close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

?

Әнием канатлары

код для вставки
Презентация-реклама книги
“Минем яраткан китабым” исемле район конкурсына
Презентация авторы: Мөслим урта
гомуми белем бирү мәктәбенең
4б сыйныфы укучысы
Җәлилова Зөлфия Ринат кызы
Таныш булыйк!
Мин – Җәлилова Зөлфия. Мөслим урта
мәктәбенең 4 нче Б сыйныфында укыйм.
Миңа 10 яшь. Барлык яшьтәшләрем кебек үк
минем дә яраткан шөгыльләрем күп: рәсем ясау,
балчыктан әвәләү, тегү һәм, әлбәттә, китап уку.
Китапларны мин Балалар үзәк китапханәсеннән
дә, мәктәп китапханәсеннән алып укыйм.
Кайберләрен интернеттан табам. Өстенлекне
шигырь китапларына бирәм.
Өр-яңа матур китапларны әнием миңа сатып та
ала. Аларның кайберләре инде бераз
таушалырга да өлгерде, чөнки аларны мин
кабат-кабат укырга, шигырьләрен ятларга
яратам.
Шулай булгач, алар инде минем
өстәл китабым булырга өлгергән.
Бүген сезгә шуларның берсе турында
сөйләргә телим.
Минем яраткан китабым -
Аның авторы – Мөҗәһит Әхмәтҗанов.
Китап 2005 елда Казан шәһәрендәге
Татарстан китап нәшриятында
5000 данә басылып чыккан.
Анда Мөҗәһит абыйның шигырьләре
һәм әкиятләре урын алган.
Китаптагы бик матур
рәсемнәрне рәссам Алла
Айсина ясаган.
Безнең Мөҗәһит абый!
Мөҗәһит абый, чынлап та безнеке!
Ышанмыйсызмы? Алайса исбатлап күрсәтәм.
 Ул 1950 елда мин туган Мөслим районында Түреш
авылында дөньяга килгән.
 Күбәк мәктәбен тәмамлаган, КДУда белем алган,
ике ел Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәттә булган
һәм, безнең Мөслимгә кайтып, 6 ел райком дигән
җирдә эшләгән.
 Мөслим мәктәбендә (шул исәптән мин укый торган
мәктәптә дә!) озак еллар директор булган.
 Безнең мәктәпкә терәлеп үк торган лицейда татар
теле һәм әдәбият дәресләрен укыткан.
 Сер итеп кенә әйтәм: мин һәр көнне Мөһәҗит абый йөри
торган сукмактан мәктәпкә укырга киләм. Алар яши торган
йорт безнең мәктәптән 15 адым ераклыкта гына урнашкан.
 Тагын ... тагын Мөҗәһит абый нәкъ безнең
өчен, балалар өчен кызык-кызык
шигырьләр, әкиятләр яза, табышмаклар
иҗат итә.
 1993 елдан башлап, ул безгә атап 9дан
артык китап бастырып чыгарырга өлгергән.
 Шуның өчен аңа 2010 елда балалар
шагыйре Абдулла Алиш исемендәге
бүләкне бирделәр.
Сез беләсезме? Ә мин беләм!
•
•
•
•
•
Аның чын туган көне паспорттагыча 15 декабрьдә түгел, ә 15 ноябрьдә!
Мөҗәһит абый бик күп халык уен коралларында уйный ала. Аның куен кесәсендә
һәрвакыт курай булыр!
Үзе видеога төшерә һәм алардан кино ясый белә!
1995 елда ул ТР Язучылар берлегенә кабул ителгән!
2007 елда аны “Россиянең иң яхшы кешеләре” исемле китапка керткәннәр!
•
mojahit.narod.ru адресы буенча аның шәхси сайты урнашкан!
“Әнием канатлары” китабы аның 55 яшьлек юбилее елында
басылып чыккан!
Ни өчен “Әнием канатлары”?
Кызык бит, әйеме? Кешегә, бигрәк тә әнигә,
канат үсеп чыга ала микәнни?
Ала икән шул! Менә сез дә укып карагыз:
Очып кайтты әнием
“Мин авырыйм” дигәч
тә.
Канатланды әнием
Миңа шатлык килгәч тә.
Юкка гына автор бу шигырьне китап
исеменә чыгармаган. Чынлап та,
әниләр – безнең өчен ут йотып, көеп
йөрүче, шатланып, очып йөрүче дә
изге кешеләр икән бит алар!
Ә без моның шулай икәнен беләбезме соң?
Сүзләрне без уйланырлык итеп уйната белә шул Мөҗәһит абый!
Тырма
Тырма, тырма,
Тик торма!
Басып торма,
Утырма!
Син шуңа да бит –
Тырма!
Тырма!
Туган телне әйбәт
белмәсәң, аңлап кара
бу шигырьне!
Шәһәрдән кайткан кылтык малайларны туган телгә өйрәтү
серләрен дә белә шагыйрь абый!
Безнең авылга шәһәрдән
Кайтты бер кылтык малай.
Урысча гына сөйләшә,
Бер дә сер бирми алай.
Без дә төшеп калган түгел:
Урысчаны аңлыйбыз.
Тик “телеңне белмибез” дип
Шаяртабыз, алдыйбыз.
Җәй эчендә Айратыбыз
Урысчасын ташлады.
Безнең белән туган телдә
Сөйләшә дә башлады.
Кылтыклыгы да югалды,
Эрелеге дә бетте.
Шулай итеп, безнең авыл
Аны чын кеше итте.
Ә менә сезнең Җир белән Кояшның
яратышканын күргәнегез бармы?
Юк? Мөҗәһит абыйның “Җәй”
шигырен укып карамагансыз, димәк!
Җир белән Кояш бер-берсен
Яратышкан арада,
Бөтен табигать терелә,
Өр-яңадан ярала.
Җир Кояшка бүләк итеп
Суза гөлләр бәйләмен.
Күрмәмешкә салыша да
Кояш үтә әйләнеп.
Юри югалып тора ул,
Белә Җирнең көтәсен.
Таң атуга тарата ул
Җылы нурлар көлтәсен.
Бу матур шигырьгә Алла апа ясаган рәсемгә ияреп,
мин дә рәсем ясап карадым!
Безнең кебек геройлар!
Әлеге китапның геройлары беләсезме
кемнәр? Нәкъ безнең кебек, әйе-әйе,
нәкъ минем кебек, нәкъ сезнең кебек
малайлар һәм кызлар!
Мин дә алар кебек матурлыкка сокланып
карыйм, уйланырга, нәтиҗә ясарга
яратам, юк кына җирдән дә “энҗе табам”,
“Булатны күзәтәм”, “кеше булып калырга
тырышам”, “бәхетле булуыбызга”
ышанам.
Ә сез ниндиләр?
“Әйткән сүзләрегездән үзегез үк ояласызмы”?
“Абыйларыгыз “батыр” дип мактамыймы”?
Әниләрегезне мактаганда, “ирәеп кенә йөрисезме”?
“Эшне ерактан гына күзәтергә яратасызмы”?
Хәйләкәр Гали кебек, “физкультура дәресендә
йөгермәскә чамалыйсызмы”?
“Кешегә ияреп кенә көлә беләсезме”?
“Лаекмы син исемеңә?”
Әллә сезне дә “тәмле итеп сөйләшергә өйрәтергә
кирәме”?
УКЫРГА АШЫК, ДУСТЫМ!
Мәктәбебездә үткән
очрашудан соң, Равилә
апам Мөҗәһит абыйдан
култамга алу бәхетенә
ирешкән!
Тагын укыгыз!
Презентация төзүдә
миңа ярдәм иттеләр:
• mojahit.narod.ru сайты;
• М.Әхмәтҗановның “Әнием канатлары” китабы;
• Microsoft Power Point, Photo Filtre, NX Power Lite 4
программалары;
• Мөслим Балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре;
• Мөслим урта мәктәбе китапханәчесе Шакирова С.Д.;
• Сыйныф җитәкчем Галимәрдәнова З.Д.;
• Һәм әнием Җәлилова Г.И.
Мөслим – декабрь, 2011 ел.
Автор
gzalilova
Документ
Категория
Литература
Просмотров
1 460
Размер файла
6 417 Кб
Теги
Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Әнием канатлары, китап, татарская литература
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа