче билгеләнә.Ул 11 нче
сыйныф укучысы – Хәбибуллина Венера)
Алып баручы егет. Күзләреңнең каралыгын
Шомыртлардан алдың мәллә?
Су буенда гына үскән,
Сандугачтай моңлы җырлар сипкән
Горурлардан – горур татар кызы...
Алып баручы кыз. Бүгенге бәйгедә катнашучы кызларыбызга безнең
күңелләрне ачканнары, ял иттергәннәре өчен бик зур рәхмәт белдерәбез,
аларга уңышлар, сәламәтлек, шатлык, бәхет телибез.
Алып баручы егет.
Шушының белән “Татар кызы” бәйгесе тәмам. Ләкин бу бәйрәмебез, бу
бәйгебез киләчәктә гимназиябездә татар халык җыры, инглиз җырлары
фестивальләре гимназиянең традициясенә кертелеп дәвам итәчәк.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Бергә. Саубулыгыз. Киләсе очрашуларга кадәр.
Автор
aliya6869
Документ
Категория
Методические пособия
Просмотров
818
Размер файла
54 Кб
Теги
татары, внеклассное, мероприятие, кызы
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа