close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

?

татар теле

код для вставки
1.Татарлар язуында татар халкы язмышы
Милли телнең нигезе — ана теле. Моны бик яхшы аңлаган шовинистлар баланы
милли телдән аеру өчен ананы алдарга кирәк икәнен бик тиз төшенделәр.
Татарларның үз «зыялылары», хәтта укытучылары ярдәмендә бу эшне бик тиз
конвейерга куйдылар һәм зур уңышларга ирештеләр.
Татарның кайбер галимнәре, революциягә хәтле татар халкы надан, иң артка калган
халык булган, ирләре хатын-кызны кол итеп тоткан, дип, трактатлар яздылар, матбугат
битләрендә татарның үткәнен өзлексез пычракка буяп күрсәтеп килделәр. Сәхнәләрдә
халкыбызның гореф-гадәтләрен мәсхәрәләп күрсәттеләр, урыска кияүгә чыгу мәдәни
юл, дип, шигырьләр яздылар, җырлар җырладылар. Талауга, эчкечелеккә, җимерүгә
иң булдыклы милләтне бөек, алдынгы, зур мәдәният тудырган милләт, дип, халыкны
алдадылар, миен агуладылар...
Үзенең бабасы, атасы, милләтенең егетләре әнә шундый кыргый, надан кавем булгач,
теле дә ярлы дип каһәрләнеп килгәч, совет мәктәбендә ялган тәрбия алган «нечкә»
күңелле татар кызына бәхетле булу өчен бер генә юл кала: урыска кияүгә чыгу, туган
теленнән баш тарту, балаларга урыс теленә табынып тәрбия бирү...
Халык массасын тоталь рәвештә алдау җиңелрәк булсын өчен, аның зыялыларын,
галимнәрен, милләтче, халык дошманы дип атап, сөргеннәргә сөрергә, зинданнарга
ябарга кирәк иде. һәм шунда меңләгән дин әһелләре дә юкка чыгарылды.
Татар милләтен юкка чыгаруның башка алымнары да күп. Патша заманында динен,
милләтен саткан кешегә хөкүмәт зур бүләкләр биргән, баласын солдатка алмаган,
салымнардан азат иткән. Әгәр ул кеше үтергән булса, христианлыкка чыгу белән, аның
барлык гөнаһларын кичергәннәр.
Коммунистлар властька килгәч исә, мулла малае булу, дингә ышану, аның йолаларын
тоту, халыкның тарихын яклау зур «гө-наһлар»дан санала башлады. Моны сизеп алган
татар зыялылары, үзләренең «гөнаһлар»ын җую өчен, икенче төрле чукыну юлына —
марҗага өйләнү юлына кереп киттеләр. Вакытында миңа татар фольклоры буенча зур
хезмәтләр калдырган галимебез Хәмит Ярмөхәммәтов үзенең мөәзин улы булуына,
«Идегәй» текстларын барлау, басарга әзерләвенә карамастан, ничек кулга алынмый,
эштән куылмый калуының сәбәбен аңлаткан иде. «Хатыным марҗа иде, ә марҗага
өйләнгән кешеләргә милләтче, «халык дошманы» исеме такмыйлар иде»,— диде ул.
Милли тел язмышы — ул милләт язмышы, аның яшәеш, үсеш формасы, милләтнең
сакчысы да, аның киләчәгенең гарантиясе дә. Кешелек әле милләтнең таянычы
булган, йөрәк парәседәй нечкә, кадерле башка төр могҗизаны уйлап тапмаган, таба
да алмас, бу бөек көчне бернәрсә дә алыштыра алмый. Чыгышы белән татар булса да,
үз телен белмәгән, шул ук вакытта үз халкын яраткан, аны сөйгән кеше дә милләтнең
сакчысы, аның үсешенә өлеш кертә алган зат була алмый. Ярату әле ул мәхәббәт дигән
нәрсә түгел. Ярату, сөю сүнә, ә мәхәббәт мәңгелек.
И туган телем, мөкатдәс моңым, яшәешемнең бөек мәгънәсе булган могҗизам! Бары
син яшәсәң генә татар милләте яшәр, тормышыбызның мәгънәсе булыр, дөнья, галәм
гүзәлрәк күренер, инсаният, тормышның да яме-гаме артыр
2.hэр язунын уз тарихы, уз узенчэлеге
Татар культурасының иң катлаулы һәм иң бәхәсле өлкәсе - язу тарихы, хәреф алыштыру һәм
имла төзәтү тарихы дисәк тә ялгыш булмас. Соңгы утыз ел эчендә генә дә татар халкы өч
төрле алфавит һәм орфография кулланган, төрле сәбәпләр һәм максатлар нәтиҗәсендә ул
язуларның берсе икенчесе белән алыштырылган
1)Рун - Скадинавия халыкларында «серле» дигән мәгънәгә туры килә. Төрки рун
язуының үрнәкләре кайбер археологик казылмаларда - балчык чүлмәк, таш диварлар,
савыт-сабаларда табыла. Рун хәрефләре белән уңнан сулга таба язалар. Хәрефләр
һәрберсе аерым кулланыла, сүзләрне аерыр өчен махсус билгеләр була. Эш төре: рун
алфавиты ярдәмендә сүзләр язып карау, әзер сүзләрне уку.
2)Уйгур хэрефлэре V йоздэ уйгурларда торле дини текстларны язуда кулланыла
башлаган. Анны башка халыклар, бигрэк тэ монголлар hэм маньчжурлар да кабул
иткэннэр. Ул Алтын Урда дэулэтендэ дэ гарэп язуы белэн бергэ параллель
кулланылган. Уйгур хэрефлэре белэн остэн аска язалар, вертикаль юллар сулдан
башлана, ун якка давэм итэ.
3) Гарәп алфавиты хәзерге Казан татарларының бабалары- болгарлар тарафыннан
тугызынчы гасырда_- ислам дине белән бергә кабул ителә.(922) Шулай ук бу
алфавитның аннан элегрәк – фарсылар аркылы сәүдә мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә
килеп кергәнен әйтүчеләр дә бар. Гарәпләр уңнан сулга язалар. Алфавитта барлыгы
28 хәреф. Шуларның егерме бише тартык авазларны, өчесе сузыкларны һәм
ярымсузыкларны белдерә. Идел буе төркиләрендә табылган язма истәлекләрнең
күбесе гарәп хәрефләре белән язылган. Әлеге язу татарларга 1929 нчы елга кадәр
хезмәт итә. Татар халыклар дөньясында укымышлы кешеләр күп булган, чөнки
белемле булу ислам дине белән хуплана. Белемсез кешенең абруе булмаган, халык та
укымышлы кешеләрне хөрмәт иткән. Ә алар гарәп, фарсы, иске төрки телләрне яхшы
белгәннәр.
Эш төрләре:
-гарәп телен борынгы әдәбият белән бәйләү;
- гарәп телендә язылган китаплар карау;
- гарәп язуын бүгенгесе көнне кайларда күрергә була? дигән сорауга җавап эзләү;
- тактада гарәпчә хәрефләр язып карау.
4) Татарларда латинчылыкның шактый озын тарихы бар. Татар язуындагы
читенлекләр һәм буталчыклар турында беренче башлап җитди фикер йөртүче Каюм
Насыйри була. Ул татар телендә сузыкларның өч кенә хәреф белән белдерелә
алмавын, моның өчен алфавитка хәрефләр өстәргә кирәклеген фәнни рәвештә
күтәреп чыга. Ләкин К.Насыйриның бу яңалыгы ул заманнарда әле тормышка
ашырылмый кала. Латинчылык хәрәкәтенең башлангыч яралгылары 1911-1912
елларда – шагыйрь Сәгыйть Рәмиев мәкаләләрендә күренә башлый, ул латин
хәрефләренә күчәргә дигән тәкъдимне беренчеләрдән булып кертә. 1926 елда
Казанда латинга нигезләнгән «Яңалиф» җәмгыяте оеша. Латин графикасына күчү
Татарстан Өлкә комитеты тарафыннан контрольгә алына: «Латин дусты» җәмгыяте
төзелә, газеталарда фикер алышулар башлана, барысы да революция белән бәйләнә.
1927 елның
3 июленьдә яңалифкә күчү турында карар кабул ителә. Урта һәм
югары мәктәпләрнең шул елдан ук латин хәрефләре белән укытылырга тиешлеге, ә
киләсе уку елыннан башлап барлык мәктәпләрнең дә яңа алфавитка күчеп бетүләре
алга куела. Бу- зур җиңү була¬, бу форсаттан, хәтта киножурнал да төшерелә. Ә татар
авыл клубларында «Яңалиф» дигән бию көе бик популярлаша. Латинча язу берничә
ел эчендә шактый камилләшеп, татар халкына 1939 елга кадәр хезмәт итә. Эш төре:
Гадел Кутуйның латин графикасында бирелгән «Сагыну» нәсерен укып карау. Латин
хәрефләре кайсы телләрдә кулланыла?
5) 1939 елны, Мәскәү күрсәтмәсе буенча, рус графикасына нигезләнгән алфавит кабул
ителә, кириллица язуына күчелә. Болар барысы да халык белән бернинди сөйләшүкиңәшүләрсез ашык-пошык эшләнә. Барлык мәктәп, техникум һәм югары уку
йортларында яңа алфавит белән укыту 1939-1940 уку елыннан башлана. Өлкән
галимнәр сөйләвенә караганда, яңа орфография кагыйдәләрен эшләп, рус графикасы
нигезендәге татарча орфографик сүзлек төзүгә нибары берничә көн генә вакыт
биргәннәр. Рус алфавитында безнең авазларны күрсәтер өчен хәрефләр җитешми,
төрле тәкъдимнәр була: өстәмә хәрефләр алырга, рус хәрефләренең йә өсләренә, йә
асларына өстәмә билгеләр куярга. Нәтиҗәдә кайбер авазлар кириллицага нигезләнгән
алфавитта хәрефсез кала. Бу исә сүзләрнең язылышын кыенлаштыра (къ, гъ, w,
хәмзә), дөрес язылышны аңлатыр өчен кагыйдәләр кирәк була. Әлбәттә, камил
орфография бер телдә дә юк. Ләкин кириллицаның кимчелекләре галимнәребезне
борчый. Латин графикасына күчү өчен дә бик күп эшләр эшләнгән иде, ләкин алар
әлегә тормышка ашмый калды
3.Язу тарихбызда халкымнын тарихы, эдэбияты, мэдэнияты
Автор
ilna_ra
Документ
Категория
Без категории
Просмотров
18
Размер файла
24 Кб
Теги
татары
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа