close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

?

Шәмсия Җиһангирова

код для вставки
Ш.Җиһангированың тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация
Якты моңнар иясе
Шәмсия Җиһангирова
 Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова (Гарипова)
1951 елның 28 февралендә Татарстанның
Мөслим районы Баек авылында туа
 Башлангыч белемне туган авылында ала
 Урта мәктәпне Казанның 10 нчы номерлы интернатмәктәбендә (хәзерге 2 нче гимназиядә) тәмамлый.
9 нчы сыйныфта
укыган чагым.
1967 ел.
 1969 – 1974 елларда
Казан дәүләт
университетының
тарих-филология
факультетында
укый.
17 яшь!
Әле тормышның
җырланмаган хәтта бер
җыры... 1968 ел.
 Университетны
тәмамлагач, Татарстан
китап нәшриятында
эшли.
Иркутск шәһәренә шагыйрә
килгән...
 1975 елда гаиләсе белән Әлмәт шәһәренә күчеп
китә, анда балалар бакчасында мөдир була.
Улым Илдар һәм кызым
Гөлназ. 1979 ел.
Бер адымга гына...
Мин йөргәндә уйлап очратырга
Җир йөзенең әллә кай ягында,
Син булгансың икән миннән бары
Бер адымда гына,
бер адымда гына...
Уртаклашыр кеше табалмыйча,
Кайгылардан ут йоткан чагында,
Син булгансың икән миннән бары
Бер адымда гына,
бер адымда гына...
Гомер юлын синсез кичә алмам –
Бул янымда, гел җанымда гына...
Җирдән киткән чакта син соңга кал
Бер адымга гына,
бер адымга гына...
Яшәүнең
үзеннән көч алам...
 1981 елда
Казанга кайткач,
Шәмсия
Җиһангирова
кабат Татарстан
китап
нәшриятына
эшкә килә.
 Әдәбият-сәнгать
редакциясендә
өлкән редактор
вазифасын
башкара.
 1988 – 1991 елларда Татарстан Мәдәният
министрлыгының халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре
үзәгендә кулланма әсбаплар нәшер итү бүлеген җитәкли.
 1992 елда Татарстан дәүләт радиосына эшкә чакырыла,
музыкаль тапшырулар редакциясенең өлкән редакторы
булып эшли.
 “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе
оештырылгач, Шәмсия Җиһангирова радиога әдәби
тапшырулар редакциясенең бүлек мөдире итеп билгеләнә.
 2002 – 2006 елларда радионың баш редакторы булып эшли.
 Бүгенге көндә әдәби-драматик тапшыруларның өлкән
редакторы вазифасында.
 Тәүге шигырьләре мәктәп елларында Мөслим
районының “Авыл утлары” газетасында дөнья күрә.
Аның иҗатын Шәмсия Гарипова
чагыннан – Мөслимдә чыга торган
“Авыл утлары” газетасында басылган
беренче шигырьләреннән үк беләм,
“бу бәллүр храмны ялгыш җимермәм
микән” дигән сыман сагаеп-сакланып
кына шигърияткә килеп кергән
чакларын хәтерлим. Шул кыюсыз
беренче адымнарында ук ниндидер
бүтәннәргә
охшамаган
яктылык,
җылылык, ихласлылык бар иде
Шәмсиянең.
Харрас Әюп, шагыйрь, Г.Исхакый
исемендәге премия лауреаты.
 Студент елларында “Әллүки” әдәби берләшмәсенә
йөри, факультетның шул исемдәге стена газетасының
җаваплы редакторы итеп билгеләнә.
 Хор түгәрәгендә җырлый, университетның тынлы
оркестрында домрада уйный.
 Шигырьләре газета-журналларда, “Идел” әдәби
альманахында, “Беренче карлыгачлар” күмәк
җыентыгында (1974) дөнья күрә.
 Төсле моң. Шигырьләр. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1985, 80 б. Тиражы –
1900 данә.
 Яшел гармун. Повесть. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1987, 101 б. Тиражы –
11000 данә.
 Балачак кая илтә? Шигырьләр. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1989, 31 б.
Тиражы – 20000 данә.
 Ни өчендер безнең язмыш шундый... Шигырьләр. – Казан, ООО “Терра–ПРИМА”,
1996, 116 б. Тиражы – 100 данә.
 Җирсү. Шигырьләр. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2001, 191 б. Тиражы – 3000
данә.
 Якты сагыш. Шигырьләр. - Татарстан китап нәшрияты, 2006, 207 бит. Тиражы – 2000
данә.
 Илаһият. Шигырьләр. - Татарстан китап нәшрияты, 2011, 399 бит. Тиражы – 5000
данә.
 “Җирсү”
исемле
шигырьләр
җыентыгы,
елның иң актив укылган
китабы буларак, 2002 елда
Беренче дәрәҗә диплом
белән бүләкләнә.
 “Якты
сагыш”
дип
исемләнгән
шигырьләр
җыентыгы,
елның
иң
укылган китабы буларак,
2006 елда Икенче дәрәҗә
дипломга лаек дип табыла.
Тумышыннан йөрәгендә
шигырь уты йөртүче,
яшәүнең үзеннән көч алып,
биш минутта кеше җанын
әсир итәрлек илаһи әсәр
тудыра алган, бөтен җаны,
күзәнәкләре белән халык
мәхәббәтен тоеп яшәүче
Шагыйрәнең илаһиятешигъриятенә баш иючеләр
һәрвакыт булачагына
иманым камил.
Гөлназ Җиһангирова
 Шәмсия Җиһангирова - 1991 елдан
СССР һәм Татарстан Язучылар
берлеге әгъзасы.
 Күпьеллык фидакарь хезмәтләре
өчен 1991 елда ул “Хезмәт
ветераны” медале белән
бүләкләнде.
 Татар әдәбиятын, сәнгатен
үстерүдәге хезмәтләре өчен 1996
елда аңа “Татарстанның атказанган
сәнгать эшлеклесе” дигән
мактаулы исем бирелде.
 2001 елда шагыйрә Татарстан
Президентының Мактау грамотасы
белән бүләкләнде.
 2001 елда Казан шәһәренең Идел буе районы буенча “Ел хатынкызы” дип танылды.
 2006 елда ТР Президентының Рәхмәт хатына лаек булды.
Ә мин нәрсә?
Шигырь белән яшим...
Шигырь ул – күңелнең Коръәне,
Эзләмә син аннан чыгарма.
Аны бит һәр шагыйрь күңеленә
Күкләрдән иңдереп куйганнар.
Шигырь ул – күңелнең Коръәне,
Тәфсилләп укы һәр сүрәсен.
Укырсың. Үтәрсең. Түзәрсең.
Һәр әйткән сүзенә күнәрсең.
Шигырь ул – күңелнең Коръәне,
Төзәтмә кертергә ярамый.
Акыллы укый да килешә,
Акылсыз үлсә дә аңламый.
Шигырь ул – күңелнең Коръәне!
Карама шигырьгә,
Карама шагыйрьгә санламый!
Җаекта
Тормышка карыйм да – сокланам,
Шатлыктан матур җыр көйлимен;
Бар бит дип куанам минем дә
Үз илем, үз җирем, үз телем.
Кайларга барсам да, һәрвакыт
Шулардан нур алып йөримен.
Ни булыр иде, дим, булмаса
Үз телем, үз илем, үз җирем?!
Шушы өч кыйммәткә алмашка
Һичнәрсә теләми күңелем!
Беркемгә бирәчәк түгелмен
Үз җирем, үз телем, үз илем!
15.04.1982
Яфрак очып керде тәрәзәмнән...
Ялгыз яфрак.
Җылы эзләп, урын сорап...
Язда түгел, көздә.
Язда булса, аерылмас иде
Агачыннан ялгыз яфрак.
Очмас иде җылы эзләп,
Урын сорап.
Көз шул инде...
Шуңа да ул
Тәрәзәмнән очып керде,
Җылы эзләп...
Тагын берсе – сарырагы –
Пыялага ябышып калды,
Табалмыйча соңгы көчен
Очар өчен...
Яше генә агып төште пыяладан.
Туңган, сулган...
Өметен өзеп табарына җылы урын,
Юеш пыялага чиште күңел моңын. –
...Минем кебек.
30.09.2001
Татар кызына
Күзләреңә бу төсне син
Шомыртлардан алдыңмы әллә?
Су буенда гына үскән
Зифа талдай сылу гәүдәң!
Чәч толымың – авыл юлы,
Офыккача сузылып киткән!
Тавышың – назлы җил кебек,
Яфрак кагып таңда искән!
Адымнарың – аккошларның
Күлне назлап йөзүедәй!
Күңелең – ләйсән яңгырдан соң
Сафланган киң күк йөзедәй!
Киләсең син вак-вак атлап,
Булмас кебек тәкать саклап!
“Кайларда буй җиттең?!” диеп,
Алыр идем лә кочаклап!
Үкчәләрең җырын тыңлап,
Хыялларга чумып китәм:
Әй син, горур татар кызы!
Кем бар икән синдәй бүтән?!
Әй, инсафлы татар кызы!
Кем бәхетенә үстең икән?
Татар егете
Йөзендәге якты нурдан таныйм
Мин кайда да татар егетен,
Кыя бөркетедәй адымнарын,
Ыспай гәүдә, килбәт-килешен.
Эшкә дисәң – эшкә уңган булыр,
Телләрендә былбыл сайратыр.
Меңәрләгән кызны каратыр да,
Тик берәүне генә яратыр.
Үзенә тиң ярны сайлаганда,
Һич ялгышмас татар егете –
Үзе кебек уңган татар кызын
Сайлар гомерлеккә яр итеп.
Кайда йөрсәң – шунда ил күрке син,
Әй иманлы татар егете,
Мәңге шулай әйбәт булып кал син,
Күрсәт әле безнең кемлекне!
***
Ачулы кеше эчендә
агу йөртә.
Күңеле актан мәкер көтмә,
Изгелектән таба ләззәт
Ак җанлылар.
...Ничек кенә яшәсәң дә,
гомер үтә.
Юмартлыклар коелыр бары
Актан гына.
Хөсет бәндә кызып китәр
юктан гына.
...Һәм җаныңны кисәкләргә
өзеп ташлар.
Юктыр әлеачулыдан изге тапкан.
Анна хәтта, диләр, шайтан
үзе качкан.
...Безгә аклык иңгән инде
Сабый чактан. –
Яшәмәдек дошманга да ачу саклап.
...Тик аклыктан күрдек җәбер,
Күрдек золым.
Ни булса да, шушы актан
Тайпылмасын мәңге уем,
Барыр юлым!
06.11.2001
Туган җирем, изге туфрагыңа
Башым иеп сәҗдә кылам мин;
Ярый әле бу якты дөньяга
Аваз салып синдә туганмын.
Тауларыңа менәм, үрләреңә...
Таңнарыңа карап сокланам.
Туфрагыңа һәр басканым саен
Йөрәккә дәрт, җанга көч алам.
Чишмәләрең тәме оҗмахтагы
Зәмзәм суларына торырлык.
Шушы хозурлыкны биргән өчен
Адым саен дога кылырлык.
...Матурлыклар эзләп читтә йөрмим,
Үксез булырмын мин чит якта.
Әйтсәләр дә рәхәтрәк диеп,
Алмаштырмам хәтта оҗмахка.
Мин үзебезнең Мөслимнән канат
ярып очкан шагыйрәбез Шәмсия
Җиһангированың бу дөньяда
ниләр иҗат итәчәге хакында
барысын да әйтә алам дисәм,
дөньяның бер ахмагы булыр идем.
Аның ягымлы сүзләренә –
шигырьгә әверелгән сүзләренә –
затлы композиторларыбыз һәркем
рәхәтләнеп тыңларлардай җырлар
язды һәм яза. Шәмсия ханымның
тылсымлы сүз көче бүген генә
гашыйк булган яшьләргә дә, тирән
уйга чумган өлкәннәргә дә,
дөньябызга әле генә күзләре
ачылган нәниләребезгә дә тәэсир
итә.
Зөлфәт, Г.Тукай исемендәге
Дәүләт премиясе лауреаты.
Шагыйрьләр – тумыштан шагыйрьләр, дигән латин әйтемен сез
тагын бер мәртәбә раслыйсыз.
Сездә чын шагыйрьләргә хас булган сыйфат – укучыларыңнан
һичнәрсәне яшермәү, ихласлык ярылып ята. Сездәге югары әрнү
(высокая боль) сезне шагыйрь итә.
Наҗар Нәҗми, Башкортстанның халык шагыйре
Шәмсия
Җиһангирова
шигъриятенең төп үзенчәлеге
шунда: ул хис-кичерешләрне гади
буяулар белән, төгәл итеп бирергә
омтыла. Мондый поэзия кешене
үзенә тарта, ышандыра, шуңа күрә
Шәмсия Җиһангирова, халык
алдында чыгыш ясый башлау
белән, тиз арада тыңлаучыларның
үз кешесенә әверелә. Мондый
шигырьләр Бунин таләп иткән
конкретлыкка
омтыла,
Булат
Окуджава әйткән “тыңлаучы белән
сөйләшү”не хәтерләтә. Виртуаль
чикмәнле “син-мин хистәш, туган”
түгел
алар,
тормыш
кырыслыкларын
җаннарында
татыган тыңлаучы белән сөйләшүаңлашуга корылган үзгәлек бу.
Факил Сафин, Г.Исхакый
исемендәге премия лауреаты.
Ш.Җиһангирова
“Яшел
гармун” повестенда вакыйгахәлләрне бер-берсенә шулкадәр
тыгыз үргән ки, әсәр проза түгел,
шигырь кебек укыла. Ә бит
бармагыннан
шыттырып
яза
белгән кешегә роман-трилогиялек
материал бу.
Г.Ахунов, Татарстанның халык
язучысы
...Аның прозасы укыла, гаҗәеп зур кызыксыну, илһамлану
белән укыла. Автор тасвирлаган вакыйгаларга, геройларга
битараф калу мөмкин түгел! Теле чиста, халыкчан, җөмләләре
төзек, хикәяләве моңлы, җанны дулкынландыра...
Н.Фәттах, Татарстанның халык язучысы
Фәнис Яруллинда кунакта. 2007 ел.
Ирек Баһман һәм Шәүкәт Биктимеров уртасында. 2007 ел.
Кояш нуры тамган җырлар
Шәмсия Җиһангирова – җырчы шагыйрә. Аның бик күп шигырьләре көйгә
салынган.
• “Нишлим”, “Тик син диеп” (Ф.Әхмәт)
• “Мөслимем” (А.Хөсәенов, С.Ибраһимов)
• “Ак күлмәгем”, “Пар канатлар” (И.Дәүләтшин)
• “Ни өчендер безнең язмыш шундый”, “Ниләр җитмидер күңелгә”
(Л.Батыр-Болгари)
• “Син мине күрмәдең” (Ә.Бакиров)
• “Үзең килгәч күрерсең”, “Кара әле күзләремә” (А.Хөсәенов)
• “Онытмаган булсаң” (З.Хәйретдинов)
• “Күрәсем килгән иде” (Г.Сәйфуллин)
• “Бураннар” (Р.Нәгыймов)
• “Минем кадерлеләрем” (М.Гыйләҗев)
• “Хәерлегә булсын” (Р.Сәрвәров)
• “Торанлар кычкырып уздылар” (Ф.Әбүбәкеров, И.Дәүләтшин)
• “Изге теләк” (Р.Андреев, Г.Сәйфуллин)
• “Әткәем” (М.Иванов)
• “Туган якка кайтып киләм әле” (А.Шакиров)
• “Язлар да җитә инде” (Ф.Хафизов)
• “Иделкәем” (Ф.Хатыйпов) һ.б. җырлары халык арасында киң яңгыраш
тапты.
Язучыларның Тукай клубында
Әлфия Авзалова кунакка килгәч
Салават
Фоат Әбүбәкер
Гомерләрне ашыктырма икән
Башкаручы һәм көй авторы – Рөстәм Сәрвәров
Соңгы 15-20 елда Ш.Җиһангирова кебек җыр сүзләре язучы ир
шагыйрьләрне дә белмим, хатын-кыз арасында да юк. Берәүикәү була ул композиторлар эләктереп ала торган сүзләр. Ә менә
мәгънәле, тәртипле рәвештә, дәвамлы рәвештә, эшчән рәвештә
тирән эчтәлекле җыр сүзләре язучы бердәнбер шагыйрә ул –
Шәмсия Җиһангирова.
Мансур Шиһапов, шагыйрь
Мөслимемә кайтасым бар әле,
Урау юллар аша узасым бар...
Әнием
Бик яшьли әтидән тол булып калсаң да,
Бирешми тормышның җиленә,
Дүрт балаң язмышын, дүрт шатлыксагышын
Күтәрдең син ялгыз иңеңә.
Өйрәттең гаделлек, сабырлык, акылга,
Гел алга, гел алга барырга.
Ни генә күрсәк тә, кайларда йөрсәк тә,
Чын кеше булып гел калырга.
Авырлык килгәндә, түзалмам дигәндә,
Гел синең сүзләрең хәтердә...
Рөхсәт ит бүген дә, баш иеп, үзеңә
Зур рәхмәт, мең рәхмәт әйтергә!
Сабырлык үрнәге әнкәем
Мосаллия
22.09.2000
Аның шигырьләрендә, җырларындагы сөю хисе гүзәл табигатьле
Мөслим тарафларына, туган авылы Баекка, бәбкәләр куып йөргән
Сарашлы су буйларына, газизләрдән-газиз әнкәсенә, йөрәк
парәләре булган сабыйларына, дусларына, танышларына
юнәлтелгән.
Әхмәт Рәшит, Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Баек авылы кешеләренең, мөслимлеләрнең күңел матурлыгын,
җан җылысын халкыбызның уртак рухи байлыгына куша алды
Шәмсия Җиһангирова. Шуның белән бәхетледер дә ул.
Шәмс – кояш дигән сүз. Шәмсия – димәк, кояшка ия, кояш кебек
шагыйрә. Аның исеменә җисеме бик тә туры килде. Ул татар
шагыйрьләре арасында балкып торган кояшка тиң шагыйрәбез.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов, балалар шагыйре,
А.Алиш исемендәге премия лауреаты
Мөслимем
Азат Хөсәенов музыкасы
Ирләр хоры башкара
Синтезаторда – Заһид Минһаҗев, баянда – Алин Зиннуров
Мөслимем
Сафьян Ибраһимов көе
Җырлый Миргарифан Ханнанов
Баянда – Алин Зиннуров
Баегым
Тал иелгән талгын Сарашлыга,
Су алырга төшкән кыз кебек.
Гомерлеккә сагынуга салыр,
Баегымны күрсәң бер килеп.
Ык сулары аны урап уза,
Ерак кала әле Сөнгә дә...
Үзәгең өзелер, күзең төшсә,
Баемда үскән чибәргә.
Тау башында, кулъяулыгын изәп,
Имәннәрем сагынып көтәдер.
Авылыма дәшә мине юллар,
Кайта калсам, кабат китмәмдер.
Ринат Гобәйдуллин музыкасы.
Җырлый Руслан Садров.
Баянда – Алин Зиннуров.
Баегым, Баегым, сөекле авлым,
Бүлдереп төннәрне керәсең төшемә.
Үз туган җиреннән аерылып, каерылып
Яшәүләр язмасын кешегә!
Баегыма тагын кайттым әле...
Башкортстан яклап таң атты...
Әле һаман элеккечә икән
Сөн суына коя Сарашлы.
Бала-чага тавышы ишетелми,
Кеше үтми, урам тып-тыныч...
Тынлык эстәп кайткан җанга гына
Иңә никтер шомлы куркыныч...
Иңнән иңгә йөзгән Сарашлымның
Тирәнлеге чыпчык тезеннән,
Учларыма алып эчтем суын
Сандугачлар баскан эзеннән.
Замананың ачы фаҗигасе
Баекны да читләп үтмәгән.
Чү!
...Әтәч сөрән салды. Сыер мөгри –
Димәк, авыл үлеп бетмәгән...
Әрәмәләрендә Баегымның
Алка-алка пешкән бөрлегән...
Мин чит җирдә шул бөрлегәннәргә,
Әрем исләренә тилмерәм!
Шаулап-гөрләп торган Баегымда
Утсыз өйләр, абзар-куралар...
“Фани дөнья кала!” дигән төсле
Моңсуланып басып торалар.
Каш өстендә чандыр кулын куеп,
Әнкәм тора баскыч башында.
...И әнкәем, “бәбекәем” диеп,
Мәңге шулай мине каршыла!
Баегыма тагын кайттым әле...
27.10.2009
Эзләнүдән, иҗат дәрте белән
янудан туктап тормый Шәмсия
Җиһангирова. Әле аның балалар
өчен язылган, һәрберсе үзенә күрә
бер сер сандыгын хәтерләткән
матур-матур шигырьләре
барлыгын да укучылар
онытмаганнардыр, дип беләм.
Харрас Әюп
Кем хаклы?
Аңламассың бу зурларны –
Алдыйлармы, чын сүзме? –
Төрлесе төрлечә дәшеп
Аптырата үземне.
Әти әйтә: “Зур улым”, - ди,
Әни әйтә: “Бәбием”.
Апа әйтә: “Үскәнем”, - ди,
“Җимешем”, - ди әбием.
Ә бабам әлеге эштә
Барыннан да уздыра.
Кайтып керсәм,
“Нихәл, картлач?”, Дип, миңа кулын суза.
Мөслимдә
иҗат кичәсе
Җәлилова Г.И.
фотолары.
2011 ел
................................................
Кемгәдер охшарга тырышып,
Үзем дә сизмәстән-белмәстән,
Эзләдем, эзләдем үземне...
Һәм таптым!
Ә хәзер:
Һәр адым атлаган чагымда,
Дусларым йә ятлар янында,
Еласам, көлсәм дә,
Сөймәсәм, сөйсәм дә,
Нишләргә белмәсәм-белсәм дә...
Ак кием, пакь кием киюдә,
Җиһанны, гөлләрне күрүдә,
Өемдә булганда, юлларда –
Гел үзем, үземчә!
Һаман шул көенчә,
Иярми беркемгә,
Кызыкмый байлыкка-алтынга
Җитәрмен ахырга!
Китәрмен үземчә – асылда!
16.08.1973
Кулланылган әдәбият
•
•
•
•
•
•
•
•
•
•
“Мәйдан” журналы - 2011, №2.
Илаһият. Шигырьләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.
http://www.muslum.ru/
http://gabdelfat.ru/akcharlak/?id=80
http://tnv.ru/tat/
http://www.tatkniga.ru/node/127
http://www.transvip-kzn.ru/publ/9-1-0-48
http://www.inoforum.ru/forum/lofiversion/index.php/t37803.html
http://shybino.narod.ru/fotos1.html
http://susanin.udm.ru
Гаилә альбомындагы фотолары белән уртаклашканы өчен,
Шәмсия ханымга ихлас рәхмәтебез барып ирешсен.
Барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары исеменнән
Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм
әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы.
Декабрь, 2011 ел.
Автор
gzalilova
Документ
Категория
Литература
Просмотров
2 041
Размер файла
17 880 Кб
Теги
Шәмсия Җиһангирова, татар әдәбияты
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа