close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

?

Татарстан Республикасы Лаеш районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Имәнкискә урта мәктәбе директоры Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы белән әңгәмә

код для вставкиСкачать
Татарстан Республикасы Лаеш районы аерым
фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Имәнкискә урта
мәктәбе директоры Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы
белән әңгәмә.
_________________________________________________________________________________________________________
таныштырып китә алмассызмы икән? Кай яклардан сез?
--Мин үзем Кукмара кызы. Шунда тудым, шунда үстем, шунда белем
алдым. 17 яшемдә Казанга укырга дип чыгып киттем һәм язмыш мине
яраткан Кукмарамнан аерды дип әйтсәм дә ялгыш булмас.
Кукмарадагы беренче номерлы мәктәбемне, үземнең беренче
укытучыларым Сәкинә, Рәмзия апаларны, 5 нчедән 10 сыйныфка
кадәр безне үз балаларыннан да артык күреп тәрбия биргән сыйныф
җитәкчебез Гайнанова Әминә апаларны, яраткан директорыбыз Хәким
абый
Галиевичларны,
РОНО
җитәкчесе
Әнвәр
абый
сапап китсәм, берәрсе төшеп калып, рәнҗетермен дип куркам),
яраткан мәктәбемне олы рәхмәт хисләре белән искә алам. Инде
ахирәткә күчкән укытучыларымны догаларымнан калдырмаска
тырышам, исән-сауларына нык сәламәтлек телим. Безгә мәктәптә
укыр өчен дә, үсәр өчен дә бөтен шатлар тудырылган иде. Шулкадәр
рәхәт, якын иде безнең күңелләребезгә белем һәм тәрбия учагы, без
мәктәптән йокларга гына кайта идек. Дружина Советы утырышлары,
музейда экскурсовод булып эшләүләр, кәгазь, тимер-томыр җыюлар,
тимурчылык эшләре, төрле фәннәрдән олимпиадалар, спорт
ярышларышулайдыр, бәхәсләшмим). Мәктәп безне күп нәрсәгә өйрәтте, лидер
булырга әзерләде, тормышта үз урыныбызны табарга, тапкач, аны
югалтмаска, һаман да алга карап яшәргә кирәклекне төшендерә
белде. Укытучыларым бик яхшы булды, мин бүгенге көнгә кадәр
аларның үрнәгенә иярергә, алар өйрәткән юлдан чыкмаска тырышып
яшәдем. Мөмкинлектән файдаланып, мин хөрмәтле укытучыларым,
сезнең хезмәтегез алдында чал башымны иеп, рәхмәтемнең иң
олысын җиткерәсем килә. Туып-үскән, мине тәрбияләп үстергән
яраткан әби-бабама, иң олы хөрмәткә лаек булган яраткан әтиәниемә, бүгенге көндә дә бер-беребез өчен өзелеп торган апама,
сеңлемә, аларның гаиләләренә дә рәхмәтем зур. Ни өчен мин
тормышымның бу чорына күбрәк тукталдым дип сорасагыз, җавабым
бер генә: кешенең характеры гаиләдә, үсмер чагында уздырган
мөхиттә флормалашып бетә дип уйлыйм. Һәм зур ышаныч белән әйтә
алам, минем характерымдагы бөтен уңай якларны шушы кешеләр
формалаштырды. Ә инде характерымның тискәре яклары исә, минем
үз өстемдә эшләп бетермәвемнең нәтиҗәсе.
алсагыз иде.
--Әйткәнемчә, Казанга укырга китәргә теләгем зур, югары уку
йортларын сайлап алу мөмкинлегем дә бар иде. Хәзерге укырга керүгә
әйләндереп калдыра күрмәгез тагын, без укырга кергәндә әле
дөньялар бөтенләй башкача иде. Кайсы уку йортына укырга керәсен
дә, аның нинди ВУЗ икәнен дә, кайда урнашканын да, анда укырга
кергәч, аны укып бетерчәч, кем булып чыгасымны да әти –әнием,
йомышлары төшеп, Казанга килгәч беренче тапкыр күрделәр һәм
белделәр. Өйдә тәрбия шулай куелган, безгә, балаларга, әти-әнинең,
әби-бабайның ышанычы зур булды- укырга китәр алдыннан алар миңа
бер-ике җөмләле нәсиыйхәт әйттеләр:”Кызым, һәркемнең башы үзе
белән, синең артыңнан хәзер беркем дә күзәтеп тормаячак. Эшләгән
эшләрең, кылган гамәлләрең өчен бары тик үзең генә җаваплы. Без
беркайчан да "Гаязетдин кызы”, "Котдус бабайлар кызы” шундыймондый икән, начар юлга баскан икән, кеше рәнҗеткән икән... дигән
сүзләр ишетмәячәгебезгә ышанабыз”,- диделәр. Бабай аерым басым
итеп: "Кызым, кешеләрдән үзеңә нинди мөгамәлә телисең, үзең дә
кешеләргә шулай игътибарлы бул”-, дип өстәде. Шушы сүзләрне мин
гомерем буена күңелемдә йөрттем, йөртәм һәм йөртәчәкмен.
узыгыз инде.
--Мин иң дәрәҗәле ВУЗларның берсендә, ул вакытлар өчен иң
беренче дәрәҗәле уку йортында- Казан дәүләт Университетының
тарих-филолголия факультетында белем алдым. Күпләр өчен аларны
күрү, алар белән сөйләшү, аралашу хыял гына булып калган бөек
шәхесләр безгә дәрес бирделәр, дөньяга күзебезне ачтылар. 5 ел
буена безнең группа җитәкчебез булган Хатыйп ага Миңнегулов
бүгенге көндә дә әле безне барлап, күзәтеп тора, безнең һәр
уңышыбыз турында аның хәбәрдар булуы моны раслый.
теләмәдегезме?
--Ничек теләмим ди инде. Туган мәктәбеңдә эшли алу һәр кеше өчен
зур дәрәҗә бит ул. Ләкин мәктәбемдә генә түгел, районда да андый
белгечлекләргә мохтаҗлык юк иде. Безнең Кукмара яклары бик
белемгә омтыла торган халык бит. Менә шулай итеп, "распределение”
дигән "нәрсә” мине Лаеш якларына "илтеп ташлады”. Моңарчы
бабайның "Лаеш шулпасы эчкәнегез юк әле сезнең” дигән гыйбарәсе
барлыкка килгән якларга язмыш мине бөтенләйгә "кадаклады”.
Имәнкискә сигезъеллык мәктәбенә эшкә билгеләделәр, бик яхшы хуҗа
табып, фатирга керттеләр. Гыйлаҗ абый һәм Сөембикә
Галләметдиновалар, ә соңыннан Миңлевафа апа мине үз кызларыдай
күреп, өрмәгән җиргә дә утыртмыйча, минем бетмәс-төкәнмәс язусызу эшләренә исләре китеп, тәрбия иттеләр. Ул вакытларда без, яшь
укытучылар, бөтен эшкә дә теләп алындык. Икенче уку елына ук миңа
яңа йөкләмәләр "тактылар”- ярты ставка директор урынбасары итеп
билгеләнү миңа уку эшләре һәм тәрбия эшләре буенча да директор
урынбасары булырга, пионервожатый эшләрен алып барырга,
"Белем”җәмгыятенең җитәкчесе булырга, бер сүз белән әйткәндә, бер
минут та артык вакытым калмаска "мөмкинлек” бирде. Пропагандист,
җыелышлары, авыл фермаларында концертлар, укылган докладлар,
куелган монтажлар- менә кайда миңа туган мәктәбемдә алган белем
һәм тәрбиянең турыдан- туры файдасы тиде. Тырышып эшләүнең
нәтиҗәсе дә бик тиз күренде. Мине райкомның ВЛКСМ секретаре итеп
сайладылар. Карышып торуның нәтиҗәсе булмады, партия члены
каршы килергә тиеш түгел иде. Укучыларым белән аерылу иң авыры
булды, мине алып китәргә машина килгәндә, күрше кызлары,
укучыларым Роза белән Гөлнараларның елап, кырыйда басып
торулары 3 ел буена күз алдымнан китмәде, шул вакытта үземә сүз
бирдем, беренче мөмкинлек тууга, мәктәпкә әйләнеп кайтырга,
ба
инде күңелемә кереп урнашкан иде) әйләнеп кайттым. 1980 елдан
бирле мине инде беркем дә, бернинди дәрәҗәле вазыйфалар да
авылымнан кузгалта алмады. Гаиләле, кайната-кайнаналы авыл
тормышы үз эченә
әйтсәгез иде. 1980 елда шушы авыл егете Зөфәр белән гаилә кордык.
Ике малай тәрбияләп үстердек. Ул-югары белемле агроном, башлы
егет, Лаеш ССПТУ ын, Тәтеш техникумын кызыл дипломга бетергәч,
КСХИ да югары белем алган, ә инде военкомат мәктәпкә эшкә
Олы улым ТГГПИ ның инглиз теле факультетын тәмамлап, үзебезнең
мәктәптә инглиз теле укытты, киленем дә инглиз теле белгече. Кече
улыбыз да абыйсы юлыннан китеп, шушы белгечлекне сайлаган иде.
Гомере генә кыска булды, инде сигез елдан узды бакыйлыкка
күчкәненә. Гаиләмә килгәндә, мин Ходаема мең кат шөкерле:
каенанам-каенатам үземнең әти-әниемә тиң кешеләр булдылар,
иремнең күпсанлы туганнары һәрвакыт санлап, зурлап яшиләр.
Килендәшләрем искиткеч яхшы кешеләр, туганнарым кебек якын,
серләр уртак. Киленем алтын бөртегедәй, килмәгән җире юк, күз
тимәсен. Мәктәптә укучылары Гөлчәчәк апа, дип үлеп торалар. Кодакодагыйлар кебек итагатьле, игътибарлы кешеләр бик сирәк.
--33 ел, шуның 30 елын Зөфәр белән бергә мәктәптә уздырдык, 6 ел
завуч, 23 мәктәп директоры булып эшләгәндә, ул миңа нинди терәк
булганын бер үзем дә, бер Алла гына беләдер. Әгәр өеңдә, гаиләңдә
теләктәшләр тапмасаң, һәрдаим ярдәм кулы сузарга торучы булмаса,
хатын-кызга җитәкче булу бик авырдыр. Мине өйдә һәрвакыт
аңладылар: ашарга вакытында пешмәсә дә, кайчак өй җыелмаса да,
көне-төне мәктәп проблемалары белән чабып йөргәндә дә көрсенүче,
авыр сүз әйтүче булмады. Узган гомерләрне искә төшереп утырганда,
мин, шаяртып, сезнең дә хезмәт кенәгәгезгә, мәктәп директорының
гаилә әгъзасы булып эшләде, дип язарга кирәк, дим.
кайда өйрәтәләр?
--Әйткәнемчә, мин бу авылга килгәндә, мәктәп сигезъеллык иде. Мине
бик теләп каршы алдылар. Авылдашларыма рәхмәтем чиксез. Мин
үземә беркайчан да килгән кешегә караган кыңгыр караш сизмәдем.
Үзем чын күңелемнән аларны хөрмәт итәм, бәлки, шуңадыр, алардан
да шул хөрмәтне сизеп яшим. Директорыбыз Гөлҗиһан Миркасыйм
кызы мине укуту-тәрбия- идарә эшенә өйрәтте. Аның да терәгетормыш иптәше мәктәптә эшләде, барлык "авыр” эшләрдә аңа
булыша иде: ул вакытта мәктәпләр утын, күмер белән ягыла. Барлык
укытучыларны утын белән тәэмин итәргә кирәк-ә утын урманда. Ул
укытучы өенә "кайтып” җиткәнче күпме нервы, көч кирәк булгандыр,
аларны бер Рамил абый белсә-белгәндер. Гөлҗиһан апа лаеклы ялга
киткәч, 1989 елда, мине мәктәп директоры итеп сайлап куйдылар, ул
елларда законы шундый иде. Югарыдан, РОНОдан килеп куюлары
бер нәрсә, ә инде үзеңнең хезмәттәшләреңнең ышанып сайлап
куюлары- бөтенләй башкача. Хезмәттәшләремнең ышанычларын
акларга кирәклек, минем һәрвакыт хәтеремдә торды һәм тора. Ә инде
югарыда куелган сорауга җавап бирсәм, 23 ел бик күп гомер, никадәр
эш эшләнгән, никадәр проблемалар чишелгән. Мәктәпнең статусы да
берничә тапкыр үзгәрде: сигезъеллыктан урта мәктәпкә, ә аннан соң
аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче мәктәпкә әверелде. Нинди генә
үзгәрешләр кичерсә дә, мәктәпнең төп максаты үзгәрмәде һәм алга
таба да үзгәрмәс дип уйлыйм: Мәктәп үзендә укыган һәр баланы
КЕШЕ итеп тәрбияләп чыгарырга тиеш. Ә инде директор булырга
кайда өйрәтәләр дигән сорауга килгәндә, уку, уку, уку + тормыш үзе
өйрәтә, дип әйтер идем.
23 еллык
уздырсагыз...
эшегезне
күз
алдыннан
кинокадрлар
кебек
-- Сайлап куйдылар, беренче карашка, нәрсәсе бар инде директор
булуның, завуч булып эшләгәндә дә шул ук эшләрне эшләдем бит,
дип уйладым. Проблемалар туган саен, бу фикерем әкренләп үзгәрә
башлады. Монда кереп ышыкланырга, ярдәм көтеп карарга инде
директор юк, бөтен нәрсә өчен үзең ут йотасың икән: ремонтка акча
кайдан табарга; тракторның тәгәрмәче искергән, кайдан табып
алыштырырга; фәлән баланың дәресе каралмаган, өс-башы да
җыйнаксыз, димәк, тагын өйдә кунмаганнар, фәлән абзый белән
барып сөйләшергә кирәк, нинди булдыклы бала юкка чыгачак; яшь
укытучылар килде, кайдан гына фатир табып урнаштырырга; мәктәп
җиһазлары искерде, ничек кенә җайлап, аны табарга; районга слетка
20 бала алып барырга- автобус каян юнәтергә; мәктәп уты янып
калмады микән; суны яптылар микән; тикшерүчеләр килде, нинди
гаепләребезне эзләп табарлар микән; иртәгә пожнадзор, берсекөнгә
энергонадзор, аннан соң СЭЦ, трассовый надзор, тагын ниндидер
күптөрле надзорлар-ничек җавап тотармын икән, штрафны күпме
салырлар икән- менә шундыйрак меңләгән сораулар миеңне
бораулый... Хуҗалык эшләрен башкарырга машина кирәк иде, аны
алдык, мәгариф министрлыгы ГАЗ-53 бирде. Балаларга трактор
өйрәтәсебез килде, авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә трактор
алдык. Районда беренчеләрдән булып, аренда бригадалары төзеп, өч
ел рәттән ВДНХ да җиңүләр яуладык. Бригада эше турында Татарстан
телевидениесе ярты сәгатьлек тапшыру эшләде. Каюм Насыйри
ул
вакытта шулай атала иде) уздыра торган экспериментларда
катнаштык, шуларга бәйле рәвештә, республика укытучылары һәм
мәктәп җитәкчеләре өчен күпсанлы семинарлар уздырдык. Риза
Фәхреддин премиясенә дәгъва кылып карадык. 2008 елда Грант отып,
1 млн сумга уку-укыту, укучылар өчен кирәкле инновацион җиһазлар
алдык... Укытучыларыбыз һәм администрация төрле конкурсларда
катнашып, лауреатлар, дипломантлар, абсолют җиңүчеләр булып
танылды.
Укытучыларның
категорияләре
күтәрелде,
аларны
республикада таный башладылар. 2008 елда мәктәп статусын
үзгәртеп, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче мәктәп исемен
раслады. Мәктәп биналарына 2005 елда 2млн500 меңлек, 2008 елда
25млн сумлык капиталь ремонт ясалды...
укучыларыгыз ни белән җавап бирә бу хезмәтегезгә?
--Аллага шөкер, укучыларыбыз да бик тырыш бит безнең. Кызганычка
каршы, мәктәп укытучылары арасында фән кандидатлары да, фән
әфәрин). Ә укучыларыбыз безне уздырды, бу шулай булырга тиеш тә.
Яхшы укытучының шәкерте генә остазын уздыра ала. Укытып
чыгарган укучыларыбыз арасында, бүгенге көндә, аспирантурада
белем алучыларыбыз да, инде кандидатлыкны яклаганнары да
байтак. Миннуллина Фатыйма, Шәмсетдинов Раил, Зәйнетдинова
Алсу, Имамиева Айсылуларыбызга күз генә тимәсен, мәктәптә дә
яхшы укыдылар, инде Фән дигән дәръяда да оста йөзәләр. Бүгенге
көндә Республикабыз мәктәпләрендә җитәкче урыннарда эшләүче
Мәрданова Назыйрә, Галиева Гөлсинә, Шәймөхәммәтова Алияләр,
Габдуллин Зөлфәтләр турында һәрвакыт яхшы хәбәрләр генә ишетеп
торабыз. Асылъярыбыз, Г.Камал театры артисты Миннвәли
Габдуллабыз, Әлмәт театры артисткасы Мәдинәләребез белән хаклы
зурладылар соң куйган хезмәтләрегез өчен? Бүләкләрем кирәгеннән
дә артык, мөмкинлегем булса, берничәсен коллегаларыма бүлеп
бирер идем. Укытучы гомере буе мәктәптә эшләп, хезмәт ветераны
дигән исемгә дә лаек була алмый бит шул бүләкләрнең берәрсе
булмаса. Минем өчен иң кадерлесе-"Татарстанның атказанган
укытучысы” бүләге. Ә иң кыйммәтлесе- бернинди акчалар белән дә
исәпләп булмаганы- укучыларымның һәм авылдашларымның
хөрмәте.
Иҗади кешеләргә карашыгыз нинди?
--Мәгариф өлкәсендәге яңалыкларның да төрлесе була бит.
Кайберләре белән кайчак килешеп тә бетмисең. Ләкин ул кабул
ителгән икән, безнең бурыч аны җиренә җиткереп үтәү. Иҗади
кешеләрне бик яратам. Яңалыкларны бик теләп кабул итәм, өйрәнәм,
әгәр кирәк тапсам, үземнең фикеремне дә җиткерәм. Гомүмән
алганда, талантлы кешеләр белән эшләү күпкә кызыграк.
омтыласызмы, әллә консервативмы?
--Үзем эшләп күрсәтү, яки , бергә эшләү стилен. Ниндидер яңа
предмет кертелеп, әгәр белгечлегем моңа мөмкинлек бирә икән,
һәрвакыт үзем эшләп карыйм. "Татарстан тарихы”, "Ислам дине
тарихы”, "Ислам дине һәм сәламәтлек”, "Әхлак дәресләре”,
"Дөньякүләм таралган диннәр ”, "Диннәр тарихы” дигән фәннәрне
башта үзем өйрәнеп. Аннан, эшләп булганны белгәч, коллегаларыма
тапшырдым. Күрсәтмә биреп басып торуга караганда, коллектив
белән бергә-бергә эшләүне хуплыйм. Кайбер мәсъәләләрдә мин
консерватив- укучылар формасының элеккегечә калуын теләдем, 5 ел
формадан йөрделәр, үзебез заказ биреп тектерә идек. Быел башка
төр кием тәкъдим итүчеләр күп булгач, күчеп караган идек,
балаларның кыяфәте чуарланды, укучы сыйфаты тоныкланды.
Яңалыкларны тиз тотып алам, характерым шундый. Инна Григорьевна
Богуславская сүзләре белән әйткәндә "уж такой мэскэн” булып
күренәсем килми. Укытуыларга һәм укучыларга гел әйтә киләм:
"Компьютерны, чит телне, экономиканы һәм юристпруденцияне белгән
кеше бервакытта да ачка үлмәячәк, мәмкинлек табыгыз, өйрәнегез”,дим. Үз сайтымда, блогларымда, порталда эшләп, канәгатьлек хисе
кичерәм.
белән шәһәр мәктәбе- нинди аермалыкларны әйтә алыр идегез?
--Укытучының кайда эшләве бик зур роль уйнамыйдыр дип әйтәсем
килә. Укытучының белем дәрәҗәсе, эрудициясе, карашларының
киңлеге, белемен һәрдаим күтәреп торуы өчен хәзер авылда да,
шәһәрдә дә шартлар җитәрлек. Бу бигрәк тә информацион
технологияләр үсеш алган безнең республика өчен хас. Хәзер бит
инде курсларны да укытучыларыбыз дистанцион формада уза алалар.
Электрон китапханә, электрон дәреслекләр...болар инде хәзер авыл
укытучысына да ят нәрсә түгел. Элек тарих китапларында язалар иде
бит әле. Тиздән авыл белән шәһәр арасында аермалар бетәчәк дип,
күрәсең, шул вакыт якынлаша. Безнең мәктәптә өйрәнәсе килгән
укучы һәм укытучы өчен, мәсәлән, күп кенә җиһазлар шәһәр
мәктәпләреннән ким түгелдер, дип уйлыйм: 10+1 исәбеннән
сыйныфтан-сыйныфка күчереп йөреп була торган мобиль компьютер
классы,4 интерактив такта, 4 мультипректор, документ-камера, тест
уздыру пультлары, интерактив трибуна, авазкөчәйткеч җайланма,
мәктәбебездә чыбыксыз интернет, барлык 19 укытучыда ноутбук.
Мондый байлык булганда, өйрәнү һәм белергә омтылу бары тик
кешенең үзеннән генә тора. Балаларыбызга боларның барысын да
өйрәтерәгә тырышабыз, йозак астында тормыйлар җиһазлар,
һәрвакыт кулланышта. 2001 елларда, әле беренче компьютерлар
кайткан вакытта да бик астында тотмадык, информатика кабинетына
теләгән укучы да, теләгән укытучы да кереп өйрәнде. Ул вакытта әле
күп кешедә өйдә копьютерлар юк иде бит. Менә хәзер инде кабинетка
йөгерүчеләр берничә генә, 80% укучыда интернет, 90% баланың үз
компьютеры бар. Бик астында тоткан мәктәпләрне дә беләм, бу һәр
җитәкченең үз позициясе, бәхәсләшмим.
иде, хәзер дә бу сакланамы?
--Элекке кебек үк укытучы культы инде беркайда да саклангандыр дип
уйламыйм. Без үскәндә, безне әти-әниләребез укытучыны бөек кеше,
ихтирамга лаек кеше итеп күрә белергә тәрбияли белделәр.
Җәмгыятьнең кайсыдыр урынында, кайсыдыр чылбырында өзеклек
килеп чыкты, без аны үзебез дә сизми калдык, ахры. Газетажурналлардагы, телевидениедәге тискәре образлы материаллар да
басылып чыгу, кирәксә-кирәкмәсә дә укытуыга төрледән-төрле
вазыйфалар "асу”, укытучының дәрәҗәсен шактый төшерде. Ләкин,
нигездә, авыл җирендә бигрәк тә, хөрмәткә лаеклы булу-булмау
кешенең үзеннән тора. Мораль йөзең нинди, гаиләңдә үзеңне ничек
тотасың,
ничек
киенәсең,
кешеләргә,
туган-тумачаларыңа,
якыннарыңа, күршеләреңә мөнәсәбәтең нинди, ярдәмчеллегең нинди,
әйтән сүзеңэшеңнән аерыламы- болар барысы да авылдашларыңның
күз алдында. Менә шул сыйфатларны барлый да авылдаш, күңеленә
салып куя. Күңеленә салып куйганын, кирәк вакытта баласына да
е булырсың”.
Икенчесе дә бит авылдаш күзлегеннән чыгып. Дөрес булырга мөмкин:
"Ярар орышса, әйдә, үзе дә әллә кем түгел әле”. Бәя тиз һәм "дөрес
куела.
--Безнең мәктәптә яшь белгечләр әлләнигә бер генә киләләр, чөнки
коллектив стабиль, барысы да инде авылда төпләнгән, гаиләле
кешеләр. Күбесе, үзебезнең укучыларыбыз. Кадрларга кытлыкны инде
күптән сизгәнебез юк. Менә быел инглиз теле укытучысы килде.
-ир-ат
укытучыларныә аз булуы. Сездә дә бармы бу проблема?
--Безнең мәктәп коллективының өчтән бере- ир-атлар. Бу –районда иң
зур күрсәткеч. Алар барысы да хөрмәткә лаеклы кешеләр, мәктәптә
ир-ат "кулының” күп булуы бик уңай күренеш дип әйтәсем килә. Нинди
генә гозер белән мөрәҗәгать итсәм дә, бары тик уңай җавап аласыма
тәгаен ышанам.
белән сез ризамы?
--Безнең авыл табигатьнең бик матур җирендә урнашкан бит. Су
дисәң, диңгезләргә торырлык сусаклагычы ба
блогларда безнең Кама турында Татар диңгезе дип язган урыннарны
еш очратам), урман дисәң, терәлеп урман тора; башкалага барасың
килсә, өй яныннан көнгә 5 мең машина уза, 45 минутта шәһәрдә
буласың; йорт-җирләр дә шәһәр фатирларыннан ким түгел, күп
йортларда бөтен уңайлыклар өйдә. Мәктәбебез дә шәһәрнекеннән
бер дә ким түгел, менә яңа парта-урындыклар да кайтса, яхшырак
тадыр әле. Шәһәрдәге фатирларын авылдагы өйләргә алыштырырга
торучылар булганда, мин тулы ышаныч белән, бернинди ялгансыз :
"Әйе, риза”,-дип җавап бирә алам.
--Укытучы булмасам, мин химия кабинеты лаборанты, чәчтараш,
Китапханәче була алыр идем- болар минем балачак хыялларым.
ез, ә укытучы
уңышка ирешсен өчен нәрсә кирәк?
--Уңышка ирешү юллары турында төрле вакыта төрле фикерләрем
булды. Ләкин бер фикер миндә үзгәрешсез, мин аны ассызыклап әйтә
алам: моның өчен эшләргә, тырышып эшләргә, күңелеңне биреп
эшләргә генә кирәк. Кайвакыт, син теге укытучыны күбрәк яратасың,
диләр. Әйе, яратам һәм хөрмәт итәм, чәнки ул кеше эшли белә,
эшләргә ярата. Уңышка ирешәсең килә икән, юхаланмыйча,
ялагайланмыйча, зуррак дәрәҗәле кемгәдер ярарга тырышып,
кемнедер "таптап узып” дәрәҗә алырга тырышма- рәхәте булмас. Әле
бит дәрәҗәңнең рәхәтен дә күрәсе бар.
алып тора, сез моңа ничек ирешәсез?
--Мәсәлдәге кебек. Аккош, чуртан һәм кысла мисалы моңа бик ачык
җавап. Коллектив тату, бердәм фикердәшләр оешмасы булса, эш тә
алга бара. Яхшы уңышларга ирешүче укучылар булсын өчен, яхшы
укытучының булуы да шарт. Укучылар, ата-аналар, укытучылар
бердәм булып эшләгәндә генә уңышларга ирешергә мөмкин. Шуңа
омтылабыз.
--Уйлап тормыйча ук әйтсәм, билгеле, ул болайрак булыр иде:
акыллы, тыңлаулы. Ләкин үземчә итеп әйтсәм. Ул дөресрәк булыр: күп
белергә теләүче, бөтен җиргә дә "борынын тыгучы”, бөтен нәрсәне дә
булдыра алам дип уйлаучы, бөтен булдырырга теләгәнен эшләп
караучы- менә шундыйрак актив бала ошый минем үземә
--Билгеле инде, яхшы укучы, тәртипле балаларныдыр дип уйлыйсыз.
Аларны да. Тәртипсезләрне дә, хәтта, хулиганрак балаларны да,
ниндидер сәбәпләр аркасында, йомшаграк укучыларны да, мине
яратмаганнарны да... барысын да яратам. Боларның арасында тәгаен
Яхшы Кешеләр бар.
--Мәктәптәге булган вак-төяк тәртипсезлекләр, тырышып-тырышып тә
нәтиҗәсе булмаган эшләр, әлләнигә бер булса да укытучыларның
укучыларыннан зарлануы, ә иң борчыганы- укучыларның белем алуга
җиңелчә караулары, ялкаулык-мине көендерә. Куйган максатларыңа
ирешсәң, өйрәткәннәреңне укучыларың белемнәре белән расласалар,
авырмасалар, барлык кеше- исән-сау булса- бу шатландыра.
--Икейөзле кешеләрне, ялагайларны яратмыйм. Хыянәтне авыр
кичерәм. Дусларны бик сайлап кына табам. Минем өчен дус- ул "бик
яхшы таныш кеше” генә түгел. Дусларым күп түгел, ә бик яхшы
танышларым- бихисап. Кем беләндер конфликтка керү минем өчен бик
булса да) конфликт туган икән, димәк, кемдер бик нык "тырышкан”.
Андый чакта үз-үземне саклау инстинкты аңны "уза”, димәк, барлык
ачуым ул бик нык "тырышкан”кешенең үзенә бумеранг булып кайта.
Кешеләрне орышу минем өчен авыр эшләрнең берсе. "Үлчәү”
йолдызлыгы астында тугангадырмы, кешене орышыр алдыннан,
башымда әллә ничә вариант бөтерелә, шуның иң кулай вариантына
тукталам. Ләкин бер уңай ягым бар, конфликтка кергән кешене
яратмасам да эш буенча "этлек” эшләмим, бары тик аның белән
якыннан аралашмыйм гына. Оптимист. Яшел, зәңгәр төсләр яратам.
--Бәлки бу баналь яңгырар, ләкин мәктәп әле күп еллар үз йөзен
югалтмыйча,
алган
статусларның,
исемнәрнең
дәрәҗәләрен
төшермичә, тагын да зуррак уңышларга ирешсә иде. Оптимизация
җилләре мәктәбебезне әйләнеп узса иде; авылыбыз тагын да яшәреп,
күбрәк сабыйлар тусалар иде. Якын хыялларым: мәктәпнең
җиһазларын һәм спорт базасын яңартасы иде. Ә иң якты теләгем:
илебездә афәтләр, хәвеф-хәтәрләр булмасын иде, укуыларыбыз ЕГЭ
ларын уңышлы биреп, үзләре теләгән уку йортларына укырга кереп,
белгечлек алып, илебезгә кирәкле кешеләр булсалар иде. Гаиләләр
корып, күпләргә үрнәк булып яшәсәләр иде.
Әңгәмәдәш: Ильяс Гыйләҗетдинов
махсус корреспондент. Лаеш районы.
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа