close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

?

Харрас Әюп

код для вставкиСкачать
Харрас Әюп иҗаты
Гаҗизлектән
иза чиккән җаннар
Туган туфрагының
телен белсен!
Харрас Әюп
Урманнарга
җәйләр кереп
киләАлдагы җәй,япьяшь, өр яңа.
Харрас Әюп әнисе Бибидәррия апа белән. 1968
нче ел.
Кешегә күпме өмет
багланадыр,
Нинди ышаныч аңа
күңелләрдә? –
Ил язмышын сиңа
тапшыручы
Әниләрдән сора, әниләрдән!...
Туган авыл – Түреш урамы
Киткәннәрнең җылы аяк эзен
Саклап тора сыман бусага,
Кеше кайта,
Кайта туган өйгә,
Бик күп сулар аккач булса да.
Люзия ханым белән табигать кочагында
Якты көннәр җирдә...
И очабыз –
Җиттек инде юлның яртысына.
Ялгыз калсак та без, бергә килеш
Барып керик еллар яктысына!...
Авылда печән чабу
Чалгы тотып яланнарга чыктым...
Үлән өсләренә чыклар яткан.
Печән чабу – теле авылымның,
Сагындырган икән, тансыклаткан.
ИЛДӘ ҖИЛЛӘР
ИСЕП КАЛДЫ,
БӘРӘКӘТЛӘР
КҮЧЕП КАЛДЫ,ӘНКӘЕМНЕҢ
БӘГЫРЕННӘН
БИШ БӨРТЕГЕ
ТӨШЕП КАЛДЫ.
БАРЫБЫЗ ДА – АТА БАЛАЛАРЫ,
ҺӘРКАЙСЫБЫЗ - БАЛА АТАСЫ.
НИКАДӘРЛЕ ТАРМАКЛАНСАК ТА БЕЗ,
ТАМЫРЫҢА КИРЕ КАЙТАСЫ.
БӘРӘ ДУЛКЫН БЕЗНЕҢ ЙӨРӘКЛӘРГӘ,ЯШӘҮ ДИГӘН ШАУЛЫ ЧОРДА БЕЗ...
Шагыйрьне искә алу көнендә
Шагыйрьнең мәхәббәт
дөньясы
Таш бәгырьле дисең, мине,
Бәгыремдәге шул ташка
Исемеңне уеп яздым,
Үлгәндә дә җуймаска.
Никадәрле гүзәлләр бар җирдә...
Бәхетемне күреп куандым мин :
Юк, иртә дә түгел, соң да түгел –
Нәк вакытын белеп туганмын
мин!..
Бәхетемә тишелгәнсең:
Йөрәгемдә гөл үсә.
Күтәрелеп елмай әле, Гөлгә чәчәк килешә.
Әрнү-газаплар язылган,
Сөюдә янган йөрәк
Кояштан кайнаррактыр,
Ташлардан гомерлерәк.
Карашларың -тулган айда,
Толымнарың – талларда.
Таңнарда-алсу йөзләрең...
Карыйм тагын кайларга?
Ташка язганнар сөюне,
Ташлар да җимерелгән...
Без дә язабыз: йөрәкне
Сайладык синең белән.
Презентация авторы: Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең татар
теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхимова Зилә Хәй кызы
җитәкчелегендәге укучылар төркеме
2010 ел.
Автор
gzalilova
Документ
Категория
Литература
Просмотров
215
Размер файла
943 Кб
Теги
шагыйрь Харрас Әюп
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа