close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

?

Аяз Гыйлажев

код для вставкиСкачать
Аяз Гыйләҗев
• Learn more about citing Wikipedia •
Моңа күчү: навигация, эзләү
Аяз
Гыйләҗ
ев
/wiki/%D
0%A4%D
0%B0%D
0%B9%D
0%BB:Gil
yazov.jpg
/wiki/%D
0%A4%D
0%B0%D
0%B9%D
0%BB:Gil
yazov.jpg
Тулы
исеме
Һөнәре
Туу
датасы
Туу
җире
Милләт
е
Үлем
датасы
Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев
язучы
17 гыйнвар 1928
Сарман районы Чукмарлы авылы, Татарстан
татар
13 март 2002 (74 яшь)
Бүләк
Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге • М.Горький исемендәге премия • Татарстан
һәм
Республикасының халык язучысы • Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
премия
• РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе
ләре
Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев (1928 елның 17 гыйнвары – 2002 елның 13 марты) – татар
язучысы, драматург.
[үзгәртү] Тормыш юлы
Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында
Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы
һәм мәктәп еллары Зәй районының Югары Баграж авылында уза. Авыл мәктәбенең
тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, унынчы сыйныфны Сарман урта мәктәбендә укый.
1948 – 1950 елларда ул – Казан дәүләт университеты студенты. Аңа да шәхес культының
газапларын татырга туры килә. 1950 елның мартыннан башлап 1955 елның августына
кадәр Казахстанда тоткынлыкта була. Казанга кайткач, университетта укуын дәвам итә.
1957 елның мартыннан 1961 елның августына кадәр А.Гыйләҗев матбугат эшендә: «Чаян»
һәм «Азат хатын» (хәзер «Сөембикә») журналлары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр,
«Совет әдәбияты» ("Казан утлары") журналында проза бүлеге мөхәррире вазифаларын
үти.
1961-1963 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда
укып кайтканнан бирле Аяз Гыйләҗев, язучы-профессионал сыйфатында, әдәби иҗат эше
белән шөгыльләнә.
Аяз Гыйләҗев 2002 елның 13 мартында вафат булды.
[үзгәртү] Иҗат
Аяз Гыйләҗевнең башлангыч иҗат тәҗрибәләре студентлык чорына карый. Ләкин аның
актив иҗат эшчәнлеге 1956 елдан башлана дияргә була.
Беренче әсәрләрендә үк анык сиземләнгән язу манерасы – кырыс реализм, халыкчан
образларга бай җор тел һәм үзенчәлекле сурәтләү алымнары, кайсы чор турында һәм
нинди темага язса да, кеше шәхесенең катлаулы рухи дөньясын, эш-гамәлләрен анализлау
– А.Гыйләҗев иҗат эшчәнлегенең төп асылын, идея-эстетик юнәлешен тәшкил иткән
сыйфатлар.
"Өч аршин җир" (1962 ел), "Зәй энҗеләре" (1963 ел), "Урталыкта"(1969 ел), "Язгы
кәрваннар"(1972 ел), "Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят" (1973 ел), "Җомга көн кич
белән" (1979 ел), "Әтәч менгән читәнгә" (1979 ел-1980 ел) әсәрләре белән Аяз Гыйләҗев
үзен повестлар остасы итеп танытты.
Тематик яктан А.Гыйләҗевның күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган.
Аларда кичәге һәм бүгегенге авыл, аның гади кешеләре гәүдәләндерелә. Аяз Гыйләҗев –
ике дистәдән артык драма әсәре авторы да. Аларның күбесе республика театрлары
репертуарына кертелгән.
Соңгы елларда А.Гыйләҗев роман жанрында иҗат итүгә күп көч куйды. Аның бер-бер
артлы "Балта кем кулында" (роман), "Йәгез, бер дога!" (роман-хатирә) кебек зур күләмле
әсәрләре дөнья күрде.
[үзгәртү] Мактаулы исемнәр һәм дәүләт бүләкләре
"Җомга көн кич белән" һәм "Әтәч менгән читәнгә" повестьлары өчен А.Гыйләҗев 1983
елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.
Әдәбиятны һәм театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа 1978 елда Татарстанның, ә
1985 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә. Ул –
М.Горький исемендәге премия лауреаты да.
Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен 1993 елда, Татарстан Республикасы
Президенты Указы нигезендә, Аяз Гыйләҗевкә Татарстан Республикасының халык
язучысы дигән мактаулы исем бирелде.
Аяз Гыйләҗев
ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ
Мин үзем күргән, тормышлары, яшәешләре, кылган гамәлләре белән мине баеткан бик күп
кешеләр алдында зур бурычлы әле. Мин унҗиде яшемә хәтле авылда яшәдем. Сугыш
еллары һәм аннан соңгы еллар иде бу. Шул елларның истәлеге минем өчен аерата газиз
һәм кадерле. «Берәү», «Дүртәү» повестьларында мин бу истәлекләрнең бер өлешен язарга
тырышып та карадым. 1972 елда «Язгы кәрваннар» һәм «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында
хикәят» исемле кечкенәрәк күләмдә ике повесть яздым. Бу минем үземнең
авылдашларыма, якты шәхесләргә, Югары Баграж кешеләренә, Зәй буйларына
бурычымны кайтаруым гына. Әсәрләргә геройлар тормыштагы үз исемнәре белән
кермәсәләр дә, географик һәм биографик дөреслеккә ябышып ятмасам да, бу әсәрләр
минем янәшәмдә яшәгән гүзәл авылдашларым турында. Яшәгән саен миңа алар
хезмәтенең гадилеге һәм бөеклеге, алар яшәешенең матурлыгы һәм авырлыгы ныграк
күренә сыман. Моңарчы язылган әсәрләремдә берникадәр тарлык барын үзем дә сизеп
йөри идем, тәнкыйтьчеләрнең дә сүзе урынлы булды, әмма мин үзем белгән, үзем яраткан
кешеләр алдында бурычлы булып калмаска тырышырмын.
Хәзер дә тормыш белән багланышны ычкындырмаска тырышам. Ел саен диярлек үз
авылыбызга кайтам, башка төбәкләргә чыгам, йөрим. Тормыш көнләп түгел, сәгатьләп
үзгәрә. Тормыш агышыннан ычкынып төшеп калмаска кирәк. Барыбыз да шуңа
омтылабыз. Тормыштан артта калмас өчен, аның хәрәкәтен генә түгел, үзгәрмәс
кыйбласын да яхшы белергә кирәк. Туган илеңә, халкыңа бирелгәнлек, туган телеңә
сүнмәс мәхәббәт — менә ул язучының үзгәрмәс кыйблалары! Тормыш шартлары, яшәү
күренешләре көнләп-сәгатьләп үзгәреп торса да, бу бөек төшенчәләр — мәңгелек, һәм
шушы мәңгелеккә тугры кешеләр генә үзгәрешләрне халык белән бергә сиземли алалар.
Аяз Гыйләҗев
Автор
гиф
Документ
Категория
Филология
Просмотров
1 345
Размер файла
460 Кб
Теги
аяз, гыйлажев
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа