close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

?

Булатова (Сулейманова) Д.Д. Воскресший цветок. - Уфа Китап 2012. - 232 с. (на тат. яз.)

код для вставкиСкачать
УДК 821.512.145-3
ББК 84 (2 Рос = Тат)-4
Б 76
Булатова Д. Д.
Б 76 Көлдән яралган гөл: повесть, хикәяләр. — Уфа:
Китап, 2012. — 232 бит.
ISBN 978-5-295-05477-8
Дилбәр Булатованың тәүге китабы укучыларның кызык­
сынуын яулаган һәм капма-каршы фикерләр тууга да сәбәпче
булган иде. Бу җыентыкка тупланган әсәрләр дә авторның
яшәешкә, кешеләргә, заманага карата үзенчәлекле карашын
чагылдыра. Игътибар үзәгендә — төрле һөнәргә, тормыш
шартларына, язмышларга ия геройлар. Язучы алар белән
бергәләп яшәеш тәкъдим иткән четерекле табышмакларны
чишмәкче. Җаваплар белән килешү яки килешмәү — ансы
инде укучының үз хөкемендә.
ТП—148/12
ISBN 978-5-295-05477-8
УДК 821.512.145-3
ББК 84 (2 Рос=Тат)-4
© Булатова Д. Д., 2012
© Башкортстан Республикасының
Зәйнәб Биишева исемендәге
Башкортстан «Китап» нәшрияты
дәүләт унитар предприятиесе, 2012
Көләчкәй-кояшкай күз кыса, наян бо­
лытлар,
җил-баһадирны
иярләп
алып,
дөнья гизә, гамьсез дулкыннар бер-берсе
белән ярышып-узышып алтын комлы ярга
елыша...
Тик вакыт тәгәрмәче берара күчүгә
тирә-як дөм карацгы: кояш поскан, бо­
лытлар тузгыган, яр буе
ләм, агачлар
көл-кумер!
Аәкин син беләсец: дөнья зур, дөнья киц.
Төн артыннан якты көн бар, көн артын­
нан ~ айлы төн. Әнә ич, җир йөзенә давылөермә аша үрелеп-үрелеп япь-яшь кенә,
кызлар кашыдай нәзек кенә ай карый.
һәм син беләсец: ул ай синең йөрәгең дәге өмет гөленең игезәге...
—
—
—
ҖАНТӨЯК
Повесть
Егылу
Кашлары җимерелеп, чырае сытылган кешенең йөзе­
нә охшаш күк йөзе. Гөмбәзен тоташ каплап алган куе
соры болыт көтүе җир өстеннән сөйрәлеп каядыр көн­
чыгышка таба шуыша. Кайчак ул бөтенләй туктап кала
һәм тәбәнәк күкнең барлык авырлыгы тик бер шушы
басуга гына тупланып торгандай тоела башлый. Рәхәт­
ләндереп, утырып яусын иде, ичмасам. Бушанып калыр
иде буаз сыерлардай үшән болытлар. Җиңеләеп китәр
иде тәннәр, ачылып китәр иде тыннар. Бәрәңге алып
мәшәләнгән анавы дүрт хатын, яңгырны сылтау итеп,
өйләренә кайтып китәрләр иде.
Яумый. Болытлар телсез һәм битараф. Кара көзнең
кара басуы һәм шәрә тупыллары өнсез. Карт кешенең
сирәк чәчедәй анда-моида тырпаеп яткан бәрәңге сабак­
лары төбенә көрәкне батырып, гөбердәтеп каерып алуга,
урынына саркылып су җыела бара. Әйләндереп салган
ләчтә арасында ялтырап тавык йомыркасы дәүмәлле икеөч бәрәңге күренеп кала.
Бу алымда җыярга Галиянең чираты. Чиләк тулгач,
аны басу читендәге арбага бушатмалы. Кичен арбаны
трактор ферма ихатасына илтеп аударачак. Ашарлык
булмый инде бу бәрәңге. Туңып, су эчендә ятып, балла­
нып, эче караеп беткән. Фермада аны юып дуңгызларга
гына бирәчәкләр.
4
Күрәсен күргән, тегеннән ямалган, моннан кыршаулангаң арбаның тракторга тага торган өлеше җиргә
терәлгән. Шуңа басып менеп бушатырга чиләкне. Дбайламыйчарак баскандыр инде. Ни булганын аңламый да
калды, таеп китеп нәрсәгәдер бәрелде дә, йөзтүбән
капланып мәтегә барып төште! Күкрәк читлеген коточ­
кыч авырту ярып үтте. Сыны катып яткан җиреннән
Мәликә күреп калып әйләндереп салмаса, күпме ятар
иде, белгән юк.
— Әйттем Фәррахка, эт тә урамга чыкмас көнне,
басуга куасың, дидем. Дуңгызларың дип беләсеңмени,
дидем.
— Безне алар өч тиенлек бәрәңге урынына да күрми­
ләр! Аларга өч бөртек өшегән бәрәңгеләре кыйбат!
— Чүегез, кызлар, чү... Өстән кушалар бит. Бөртеген
дә әрәм-шәрәм итмәскә дип көн талкыйлар, төн талкый­
лар. Уфа да шуны сөйли, Мәскәү дә. Без бәләкәй кеше.
Безнең чәпчүдән ни фәтва.
— Куйсана, Мәликә, звеньевой булдым дигәч тә.
Бу тавышлар аңа пәрдә аша Ишетеләләр кебек. Юк,
су астыннан тыңлагандагы кебек. Әйтерсең лә, искәр­
мәстән бик тирән бер чоңгылга килеп эләккән дә, күк­
рәгенә биниһая дәү таш бастырып куйганнар. «Зинһар,
зинһар, туктамагыз, сөйләгез берүк! — дип кычкыра
Галия. — Зинһааар, зинһа-а-ар»...
Чоңгылның төбенә нәзек кенә җеп сузылган. Ул җеп
хатыннарның сүзләреннән ишелгән. Сүзләр агымы тук­
талса, җеп өзелер дә, Галия бу соры битараф чоңгыл­
ның төбендә мәңгелеккә калыр. Юк! Сөйләшә генә
күрегез берүк! Туктамагызчы, зинһар!.. Гөлдер-гөлдер,
гөлдер-гөлдер... Сүзләр инде аңлашылмый. Җеп, нечкәргәннән-нечкәреп, кылга әверелә... Галия аңа ике куллап
ябышкан. Талпынып, өскә, яктылык саркыган тарафка,
сөйләшкән тавышлар ишетелгән якка омтылмакчы. Тал­
пынырлык куәт юк. Көче, зур бер ком сәгатеннән ишел­
гән ком агымыдай, савылып чыгып югала бара... Күкрәк
читлегендәге түзеп булгысыз авырту да әкренләп кенә
җуела, эри... Кулларның бармакларын язсаң да ярыйдыр
хәзер... Ул үзе дә, гүя, язгы суда эреп барган кар кисәге
бит. Ник интегергә? Аны дәрья үзенә әйди, әйдә, кушыл
миңа, ди, эреп бет тынсыз-өнсез кочагымда, ди.
5
Ул, ризалашырга микән әллә, дип уйлый башлый.
Ә нигә? Бармакларны гына язасы, һәм бар булмышың
белән дәрья агымына кушыласы. Интегәсе дә түгел,
тырышасы да. Нибары бармакларны гына язып җибә­
рәсе. Кыл — пәрәвез җебенә калып бара. Калса ни,
калсын... Калсын барысы да... Интегүләр дә, тырышулар
да, бу хактагы уйлар да... Калсынна-ар...
Уйлар? Уйлар да югалсынмы?
Аның яратып уйлый торган берничә уе бар иде.
Алар аңа бик кадерлеләр, җаннан газизләр иде. Алар бу
чоңгыл төсле кара-соры түгелләр, алар — төслеләр.
Гүзәлдән гүзәлләр! Нурлыдан нурлылар! Җылылар! Якты,
тере дөньяның игезәкләре алар. Галия эреп бетсә, алар
белән ни булыр? Галия уйлый алгандай итеп кем уйлар
алар хакында? Аларны бит ул соң чиктә дә ваз кичә
алмаслык дәрәҗәдә ярата!
Җанының иң төбендә, хәлсез генә бер тавыш кы­
бырсыды. Бу — ихтыяр иде. Ул әле дәрьяга кушылмаган.
Бармаклар да әле язылмаган. Галия аларны ычкындыр­
маска, соң чиккәчә түзәргә карар итте. Ул үзе теләп, үз
ихтыяры белән уйлардан язарга, өнсез билгесезлек агы­
мына кушылырга әле әзер түгел!
— Алтау! Алтау!
Нинди өн бу? Нәрсә бу? Әллә каян, хәтернең иң
төпкеленнән бер уй өзлексез аның зиһененә кага:
— Алтау!
Галия бу сүзнең нәрсә аңлатканын хәтерләргә тыры­
шып, дәрьяның битараф һәм көчле агымыннан читкәрәк
чыгарга теләп тыпырчына. Әмма ул ябышкан пәрәвез
җебе һаман нечкәрә бара, нечкәрә бара...
...Күзен ачканда яп-якты иде. Сөттәй ап-ак яктылык
зур-зур тәрәзәләрдән ишелеп керә дә, аксыл-сары стена­
лардан чагылып, биек иркен бүлмә эчендә уйный.
— Сабирова! Йокламагыз! Мин кемгә әйтәм, йокла­
магыз!
Бераз тупасрак, карлыккан сыман кырыс тавыш аңа
комачаулый, ачуына тия, әмма ул шушы төссез тавышка
буйсынырга
кирәклеген
аңлый.
Юкса,
баягы
упкын
тагын юктан бар булыр да, тагын аны үзенең төпсез
кочагына суыра башлар.
6
Наркоздан айныгач, үзенең өч көн буе аңсыз ятка­
нын белде Галия. Үпкәсе шешкән булган, кабыргалары
сынган.
Хәзер инде ул шәфкать туташларының, кизү табиб­
ларның күз карашыннан ук хәленең ничеклеген аңларга
өйрәнеп бетте. Нянялар калаклап ашаткан боткаларның
да тәмен тоя башлады.
Иртән аны гомум палатага күчерделәр. Җитмәсә,
ниндидер профессор килергә тиеш икән — бар дөньяны
хлорка исенә тутырып, юдылар, тазарттылар. Бар персо­
нал тыз-быз чапты, һәм менә шул профессор иярткән
студентлар төркеме аның караваты янына тукталды.
—
Аеруча авыр очрак, — диде Галияне дәвалаучы
табибә ханым. — Безгә травма белән китерелде. Интен­
сив терапия үткәрелде. Әмма пациентның бүтән чирләре
дә ачыкланды. Буыннарда көчле ялкынсыну. Йөрәк туз­
ган. Гемоглобин сиксән. Анализ нәтиҗәләре... — ханым,
күпмәгьнәле чырай белән кул селтәде.
Барысы да пациентка текәлделәр. Дистәләрчә кызыксынулы карашлардан оялуданмы, бу карашлардан үзе­
нең арка үзәкләре чемердәп китүен тоепмы, Галия
чытырдатып күзләрен йомды.
Аны башкача борчымадылар. Әмма шәфкать туташ­
лары аңа карата элеккечә мөнәсәбәттә түгелләр иде
инде. Кайсылары жәлләү белән бага, кайберләре йогыш­
лы авырулы кешедән шикләнгәндәй, яныннан тизрәк
китәргә ашыгалар. Галия боларны сизә, әмма сәбәбен
аңлый алмый, үзен, ирексездән ярамаган эш өстендә
тотылган кешедәй, гаепле тоя иде.
Зарыктыргыч көннәр, ниһаять, ахырына якынлашты.
Җомга көнне чыгаралар. Обходтан соң ординаторскийга
керергә куштылар.
Мөдир Рәшит Фәритовичны зыялылыгы, авыруларга
ихтирамлы мөнәсәбәте өчен чиксез ихтирам итә иде
Галия. Ул үзе дә кайчандыр фельдшерга укыган, табиб
булырга хыялланган кеше бит! Шуңадырмы, табиблар
аңа тылсым ияләредәй булып тоела. Ул кем дә, алар
кем? Ап-ак халатларын, башлыкларын киеп, коридордан
җилт-җилт үтеп йөргән табиб, шәфкать туташлары алар,
әйтерсең дә, бөтенләй башка дөнья кешеләре. Кая инде,
7
Г алия кебекләр ул дөньяга менә шушы ординаторский
ишеген ачкандай, ишек ачып, күз салып кына карый ала.
Рәшит Фәритович бик бирелеп нидер яза иде. Сары
өстәл өсте тулы кәгазь, бланклар. Кыюсыз гына эндәш­
кән хатынга күтәрелеп карады да бер читтә яткан
кәгазьне кулына алып хатынга сузды.
— Выпискагызны алыгыз.
— Рәшит Фәритович, рәхмәт инде сезгә. Бигрәк авыр
иде бит хәлем, теге дөньяга олагам дип торам. Сез булмасагыз... Аякка бастырдыгыз.
— Ярар, Галия ханым, ярар... Тик... Тик сез, кайткач,
шушы выписка белән участок табибыгызга барыгыз инде,
ярармы, алга таба ничек дәвалауны ул хәл итәр, кирәкле
направлениеләр бирер... — Рәшит Фәритович, өстәп
нәрсәдер әйтергә талпынгандай, төбәлебрәк карап торды-торды да, кире уйлады, ахры, күзләрен аска төшерде.
Галиянең йөрәге елпылдап куйды. Ул кечкенәдән
бик-бик сизгер иде. Унике балалы гаиләдә төпчек бала
булып үскән кызыкай күз карашыннан, тавышның ниндилегеннән үк кемнең кемлеген, нәрсә әйтергә теләгә­
нен ярты сүздән чамалый ала иде. Әле дә ул табибның
йомшак кына сүзләрендә үзе өчен ниндидер бер шом
барлыгын абайлап алды, беркөнге күмәк обход та күңе­
лен кырып тора. Юкка түгел болар, юкка гына түгел...
Чыгару
кәгазен
алай
ординаторскийларга
чакыртып
бирмиләр, больницада беренче ятуы түгел ич, роддомда
алты тапкыр ятып чыккан кеше. Әмма кайту шатлыгы
аңын томалаган, аның бу шомга бер дә игътибар бирәсе
килми иде. Ник әле алдан ук бүрәнә аша бүре куарга?
һәм ул болай да һәр вак-төяккә көяләнеп баручан түгел.
«С чувством юмора баба», кем әйтмешли.
Таһир
Таһир аптырашта иде. Юри әйтәме табибә, шаярта­
мы, әллә инде нәрсәгәдер үпкәләп шулай кырын-мырын
сөйләнүеме?
— Мин берничек тә ярдәм итә алмыйм, — диде
Резеда ханым, куе озын керфекле яшел күзләрен аска
төбәп. — Бу очракта медицина көчсез. Үзегез үк белеп
торасыз — тиеш һәм мөмкин булган чараларның бары­
сын да кулланып карадык. Кызганычка каршы, аллер­
гия — фән тарафыннан тулысынча өйрәнелмәгән өлкә.
Сезгә авыруыгызга күнәргә туры киләчәк.
— Резеда Рафаиловна, мин түлим, күпме кирәк, шул­
кадәр түләячәкмен! Сез беләсез, мин үз сүземдә тора
торган кеше! Мин...
— И Таһир, — дип, күзлеген салып, өстәл артыннан
чыкты табибә ханым. — Укыган, акыллы кешесез. Шулай
булгач, ник уратып-чуратып торырга. — Ул, халат җиңен
сызганып, беләк сыртына ишарәләде. Анда брелок зур­
лыгындагы алсу тап әйтерсең лә үчекләп Таһирга күз
кыса иде. — Әгәр көчемнән килсә, дәваламас идемме
моны? Яз җитүгә кәнфит сыман кабара да чыга. Псориазның фәнгә билгеле ничәдер йөз төренең кайсыдыр
бер «вәкиле»! Ничә ел хәзер! Так што, Таһир иптәш,
тарыма, тарысаң арыма, дигәндәй, үз хәлебезгә күнәргә
туры килә.
Егет урамга чыкты. Бик кадерле уенчыгын югалткан
баладай нәүмизләнен, машинасына таба атлады. Никадәр
тырышмасын, Резеда ханымның сүзләрен кабул да итә,
башына да сыйдыра алмый иде ул. Ничек инде! «Меди­
цина көчсез», имеш! Беләбез без табиб халкын. Килгәнкиткәнне
теркәп
утыручы
статистика
учреждениесенә
әверелеп беттеләр. Ришвәт көткән инде ул. Көткәнен
ала алмагач, аның мин-минлегендә уйнарга маташа.
Шалишь! Күптән таныш, ышанычлы табиб дип йөрисе
юк монда бүтәнчә. Профессорларга барыр, кирәк икән
Мәскәүгә, чит илгә — тик үзенекен итми туктамас. Тузга
язмаган нидидер бер чир аркасында ул үзенең бик көй­
ле һәм бик уңайлы тормышын бозарга җыенмый әле.
Үзен бәхетле кешегә, язмыш иркәсенә санаган яшь­
ләребезнең берсе иде Таһир. Соңгы егерме елда аеруча
иркен тын алган, башлы, булдыклы, тормышның рәтенчиратын белгән ата-ананың укуда-эштә тырыш, тормыш­
та тәүфыйклы гына баласы иде. Таһир да, әти-әнисе
эзеннән барып, алар кебек үк, нефть институтын бетер­
де, алар эшләгән геофизика предприятиесендә бүлек
җитәкчесе булып эшләп алып китте. Ахмак түгел: шәһәр
читендәге яхшы коттеджның, затлы машинаның, шәһәр­
нең югары катлам кешеләре арасындагы мәртәбәнең
9
юктан бар булмаганын әйбәт белә. Шунлыктандырмы,
ул карчыгадай уяу, һәрвакыт киеренке халәттә иде. Ул
кешенекенә дә кагылмый, үзенекен дә беркемгә дә
бирергә җыенмый. Кагылып карасыннар. Ачы сүзе, төрт­
мә теле, я булмаса түбәнсетүле елмаюы һәрчак әзер.
Шул сәбәпле, ахры, тәү күрешүдә бик тә зыялы, әдәпле,
хәтта кыенсынучан булып тоелган, бераз таррак булса
да мөлаем күренгән ап-ак озынча йөзле, коңгырт чәчлә­
ре дулкынланып торган, гадәттә киң күңелле кешеләргә
хас булганча калын иренле Таһирга карата танышлары
сак, хәтта ки өркүле мөнәсәбәттә иде.
Дуслары да үзенә тиң, үз даирәсеннән. Алар барысы
да озын, ялкыткыч эш атнасыннан соң табигать коча­
гына чыгып, тугарылып ял итәргә, гамьсез, шау-шулы
сәяхәтләр оештырырга, балык тотарга яраталар. Барысы
да машина дигәндә үлеп китә, ә инде автоузышларда
үзебезнең «сигезле»ләрне хуп күрәләр. Үзара мөнәсәбәт­
ләре читтән тәкәллефсез күренсә дә, бик сак кыланалар,
бер-берсенә каты бәрелүдән сакланалар, кәефне күтәрү,
киеренкелекне йомшарту өчен исә көлү-төрттерү объек­
ты итеп чит-ят кешене сайларга ашыгалар иде.
Ләкин соңгы елларны егетне әллә нинди ят бер той­
гы борчый башлады. Бар дөньясы җитеш кебек инде,
югыйсә, зарланырлык, күңелсезләнерлек бер сәбәп тә
юк. Ләкин күңеле әллә нәрсәне юксына, эзли. Гүя дә,
ниндидер әйберен югалткан һәм шул югалтуны да оныт­
кан. Бу тойгы гел үзен сиздереп, алгысытып тора. Ләкин
ул берничек тә аның ни-нәрсә икәнен аңлый алмый
интегә. Чит илләр, маҗаралы сәяхәтләрдән, яңа таныш­
лардан, төнге клублардан ул шул сернең ачкычын табар­
га өметләнә, әмма, нигәдер, көткәннәре гелән акланмый
да куя. Һәр эшне салкын акыл белән, алдан уйлап эш­
ләргә күнеккән егеткә бу иң мәкерле җәза булып тоела
иде.
Җитмәсә, монавы аллергиясе! Табибәнең көтелмәгән
диагноз, прогнозлары бүген аның җен ачуларын чыгарды.
Көзгедәй ялтырап торган «Крузаг»ына кереп утыргач та
тиз генә кузгалып китә алмый торды. Тынычланырга,
ачу дулкынын ничек тә тыярга кирәк иде. Магнитола,
климат-контроль төймәсенә төртте һәм, бөркелеп киткән
10
салкынча һава агымымы, җиңелчә попса булышлыгымы
— тиз генә үз-үзен кулга алырга өлгерде.
Бу ситуацияне бит гадәттәге проблемаларның берсе
итеп кабул итәргә мөмкин. Димәк, хәзер аны чишү юл­
ларын гына эзләргә кала. Иң беренче эш итеп, әлбәттә
инде, интернетны, медицина энциклопедияләрен актарыр­
га. Икенче адым: абруйлы белгечләрне ачыклап, аларга
чыгу юлларын эзләргә. Өченчесе: проблеманы хәл иткән­
че, башка вак-төяк мәшәкатьләрне читкә куеп торырга
туры килер. Ягъни дә мәсәлән, бассейн белән спортзал
үзеннән-үзе расписаниедән төшеп калалар. Кызлар да
көтебрәк торырлар. Юкса, алдагы дүшәмбедән Юлия
белән диңгезгә юл тотмакчылар иде. Путевкаларны кире
тапшырасы булыр. Тик торганда чабыртып, кабарып
чыккан кызыллы-аллы «тәңкә»ләрең белән пляжда ятуны
күз алдына да китереп булмый.
Таһир, катгый бер карарга килгәндәй, ике куллап
рульгә сугып алды. Һәм бая поликлиникага кергәндә
тавышын тыеп куйган телефонын алып аның төймә­
ләренә баскалады да офисы урнашкан урам ягына таба
җилдерде.
Ахирәтләр
«Мам, кайттыңмы?!» — дип шатланышып каршы
алырлар иде кебек балалары. Ә алар, өчесе дә сагаеп,
аптыраганрак кыяфәттә, тар гына албүлмәнең стенала­
рына елыштылар.
— Җаныкайларым! — дип, сабыйларны күкрәгенә
кысты Галия. Комсызланып, аларның чәчләреннән аңкы­
ган таныш, тансык исне иснәде. — Кая апаларыгыз?
Кайтмадылармыни? Ә-ә, сәгать биш кенә икән шул
әле... — Күңеле тулуын сиздермәскә була, тиз үк, элекке
гадәтенчә, аларга эшне дә өя башлады:
— Бә-әй, нишләп яттыгыз идәнне дә себермичә?!
Дима, тот себерке белән соскы! Люба, чәй куеп җибәр,
кызым! Лена, син минем сумкаларны бушата тор, менә
бу банкаларны юасы булыр. Анавы сары пакетта сез
яраткан лимонад...
11
Ябыгып, күзләре утырып, йөзе саргаеп калган әни­
ләреннән тәүдә ятсынып, кырын-кырын карап торган
балалар бераздан инде шау-гөр килешә башладылар.
Элеккечә кебек үк, өй эчендә күңелле, җылы булып
китте. Зур йонлач сары мәче дә, хуҗабикәне танып,
күңелле мырылдап аяк астында буталды.
Роман чиләк белән күмер алып кереп мичкә ягып
җибәрде. Чытыр-пытыр килеп йомычка ялкыны купты.
Ялкыта ияреп, күмер брикетлары да куе кызыл якут
төсенә кереп көйрәделәр — аларның авыррак, һәрчак ят
тоелган, күнегеп булмый торган исе таралды.
Ниһаять, гаилә бергә җыелды. Гөр-гөр килеп, олы
кызлар — Алия белән Зилә кайтып керделәр. Алия үзе­
нең эш хакын җыеп, яңа пальто алып җибәргән. Аны
«өф» итеп, сылап-сыйпап кына бердәнбер шкаф эченә
элеп куйды. Кызлар белән бергә баракның кысан бүлмә­
сенә яшьләрчә дәрт, уен-көлке тулды. Хастаханәдә чакта
килгәләгәч,
алар
инде
әниләренең
кыяфәтеннән
өрекмәделәр. Әтиләре мич тутырып бәрәңге пешерергә
кушып киткән булган, барысы бергәләп, шуны тәмләп
ялт иттерделәр. Сөйләшә-көлешә чәй эчтеләр. Бәләкәй­
ләрнең, ниһаять, телләре ачылды:
— Әни, әни, ә безнең чәчләрне әти үрде! Хи-хи, ә ул
башта ничек үрергә икәнен дә белми иде, хи-хи... Син
булмагач, мичне дә үзе якты.
— Ә без аңа су ташыштык! Безнең бит үзебезнең
матур чиләкләребез бар! Зилә бүләк итте!
— Зилә апа диген, агач тел! — диде Люба, сеңлесен
әдәпкә өйрәтмәкче булып.
Лена тел генә күрсәтте.
— Ярар, сорарсың әле берәр нәрсә миннән! — Люба
үпкәләп авыз турсайтты.
— Ә Дима безгә су ташышмады!
— Ә ул рогатка ясады. Әти аның рогаткасын яшереп
куйды!
— Матуркайларым, үскәннәрем минем! — дип, бала­
ларның ябыгыбрак калган чандыр аркаларыннан сөйде
әнкәләре.
Хәлсезлектәнме, өйгә кайту Шатлыгыннанмы, буын­
нары камырдай йомшарган Галия, утырып булса да,
икмәкне үзе телде, чәйләрне үзе томалап пешереп,
12
чынаякларга үзе койды. Ай буена тик ятудан нечкәреп
калган бармаклары күнегелгән хәрәкәтләрне шулкадәр
сагынган! Бу эшләрнең һәммәсе аңа чиксез тансык!
Бушап калган, ярма-макарон запаслары кимегән шкаф
киштәләренә дә пошынмады, саргаеп беткән калаклар,
чынаяклар өчен дә тиргәмәде. «Бәбекәйләрем! — дип
сөйләнде үзалдына, — бәбекәйләрем! Ничек тордыгыз
икән минсез! Ярый әле апаларыгыз бар».
Балалар дигәннән, өлкән кызы Әнисә кияүдә инде,
рус егетенә чыкты, Шакшада аерым яшиләр, инде бәби
үстерәләр. Ире таксида эшли. Ун яшькә кече Алия чәчәк
үстерү эшенә укып, совхоз чәчәкләрен сата. Зилә учи­
лищеда тегүчелеккә укый. Бердәнбер уллары, әтиләре­
нең өф итеп кенә торган Дималары, җиденче сыйныфта.
Яшь аралары өч ел гына булган ике кече кыз — Люба
белән
Лена
—
поселоктагы
башлангыч
мәктәпкә
йөриләр.
Чәйдән соң Алия белән Зилә өстәлне җыйдылар да,
«Мам, без чыгып керик инде!» — дип, кичкелеккә
чыгып киттеләр. Роман иелеп мичне карады да, маллар­
ны ябып килим дип, юк булды. Бәләкәйләр ятарга әзер­
ләнеп йөри башладылар. Юынырга карават астыннан
ләгәнне тартып алдылар, теш щеткаларын бүлешеп мәш
килделәр. Әтисенә охшап зур зәңгәр күзле, аксыл чәчле
Лена, иң төпчеге бит, мыштым гына килеп әнисенең
кочагына сарылды.
—
Мам, ә мин шигырьне ятлый алмадым! — диде дә
елап та җибәрде.
И бала, бала... Шигырь — нибары сәбәп, сагынган,
юксынган инде, сабый гынам...
Бергәләп, «һә» дигәнче бер куплетны ятлап та алды­
лар:
Зайку бросила хозяйка,
Под дождем остался зайка.
Со скамейки слезть не смог,
Весь до ниточки промок. . .
Лена, тынычланып, елмаеп, уенчык куянын кочаклап
йокыга талды. Өчесенең дә аркаларыннан сөеп, юрган­
нарын әйбәтләп япты Галия.
13
Аннан ул таманлап юынгычка су салды. Мич аралы­
гына кереп, ыспуттан көзге алып, уң янтыктагы кабырга
арасын, бәрелгән урынны карады. Күгәргән эзе һаман
бетмәгән. Бетәр әле, ямавы өстендә. Күз төпләре эчкә батып,
кара көйгәннәр. «Якут күзем» — дип дәшә иде аңа йомшак
күңелле әткәсе. Имеш тә, якут дигән бик матур, асыл­
таш бар. Җете зәңгәре дә, куе кызылы да була, имеш.
«Үсеп җитсәң, мин сиңа якут кашлы йөзек, алкалар
алып бирәм, кызым, тик син мәктәптә тырышып укыр­
сың, яме», — ди торган иде сугышка кадәр, һәрчак, бер
сәбәпсезгә шатлык хисе белән янган ул «зәңгәр якут­
лар» әле инде арып-талчыгып, тоныкланып калганнар.
Буын сызлавы, йөрәк сыкравы электән инде, үзенең,
ияләнгән чирләре. Тагын әллә нинди диагнозлар сөйләү­
ләре генә... «Ярар ла, табибларның эше шул. Алар төр­
лечә куркытырга беләләр инде», — дип, үз-үзен юатты
ул, ятарга урын җәя-җәя. Исендә, Димага авырлы чакта
ничек кенә интектермәделәр аны! Табибларның сүзенә
ышансаң, яшисе дә бала түгел иде. Ә ул, әнә, терекө­
меш кебек, йөгереп йөри, күз тимәсен! Алты баланы
табып, алар тәпи киткәнче, телләре ачылганчы алты мең
тапкыр үлеп терелгәндер үзе дә. Ул инде күнеккән
кыенлыкларга. Ул — көчле, ул — бик-бик түзем... Үтәр
монысы да, җайланып китәр, үз юлына төшәр барысы
да...
— Ой, Галчонок! Намуссыз! Ник безне чәй эчәргә
дәшмәдең!
Ишектән шаулап-гөрләп Мәликә белән Наташа килеп
керделәр дә, һич кыенсынып-нитеп тормый, эчкә узды­
лар. Наташа кулындагы сөт тулы чиләкне газ плитәсе
буена илтеп куйды:
— Кызларыңа эш калдырмадык, Галка! — Үзе ялт
кына Мәликәнең кабыргасына төртеп алды. — Һа,
әйттем бит! — Җирән кешеләр бөтенесе дә шулай ачык,
күңелчәктерме, әмма Наташа булган җирдә беркайчан
да шау-шу тынмас. — Өенә бер аягы кергән, икенчесе
юк, ә безнең Галка инде ир кочагына чумарга әзерлек
алып бара. Ә үзенең соң, үзенең, кара әле, Нюра, чык­
маган җаны гына калган!
— Син, абайлабрак! — дип, шелтәле тавыш белән аны
тыярга маташты яшькә өлкәнрәк, сабыррак Мәликә. —
14
Бөтен нәрсәне уенга әйләндерергә торасың. Уен эш бул­
са, ай буе тоталармыни кешене! — Ул, стена буендагы
урындыкны алып, карават янына куйды да, ирләрчә
атланып утырып, игътибарлап Галиягә текәлде. Аның
уенчак, җитез карашлы күзләрендә жәлләү катыш кызык­
сынуны тоеп, Галия эчтән генә калтыранып куйды. Әллә
эшкә чакырырга да килеп җиткәннәрме? Ул бит бер ай
буе эш хакында ике уйлап бер хәтеренә дә төшермәгән
иде. Кызларны күргәч, совхозның мәңге бетмәячәк эш­
ләре күз алдына килеп басты. Тиздән эшкә чыгарга
кирәк булачагын уйлаудан гына да калтыранып куйды.
Шуны сизгән шикелле, Наташа җырлап җибәрде:
Агыйделдән агып килә,
Кораб түгел, шешәләр,
Утта янмый, суда батмый
Безнец ише бичәләр!
һәм карават читендә, чит кеше өендәге сыман, мес­
кен генә кыяфәттә утырып торган Галияне кочаклап та
алды, түгелеп елый да башлады. Ул исерек иде. Галия­
нең танавына сәмәй исе килеп бәрелде.
— Тыңлама шул совхоз куштанын! — дип, яшькелт
күзләрен алартып, Мәликәгә карап, кул селтәде. — Әйдә,
куй чәеңне, Галчонок, минем син кайтуга дип саклаган
бер елтыркай бар, настоящщие, кибетнеке, тозлы кыя­
рың бармы, бардыр, бардыр, син запаслы кеше, Ромкатозкүз генә бирәнләнеп суктырып бетермәгән булса...
Алар өчәүләп кухняга чыктылар.
Наташа белән Мәликә өйгә күз-колак булып торган­
нар, атна уртасында, олы кызлар укуда чакта сыерны
Наташа сауган, рәхмәт төшкере, әнә бит, кайту белән
кереп җиткәннәр. Кайтышлый Роман белән гастрономга
сугылулары әйбәт булды, кеше-фәлән керсә дип, таныш
сатучыдан очсызлы булса да шәраб, колбаса алганнар
иде.
— Я, Галка, сөйлә, ничек хәлләрең? — дип өтәләнде
Мәликә, өстәл әзерли-әзерли. — Син утыр, утыр, без
үзебез ясарбыз, әзерләрбез, чәен дә, мәен дә. Син сөй­
лә, без килеп киткәннән соң нәрсәләр кыландырдылар
15
инде? Романнан сораштың ни дә, юк ни, «әллә» дә
«белмим» бар сүзе.
— У-у, ул ирләрне! — дип, тагын йодрык болгый
башлады Наташа. — Үзләре ни, сүзләре ни! Шыпиуннар!
Ә без — исәрләр! Шыр исәрләр без!
— Нишләтсеннәр инде, — дип көрсенде Галия, иске
агач урындыкка сөялебрәк утырып. — Уколларын када­
дылар, төймәләрен эчерделәр, карадылар, рәхмәт төшкереләре! Карамадылар дип әйтә алмыйм. Мин кем инде
аларга! Бер гап-гади авыл хатыны. Ә сез беләсезме,
анда ниндирәк кәттә кешеләр ята? Бөтенесенең дә тере­
ләсе килә, озак итеп, бәхетле итеп яшисе килә. Алар
инде, кызлар, безнең кебек ипи белән макарон төйми,
күркә ите белән йөзем җимеше генә ашый. Ә үзләре
барыбер авырыйлар, шаккатырсың... Э-эй, безгә алай
эләксәме, әйеме, кызлар?
— Әл дә эләкми әле, — дип кул болгады Наташа. —
Совхозның бөтен басуларын ат урынына сөрер идең,
аякларың белән янбашыңа тибә-тибә. Болай да, ата ком­
мунист кебек, ни кушсалар, честь биреп чыгып йөге­
рергә торасың. Әзрәк хәйләләшергә дә өйрәнергә кирәк,
Галь, үзеңне үзең сакларга... Көлмә, көлмә, беләм инде,
барыбер тыңламыйсың. А зря. Наташа әйткән иде дияр­
сең, үзенең җирән чәчләре белән ант иткән иде диярсең
менә, барып чыгасың син бу хут белән барсаң...
— Аякка бастырдылар инде... — диде Галия, Наташаның сүзләренә илтифат итмичә. — Тик менә чыгарган
чакта заведующий үзе чакырып алды да, әллә ничек,
шомлырак сүзләр тылкыды. Кайту белән участковыйга
бар, ди. Шунсы гына күңелне кырып тора.
— Алай укмыни? — Мәликәнең төсләре үзгәреп кит­
те. — Үзеңә ничек соң? Без инде үз хәлебезне үзебез
генә чамаларлык яшьтә бит.
— Үземә дә әллә ничегрәк булып тора шул, — диде
Галия, муенындагы миңен капшап. — Хәл дә юграк.
Буыннар элеккечә, сыкраудан туктамый. Көз көне гел
шулай бит инде, обострение бирә. Монавыннан, эчнең
шушы төшеннән әллә нәрсә кадап-кадап ала кайчак.
— Кайгырма, исәркәем! Синең бит Мәскәүдә, Казан­
да күпме туганнарың бар. Барысы да табиблар. Ниемә
алар туган исеме күтәреп йөриләр? Бер сеңелләренә
16
ярдәм итмәскә, — дип, аны кочаклап алды Наташа. Тагын
еларга, җырларга тотынды:
Я — корова, я — и бык,
Я ~ и баба, и мужик!
—
Туктасана, монавы, кешегә сөйләргә дә ирек бир­
мисең! — Мәликә Наташага чынлап торып ачулана баш­
лады. — Каян иярттем үзен! Үзем генә кергән булсамчы!
Җырлап утырырга бәйрәм табынымыни!
— Ярар инде, тиргәшмә, — дип, Наташаны якларга
ашыкты Галия. — Ул бит чын күңелдән!
— Во, во! — дип имән бармагын селкеде нәүмизләнен
калган Наташа. — Галка барыбер сине түгел, мине
ныграк ихтирам итә! — Үзе шулай да телен тыйды, чәй
чөмерергә кереште.
— Монда нинди яңалыклар? Басудан кергәнсездер
инде?
— Басудан керсә ни, амбарда кызган ашлык әйлән­
дереп бер булабыз. Ашыктырып кертеп тутырттырдылар
да, әнә, кызып ята игеннәре. Юкны бушка аударып үтә
бит инде без исәрләрнең гомере! — дип зарланды, телгә
килеп Наташа.
Мәликә, Галиянең чәен яңартып, үз хәбәрен сөйләде:
— Фәррах сине сорашып торган иде әле беркөнне.
Хәлен белергә барган идегез, ничек, ары-бире производ­
ственный травма дип сөйләнмиме, ди.
Галиянең йөзенә кызыллык йөгерде. Кулы белән
авызын каплап, баш чайкады:
— Ужас, бөтен кайгысы шулмы? Берүк әйтә күрегез:
гаеп эзләп чабасым юк! Минем аңа хәлем дә юк, телә­
гем дә. Уема да кермәде дияр идем. Палатадагы хатын­
нар сөйләнделәр аны. Бер юрист хатынкай да ята иде,
әллә нәрсәләр сөйләп бетерде. Син даже дирекциягез­
дән чиратсыз фатир кыса аласың, дип котырталар мине.
Кая ул, безнең әнкәй әйтә торган иде, суд белән чурт
юлыннан ерак йөрегез, дип. Үзем барып төштем, беттекитте. Беркем этеп екмады, үзем егылдым. Үзе абынып
егылганга совхозны судка биргән дип, бөтен Семенов­
каны көлдерәсе хәлем юк.
17
— И-и, нигә кергәнебезне онытып торам! Исәвән дә
инде үзем! — Мәликә ишек төбендәге элгечтән пальто­
сын алып килеп, кесәсеннән район гәзитенә төрелгән
төргәк алды. — Октябрьнең зарплатасын тараттылар бит!
Синекен үзем талаша-талаша кул куеп алдым. Юкса,
теге яңа кассир кызыкай бирмәскә маташа. Мин әйтәм,
туктале, кем булдың әле, танау астың кипмәс борын,
дидем,
безнең
шушы
совхоз
җелекләребезне
күпме
суырганны беләсеңме син, дидем, шушында утызар ел
эшләп, мәте ерып, кәкрәеп, эштән чыгып беттек, ә син,
яшел томшык, Галия апаңның хәләл көч түгеп алган
тиеннәрен дә ялындырып йөртмәкчесеңме, дидем!
— Син генә түгел лә инде, — дип сүзгә кушылды
Наташа, — бөтенебез бергә ябырылдык.
Галиянең суырылып калган күксел-саргылт йөзендә
шатлык нурлары балкыды.
— Менә бит, менә бит! — дип, сабыйларча кулларын
чәбәкләп куйды ул. — Рәхмәт инде, кызкайларым! Әл дә
сез бар, әл дә эшебез бар. Эшләп торгач, акчасы да
булып тора. Инде ничек кенә тиргәсәк тә, түләп киләләр
бит әле! Безнең әнкәйләр таякка да бил бөктеләр.
Мәликә аның кулына тагын бер төргәк сонды.
— Монысы — бездән, кызлардан, — диде. — Расчеттан
шунда ук җыеп алдык. Берәр кирәк-ярагыңа тотарсың,
даругамы анда, үзең карарсың.
Галия дулкынланудан рәхмәт әйтергә дә онытты.
— Кирәкмәс ие, һәркемнең үзенең гаиләсе, балалары.
Мин генәмени инде дөнья тоткасы! — дип мыгырданды,
чиксез уңайсызланып.
— Я, Галчонок, ярар, кузгалыйк без, — дип, сикереп
торды шулчак Наташа, Мәликә тарафына кырын-кырын
карап. — Әнә, Романың да кайтты. Я безне быжгытып
чыгарыр. Аларга ышансаң! Иртәгә керермен әле үзем
генә. Кибеткә барышырмын, продукты беткән дисең
бит. Үзеңә генә әйтәсе сүзләрем дә бар. Тик ятмадык
без монда, тик ятмады-ы-к...
Кунакларны озаткач, Галия табынны каплаштырып,
савыт-сабаны чайкап куйды, Романга аяк юарга су
таманлады. Шатлыгы эченә сыймый, яшәп торырга акча
булып китүенә бик сөенгән иде ул һәм бу шатлыкны
тизрәк ире белән уртаклашасы килә иде.
18
Әнкәй
Алмагач үсентесе үзе төшеп тамырланачак чокыр
читендә сабыр гына көтеп утыра.
— Ашыкма, малкаем! — ди Галия. Аларда, гөлме ул,
я булмаса, агачмы, шулай яратып, тере җан иясенә дәш­
кәндәй, «малкаем» дип дәшәләр. — Ком салабыз, көл
сибәбез азрак. Менә бу иске көрәкне кадап калдырабыз
иң төпкә. Нигә, дисеңме? Кирәк, җаныкаем, кирәк бар­
сы да. Кайчак тимердәй нык торасың дөньяда, кайчак
аяк астындагы тузанга әвереләсең, көл-күмергә дә кала­
сың... Ә син тимердәй чыдам бул, көл очкандай җиңел
генә үсеп кит, җимешләрең ком бөртекләредәй сансыз
булсын. Тиресне, тамырың черемәскә, соңыннан иң өскә
сибәрбез. Розаның розасы да тирессез үсми. Ә син белә­
сеңме, мин бүген теплицадан ничә роза кисеп сатуга
озаттым? Елның-елында меңләгән роза чәчәкләре тәрбия­
ләп үстерә Галия түтәң. Ничек җырлый әле Пугачева,
«миллион, миллион алых роз», диме... Уфаның кәттә
егетләре купшы гөлләмәләрен көяз, иркә кызларга бүләк
иткәндә, ул матур чәчәкләрне бирчәйгән куллы, кәкре
аяклы юан түтиләр үстергәнен башларына да китерми­
ләрдер! Вәт, малкаем, ышыкта гына, тәрәзә төбендә генә
үсеп утыр әле шушында. — Үги генә, ятсынып кына
торган үсентегә карады да күз кысып куйды. — Синең
әле барсы да алда! Шаулап чәчәк атар, җимешләнер
чакларың алда... Яшьлегең белән бәхетлесең инде син,
һи-һи-һи...
— Монауны! — дип, биленә китереп төрткәнгә сискә­
неп күтәрелеп караса — Наташа икән. — Ну, Галя, ты
даешь! Без күчәсе фатирлар төзелеп бетеп килә, ә син
җимерелеп барган барак алдына агач утыртып йөри­
сең, — дип гөрелдәде ахирәте, тәбәнәк, сирәк койма так­
таларына утыргандай итеп.
Галия, уянып киткәндәй, кабаланып, су тулы чиләккә
үрелде.
— Фатир тәрәзәсе алдына да утыртырмын, аптыраган­
сың икән, — диде, кашын җыерып. — Төш коймадан,
изәсең бит центнерлы гәүдәң белән.
— Ишеттеңме яңалык? — Наташа аның сүзенә ыжлап
та бирмәде. — Яңа директор яңа график кертәчәк икән.
19
Хәзер сменалап эшләүне бетерәләр, имеш. Участоклар­
ны бригадаларга бүлеп бирәчәкләр дә продукцияне
кибеткә илткәнчегә кадәр җаваплы булачаксың икән.
— Ә нигә? Бәлки, эш хаклары әйбәтләнеп китәр! —
диде Галия. — Кече кызларны кияүгә бирәсе бар, Дима­
ны техникумга укырга кертәсе.
— Исәр! Бигрәк беркатлысың да инде! — дип, гадә­
тенчә, эре тешләрен күрсәтеп, җирән чәчле зур башын
чайкап
шаркылдады
ахирәте.
—
Фәррахның
бүресе
улаячак, диген. Хәзер вертолет алыр инде. Я самолет.
Аласын алып, төзисен төзеп бетте.
— Әй лә, кеше кесәсен тикшермик, Наташа. Теләсә
нишләсен.
— Шуның аркасында гарип кала яздың, һаман якла­
шасың. Бигрәк йомшак булдың гомер буе һәм үзсүзле.
Я ярар, син исәргә сүз сөйләгән мин исәр. Мәликә
помидор рассадасына керергә кушты төштән соң, шуны
әйтеп китим, дидем юл уңае.
— Син чыктыңмыни? Улың ни хәлдә соң?
— Мунчага алып бардык Семен белән, — диде ахи­
рәте. — Әбәттә кеше азрак була бит. Хәле шул инде,
элеккечә. Хастаханәдән соң әйбәтләнебрәк тора да аннан
тагын өянәге кабатлана башлый. Интернатка бирегез,
диләр. Ни җаның белән газиздән-газизеңне казна йор­
тына илтеп ташлыйсың.
Шулчак ойдән йөгереп килеп чыккан Ленаның ачы
тавышы һаваны ярды:
— Мам! Картый егылып төште!
— Каян?! Нишләп?!
— Без Люба апам белән, син чыгып киткәч, тәрәзә
юарга булдык. Ә картый безнең юганны ошатмады. Кул­
дан чүпрәкне тартып алды да үзе менеп китте. Өскә
үрелгән иде, аягы таеп, идәнгә килеп төште. — Ленаның
миләүшә чәчәге төсле күзләре зур булып ачылганнар,
сипкелле бите кып-кызыл.
Галия, кулындагы көрәген ташлап, өйгә ашыкты.
...Карчыкның хәле чынлап та мөшкел иде. Ах-ух
килеп идәндә ята... «Аягы сынган!» дигән уй Галиянең
йөрәген авырттырып сызып үтте. Тездән бер карыш
аста гөбедәй шешеп чыккан. Оегы аша ук беленеп тора.
20
Бер сынган иде бит иңде шул төшеннән. Уйсу җиргә
су җыела, авыруга чир җыела, дигәннәре шушыдыр. Ул
чакта да оныкларының эшен яратмыйча, кулларыннан
чүпрәкләрен тартып алып карават астын ничек юарга
икәнен күрсәтмәкче булган. Бу юлы — тәрәзә. Карт сө­
яккә күп кирәкме. Сиксән биш яшьлек башы белән ни
эшләп йөри инде тәрәзәдә?
Алай дип үзенә әйтү юк инде. Көн дә чәтрәңләп
кабатлап кына тора бит: «Рус тормышының ни бәрәкәте
булсын аның? Юк, буласы башы юк! Дуңгыз ашаган
йортта нинди бәрәкәт торсын! Китәм!!! Бер минут тор­
мыйм бүтән, китәм! Саимәмә китәм! Бер башыма урын
табылыр. Илдә чыпчык үлми. Бер әнкәйне карарлар. Кая
барсыннар карамый, карарлар!» Галияләр моңа каршы
бер сүз дә дәшми, һәм әнкәсе, китеп бер атна үтәме,
юкмы, тагын «рус кияве», «рус оныклары» янына кай­
тып җитә.
Телефонга йөреп, ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы
чакырып вакыт әрәм итәсе булмады, Диманы Уфадан
мәктәптән алып Роман әбәткә кайтып керде. Картәнисен
бу хәлдә күреп, Диманың күзләреннән яшьләр атылып
чыкты. Наташа да ярдәм итешеп, кузовка түшәк түшәп,
әбине шунда күтәреп салырга булдылар. «Менә, әби,
королевалар кебек, түшәк өстендә генә барырсың», дип
шаяртып
маташкан
Романга
карап,
Галия
йодрык
төйнәде, шым бул, янәсе. Кабинага утырырлык түгел,
шеш өскә таба менеп, аяк тездән бөгелми. Тәүдә
кузовтан карбызларны бушаттылар. Роман Уфадагы бер
ресторанга азык-төлек ташый. Туры килгәндә, очсызрак
җиләк-җимешме, хакы төшерелгән әйберләрме, йортка
ияреп кайта. Йөргән аякка йөрмә эләгә, бүген базарда
юк бәягә генә карбызга юлыккан. Кайберләре яньчелгән
дә булсын ди, аның каравы, балаларның сөенүенә чикчама юк, «ә» дигәнче ташып та бетерделәр. Күчтәнәчкә
Наташага да бирделәр. «Эштә әйтерсең инде, — дип
үтенде Галия, аны озатып, — һич тә булмаса, бүгенге
прогул өчен ял көне чыгармын, кичсез кайтып булмас.»
Уфада Роман аларны травмпунктта калдырды да, үз
эшләре белән китте. Ул урап килүгә рентгенга төшеп,
гипс салдырганнар иде инде. Табибның, егылу тарихын
ишетеп, баш чайкаганын, «ну, бабушка, в вашем ли
21
возрасте по подоконникам скакать!» дип мыгырданган­
нарын сөйләп тормады инде Галия. Әнкәсенең кәефе
бөтенләй юк, кечкенә баладай нәүмизләнен калган. Бер
минут тик утыра белмәгән кешегә бер ай гипста йөрү
төрмә белән бер булачак инде. Тик бер сүз әйтте травмпункттан алып чыккач:
«Ничек намаз укыйм инде
хәзер?» «Кайгырма, әнкәй, утырган килеш укырсың, —
дип юатты аны Галия. — Бөтенләй укымасаң да, нәрсә
булган ул чаклы... Болай да инде гомер буе биш намаз
вакытыңны калдырмадың. Ял итәрсең азрак».
Бигрәк дин дип ябышып ята шул. Әле җитмәсә,
Галиягә бәйләнә. Яулык бәйләп йөр, итәк ки, ди. Галия
инде каршы дәшми, «юк» дип тискәреләшми, шаяртуга
бора да җибәрә. «И-и әнкәй, заман икенче бит хәзер», —
дип карыйлар кайчак, ул да, апа-абыйлары да. Кая ул,
ишетергә дә теләми карчык, үз туксаны туксан. Элекке
заманнарны сагынып бер була. Ярый әле Роман алдында
ләм-мим — тел яшерә.
Ходай — бар һәм бер, ә ышану йөрәктә булырга
тиеш, дип уйлый Галия үзе. Нишләсен, әнкәсен бик
зурлый, бик ярата, тик, ни хәл кылсын, иптәш хатыннар
арасында ак карга булып йөри алмый. Кайчагында шәра­
быннан да авыз итәргә, тәмәкесен дә суыргаларга туры
килә — барысы да кыланганны кыланмый хәл юк.
Әнә, гәзите булсын, телевизоры — коммунизмга күп
калмады дип, көне-төне тылкыйлар. Монысына бик ыша­
насы килсә дә, шунсы шиккә сала: ай-һай, кибетләр шыр
ялангач, кием-салым, кер порошогы, ручка стерженьнәре генә дә табам димә. Сатучылар — поселоктагы иң
абруйлы кешеләр. Ярый әле Галия кибетчеләр белән
дус. Үткәнендә сабын алдырдылар күп итеп. «Ал, Галя,
ал, алда хуже булачак, дөнья әйбәткә бармый бер дә»,
дип, кыстап-кыстап бирделәр. Өстәгеләр дефицит турын­
да бер дә белмиләр микән ни? Хәер, Брежнев бабайның
үз хәле хәлдер, бик картайган бит инде, андый вак-төяк
кайгысы юктыр.
Балалары йөреп укыган Уфа мәктәбендә, «Беренче
кыңгырау» бәйрәмендә, сез күп балалы ана, күпмилләтле
гаилә, сүз сөйләгез, дип, ел да Галиягә сүз бирәләр.
Аның әнә шунда бөтен мир алдында бу шик-шөбһәле
22
уйларын ачып салырга теле бик кычыта да бит, бәй­
рәмнең ямен җибәрергә ярамый, килешми алай.
Кайтканда карчыкны кабинага утырырга күндерделәр.
Язгы көн кичкә авышкан иде, болытлап та тора. Һаман
кияве янына утырмады әле, чата-кама килеп, уртага
кызын утыртты әби.
Бүртеике күксел тамырлы куллары белән алдындагы
тимер тоткычка ябышкан, юка иреннәрен кымтыган
әнкәсе юл буена бер сүз дә дәшмәде. Машина асфальт­
тан ком-таш юлга борылгач, һәр сикәлтәдә дөбер-шатыр
сикертә
башлады.
Тәрәзәнең
теге
ягында
совхозның
бәрәңге басуы, сул якта тупыл полосасы. Урта бер җир­
дә, юлга урман тоташа. Андагы бер карт имән ерактан
ук күзгә чалына. Кәүсәнең бар ботаклары корып коелып
төшкәннәр, иң очындагы, уң якка каерылган берәве
генә, үткән-сүткән юлчыларга нидер әйтергәме, кисәтер­
гәме теләгәндәй, моңаеп, караеп кала. Поселокка җитәрәк, уң якта ярымтүгәрәк түбәле яңа теплицалар.
Искеләрен сүтеп, боларын яңарак кордылар. Эчләрендә
дулап йөрерлек иркен, биек. Тышта кырык градус суык
булсын — ә эчтә шул бер җылы, дымлы һава. Газ белән
булгач, кайчан, ничек телисең, «һава торышын» кирә­
генчә көйлиләр. Ә элек, көннәр кинәт салкынга борыл­
са, Галияләрне төннәрен уятып, җыеп алалар, үсентеләр
туңмасынга тимер «буржуйка» мичләрне иртәнгә кадәр
ягып, саклап чыгарга туры килә иде.
Бу юлларның, бу басуларның һәр карышы таныш
аңа. Бу басуларны көрәк-китмәи тотып ничә урагандыр
ул. Бирегә күчүләренә утыз елдан артыктыр инде хәзер.
Алар бу поселокка очраклы гына, Галиягә эш, барактан
бүлмә булгач килеп төпләнгәннәр иде. Әмма фельдшер
булып бер ел да эшләп өлгермәде, бу урынга училище
беткән яшь киленне куйдылар.
Галиянең бертуганнары барысы да диярлек укымышлылар. Аталарының таләбе шулай иде. Ул, заманында
Казаннан килеп, Златоустның алтын байларының бер­
сенә управляющий булып ялланган егет, бик башлы
кеше булгандыр. Укытырга тырышкан балаларын, җаен
тапкан. Запаслары да булмый булмагандыр. Златоусттагы ике катлы таш йортын тартып алсалар да, болган­
чык елларда әтиләренә тимәгәннәр. Бәлки, аны да
23
башкалар кебек үк Себер сөрерләр иде, әмма ул,
хатынын, бер көтү бала-чагасын поездга төйи дә, Уфага
күчеп килә. Балалары үсеп җитү белән аларны Мәскәүдәге, Казандагы туганнары янына укырга озата тора.
Галия инде Уфага килгәч туган. Бер абыйсы белән ике
апасы да Уфадалар. Кечеләргә, әнкәсе әйтмешли, капчык
төпләренә, уку эләкмәде. Сугыш чыкты. Кая ди анда уку
кайгысы! Теге чакны, барактан бүлмә алгач, шуңа кызы­
гып тордылар да калдылар совхозда. Нишлисең, баш
белән таш ярасыңмыни. Табиб булу турындагы хыяллар
сүнде, бетте. Койрык бозга катты — бер-бер артлы бала­
лар туа торды.
Атасының сутыштан кайтып төшкән көнен, аның,
билендәге ярчык кузгалудан куркып, сак кына, бөкрәя
төшеп атлап йөрүләрен хәтерли әле ул. Елмаеп кына
торган зур кара күзле, түгәрәк йөзле, кашлары — очып
китәргә
канат
җәйгән
кошны
хәтерләткән,
йомшак
холыклы кеше иде. Вафатына кырык ел хәзер. Әнкәсе­
нең тач капма-каршысы. Әнкәсе инде баскан җиреннән
ут чыгара, әйтәсен өздереп әйтер, үзенекен сүз итми
туктамас. Шулай булмый кара, унике баланы ничек
түкми-чәчми үстерәсең дә, ничек буйсындырып, бер
учка җыеп тотасың. Алай дисәң дә... Түгелгән икән шул,
чәчелгән икән...
Сугыш башланган ел иде. Үсмер чак. Алар, өч үсмер
кыз, елгага су коенырга йөгерделәр. Җылы, тик болыт­
лырак көн. Эчкәрәк керүләре булды, әллә чоңгылга эләк­
теләр — су агымы аларны үзенә бөтереп алды. «Батам!»
дигән уйдан коты очып, Галия җан-фәрман ярга йөзде.
Кече апасы да чәчи-тончыга язып ярга чыгып егылды.
Ә Чибәр апалары юк. Унике бала арасындагы иң
чибәре, иң чаясы ул иде, шуңа аны исеме белән түгел,
«Чибәр апа» дип йөртәләр иде. Алгысап, котлары алы­
нып, тегеләй йөгерделәр, болай йөгерделәр кызлар, әмма
күксел салкын дулкыннар өстендә тере җан иясе күрен­
мәде.
«Суга баткандай юкка чыкты» дигән сүзне бөтен
тирәнлегендә Галия менә шунда аңлагандыр. Йөгереп
кайтып әниләренә әйтүләр, аның таштай катып калган
йөзен күрүләр... Андый газапны дошманыңа күрсәтмә­
сен... Үзен гаепле тоеп йөдәде Галия, шул көнне гомер
24
буе төшендә күреп саташты. Кече апакае әнә шуннан
соң гомерлеккә телсез булып калды. Әнкәсе ниләр
кичергәндер, ничекләр түзгәндер!
Шуларны уйлап барган Галия тагын әнкәсенә карап
алды. Гәүдәсе, суга төшкән күгәрченнекедәй генә булып,
кечерәеп, йөзе боегып калган... Әйе, кошлар алар очкан
чакларында гына мәһабәт күренәләр...
Баракка кайтып кергәндә кич булып беткән иде
инде. Кызлар мичкә якканнар, ике конфоркалы газ плитәсендә казаны белән борщ кайнап утыра. Кияүләр дә
эштән кайткан. Кечкенәләр дәрес хәзерли. Артык сүз
сөйләшми генә ашап алдылар да, йокларга яттылар.
Биш адымга дүрт адым зурлыктагы олы якка һәм
кече аш бүлмәсенә барлыгы унбер җан, һәркайсы үз
урыннарына чүмәште. Әбинең урыны түрдә — түшәк
түшәлгән сандык өстендә, аяк очында урындык. Ике як
стена буенда — пәрдә, элеккечә әйткәндә чыбылдык
белән әйләндереп алынган ике софа. Аларда кияүләре
белән уртанчы кызлар, бәллүдә өлкәненең күкрәк бала­
сы. Алия белән Зилә, сүз куешкандай, бер ел эчендә
кияүгә чыктылар бит быел. Зурдан кубып туйлар үткә­
реп булмаса да, никах ашы җыйдылар. Алиясе чәчәк
сатучы азәрбайҗан егетенә үлеп гашыйк булган, Зиләсе­
нең башын башкорт егете әйләндергән. Картәниләре
сөенеп бетә алмады, үз мөселманнарыбыз дип. Мөсел­
манлыгын мөселманнар да, яшәр урыннары юк һаман.
Тәрәзә төбендә Зиләнең тегү машинасы. Мич буенда, иң
җылы урында — Дима, Люба, Лена. Галия белән Роман­
ның урыны кухняда, такта карават-сәкедә. Башка кич­
ләрдәге сыман, бүген бала да елап көйсезләнмәде, мәк­
тәпчеләр дә чым-чыкыр килмәделәр. Бары тик берара
әбинең ара-тирә сызланыпмы, арыпмы, көрсенеп куйга­
ны, авыз эченнән озаклап дога укыганы гына ишетелеп
торды.
Мәшәкатьле, тынгысыз көн, шулай, алдагы, чират­
тагы көнгә ялгану өмете белән, җай гына төн кочагына
чумды. Галия, гадәтенчә, иртәгәсе эшләрен уйлап, күздән
кичереп ятты. Аллаһ боерса, әнкәсенең аягы төзәлер,
табиб бит, «кайгырмагыз», диде. Шөкер, барысы да
исән-саулар, тамаклары тук! Өйләре суыграк, кысанрак
та соң, ансына да көяләнми. Совхоз бит, әнә, тиздән
25
фатирлар вәгъдәли. Төзелеп бетеп килә инде аларга
дигән матур кирпеч йортлар.
Һәр көндәгечә, күңел күгендә алсу хыял болытларын
тергезде Галия һәм җиңел сулап куйды. Булыр, җылы
сулы ванналарда каз-үрдәктәй чупырдашып, иркен фа­
тирларда рәхәтләнеп, чөкердәшеп кенә яшисе көннәре
дә булыр әле аларның! Түзәргә, сабыр итәргә генә
кирәк! Булыр!
Юл
Кара көз. Өметсез һәм шыксыз мизгел. Черек яфрак­
ларның татлы исе котылгысызлыгы белән шомлы. Капкара җир өстенә түшәлә башлаган ак кар бөртекләре
көзге төшенкелектән бер ярдәм кебек. Йөрәк сулкылдап-сулкылдап ала да, бераз тынычланып, үзенең барлы­
гын оныттырып торгандай итә. Аннан тагын, тагын...
Бу юлы да көз иде. Кырын карашларның, өзек-төтек
кинаяләрнең мәгънәсен ул менә әле килеп аңлады. Нәкъ
ике елдан. Нәкъ менә хәзер.
Аңа авыр. Аның барысын ташлыйсы да, канат җилпеп-җилпеп очкан ирекле кош сыман, каядыр, күз
күрмәгән якка олагасы килә. Кайчандыр теше-тырнагы
белән чытырдап ябышкан тормышның әле килеп бер
генә яме дә, бер генә кадере дә юк кебек. Ул, әйтерсең
лә, буталчык бер лабиринт эчендә. Кайда икәнен дә,
вакытны да чамалый торган түгел. Аксыл-сары ике
стена арасындагы тәрәзәнең бер почмагында пәрәвез
кисәге эленеп калган. Ул рам ярыкларыннан кергән
җилгә әкрен генә тибрәлеп тора. Галиягә суык. Аның
таушалган, арыган, хәлсез гәүдәсе генә түгел, җаны өши.
Әллә
каян
колакка
чалынып
калган
бер
җырмышигырьме кисәге зиһенендә чуала:
Җаным өши,
Сәер бер хис...
Үлдең дә,
Үлмәдең дә...
Битараф шәфкать туташлары керә кайчак. Аларның
күзләренә дә шул шигырь юллары яшеренгән. Алар
26
куйган системалардан, тамчы-тамчы булып, шул сүзләр
тама. Тамалар да, тишкәләнеп беткән беләгендәге күксел
тамырдагы энәгә кереп югалалар.
Галия битараф ук түгел әле. Ул әле аңлар хәлдә: ул
ихтыярын җуйса, теге алты бөртек нур нәүмиз калачак,
алар кая сугылырга, ни кылырга белми сүнәчәкләр,
сусыз корыган гөлдәй сулачаклар. Галия бит ул гөлләрне
өф итеп үстерде. Күзләренең яме, күңеленең җылысы
иде алар. Үз авызыннан өзеп аларга каптырды, бар тап­
канын үзе өчен тотыну турында уена да китермичә
аларга сарыфлады. Алар өчен җанын аямый җир тыр­
нады, кара таңнан эшкә чыгып йөгерде, мал асрады,
бакча тотты. Бәгырькәйләр, шуны аңлый белделәр. Күзе­
нә карап кына тордылар, әйтергә теләгәнен ярты сүздән
аңладылар. Галия, үз ирегендә булса, алар яныннан бер
адым да читкә атламас иде, совхоз эше мәҗбүри
булмаса, бәбиләп, ике ай үтүгә, бала карарга я күршекүлән карчыкларын яллап, я әнкәсен алып килеп, басуга
чыгып чапмас иде дә бит...
Ичмасам, бәрәңгеләрне дә казып алып бетерергә
өлгермәделәр. Яңгырга калдырмый гына, киптереп, черердәйләрен чүпләп, кар базына сала алдылар микән инде?
Ни дисәң дә, еллык ризык... Галия бирегә килеп эләккән­
нән бирле, күкнең төбе тишелгәндәй ява да ява... Лапас
түбәләре искерә төшкән иде, су үтеп җәфалыйдыр
инде... Сыеры, төрле кеше савып, сөтен юньләп төшер­
ми дә башлагандыр. Зиләләр Нуриманга күчеп йөриләр,
кышкылыкка йортларын сылыйсы бар, берүк өмә җый­
сыннар иде, үзе, авырлы килеш, балчык сылап өзлегә
күрмәсен тагын... Ни Роман, ни олы кызлары, болар
хакында сораша башласаң, «бар да әйбәт, юкка-барга
кайгырма», дип кул гына селтиләр. Яңа уку елына Лена­
га яңа резин итек аласы бар иде. Апаларыннан калган­
нары тишелеп беткән. Бу койма яңгырда аякларына су
үтеп җәфаланадырмы бала. Әйтәсе булыр, полиэтилен
янчык
кисен
эчтән.
Шулай
итсәң,
шәйлә
корырак
йөрисең.
Йөгереп, юк, очып кына кайтып китәр иде дә бит...
Җаны, тыелгысыз бер көч белән, шул кысан гына барак
бүлмәсенә, орлыктай төшеп тамыр җәйгән, яшәр төяге­
нә әверелгән оясына талпына. Ләкин гомер буе атлап
27
түгел, юыртып дигәндәй йөргән аякларының буыннары
әле көпшәк мамык кебек. Беләгендә дә көч әсәре юк.
Кайчан керер аларга хәл? Керә алырмы... һәм Галия,
җылыныргамы, өметсезлек аңкыган уйларыннан коты­
лыргамы теләгәндәй, үткән ел сигезенче март бәйрәменә
ире бүләк иткән шәлне аркасына салып куя. Ул шәлнең
тарихы үзе бер мәрәкә. Сизмәде түгел, сизгән иде Галия
Романның уенда нәрсәдер барлыгын. Күңел бит ул әллә
кайларга йөгерә — каймак урлап ашаган песи сыман
тавыш-тынсыз гына, шома гына йөреп ятуын әллә нәр­
сәләргә юрап беткән иде. Нуримандагы кече апасы
Саимә белән пышылдашуларын, алан-йолан карашуларын
да күрмәде түгел. Ә алар аңа бер сүз әйтми-нитми, Уфа
базарыннан шул чана шәледәй зур, мамыктай йомшак
шәлне алганнар да кайтканнар, имеш. Дөнья бәясенә!
Галия андый кыйбатны гомергә дә алмас иде. Илтеп
бирәм, кемнән алдыгыз дип, ачуланыплар бетте. Роман­
ның: «Ярар, карчык, мин гомергә бер алган бүләкне дә
ошатмадың...» — дигән үпкәле сүзеннән куркып кына
бүтән чәпчемәде, күнде затлыдан-затлы бүләккә.
Бүген аңа чыгару кәгазьләрен әзерләп бирделәр.
Романы, әбәт вакытына ук килеп җитәсе кеше, кичке
җидедә дә күренмәде. Оныткандыр дисәң, кызларга да
кат-кат әйтелде инде, югыйсә.
Юк, Галия иртәгәгә кадәр көтүне күз алдына да
китерә алмый. Ул биредә башкача хәтта бер минут та
түзеп тора алмый. Хастаханәнең шыксыз диварлары
аның тынын кысып, өстенә авып баралар. Урамга чыкса,
өенә кайтса, тыннары киңәеп, җиңелрәк булып китәр
кебек. Шулай итсә, бәлки, барысы да элекке җайга тө­
шәр, бетмәс-төкәнмәс авырулар да, тәнен суырган хәл­
сезлек тә юкка чыгар да куяр. Әйе, нәкъ шулай! Әйе,
хәзер үк кайтып китәргә! Әйбере күп түгел. Иптәш
хатыннары — алма, Әнисәсе чикләвек китергән иде,
балаларга нинди әйбәт күчтәнәч! Әчтерхан чикләвеген
Дима бигрәк ярата. Сөенер бала. Укуы нишләп беткән­
дер, өчлегә төште микән инде?
Контордагы телефонга шылтыратып караганда инде
әллә? Юк, кирәкмәс, Романга мәшәкать булыр, болай да
арып беткәндер хастаханә юлын көн-төн таптап, дөнья
камытын берүзе өстерәп. Инде кичкелеккә ашап утыра­
лардыр, сыерны сауганнардыр.
28
Тик ул соңга калган булып чыкты. Маршрут автобус­
лары бар да китеп беткән, әнә, азаккы рейсныкыдыр,
Уфа ягына ашыга... Кул күтәрүгә бер ак «Жигули»
туктады. Гаиләләре белән бакчага китеп барулары икән,
рәхмәт төшкереләренең. Бәхетле булыгыз, җаныкайларым, мин күргәннәрне сезгә күрергә язмасын! Аллаһ
ярдәменнән ташламасын үзегезне, дип, эченнән генә бу
рәхимле җаннарга рәхмәт укыды хатын. Арткы урын­
дагы бөдрә сары чәчле малай, исемен Таһир диделәр,
аңардан тәүдә ятсынып почмакка елышкан иде, аннан
тәтелдәргә кереште: «Мам, ә нигә без бу әбине утырт­
тык? Ә аның машинасы юкмыни? Ә аның бармаклары
ник кәкре? Мам, ә нигә ул елый?» Әнисе, кыенсынып,
гафу үтенә-үтенә, малайны башка нәрсәгә әвертмәкче
була, кулына уенчыклар тоттыра. Ә малай, тоз сипкәннәрмени, Галиягә чат ябышты. Янчыгының төбендәге
алмаларның берсен кат-кат сөртеп аңа тоттырды Галия.
Зур түгәрәк күзләрен елтыратып, малай башта әнисенә
сораулы караш ташлады, ярыймы, янәсе. Әнисе баш
игәч, алманы әйләндереп-әйләндереп карады да чалба­
рының кесәсенә салып куйды. Дуслашып, шигырьләр
сөйләп, такмаклар җырлап бара-бара, юл сизелми дә
калды.
Галия поселокка керә торган борылышта төшеп кал­
ганда, эңгер-меңгер төшеп, күз бәйләнә башлаган иде
инде. Машина хуҗаларына үзен илттереп кую турында
сүз катарга кыенсынды. Юл кешесенең юлда булуы
хәерле. Ә ул өч чакрымны ничек тә үтәр әле. Беренчегә
түгел.
Кай арада төн дә канат җәйде. Тагын күкне тутырып
каракучкыл болытлар ага, аяк астында сумаладай ябыш­
как мәте пычтырдый. Шәлемә чәчрәмәсен тагы дип,
Галия аны башыннан алып, сумкасына төреп салды.
Сап-сары табак сыман ай, ашыгып-бөтерелеп агыл­
ган болытлар арасыннан күренеп, күкне сары-күгелҗем
төскә манчып ала да, җиһанны янә кара сөрем каплый.
Көндез яуган яңгыр тән ышыгында кире өскә күтәрелеп
калырга ашыга — дымлы тынчу һаваны көньяктан искән
җил агымы да тарата алмый. Ул һава, буар еландай
булып, Галиянең муенына урала, авыру үпкәләренә үре­
29
лә... Ник соң буыннары мамыктай йомшарып, хәлсез­
ләнгән? Ник аның җеп өзәрлек тә хәле юк?
Бу юлы да ул капланып мәтегә барып төште. Әмма
аңын җуймады, билгесезлек томанында адашып интек­
мәде. Барысы да аяз көндәй ап-ачык һәм шул ачыклыгы
белән куркыныч иде. Аның хәтта үзенең үк онытыласы,
аңын җуясы килмәде микән әле? Әмма утлы хәнҗәр­
мени йөрәгенә кадалган ачы хакыйкатьтән берничек тә
котылмалы түгел иде. Ул — буыннарны боз суыгыдай
гел генә кимереп торган сызланудан да көчлерәк. Лайла­
лы мәте салкыны аны бераз айнытып җибәргәндәй итте.
Әмма торып басарга көче дә, теләге дә юк. Ә бит болай
уңайлырак икән! Ул, дүртаяклап, алга таба үрмәләп
китте. Тезләре, балтырлары юешләнүен тойды, уч табан­
нарының чуерташларга суелуын сизде, әмма бу аның
янган йөрәгенең ярсып бәргәләнүен әзрәк баса төшә
иде сымак.
Тезләнепләр ялварды ул бүген иртән. Бер-бер өмет
чаткысы күрергә зар-интизар булып, салкын күзләрдән
җылы эзләде. Әмма яшь кенә табибәнең сүзе катгый
иде: «Яман шеш түгеллегенә шөкер итегез, начаррак
сценарий булуы да мөмкин иде бит. Юк, бу йөрәк
белән бер табиб та сезгә операция ясарга алынмаячак.
Гемоглобиныгыз шулкадәр түбән, сезнең йөри алуыгыз
гаҗәп хәтта. Сез ким дигәндә дә ике елга соңга
калгансыз. Үзегез гаепле. Сезгә бит ничә ел элек әйткән
булганнар. Нишләп йөрдегез шул вакыт?» — «Мин ул
вакытта туганнарым белән киңәштем. Туганнарым табиб
бит минем. Зур укулар укыган кешеләр. Алар «куркы­
ныч юк» диделәр!» Табибә дәшмәде. Юка иреннәрен
тагын да кымтыбрак куйды. «Миңа нишләргә соң? —
дип, илереп елап җибәрде Галия. — Миңа бит яшәргә
кирәк! Эшләргә кирәк! Минем алты баламны кем
ашатыр, кем киендерер? Кечесенә нибары ун яшь! Мин
урын өстенә калсам, нишләрләр алар?»
«Ә-ә, шулаймыни, — дияр иде кебек яшь ханым, —
алайса, мин сезгә түбәндәге рецептны киңәш итәм...» —
дип, тузга язмаган берәр рецепт язып биргән булыр иде.
Һич югы юатыр, берәр җылы сүз әйтер иде кебек.
Ә ул болай диде: «Туганнарыгыз бармы соң? Ә ирегез?»
Шунда гына Галия үзенең хәленең котылгысызлыгын
30
бар тирәнлегендә тойды. Әйтерсең, тирән чокыр читен­
дә кул сузып, ярдәм сорап торганда, аны битараф кына
тагын да тирәнгәрәк төртеп төшерделәр. Ул әле якты
дөньядан китмәгән, әлегә исән, әмма урын җитмәгәндәй,
аны инде эткәләп-төрткәләп күз алларыннан озатырга
тырышалар. Юкса, аның, илле ел яшәп, беркемгә дә
зыяны да тимәгән иде кебек. Киресенчә, аның үзеннән
гел файда күрделәр. Бу бирчәйгән куллардан китмән,
көрәк төшмәде, бу куллар иске юудан, ашарга пешерү­
дән, табак-савыттан бушамады, бу сызлаулы аяклар сов­
хоз мәтесен ничә еллар таптады. Аның башы гел иелгән
хәлдә булды. Күз алдында — кап-кара җир дә, совхоз
тырышып-тырышып үстергән шикәр чөгендере, бәрәңге
басулары, чәчәк теплицалары. Колагы иптәш хатын­
нарның
аты-юлы
белән
сүгенүләреннән,
иренең
ләх
исерек кайтып холыксызлануларыннан тынып тормады.
Төшләрендә дә гомер буе шул иксез-чиксез басулар.
Галия, имеш, ниндидер бер ат арбасынамы, кул арбасы­
намы җигелгән дә — кантарлы-түмгәкле басу буйлап шу­
ны өстери. Арбада бәрәңгеме, нәрсәдер тулы капчыклар,
шуларны бозмый-нитми, түкми-чәчми, вакытына каядыр
илтеп җиткерергә кирәк, имеш...
Җәйләрен көненә икешәр мәртәбә җиләккә йөри
торган хатын иде ул. Әбәткә кайткан сәгатьләрендә өеп
тәбикмәген пешереп өлгертер, йөгереп барып, «һә»
дигәнче бакчасын утап чыгар иде. Поселок читендә
чирәм ертып бәрәңгене иң беренче алар утырта баш­
ладылар. Гомер-гомергә бурадай сыер сауды, кош-корт
асрады. Атна азагы җитсә, кер-идән юарга тотыныр,
балаларын ияртер дә, тас-мунчалаларын күтәреп, гомум
мунчага чабар иде. Һәм ул бу эшләрнең һәммәсен җире­
нә җиткереп, иренмичә, үз-үзен жәлләмичә башкара
килде. «Ник балаларыңны җикмисең әзрәк? Өзлегерсең
бит!» — дип тиргиләр иде аны. «Җигелергә өлгерерләр,
яшьлекләренең тәмен татып калсыннар», — дип кенә
җаваплар иде.
Шулай тиештер иде кебек. Ул шуңа риза иде. Бер­
кемнең дә сүзенә карамый, хәтта әнисенең гомер буе
«кяфергә чыктың» дип игәүләренә бирешмичә, ул бөр­
текләп дөнья җыйды, оя үрде. Шундый да мәхәббәт һәм
тырышлык белән корган оясы бик тә газиз иде, әйтеп
31
биргесез дәрәҗәдә нурлы һәм җылы иде аның өчен.
Чөнки аның тормышын җылыткан алты бөртек нуры —
балалары бар иде. Бик алҗыган, бик әрнегән чакларын­
да ул аларның барлыгыннан, үзенең аларга кирәк булу­
ыннан көч, юаныч ала; аларның сау-сәламәт булуларына
сөенеп бетә алмый; кечкенәләрен тупылдатып сөеп туя
алмый иде. Ул аларга бармак очы белән чиртү түгел,
җикереп тә эндәшми иде хәтта. Моңа кадәр ул үзенең
актык көчләрен, актык сулышларын алар өчен сарыфларга әзер булды. Ана бөркет кебек, аларны барлык
бәлаләрдән канатлары белән каплый, яклый алыр кебек
иде. Үзе чиксез көчле иде кебек, үзенә бер чир дә, бәла
дә тимәс иде кебек.
Әмма бүтен, менә хәзер ул аларның берничек ярдәм
итә алмауларын тойды. Галия үзе ярдәмгә мохтаҗ иде...
Кем булыр аңа терәк? Романымы? «Ходай ирләрне
хатыннар өчен яралтмаган, — ди иде әнкәсе, — ә хатынкыз кавемен Адәм угыллары өчен бар иткән...»
«Алар бит үзләре кечкенә бала кебек», дип, ризала­
шып, өстәп җибәрер иде Галия дә. Һәм ул үзенең Рома­
нын жәлләү катыш, аналар мәхәббәтенә тиң мәхәббәт
белән ярата иде. Чөнки Роман аңа караганда да бәхет­
сезрәк. Галия аны барлык гөнаһлары өчен алдан ук гафу
итәргә әзер. Аның әнкәсе, ун бертуганы, җизни-җиңгәчәләре, Шакшада әткәсе ягыннан ике түтәсе — әнә бит,
у-у, әллә кемнәре бар! Ә Роман бит бөтенләй, бөтенләй
япа-ялгыз. Алармы, бер төркем үсмерләрне, сугыш елла­
рында вагоннарга төяп Башкортстанга китергәннәр дә,
ятимнәр йортына тутырганнар. Украинада йортларына
бомба төшеп әнисе, кече туганнары һәлак булган. Әти­
сен аңа кадәр үк, аларның күз алдында атканнар. Елга
буенда уйнап калмаса, Роман да эләгәсе булган. Икенче
очракта тагын бәхет елмайган: автомат көбәген төзәп
беткәч, фрицның күңеленә нишләптер миһербан иңгән
һәм малайга качып китәргә форсат биргән. Үкчәләре
янында
пулялар
җирне
тишкәләвеннән
сикерә-сикерә
җан-фәрман йөгергән малайның артыннан хахылдашып
көлеп калганнар. Унике яшьлек баланың йөрәге әл дә
түзгән шартламый. Юлда поездда авырып бердәнбер
апасы үлеп калган.
32
Получка алып, салмыш кайтса, шуларны сөйләп бер
була ул, төннәр буе елап чыга. Үзәгенә төшкән инде,
бәгыренә үткән... «Барасы иде Украинага, табасы иде
эзләп авылны, эзлисе иде туганнарны, кем дә булса кал­
гандыр бит», дип өзгәләнә. Юк, гаепли алмый аны Галия,
юк...
...Җырлый-көйли иде бер түтәсе:
Уема да китермәдем
Болай булуларымны...
Үскәндә Уфаның үзләре яшәгән бистәсендә иң чибәр,
зирәк, теремек кызларның берсе булды Галия. Сүзгә дә
кесәгә керми, үртәшергә аңа куш. Янып торган күзләре,
ике якка үреп төшергән калын толымнары, көләч-шаян
холкы дисеңме! һәм ул унсигез яшендә бистәнең иң
текә егетенә: моряк, гармунчы, биюче, ап-ак озын шарф,
ап-ак пирчәткәләр киеп кенә йөри торган Шәрәфкә
кияүгә чыкты да куйды. Кызлары Әнисә туды. Ап-ак эре
тешләрен күрсәтеп рәхәтләнеп көлә белүе, яндырай­
ланып уртага төшеп, колач җәеп биеп китүләре белән
арбады аны егет. Таңнарын уяныр иде дә Галия, сокланыплар карап ятар иде. Я Хода, аныкымы соң бу сәла­
мәтлеге ташып торган киң җилкәләр, көрәктәй куллар...
Ләкин үтә кызу мәхәббәт тиз уңа диләрме, өч ел да
бергә яши алмадылар, ир эчкегә сабышты, кул күгәрә
башлады, көнләшеп үзәгенә үтте. Галия фельдшерлар
әзерләүче курсларга укырга кергән иде. Баланы әнкәсе
карашкач, вакытын әрәм итмәскә була, иртән — заводка,
кичен курсларга йөгерә. Ир булган кеше нахак япты.
Кәләшенең кеше яратуын, кеше дигәндә үлеп торуын,
кем белән дә ачылып сөйләшүен, шаян холкын, төртмәкәйрәк телен өнәмәде. Бианай кеше дә улы белән бер
сүздә иде. Унике баланың иң кечесе, төпчеге, күз өстен­
дәге каш булып дигәндәй үскән Галия уйлаган дисеңме
болай булырын? Тәүге кайнар хисләр шиңде, шилде.
Чәкчәк пешергәндә, май сүрәнәебрәк китсә, алар кинәт
кенә суырылалар да, эчләрен җыялар. Башкача рәвеш­
ләрен төзәтеп булмый инде аларның. Шилү диләр моны.
Аларның да гаилә тормышы шулайрак килеп чыкты
2 — 1.0031.12
33
шул... Утырткан урынын яратмаган алмагач кебек коры­
ды, дымсыз туфракка төшкән орлык сыман коргаксыды.
һәм яшь хатын барлы-юклы әйберләрен төяде, бала­
сын күтәрде дә, тау кадәр гарьлек хисе йөкләп, Нуриман
районының бер авылында яшәгән Саимә апасы янына
күчеп китте. Әнкәсе янына, төп йортка кайтуны уйлый­
сы да юк. «Нәселдә булмаганны, бар кияү янына!» —
дип битәрләвеннән шөрләде. Бәхетенә, апаларының авы­
лында фельдшер кирәк икән — тизрәк эшкә урнашты.
Әнә шунда танышты инде ул Роман белән. Шул авыл­
дагы балалар йортында үскән, колхозда атлар караган
украин егете теге сәбәп табып та килде яшь «табибә»
янына, бу сәбәп табып та урады. Берсендә сүз тиште
егет, «кил үземә, бездә иркен», диде шаяру катыш. Алар,
дүрт детдом баласы, авылның буш бер йортында яшәп
яталар иде. «Син бит егет кеше, мин — бала ияртеп
ирдән кайткан хатын, битәрләмәссеңме соң?» — «Ятим
кырына ятим сыя ул...» — дип җаваплады Роман, бик
кыю кыланып, зур күзләрен самими балкытып.
Галия, җизнәсе төшереп кайтып, холыксызланганрак
беркөнне, апасының ай-ваена карамый, дүрт яшьлек
кызын җитәкләп, төенчек күтәреп, барды да керде Роман
яшәгән салкын һәм иске салам түбәле йортка.
Егет тес-кыяфәткә Шәрәфнең нәкъ капма-каршысы
иде. Арыш саламыдай сап-сары чәчле, аяз күк йөзедәй
зәп-зәңгәр күзле. Ничектер, бар табигате белән үк арыш
сабагыдай йомшак, тыңлаучан иде кебек. Калынча ирен­
нәре гелән елмаюга җәелергә торыр үзенең. Атларына
сугу түгел, кычкырып та эндәшмәс. Һәм Галиянең янган
йөрәгендә таңгы җиләс җилдәй булып, мәхәббәт хисе
яралды. Берчә үзен гаепле тоеп, берчә бар авырлык­
лардан курчырга әзер торып яратты ул украин егетен.
Беркемнең
сүзенә
карамый,
әнкәсенең,
туганнарының
шелтәләренә колак салмыйча.
Шул елны Уфа янындагы поселокка, әлеге баракка
күченделәр. Өйдәш булып яшәлгән ярты елдан соң
баракның аерым бүлмәсе аларга оҗмах сараедай тоелды
ул чак. Эченнән генә үз-үзенә сүз бирде хатын: төшкән
урынында таш булачак, менә дигән итеп дөнья корачак!
Аның тамыр җәячәк туфрагы, бәхет табачак төяге
иренең табан астында булачак!
34
Роман аңа терәк була алмады, юк. һәм шулай була­
чагын алдан ук белә иде Галия. Хатын үзе аны куырып
кына торды, аның һәр эше өчен янды-көйде. Күңеле,
уйлары белән гел аңа сакчы булды, ярдәмче булды.
Ләкин бу мизгелдә Галия боларның берсе хакында
да уйлый алмый инде. Аңа көче юк. Үз хәле хәл. Хәзер
ул, моңарчы күнегелгәнчә, кемгәдер терәк булу турында
уйлый да алмый, аның үзенә терәк кирәк. Аның үзенә
коч кирәк. Таяныч кирәк. Ярдәм кирәк.
Ул як-ягына каранды, куллары белән тирә-ягын кап­
шады, әмма таяныр нәрсә табылмады. Шундый зур, киң
яланда, бар дөньяда аңа терәк булырлык, таянып, дүртаяктан торып басарлык бер генә таяныч та юк иде. Ул
җаннарны өшетерлек дәрәҗәдә япа-ялгыз иде. Бу ялгыз­
лыктан аның күңеленә иңрәп-иңрәп бушлык тула бара
иде. Берәм-берәм дусларын, туганнарын, якыннарын, яр­
дәм сорар, киңәш итәр кешеләрен барлады — беркем дә,
бернәрсә дә аны коткара алачак түгел иде.
Галия һаман да тешен кысып алга үрмәләвен дәвам
итте. Ничек кенә булмасын, өйгә кайтып җитәргә кирәк.
Олы юл белән авыл арасындагы өч чакрым араны ничәмә тапкырлар үтте микән ул? Кем санаган инде аны.
Йөгерә-атлый йөргән чаклар нинди бәхетле булганнар
алар! Таратып ташлап рәхәтләнеп кер юулары, тәгәрәпләр ятып җиләк җыюлары, табак-табак тутырып, мич
ялҡынында кызара-тирли көлчә пешерүләре! Хәтта ки
совхоз эшенә җигелгән чаклары, җир җимертеп эшләп
йөргән чаклар! Нинди бәхетле булган ул! Дөньясы түгә­
рәк булган.
Ә тоя идеме соң үзенең бәхетен? Йөрәкне астыртын
гына, гел генә кимергән уйлар тулы бәхеткә ирек бир­
мәгәндер шул... Гомер буе үзенең наданлыгы өчен ким­
сенде. Әйе, өйләрендә шаян сүз, уен-көлке тынып
тормады. Ләкин ник үз-үзеңне алдарга, ышандырырга
маташырга?! Гомер буе акчага интектеләр, получкадан
получкага яшәделәр. Ул кызыкмадымы матур киемнәргә,
аның йөрисе килмәдеме җиңел машиналарда ире белән
парлап утырып алып. Аның киендерәсе килмәдеме кыз­
ларын чуктай, гөлдәй итеп, укытасы килмәдеме? Кешедә
булган күзләр аңарда юкмы? Иркеи йортларда да яшисе
килгәндер,
сызлаулы
аяк-кулларын
шифалы
ләмнәргә
35
тыгып санаторийларда да ятасы килгәндер. Тик, кара
сакалың кайда да үзең белән, дигәндәй, хәерчелек үк
булмаса да, мәңге җитмәүчелек, кимсенүле юклыктан
башы котыласы юк. Өеңдә җылы сулы ваннаң булу гына
да — алар өчен кул җитмәс хыял. Ничек кенә тырышма,
ул теләкләр кысыр калачак. Галя белән Роман баеп кит­
кән, рәхәткә чыккан дигән сүзгә тавыклар ышанса-ышаныр. Роман шуңа эчә. Аптыраганнан эчә. Башын юләргә
салып эчә. Аңа шулай җиңелрәк. Хатын-кыз, авыррак
булган саен дөньяга һаман да чат ябышса, ирләр я
аракы мичкәсенә башларын илтеп тыгучан, я котылу
юлын бүтән хатын-кыздан эзләүчән, бернәрсә дә таләп
итмәгән хатын-кыздан. Әмма хатыннар заты тәүдә генә
чәчәктәй
садә,
күбәләктәй
нәфис,
җилбәзәк
булып
күренә шул. Аннан чәчәккә дә су сибәргә, күбәләккә дә
бал ташырга кирәклеге ачыклана. Ирләрнең үзләренең
бал. җыеп кына йөрисе килгәнен ишетергә дә теләми­
ләр.
Роман да уйлыйдыр, ул да кешеләргә карыйдыр.
Ә бит кешеләр булдыралар, комнан аркан ишәләр: йорт
та, мунча да салалар, машинасын да ничектер алалар.
Яши, димәк, Наташа әйтмешли, урлаша беләләр. Завхоз
Фәнилдә, бригадир Фәррахта булган чослык, комагайлык,
хәйләкәрлек Романда булса, ул да тук кикереп йөрмәс
идеме? Әмма, сукыр күздән яшь чыкмагандай, Романнан
андыйны көтәсе юк. Таң белән юлга чыгып чабулары,
кышкы салкыннарда шакыраеп туңган машинага җан
өреп җибәрүләре уен эшме? Чәчү-уру җитсә, куна-төнә
яталар. Тырышмый түгел, эшләми түгел. Тик шушы хут
белән хет йөзгә җиткәнче бил бөк — бернәрсә дә
үзгәрмәячәк.
Роман белән Галия генә түгел мондый хәлдә, күбесе
шулай. Кайберләре начаррак та. Моның шулай икәнен
барсы да күрә, белә. Тик нәрсәдер үзгәртү мөмкин түгел
хәл. Совхоз түрәләреннән таләп итәсеңме? Аларның
һәркайсы юрганны үз ягына тарта. Үзара килешеп кенә,
эскерткә
ияләшкән
комаклар
сыман,
җае
чыкканда,
күбрәк кимереп калырга гына ашыгалар. Гәзитләр берне
яза, телевизор берне сөйли, съездларында матур нотык­
лар тоталар, ә тормыш бит бөтенләй башкача бара.
Шуны күрми микән ни өстәгеләр, коммунист дигән ке36
шеләр? Әйе, ачу шеше тишелә кайчак, усалрак хатын­
нар, кызып китсәләр, җаен туры китереп, теплицадамы,
басудамы, телләшеп, кирәкләрен бирәләр авыл түрәлә­
ренең. Галиядән ансы да булмый. Телгә нинди үткер
булмасын, кеше йөзен ерта алмый ул. Һәм ерткан хәлдә
дә нәрсә эшләп, нәрсә үзгәртеп була? Түрәләр дә адәм
баласы. Алар да гына түгел сәбәп. Ә күңелгә җыелган
менә барысы да. Ничек юк диясең булган бар үпкәәрнүләрне,
шик-шөбһәләрне!
Бар
алар,
бар!
Шулар
утырдымы икән әллә аның буыннарына эремәс тозлар
булып. Шул ачу-үпкәләр ашыймы әллә үпкәләрен, тын­
нарны буып! Ә ничек котылырга соң алардан! Ничек?!
Бу гаделсезлек белән ничек килешергә?! Ничек җанга
тынгы табарга?!
Алда поселок утлары күренде. Ярты юл үтелде, ди­
мәк. Дүртаякка да хәле калмаган Галия, шуышуга күчеп,
шул утларга таба талпынуын дәвам итте...
«Аһ, кара күзләр»
Вагонның тынчу һавасын тагын да тыгызлап, сул
тарафтан пешкән йомырка исе агыла. Уң тарафтан кем­
нәрнеңдер кургаш кәгазь кыштырдатуы ишетелә дә, кыз­
дырылган тавык исе аңкып китә. «Я инде, кая килеп
эләктем мин», дип, шаккатып уйлый Таһир. Ничә сәгать­
тә очып кына барып җитәсе араны ике тәүлек үт инде!
Җитмәсә, шушы эсседә! Әти-әнисе, картайдылар, ахры,
поезд ышанычлырак дип, көн-төн талкыдылар, Юлиясе
дә самолеттан куркам дип чата-кама килде. Чынлап та,
һава
һәлакәтләре
турында
хәбәрләр
ишетелеп
кенә
торган ел иде быел. Ә путевканың көне килеп җиткән,
тимер
юл
кассаларында мәхшәр! Таныш-белеш аша
плацкарт вагоннан көчкә шушы ике урынны эләктерә
алдылар. Купегә алдан ук алынган билетларын Таһир
тапшырып өлгергән иде. Машина белән үзенең барасы
килмәде. ГАИ хезмәткәрләре, чит регион номерларын
күрсәләр, аеруча каныгып теңкәгә тиючәннәр.
Йөрмәс тә иде, табиблар, бер авыздан дигәндәй, диң­
гезгә барырга киңәш иттеләр. Әкәмәт икән плацкартта.
Гомер буе самолетта яисә купедә йөргән Таһирга ни,
37
башта мәзәгрәк тоелды: бөтен кеше тик сиңа гына
карап торган кебек, бөтен эш-гамәлең кеше күз алдын­
да. Кая карарга, кул-аякларыңны кая куярга белми
этләнәсең. Аннан инде ул, вагон тормышына ияләнеп,
кыенсынуын онытып, ара-тирә башкаларны күзәтеп үк
бара башлады.
Хатын-кыз ике тәүлек буена, төнгелеккә генә тын
алып, гел ашау, нәрсәдер кимерү өстендә булды. Әнә,
каршыдагы, ачуың да килмәгәе, шкаф зурлыгы һәм киң­
леге ике бичә һәм үзләрен куып җитеп үсеп килгән ике
ир бала, өстәлләренә нинди генә ризык-нигьмәт тезмә­
гәннәр: биш литрлы сыра савыты, зур кәгазь чиләкләрдә
попкорн, метрлы батон-булкалар, чәйнеге белән чәйме,
кофемы. Өстәлгә сыймаган сут савытлары, алма-әфлисуннар, печенье-кәнфитләр поезд сәндрәсендә тирбәлә.
Станцияләрдә
туктаганда,
перронда
ни-нәрсә
сатыла,
кочагы белән аннан да алып керәләр: пәрәмәчен, котле­
тын, балыгын, кавынын...
Ир-ат сузылып ятып гәзит укыды, сканворд чиште,
кәрт сукты, тамбурга чыгып тәмәке көйрәтте. Сыраны
чамасыз чөмереп, бик кысталган берәүне милиционер­
лар поезддан алып калдылар. Чөнки, станциядә төшкән
дә, агач төбенә «пес» иткән, ягъни дә җәмәгать тәрти­
бен бозган. Анысы бөтен поезд халкы өчен вагоннан
вагонга күчеп йөргән иң зур яңалык булды.
Яшь-җилкенчәкнең кайберсе, дәртләренә чыдаша ал­
мыйча, икенче каттагы ятакларына парлашып менеп
ятып, җәймә-япмалардан чыбылдык корып, ике тәүлек
буена шунда үбешепме-кочаклашыпмы мәш килде.
Өлкәнрәк юлчылар, аралашу җае чыкканга куанып,
бакча хәлләрен, сәясәт яңалыкларын тикшерделәр. Бала­
чага сканворд чиште, тетрис уйнады, робот-трансформерларын интектерде.
Ә Таһирларның күршесенә ике егет туры килде.
Краснодарга, ниндидер бәйрәмгә китеп баралар. Татар­
ларбыз, дисәләр дә, берсе татарча белми диярлек, күбрәк
русча сөйләшә, Уфа егете. Анысы, көн-төн димәсәң, юл
буена намаз укыды. Яп-ябык үзе, йөзе акбурдай аксыл.
Кесәсеннән кечкенә шар сыман компасын ала да, көньяк
тарафны билгеләп, намазлыгын сәндерәгә җәеп, шул тар
гына урында бөгелеп-тезләнеп дога укый. Иң гаҗәбе:
38
таңда уянып китсәң дә, кич йокларга ятсаң да, теге
егетнең намазда чагын туры китерәсең. Шешә тотып
бәдрәфкә йөрүеннән тәүдә бөтен вагон көлде, аннан
күнектеләр. Террористлар түгелме дип шикләнеп, кемдер
поезд начальнигына хәбәр итте, ахры — килеп документ­
ларын да тикшереп киттеләр. Бөтен вакытын я китап
укып, я сузылып ятып тыныч кына нидер уйланып
үткәрә.
Егетләрнең икенчесенең авылдан икәнлеге әллә каян
кычкырып тора. Зур кызыл куллары эштән тупасланып,
сөялләнеп беткән. Кыскарак юан муен, киңчә иңсәләр.
Кысан
кушеткага,
кечкенә
өстәлгә
ятышсыз уңайсыз
хәрәкәтләр. «Идел», «Сөембикә», «Тулпар» дигән, Таһир
гомер күрмәгән-белмәгән журналлар актарган була. Юлга
әнисе я хатыны салып җибәргәндер инде. Тамбурдан
керә белми, станцияләргә туктау белән тышка, тәмәке
тартырга, сыра эчәргә йөгерә. Музыка тыңларга ярата.
Колагына наушник элә дә татар җырларын тыңлый.
Шулай итеп, купедә дүрт юлчы, дүрт татар: рус телле
мөселман татары, татар телле авыл татары, һәм татарча­
ны аңлаучы, ләкин сөйләшә алмаучы шәһәр егете Таһир
белән
үзенең
татар
икәнлеген
яшерергә
тырышучы
Юлия — аралашмый, дәшми-сөйләшмичә генә диярлек,
поездның җай гына тирбәтүенә оеп, барча юлчылар
кебек үк, бер тарафка — диңгез ягына таба теркелдә­
деләр.
Таһир белән Юлия юлга китаплар алганнар иде.
Таһир, күптән инде япон прозасын укырга җыенып
йөргән кеше ни, рәхәтләнде укып. Сөеклесе исә бизәнү
каталоглары, ялтыр журналлар актарды. Егылып китә
инде кием-салым, бизәнү-төзәнү дип. Саескан һәр ялтыр
әйбергә кызыккандай, Юлиянең дә бөтен кайгысы шул.
Аның шулай җиңел-җилбәзәгрәк булуы ошый да иде
Таһирга. Иркә генә үскән кызны әнисе дөрес тәрбияли
белгән. Юк-барга үпкәләп баш катырмас, җаныңа керер­
гә тырышып, акыллы сүз сөйләп, акыллылыгын күрсәтер­
гә маташмас. Хатын-кыз әнә шулай үз урынын белергә,
ир-атның уйларына, эшенә тыгылмаска тиеш. Төскәбашка да ярыйсы. Барби курчагыныкы сыман күперенке
иренле, калын аксыл чәчле, йомшак тәнле Юлия янында
Таһирның коңгырт чәче, чандыр гәүдәсе отышлы булып
39
аерылып тора. Матур парлар алар, һәрхәлдә, Юлиядә
Таһир өнәмәгән бер җитешсезлек тә юк, һәм егет берәр
елдан Юлиягә өйләнү ихтималын да күз алдында тота.
Ә нигә, егерме биш тулды ич, вакыттыр.
...Аларга, кечкенәдән «Артек»лардан башлары чыкма­
ган, студент елларында да һәр ел таптаган диңгез ярлары
артык әллә ни яңалык булмады. Диңгезләрнең агын да,
кызылын да, «үле»сен дә күргәннәре, океаннарда коен­
ганнары бар. Соңгы елларда күбрәк чит илгә йөри баш­
лагач, Кара диңгез бераз онытылган-онытылуын. Ә менә
Пицундага, нишләптер, юллары төшмәгән моңарчы. Әти­
сенең
таныш
профессоры
«нәкъ
шундагы
гасырлык
нарат урманының һавасы бик шифалы» дигәч, алган иде
инде юлламаны.
Яшәгән пансионатлары совет чорындагы тулай торак­
ны хәтерләтсә дә, ансына бик пошынмадылар. Поли­
этилен ашъяулыклы өстәлләреннән, иске ак кафель сте­
наларыннан, аш-суыннан элекке завод ашханәләре рухы
аңкып торган ашханәгә дә бер генә кереп чыктылар да,
башка аяк басмадылар, шундагы кечкенә ресторанда
тукландылар.
Ә табигать, чын-чынлап шәп монда! Башкортстан дагы наратлар биредә бала-чага кебек кенә күренерләр
иде. Бу реликт наратлар уйдыгы өченчел геологик пери­
одтан ук сакланып калган, диләр. Ниндидер кодрәт
белән, миллион еллар элек үскән наратларның нәселе
бүген дә корымаган. Колач җитмәс шул гигантлар ара­
сында уйдык-уйдык гап-гади, кечкенә, нәзек кенә кыр­
гый кура җиләкләре. Араларында карга күзедәй кара
бөрлегәннәр. Кояш бик ярамаган курортчылар нарат
төпләренә япмаларын җәя дә көннәр буе һава сулап,
өстә, куе ылыслар арасында көн-төн зең-зең сайраучы
диңгез чикерткәләренең хорын тыңлап ята. Ә һава соң,
һава... йөзьяшәр наратлар сулышы белән аралашкан диң­
гез һавасы үпкәләргә үзе кереп бара, май булып ягыла.
Август аена диңгез дә җылынып беткән. Фирәзәдәй суда
сирәк-мирәк үтә күренмәле нәни медузалар йөзә, димәк,
чиста. Кулга ияләштерелгән дельфиннар, су өстенә уч
белән чәбәкләгән тавышка йөзеп килеп, су коенучылар
белән уйный, шаяра. Тозлы суда туйганчы чума-коена
йөзәсең дә, йомры чуер ташлар өстенә чыгып сузылып
40
ятасың. Судан өшеп чыккан тәнгә алардагы җылы
үрмәли башлый, Таһир кармалап ала да, җәйпәгрәк,
зурракларын терсәк өсләренә, кызыл тимгелле урын­
нарга куя. Имеш, бу чуерташлар чакматаш кебек, имеш,
алар да кремний күп һәм шуның белән файдалылар...
Баш өстендә пальмаларның озынча яфраклары кыштыр­
дый, инҗирләр җимешләнеп утыра, гөлнар-гранат куак­
лары, җылы як кунаклары — купшы олеандрлар чәчәк
ата.
Төшкелеккә
ресторанның
күләгәдәге
өстәлләренә
кереп утыралар. Борынгы стильдә, таш һәм ниндидер
затлы агачтан салынган бинаның читендә пешекчеләр­
нең казан асуларын, шашлык тезүләрен, багры кызды­
руларын карап, ашыкмый гына шәраб тәмли-тәмли, сый
килүен көтәләр. Динамиклардан дәртле кавказ көйләре
агыла, йөзенчегәдер инде «Кара күзләр» җырын тың­
лыйлар...
Белый снег сияет светом,
Черные глаза...
Осень обернется летом,
Черные глаза...
Биредә, янында гына очы-кырые күренгесез диңгез
тирбәлгәндә, күккә олгашкан мәһабәт наратлар күләгә­
сендә җырның сүзләре башкачарак яңгырый. Әйтерсең
дә, кавказ егете җир кызына, тире һәм сөяктән укмаш­
кан гади җир кызына түгел, буй җитмәс ерактагы, хыял­
дагы оҗмах кызы, хур кызына мәхәббәтен җырлый...
Җырдагы һуштан яздырырдай чибәр ул кыз, тәгаен,
җирдән яралмаган, аңа җирнең аһ-зарлары, су-ялкыннары, җил-бураннары бөтенләй дә кагылмаган, янып
көлләргә дә әйләнмәгән ул, туфрак-комга әверелеп аяк
асларында да тапталмаган. Нурдан хасил ул нәфис зат
кул җитмәс, юк, күз карашы, уй көче җитмәстәй биек­
лектә, аның бер күз сирпүе сине пәра-пәра өзгәли, аның
бер елмаюы сине лачын итеп күккә чөя, балдан татлы
тавышы сине мәңгелеккә әсир итә...
Таһирның җыр уяткан тойгыларны озаккарак сузасы
килә, күңелендә талпынган хисләрне тоткарлап, мәңге­
леккә үзендә калдырасы килә. Ул үзенең йөрәгенең
41
илаһи бер мәхәббәткә сусаганлыгын тоя. Ул көтә, тик
кемне? Ул сагына, ләкин нәрсәне? Ул ашкына, тик кая?
Ул газаплана, ә нигә? Ник җанына төяк таба алмый?
Җирнең оҗмахтай бер почмагында ял итеп ятмакта үзе,
куенына чибәр юлдашын — Юлиясен кочмакта, бар да
бар кебек, бар да җитеш кебек, ә күңел ник соң һаман
әллә кайларга әйди, күз күрмәгән, колак ишетмәгән сәх­
рәләргә чакыра? Кайдан бу сагыш, кайдан бу юксыну?..
Ул шулчак, нишләптер, теге аксыл йөзле мөселман
егетне күз алдына китерә. Таһирның да аның кебек үк,
үз-үзен онытып, онытылып, нәрсәгәдер бар булмышы
белән табынасы, чын күңелдән ышанасы килеп китә.
Ышану, ышаныч... Таһир кемгә, нәрсәгә бар барлыгы
белән ышана ала соң бу дөньяда? Киресенчә, аның бит
бар тормышы икеләнүгә, чагыштыруга, һәрнәрсәне, һәр­
кемне шик астына алуга, бер дистә явызлыктан кечерә­
ген сайлауга корылган. Үзенең кул астындагы хезмәт­
кәрләрме, эш буенча партнерлармы — һәр момент алар
сиңа аяк чалырга, аркаңа пычак кадарга мөмкиннәр.
Таһир үзен һәм әйләнә-тирәсендәгеләрне һәрдаим конт­
рольдә тотканга, «сугу»га эчтән һәрвакыт әзер булганга
гына карьерасы өскә үрли дә. Ә шулай да, кайчакларны
бу көчергәнешле халәтне, авыр бер биштәрне салып
аткандай, капыл кагып төшерәсе килә. Ләкин... ярамый.
Ярамый алай. Бу бит — күпме көч сарыф итеп менгән
биек таудан үз теләгең белән ялт тәгәрәп төшү дигән
сүз! Ул халәт шәүлә кебек тагылган инде аңа.
Беркөнне алар экскурсиягә чыгып киттеләр. Пицун­
дадагы музейны, борынгы храмны карадылар. Өч йөз ел
элек салынган храмның эчендә орган концерт бирә,
анда аларның төркеме керә алмады, халык күп. Янын­
дагы часовня эчен генә карап чыктылар. Анда, тәреләр,
иконалар, китап-кәгазьләр, балавыз шәмнәр арасында яу­
лыгын иягенә төшереп бәйләгән, иске генә, әмма чиста
киң киндер күлмәк кигән бер карчык, күгәрчен сыман
тыныч кына укынып утыра, сорау бирүче булса, күзлә­
рен күтәрми генә җавап кайтара. Аның аксыл йөзе, кеч­
кенә соргылт күзләре, кыланмышлары, ни гаҗәп, теге,
поезддагы диндар егетне хәтерләтә иде. Карчыктан бөр­
келгән, киндер яулык-күлмәге кебек үк гап-гади тыныч­
лык хисе шул өнсез гадилеге белән тезләндерерлек
42
дәрәҗәдә бөек иде. Таһир, ниндидер сорау бирергә омты­
лып, алга таба бер адым атлап куйды. Нәрсәдер әйткән
дә булыр иде, әмма карчык күзен күтәрмәде. Егет, нәүмизләнеп, тышка, тынгысыз курортчылар гөжләгән, мул
кояшлы паркка чыкты.
Аннан алар, төркемнәреннән аерылып, Юлия белән
күрше шәһәргә, Гаграның ботаника бакчасын карарга
киттеләр. Ул бакчаны бер бай кенәз өзелеп сөйгән
мәгъшукасына багышлап нигезләгән, имеш. «Менә, ичма­
сам, бүләк! — дип уйлап куйды егет. — Без, мескеннәр,
кызларга өч • бөртек чәчәк бүләк иткән булабыз да үзе­
безне мәхәббәт каһарманына тиңлибез». Аннан шәһәр
урамнарында йөрделәр. Урамнары дип инде, үзәк бер
урам диңгез буйлап ничәдер чакрымга сузылган. Кай­
чандыр бик текемләп, җиренә җиткереп төзелгән биек
ак колонналы капкалар, беседкаларның штукатуркалары
куба, буяулары уңа төшкән. Аулак тыкрыкларда иясез,
ишек-тәрәзәсез ташландык йортлар. Бу җирләрдән яңа­
рак кына сугыш үткән, диләр.
Диңгез белән Кафтау арасындагы бер-ике чакрым
арасы җирдә тамыр җәйгән кечкенә шәһәр, ялкау гына,
йокымсырап, җылы якның бөркү көненең ахырын көтә.
Юл читләрендәге таш диварларда, тау куенына сыенып
утырган борынгы йортларда чит кавемнәр рухы, аңлаешсыз телләр, көйләр, таныш түгел язмышлар рухы.
Шәһәр битараф. Тонык пыялалы тәрәзәләре белән, арыганрак һәм битараф кыяфәттә, очраклы юлчылар агы­
мын күзәтә.
Үзәктә, иң заманча биналарның берсе булган супер­
маркет ишеге төбендә җирле халык, таксистлардыр,
таптана. Кереп, Юлия белән кичкелеккә затлырак шәраб
сайладылар,
банан,
алма-фәлән
алдылар.
Банкоматны
караган иделәр, тик анысы эшләми булып чыкты.
— Әйдә Риңага менәбез! — диде Таһир. — Минем әле
номерга кайтасы килми. Иртәрәк тә. Сәгать биш кенә.
— Ә ничек? — дип аптырап, күзләрен түгәрәкләтте
Юлия.
— Әнә бит, ишек төбендә ничә таксист!
— Ю-у-ук! — дип чәбәләнде кыз. — Утыртып алып
китәрләр дә бәйләп, тоткын итеп, ябып куярлар! Болай
да килеп эләктек җәһәннәм тишегенә! Урта гасыр!
43
— Кара әле, син бигрәк куянга әйләнеп беткәнсең
икән!
— Батыр, әмма үлек арыслан булганчы, исән-сау куян
булуың артык, — дип үткер телләнде Юлия. Таһирның
үз уеннан кайтмаска җыенуын сизеп, кашларын җыераҗыера, ялынуга күчте: — Ну, Таһирчик, җитәр бүгенгә,
мин арыдым. Аяклар кырылып бетте, менә, кара, ышанмасаң. — Чынлап та, танкеткасының күн бавы үкчәсен
кызартып чыгарган.
— Алайса мин сине юл уңаенда кертеп чыгам да үзем
генә китәм.
— Кит! Син бит инде килгәннән бирле миннән ничек
котылырга белми этләнәсең...
— Ярар инде, үпкәләргә генә торасың, — Таһир, эшне
тирәнгә җибәрмәскә теләп, сүзеннән кире кайтты. —
Иртәгә икәүләп менәрбез.
— Нәрсә калган соң шул тау башында! — дип һаман
көйсезләнде Юлия. Аңа, аксыл тәнле кешегә, мондагы
көчле кояш, эссе климат бик ярап бетми иде, ахры. Күп­
ме тырышып кремнар сылавына, гел эшләпәдән генә
йөрүенә карамастан, йөзе кызарып чыккан, күзләре дә
авырган кешенеке сыман ялтырабрак торалар. — Минем
бөтенләй дә менәсем килми. Студент чакта булдык без
анда. Бернәрсәсе дә юк һуш китәрлек.
Таһир күнде:
— Ярар соң, син номерга кайт. Ә минем күрәсем
килә. Тагын кайчан киләм әле монда.
— Бар, бар, — диде кыз һәм татарчага күчеп өстәде, —
күрмәгәннең күрәсе, күргәннең үләсе килә. Бар!
Алар башкача бер сүз дә сөйләшмәделәр. Такси ял­
лап, кызны пансионат капкасы төбенә илтте дә үзе шул
ук машина белән Риңа күленә юл тотты егет. Хатын-кыз
сүзенә карап кына торып булмас монда, дип сукранды
үзе эчтән генә. Бигрәк көйләтмәкче.
Җыелыш
Совхозның бер катлы, озын дирекция бинасының
агач стеналары аша гөжләү, кычкырышулар ишетелә. Хач
сыман рамлы тар тәрәзә пыялалары парланган, берни дә
44
күренми. Анда бүген җыелыш. Отчет җыелышы. Галия
дә биредә. Аңа «Хезмәт ветераны» медале бирделәр бү­
ген. Ике «Ана медале» бар иде инде. Өч медальле булды,
шулай итеп.
Отчет чыгышы, алдынгыларны бүләкләүләрдән соң,
көн тәртибендә каралмаган сүз купты. Быел, ниндидер
могҗиза белән, ун ел элек салына батттлаган ике катлы,
утыз ике фатирлы кирпеч йортларның икесе төзелеп
беткән иде. Наташа чәтрәңләп чыгып тавыш куптарды:
— Ник фатир чиратын карамыйбыз? Ул фатирларны
кемнәргә бирергә җыенасыз? Ник безгә беркем бер сүз
әйтми?
— Бу — профсоюз оешмасы карый торган мәсьәлә, —
дип җайлы гына котылып калмакчы булган иде дә
директор, калганнар да, дәррәү кубып, Наташаны хупла­
дылар:
— Дөрес! Менә хәзер карарга кирәк!
— Ничу сузарга!
— Чыгарыгыз списокны!
— Безне фатирсыз калдырмакчысызмы?
— Нам терять нечего!
Профсоюз
рәисеннән
исемлекне
китерттерделәр.
Комиссия сайлап, тикшерергә тотындылар.
күңелле генә башланган җыелыш, туздырылган иләүгә
охшап, гөж килде. Бая гына нинди матур итеп, бүләкләр,
премияләр чыгып алган, киенеп-бизәнеп килгән ха­
тыннарның, салмак-сабыр ирләрнең йөзләре кинәт җит­
диләнде, тешләре кысылды. Фатир мәсьәләсе һәркемнең
үзәгенә үткән иң четерекле мәсьәлә иде шул. Бик азлар
гына барак тоткынлыгыннан котылып, шәхси йортларда
яшәп яталар. Совхозның күпчелек эшчеләре исә сугыш­
тан соң салынган юка стеналы, кысан агач баракларда
көн күрә. Суны коедан ташыйсы, бәдрәф тышта, газ
баллоннар белән китертүле, мич ягарга кирәк. Ярый әле,
атнасына ике көн генә эшләсә дә, гомум мунча бар. һәм
күпчелек өчен — сулы, газлы, үзәктән җылытулы фатир­
га күчү — бәхетләрнең дә бәхете. Шул салынасы йорт­
ларга, алынасы фатирларга өметләнеп алар ничәмә ел­
лар эшләде дә эшләде совхозда.
Сабырсызлар, бүлмә-фәлән табып, алай итеп, болай
итеп, Уфага күчеп китә тордылар, фатир бирелә торган
45
эш урыннарына урнаштылар. Ә монда, баракларда иң
түземлеләр калды, пенсионерлар, Галияләр кебек сов­
хозда өчәр, дүртәр дистә ел эшләп, бүтән җирдән эш тә,
фатир да өмет итә алмаучылар. Алар, гомерләре буе якты
киләчәккә өметләнеп, һаман җир тырнадылар, аз-маз эш
хакларын тартып-сузып, очын-очка ялгап тереклек итте­
ләр.
Галия чиратның беренче дистәсендә. Аңа өч бүлмәле
фатир бүленү турындагы хәбәргә һичкем каршы төшмә­
де. Роман ничәдер елын читтә, шәһәрдә эшләп үткәрсә
дә, Галия үзе совхозда гомер буе тир түккән кеше
ләбаса.
Ләкин соңрак гауга чыкты. Чын мәгънәсендә туфан
куптарды соңгы ун фатирны бүлү. Арыган, талчыккан
йөзләр чалшайды, чәчләр тузгыды, карашлар усал очкын­
нар чәчте. Директорның:
— Иптәшләр, алдагы елга тагын бер йорт файдалану­
га тапшырылачак. Ун ел стажы булган һәркем фатирлы
булачак, — дип, халыкны тынычландырырга тырышуы
утка кәрәчин сипкәндәй генә булды.
— Алдагысын Алла белгән! Көн дә үзгәртеп кору да,
фәлән-фәсмәтән дип сөйлиләр, совхоз бетә икән дигән
сүз йөри. Без, нәрсә, ярык тагарак янында калырга
тиешме?
— Күпме түзәргә була!
Алияләргә бер бүлмәле фатир бирү мөмкинлеге
турында сүз кузгатылгач, Галия утырган урынына сеңеп
калды. Инде үткәрә генә күрсәләр иде берүк!
Алия, сатучылыкка укып чыгып, менә унбиш ел
инде, Уфадагы махсус кибеттә совхоз продукциясен сата
иде. Кияве Фәрхәд, бабасы кебек үк, водитель, Алия
эшләгән кибеткә тауар ташый. Торулары, ике балалары
белән, әлеге дә баягы бергә, шул бер барак бүлмәсендә.
Ярый ла дүрт ел элек Зиләләр Нуриманга башка чык­
тылар. Галиянең Саимә апасы яшәгән авылдан кечкенә
генә йорт сатып алдылар. Алар өчен җан тыныч: Зилә
тегүгә оста, Илшат кияү умарта эшен белә.
Роман, баракны киңәйтергә дип, җылы веранда төзе­
гән булса да, бәләкәй балалар белән яшәү өчен тораклары
бик уңайсыз иде шул, ә иң начар ягы — кыш көннәре
идәне боз белән бер. Карт тәнне ничек кенә матурларга
46
тырышсаң да карт булып калган кебек, иске йортны
сипләүнең, төзәтеп маташуның бер файдасы да юк.
Шөбһәсе дөрес булган, каршылар юк түгел иде. Кем­
кем, гомерлек ахирәткә санап йөргән Мәликә сикереп
торып басмасынмы!
— Нәрсә? Инәсе алган җитмәгән, кызына да бирә­
сезме? Прилавка артында, җылыда гына, ышыкта гына
утырган өченме! Боргаланып-сыргаланып, күз-баш уйна­
тып!
Әмма директорның сүзе катгый булды:
— Магомедова (азәрбайҗан егетенә кияүгә чыккан
Алиянең фамилиясе шулай иде) планнарны арттырып
үти, өстенә чыкмый. Именно сәүдәдән кергән өстәмә
табыш төзелешне тизрәк төгәлләргә мөмкинлек бирде
дә! Мин аны фатирга һичшиксез лаек дип саныйм.
Җыелыш бетүгә Мәликә, кешеләрне аралап килеп,
бар халык алдында Галиягә ябышты:
— Нәрсә, сөенәсеңме? Көчегеңә дә эләктеме фатир?
— Ник болай кыланасың, Мәликә?! Син дә бит буш
калмадың.
— Минем турыда сүз бармый! Мин ничә ел звенье­
вой, бригадир булып эшләп, ике бүлмәлене алам!
— Соң кызың белән икегезгә...
— Җитәме, җитмиме, синең эшең булмасын! Сез анда
үрчеп ятканда, мин эш дип яндым. Көн-төн совхоз эшен
уйладым! Һәм нәрсә? Майлы кукиш! — Мәликә, кеш
якалы, шакмаклы кышкы пәлтәсенең җиңен җан ачуы
белән сызганып, йодрык болгады. — Минем кызым ае­
рым фатир алырга тиеш! Минем заслугаларым анлык
кына бар! Бик бар!
— Ник мине гаеплисең соң, Мәликә! Минем кулда
түгел бит фатирлар!
— Сез өлгерәсез ул менә! Фәрештәгә сабышып, йом­
шак кына, ихи-михи генә йөрисез дә... Кияүне дә
табасыз. Хохол дип тә тормыйсыз, әрмән дип тә! Берсе
ярамаса, яшьрәкне, җегет кешене арканлыйсыз! Чирлегә
сабышып, иркәләнеп кенә ятасың анда, эштән качып, ар­
каңны җылы мичкә терәп! Ә ирләрне йөгертә беләсез,
еще как йөгертәсез сез! Әнә бит директор ничек сай­
рый, яклаша, кызың белән аңа да ярый белгәнсездер!
Соңгы" ун елда дуслыклары суына төшсә дә, кайчан­
дыр ахирәт дип йөргән кешенең авызыннан бу хәтле
47
пычраклыкны ишетү көтелмәгән хәл иде. Мәликәнең
бая җыелыштагы сүзләрен дә башына сыйдыра алмый
азапланган Галия өнсез калды. Ә Мәликәнең әйтер сүз­
ләре бетмәгән икән әле:
— Әллә бик рәхәт күрермен дип уйлыйсыңмы ул
фатирыңда! Кәкрешкә! Черегән! Белеп кал: Романың да
кашка тәкәсе түгел! Син эштән качып больницада ят­
канда, минем ишекне бер генә шакымады! Кайткач сора
әле, яме, янбашының уң битендәге миңе төшеп калма­
ганмы, ха-ха!
Әйтерсең лә, Галияне бер көтү эт талап китте. Әй­
терсең лә, аны бөтен мир алдында баштанаяк шакшы су
чиләгеннән коендырдылар. Ә аңа бит әйткәннәре булды.
Хастаханәгә тәү эләккәннән соң ук Наташа да кереп
сөйләгән иде. Тыңларга да теләмәгән иде ул чакта.
Булмас, минем Романым андый түгел, диде. Аның
ышанмавын күреп, бүтәнчә гайбәт ташымас булдылар.
Галия, калтыранып, як-ягына каранды. Күзләре тома­
ланып китте. Җилкәсе аша үтеп, көчле авырту чигәлә­
ренә үрләде. Шулчак кемдер килеп, йомшак кына итеп
беләгеннән тотты.
— Әйдә өйгә! — Бу — ире иде. — Карама шул исәр
сүзенә! — диде ул. — Өйдә бот күтәреп тик яткан
кызына фатир эләкмәгәнгә талагы таша! Әйдә инде-е,
атла-а... Кешеләр карап тора бит... Барыгыз, бар, юлы­
гызда булыгыз, кәмит күрсәтәләр диярсең, харап!
Ул, хатынының иңенә шуып төшкән, кайчандыр үзе
бүләк иткән мамык шәлне аның башына япты, толы­
мыннан сүтелеп тузгыган чәчләрен сыпырды, култыклап
алды. Бараклар ягына таба атлаган икәүнең артыннан
баганалардагы саран утлар сүрән генә яктыртып калды­
лар.
«Адәм галәйһиссәләм алмалары»
— Нәрсә, егеткәй, дэвушкаң белән борчак пешмиме
әллә?
Таһир кул селтәде.
— Баш катырмасыннар әле.
— Дөрес, егетем, дөрес, башка мендерергә ярамый
аларны! — диде таксист, урта яшьләрдәге, куе көдрә чәч­
48
ләре чалара башлаган, чандыр иркәй. Чыгыбрак торган
зур бәбәкле, хиссез, салкын булып тоелган соры күзләре
Таһирны- үтәли тишәрдәй итеп баштанаяк сөзеп чыкты.
Машина ташлы-сикәлтәле юлдан тауга таба үрмәләде.
Сул якта, мәһабәт эвкалиптлар янында кәрлә генә күрен­
гән агачмы-куакмы плантацияләре кала.
— Мандарин бакчасы, — дип ачыклык кертте так­
сист. — Беләсеңме тарихын? Аны безгә сөргенгә җибә­
релгән бер рус кешесе утырткан. Бик уңган кеше бул­
гандыр инде. Монда да тик тормаган. Хәзер Пицунда
мандарин сатып көн күрә. Һәм сезнең, туристларның,
исәбенә яши.
— Ә нигә, башка эшегез юкмыни? — Таһир, иренеп
кенә, як-ягына каранды.
— Сугыш булды бит бездә.
— Беләм. Беркөн пансионатта кино алдыннан докумен­
таль фильм күрсәттеләр, Пицунданың хакимият баш­
лыгы урынбасары чыгыш ясады. Менә бу җимерек буш
йортлар сугыш нәтиҗәседер инде.
— Минем кияү грузин иде, — диде таксист. — Ул
хәзер монда яши алмый. Русиягә китте. Уфа дигән шә­
һәргә.
Таһир угырган урынында сикереп куйды. Кафтау
артындагы ярымкыргый урманнар, ят, ватык шәһәр урта­
сында Уфа исемен ишет әле!
— Мин дә Уфадан!
Абхаз иркәе артык сөенмәде.
— Өйләнгән инде ул. Уфа кызына. Ике баласы бар.
Мондагы табиб дипломы белән сездә базарда аяк киеме
сата иде элек. Бизнесмен хәзер.
Машина
шлагбаум
янына
туктады.
Паспортларны
тикшерәләр, юл салымы җыялар икән. «Монысы яхшы»,
дип уйлап алды Таһир. Юкса, ул, Юлия белән сүзгә
килеп, тискәреләшеп, бу төксе таксистка утырып китү­
енә үкенеп, шөрләбрәк бара башлаган иде. Илтеп таш­
лар берәр тау тишегенә, ятарсың каңгырып. Ышан
аларга! Бүре үз оясында көчле.
— Юл яхшы икән, — диде Таһир, кузгалып бераз
баргач.
Чыннан да, кайда кыялар читеннән, кайда тарлавык­
тан, кайда озын туннельләр аша, сай гына йөгерек тау
49
елгасы белән гел янәшә диярлек үргә үрләгән тар ас­
фальт юл, мәңгелеккә дип салынгандай, ныклы һәм
сыйфатлы иде.
— Бу юл Сталин дачасына илтә. Ул, абхазларны яратмаса да, Абхазияне бик яраткан. Безнеке кебек оҗмах­
тай табигать башкача бер җирдә дә юк. Беләсеңме,
безнең илнең исеме ничек тәрҗемә ителә? «Җан иле,
җан төяге» дип.
— Татарча «Җантөяк» була, значит, — диде Таһир,
кайсыдыр гәзиттәме, китаптамы күзенә чалынып калган
сүзне хәтеренә төшереп.
— Татар? Син татармыни?
— Әйе, — диде Таһир, кыенсынгандай. — Тик мин
русча сөйләшәм. Авылда картәниләр генә татарча ара­
лаша.
— Сез бит зур халык. Ничә мең әле?
— Миллион. Җиде миллион тирәсе. Азаябыз инде,
елдан-ел кимибез.
— Ә без — йөз мең! — диде абхаз, зур горурлык хисе
белән.
— Моннан ничә мең ел элек тә булганбыз, мең елдан
соң да булырбыз, Ходай боерса. Безнең җирләргә грек­
лар да килгән, төрекләр дә, руслар да, грузиннар да —
тик без һаман бар!
Таһирның бу мактанчык таксистка каршы дәшәсе
килеп китте. «Ник соң сез, алай бик шәп булсагыз, иле­
гезне хатыннарыгыз туйдыра?» — димәкче булды. Чикне
үткәндә күрделәр ич, елга аша салынган ике чакрымлык
күпер аша Русиядән бу якка капчыклар, тартмалар
төягән арба тарткан кара киемле хатыннар кәрваны
агыла. Алар шулай җәяүләп азык-төлек: он, май, ярма,
шикәр ташыйлар. Анда-санда гына машиналар күренеп
калса да, алар бик аз. Аларның да күпчелеге туристлар­
ныкы. Үзләре нәрсә сата ала инде — чикләвек тә бал.
Ярар инде, декабрьдә мандариннары өлгерер. Тау-таш
арасында кукуруз гына үсә аладыр, ихата саен шуның
озынча тар яфраклары җилферди. Йөзем бакчалары
күренә аз-маз. Туфрак дигәннәре көл сыман ком да вак
таш онтагы. Анда-санда бозау зурлык кына аксыл-кызыл
сыерлар чемченеп йөри. Завод-фабрикаларның ярымҗимерек корылмалары күренеп калды. Ничек яшиләр болар,
50
ничек көн күрәләр? Үзләре артык пошып та бармыйлар,
һичберкая ашыкмыйлар кебек, һәм мондый хәл инде
әллә ничә ел дәвам итә икән. Ничек түзәләр, аптырар­
сың!
Ләкин ул ни уйлаганын кычкырып әйтмәде, кавказ­
лылар кызу канлы халык, карап торуга гына тыныч
сыманнар. Кунак булсаң, тыйнак бул, ди. Ачуы килеп,
котырып китсә, тотты атты булыр кыя читеннән. Суд
та, чурт та юк сиңа монда, сөякләреңне дә җыеп ала
алмаслар. Әнә бит нинди упкыннар — төпсез кебекләр,
әйләнә-тирәдә катлы-катлы таулар да кыялар, таулар да
кыялар. Каршыга килгән алтынчы, җиденче модель «Жигули»лар, ак, сары «Газель»ләр, тизлекләрен дә акрынай­
тып тормый, выжлап, танышлары сәлам биреп, пипелдәтеп үтеп китәләр. Чак кына читкә тайпылсаң — төпсез
упкын. Җирле водительләргә әллә бар ул, әллә юк,
уйлап та бирмиләр. Ә бер борылышта каршыларына
чып-чын, теп-тере ишәк очрады. Бернәрсәгә, беркемгә
исе дә китми, үлән чемченеп йөри. Күзгә күренә, дияр­
сең.
Таһир институтта өйрәнгән тау токымнары исемнә­
рен хәтеренә төшереп бара башлады... Кыяларда, ни
могҗиза беләндер, агачлар үсә. Гап-гади имән, юкә,
чаган, чикләвекләр. Каен гына күзгә чалынмый. Нәзбе­
рек пальма, гранатлар да диңгез ярыннан бирегә менә
алмаганнар.
Бер учма туфрак җитә мондагы агачларга, шуннан
көч алып, тамырларын кантар-кантар ташлар арасына
җибәреп, тау күкрәгенә чытырдап ябышканнар. Кояш­
ның, җылының муллыгы хикмәтедерме — үзләре төптөзләр.
Алты-җиде чакрымга бер, юл читенә ялгыз йортлар
сыенган, йорт тирәләрендә әлеге дә баягы кукуруз
уйдыклары, умарталар. Юл буена урындык куеп, эрелеваклы банкаларда балларын тезгәннәр. Туктап тәмләп
карыйсы иттеләр. Башкортстан балыннан артык җире
юк тоелды Таһирга.
Рицага хәтле тагын берничә урында тукталдылар.
«Ирләр күз яше», «Кызлар күз яше» шарлавыклары
дигәннәре — таш арасыннан саркып, челтерәп агып
төшкән тау чишмәләре, имеш. Гомумән, яңгыравыклы
51
исемнәрне куша беләләр бу якларда. Тау хуҗасы, су
аналары, урман ияләре мыжгып торган легендалары да
бар әле һәркайсының. «Кызлар күз яше»ннән ерак түгел
бер гротта, — дип мактана әнә тагын юлдашы, — дүрт
мең ел элеккеге әйберләр табылган», — ди. Мактан­
маслык түгел шул, мактанырлык. Әйе-е, ташлар тарихны
саклый белә. Ә безнең татар тарихы тире тирмәләр,
агач йортлар, читән ихаталар белән гел юкка чыга тор­
ган, дип, ачыныпмы, көнләшебрәкме уйлап куйды Таһир.
Әнә, аларның нәселе, әтисе әйтүенчә, чабаталы морза­
ларга барып тоташа. Тик шәҗәрәләренең генә очына
чыга алмыйлар — кәгазьләр янгында көлгә очкан...
Юл өскә үрләвен дәвам итте. Уң якта, биек дивар­
дай, Гималай кедрларының карачкыл яшел боҗрасы кала.
Аның өстендә борынгы каланча. «Аны уратып алган сте­
наның калынлыгы метр ярым!» — ди таксист. «Җиде
йөз ел элек салынган!» — дип өсти.
«Зәңгәр күл» дигән кечкенә күл янында ялга туктал­
дылар. Туристлар күп. Кемдер аю, тавис карачкылары
янәшәсендә фотога төшә, кемдер күл суы белӘн биткулын чайкый. Бер бик батыр иркәй кереп коенып та
чыкты. Озак йөзә алмады, шунда ук ярга атылды. Атыл­
массың, суның температурасы җәен дә, кышын да плюс
җиде градус ди бит. Төсе нәкъ зәңгәр якут инде менә.
Күл хәтта болытлы, кояшсыз көнннәрдә дә караймый,
шул килеш кала, ди. Иң мәзәге: бер балык та юк, ди бу
күлдә. Ә юл аша гына агып яткан Бзыбь елгасында —
бар!
—
Борын-борын заманда бу урында мәгарә булган.
Анда ап-ак сакалы җиргә җиткән Жри исемле бер изге
абхаз карты яшәгән, — дип, сөйләргә кереште таксист,
кузгалып киткәч. — Ул бик гыйлемле һәм йомшак күңел­
ле булган, ди. Җирле аучылар ауга чыкканда аңардан
гел киңәш сорыйлар икән. Карт аларга кыргый җәнлек­
ләрнең холык-фигыльләре турында сөйләгән, киекне кай­
сы сукмаклардан эзләргә икәнен өйрәткән. Ни гаҗәп,
аучыларның юллары гел уңа, табышлары гел мул була
икән.
Рәхмәт
йөзеннән
алар
картка
күчтәнәчкә ит
биреп, җәнлек тиреләре бүләк итеп калдыра торган бул­
ганнар.
52
Көннәрдән беркөнне мәгарәгә ниндидер ят кешеләр
килеп кергәннәр һәм кунып чыгарга рөхсәт сораганнар.
Карт аларны чын күңелдән кунак иткән, тиреләр җәеп
ятак әзерләгән. Ә тегеләр, мәгарә эчендә таудай өелгән
бихисап күп зубр, аю, болан, кәҗә, сусар тиреләрен
күргәннәр дә, бу байлыкны алып качарга, ә бабайны
үтерергә
ниятләгәннәр.
Мәкерле
уйларын
тормышка
ашырганнар да. Ләкин тиреләрне җыеп бетергән чакта
гына, аларның юлларын ярсып, ургылып аккан су агы­
мы бүлгән. Мәгарәнең түшәме гөрселдәп ишелеп төш­
кән, юлбасарлар мәңгелеккә шунда күмелеп калганнар.
Күл әнә шулай хасил булган. Аны бездә «Абхаз карты
күле» дип тә йөртәләр.
Кара әле, — диде таксист, Таһирның терсәгенә кагы­
лып, — күрәсеңме, күл күзгә охшаш. Әнә, кыя астыннан
тау шарламасы килеп коя, ә күлнең өсте нинди тыныч
һәм тип-тигез! Теге картның күзләре дә төпсез зәңгәр
булган бит...
Юл янәшәсендәге Бзыбьның агымы торган саен ярсулырак була башлады. Аны кичеп чыгып, машина Гега
үзәненә юл алды. Тирән тарлавыкның өсте куе урман
белән капланган. «Биредә тис — кызыл агач — үсә, җи­
ләк агачы очрый, — дип, сөйләвен дәвам итте экскур­
совод роленә тәмам кергән абхаз таксисты. — Самшит
та бар. Ишеткәнең бармы, аны кавказ пальмасы, алмаз
агачы да диләр. Син беләсеңме, ул биш йөз елда чак
биш яшьлек кедр биеклегенә җитә. Аңардан элек туку
станокларына
детальләр
ясаганнар!
Абхаз
самшитын
Европада граммлап сатканнар!
Кинәт юлны гигант кыя бүлде, һәм юл, озын туннель
аша үтеп, хәзер инде Юпшара елгасы үзәненә җайлаш­
ты. Таулар, әйтерсең дә, ике яктан да, авардай булып,
өскә киләләр. Караңгы булып китте. Юл тагын да текә­
ләнде. Яшелле-кызыллы мүкләр күзгә чалынды. Бая гына
кайнар һәм якты Кавказ кояшына әлсерәп, мыгырданып
барган Таһир кояшны юксына да башлады.
— Юпшара каньоны, — ди таксист, Таһирның агарыб­
рак киткән йөзенә күз төшереп. Сигез чакрымнан
тарлавык бетә, менә күрерсең, килеп җиттек дисәк тә
була инде. — Колак шаулый башламадымы әле?
— Сизелә азрак, — диде Таһир. — Ничә метр?
53
— Рица диңгездән мең метр биектә ята.
Ниһаять, каньоннан чыктылар. Тик иртәрәк җиңел
сулаган булып чыкты егет. Хәзер алар тарлавык өстен­
нән, баш әйләндерерлек биеклектән бара башладылар.
Ул үзе утырган урындыкка сеңеп бетте, ике читенә
куллары белән чытырдатып ябышты, йөрәге, чыгардай
булып калтыранды, буыннары мамыкка әверелде. «Я Хо­
даем, үзең сакла!» дип, бар белгән догаларын хәтерләргә
тырышты. Ә юлдашы ыжлап та бирми, куа гына маши­
наны. Каршыга машина очраса, рулен әллә нинди кызу,
кискен хәрәкәт белән борып җибәрә дә, какча гәүдәсен
алга ия төшеп, алга ыргыла. Ә юл белән упкын ара­
сында
барлы-юклы
биш-алты
адым!
Һәм
Таһирның
чытырдатып күзләрен йомудан башка бер чарасы да
калмый.
Рица күле тирәсе сабантуй диярсең: төрле төстәге
һәм маркалы, яңа һәм иске җиңел машиналар, кызыл
«Икарус»лар туристларын көтәләр. Водительләр исләре
китмәгән, тыныч бер кыяфәттә үзара ялкау гына гәп
кора.
— Бар, — диде юлдашы Таһирга, — анда экскурсо­
водлар була, берәр төркемгә кушыл. Мин шушында
көтеп торырмын.
Кафтау кочагындагы, як-ягыннан биек-биек таулар
уратып алган бу күл Зәңгәр күлдән күпкә, бик күпкә
зуррак иде. «Тирәнлеге йөз дә унбиш метр, мәйданы йөз
утыз ике гектар» дип язып куелган әнә бер тактага.
Суы урыны белән кара-кучкыл яшел төстә. Ярның бер
өлешенә, причал сыман, күл өстенә кереп торырлык
итеп, тимер-бетон корылма төзелгән, идәне тактадан.
Катамаран, көймәләр бәйләп куелган. Алар бик яңа тү­
гелләр инде. Тутыкканнар, буяулары купкан. Су өстен­
дә буш пластик шешәләр, яньчелгән стаканнар бөтерелә,
бу чүп-чар, агым уңаена җыела барып, тимер челтәргә
бөялгән. Күлдән агып чыккан Юпшара елгасына чүпне
җибәрмиләр, димәк.
Таһир бер читтәрәк тезелеп киткән ресторан-кафелар рәтенә юнәлде. Ачыктырган. Күлдән тотып алып
кына учакта кыздырылган багрыдан, өстенә сыр һәм
акмай сылап пешерелгән абхаз көлчәсе — хачапуридан
авыз итте, шәраб уртлады. Биредә, кыздырган ит белән
54
әчкелтем төтен исе аңкытып янган учак янында, агач
йорт рәвешендә төзелгән ресторанның җәйге алачыгын­
да, ул үзен авылга кайткандай хис итте. Соң, нәрсәсе
белән авыл түгел? Әнә бер читтә зур чуен казан асыл­
ган, анда шулпа кайный. Җәй җитә башласа, Таһирның
картәтисе дә аш-су мәшәкатьләрен бакчага, казан утыр­
тылган җәйге мич тирәсенә көйләтә иде. Әнә бер оя
тавык чебиләре чемченә, арырак — тавыклар өчен куыш.
Кәҗәләр күренә, атлар. Күп итеп утын ярып ташлаган­
нар. Мондагы пешекчеләр җәйгелеккә гаиләләре белән
килеп, куна-төнә яталардыр, күрәсең.
Әйтәсе юк, шәһәрләр өчен экзотика. Бала-чага бер
кәҗәне әйләндереп алган да, фотога, видеога төшереп
чыр-чу килә. Ә Таһирның, ашап та алгач, көләсе килеп
китте. Менә инде, ике мең ярым чакрым ара үтеп, авыл
ихатасында утыр инде!
Алачыктан чыккач кына ул үзен Кафтау кочагында
итеп тойды. Күз күремендә — катлы-катлы мәгърур тау­
лар. Якындагыларының кырчынлы сыртларын куе урман
сырган. Алар артында тагын да биегрәк, тагын да текә­
рәкләре. Өстә, биектә, горур тынлыкка чумган ялангач
түбәләр аксыл болытлар эченә кереп югала. Бу өнсез
тынлык, бу тынычлык сине тәмам изә, баса. Кошлар да
сайрамый хәтта. Җанга чарасызлык хисе үрли. Син,
ирексездән, үзеңнең мескенлегеңне, көчсезлегеңне һәм
өзек-төтек уйларыңның, барча мәшәкатьләреңнең ника­
дәр вак икәнен бар тирәнлегендә тоя башлыйсың.
— Әнә, чалкан ятып, күккә төбәлгән кеше йөзен күрә­
сезме? — Янына туристлар төркеме якынлашып килә
икән.
Таһир, ирексездән, экскурсовод ишарәләгән якка бо­
рылды. Таулар күккә олгашкан офык читендә, чынлап
та, гигант бер йөз, калын кашларын җыерып, иреннәрен
кымтып, дәһшәтле-хәсрәтле кыяфәттә күккә баккан иде.
— Риңаның өч абыйсының берсе ул! — Чандыр гына,
телдәр экскурсовод кызыкай горурлык катыш мавыгу
белән легенда сөйләвендә. -- Сеңелләре өчен кайгыру­
дан алар әнә шулай тораташтай катып калганнар. Гүзәлләрдән-гүзәл сеңелләрен — күлгә әверелгән Риңаның —
мәңгелек тынычлыгын саклыйлар. Алар аны хәзер бер­
55
кемнән
дә
кыерсыттырмаячаклар.
Ә-әнә,
күрәсезме,
анавы тау сыртын. Йокыга талган баһадирга охшаганмы?
Төркем ары атлады. Таһир аларга иярмәде. Аңа кинәт,
әллә нишләп, бик шомлы булып китте. Өнсез-хәрәкәтсез
таулар, тып-тын, бер дулкынсыз яткан тонык күл, аның
ярын басып алган биек, калын урман, тутык субайларга
бәйләп куелган буш, тутык катамараннар — болар бары­
сы да аңа читсенеп, өнәмичә карыйлар. Таһир — биредә
ят сөяк. Аның тамыр җәярдәй, җанына тынгы табардай
төяге биредә түтел. Ул моны бар булмышы белән тойды,
һәм карашын офык читендәге йөзгә юнәлтте. Чынлап
та, кырыс ир-ат йөзе! Һәм ул, әйтерсең лә, Риңа ярында
йөргән бар вак-төяк бөҗәкләрнең — ике аяклы, кеше
дип аталган җан ияләренең — сеңлесе хозурын тизрәк
калдыруларын теләп, гайрәтен-ярсуын чак тыеп ята.
Озаграк мыштырдасаң яки ялгышлык ясасаң, өстендәге
тау-ташлар
чылбырын
актарып-кыйратып
ташлар
да,
гигант адымнары белән, җир күкрәген тетрәтә-тетрәтә,
каршыңа килеп тә басар кебек...
Егетнең тизрәк аска, чыр-чулы, мул кояшлы, дәртлегамьсез музыкалы, шаян дельфинлы диңгез ярына төшә­
се килде. Ул, күңелен биләп алган аңлаешсыз шомнан
качарга теләп, ашыга-ашыга такси тукталышына атлады.
Ниндидер җимешләр, сувенирлар, хәтта ки кулдан ясал­
ган хәнҗәрләр сатып торган кырыктартмачылар янына
да бармады, яп-якында гына урнашкан Сталин дачасына
менү теләге бөтенләй сүнде. «Адәм галәйһиссәләм алмалары»н алыгыз! Бар авырулардан дәва табыгыз!» дип кыч­
кырып, ниндидер, әфлисунныкы сыман кытыршы кабык­
лы ямь-яшел алмалар мактап торган сәләмә кыяфәтле
карт янына да туктамады, таныш «Жигули»ны табып,
ялт кабинага кереп чумды.
...Кайтканда юл менгәндәге кебек озын һәм тәэсирле
тоелмады. Арыткан.
Ниһаять, машина пансионат капкасы алдына килеп
туктады.
— Исән-сау йөртеп алып кайттыгыз, рәхмәт! — дип,
акчаны мулдан сузып хушлашты Таһир.
— Кирәкми! -- Таксист, көтмәгәндә, Таһирның кулын
читкә этәрде, һәм, машинасыннан чыкмый гына, күтәре­
леп карамый гына аңа кечкенә янчык белән кәгазь
56
кисәге сузды. — Син менә Уфага кайткач, бу янчыкны
шушы адрес буенча илтеп тапшырчы, зинһар!
— Кемгә?!
— Кияүгә. Аяклары сызлый иде аның. Аңа ул килешә
торган иде. — һәм машина, ыргылып дигәндәй, кузгалып
китеп тә барды.
Таһир түзмәде, шунда ук янчыкны ачып карады. Анда
биш данә баягы, Кафтау башында күргән алмалар, «адәм
галәйһиссәләм алмалары» ята иде...
Кунак
Галияләр декабрь башында сугымнан соң табын җый­
ды. Юбилееңны үткәрик тә үткәрик дип, элек бергә
эшләгән хатыннар, бигрәк тә ахирәте Наташа кыстап
бавырга төште бит. Пенсиягә чыкканда да җыймадың,
өй туе да ясамадыгыз, дип үпкәли. И-и, әйтерсең, бел­
миләр, кунак кайгылары идеме ди инде аңарда? Ләкин
ул риза булды. Аның үзенең дә бар борчуларын, иңен
авыр йөктәй баскан, баш өстендә балтадай эленеп тор­
ган хәсрәтләрен азга гына булса да онытып торасы килә
иде, ахры. Сыер да бозауламаган, мәшәкать азрак чак.
Элек ул бөтен авылны җыя торган иде аш ясый калса.
Бу юлы инде иң якын туганнарына, дусларына, сугым­
чыларга гына әйтергә карар итте.
Фатирга чыгуларына ярты ел булса да, ремонт эшлән­
мәгән иде, тәрәзә-идәннәр дә буялмаган, тәрәзәләргә
челтәр-пәрдәләр дә эленмәгән. Аларны кибеттән эзләп
йөрергә, озын чиратлар торырга Галиянең вакыты да,
сәламәтлеге дә юк. Алай да, балалар белән бергәләп,
юдылар-җыйдылар,
урын-җир
тышларын
алмаштырды­
лар, алдан ук чәкчәкләр, кош телләре пешерделәр. Авыз
күтәреп, ашка әйтәм дигәч, өең дә, үзең дә, табының да
ялт итеп торырга тиеш ич.
Аның күңелендә өмет тә бар иде: бәлки, шунда, тел­
ләр чишелгән, күңел йозаклары ачылган чакта, ул көткән
сүзләр яңгырар. Көткән сүзләр алар — бер-бер киңәш
көтү иде. Кемдер шунда очраклы гына бер сүз белән
аның тормышына бер-бер өмет нуры өстәр иде сыман.
Ул кешеләрнең аңа ниндидер сүз әйтергә тиешлекләрен
57
сизә иде. Алар Галия үзе аңлап җиткерә алмаган нәрсә­
недер ачыклап, үзләренең Галия белән Романга булган
мөнәсәбәтләрен ачыклап, мөһерләп куярга тиешләр иде
кебек. Әмма ком тавы кебек мул ишелгән мактаулар,
тәбрик-котлаулар арасында Галия көткән алтын бөртек­
ләре ялтырамады. Беркем дә әдәп чикләреннән чыкма­
ды, мул табын, хәмер-шәраб та аның якыннарының телен
чишә алмады. Читлекләреннән очасы кошлар оча алма­
дылар.
Әнисе яклап икетуган абзасы Фәвәриснең, калын
пыялалы күзлеген салып, яшьләрен сөртә-сөртә бер үк
җырны унмы-егермеме тапкыр җырлавы гына колак тө­
бенә эленеп калды:
Бардым урман, кистем каен,
Төядем атлар саен;
Их, дускаем, каласың бит,
Атлар-атламас саен...
Фәварисне төп кебек юан бәдәнле бичәсе, эт итеп
сүгә-сүгә өстерәп алып кайтып киткәч тә, һаман яңгы­
рый иде сыман әле ул җыр. Өйнең бүрәнәләреннән, та­
бындагы эчелеп бетмәгән чынаяклардан да аңкый иде:
Атлар -атламас саен да,
Атлар-атламас саен...
Ашка җыелган халык таралган, табыннарны җыеп,
юасы савыт-сабаны юып, йокларга ятарга җыенып йөри­
ләр иде...
Нинди кигәвен тешләгәндер, Романның кәефе бозыл­
ган. Шулпа салдырып алып, бер өстәлгә калдырылган
табынның башына килеп утырды. Зур йодрык дөп итеп
өстәлгә китереп тондырды. Өстәл читендәге чәркәләр,
чынаяклар, сикерешеп китеп, идәнгә төшеп чылтырап
ватылдылар.
— Ник суган тутырдың ашка?
Галиянең йөрәге кысып куйды. Ул, элеккечә, гадәтен­
чә, ниндидер шаян җавап тапмакчы, сүзне кызыкка
бормакчы булды. Килеп чыкмады.
58
— Соң, теге көнне әйттең бит, әтисе, чи булмасын
дидең...
— Әйтсә ни! Бүген миңа чи килеш кирәк!
— Арчыйм хәзер. Яңаны...
— Кирәкми! Үзең аша боламыгыңны!
Мистәге алтын өреле шулпа өстенә чулт-чулт күз
яшьләре тамдылар.
— Кеше төсле итеп аш та пешерә белмисең! Табын
җыйган булып аны. Кулыңнан килмәгәч ник тотына­
сың?
Хатын кайтарып бер сүз дә дәшә алмады. Күзләрен
бер ноктага төбәгән хәлдә табынны җыйды да, кармалана-кармалана, караңгы шкаф артына, үзенең почма­
гына кереп ауды.
— Әни, әнием, син елыйсыңмыни? — дип янына
килеп яткан төпчеге Ленаны кочаклады да, башын аның
хуш ис килеп торган йомшак чәчләренә терәп, тыела
алмый үкседе дә үкседе.
— Әти, әни нигә елый? — дип торып чыккан кызга
телевизорга текәлгән атаның сүзе шул булды:
— Еласын. Ятамы бик әйбәт кенә, ятсын почмагында!
...Төн үтеп бара. Галияне йокы алмады. Күзләре шар
ачык хәлдә тормыш китабының битләрен карап ята ул.
Укымый, карый. Алар инде укылганнар. Аларны яңадан
укырга аның бер теләге дә юк. Яңадан яшисеңме, әйдә,
без сиңа яңадан кайтарабыз гомереңне дисәләр, ике дә
уйлап тормый баш тартыр иде. Ул инде төн буена
берсеннән-берсенә
сикерә-сикерә
кайгыларын
барлаган
иде. Китап эченнән якты битләрне тапмакчы иде. Әмма,
аның бүгенге хәле элекке бәхетләрне, шатлык хисләрен
карага буйый да ташлый шул. Кәрзиненә җиләк җыепҗыеп та, кич җиткәч кенә савытының тишек икәнен
күргән кеше кебек хис итә иде ул үзен. Яки оя корыпкорып та оясын тилгән тузгытып киткән кош кебек. Ул
үзен көчлемен дип йөри иде. Юк, ул бик йомшак кеше
икән лә. Аздан гына кителә, аздан да канатлана икән
күңеле. Берәү булса, уйлап та бирмәс иде. Чата-кама
килеп талашыр да икенче көнгә онытыр иде. Ә ул
оныта алмый, юк. Яхшылыкны да, яманлыкны да. Тупас
сүзләр аны хәнҗәрдән дә көчлерәк яралыйлар, үтереп
бетерәләр. Ул яралар бик озак бетәшәләр. Җөйләре бет59
ми, кала. Аның йөрәге тоташ җөйләрдән генә торадыр
инде кебек. Шулкадәр авырлыкны ничек күтәреп йөртмәк кирәк? Шулкадәр авыр уйлар уйлап ничек яшәмәк
кирәк?! Үзенең бар уйларын яшен кылычыдай итеп йөрә­
геннән суырып чыгарасы да, кемгәдер селтәнәсе килә
кайчак. Ләкин ул барыбер беркемне дә гаепли, каргый
алмый, беркемгә дә рәнҗи алмый иде.
Кем гаепле аның бу хәленә? Романмы? Ир кешенең
хәлен аңларга була иде. Аның сәламәт, матур хатын
белән гомер итәсе, тәрбия күрәсе килмимени? Бичәсе­
нең авыруы өчен ник ул җәфа чигәргә тиеш? Имән
түмәредәй бит инде хәзер Галиянең гәүдәләре. Кул-аяк
бармаклары кәкрәеп бетте, битләрен кара-сары тут, әллә
ниткән миңнәр басты. Йөрүе дә үрмәләүгә калып бара.
Бу тузган һәм хәлсез тәндә җан дигәнеңнең тоткар­
ланып тора алуы үзе бер могҗиза. Мәликәнеме? Уйлап
карасаң, аның хәле тагын да мөшкелрәк. Кешеләрнеме?
Кемдә кем кайгысы?
Ул, әйтерсең лә, тагын кара басу уртасында япа-ял­
гызы. Тагын аның бер таянычы да, бер өмете дә калма­
ды. Котылгысыз авыр бушлык, биниһая зур үрмәкүчтәй,
аның тынын буа, күзләрен томалый, җанын баса... Аның
өчен якты дөньякайларның бер генә яме дә юк, ахры...
Бер генә ямькәйләре дә... һәм Галия үзенең соң чиккә
килеп җиткәнлеген тоя. Алга да, артка да юл юк. Уңга
да, сулга да. Тын җитми, һава юк. Әнә бит, аны бала­
лары, ире, кешеләр яшәгән дөньяга бәйләгән җепләр,
савылып, өзелердәй булып нечкәрә бара, нечкәрә бара­
лар... Дөнья да тонык кебек инде хәзер, балалар әллә
кайда, еракталар, сүзсез генә, моңсу карашларын аска
төбиләр, ире дә йөзен чөергән, кешеләр дә бәләкәйлә­
неп, бөрешеп кенә калганнар... Ул алардан, алар аңардан
берни дә таләп тә итми, берни дә көтми дә... Томанлы
соры бушлык котылгысыз рәвештә аны үзенә әйди,
үзенең кочагында эреп бетәргә чакыра. Галия аптырап,
тәмам чарасыз калып, як-ягына карана, томан аша
нидер күрмәкче, шәйләмәкче була. Ләкин биек дивардай
тирә-яктан уратып алган куе томан битараф һәм өнсез.
Юк, бу томан түгел бит, бу — теге соры дәрья, һәм ул
аны үзенең тыелгысыз куәтле агымына ияртеп агызып
алып китеп бара... Якыннары, барча кешеләр яр буен­
60
дагы өнсез-ихтыярсыз ташлар кебек чарасызлар. Чибәр
апасы мизгел эчендә төшеп юк булган дәрья түгелме
соң бу?! Галия дә шулай, апасы кебек үк юк булырмы?!
Бу уй аны тетрәндереп җибәргән кебек. Әмма аның
тарткалашырлык теләге юк инде. Ул ризалаша. Ул инде
барсына да риза... «И Аллам! И Аллаһым... — ди ул хәл­
сез пышылдап, — үземне сиңа тапшырам. Ризамын бир­
гән язмышыңа»...
...Иртәгәсенә чалт аяз көн иде. Андый көннәр сирәк
була. Кар өстенә, бакчадагы койма буйларындагы ап-ак
көртләр өстенә энҗе-мәрҗән сипкәннәр диярсең, һавада
да, кар япмасы өстендә дә бер колач биеклектә, энә
күзедәй вактан-вак энҗе агымы ялтырый. Хас та әкият
дөньясы. Шул матурлыкның эченә кереп китеп, шул
әкият илен иңгә-буйга гизеп йөрисе дә йөрисе, шул
энҗе агымында тансык канганчы рәхәтләнеп коенасы
килә. Иртәнге якта, ире, тавыш-тынсыз гына, кәефсез
генә чәй чөмереп — эшкә, үзләрен гаепле сыман тоткан
балалар мәктәпкә китеп беткәч, Галия камыр куярга
уйлады. Ул шулай, янып көл булырга, аннан көлдән гөл
булырга өйрәнеп беткән иде инде. Кичтәнге кара уйтойгыларын күңел төбенә күмә дә, иртәләрен ак көнгә
бага тора иде... Бернигә карамастан, азрак тын алуга
тагын эчтән генә сызлана-сыкрана аягына басып, яшәе­
шен дәвам итә иде. Ул һаман дөньядан үзе өчен нинди­
дер ямь, ниндидер тәм таба белә иде әле.
Авырткан аякларын көч-хәл белән өстерәп, балкон­
нан җылынырга куна тактасын, уклавын алып керде.
Димасын сөендерсен әле. Кызлар алар, кош сыман, чем­
ченеп йөреп тә туялар. Ә ир бала бөтенләй икенче бит
ул, кулына тотып ашап йөрмәсә, күңеле булмый. Мәктә­
бенә дә төреп алып китә әле. Роман да камыр ашы
ярата. Кичәге табында ризык мул булса да, кабартма
пешерергә өлгермәгән иде Галия.
Камыр кабарган арада бик авырлык белән булса да,
мүкәләп идәннәрне юып чыкты, гөлләренә су сипте. Кыз­
лары да арыйлардыр, яшь чакта эш-мәшәкать бигрәк
күп була, болай да гел аларга төшә бар эш. Карават
астында банкасы белән ак буяу утыра икән, шуны күреп
алды да, тартып чыгарып, газ торбасын буяп куйды.
61
Аннан үкенеп бетә алмады бу эшенә: «Һәй, исәр
карчык, камыр белән булашкан көнне буяу кузгаталар­
мы инде?!» Әллә күпмедән бирле тик торган тегү маши­
насына кыстырган күлмәклекне алып таратып карады.
Башланган да, ташланган, тегеп бетерергә кирәк. Любага
туган көненә яңа күлмәк тегеп бирергә җыенган иде.
Ниһаять,
пешеренергә
тотынды.
Газны
кабызуга,
җылысы, буяу исе белән кушылып, йорт эченә таралды.
Камыр белән булашырга ярата Галия. Ул бит тере
җан иясе кебек. Сабый бала кебек. Тупасрак тотынуны
түгел, ачулы уй белән карауны ук күтәрми. Камыр ашын
күңел тыныч чакта, кәеф һәм вакыт бар чакта гына
уңдырып була.
...Шулчак ишек шакыдылар. Ачты. Таныш түгел бер
карт. Кем икән инде бу?
Күзләре картның нур чәчеп торган якты соры күзлә­
ре белән очрашты. Бу караш элек күргән бер карашка
да охшамаган иде. Алар битараф түгелләр иде, әмма
аларда әрсез кызыксыну да юк. Алар җаныңа үтеп ке­
рердәй итеп, синең бар булмышыңны аңлап һәм аталар­
ча яратып карыйлар. Алар синнән бернәрсә дә көтми,
гаепләргә җыенмыйлар. Аларда ниндидер аңлаешсыз бор­
чылумы, синең өчен кайгыртучанлык кынамы бар.
Галия, үзе дә сизмәстән, җиңел сулап куйды. Әйтер­
сең лә караңгы чытырманлыкта адашып йөргән җирдән
киң якты бер аланлыкка килеп чыкты. Әйтерсең лә
оясында басылып кына утырган күңел кошы, кинәт тал­
пынып, канат киереп күккә чөелде.
— Әйдә, бабай, үтегез, — диде ул, ишекне шәрран
ачып. — Мактап кына йөрисез икән. Әле генә кабартма
пешереп алганыем. Чәем кайнап утыра. Олы кеше, тама­
гыгыз да кипкәндер.
Карт, һич тартынусыз, бусага аша атлады. Якты
карашы тыйнаклыгы хәттин ашкан фатир эчен байкады.
Кулларын
биленә
кушырып,
стенадагы
рам
эченә
тезелгән фотоларны карап торды, кысан гына тәрәзә
төпләрендә шаулап чәчәк атып утырган аллы-кызыллы
яраннарны, шәмәхә миләүшәләрне учы белән сөйгәндәй
хәрәкәт ясады.
— Сөтләп эчәсезме? — диде Галия. Бөтенләй таныш
түгел бер бәндәне йортка чакыруы, йөгереп дигәндәй,
62
буыннарының
сулыгып-сулыгып
сызлавын
да
онытып,
чәй әзерләвенә аптырап та куйды. Әйе, элек, ул үскәндә,
шундый гадәт иде. Мосафирдан да кадерлерәк кунак
юк. Галиянең әнкәсе, мәрхүмә, нинди усал холыклы бул­
масын, өйгә кем килеп керсә дә, соңгы ризыгың чыгарып
тезәр иде табынга, аны якын туганыннан да артыграк
күреп сыйлар иде. «Теләнче кыяфәтенә кереп, я фәреш­
тәләр, я Хозыр-Ильяс галәйһиссәләм без адәм бала­
ларын сынап йөрер», — дияр иде....
Карт табын янына килеп утырды. Бер кабартманы
алып сындырып чынаяк астына куйды.
—
Каймакка манып ашагыз әле. Я менә чия кайнат­
масына. Ничек ошый үзегезгә. Ягез әле, ягез, кыенсы­
нып утырмагыз. Булганыннан авыз итегез. Безнең инде,
әллә нинди яхшы сыйларыбыз юк, хәзинәдә бары... —
Галия кунакны кыставында булды. Аның, ни өчендер, бу
мөлаем кешегә яхшылык эшлисе килә иде. Бер күргән
кешесе булмаса да ул аңа бик-бик күптәннән таныш,
ахирәтлек дусты сыман булып тоела иде. Кеше алдында
зарлануны сөймәсә дә, әллә нишләп, ачылып китте: —
Минем әнкәй, мәрхүмә, сырхау белән мосафирның дога­
сына пәрдә юк дия иде. Әллә аның рухына дога кылып
аласызмы, укый белсәгез... Әллә нишләп гел төшемә
керә соңгы вакыт. Ул бит минем кулымда, Саимә түти­
ләрнең йортында җан бирде. — Галия елап ук җибәр­
де. — Эштән соң, үткенче машинага утырып, ашыгып
барган идем, хәл белергә. Ә аның хәле кинәт авыраеп
китте. Өч көн ятыбрак торган булган. Телефоннан үземнекеләргә шылтыраттырып, куна калдым. Ымлап, гел
минем кулымны үзенең маңгаена куйдыра, шулай җиңел­
рәк тоелгандырмы... Таң алдыннан җан бирде. Телендә
соң чиккәчә «Аллаһ» сүзе булды. Зиһене ачылып китә
дә, безгә, балаларына, иман тели, бичара. Ул бит гомер
буе биш намазын калдырмады, шундый да каты торды
диндә. Гомер буе безгә теләк теләде, безнең дә динле
булуыбызны күрәсе килде. Ә безгә кая инде, әйеме,
бабай, заман бөтенләй икенче бит инде хәзер. Килешми
бит, кешеләрдән уңайсыз. Мин аның иң яраткан, төпчек
кызы булсам да, нишлим соң, әнкәйнең сүзләрен тота
алмадым шул... Бәхиллеген биреп үлсә дә, мин бит
гомер буе үземчә яшәдем, әнкәм теләгәнчә коралмадым
63
тормышымны... Беләсезме, бу ничек авыр? Кузлы күмер
өстендә йөрү, кадак өстендә йоклау белән бер... Таулар
күтәреп тору белән бер. Моңа, беләсезме, күпме көч
кирәк? Әллә мин ялгыштыммы? Кайда ялгыштым? Ник
күңелгә шулкадәр кыен? Хәзер ничек яшәргә? Сәламәт­
леккә дә һич туймыйм...
Сөйли-сөйли, соңгы арада күбәеп киткән борчула­
рын, җанын богау сыман кыскан кайгыларын да онытты
кебек. Карт исә, аның . иң яшерен уйларын укыган
сыман моңсурак кына елмайды:
— Кайгырма. Барысы да үтә, беләсең бит... Бусы да
үтәр. Сабыр кал. Мин сиңа шуны әйтергә килдем.
«Кем сез? Каян килдегез?» дияр иде берәү. Ә Галия­
нең теленнән бүтән сүз чыгып очты:
— Балалар дип ут йотам. Минем белән ары-бире
булса, алар нишләр димен... Шунсына йөрәгем бозыла
бигрәк тә. Өлкәннәре башлы-күзле булды да бит, Димам
техникумын да бетмәгән, Ленаны укытып чыгарасы бар.
Карт
елмайды.
Ярты
кабартманы
авызына
якын
китерде. Кайнап түгелә башлаган чәйнекне сүндермәкче
булып, хуҗабикә газга үрелде.
— Каягыз әле, чәегезне кайнарлыйм!
Борылды да, чажлап торган чәйнекне чүт кенә кулын­
нан төшереп җибәрмәде. Юлаучыдан җилләр искән иде.
Галия әллә нигә өстәл астына күз салды, йорт эчен
байкады. Барып ишекне этеп ачып җибәрде. Ихатада да,
урамда да беркем дә юк! Җен булды инде әллә, әстәгъфируллакаем! Күзенә күренде дисәң, әнә бит өстәлдә
ясалган чәй, ярты кабартма. Икенче яртысы юк.
Хатын лып итеп урындыкка утырды. Йөрәге леп-леп
типте, аяклары мамыктай изрәп төште. Колаклары шау­
лап, тик торганнан кызышып яна башладылар.
Көлдән яралган гөл
— ...Әни җаным... Ачсаңчы күзеңне! Ишетәсеңме? Шул­
па ашап ал әле, әйдә... Каяле, башыңны күтәртебрәк ку­
йыйк. Әйе, менә шулай, менә, молодец!
Галия бар бу сүзләрне ишетеп, аңлап тора. Тик ача
алмый гына бит күзен, юк. Күз кабаклары гүя мамыкка
64
әверелгән. Ачарга маташкан саен алар җилем кебек
сузылалар гына. Тын алуы авыр. Күкрәк тутырып су­
ларга куркыныч, һәр сулышны әрнүле сыкрану тойгысы
сагалый. Кемнең тавышы икәнен белә — төпчек кызы
Лена. «Балам, балакаем!» — шушы сүз бөтерелепме бөте­
релә зиһенендә. «Рәхмәтләр яусын сиңа, балам! Аяккулың сызлаусыз булсын...»
Тавык шулпасының төчерәк тансык тәме авыз эченә
тарала, рәхәт бер җылылык булып күкрәгенә җәелә.
Бераздан аның мендәрен сак кына төшеребрәк куялар.
Җылымса суга чылатылган йомшак тастымал авыз тирә­
ләрен сөртеп үтә, кулларына тиеп уза.
— Әти, апа, җизни, карагыз әле, килегез әле тизрәк!
Әни елый! Димәк, ул бөтенесен дә аңлап ята! Күзләре
йомык, ә үзенең күзләреннән чөбердәп яше ага! — Бу
нәзек тавыш — Любаныкы! Алты бала арасыннан иң
нечкә күңеллесе ул.
Әкәмәт тә инде бу дөнья! Әниләре елаганга бала­
лары сөенеп утыра дигән хәбәр ишетсәгез, ышанмас
идегез, әйеме?.. Була икән шул алай да.
Кияве Фәрхәднең калын тавышы яңгырый:
— Син кайгырма, әни, син савыгачаксың. Әле синме?
Әле син бит җир җимертеп йөрер кеше. Син бит газ
исенә исергәнсең. Ярый әти кайтып кереп, тизрәк сине
тышка алып чыгып салган, «Скорый» чакырткан. Өч
көн комада ятканны, клиник үлем кичереп исән калган­
ны! Әле яшисең син!
— Син бит үзең өчен әле яши дә алмадың. Әти өчен,
картый өчен җан аттың, аларны көйләдең, алты балаңа
җил-яңгыр тидермәдең. Неужели син ялга лаек түгел?
Мең кат лаек! Тик ни дип син ул буяута тотындың инде,
ачы кыш уртасында? Болай да авыру кешегә ни, җитә
калган инде. —Монсы — Алиясе... Ул шулай ярым шая­
рып, ярым ачуланып сөйләшүчән. — Син тагын елыйсың?
Бу әйбәткә бит, әни, әйбәткә... Яшь белән синең чирең
чыга, йөрәгең йомшара...
«Ни өчен миңа бу кадәр миһербанлыгың, Ходаем!!! —
дип уйлый Галия. — Мин кем инде бу кадәр дә кадерхөрмәт татыр өчен...» Юк, ул мондый сүзләрне көтмәгән
түгел, көткән иде. Өмет иткән иде. Әмма, көтеп-көтеп
тә беркемнән дә ишетә алмагач, өметен өзгән иде. Дөнья­
3- 1.0031.12
65
ларда!.. Була икән мондый татлыдан-татлы сүзләр дә.
Була икән бу кадәр миһербан, мәрхәмәт...
— Синең кебек, дөнья бәһасе кеше дә терелмәсә!
Син бит изге кеше, мам! Синең сабырлыкка, синең
акылга һәйкәл куярлык. Синең энә очыдай гөнаһың да
юктыр!
«Күп минем гөнаһларым! — дип кычкырасы килә
Галиянең. — Сез минем нинди авыр уйлардан интегү­
емне белмисез! Минем күңел яу яланы кебек. Анда көн
дә сугыш, көн дә кыран яу! Сез белмисез минем өстемә
нинди давыллар ябырылганны! Ул давыллар — минем
үземнең нәфес давылларым! Мин бу кадәр игелеккә
лаек түгел! Миңа оят! Миңа үземнең мин-минлегем
өчен, тискәрелегем өчен оят! Әнкәем... Мин бит аны
күпме рәнҗеткәндермен... Аның киңәшләрен санга сук­
мадым. Мин үз-үземә шулкадәр нык ышанган идем!
Үземнең көчемә, үземнең мәхәббәтемә... Ләкин болар
барысы да пыран-заран килде, он-талкан булды... Мин
әтиегезгә юньле, сәламәт хатын була алмадым. Минем
аркада күпме интекте, күпме кимсенде ул! Балакайла­
рым, сезнең котларыгызны алып ■ бетердем, чирләрем
белән, хастаханәләр белән... Сезнең яшьлегегезгә күпме
авырлык китердем...» — дип оран саласы килә. Ләкин
иренен генә дә кыймылдата алмый. Бары тик күз кабак­
лары арасыннан яшьләре саркылып чыгалар да ике
яңагы буйлап аска тәгәриләр.
Аның тынычсызлануын сизеп, Фәрхәд сүзне борып
җибәрә:
— Мам, исеңдәме, мин сезгә беренче аяк баскан көн?
Исеңдәме, син өеп белен пешергән идең. Минем андый
тәмле беленнәрне бүтән беркайда да ашаганым булмады.
Кояш сыман балкып, мине кыстый-кыстый сыйладың.
Сиңа карадым да, кызыгыз да шундый булыр дип уйла­
дым. Синең бит безгә кыек сүз әйтү түгел, кырын кара­
ганың да булмады. Син тереләчәксең, әни! Без синең
терелүеңне көтәбез!
—-Галя, кадерлем... Бик авырмы сиңа?.. -- Битендә
Романның кул җылысын тоеп, Галия башын күтәрмәкче,
хәлсез куллары белән карават читенә ябышып: «Мин
бәхил-риза барыгыздан да! Мине кичерегез, бәгырькәй66
ләрем! Мин сезне барыгызны да, барыгызны да бик-бик
яратам!» — дип аңлатмакчы була.
...һәм шулчак, болытлы күкне ярган яшен яктысы­
мыни, зиһенен ниндидер бер якты нур әсәре сызып үтә,
искәрмәстән бик-бик җиңел булып китә. Җанын тома­
лап алган авырлык, аучыдан качкан киектәй, шуышып,
сиздерми генә каядыр китеп олага. Әйтерсең, өстеннән
Каф таулары ишелеп төшә. Әйе шул, ничек моңарчы
бер дә башына килмәгән. Ник ул, хатын-кыз башы бе­
лән, үз өстенә шулкадәр авыр йөкләрне йөкләргә җөрьәт
иткән. Ансыз да таңнар ата бит, дөньялар алга бара,
балалар үсә тора... «Мин барсына, барсына да риза,
Ходаем! Үзеңә тапшырам барсын да!» — дип уйлый, эчен­
нән генә елмаеп. Әйе, эчтән генә елмая.
Әйтерсең, моңарчы, тискәреләнеп, үҗәтләнеп, чытыр­
датып күз йомып, барсы өчен дә җаваплылыкны төяп,
кая табандыр атламакчы булып азапланган ул. Ә хәзер —
күзләре ачык! Менә хәзер ул барсын да ап-ачык аңлый,
менә хәзер күңел яланы яп-якты! Тик нигә соң аңа
һаман ялыналар? Сизмиләрмени, Галия бит аларны
күреп, бар булмышларын аңлап тора.
Ә алар ник соң анавы караваттагы бәләкәй генә,
тазарак кына бер карчыкмы, хатынмы өстенә иелгән­
нәр, ник ул кадәр борчылалар? «Һә-әй, мин монда!» —
дип кычкыра ул аларга. Тик тегеләр, нишләптер, әйлә­
неп тә карамыйлар, һәм ул, теге карчыкның кем икәнен
күрергә теләп, якынрак килә. Ниндидер таныш йөз. Күз
төпләре кара янган, иреннәре күм-күк. Кайчандыр бик
калын булганга охшаган, хәзер юкарып, чал төшкән
чәчләре, ике мәзәк кенә нечкә толымга үрелеп, ак йокы
күлмәге өстендә ята. Йоклыймы, нишли ул? Ни булган
аңа? Болай начар кешегә охшамаган. Галия, аны танырга
тырышып, бар игътибарын туплый. Алдагы мизгелдә
инде ул, бу хатынның үзе булуын аңлап аптырашка
калган
мизгелдә,
яңадан
элекке,
сызлануы-сыкранулы
халәтенә кайтып төшә...
—
Ач әле күзеңне, әни! Ачсаң, сине сюрприз көтә.
Аның нәрсә икәнен мин әйтмим. Син аны үз күзләрең
белән күрергә тиешсең, һәм ул үзе дә синең күз сирпүеңне зарыгып көтә. Иртәгәдән дә калмый син аны
күрергә тиешсең!
3*
67
...Икенче көнне ул, чынлап та, күзләрен ачты. Иң
беренче күз төшкән нәрсә — тәрәзә төбендәге сулы
банкада утырган роза чәчәге булды. Ә иң гаҗәбе шул —
Галия моны алдан ук белә иде. Һәм күзен ачар алдын­
нан ук аның зиһенендә тик бер сурәт — ямь-яшел яфрак­
лар арасында нурлар сибеп, балкып торган роза чәчәге
иде. Төн буе төшендә ниндидер бик матур бакчада роза
чәчәкләре утыртып йөрде. Беркайда да ашыгасы юк, бер
кайгысы да юк, имеш. Һәркем белән сәламләп сөйләшә,
хәлләрен белешә... Гөлләр исә Галиянең һәр сүзеннән
көч алып, шатлык-сөенеч тойгыларына тулышып, яктыга
үрлиләр,
таң
балкышына
тиң
төсләргә
чорналып
нурланалар, имеш...
—
Менә инде, минем кебек япь-яшь матур кызларга
ни, шулай розалар бүләк итәләр шул... — димәкче иде,
гадәттәгечә, шаяртмакчы булып, әмма иреннәре аны тың­
лашмады. «Әһә, — дип уйлады ул, — агулану касәфәте».
Ләкин шул көннән башлап аның хәле күзгә күренеп
яхшыга таба китте. Сөякләренә ит куна башлады. Буын­
нарына хәл керде. Ашаган һәр ризыгының бәрәкәтле
булып, тәненә йога баруын ул үзе дә сизде. Прополис,
бал, атланмайдан бәлзәм-крем ясаттырып алып, буынна­
рындагы шеш төерләренә шуны сылый башлады. Кай
төше авыртса, бәлзәмне шунда сөртте, ашыйсы килсә,
калаклап ашады да. Файдасы тиячәген катгый белә иде
ул. Һәм кул-аяк бармаклары, берничә ай дигәндә, бөтен­
ләй үк төзәлмәсәләр дә, элеккеге үк диярлек хәлләренә
кайттылар, үтереп сызлаулары юкка чыкты. Гәүдәсе
җыйнакланып, кошныкымыни, җиңел генә булып калды.
Тәненә генә түгел, җанына да җиңел иде! Аның
җаны, ниһаять, үз төяген, үз теләгәнен тапты! Упкынга
өстерәгән авыр уйлар, буар еландай ябышкак хисләр
әллә кайда, еракта, үткәндә, ниндидер коточкыч тирән,
караңгы бер базда калдылар. Аларны Галия исенә дә
төшерергә теләми, башкача күңеленә кертергә дә җыен­
мый. Ул хәзер, әйтерсең лә, җәйгор нурларында оча-чума
уйнаган кош сыман, ирекле. Аннан, кош очар биеклек­
ләрдән, аңа үзенең дә, башкаларның да тормышлары,
уйлары,
хәл-әхвәлләре,
бәхетсезлекләренең
сәбәпләре
ап-ачык булып, уч төбендәгедәй күренеп тора. Һәрбер
кеше аның өчен гүя ачык китап. Галия, ниндидер бер
68
кодрәт белән аның нәрсә әйтерен дә, нинди теләкләр
уратып алганын да белә! Үз-үзенә эчтән генә сорау би­
рүгә, җавап зиһенендә пәйда була. Аның күңел кошына
вакыт чикләре дә, җисми чикләр дә юк. Таныш түгел,
әмма баш әйләндергеч дәрәҗәдә ләззәтле бу хисләрдән
ул очынып-очынып китә, яңа гына очарга өйрәнеп кил­
гән тәҗрибәсез карлыгач баласыдай, кайчак егылгалап
та төшкәли. Тик очу ләззәтен бер татыган кеше күккә
гомерлеккә гашыйк, аның өчен күкләр иркенлеген читлек
белән җимлек инде алыштыра алмый.
Ләкин шунысы бар: Галия боларны беркемгә дә сөй­
ли алмый иде — аны аңламаячаклар, акылына зыян
килгән, җенләнгән дип шикләнә башлаячаклар иде. Бу
үзгәрешләр үз башыннан үтмәсә, ул да ышанмас иде,
көләр генә иде. Андыйны бит аның беркайдан да укы­
ганы да, ишеткәне дә юк. Ә юк, әнкәсе аңа кечкенәдән
сөйли иде бит әкиятләр. Әбүгалисиңа белән Әбелхарис­
ларны, мәгарә авызына могҗиза белән пәрәвез үргән
үрмәкүчләрне, оя корган күгәрченнәрне...
Бу иркенлек, бу кеше ышанмас мөмкинлекләргә
килеп ирешкәнче күргән михнәтләр шулай ук, кеше
ышанмас дәрәҗәдә авырлар иде ки, ул үзен бер түбән
аткан, бер югары чөйгән Ходайның чиксез кодрәтеннән
өмет катыш түбәнчелекле курку белән курка, Аның
ихтыярына, үзенең тәкъдиренә язылганына, үзенең һәр
тын алмышы, һәр аткан таң өчен бөтен булмышы белән
шөкер кылып,, буйсына иде... Ул үзенең һәм якыннары­
ның, барча тереклекнең бу дөньяга кылдан да нечкә
җепләр белән генә тоташканын күрә. Җепләрнең һич
көтмәгәндә өзелерен, алтыннан да кыйммәт вакытны
юк-бар уйларга әрәм итмәскә кирәклеген белә. Аның
элек күңел төбендә, бик тирәндә яткан, дөньяга тештырнагы белән ябышырга мәҗбүр иткән мәхәббәт хис­
ләре, ниһаять, барча курку-шөбһәләрдән, үпкә-ачулардан
котылып, чәчәк аткан һәм, дөньяга, тышкы сәбәпләргә
бәйлелектән арынуга ирешкән; ул чәчәк көннән-көн нур­
ланыбрак балкый, Илаһка гыйшыклык уты белән яна,
мәхәббәтнең илаһи тәме белән ләззәтләнеп калырга
ашыга иде.
Ул күпчелек кешеләрнең үзләре белепме-белмичәме,
сизенепме-сизенмичәме,
илаһи
бәхет
һәм
мәхәббәтне
сагынып, юксынып, эзләп, адашып йөрүләрен дә күрә.
69
Эзләгәннәрнең
эзләгәннәренә
ирешүен
теләп
догалар
кыла иде. Ләкин балаларыныңмы, якыннарыныңмы —
берсенең дә үзе үткән, тирән тарлавыклы юллардан бару­
ын, аныкыдай язмышка ия булуын теләми, юк, теләми...
Бик тирән һәм куркыныч иде ул убылган чоңгыллар һәм
киредән төшә алмастай текә иде ул менгән таулар... Ул,
якыннарына җиңелрәк, турырак юллар насыйп булуын
теләп, һәр сулышында Аллаһтан ялвара иде.
Әманәт
Уфа читендәге кечкенә поселокның яңа проект белән
салынган ике катлы кирпеч йортлары озын тар барак
йортлар арасында әллә каян аерылып тора. Нишләп бу
иске алачыкларны җимереп атмыйлар икән, дип гаҗәп­
сенде Таһир. Алай дисәң, кеше яшәп яткан сымак үзлә­
рендә.
Ул эзләп барган фатир яңа йортларның берсенең
беренче катында булып чыкты. Песи исе аңкыган кысан,
караңгы подъезд. Аңа кирәкле ишек төбендә ике кеше
баскан: караңгы йөзле төксе иркәй белән яшь кенә кызыкай. «Бездән соң!» — диде иркәй. Бә-әй, нинди чират
бу? Ул да түгел, ишек ачылып китте дә, рәхмәтләр әйтәәйтә, бала күтәргән бер хатынкай чыкты. Аның артын­
нан кечкенә буйлы, яланаяклы бер карчык күренде.
Чәчләрен мәзәк кенә ике юка толымга үргән, шау чә­
чәкле фланель халат кигән. Бик тере, үткер күренгән кү­
гелҗем күзләре подъездлдгылартты байкап үтте. Таһирда
карашы озаграк тукталып:
— Көт, улым, чират күп түгел бит, — диде дә кет-кет
көлеп куйды.
— Кем бу карчык? Нинди чират бу? — диде егет,
ишек ябылгач.
— Баба Галя, — дип җаваплады төксе иркәй тупас
кына. Һәм башка бер сүз дә дәшмәде.
Көтүдән башка чара калмады. Ярар, ачыкланыр әле,
дип уйлады Таһир, кулындагы адреслы кәгазьгә тагын
бер кат күз йөгертеп. Кавказдан алып кайткан күчтәнәч­
не тапшырса, ник баш ватарга? Аның әле үз хәле хәл.
Бетмәс монда мәзәк карчыклар.
70
Бер ай элек үк теге абхаз ире биреп җибәргән
әманәтне тапшырырыга дип йөрүе иде аның. Һич җай
чыкмады моңарчы. Диңгездән соң бер-ике атнага бөтен­
ләй тынып торган авыруы Таһир эшкә чыгып, элекке
җайга төшүгә, тагын да азыбрак киткән иде шул. Тим­
гел-тимгел, тилчә төсле алсу-кызыл таплар аның чигәлә­
рен чи ит хәленә китерде. Кычытуына түзәр әмәл юк.
Ул гына да түгел, борын тирәләрен дә аксыл-алсу кутыр­
лар баса башлады. Табиблар, элек шундый кодрәтле бу­
лып тоелган табиблар, профессорлар, без көчсез, дигән­
не аңлатып, кулларын гына җәйделәр, гәзиттәге реклама
буенча
кайтартылган
майларның-бәлзәмнәрнең
файдасы
вакытлыча гына булды. Эшендәгеләр шикләнеп, озакозак итеп карап торгалый башладылар. Йогышлы түгел­
ме икән, диләрдер инде. Тәмам төшенкелектә, тәмам
гаҗизлектә иде егет.
Элекке барлык кызыклар, юанычлар хәзер аңа бер­
нинди дә ләззәт бирми иде. Гомумән, кеше арасына
чыгарга ук оят. Юлия белән дә аралары суынды. Хәер,
диңгездән соң ук мөнәсәбәтләре этле-мәчелегә, кирлемырлыга тәгәрәде аларның. Теге чакта, Таһир Риңадан
кайтып керүгә Юлия үпкәләп, әйберләрен җыеп Уфага
кайтып киткән иде бит.
Шундый төшенке уйлар белән ул, чираты җитеп,
эчкә атлады. Фатир өч бүлмәле иде. Бик кечкенә, кысан
ишек төбендәге элгечкә киемнәрен элеп, егет карчык
төртеп күрсәткән бүлмәгә үтте. Ишектән керү белән
сулда кара пианино, каршыдагы тәрәзәдә чәчәкле арзан
челтәр. Уңда полировкалы, искерәк кенә шифоньер.
Стена
буенда,
өстенә
юлбарыс
тиресен
хәтерләткән
кытай пледы ябылган тахта.
Ул арада әби килеп керде дә, аңа тахтага утырырга
кушты. Үзе дә читкәрәк утырып, ялтырабрак торган,
көлемсерәүле күзләрен кысыбрак карый-карый, уң кулын
егетнең аркасыннан тидермичә генә йөртә башлады.
—
Фома неверующий! — булды аның беренче сүзе.
Кулларын арка тирәсеннән йөртеп алды да, термометр
селеккәндәгедәй, аска селтәде. — Тыштан ялтырыйсың,
эчтән калтырыйсың. — Таһир ни әйтергә дә белми,
аптырап, карчыкка карады. Карчык, аның сораулы кара­
шына бөтенләй дә игътибар итмичә, ниндидер катлаулы
71
мәсьәләне чишәргә тырышкандай, биеккә чөелгән каш­
ларын тагын да ескәрәк җыерып, иреннәрен кымтып,
җитди төскә керде.
— Яшәр җирең, эш урының бар. Тама гына түгел,
ага. Әти-әниеңнең көче. Ерак юлдан кайтканскң. Ул юл
сине уйга салган.
Бөларны ишетеп егет сагаеп китте. Дөрес супалый
түгелме?
— Чирең бетә, тик эшеңне алыштырырга кирәк. Ярат­
мый эшлисең. Синең урын түгел. Өр-яңа баштан үзеңә
эш башларга кирәк. Хәзер бит дөнья частныйга күчеп
бара. Дөрес бара. Минем бәләкәй кияү Георгий да әнә
үз эшен ачып булаша. Ул элек Абхазиядә табиб булып
эшләгән. Грузин кешесе булгач анда яши алмый хәзер.
Туган ягын сагынып бер була да бит, ни хәл итсен!
Керамзит блоклар, коелар өчен бетон боҗралар ясый,
мал асрарга да уйлаштыра. Әнә, безнең элекке түрәләр
бөтенесе дә предприниматель. Гади халык кына әлегә
өркеп-куркыбрак тора.
Карчык гүя дә Таһир үз-үзенә танырга курыккан,
күңеленең иң төбендә яткан уйларны ачык китаптан
укыгандай укый иде.
— Аллергияне дәвалап булмый, диләр. Була. Аллаһы
Тәгалә һәр чиргә дәвасын да яралткан. Аны эзләп табар­
га гына кирәк. Әлегә яман шештән кала бөтен чирне дә
дәвалап, һич югы, җиңеләйтеп була. Яман шештән дә
дару табарлар бервакыт, тик әле я вакыты җитмәгән, я
бер-бер хикмәте бар. Минем полиартрит иде, балакаем,
бармакларым бүрәнәдәй шешеп, кәкрәеп катканнар иде,
беләсеңме. Үрмәләп, шуышып кына йөридер идем. Син
дә йөрдең инде табибларда, әйеме? — дип тагын
кеткелдәде әби. — Аллергиянең төрләре күп диделәр
инде,
әйеме?
Ә
аларның
бер-берсеннән
ничек
аерылганын, һәркайсының сәбәбе үзенә башка булуын
әйттеләрме? Ә син беләсеңме, миңа хәтта кандидатлык
яклаган табиблар киләләр дә чирләре турында сорый­
лар? «Бәй, сез нәрсә укыдыгыз соң ничә ел буена, сез
миннән түгел, мин сездән сорарга тиеш бит!» — дим.
Берсе: «Әби, миндә яман чир юкмы?» — ди. «Бәй син
ике ай буе тикшеренеп йөрисең, әйтмәделәрмени?» —
дим. «Ә минем сездән ишетәсем килә», — ди. «Юк, мин
72
әйтәм. Юклыгын син үзең дә беләсең. Ә мин бер анализ
алмыйча да, рентгенсыз, УЗИсыз да төп-төгәл әйтеп
бирәм: юк.» «Безгә дә өйрәтегез әле», — диләр. Ничек
өйрәтәсең инде аны. Кешедә ул я бар, я юк. Әнә, берәү
килгән:
«Мин һиндстанда булдым. Анда бер баба,
һавадан көл ясап, учыннан-учына сибә, мин ул көлне
сезгә дә бирә алам», — ди. «Юк, мин әйтәм, мин — көл
җыючы түгел. Мин гөл җыям. Кара әле, миләүшәләрем­
нең нинди генә төрләре юк!» Ачуланып китеп барды.
— Остеохондрозың да бар икән, — дип хәбәр салды
карчык кинәт, сүз сөрешен үзгәртеп. Башың да авырткалый. Ә син беләсеңме, кан тамырларын киңәйтү өчен
меңәр тәңкәлек дару эчүнең бер дә кирәге юк. Аласың
кайнар су. Шайтан ашыгың күмелерлек булмасын, юкса,
варикоз китә. Саласың тоз. Бер литр суга бер стакан
исәбеннән. Диңгез дә килеште бит, әйеме, сиңа? Во-от,
суынгач, түгәсең дә, яңадан ясыйсың. Кул белән сыпы­
рып алгандай булыр баш авыртуың.
— Аллергия... — егет сүзне үз ягынарак бормакчы
булды. Әмма карчык үзе кирәк дип тапканны гына сөй­
ләргә гадәтләнгән иде, ахры.
— Йөргән кызың көйсезрәк, әйеме? Яшь әле шул,
яшь... Иркәрәк үскән кыз бит. Тик, барыбер, күңеле
әйбәт. Чибәр дә. Мөселман кызы. Син боларны үзең дә
беләсең, — дип куйды. — Минем дә Димам татар кызына
өйләнде, Любам да татар егетен сайлады бит. Ә син
беләсеңме, миңа кемнәр генә килми? — һәм ул иске
шифоньерның иң аскы тартмасыннан таушалган поли­
этилен янчык алды да почмаклары бөкләнеп беткән,
төрледән-төрле
визитка
катыргыларын
күрсәтергә
то­
тынды.
Таһир, исемнәре шәһәрдә генә түгел, илгә үк билгеле
кешеләрнең, хәтта үзенең дә кайбер танышларының
исемнәрен күреп, аптырауга төште. Аның өнсез калуына
күңеле булып, карчык кет-кет көлә. Ә күзләре бик-бик
җитди, һәм алар Таһирны үтәли тишеп күзәтәләр, сыный­
лар, өйрәнәләр төсле иде. Нәкъ тә теге «Абхаз карты
күле» кебек якут-зәңгәр һәм төпсез-серле иде алар. Ә
иң гаҗәбе шул: бу карчыкны Таһирның кайчандыр,
кайдадыр очратканы бар бит!
73
— Милициядән дә килделәр, — дип дәвам итте кар­
чык, сүзен тагын бөтенләй бүтәнгә борып. — Алар
эзләгән кешенең гәүдәсенең яр буенда ятуын күрәм.
Тик бернәрсә дә әйтмәдем. Балалар да кушмыйлар, һәр­
кемнең үз эше. Милициянең — үзенеке, минем —
үземнеке. Алар артыннан дигәндәй, такыр башлы, алтын
чылбырлы ике күн курткалы егет ишек шакый. «Давай,
бабка, гони мең бакс! Һәм тыныч эшләрсең», — диләр.
Мин әйтәм: «Ә мең штук кишер кирәкмиме сезгә?» —
дим. Бер-берсенә карашып-карашып тордылар да шым
гына чыгып шылдылар.
— Галия әби, сездә бу сәләт каян? — дип сорамый
булдыра алмады Таһир.
— Үзем дә сәерсендем, балам, — диде карчык. —
Илледән пенсиягә чыгып, ничек өйдә түзеп ятасың,
чирләремнән бераз арынуга совхозга эш сорап бардым.
Проходнойга вахтага утырттылар. Утырам шулай, утырам.
Кайсысы туктап шатлыгын сөйли, кайсысы кайгысын.
Берчак күршебез өй юган көнне алтын йөзеген югалт­
кан. Түзмәдем: «Бәй, мин әйтәм, ник шулкадәр бетеренә­
сең, юынтык су белән койма буена түккәнсең бит», —
дим. Теге кире өенә чапты. Бераздан әйләнеп килгән бу,
миңа акча суза: «Син бит экстрасенс, баба Галя! Рәхмәт,
таптым бит йөзекне», — ди.
Берчак ахирәтем Наташа, ах та ух килеп, теше
сызлап кайтып китеп бара. «Каяле, — мин әйтәм, — кил
әле!» Аркасыннан сыйпап кулымны бер-ике селтәвем
булды — бетте бит теш сызлавы! Ышанмый да тора.
Аннан улын терелттек. Егерме ел өянәктән интеккән
малае аякка басты.
Шуннан китте инде, китте... Һәркемнең туган-тумача­
сы, дус-ише бар, аларның үзләренең танышлары. Колак
радиосы. Эшне ташларга туры килде. Хәтта Мәскәүдән
гомер күрешмәгән туганнар, туганнарның балалары кай­
тып төшә башладылар. Әл дә балалар, күршеләр түзә.
Башта аптырашканнар иде дә, аннан күнделәр инде.
Иртәдән кичкә кеше тынмый. Әллә кайлардан, әллә кайлардан эзләп табалар. Бик ерактан килгәннәрен чәй эче­
реп, ашатып җибәрәсең. Борып чыгарып булмый, ярдәм
итәргә тырышасың. Ярдәмем тими түгел, тия бит, —
74
диде ул, Таһирдан хуплау көткәндәй, күзләренә игъти­
бар белән карап.
һәм тагын Таһирның аркасыннан сыпырып, кулын
селтәде.
— Кайгырма, бетә чирең, бетә... Пляжда рәхәтләнеп
ята алачаксың әле, — диде, кет-кет көлеп. — Бер ДЦПлы
баланы алып килде әнисе. Йөри алмый иде. Өч-дүрт
мәртәбә килеп киткәч, әкренләп аягына басты бит!
— Ә нишләп яман шешне дәваламыйсыз?
— Туксанынчы елда ирем үлде. — Әбинең тавышы
калтыранып китте. — Үпкәсендә иде. Күпме тырышсам
да ярдәмем тимәде. Авыртынуларын гына җиңеләйтә
алдым.
Ә син беләсеңме, минем уртанчы кызым Зилә белән
Илшат киявем умарта тоталар бит, — диде ул кинәт
кенә һәм бүлмәнең ишеге төбендә торган өч литрлы
банкага ымлады. — Кара, нинди яхшы баллары. Юкә
балы. Сиңа бал кирәкмиме?
Таһир ашыгып портмонесын алды.
— Мин сездән аны ике хакына алам!
— Юк, юк, алай дөрес булмый. Бал хакы билгеле
инде ул.
— Алайса, монысы сезгә хәер!
— Агач тел! — диде карчык, ачулануын сиздереп. —
Хәерне хәерчеләргә бирәләр. Мин хәерчемени? Садака
диген!
— Алайса садака итеп алыгыз!
Карчык акчага кагылмады. Күзләре күгелҗемләнеп
хәтәр ялтырап алдылар. Таһирга карап торды-торды да,
сөйләп китте:
— Беркөн ике хатын килгәннәр. Күңелчәк кенәләр.
Салым инспекциясендә эшлибез, диләр. Әйдә, әби, без
сиңа ярдәм итәбез, үз эшеңне ачарга, диләр. Азрак салы­
мын түләрсең, аның каравы, телевидение, гәзитләргә рек­
лама биреп була. Клиентларың тагын да күбәячәк, үзең
интегеп эшләп тә булашмассың, ике-өч табибны утыр­
тырсың да», — дип көлешәләр. Мин әйтәм: «Сез белә­
сезме, клиентлар кемдә була? Ә миндә — кешеләр.
Пациентлар да түгел, ке-ше-ләр! Миңа акча сузалар.
Күреп торам: бүген генә шушы акчаны ришвәт итеп,
75
талап дигәндәй алганнар. «Барыгыз, башта кулларыгыз­
ны юып килегез», — дип, кайтарып җибәрдем.
Таһир шым гына акчаны кесәсенә салып куйды. —
Төрле кеше бар балам. Бик яхшы күңеллеләре булган
кебек, бик явызлары да очрый. Күпчелек халык уртача.
Киләләр дә миннән сорый башлыйлар: «Кайчан фатир
бирерләр икән, кайчан машинабыз була, балаларыбыз
вузга керә алырмы?..» Әйе, мин әйтәм, мин бит монда
фатирлар, машиналар таратып утырам... Ничәү кирәк
сезгә? Әле үзләренә генә түгел, туган-тумачаларының
фотоларын да алып килеп, аларга да сорыйлар. «Альбо­
мы белән алып киләсегез калган», димен. Берәү шулай,
турыга аңлап, ике альбом фотокарточка күтәреп әйлә­
неп килгән. Кайчак югалган якыннарының фотоларын
күрсәтәләр. Карыйм да, теге кешенең инде дөньяда
юклыгын күрәм. Дөресен әйтә алмыйм, туганнары жәл.
Кайбер кеше килеп керә — хәленең чамалы, көннәренең
санаулы
икәне
күзләренә
язылган.
Ничек
турысын
әйтәсең? Юк, әйтеп булмый.
— Галия әби, сез бит — уникаль кеше! — диде Таһир. —
Минем таныш журналистларым бар, җибәрим, язсыннар
сезнең хакта! Сез шулкадәр барысын да дөрес сөйлисез!
Әби әлеге дә баягы шифоньер тартмасыннан бер
кочак гәзитләр алды.
— Менә, күрәсеңме, күпме яздылар, — дип, таратып
ташлады. — Кирәкми, дип торган аркылы. Ә дөреслеккә
килгәндә, ул сүз гәзит исемнәрендә генә калды да бугай.
Аның сабыйларча үпкәләвенең сәбәбе бар икән шул.
Популяр гына гәзит аны «Уфа Вангасы» дип язып чык­
кан, ә шул ук гәзитнең башка бер санында: «Баба
Галя— шарлатан?» дигән сорау өстендә баш ватканнар.
— Галия әби, сез миңа нинди киңәш бирерсез — ничек
яшәргә миңа алга табан? Эшемне алыштырырга кирәк
булыр микән ни? — Ниһаять, үзен борчыган иң мөһим
сорауны бирергә карар итте егет.
Әби дәшмәде. Бераздан, тагын үпкәләгән бер кыя­
фәттә:
— Бу баш сиңа нәрсәгә, бөдрә чәчләреңне йөртергә
бирелгәнмени? Синең гомереңне кем яшәргә тиеш?
Синме, минме?! — дип куйды.
76
Шулчак ишек кыңгыравы зыңлады. Карчык ишек
төбеннән урап килгәндә, аның күзләрендә кызыксыну
уты сүнгән, ул гап-гади карчыкка әверелеп калган иде.
— Бер гаилә килгән. Биш минуттан керәләр, — диде
ул.
— Ә мин тагын килсәм буламы, Галия әби? — Таһир
үтенечле карашын үзеннән бер өч баш тәбәнәк әңгәмә­
дәшенә төбәп. Ул кешеләрнең бу карчыкка ни өчен
чират торуларын аңлый башлаган иде инде.
— Әйе, синең бу өйгә тагын бер юлың төшә әле, —
дип көлемсерәде карчык. — Ә бит без синең белән
моңарчы да күрешкән идек. Көз көне, юлда. Син хәтер­
ләмисеңдер инде, бик кечкенә идең бит. Әти-әниләрең
бакчага китеп баралар иде. Туктап, мине утырттыгыз.
Мин биргән кызыл алманы ашадыңмы икән ул чак?
Ә теге, Кафтау артыннан алып кайткан алмаларның өче­
сен миңа калдыр да, икесен үзеңә алып кайтып кит.
Машинаңда онытып калдырган әманәтне әйтәм. Кыр­
гычтан үткәреп көнбагыш маенда бер айлап тотарсың да
көн дә «тәти»ләреңә сөртерсең, — дип, Таһирның битен­
дәге алсу куыклы тапларга ымлады. Аннан: — Минем
абхаз «кодалар» ничек яшәп яталар анда? — дигән
булды.
Әмма егетнең рәтле-чиратлы сүз сөйләрлек һушыфәлән калмаган иде инде.
Төш
Ел ярым вакыт үтте. Һич көтелмәгән мәшәкатьләр,
үзгәрешләр белән мәш килде Таһир бу арада. Яшәеш
рәвеше,
ничектер,
сиздерми
генә,
үзеннән-үзе
бүтән
юнәлешкә таба борыла башлады. Бар маясын тотынырга
туры килсә-килде: күптәннән уенда йөрткән ниятен тор­
мышка ашырып, «Ярдәм» дигән автосервис ачып җибәр­
де. Машинасын сатып гадирәккә алыштырды да юу
салонының эшен җайга салды. Кергән бар табышны
предприятиене зурайтуга, киңәйтүгә тота торгач, ике
җиргә дә өлгерми башлап, элекке эше белән алышбирешне өзде.
77
Әнисе, яшең бара, без картаябыз, өйлән дә өйлән
дип, өзмәгәч тә куймагач, Юлия белән араларны көйләп,
өйләнешүне тизләтми булмады. Никах укытырга мәчеткә
кергәч, ярты сәгать буе аларга ир белән хатын хокук­
лары, гаилә тәртипләре турында аңлаттылар. Шунда яшь
кенә мулланың: «бездә яшьләр өчен дәресләр үткәрелә,
килегез, күрегез, йөрегез», дигәненә кызыксынып китеп,
Таһир һәр җомга кич дәресләргә йөри башлады. Юри
генә башланган шөгыль тора-бара бөтен күңелен биләп
алмасынмы! Татарча аңламам дип юкка кыенсынган:
хәзрәт дәресен русча да аңлатып бара иде. Шикләнүятсынулары да бушка булган — монда беркем дә аны
гаепләмәде, ник тегеләй утырасың, ник болай кылана­
сың дип шелтәләмәде. Иреген чикләүче юк: аңардан
нәрсәдер таләп тә итмиләр, файда да көтмиләр. Йөрисең
килә икән — йөрисең, намаз укыйсың икән — укыйсың.
Юк икән юк.
Беркөнне дәрес үткәрергә Габдулла хәзрәт килде.
Аксыл йөзле ябык бу егетне кайда күргәнем бар дип
баш вата торгач, Таһирның хәтеренә төште: поездадгы
очраклы юлдашы иде бит бу! Алар дуслашып алдылар.
Чүлдә адашып йөргән мосафирга азык-төлек белән ярдәм
иткән, сусынын кандырган кебек, Габдулла аны, җитәк­
ләп дигәндәй, Таһир өчен яңа тоелса да, бик борынгы
булган юлдан ияртеп алып китте. Аның киңәше белән
Таһир кичке сәгать биштәге дәресләргә йөрергә дә
ияләнде. Унбиш-егерме әби, бер-ике бабай җыелалар да
гарәпчә Коръән укырга өйрәнәләр. Ак, яшькелт, алсу
яулыклар ябынган, тәмле телле, нурлы йөзле карчыклар
я күмәкләп, я берәм-берәм көйләп, мәкам белән аятьләр
укыганда Таһирның тәннәре чымыр-чымыр килә, күз
төпләре тирләп чыга. Кечкенә чакта Коръән мәҗлеслә­
рендә кулына бакыр акчалар алып куануы хәтеренә
килеп төшә, шулчактан күңеленә сеңгән дога аһәңнәре
яңара. Үзенең моңа кадәр бу моңлы авазлардан мәхрүм
яшәвенә аптырап туя алмый. Кайда йөргән ул моңарчы,
адашкан бәрән кебек каңгырып. Ятим булган ич ул
моңарчы, җаны ятим булган! Аның әллә ачы үкенечтән,
әллә күңелен күккә чөйгән сөенечтән рәхәтләнеп бер
елыйсы килә башлый. Тик ярамый. Ир башың белән
ничек инде елап утырасың. Ә яшь хәзрәтне шәкертләре
78
шулкадәр ихтирам итәләр ки, үзләрен мәктәп укучылары
кебек тотып, бөтен тырышлыкларын салып укыйлар.
Хәзрәт тә белемле. Нинди генә сорау бирмәсеннәр,
җавабы әзер.
Һәм Таһир ул җавапларның, биредә сөйләнгән сүз­
ләрнең барысы да дөрес икәнлеген белә. Ниндидер эчке
тавыш: «хак, болар бар да хак», дип әйтеп торган кебек.
Күңелнең төбендә бөреләнеп кенә йөргән уй-фаразлары,
тормыш
тәҗрибәсе,
уйланулары,
күзәтүләре,
укыган
китаплары ярдәмендә акрынлап, адымлап кына ул якын­
лаша барган хакыйкать турында биредә ап-ачык итеп
сөйлиләр! Әллә кайлардан, җир читләреннән барып эзлә­
гәне якында, янында гына икән ләса! Күпме психология,
фәлсәфә китаплары актаруы бушка булган! Хәер, юк,
юк, аны әлеге халәтенә алып килүче баскычлардыр алар.
Таһир, әйтерсең дә, караңгы урман эчендә абыныпсөртенеп юл эзләп йөргән җиреннән кинәт кенә япякты аланга килеп чыккан! Аның тынгы тапмый арыган,
талчыккан, сусаган җанының тамырланыр төяге әлегә
нәкъ шушында, һәм юлында бу аланга очравына шөкер
кылып та, гаҗәпләнеп тә туя алмый иде. Я инде, алан­
га төрле тарафлардан, төрле сукмак-юллар белән чыгып
булган кебек, бер-ике адымга ялгышып үтеп китүең,
бөтенләй юлыкмый калуыңда ихтимал иде бит...
Әкренләп, Таһир теге ике бөртек бабайга ияреп,
дәрес вакытына туры килгән намазларны укый башла­
ды. Аннан җомга намазларына йөрергә гадәтләнеп китте.
Бераздан алар инде мәчеткә тагын күмәкләшеп килделәр — улларына исем куштырырга.
Әле болай тиз генә әти булып китәрмен дип уена да
китермәгән кеше баштанаяк памперс-коляска, массажпрививка мәшәкатьләренә чумды. Баштарак эчке хәвеф
хисе белән көн дә баланың ак кына, йомшак кына
тәнен күздән кичерә иде — аллергия билгеләре күрен­
миме? Шөбһәләре акланмады — улы Ихсан шалкандай
таза, сәламәт булып, ай үсәсен — көн, көн үсәсен сәгать
үсеп, тәҗрибәсез әти-әнисен, ике картәти һәм картәнисен үз тирәсендә зыр әйләндереп биетә торды.
Аллергия дигән зәхмәт, Ходайның рәхмәте белән,
Таһирны ташлап китте, ахры, кызыл «тәңкә»ләр алсула­
нып, агарып, ахырда бөтенләй юкка чыктылар. Эзләре
79
дә калмады. Әллә табиблар дәвалаганның, әллә «адәм
галәйһиссәләм алмалары»ның файдасы тиде, әллә инде
Галия карчыкның тыны шифалы булды.
Карчыкның
әкәмәтләрен
хәзрәтләргә
сөйләп,
алар
белән дә киңәшләште Таһир. «Үзенең яраткан кешелә­
ренә Аллаһ Тәгалә төрле кәрамәтләр, гайре табигый
сәләтләр бүләк итәргә мөмкин. Аллаһны таный, киләчәк­
не әйтү белән мавыкмый, акчага кызыкмый дип әйтәсең
ич, изгеләр затыннан түгелме икән ул әби?» — диделәр.
Ничек кенә булмасын, Таһирның мәзәгрәк холыклы
бу карчыкны тагын барып күрәсе, аның белән иркенләп
сөйләшеп утырасы килә иде. Биргән балы да дару уры­
нына гына тотынылып бетелде, тагын бал да алыр иде.
Дөрес, хәбәрләр ишетелми тормады түгел: әби хакын­
да берчак дусларына сөйләнгәч, алар, барабыз да бара­
быз дип, сикереп төштеләр. Берсенең, «өч кыз белән
йөрим, әбекәй, аптыраш, кайсысына өйләним икән»,
дигәненең башыннан көлгән-көлгән дә, юньле бер киңәшфәлән
дә
бирмәгән.
Икенчесенең,
предприятиесендә
чыккан янгынның сәбәбен ачыкларга йөргәненең, шикле
уйларын дөресләп җибәргән. Ә өченчесенең, бакчасында
куш чыршы үсүен әйтеп, һушын алган.
Ниһаять, Яңа ел бәйрәмнәреннән соң Таһир поселок­
ка юл тотты. Олы юлдан борылган гына иде, каршысына кул селти-селти бер бабай чыкты. Очраклы юлдашы
ул барасы урамга ук кайта икән. Бик тиктормас, зерә
дә үткергә охшаган: үткен-хәйләкәр карашлы кечкенә
күзләрен бәзерәйтеп алан-йолан карана, Таһирның кемгә
баруын төпченде. «Галия әбигә», дигәч, йөзен чытып,
кулын селтәде.
— Бөтен Уфа акылдан шашты инде шул надан кортка
дип. һаман туктый белмиләр. Инде бит...
Таһир аны бүлдерәсе итте:
— Ник алай дисез?
— Гомер буе кара эштән башы чыкмаган, кулына
тотып бер китап укымаган кеше нинди киңәш бирергә
мужет? Аптырыйм. Гел интегеп яшәде инде, бахырың.
И тырышты, и тырышты, мантый алмады. Я инде, акы­
лы булса, шул хәтлем халыкны бушка кабул итәр идеме?
Ачар идем мин шәхси клиника, халыкка психологи­
ческий ярдәм дипме шунда, чурт-чураманмы, элеп куяр
80
идем ташка басылган прейскурант. Акча бит ул таш
астында ята, ташны күтәреп ала белергә генә кирәк.
Хәер, ул гомер буе беркатлы булды инде. Бөкрене кабер
генә төзәтә. Ни алты баласының берсенең һушы җит­
мәде. — Карт тагын кул селтәде. — Әнә, Мәликә! Кызын
бер череп баеган нефтяникка кияүгә бирде. Америкага
күчеп киттеләр хәзер. Менә монсын аңлыйм мин! Ә Тал­
каның балалары нәрсә? Үзе кебек җирдә тибенүдән
башканы белмиләр. Грузин кияве мал үстереп азаплан­
ган була. Баерсың алай гына, бар! Көз көне малларын
эчерә торган улакларына кемдер агу салып киткән. Әллә
ничә баш үгезләре егылып үлде. Калганнарының авыз­
ларына май салып, дарулап, көчкә аякка бастырдылар.
Барысын да белсә, күрсә, Галка шунда ник туктатмаган
агулаучы адәмнәрне?! Белемче, имеш... — Боларны бабай
бер тын алуда тезде дә тезде.
Таһир соңгы вакытта кешеләр хакында начар сөй­
ләүне күтәрә алмый башлаган иде. Гайбәт сөйләп, бар
нәрсәдән гаеп эзләп торган кешенең авызын томалап
куясы килә башлый. Шулай да әле сабыр кыланды.
Өлкән яшьтәге кешегә каты бәрелү ярамас.
— Сез үзегез кем буласыз соң, бабай?
Карт сискәнеп китте. Сорауга җавап бирмәде. Тагын
алан-йолан карана башлады.
— Менә, монавында, кибет янында туктат! — диде,
боергандай итеп. Поселокка килеп кергәннәр иде инде.
...Таһир, очраклы юлдашын төшереп калдырып, кар­
чык яшәгән йорт алдына машинасын туктатты. Элеккечә
үк караңгы подъездга кереп кыңгырауга басты. Ишекне
Галия карчыкның төпчек кызы Лена ачты.
— Гафу итегез, Галия әбине күрергә буламы?
Хатынның күзләреннән берәм-берәм яшь бөртекләре
тәгәрәде. Борыны мышкылдап, кызарып, чыкты.
— һәрбер килгән кеше кайгымны яңарта! Я Хода!
Вафат бит әниебез, вафат!
— Нишләп? Кайчан? Ул бит миңа әйткән иде, тагын
бер киләсең әле, дигән иде...
— Ике атна элек... — диде Лена. Өч көн ятып чирләде
дә... Аның бит бер инсульты бар иде инде. Монсы
икенчесе. Йөрәге күтәрмәгәндер инде. Күзләре йомык,
ә үзләреннән чөбердәп яшь ага. Сорасаң, баш селкеп
81
«әйе, юк» дип җаваплый. Ниләр генә кичермәде бит ул!
Без бит вокзалда яшәгән кебек яшәдек. Үзе арудан егы­
лып бара, үзе һаман килгән берсенә ярдәм итәргә тыры­
ша. Без аны үгетлибез, үзеңне сакла, дибез... Ә ул... Бер
шулай хастаханәгә илттек. Кайткач, сөйли: «Шунда да
танып алып, миңа шифа сорап киләләр. Ярар, минем,
бәлки, ярдәмем дә тияр, ә минем үземә кем ярдәм итәр
икән?» — ди, көлә әле һаман.
— Минем тормышым аңарга килгәннән соң бөтенләй
үзгәрде! — диде Таһир. — һәм яхшы якка дип исәплим!
Мин аңа рәхмәт әйтергә дип килгән идем, рәхмәтемне
сезгә, аның кызына җиткерәм, һәм, зинһар өчен, менә
шушыны садака итеп кабул итегез!
— Рәхмәт! Моны без таш яздыруга тотарбыз. — Лена
кыенсынып
китте.
Күзеннән
тагын
тәгәрәп
яшьләре
килеп чыкты. — Әнинең безгә игелеге вафатыннан соң
да килеп тора... Мин сизәм: ул һаман безнең янда,
безнең белән...
— Төшегезгә керәме соң?
— Ышанырсызмы-юкмы, әнине күмдек, документла­
рын барлыйбыз. Бер кәгазен таба алмыйбыз гына бит!
Актармаган җир калмады. Шул төнне төш күрәм. Имеш,
әни өйдә йөреп ята икән дим. Үзе сау-сәламәт, кәефе
әйбәт. Барды да бу көзге астындагы тумбочканың ише­
ген ачты. Күрдем дә уяну белән оныттым бу төшне.
Әнине күргәнемне генә хәтерлим. Икенче көнне тагын
шул төш кабатланды. Иртән, кая әле, мин әйтәм, теге
тумбочка? Караса-ам, исем-акылым китте:
кирәкле
кәгазь шунда, бер иске журнал эчендә яткан!
Таһир фатир эченә күз салды. Әбинең бүлмәсенең
ачык ишеге аша челтәрле тәрәзә күренә. Тәрәзә төбен­
дәге шәмәхә күзле, тәбәнәк кенә, тыйнак кына миләү­
шәләр, мөлдерәшеп, тын гына, калай кәнсирләрендә
утыралар. Тыштагы агачның, алмагач бутай, җепшек кар
сарган нечкә ботаклары, үрелеп, бозлы пыяла аша бүлмә
эченә карыйлар кебек. Бүлмә буш. Кызыксынулы кара­
шын төбәп, теркелдәп, кет-кет көлеп килеп чыгарга ке­
ше юк.
— Кызымның төшенә гел керә, — куе тынлыкта Лена­
ның тавышы яңгырады. — Ниндидер мәзәк сөйли, көл82
дермәкче була, ди. Шаян иде бит безнең әни, эчендә ут
янса-яна, безгә сиздермәс, күңелен төшермәс иде...
Таһир,
саубуллашып,
караңгы
кысан
подъезддан
урамга атлады.
Уң якка борылып караса, тәрәзә төбендәге ялгыз яшь
алмагачта, роза чәчәгедәй балкып, бер кызылтүш утыра,
имеш.
Канатларын
каккалап,
каурыйларын
кабартып
алган була, башын як-якка боргалый. Ә үзенең төймәдәй
күзләре шаян елтырап Таһирга төбәлгән, һе, каян пәйда
булган, диген, бая гына юк иде ләса?!
Ул, үзе дә сизмәстән, сәлам, дигәндәй, кошчыкка кул
болгады да, юктан гына кәефе күтәрелеп, елмаеп, алга
атлады...
Хикәяләр
АЧЫК ИШЕКЛӘР КӨНЕ
1
Зөбәернең кәеф шәп. Бүген алар үзенә күрә «Ачык
ишекләр көне» үткәреп, бераз «җилләнеп алдылар».
Мебель цехы болай да рекламага мохтаҗ түгел, шулай
да, заказлар арта төшсә, начармыни? Заказ күп икән,
эш: булачак, эше барса — акчасы да мулдан тамар, Алла­
һы боерса. «Каян уйлап тапканнар диген! Укыган кеше
укыган кеше инде, — дип, Зөбәер начальникларын да
мактап куйды. — Чүтеки башлары эшли бит әй!» Күр­
гәзмә оештырып, мәктәп, ПТУ балаларын чакырып, төрле
оешмалардан
вәкилләр
җыеп
мәшәкатьләнүләренә
ул
башта көлеп кенә караган иде. Буш эш, янәсе, күпме
акчаны, кадерле вакытны җилгә очыралар! Әмма ялгыш­
кан булып чыкты. Шул күргәзмә аркасында блокно­
тында чиратка бүген генә дә әллә ничә кеше өстәлде.
Тагын килеп язылачаклары күпме әле.
Заманалар гаҗәп бит хәзер: әллә мал-мөлкәтен угры­
дан саклап, әллә бер-берсеннән күреп, узышып-ярышып
дигәндәй фатир ишекләрен тимер-корычтан ясата башла­
дылар. Аптырарсың да, элегрәк Зөбәер андый ишекне
бер генә урында күрә ала иде — кассада. Әнисенең итә­
генә тагылып эш хакы алышырга барган малай биниһая
зур, авыр, чыңгыр-чыңгыр килеп ачыла торган тимер
ишеккә шакката иде. «Вәт ичмасам ишек бу! Моны иң
оста карак та ваталмас!» — дип авыз ачып, үзенең башы
84
кадәр йозакларга карап торганы бүген дә исендә. Хәзер
андый ишекләр ун фатирның берендә, ә юеш борынлы
малай үзе шуларны коеп куя торган югары класслы
остага әверелде.
Яхшы доктор авыруның йөзенә бер карау белән
чирен белә, диләр. Безнең Зөбәер дә, ишекне бәяләргә
кирәксә, бер генә күз сала. Күпләр өчен дөньядагы һәм­
мә ишекләр бер-берсенә охшаш, ачыла һәм ябыла ала,
бикләп була торган нәрсә генәдер. Ә аңа алай түгел, һәр
ишек — үзе бер дөнья бит ул! Ләйләсен ияртеп кунакка
барса да, кыңгырау төймәсенә басканчы, ишекнең иңебуена күз сала, шунда ук җитёшсезлекләрен күреп ала:
кәчәгендә дөрес утырамы, артык авыр түгелме, бизәкрәсемнәре ничегрәк? Аннан соң һәр ишек үзенең хуҗа­
сы хакында тулы мәгълүмат та бирә ала: берәүләрнең
оста куллы икәне күренеп тора, ишеге шундый ныклы,
ипле; икенчесе матурлыкка мөкиббән киткән — ишек
тулы чәчкә-чәчкә бизәк-рәсем, өченчесе үзенчә чуарлап,
әллә ни рәвешле кыландырып исем-фа мили ясен язып
элгән. Кайсыбер ишекләр «син кем дә мин кем» дигән­
дәй, кукраеп, корсак киереп, кайсылары мескенләнеп,
көчкә эләгеп тора...
Яхшы ишек күрсә, дөньясын оныта ул. Кәефе күтә­
релә, җирән мыек астындагы калынча иреннәре елмаю­
га таба җәелә, аз гына шадрарак йөзенә канәгать төс
чыга, күзләре бизәк-сырларны, төгәл сызыкларны иркә­
ләп, сөеп үтә. Бөтерчектәй җитез, җиңел гәүдәле Ләйлә­
се
түземсезләнеп
хәләл
җефетен
төрткәли
башлый:
«Инде эшеңдә дә җиләп бетмисеңмени шул ишекләрдән,
җаныкаччым, әйдә инде...» — дип, төймәгә үзе үрелә.
Юк, ачуланмый, юри тузынган була, иренең ишекләр
белән
«җенләнүенә»
күптән
күнгән
ул.
Яшьрәк
чакларында
Зөбәернең
дәү
танавын
кысып
тотып,
допрос ала иде: «Әйт әле менә, әйт дөресен генә, сиңа
кайсы кадерлерәк , — шул тимер-томырларыңмы, әллә
минме — чибәр, кайнар Ләйләңме?» — «Һмм...» — дип
уйлаган була тегесе, аннан җитди төс чыгарып: «Икегез
дә!...» — ди. — «Их, сине, аюны!» — Ләйлә кечкенә
йодрыклары белән ирнең куна тактасыдай киң аркасын
дөмбәсли башлый.
85
Уңды Зөбәер, икеләтә уңды: эшеннән дә, гаиләдән
дә. Яраткан һөнәре, оста куллары бар, кайтуына якты
йөз, тәмле аш белән көтеп торган сөекле хатыны, бер
минут та тик тора алмаган, бөтен өйне бер итеп йөргән
өч яшьлек кызы — Чулпаны бар. Иске Уфаның аулак
бер урамында карт юкәләр арасында тыйнак кына елма­
еп утырган йорты бар. Бәхет өчен ни кирәк тагын?
Барына шөкер итеп, азга да сөенеп, канәгать булып
яшәргә аны әнкәсе өйрәтте. Акча җиткерәм дип, икешәр-өчәр җирдә идән юа иде ул. Нәни Зөбәерне күрше
әбигә калдырып китә. Малайның көне тәрәзә төбендә
уза: кайчан әнкәсе кайтыр да, улыма куян күчтәнәче,
дип, берәр тәмле нәрсә тоттырыр. Бәлки күрше малае
Рөстәмнеке кебегрәк, боргач үзе йөри торган машина да
алып кайтыр әле! Алып кайта иде әнкәсе — уенчыгын
да, күчтәнәчен дә, киемен дә... Болай да күңеле сынык
баланы сөендерим, кеше арасында ким-хур итмим, ким­
сеттермим дип тырышкандыр инде. Каян вакыт тапкан­
дыр — Яңа еллары чыршысыз, туган көннәре шәмнәр
тезелгән тортсыз үтми иде. Цирк-киноларга, урманга,
хәтта балыкка да алып бара иде. Шул ук вакытта артык
үсендермәде,
очындырмады.
Күкрәк
көче
белән
тырмашып дөнья көткән әнкәсенең күңелендә бер ачу
да, бер яман уй да юк иде бугай. Идән юып көн күргән
гап-гади бер хатын изге китапларга язардай сүзләр
сөйли иде: «Кеше хакына кермә, улым, хәрәмгә кагыла
күрмә. Хатын-кызны елата-рәнҗетә күрмә!..»
Зөбәер сабыр, тыныч холыклы булып үсте. Беләгендә
көч арткан саен, өй эшләрен үзенә ала барды, урамда
эт сутарып, трай тибеп йөрмәде, башкаларга тимәде,
үзен дә кимсеттермәде. Сигез классны бетергәч, һөнәр­
челек училищесында укып чыкты да балта остасы булып
эшли башлады. «Инде башлы-күзле итәлсәм үзеңне,
үлсәм дә үкенмәс идем», — диде әнкәсе еш кына.
«И әнкәй, — дип көлә иде улы, — оныкларыңның туенда
биерсең әле!...» Әллә ничек моңсу гына, сәер генә елмая
иде ана. Сизенгәндер, күрәсең...
«Синдәй олы йөрәкле кешеләргә дә инфаркт була
икән, әнкәй!..» — дип сыкранды ул әнисенең соңгы
туенда. Ак кәфенгә төрелгән юка гәүдәгә, саргаеп-очлаеп калган йөзгә карап, бердәнбер якын кешесен югал­
86
туын аңлап җаны иңрәде. Җиткән ир-егет булып, ул бе­
ренче тапкыр шунда, зиратта, март аеның җепшек җи­
ленә битен яшереп, әнкәсен кабергә иңдергәндә елады.
Шул елны мебель цехына эшкә керде. Ятимсерәп,
шыксызланып калган буш өйдә берүзенә түзеп булмас­
лык авыр иде. Йортындагы шомлы тынлыктан, күңеленә
оялаган бушлыктан качып, онытылырга теләп, эштән
соң да цехта калды. Әллә ниләр ясады, юнды, кисте,
шомартты. Үзлегеннән әллә ничә һөнәргә өйрәнде. Кирәк
булса, теләсә нинди эшне берүзе аткарырлык остага
әйләнде. Аның теләген, көч-дәртен күрделәр һәм бердән­
бер көнне олы эш йөкләделәр. «Броняланган ишек эш­
ләтүчеләр күбәйде, безнең цех та заманнан артка кал­
маска тиеш. Әйдә, Зөбәер, бу эшкә син тотын әле», —
диделәр. Нәрсәгә алынса да кулы ята торган остага
бу эшкә өйрәнүе авыр булмады. Хәзер инде ул ясаган
ишекләр әллә ничә банкта, кассаларда, ачыла-ябыла,
клиентларны саный, йөзләрчә фатирны карак-ышпана
күзеннән саклый.
Әнкәсен җир куенына тапшырганда күген каплаган
кайгы сөреме әкренләп тарала төште. Үз көнен үзе
күреп, шулай бер җай яшәп ятканда, көтмәгәндә-уйламаганда, тормыш юлында яшәешен нурга манчыган Ләй­
лә исемле асыл зат пәйда булды. Киләсе бәхет килер,
тешне сындырып керер, диләр бит...
Яз көне иде, май ае. Аякларын диван култыксасына
куеп, гамьсез генә телевизор карап ята. Крмачаулап,
ачык тәрәзәләрдән шомырт чәчәге иҫе керә, борынын
кытыклый, алгысыта, һич юньләп футбол карарга ирек
бирми. Ул гына да түгел, өй алдында кычкырып көлгән,
сөйләшкән тавышлар ишетелде. «Әпәт Рөстәм!» — дип
кәефе кырылып сукранды егет. Соңгы вакытта күрше­
се — бәләкәйдән бергә уйнап үскән ахирие — аны өй­
ләндерү планын тормышка ашырырга керешкән иде.
«Ни җаның белән өйдә күгәреп ятасың, әйдә пятачокка,
хет кызлар йөзе күреп керерсең бер», — дип кыстап кыстап та, Зөбәерне яраткан диваныннан аера алмагач,
дусларын, аларның йөргән кызларын ияртеп, үзе килә
башлады. «Синдә аулак», — дияләр дә, киләләр дә керә­
ләр. Нишләсен, килгән кешене куып чыгара алмый, бии­
ләр тегеләр, җырлыйлар, алып килгән азык-төлекләрен
87
тезеп табын хәстәрләгән булалар, ашап-эчеп, уйнап-көлеп арыгач, таралышалар. Әллә ни зыяннары тимәсә дә,
ул
кичәләрнең
бер
уңайсыз
ягы,
хуҗаның
тешен
сызлаткан әтнәкәсе бар: Рөстәм һәрвакыт аңа тәгаенләп
берәр яңа кыз алып килә, таныштыра, күз дә кысарга
өлгерә: «Эш синдә калды, янәсе, сынатма, парин!» Тик
менә нигәдер ул туташларның берсен дә ошата алганы
юк әле. Тагын уңайсызланырга, кызарырга туры киләчә­
ген уйлап, ишекне ачты.
—
Әллә йоклап ятасың инде, парин? — дип шаулап
килеп керде Рөстәм. — Әйдәгез, кунаклар, узыгыз,
үзегездәге кебек булыгыз, — хуҗа урынына үзе кыстый
да башлады. — Безнең компаниядә кунаклар да бар бит
әле, кая әле таныштырыйм үзегезне, — дип, ике кызны
култыклап алып килде. — Менә бу аккоштай актан
киенгән чибәркәй — Ләйлә, ә бу озын чәчле принцес­
са — Рәмилә! Ә Зөбәерне, кызлар, сез беләсез инде, әйе
бит? Аптырап, кашларыңны җыерма, парин, синең хакта
кызларга
юл
буена
сөйләп
килдем.
«Аның
кебек
идеальный егетне бөтен Уфа буйлап милиция белән
эзләсәгез дә табалмыйсыз, аның кебек үзе эчми, үзе тарт­
мый, үзе кызлар белән йөрми торган егетләр хәзер —
музейный экспонат», — дидем.
Зөбәернең шелтәле карашын күрмәгәнгә салышып,
елгыр күршесе, Ләйләне җитәкләп, залга кереп китте.
Димәк, Зөбәергә Рәмилә тәгаенләнгән. Кыз белән сөй­
ләшсә — сөйләште, сөйләшмәсә — юк, уйлары чуалган
иде. Әллә нәрсә булды бая — күпереп торган йомшак
йоннан бәйләнгән ак итәк-кофта, төз аякларына бик
килешле биек үкчәле чем-кара туфлилар кигән кыз, гүя
дә шул энәдәй очлы үкчәләре белән тек-тек басып, егет­
нең йөрәгенә кереп утырды да башкача чыкмады. Чәч
төпләреннән аягының чәнчә бармагына кадәр эссе дул­
кын йөгереп узды: әйе, бу ул иде, төшләрендә күреп
хыялланган кыз иде! Эчке бер тавыш, сизенү: «Ул, ул,
ул!» — дип пышылдады. Күзләре ак киемле кызны
эзләделәр, йотлыгып аның һәр хәрәкәтен, һәр адымын
күзәттеләр. Кыз да сизде, белдермәскә тырышты, әмма
яшь иде әле әле, тәҗрибәсез иде — сабыйлыктан чыгып
та бетмәгән саф-садә йөзе кызарып, битләре әнис алма­
ларыдай алланып чыкты. Күзләре очрашса, угрылар
кебек сискәнеп, читкә карадылар, аннан тагын яшерен
генә бер-берсен күзәттеләр. Икесе генә аңлаган бу
качышлы уены чиксез тансык иде. Бу кичәдә алар бер
генә сүз дә сөйләшмәделәр. Ике тапкыр вальс әйләнде­
ләр, әмма Зөбәер эндәшергә кыймады. Эндәшсә, нигәдер,
барысы да төш кенә булып чыгар, янындагы курчактай
кечкенә, нәзек кыз томандай эреп бетәр кебек иде.
Кунаклар китте. Егет төн буе борсаланып, йоклый
алмады. Кабат-кабат торып, йөзенчегәдер инде, Ләйлә
белән вальс әйләнгән музыканы тыңлады, я көзге алды­
на басып, гашыйклар гына булдыра алганча мәгънәсез
елмаеп, үз-үзенә карап торды...
2
Үзеннән җиде яшькә кече кыз артыннан, олы башын
кече итеп, ел ярым йөрде Зөбәер. Алар бармаган киноспектакль, паркларда алар үтмәгән сукмак калмады.
Чәчәк сатучы әрмән карты, егетне жәлләп, кайчак чәчәк­
ләрен бушка да бирә башлаган иде инде. Ничек итсәитте, максатына иреште егет — Ләйләгә унсигез яшь
тулган көнне үк загска барып, язылышып кайттылар.
Ләйлә аның йортына үзе белән яктылык, җылылык
алып килде, ятимсерәп торган бүлмәләрне ямьгә күмде.
Текте, чикте, бәйләде, йортны курчак өедәй бизәп куй­
ды. Ишле гаиләдә үскән, туган җанлы, ачык йөзле хаты­
ны аркасында Зөбәернең — әнисеннән башка якыны
булмаган кешенең — әллә күпме туганнары барлыкка
килде.
«Тфү-тфү, күзем тимәсен!» — дип, кайчак куркып та
куя. Инде менә дистә елдан артык бергә яшәп, исем
өчен дә сүзгә килешеп, кара көеп үпкәләшкәннәре юк.
Җеннәре килеште, ахры.
Көттереп кенә туган кызлары Чулпанны ничек яра­
туын үзе генә белә. Теге чукынчык та әтисе өчен үлеп
тора. Үзенә кирәк булганда, бигрәк тә. Әнкәләре кухня­
да булашкан арада телевизор карап яткан әтисе янына
елыша. Ә телевизорда адым саен реклама, әллә ниткән
«Натс»
та
«Сникерс»лар,
«Чупа-Чупс»лар,
«Марс»лар.
Бала-чаганы котыртырга җитә кала, Чулпан еламсырап
89
әтисенә сырпалана да башлый. «Эттә, сикалат апкайт!
Эттә, миңа «Натс» түгел, «Сникерс» кирәк!...» Әнкәсе­
неке кебек шомырт кара күзләрен мөлдерәтеп шундый
итеп карый — шоколад кына түгел, әллә нәрсә сораса
да алып кайтырсың!
«Ә менә бүген «сикалат»ка рәхәтләнә инде Чул­
пан!»— дип, кызының канәгать йөзен күз алдына ките­
реп елмаеп куйды. Бүген Ләйләсенең туган көне. Эшлә­
мәүләре әйбәт булды әле, иртәрәк кайтыр. Чәчкәгә дә
сугыласы бар. Бүләге инде күптән әзер, аулак җиргә
яшереп куелган. Коралларын җыештырып, фанер чемода­
нына тутыра башлады. «Бүген эшләтеп тормаслар ин­
де», — шулай уйлавы булды, мастер чыгып эндәште:
— Ике сәгать бар-барын, тик цех начальнигы тара­
лышырга рөхсәт бирде. Кайтыша башласагыз да була.
Зөбәер чыгарга юнәлгән иде инде, мастер аны
туктатты.
— Ә сине Азат Галиевич үзе чакырды, кереп чык
әле, — диде.
Ирнең кәефе шунда ук бозылып китте, әмма йөзенә
чыгармады, начальникның кабинетына керде.
— Зөбәер, — диде Азат Галиевич аңа, исеме белән
эндәшеп, — уз, әйдә, утыр. Бик ашыгыч эш килеп чыкты
әле монда. Күргәзмәдә син эшләгән үрнәкне күреп, бик
ошатканнар. Шундый ук, тик башка үлчәмле бер ишек
эшләргә кирәк. Мастер барып үлчәмнәрне алып кайтты.
Менә сызымнар.
— Ярар, Азат Галиевич, — диде Зөбәер, кәгазьләрне
алып, — иртәгә үк тотынырмын.
— Беләсеңме, эшнең бер уңайсызрак ягы бар. Заказ
иртәгә сәгать унга әзер булырга тиеш, иртәнге унга.
— Иртәнге унга?!
Цех начальнигы, баш тарта күрмәсен дигәндәй, тезеп
алып китте:
— Эш бик җаваплы, теләсә кемгә кушып булмый
торган. Син тәҗрибәле, ышанычлы кеше. Өең дә якын,
транспортка өлгермим дип хафаланасы юк.
— Ни бит әле, Азат Галиевич, өйдә көтеп торалар...
Хатынның туган көне иде бүген.
— һмм, алай булгач, кыенрак хәл... — Азат Галиевич
пеләш түбәсен ышкыды. Аннан өстәл артыннан торып,
90
Зөбәер янына атлады. Кулын анЫң җилкәсенә салып,
зур сер ачкан сымак, тавышын әкренәйтеп сөйли баш­
лады. — Заказчы — зур кеше, кирәкле кеше. — Азат
Галиевич бу урында күзләре белән өскә ымлады. —
Аңардан, әйтергә яраса, безнең цехның язмышы, димәк,
синең белән минем язмыш та тора, аңлыйсыңмы, Зөбә­
ер? Үзең беләсең, бу заманда эш эзли башласаң, ай-һай,
шулай бит?
Уйларга вакыт бирер өчендер инде, ишекле-түрле
йөренеп алды, аннан үз урынына, өстәл артына үтте.
Һәрвакыттагыча шома елмаеп өстәп куйды:
— Ә җиңгәчәйне үзең җайларсың дип ышанам инде.
Кайтып әйтеп киләсеңме анда, шалтыратасыңмы... Бух­
галтер китмәгәндер әле, авансны бүтен үк яздырып ала
аласың. Туган көнгә бүләккә ярап торыр! — Елмайса да,
күзләрендә корыч салкынлыгы, карашы сынаулы иде
Азат Галиевичның.
Ә Зөбәернең күңеленнән йөз төрле уй үтте. Риза
булса, Ләйләнең туган көне, бәйрәм юкка чыга. Ризалашмаса, нәрсәләр көткәнен күз алдына да китерүе кыен.
Цех начальнигы, йомшак сүзле булса да, каты куллы.
Үтенеч сыман яңгыраса да, аның сүзе приказ белән бер.
Ышанычын бер генә аклама, күздән төштең дигән сүз.
Ә бу яхшырак заказлардан, премияләрдән мәхрүм калу­
ны аңлата. Ризалашыр, ахры. Тыңлаучан кеше шул ул,
бәхәсләшү-тарткалашу ише нәрсәләрне белмәгән сабыр
кеше. Аның шушы карусызлыгы бүгенге кебек үзенә
зыян иткәләсә дә, нишлисең инде, холкы шундый. Ахыр
чиктә мөнәсәбәтләр катлауланмаячак, нәрсәдер исбат­
ларга, каршылашырга, өенә кайткач, «Нигә тыңлама­
дым?» — дип үкенергә туры килмәячәк. Дөрес, эштән
соң калып, төнлә ишек ясарга аны беркем дә мәҗбүр
итә алмый, кул селтәп кайтып китсә дә була... тик алай
итәлмәде, авызыннан «ярар» сүзе чыгып очты.
Азат Галиевич яктырып китте:
— Вот молодец, Шигапов! Мин синнән башканы көт­
мәгән идем дә. Давай, иртәнгә эшләп куй инде, сүз
килерлек булмасын безгә!
Җиренә
җиткереп,
текемләп
эшләгән
сызымнарга
карау белән үк начальникның буш сүз сөйләмәвен аңла­
ды. Күренеп тора — заказчы андый-мондый гына кеше
91
түгел, ишекне шәптән эшләтергә исәпли, материалның
да иң яхшысын сайлаган.
Оста уйга калды. Аңа хәзер тиз генә кайтып килергә
кирәк. Эш күп булачак, таңга кадәр. Их, Ләйләнең
кәефе китәчәк тә соң! Зөбәер эче пошып урамга чыкты.
Нәрсә дияр, ничек күзенә күренер?!
Әллә ташлап кайтып кына китәсеме соң? Кешеләр,
әнә, айлар буе да көтеп йөри. Иртәгә соңга ясар, бер
көнгә түзәрләр. Ләйләнең туган көне елына бер генә
туры килә бит, кунак чакырмасалар да, әллә нәрсәләр
пешеренеп-төшеренеп бер атна алдан ук әзерләнә баш­
лаган иде.
Шулай бер карарга килеп, кайтты да китте. Юл уңаен­
нан чәчкә кибетенә сугылды, кызына шоколад алды.
Ярты сәгатьтә җәяүләп кайтып та җитте. Тик Ләйлә
әйдә юк иде, мөгаен, кибеткә чыгып киткәндер. Тагын
нәрсә алырга уйлады икән инде, суыткыч туп-тулы ри­
зык, плитәдә әллә ничә төрлесе пешеп утыра. Тамагы
ачкан иде, ялана-ялмана төрлесеннән капкалап та чык­
ты. Алып кайткан розаларын вазага утыртып, залдагы
өстәлгә чыгарып куйды.
Әрле-бирле йөргән арада эче поша башлады. Телеви­
зорда барган татарча концерт та, өйне тутырган тәмле
аш исләре дә күңел төбеннән күтәрелгән шыксыз салкын
уйны баса алмадылар. «Син бит «ярар» дидең, «иртәгә
әзер булыр» дип ризалаштың, ә үзең? Моңарчы әйткән
сүзеңнән кайтмый идең бит. Бар цехка, бар! Ни җаның
белән бәйрәм итеп утырырсыз?» — дигән уй, мәчедәй,
күңелен тырный башлады. Ләйләсе өйдә булган чак
туры килсә, бәлки, калган да булыр иде, әле түзәлмәде,
бәргәләнеп-сугылып йөрде-йөрде дә китте, аңлатып язу
язып калдырды.
Буш, кешесез залны, җансыз станокларны уятып,
агач, тимер тузаныннан тоныкланган тәрәзә пыялаларын
зеңгелдәтеп электр боравының безелдәве яңгырады. Өе­
леп яткан такта, калай, тимер-томырлар сискәнеп, «инде
төнлә дә тынгы юк», дип мыгырданып алдылар. Икелә­
нүләр онытылды, Ләйләсенең шелтәле йөзе дә күз алдын­
нан югалды, ул башы-аягы белән эшкә чумды. Тасыллы
ипле кулларда кораллар уйнады, башы ЭВМдай шәп, тиз
эшләде. Соңгы җөйне эретеп ябыштырганда, кулъяулык
92
белән тирен сөртә-сөртә, сәгатенә карады. Сәгать икенче
киткән иде. Ышанмыйча, туктаганмы әллә дип, сәгатен
тыңлап
карады.
Юк,
туктамаган.
Вакыт
соң,
әмма
Зөбәер үзенә күрә рекорд куйган иде. Бер тапкыр да
ялгышмады, оста куллары аңа хыянәт итмәделәр!
Цехтан чыгып китешли борылып карады: искиткеч
ныклы, матур итеп эшләнгән, үзе җиңел, әмма корыч
кыядай ышанычлы мәһабәт ишек эреле-ваклы бүтән
ишекләр арасында әллә кайдан күзгә ташланып, кукраеп
тора иде.
Зөбәер, кеше, машина заты күренмәгән төнге урамга
чыгып, салкынча һаваны күкрәк тутырып сулады. Де­
кабрь җиле маңгаена, битенә энәдәй очлы кар бөртек­
ләрен кадый башлагач, эш кызуында онытылып торган
уйлары калыкты. Нишли икән Ләйлә? Ачуланып йоклар­
га яттымы, әллә йокы алмыйча, һәрвакыттагыча, кәнә­
фигә чүмәшеп, аны көтеп утыра микән?.. Зөбәер аның
бәйрәмен, әллә кайчаннан бирле әзерләнеп көткән туган
көнен бозды. Ярый, үткән эшкә салават, бүген вакыт
бар, иртәгә бар. Ике көн ял алырсың, диде бит Азат
Галиевич. Аванс та булды. Ләйләнең универмагта күзе
төшкән кофтасы бар иде — иртәгә шуны барып алыр­
лар.
Ичмасам, адашып булса да берәр машина килеп чык­
мый, дип үртәлде ул. Ашыкканга күрәме, өч-дүрт квартал
җир бик ерак, ә үзе бик акрын атлый кебек тоелды.
Йөрәк яргыч ачы тавышлы сиреналарын үкертеп, ике
зур кызыл машина узып китте, кайдадыр янгын чыккан,
күрәсең. Юлның яртысын үтте, кош булып очып кына
үтсәң иде калганын! Менә хәзер күп катлы биек йорт­
лар бетә дә, агач өйләр башлана. Соңгы тугыз катлы
йорт күләгәсеннән чыгуга, эче «жу» итеп китте: алар
ягында янгын! Төн караңгылыгын ертып, күктә зур кы­
зыл шәүлә уйный, менә кеше тавышлары да ишетелә
башлады, нәрсәдер шарт-шорт килде, гөрселдәде...
Аяк астындагы җирне тоймый, тая-егыла йөгергән
Зөбәер бернәрсә хакында да уйлый алмады, җанын бер
генә теләк талкыды: «Тизрәк! Тизрәк!» Үз урамнарына
борылу белән йөрәккәе өзелеп төшкәндәй булды, үзәге
көеп, тәненә чиркандыргыч тир бәреп чыкты. Соң чик­
кәчә ышанырга теләмәсә дә, үз күзләре белән күргәч,
93
өметләре өзелде. Шомлы сизенү дөрескә чыкты — аларның йорты яна иде! Зөбәер тынсыз-хәлсез калды, анда
барырга кирәклеген белә, тик аяклары тотмый, дерелди-калтырый иде. Нәрсәдер кинәт исенә төшеп, үзенә көч
иңгәнен тойды, җан-фәрман иләмсез зур учакка таба
йөгерде. Бәрелә-сугыла, өй тирәсендә кайнашкан кеше­
ләр арасыннан таныш йөзләрне эзләде. Юк икәннәрен
белде, юк, белә алмый иде ул, сизенде: алар — тегендә,
котырынган ут-ялкын эчендә, эсселектән алтын төсенә
кереп дөрләгән бүрәнәләр артында, минут саен әшәке
тавыш белән шартлап өскә очкан шифер кыйпылчыклары астында, күзләрдән яшь агызып, аңны томалаган
сасы төтен эчендә!
Бу кешеләр нишләп торалар соң? Ләйлә белән Чул­
пан анда бит, ник коткармыйлар аларны?! Битараф, пош­
мас кешеләрне ерып, Зөбәер йортка таба ташланды. Аны
тотарга теләделәр, ул шашкан тавыш белән кычкырды,
ычкынып, мәтәлә-мәтәлә тагын йөгерде. Дөбердәп җиме­
релеп төшкән бүрәнәләрдән чәчрәп киткән меңнәрчә
очкыннар арасыннан Ләйләнең, нәни кызының ачырга­
ланып елавы ишетелгәндәй, колагына өзгәләнеп: «Эт­
тә!»— дип кычкырган тавыш чалынгандай булды.
Аңа ут эченә керергә ирек бирмәделәр, бәйләп кар
өстенә салдылар. Ул кычкырды, тибеште, тырнашты, ком
өстенә атылган чабактай бәргәләнде-бәргәләнде дә ко­
рымнан, көлдән кап-кара булган карга йөзен яшереп
тынып калды. Үзен күтәреп носилкага салуларын, ашы­
гыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып китүләрен дә
тоймады ул.
3
—
Парин, син бик бетеренмә әле! Күпме генә кай­
гырсаң да, аларны кире кайтарып булмый бит. Нишли­
сең, шулай язгандыр. Тик синең, минем, безнең ...яшисе
бар бит әле, парин, яшисе... — Хәл белергә килгән Рөс­
тәм, дустының кырынмаган ябык, сары, бер хиссез-уйсыз
йөзенә карап тора да, ул эндәшмәгәч, тагын сөйли баш­
лый. — Торыр җирем юк дип көяләнмә, чыгу белән безгә
кайтасың. Хатын да шулай дип әйтеп җибәрде. Страхо94
вой акчасы булачак, кредит юлларбыз. Быел җәй булмаса, киләсесенә берәр куышны тәк тә әтмәлләрбез әле
икәүләп...
Дәшми Зөбәер. Нәрсә дисен? Мин тере мәет дисен­
ме? Беркөнне карават башына җәймәне бөтереп бәйләп,
муенына кигәч, инде котылдым, дигәндә генә шәфкать
туташының килеп керүен сөйләсенме? Әнә шул вакый­
гадан соң әллә ничә төрле укол кадый башладылар.
Кададылармы — бөтен газаплары юкка чыга да әкрен
генә татлы йокыга тала. Уянып та өлгерми, тагын кадый­
лар. Тереләй янган сөеклеләренең кайгысы шулай итеп
бераз ерагая төште, коточкыч янгын күренеше дә тонык­
ланды. Хәер, аны хәзер бүгенгесе дә, киләчәге дә кызык­
сындырмый инде. Шифаханәдән чыккач, кая барасын,
нишләрен дә күз алдына китерми. Ә әле үтереп йокысы
килә, күз кабакларына җилем сыланганмыни... Рөстәм,
йоклап киткән дустына карап, тирән көрсенде дә, пала­
тадан чыгып китте.
Ул килгәннең икенче көнендә Зөбәерне чыгардылар.
Урамда яңа яуган кар исеннән аның башы әйләнде,
аклыктан, яктылыктан күзләре чагылды. Ярымкараңгы
тынчу палатадан башка да дөнья бар икән, чаштыр-чоштыр йөргән соры халатлы авырулардан башка да кешеләр,
тыз-быз
чабышкан
машиналар
бар
икән.
Кешеләр
йөгерәләр, кабаланалар. Алар бәхетле — аларның ашыгыр­
лык, ашкынырлык сәбәпләре бар. Эскәмиядә бөкрәеп
утырган ир дисәң — бик хәлсез күренгән, бабай дисәң —
ябык булса да, дәү гәүдәле кешегә исә ашыгасы да,
борчыласы да юк, кайтып керергә өе, көтеп торырга
кешесе юк. Очкыннар тишкәләгән туны да, мехы өтелгән
куян бүреге, бүрек астында хәсрәтле башы гына бар
аның.
Ничаклы чакырса да, Рөстәмнәргә кайта алмаячак ул.
Өе урынында күмерлек-каберлек — ничек итеп шул
нигездә йорт төзесен! Күз терәп барырлык туганы юк.
Ләйләнекеләрнең күзенә чагылырга да кыймый. Белә, ул
гаепле түгел. Сөйләделәр бит — башта көчле шартлау
тавышы ишетелгән, аннан берничә секундта бөтен йорт­
ны ут чорнап алган. Экспертиза нәтиҗәләрен укытты
Рөстәм — янгын газ шартлаудан чыккан дигәннәр. Шу­
лайдыр, Зөбәер кайтмыйча йокларга ятмый торган
95
Ләйлә, аш җылытам дип плитә кабызгандыр да, онытып,
яки йокымсырап китсә, исен дә сизмәгәндер. Ә янгын
өчен бер очкын, бер шырпы сызу җитә. Фаҗигале очрак­
мы, усал тәкъдирме? Ә Зөбәер гаепле түгел, юк! Акылы
шулай дисә дә, эчке бер тавыш миен чүки: «Соңга кал­
маган булсаң, соңга калмаган булсаң», «Нигә кайтып
кына китмәдең'шул көнне, нигә калырга ризалаштың?»
Эскәмиядә башын иеп утырганда алдына сәер кыя­
фәтле бер кеше килеп басты. Бик искергән, кыйшайган
табанлы ботинкалар, билгесез төстәге чалбар, җиң очла­
ры сүсәреп, итәкләре каешланып беткән фуфайка, күп­
тән кырынмаган тупас йөз, агачтан юнган кебек күрен­
гән шул йөзгә азрак ямь бирүче җитез, йөгерек күзләр,
ялбыр чәч — һич күргән кешесе түгел. Теге кеше китәр­
гә уйламады — гыжылдавык тавышы белән сүз кушты:
— Әйдә, туңасың бит...
— Кая? — диде Зөбәер механик рәвештә.
— Минем хатага. — һәм хастаханәгә чапырыш тугыз
катлы йортка таба ымлады. — Анда җылырак. Монда җил.
— Әйдә соң.
Зөбәергә барыбер иде. Аның моның кебек адәмнәр­
не кичләтеп эштән кайтканда күреп калгалаганы бар.
Алар төркем-төркем булып азык-төлек кибетләренә җые­
ла, кибет ябылганчы җылылык торбаларына елышалар,
җылынып калырга тырышалар. Кайберләре бүрек тотып
хәер сораша, чүп өемнәрендә казына. Бомж диләр аларны гәзитләрдә. Бомж булмагае, әллә кем булсын, янын­
нан үткән йөзләгән кешеләр Зөбәергә әйләнеп тә кара­
мадылар, ә бу чит-ят зат аны кайгырта бит әле. Зөбәер
аның артыннан атлады.
— Тартасыңмы?
Күптән ташлаган булса да, баш какты. Юлдашы, бүре­
ген салып, тупасланып кәкрәйгән бармаклары белән
колакчын астыннан нечкә сигарет эләктереп алды да
аңа сузды:
— Кэмэл! — диде эчке горурлык белән. Фуфайка ке­
сәсеннән зажигалка чыгарып «черт» итеп кабызды, тагын
шундый тавыш белән әйтеп куйды: «Японский!»
Подвалга төштеләр. Монда дымлырак булса да, ышык,
җылы икән. Зөбәер чәчи-чәчи рәхәтләнеп сигарет суыр­
ды. Ул арада хуҗа гәзит өстенә бар булган хәзинәсен
96
тезде. Ямаулы хуҗалык сумкасы тыштан бик хөрт күрен­
сә дә, эче тулы сый-нигьмәт икән. Зөбәернең аптыра­
вын күреп, теге кеше сөйләп алып китте:
— Бар да бар. Импортный печеньедән алып ак майга
кадәр. Син минем өс-башка карама, яшереп куйган акча­
ларым әллә нихәтле, — диде дә хихылдап көлә башла­
ды. — Ә мин аларны кызык иттем! Ха-ха-ха-кых-кых... —
Тотсын менә! Беркайда да эшләмим, ә үземнең яшәү —
байларча. Нигә әле мин көне буе бил бөгеп эшләргә
тиеш тә, аннан ярты акчамны аңа җибәрергә тиеш?!
Ә ул: «Түләттерми калмыйм, башыңны төрмәдә черетәм,
түләмәсәң»,
—
дигән
иде,
хи-хи-хи-кых-кых...
Миңа
беркем бер сүз әйтә алмый, безне милиция дә урап уза.
Полный ирек! Әйдә, шуның өчен! — дип, стаканын голтголт итеп авызына бушатты. — Ә сине нишләптер күр­
гән юк, кайсы яклардан?
— Больницадан.
— Суык тидердеңме? Безнең профессиянең чире инде
ул, хи-хи-кых-кых...Минем дә үпкәдә бар менә.
— Яндык без, — диде Зөбәер. — Эштән кайтуыма —
пожар. Хатын, кыз — тереләй яндылар. — Аракы аның
күңелен
йомшартты,
уколлардан
тупасланган
хәтерен
яңартты.
— Гомер буе җыйган дөньям күккә очты. Нишлим
хәзер, мин кемгә кирәк?..
— Алай икән. Мә, тотып куй тагын. Басар әзрәк. Җан
биргәнгә җүн бирә ул, кайгырма! Менә иртәгә үк базар­
га алып чыгам үзеңне. Үлгән артыннан үлеп булмый.
Исән булсак — яшәрбез әле.
— И-их! — Зөбәер таш идәнгә йодрыгы белән сукты. —
И-их! Алмагачлары... Сайрый сан-ду-гач-ла-ры...
Җырлашып, зарланышып күпме утырганнардыр, күп­
ме эчкәннәрдер — хәтерләми. Иртән аягыннан тарткала­
ганга уянып китте. Кайда икәнлеген аңлый алмый торды.
Үтереп башы чатный, күңеле болгана, авызы тулы шак­
шы ис, җитмәсә, өшегән-туңган да иде.
— Мә, башыңны төзәт тә, киттек, — диде сукбай.
— Кая? — диде Зөбәер, тиз генә төшенә алмыйча.
— Кая булсын, эшкә — базарга!..
Подвал идәнендә аунаган шешәләрне, азык-төлек кал­
дыкларын күргәч, кичәге сөйләшүне хәтерләде. Кинәт
4- 1.0031.12
97
күңеле болганып, укшып җибәрде. Ярымкараңгы дымлы
подвалның тынчу һавасы, каршындагы сәләмә киемгә
төренгән кеше генә түгел, үзенә-үзе үк күңел кайтаргыч,
котсыз, әшәке булып тоелды.
Нигәдер бу минутта әнкәсен хәтерләде. Әллә ничек
кенә итеп елмая иде ул. И гарьләнә иде Зөбәер. Әле дә
әнкәсенең шул елмаюы күз алдына килде. Колагында
әрнүле тавышы яңгырагандай булды. «Бар инде алайса,
улым, хәер сораш! Анда да юлың уңмаса, чүплектә казы­
нырсың!..»
— Юк, булмый, — дип башын чайкады Зөбәер. Әллә
әнкәсенә шулай диде, әллә сукбайга, үзе дә аңлап
җиткермәде.
— Оҗмахтан баш тартасың, уйла әзрәк!
— Юк, брат, -- диде Зөбәер тагын. — Сыйлавыңа рәх­
мәт, кундыруыңа. Менә... — дип, кесәсендә калган акчаны
сузды. Сукбай аның акчасын алмады. Жәлләп карап
торды да табынны җыя башлады.
— Кире уйласаң, килерсең. Мин әлегә монда. Икәү
җиңелрәк булыр иде...
Зөбәер саубуллашып чыгып китте. Якты көнгә чыгып,
бит-кулын кар белән юды, тәне җиңеләеп, уйлары ачык­
ланып итте. Артына әйләнеп карарга да теләмичә, шәпшәп атлап китеп барды.
Эшендә аны яхшы каршы алдылар. Кайгысын уртак­
лаштылар, хәл-әхвәл сораштылар. Шунда ук җыелыш җый­
нап, карар чыгардылар: ярдәм фондыннан бераз яшәп
торырлык, өс-баш, савыт-саба юнәтерлек акча бүләргә,
кирәксә, кредит ачарга. Ә иң сөендергәне шул булды —
тулай торактан берүзенә бер бүлмәгә ордер яздылар.
Отпуск та алырга кыстаганнар иде, баш тартты. Барып
тулай торакка урнашты да шунда ук эшкә чыкты.
Төҙәлмәҫтәй күренгән яраларны бөтәштергән, күтәрәлмәстәй кайгыларны үткәрттергән, оныттырган дәва бар
дөньяда, ул — вакыт... Айлар үтте, Зөбәер үз хәле белән
килешә башлады, язмышына күнә төште. Төшләрендә
янгын күреп, коты очып уянмый инде, тынычрак йок­
лый хәзер. Бар юанычы — эш, эш, эш! Иртәдән кичкә
хәтле цехта булаша. Ишекләргә заказ кимесә, вак-төяк
мәшәкате чыгып тора, һич тә булмаса, тимер, агач туза­
ны кунган станокларны, идәнне себерергә тотына, үзе98
нең, иптәшләренең коралларын үткерли башлый. Бер
өстәл, карават, утыргыч, тумбочка, стенадагы кадаклар­
дан гайре җиһаз булмаган бүлмәсенә кунарга гына кай­
та иде. Яшьрәкләр: «Зөбәер абый, караватыңны монда
гына китереп куясыңмы әллә, кайтып торасың булмас
иде», — дип көлешәләр, өлкәнрәкләре, аның хәлен аңлап,
эндәшмиләр. Күреп торалар, элек авыз эченнән җыр көй­
ләп, олпат кына атлап йөргән мәһабәт кешедән шәүлә
генә калды. Җилкәсендә авыр йөк йөрткән сыман, калак
сөякләре чыгып, бөкрәйде, күз карашларына хәтле нуры
сүнде бит.
Дөньядагы иң битараф кешегә әйләнде, ахрысы, ул.
Шулай да күрәлмаган бернәрсәсе бар, ул да булса, ачу
китереп, күбәеп киткән бәйрәмнәр. Оясыннан аерылган
ялгыз бәбкә сыман каңгырып, вакытны ничек үткәрергә
белми көне үтә. Ә аның күршеләре, бөтен тулай торак
бәйрәм-ялларны көтеп ала. Шау-гөр киләләр, акчалылар
акчасызларны
сыйлый,
берничә
шешәнең
«төбенә
төшеп»
кирәкле
градуска
менеп
җиткәч,
тотыналар
җырларга, җырлый белмәгәне — уларга. Тән урталары
җиткәндә әле генә кочаклашып җырлашканнар өелешеп
сугыша башлый. Ни тиклем усал вахтерлар да, зәһәр
тавышлы комендант Марфа түти дә сүз әйтә алмый бу
көнне. Ватылган тәрәзәләр, кичтәнге батырлыклар өчен
«геройлар»ны иртән генә «пешерәчәкләр». Ул чакта
инде бәйрәмчеләрнең кикрикләре шиңгән, кызулыклары
сүрелеп, штраф түләргә түгел, баш төзәтерлек тә юньнә­
ре калмаган була. Киләсе ялга бу хәлләр яңадан кабат­
лана. Бу юлы инде үткәнендә сыйланганнар сыйлый,
теге юлы җиңелгәннәр җиңә. Атна саен шулай, ай
саен... Гаиләсе, бала-чагасы булмаган ир-ат халкы шулай
итеп вакыт уздыра, атна буе җыелган ачудан, стресстан
шулай арына.
Бу гадәтләр, бу тормыш монда килеп эләккән һәр
буйдакны үзенә йота, буар еландай урап-чорнап ала һәм
башкача ычкындырмый. Ул чоңгыл Зөбәерне дә суырып
алырга дип, төпсез авызын ачты. Аны бүлмәләренә алып
кереп сыйламакчы булдылар, я шешә кыстырып, үзләре
килеп керделәр, хәтта төннәрен аракы сорап ишек
кактылар. Әмма Зөбәер беркем белән дә аралашып
китмәде,
һичнәрсәгә
катышмады,
тулай
торак,
анда
99
яшәүчеләр аңа әллә бар, әллә юк иде. Эндәшмәс-сөйләшмәс төксе чырайлы ирне күзәтеп-сынап йөрделәр дә,
ахры, кул селтәделәр. Марфа түги кемгәдер аның үткә­
нен дә сөйләгәч, бөтенләй бәйләнмәс булдылар.
Тик шатланырга ашыккан булып чыкты. 8 Март бәй­
рәме иде. Иртән иртүк торды. Хәтсез җыелган керләрен
юып элде. Аннары идәнне сөртеп чыкты. Аш куеп җи­
бәрде дә кибеткә чыгып китте. Урамда чиратларда гел
ир-ат. «Башка көнне аларны күрмисең, бүген хатыннары
чыгарып җибәргән инде боларны», — дип көлемсерәде
Зөбәер. Ул да кеше рәтеннән чәчкәләр алды, шампан­
скийга да эләгеп өлгерде. Өстәл уртасына кып-кызыл
чәчәкләрне утыртып куйгач, юылган-җыелган да булгач,
бүлмәсе котаеп, ямьләнеп китте. Бу эшләрнең барсын да
ничектер рәхәтләнеп, канатланып эшләде ул. Гүя бая
урамда, чиратларда басып торган ирләргә үч итеп, алардан калышмаска теләп, ялгызы гына булса да, бәйрәм
итәсе килде. Аннан соң... ул кайчан соңгы мәртәбә табын
артында утырганын да оныткан иде инде. Тагын бер
сәбәбе бар: сөеклеләрен шулай итеп искә аласы, кадер­
ле истәлекләрен барлыйсы килде. Шампан шешәсен
ачып, ике стаканга эчемлек койды, берсен кулына алды.
Әллә нигә менә-менә ишек ачылыр да, Ләйлә белән Чул­
пан кызы килеп керер кебек иде. «О-о, әттә безне
көткән, кызым», — дип елмая хатыны, ә Чулпан әттәсенең муенына асылына: «Әттә, сикалат?!»
Шулчакны кинәт ишек ачылды. Зөбәер «дерт» итеп
артына борылды. Анда кулларын кесәләренә, тыгып, масаюлы кыяфәттә өч ир-егет басып тора иде. Икесе таныш
сыман, коридорда күргәне бар. Ә менә уртадагысыи, тар
гына күкрәген киереп, эре сары тешләрен ыржайтып
әрсез елмайган кара күзлеклесен белми.
— Нәрсә, папаша, телдән яздыңмы әллә? О-о, как раз
безне көткәнсең икән, молодец! Өстәл уже әзер!
— Нәрсә кирәк сезгә ? — диде күктән җиргә төшкән
Зөбәер. Өчесе дә хахылдап көлеп җибәрделәр. Күҙлек­
лесе өстәл янына килеп бердәнбер урындыкка утырды,
аякларын чалыштырып өстәлгә куйды, идәнгә калакчәнечкеләр коелды. Теге икәве тәрәзә төбенә менеп
утырдылар. Хуҗа кеше урта бер җирдә, ни алга, ни арт­
ка дигәндәй, уңайсыз бер кыяфәттә басып калды.
100
— Шеф, ишетәсеңме, нәрсә ди? Күренеп тора, акылга
өйрәтергә кирәк картлачны, — диде сакал-мыеклы капкара йөзлесе.
— «Рәхим итегез, хөрмәтле кунаклар», — дияргә кирәк,
агач тел. Анаң өйрәтмәдемени әдәпле сөйләшергә? —
дип өстәде бүкәндәй кыска симез гәүдәлесе.
— Шша, — дип ысылдап алды «шеф» дигәннәре. Кара
күзлеген салып, Зөбәергә төбәлде. Үтәли тишә торган
яшел утлы күзләрендә нур әсәре юк иде, бер яхшылык
та вәгъдә итми иде бу хәтәр караш. Күзләрендәге боз
салкынын бөтен битенә җәелгән җирәнгеч елмаюы да
яшерә алмый иде.
— Папаша, син мондагы тәртипләрне белеп бетерми­
сең, ахры. Шуңа күрә бер юлга гафу итәбез. Но син
ялгышыңны бүтен үк төзәтә аласың. — Аякларын алмаш­
тырып куйды, стаканнарның берсе идәнгә төшеп челпә­
рәмә килде. — Син безне хәзер сыйласаң, безнең күңел­
не күрә алсаң, бурычыңның яртысын түләдем дип сана.
Калганын ваклап түләрсең.
\
— Нинди бурыч? — дигән булды Зөбәер, эшнең
асылына күптән төшенсә дә.
— Син әллә чынлап та сәеррәксең, абзый, әллә ба­
шыңны диванага саласың, — диде шеф, үртәлә төшеп. —
Синең кебекләрне генә күргән бар — тиз акылга утыр­
тырбыз. Так что, ай саен бер литр! Тәртипле булсаң,
тыныч яшәрсең, тискәреләнеп маташсаң — үзеңә үпкәлә.
Кефир
шешәсендәге
канәферләрнең
берсен
алып
сындырды да түш кесәсенә кадап куйды, борылып та
карамыйча, «зам»нарына эндәште:
— Нәрсә серәешеп торасыз, килегез монда! Абзый,
давай, хәзинәдә барын чыгар әле. — Икенче стакандагы
шәрабны иснәп кенә карады да йөзен чытты һәм һаман
кузгалмый басып торган Зөбәергә таба бөркеп җибәр­
де. — Ишетмисеңмени, тиз бул, диләр сиңа!
Монысы инде чамадан тыш, күзгә карап, баштан
көлү иде. Нервлары соң чиккәчә тартылган Зөбәернең
сабырлыгы сынды:
— Апаем, синең кебек көчекләрне без нишләтәдериек, беләсеңме?
Шеф моны үк көтмәгән иде, — аптырап калды, хәтта
өстәл өстендәге аяклары шуып төштеләр. Бүртенеп,
101
челәеп нидер әйтергә теләгән иде, авызына авыр йодрык
килеп куйды, сүзләре әйтелми калды, «шеф» идәнгә
әйләнеп тә ятты. Бик кукрайса да, гәүдәгә чебек кенә
нәрсә икән.
«Җансакчылар» ажгырып Зөбәергә таба килә башла­
дылар. Әмма аның кулында икмәк телә торган пычакны
күреп, стенага таба чигенделәр.
—
Эзегез булмасын! — дип гыжылдады Зөбәер. — Бу
эттән туган нәрсәне дә алып чыгып китегез!
Тегеләр башлыкларын ике яктан култыклап, койрык­
ларын бот арасына кыскан этләр сыман, шома гына
чыгып тайдылар.
Бәйрәм кайгысы китте. Әйтерсең лә, пешергән ашына
таракан төшеп, мисе-ние белән чыгарып түгәргә туры
килгән иде. Кызуым басылмасмы дип, шампан шешәсен
авызына койды, ул гына җитмәде, саклык өчен алып
куйган « Пшеничный »ны алып, берүзе бер яртыны эчеп
бетерде. Ач карынга эчү үзенекен итте — бер сәгатьтән
үлек кебек йоклый иде.
Төн уртасында дөбер-шатыр килгән тавышка уянып,
ни булганын аңлый алмый ятты. Төшенеп алгач, җан
ачуы белән сикереп торып басты. Әмма соң иде инде,
озын коридорның теге башында дөпелдәп йөгергән аяк
тавышы гына ишетелеп калды. Ишеген тибеп ватканнар,
ваткан кеше чын куркакларча качкан иде. Кем икәне
билгеле — теге өчәүнең берсе инде бу. Ишекнең ишек
диярлеген калдырмаган, кабахәт! Аскы өлешенең дә, өс­
тенең дә
фанерлары
чәрдәкләнгән,
ишекнең
сөлдәсе
генә асылынып тора.
Кинәт айныган Зөбәернең кимсетелгән, рәнҗетелгән
җанын авыр уйлар басты. Гүя дә теге адәм ишеген генә
ватып түгел, бәлки йөзенә пычрак сылап, күкрәген изептапап киткән иде. «И язмыш, миңа дигән сынауларың
бетмәгән идемени әле? Әнкәй, Ләйлә, кызым, өй... Инде
үземә чират җиттеме? Бу дөньяда үземне кеше итеп то­
ярга көч биргән пакь күңелем, ак җаным бар иде, инде
эчеп сугышудан башканы белмәгән хайванга әйләнер­
гәме? Тиле гадәтләргә буйсынып, «шеф»ларның табанын
яларгамы?»
Бернәрсәгә
дә
катышмый,
тыныч
кына
яшәрмен, дигән иде, булмас, ахры... Бер башлагач, тук­
тамаслар,
үчләре
канмагандыр
әле.
Тик,
кыйналса
102
кыйналыр, әмма шул маңка малайларга аракы ташып
йөриячәге юк!
Шулай бер-бер уйга килгәч, җиңелрәк булып китте.
Ишеген ямаштырып куйды да ятып йоклады. Иртәгә
эшеннән такта, фанерлар алып кайтып, яхшылап ре­
монтлар әле.
Бу вакыйгадан соң, ике атналап вакыт үтте, бәйлә­
нүче күренмәде. Теге ике «урынбасар», коридорда очра­
ганда, тавыш-тынсыз гына үтеп китү ягын карадылар.
Әмма «шеф» эшне болай калдырырга уйламый да иде.
Юкка гынамыни, тулай торакны дер калтыратып тотар­
лык, һәр кешедән «салым» түләттерерлек авторитет яула­
ган. Үч алуның иң астыртын, иң әшәке юлын, дошман­
ның психикасын какшата торган, горурлыгына пычактай
кадала торган ысулларны сайлады ул. Зөбәерне эштән
кайтуына көн саен ватык ишек каршы ала башлады.
Кем ватканын беркем дә күрми кала. Аннан-моннан
төзәтеп куя, ә иртәгесенә тагын ваталар.
Милиция чакыртса да, файда булмады, кем ватканын
һичберсе белми дә, күрмй дә. Синең ишегеңне көн буе
сагалап утырмаслар бит инде, акт төзиләр дә китәләр.
Бер аның кайгысы гынамыни аларда? Тегендә кеше
үтергәннәр, монда фатир талаганнар... Бер килделәр, ике
килделәр, өченчесендә: «Үзең җайларга тырыш инде,
абзый», — диделәр.
«Шеф»ның эше инде бу, башка һичкемнеке түгел.
Аның үзенә шулай басым ясавын аңлый Зөбәер. Аңлау
беләнмени, һәр көн ишек урынында тишек каршыласа,
йөрәгең таш булса да чыдамас! Аптырагач, ремонтламый
башлаган иде, әммә ватучы аптырамады, бүлмәгә кереп,
өстәл, урындыкларга, тәрәзә пыялаларына да һөҗүм
итте.
Беркөнне эштән кайтышлый аны Марфа түти туктат­
ты. Кырык ел комендант булып эшләгән, кырысланып,
усалланып беткән ни зәһәр ул да аны жәлләде:
— Башка общежитиега күчәсеңме әллә, Зубаирка,
монда тынгы бирмиләр бит үзеңә!
— Яшәп карыйк әле, — диде дә Зөбәер, башын иеп
үтеп китте.
«Яшәп карыйм әле», — дип үзалдына кабатлады ул,
гадәттәгечә ватык ишекнең йозагын ача-ача. Керде дә
103
караватына ауды. Җитте! Башкача булдыра алмый! Я ул
бүген үк тегеләргә аракы илтергә китә, я иртәгә тагын
чәрдәкләнгән ишеген күреп, акылдан яза!
Ялгызлыгын,
көчсезлеген,
үз
хәленең
котылгысыз,
кызганыч булуын бар булмышы белән тоеп әрнеде.
Бәхетен ялмап йоткан янгыннардан соң да үзендә яшәр
өчен көч таба алган кеше сыгылып төште. Каты мендәр­
гә ике тамчы күз яше өзелеп төшеп сеңде. Әнисен күм­
гәннән соң икенче елавы иде бу. Күз алдыннан бөтен
үткән гомере узды. Бар ваклыклары белән фаҗигале
көнне хәтерләде.
Менә Зөбәер кайтырга әзерләнә, мастер килеп керә,
Азат Галиевич белән сөйләшү, ул икеләнә, ризалаша,
күнә... «Их!» — Зөбәер чытырдатып күзләрен йомды.
Ниндидер түрәгә төн чыкканчы ишек ясадың. Мөгаен,
синең ишек аның гомерен саклап калгандыр. Әйдә, сак­
ласын, коткарсын... Ә бәлки, өчәүләп янарлар иде, кем
белә! Ичмасам, бүгенге газапларны, мыскылларны күрмәс
иде!
Я, кешеләрнең тимер ишек ясатуына аптырый идең­
ме? Үзеңнең бугазыңа ябышкач, шәт, аңлагансыңдыр!
Кыргый хайваннардан курыкмый хәзер адәм баласы, берберсеннән курка. Шуңа күрә ут күршеләрен дә таны­
мыйлар, шуңа күрә тимер ишек артына качалар, бозау
чаклы бурзай этләр асрыйлар, газ балоннары, пистолет­
лар сатып алалар. Мал-мөлкәтеннән дә бигрәк үз гоме­
ре, үз тынычлыгы кадерле кешегә. Тимер ишекләргә
ышыкланып үз иреген саклап калмакчы ул, курку хисен­
нән котылып тормакчы... Кешеләр генәмени, илләр дә
әнә, бер-берсе белән узышып корал коя, керфек тә
какмый үз чикләрен саклый...
Шунда башына бер уй килде. Моңа кадәр ничек
уйламаган! Ничә ел буе кешеләргә ишек ясады, ә үзенә?
Дөрес, моңа кадәр кирәге дә чыкмады. Ә менә хәзер —
коткарса, шул гына коткара ала аны!
Икенче
көнне
үк
планын
тормышка
ашырырга
кереште. Азат Галиевич янына материал яздырырга дип
кергән иде, тегесе елмаеп ук риза булды. Гомерендә
беренче мәртәбә үзе өчен әйбер сорап кергән Зөбәердән ярты хакын гына түләттерде.
104
Бу кадәр дә бирелеп, бөтен сәләтен җигеп, яныпдәртләнеп эшләгәне юк иде әле аның. Иң беренче ише­
ген ясагандагыдай дулкынланды. Үзе эретеп ябыштыра,
бизәкләр төшерә, ә үзенең көләсе килә: ну үртәләчәк тә
соң тегеләр! Менә хәзер ватып карасыннар инде!
Машина яллап, авыр корыч ишекне алып кайткан
көнне дә бүлмәсенең күпне күргән ишеге ватык иде.
Шоферның аптыравын күреп, көлдереп алды: «Сүтеп
торасы юк, янәсе, рәхмәт инде, булышканнар».
Аның яңа ишегенә шаккаттылар, хәтта астагы катлар­
дан менеп карадылар. Бу күз күрмәгән, колак ишетмә­
гән ишекне тибеп кенә түгел, туптан атып та ватармын
димә, шундый ныклы, шәп иде ул. Корыч яңаклары
ялтырап, күгелҗем нур чәчеп тора. Кыяфәте генә дә
ирексездән тезләрне калтырата башлый, күңелләрдә чик­
сез ихтирам хисе уята.
Көне ишек куеп үтте. Аслы-өсле ике йозакны урнаш­
тырды. Исәбенчә, ишек ватучылар бүген килергә тиеш­
ләр, һәм аның үзен зур ләззәттән мәхрүм итәсе килми
иде, бүлмәсеннән чыгып-нитеп йөрмичә, көтә башлады.
Сизенә — бүген киләчәкләр. Аларның тибүләрен ише­
тергә тели, үзенең җиңүенә чын-чынлап ышанырга тели
Ул- „
Йокымсырап киткән иде, йөрәге дөп-дөп сутуга уян­
ды, торып утырды. Әһә, тибәләр!!! Килдегезме, дускай­
лар? Ә ишек селкенеп тә карамый! Тибегеҙ әле, тибе­
геҙ, аягыгыз сынып чыкмасмы?! Зөбәерне олы шатлык
хисе биләде, хәтта куллары калтырый башлады. Аның
сикерәсе, биисе килә иде. Ә тегеләр һаман тибәләр.
Зөбәер башкача тыелып тора алмады, шашып көлә баш­
лады. Аның көлүен ишетеп, тыштагылар отыры ярсы­
дылар, сүтенеп, котырынып бер гаепсез ишекнең кабыр­
галарын санадылар. Ишек бирешмәде. Ә Зөбәер һаман
көлде, сыны катып, сулыш ала алмый башлаганчы көлде.
Басып торырлык хәле калмагач, идәнгә бөгәрләнеп ятты.
Ул җиңде, җиңде! Үз-үзенә, тегеләргә көрәшә алуын,
җиңә алуын исбатлады! Ул тимер ишек артында, ләкин
җаны ирекле! Ул — кая кусаң, шунда бара торган күндәм
хайван түгел, үзенең горурлыгын, кешелеген саклый
белә торган кеше!
105
Көлү өянәге үткәч, аягына басмакчы булды, әмма
тураерга итү белән, коточкыч авыртудан һушы алынып
кире идәнгә тәгәрәде. Йөрәк турысына гүя дә утлы
хәнҗәр тыктылар! Күзләрен сукырайтып, әллә кайдан
ут көлтәсе чәчрәде. Зөбәер, авызы белән һава йотарга
омтылып, кисәк-кисәк талпынды да кинәт бар гәүдәсе
белән тартылып куйды. Дәү гәүдә, көзән җыергандай,
тартышты-тартышты да хәрәкәтсез калды. Соры күзләре
яктыра барды, яктыра барды, алардан ике нур учмасы
савылып чыкты һәм тәрәзәдән сузылган кояш тасма­
ларына кушылып эреп бетте.
Бетте...
САЙЛАУ
Зеңгелдәп торган челлә эссесе. Халык печәндә. Икеөч көн элек чабылган тезмәләр куырылып, көеп ята,
бүгеннән калсалар, янып эштән чыгачаклар. Урман читен­
дәге, машина-трактор керердәй иркенрәк, киңрәк ызан­
нар — колхоз биләмәсе, аларның эше теге атнада ук
беткән. Эчтәге уйдык-уйдык печәнлекләр — шәхси хуҗалыкларныкы. Шул кечкенә кәрлә аланчыкларның бер­
сендә ике хатын-кыз йөк төяп җәфалана. Яшьрәге —
унсигез яшьлек Нурия, өлкәне — аның алтмыш биш
яшьлек картәнисе. Тезмәләрне як-яклардан тырма белән
тәгәрәтеп алып килеп, ике буйга күбәләгәннәр. Уртада —
арбалы ат.
Әби күбәне сәнәк белән чәнчеп ала да арбага сала.
Печәнне җирдән аерып, баш очына күтәргән чакта
күкрәгеннән ыһылдау авазы бәреп чыга, күлмәк җиңе
кайтарылып, зәңгәр тамырлары бүрткән ябык беләкләре
күренеп кала. Биш-алты күбәне йөккә салгач, ат башына
килә. Кигәвен куып торган Нурия чикләвек куагыннан
сындырган «себерке»ләрен картәнисенә бирә һәм, тәр­
тәгә басып, йөк башына үрмәли, йөкне таптап төшә.
Аннан тагын һәркем үз эшенә тотына.
Ат тирәсендә гөжелдәп кара өермә өерелә. Кигәвен,
бөгәлчән, чебен-черкиләрнең нинди генәләре юк! Кан
исенә, тир исенә исереп, һәркайсы мәхлукны талап
калырга ашкына. Бигрәк тә муен тирәсенә, җан җиренә
106
каныгалар. Ат, мескен, түзәлмичә, башын өскә-аска чай­
кый, арт аяклары белән алмаш-тилмәш корсагына тибә.
Күкрәк сеңерләре бертуктаусыз тартыша, дерелди. Нурия
малкайның әле бер, әле икенче ягына чыгып, себер­
келәре белән бөҗәкләрне куа. Бер яктан чапкалаганчы,
теге якны сырып алалар.
Әбинең аһылдап төшүен күреп:
— Кая, үзем төйим! — ди кыз.
— Юк, балакаем, белмәссең!
— Беләм!
— Синең буының катмаган әле. Хатын-кызга авыр
күтәрергә ярамый.
— Син күтәрәсең бит.
— Мин ашын ашаган, яшен яшәгән. Ә синең кияүгә
чыгасың, бала табасың бар!
Их, тагын бер кеше булса! Атның хуҗасы Михәй дә
килә алмады ичмасам. Чирләгән. Башы авырта. Авырт­
мыйча, ат биреп торган саен бер ярты алгач ни. Ни хәл
итәсең, анысына да рәхмәт. Авыл тулы ялгыз карчыккорчык. Картайдым дип кенә, бәрәңге утыртмый, печән
чапмый яши алмыйсың. Ярый әле Михәй бар да, ул
җигеп йөргән колхоз аты бар. Ә шәхси атлы кешедән
ат сорарга кыймыйсың.
— Хәлләрегез, күршеләр?
Нурия дертләп куйды. Бәрәч, Илнур!
— Кая, тагын сәнәгегез бармы?
— И-и-и, балакаем! И, рәхмәт төшкере! — Әбинең
йөзләре яктырды. — Үзегезнеке бетте дәмени?
— Бетте, бая алып кайтып киттеләр.
«Алдаш инде, алдаш! — ди эченнән генә Нурия. —
Печәнегезне кичә үк очлап куйдыгыз бит!»
Әби сәнәккә киткән арада, егет кыз янына елышты:
— Нәрсә, күрше, кигәвеннәр белән әйбәт сугыша­
сыңмы?
— Әл дә килдең әле, — диде кыз, аның шаяртуына
игътибар итмичә. — Үлә яздык ласа!
Эш гөрләп китте. Карасана, печән төяүнең әллә ни
авырлыгы да юк, имеш. Картәнисе ике-өчкә бүлеп күтә­
рәсене Илнур бер генә селтәп сала, түшәк дәүмәлле
күбә очып менеп тә ята, йөк башында торган әби чак
таптап өлгерә.
107
Бер басасыны биш баса кыз. Күзен Илнурдан алалмый. Белә, болай килешми! Егет кешенең йөргән кызы
янына шушылай көпә-көндез килүе, хәтта эшләшергә,
ярдәмләшергә булса да, килешми. Тик аның бу хакта
уйларга теләге дә юк, көче дә. Күз алдында — Илнур,
дөньясы түгәрәк, бәхетеннән йөрәге кош кебек тырпыл­
дый. Килгән бит әле! Аларны жәлләп, булышырга кил­
гән! Берәү булса, уйлап та бирмәс иде. Әнә нинди көчле
аның Илнуры, мускуллары ничегрәк уйнап тора. Ак фут­
болкасы тирләп аркасына ябышкан, кызу эштән йөзе
кызарып киткән, хәтта сирәк-мирәк сыткылары да күрен­
ми бүген, чәчләренә печән ватыклары кунган.
Әрле-бирле йөгерүдәнме, Илнурның якында гына бу­
луын тоюданмы, бите, аяк-куллары ут яна. Кичәге сөй­
ләшүне хәтерли дә, аны тагын да кайнаррак дулкын
ялмап уза. Өйләнешү хакында сүз кузгатты егет. Нурия
бу тәкъдимне көтми түгел, көтә иде. Каушады, дулкын­
ланды, өзеп кенә «әйе» дә, «юк» та дип әйтә алмады.
Илнурны яратуы хак, әмма аның «укырга керәм» дигән
хыялы да бар. Сыйныфташ кызлары кайсысы институт­
ка, кайсысы техникумга керергә җыена, ул гына баш­
калардан калышып тормас инде. Финанс техникумына
диебрәк тора, имтиханнар августта. Ә Илнур... кая шул­
кадәр ашыгадыр, быел көзгә өйләнешик, ди... кыскасы,
аптыраганский...
...Йөк төялеп бетте. Илнур усак кисеп алып чыкты,
юан башын киртеп, бастырык әтмәлләде. Бастырыклап,
арканнарны әйбәтләп тарттырып бәйләделәр. Чәчелепсибелеп калган печәннәрне Нурия җәһәт кенә тырмалап
чыкты. Бер күбә чамасы җыелды. Аны сәнәк белән тиз
генә өскә ташламакчы иде — буе җитмәде, күбәсе җиргә
коелды.
—
И, хәчтерүш!— диде егет. — Кара абзыеңа, аны
менә шушылай ыргыталар!
Тик, мактанып, арттырыбрак җибәрде — күбә йөкнең
аргы ягына ук очып барып төште. Әй көлде Нурия,
«Шварценеггер» дип, әй үртәде тегене.
Ниһаять, картәнисе белән кыз өскә менеп утырды­
лар, дилбегәне әби тотты. Илнур атны йөгәненнән
җитәкләп урман читенә, олы юлга кадәр чыгарышып
куйды. «Үзе җәяү кайтачак инде»,— дип уйлады Нурия.
108
Әби сөенеп бетәлми. «Бигрәк игелекле бала! Ничекләр төяп, пичекләр бәйләрбез дип, кан калтыраплар
тора идем. Ир-ат ир-ат инде, ялт эшләде дә куйды. Кулы
эшкә ятып тора, сөбханалла...» Арба, келтер-келтер килеп,
эсселектән ярылып беткән юлдан тәгәри. Ат, койрыгын
күтәрә төшеп, кигәвен өереннән котылуына шатланып,
җитез генә теркелдәвен белә. Картәнисе һаман сөйли:
«Шөкер, быел печәнсез калмабыз. Көзен бер-ике йөк
саламга да тиенсәк, сыерыбыз кыш чыга аннан».
Нурия ак яулыгын күзләренә үк төшереп бәйләгән
дә чалкан яткан. Аның үз кайгысы — кайгы. Әгәр
Илнурны тыңлап, көзгелеккә кияүгә чыкса, яренгә бу
юлдан картәнисе белән түгел, Илнур белән кайтачак бит
инде! Кайталмаска да бик мөмкин, кхм-кхм. Сентябрьноябрь — өч ай, менә сиңа тугыз ай, дип әйтмешли,
җәйгелеккә берәр кечкенә Илнурчиклы булып куюың да
бар. Абау! Үз уйларыннан үзе оялып, кыз йөзтүбән
әйләнеп ята. Эх, печән исенең тәмлелеге! Күз алдына
тагын Илнур, аның сәламәтлек, көч ташып торган ныктаза
гәүдәсе,
каерылып-каерылып
печән
ыргытулары
килә...
— Бәрәч! — Нәнәсенең аптыраулы тавышына Нурия
торып утырды— Кызым, синең күз очлырак, карале,
әллә анавы машина безгә туктаган инде?
— Эһе... джип дигән яхшы машина бу.
— Тәүбәкәем, кем микән? Йортларны теркиләр дигән
сүз чыккан иде, шулар микәнни? Ай, Алла, бүген тотып
түләргә акчасы да юк бит аның...
— Кайгырма( картәни, районныкылар мондый маши­
нада йөрмәс.
— Сатучылар-фәлән микән?
-Ай-Һай...
Кайтып җиттеләр. Джип зур капкага терәлеп дигән­
дәй туктаган. Машина эче буш, ихатада да беркем юк.
Нурия ат саклап калды, нәнәсе кереп китте. Ул да бул­
мады, бакча ягыннан бер ирнең килгәне күренде. Коча­
гын җәйгән. Май кояшыдай балкый.
— Кияү!
— Әби! Исән генәме, әби?!
Әтисе! Нуриянең әтисе! Әнә нинди икән ул! Фото­
ларындагы, яшь чагындагы кебек үк, тик корсагы беленә
109
башлаган да, күз читләренә нечкә генә сырлар сырлан­
ган. Ыспай киенгән. Менә ул бу якка карый. Тезелеп
торган ак тешләрен күрсәтеп, киң елмая, кулларын җәеп,
бире килә. Ә Нурия... Бер кулында — ат йөгәне, икен­
чесендә — урманнан кайткан чикләвек «себеркесе» —
тагын әллә каян гына килеп чыккан, сырып алган
кигәвеннәрне куалый.
— Кызым! Менә ниндисең икән инде син!
Уң кулындагы себеркене кая куярга, үзен ничек то­
тарга белмәгән, оялган, каушаган Нурия үзе дә сизми
әйтеп сала:
— Нинди? Я, ниндимен мин?!
Әтисенең йөзен болыт каплый, куллары салынып
төшә, мизгел эчендә ун-егерме яшькә картая!
— Кызым... Мин бит бу, әтиең!
— Разве?!
Картәнисе килеп җитә. Хәлне шунда ук аңлап ала:
— Нурия, холыксызланма! Әтиеңне күпме көттең,
менә бит, кайткан. Алай килешми!
Картәнисенең аны түгел, киявен яклашуына отыры
ачуланып, кыз иреннәрен тешләп, ат муенына ябышкан
канга туймас бөҗәкләрне «чаба».
— Кияү, машинаңны күчереп куйсаң, атны ихатага
кертер идек. Хуҗасы эзләп килеп җитәр...
Ниһаять, киттеләр. Нурия иркенләбрәк тын алды.
Каш астыннан гына әтисен күзәтте. «Әһә, шиңдеме кик­
ригең? Ату кайткан берәүләр, ата күркә кебек кукраеп.
Мин исеңә төштемме? Элегрәк уйларга иде! Әни үлгәч,
мине картәнигә кайтарып ташлагансың да, котылгансың.
Биш яшемә кадәр кайткалап йөргәнсең, анысын мин
хәтерлим дә әле, ә аннан яшь хатынга өйләнгәнсең,
минем дөньяда барлыгымны ук оныткансың!» Ә-ә, хаты­
нын да алып кайткан икән, бакчадан берәү чыгып килә,
шулдыр.
Джип читкәрәк күчкәч, капканы ачып, атны ихатага
керттеләр. Йөкне абзар буена аудардылар. Бер арада
әби кызның беләгеннән чеметеп алырга, «очынма!» дип,
теш арасыннан ысылдарга да өлгерде. Кызның үзенә дә
кыен иде. Теленнән шайтан тартты инде әллә, нигә алай
ямьсез кыланганын үзе дә аңламый калды. Шулчак күзе
ап-ак футболка, джинсы чалбар кигән, кыска чәчле үги
110
анага төште. Ул сагаеп Нуриягә карап тора иде, сискә­
неп китте, тиз генә елмаеп баш какты, янәсе: «Исән­
ме?!» Нурия дә аңа каршы баш имичә булдыра алмады.
Картәнисе: «Әйдәгез, чәй эчик!» — дип, өйгә керергә
кыстаса да, тегеләр кермәде, сәнәккә барып тотынган
булдылар. «Харап инде, эшем ияләре»,— диде эченнән
генә Нурия. Атны илтү аңа калды.
Кайтса, аптырап та тора, печәнне чормага мендереп
бетергәннәр, өйдә чәй эчеп утыралар. Кыз табынга
утырмады, борылып чыгып китте. Бәрәңге бакчасының
яртысына печән чәчелгән, шуны өченче көн чаптырган­
нар, кичә бер кабат әйләндергәннәр иде. Койма буен­
дагы тезмәләр чиерәк, ә урта җирдәгеләре җыярлык,
кибүләре җиткән — «җырлап» торалар. Тырма алып
килеп күбәли башлады. Чәй эчүчеләр дә өйдән чыкты.
Үги әни кое янында нидер эшли, бәрәңге әрчи, ахры.
Әтисе кадак-чүкеч салынган чиләк тотып, ындыр артын­
да, тегендә төшкән, монда купкан койма такталарын
төзәтештереп-каккалаштырып йөри. «Их, әти! — дип
уйлады кыз. — Купкан коймалар кадакланыр, тик үзең­
нең ялгыш-хаталарны ничек төзәтерсең икән?»
Шулчак картәнисе Нурия янына килеп, әрләп ташла­
ды. Янәсе, ник анда авызыңны салып, бала-чагаланып
торасың? Нинди генә булса да, ул синең үз әтиең. Ата
хакы бар. Кара аны, тагын кәҗәләнеп торганыңны
күрим! Аңа каршы әйтергә бик яшьсең әле! Беләсең
килсә, ул сине шәһәргә алып китәргә кайткан. Инсти­
тутка кертәм, ди!
Кыз башка сүзләрне ишетми дә иде. Институт! Аның
иң татлы, ахирәтләренә дә әйтергә кыймаган яшерен
хыялы! Аттестаты тулы «биш»ле булса да, институт ту­
рында уйларга да базмый иде. Белә, болай гына керә
алмаячак, түләп укырга акча юк...
— Боларны ташырга кирәк инде,— диде картәнисе.
Аның сәнәкләр алып килгәнен күреп, кияү кеше дә
ярдәмгә ашыкты.
— Алайса, син ташырсың, кияү. Мин чормага менеп
алып торыйм, — диде әби. — Нурия, син җый!
Сөйләшми генә, өнсез-тынсыз гына эшләделәр. Коры­
сы ташылып бетте, калганы чиерәк иде әле, кичкә хәтле
ятасы бар.
111
— Кызым, кил әле, утыр, сөйләшик, — әтисе җиргә
пинжәген җәйде. Үзе бер учма печән алып килеп, шуңа
утырды. Нурия пинжәк өстенә тезләнде, башын иеп, күз­
ләрен аска төбәде. Бармаклары, тынгысызланып, озын
бер үлән сабагын өзгәли.
— Мин сине аңлыйм, кызым, — дип сүз башлады
ата, — һәм гафу итүеңне сорыйм. Әйе, синең үпкәләргә
дә, ачуланырга да хакың бар. Соңгы арада кайтып та
булмады...
— Унөч ел...
— Әйе, шулай ук үтеп киткән. Үткән гомер — аккан
су, диләр. Әмма сине беркайчан да онытмадым, кызым.
Якташларны күрсәм, гел сораштырып тордым. Кайчан
да бер менә шулай кайтып төшәрмен дип яшәдем. Тик
мин буш кул белән кайтырга тиеш түгел идем. Менә
бүген мин күкрәк киереп әйтә алам, синең бөтен теләк­
ләреңне үтәргә мөмкинлегем бар, аңлыйсыңмы. Хәзер
бөтен нәрсә сатыла-алына, кызым, акчаң гына булсын.
Мин моннан унөч ел элек сумка төбенә каткан прәннек
салып, сезнең ишекне каккан җәяүле Мәхмүт түгел.
Унөч ел тырыштым-тырмаштым — барыбер максатыма
ирештем. Беләсеңдер, безнең балабыз юк. Башта мин
каршы булдым, хәзер ул. Минем бердәнбер наследнигым — син. Дөрес, хатынның да өлеше бар, тик анысы
икенче мәсьәлә, ул хакта соңрак... Мин синең киләчәгең
хакында күп уйладым, Нурия. Шәһәрнең иң дәрәҗәле
вузында урын әзерләдем. Иң шәп факультетка — экоиомическийга. Сиңа берсүзсез укырга, югары белем алырга
кирәк, аңлыйсыңмы, кызым?
— Әйе, минем укыйсым килә...
— Башка җавап көтмәгән дә идем! Молодец! Иртә­
гә — юлга алайса! Документларың әзердер бит?
— Иртәгә? Нишләп бик ашыгыч?
— Бүген ничәсе? Өчеме? Иртәгә документлар кабул
итүнең соңгы көне.
— Картәни нәрсә әйтер...
— Ул риза! Һәм, минем уемча, бик дөрес позициядә
тора.
— Әллә ничек, бигрәк көтелмәгәндә булды бит әле!
Әйберләр дә әзер түгел...
112
— Нигә икеләнергә, кызым! Синең алда шундый мөм­
кинлекләр ачыла, авыл түгел, любой шәһәр кызына
тәтеми андый бәхет, ә син әзер түгел, имеш!.. — Әтисе
Нуриянең аркасыннан сөйде, — Эй, кызым, кызым!
— Әйдәгез ашарга-а-у! Аш пеште-е-ү! — Картәнисе
чакыра икән.
— Так что, кызым, җыена башла!— диде әтисе, уры­
ныннан кузгалып.— Анда апаң киемнәр дә алган иде,
киеп карарсың, таман микән...
Март аенда ук сатып алып, «өф» итеп карап, печәнгә
дип махсус үстергән бройлер тавыкларның симезен сай­
лаган картәнисе — шулпа телне йотарлык иде. Үги әни
токмачны оста кискән, итне әллә ничекләр кыландырып
кыздырып куйган. Аштан соң шәһәрнең затлы күчтә­
нәчләре белән чәй эчтеләр. Баягы киеренкелек юкка
чыккан, әтисенең теле-телгә йокмый. Сөйләвенә караган­
да, эшләре гөрләп бара икән. Бер төркем якын дуслары
аны депутат булып сайланырга кыстаганнар. Өзмәгән­
нәр дә куймаганнар, әтисенә ризалашырга туры килгән.
Сайлаучылар белән очрашып йөргән, сайлау алды кампа­
ниясенә хәтсез акча да түгелгән. Халыкта уңай фикер
тудыру өчен берәр матур гына реклама ролигы да
ясасалар, бөтенләй шәп буласы, ди. һәр яктан килгән
бәхетле гаилә күренешен төшерәчәкләр. Анда Нуриянең
дә катнашуы көтелә икән.
Ашап алганчы, кич тә җиткән. Көтү кайтты. Авыр
җиленен чак күтәреп кайткан Акбикәне эчереп, бәйләп,
савып бетергәнче картәнисе оныгы яныннан китмәде.
Сүз гел бер тирәдә чуалды. «Төннәр буе теләгәннәрем
кабул гына булды, Ходайның рәхмәте. Дөнья хәлен бел­
мәссең, берүзең торып калсаң, нишләрсең, авыр чакла­
рыңда кемнәргә барып егылырсың, кемнәрдән киңәш
сорарсың, дип, еллар буе ут йоттым. Берүк әтиеңнең
сүзен екма, үз әтиең начарга әйтмәс! Илнур — әйбәт
егет, тик ул диеп кала күрмә. Ярату, ошату белән генә
түгел, син киләчәгеңне уйла. Мал карап, чүп утап, печән
чабып интеккәнче, зур укуда укысаң, шунда шәһәрдә
әйбәт кенә, җайлы гына берәр эш тапсаң, әйбәтрәк
түгелмени? Әтиең янында булыр идең. Мин бүген бар,
иртәгә юк, сине урнаштыра алсам, тыныч күңел белән
үләрием...»
113
Тәмам башы катты кызның. Караңгы төшүен көтеп
хәлләре бетте. Тизрәк Илнурны күрәсе, соңгы яңалык­
ларны аңа сөйлисе, аның фикерен ишетәсе, киңәшлә­
шәсе килде. Таныш сызгыруны ишетү белән, капка
төбенә йөгереп түгел, очып чыкты.
Ләкин Илнур, моңа кадәр Нурия өчен утка керергә,
сута төшәргә торган Илнур аның белән бергә шатлан­
мады. Дулкынланып, канатланып сөйләгән кызга усал
итеп карап торды-торды да әйтте:
— Ярар, керерсең, укырсың. Ә мин биш ел буе ниш­
ләрмен икән? Техникумы ярый инде, өч кенә ел, ә бу
бит биш, биш ел! Аннан инде синең авылга да кайтасың
килмәячәк, безнең якка әйләнеп тә карамаячаксың!
— Илнур, туктале, шулчаклы кызма әле. Миңа син­
нән башка беркем кирәкми. Тик минем укыйсым да
килә, аңлыйсыңмы? Атна саен кайтып йөрермен... Тагын
бер юл бар: мин укып беткәнче, син дә шәһәрдә яшәп,
эшләп торалыр идең...
— Юк! — диде егет. — Мин авылдан беркая да кит­
мим! Әти-әни картлар, чирлеләр, аларны карарга кирәк.
Ул сарай кебек йортны, өр-яңа абзар-кураны нишләтим?
Әтиләрнең күпме көче кергән анда! Мин шәһәрне күр­
мәгән кеше түгел. Беләсең бит, армиягә кадәр ярты ел
институтта укып йөрдем. Мин шәһәрдә сыймыйм, мин —
җир кешесе, эш кешесе! Миңа мондагы яланнар, мон­
дагы иркенлек кирәк. Рәхәтләнеп, тирләп, менә бүгенге
кебек печән эшләргә кирәк! Шунсыз мин кеше түгел!
Кызып-кызып сөйләгән Илнурга сокланып, яратып
карады Нурия. Ошата да инде шушы турылыгын! Уратып-чуратып тормас, әйтер дә салыр. Аннан... егетнең
сүзләрендә әллә нинди аңлатып булмастай куәтле бер
дөреслек бар... Я, Хода! Нишләргә? Илнур, шушы ярсу,
ихлас Илнур да кадерле, уку да. Тукта, ә нигә ул гел
үзен сөйли, гел «мин дә мин»? Ә нигә ул Нурияне уйла­
мый?
— Аптырыйм сиңа, Илнур! Мин укыганнан сиңа ни
зыян соң?
— Миңа өйләнергә кирәк. Әйттем бит, быел әйләнәм!
Китәсең килә икән, кит, бәйләп тотмыйм. Авылда кыз­
лар бетмәгән!
114
Бу кадәресен үк көтмәгән иде Нурия. Күңеле тулды.
Танавы җебеде. Тавышының калтыравын басарга тыры­
шып, сөйли башлады:
—
Ә-ә, шулай укмыни? Инде минем урынбасарлар да
бармы? Запас вариант та әзерләп куйдыңмы?
Дәвам итәргә көче җитмәде. Кычкырып елап җибә­
рүеннән куркып, сикереп торып өйгә йөгерде. Чоланда­
гы караватына утырып, мендәрне кочаклап, рәхәтләнеп
бер елады. «Таш бәгырь! Эгоист!» — сүкте генә егетне.
«Кызлар бетмәгән!» — диме? Түбән оч Лилия Илнур дип
авыз суын корыта иде, бүресе улаячак икән! Китәргә
болай булгач, китәргә! Һәм башкача Илнур ягына әйлә­
неп тә карамаска!
Сәгать уникеләрдән дә калмый кузгалырбыз, дигән
иде әтисе. Нурия таң сарысыннан торып, мунча керлә­
рен, юрган тышларын, җәймәләрне юып элде, идәннәр­
не сөртеп чыкты, өйне җыештырды.
Ашарга әзерләп куйды да җимеш бакчасына чыкты.
Үзе утыртып, карап үстергән кашкарый, дәлияләргә су
сибеп йөрде. Ул киткәч, гөлләре нишләр, картәнисенең
су сибәргә вакыты булырмы? Койма аша күршеләр
тарафына күз атты. Мур кырганмыни — ихаталарында
бер җан иясе юк! Йоклыйдыр теге! Кичә кызлар янын­
да да йөрсә, йокысы туймагандыр.
Тагын күңеле тулды. Шушы күрше бакчаны да гөлгә
күмәрмен дип уйлый иде ул, шул ихатада яшь килен
булып, иртән сыер савып, көтү куып йөриячәген күз
алдына китереп, хыялланып бетә иде. Челпәрәмә килде
ул хыяллар. Илнур кичә аларны бер селтәнүдә харап
итте. Аның бер сүзе җитә иде Нуриягә. Ә болай үпкәгә,
ачуга киткәч — юк инде. Аңарда булган горурлык Нурия­
дә юкмы?! «Җитте, мәмәйләнеп торма!» — дип, үзен-үзе
тиргәп, өйгә кереп китте.
Үги анасы бүләк иткән өр-яңа киемнәрне киеп, көзге
алдында бөтерелде. Адәм күрке -- чүпрәк шул, бөтенләй
үзгәрде дә куйдьт. Бу киемнәр белән кич клубка чыкса
да була! Босоножкасы гына кысыграк-кысыклыкка, ярар,
зыян юк, әтисе икенчене алып бирер әле. «Хуш, ятим­
лек! — дип уйлады ул, көзгедәге чагылышына карап. —
Кеше кигән киемгә кызыгып йөргән чаклар, әтисенең
115
фотосын кочаклап, юксынудан елап утырган чаклар,
хушыгыз!»
Ниһаять, машинага чыгып утырдылар. Әй, кыен икән
аерылышулар. Әтисе, кузгалып китәр алдыннан кирәкярагыңа тотарсың, дип, әбисенә бер уч акча да тоттыр­
ды. Әби алмаска итте, тик кияү кеше сүзендә нык торды.
Тәрәзә пыялалары караңгылатылган, ялтырап торган
мәһабәт джип бик җитез генә кузгалып, үз артыннан
җиңелчә тузан куптарып, урамнан чыгып китте. Эскә­
миядә утырып, карчык елап калды. Юк эшен бар итеп,
бакчага чыккан Илнур койма башыннан карап калды.
Асфальт юл авылдан ерак түгел, уч төбендәгедәй
күренеп тора. Менә машина басу юлыннан олы юлга
менеп борылды, бераз барды һәм туктады. «Әллә ватыл­
ды инде?» — дип уйлады Илнур. Биш-ун минутлап вакыт
үткәндер. Һәм шулчак могҗиза булды — ишек ачылды,
машинадан Нурия төште, сумкасын кулбашына асып,
тиз-тиз атлап, бирегә, авылга табан юнәлде! Әтисе чыгып,
кулларын болгый-болгый, нәрсәдер кычкырды, тик кыз
әйләнеп тә карамады, киресенчә, җәһәтрәк атлый, йөге­
рә үк башлады. Джип котырып кузгалып китте, минут
эчендә күздән дә югалды.
Илнур түзмәде, капка төбенә чыкты.
— Әллә кайтып та киләсең инде, күрше?
— Киләм шул! — диде кыз.
— Нәрсә булды соң?
— Кич сөйләрмен. Әниеңнәр өйдәме?
— Ө-өйдә, — диде егет, аптыраудан тотлыгып.
— Әзерләнә торсыннар, әйт.
— Нәрсәгә?!
— Шаккатам! Беркөн үзең әйләнәм дидең түгелме
соң?
— Бәй, кичә... үзең бит... — дип, авыз эченнән ботка
пешерде Илнур.
— Бәй-бәй! — дип үчекләшеп, кыз үзләренең капка­
сыннан кереп югалды.
...Кичәге-бүгенге хәлләр башына капкан, ахры, карт­
әнисе ятып тора иде. Киткән кеше юл алганчы дип,
табынны җыймаган, тастымал гына каплаган.
— Мин кайтып та җиттем! — диде Нурия, сумкасын
идәнгә куеп. — Кая, чәй эчик әле! Бая кеше белән әй­
116
бәтләп эчеп тә булмады. Ярар инде, ул чаклы аптырамале син, картәни! Беләсеңме, юлга чыгып туктагач,
кулыма ике кәгазь тоттырдылар. Мин әйтәм, имтихан
сорауларыдыр инде болар. Карасам, договор. Су буе.
Әллә нәрсәләр язып беткәннәр. Беренче пункт реклама
клибы хакында. Ягъни мин алар теләгәнчә, алдан бирел­
гән текстны укып клипка төшәргә тиеш булам. Шуның
өчен әтием миңа укырга керергә ярдәм итәчәк, уку
чыгымнарын күтәрәчәк икән. Икенче бүлек — билгеле
бер вакытка кадәр аларның милек-мөлкәтенә дәгъва
белдермәү турында! Гарьләнүем! Әйтерсең, мин милек
бүлешергә барам!
Колакка чалынган иде шул, иртән «әйтәбез-әйтмибез», дип тарткалашалар иде. «Бер тиенегез дә кирәкми,
эчегезгә бәйләгез! Унөч ел синсез яшәгәнмен, бүтен
килеп кенә синсез ачтан үлмәм!» — дидем дә төшеп кит­
тем. «Шаярттык бит!» — дип, арттан кычкырып калды.
Шулай шаяртмыйлар бит инде! Әй без, синең белән ике
беркатлы җан, иеме?! Татлы сүзләргә эредек тә төштек.
Син елама инде, картәни! Илнур әйтә, көзен өйләнешик,
ди әнә. Күршедә генә яшәгәч, бер авыр эш тә эшләт­
мәбез үзеңнән. Сыер тотып, печән чабып азапланмас­
сың, көн дә үзеңә яңа сауган җылы сөт кертермен, яме!
Менә чәй ясыйм, чәй эчик, аннан бакчага чыгарбыз.
Кичә койма буендагы чиләре калган иде бит, кипкәндер,
көйрәп бетәр, ташырга кирәк. Җитәр, елама, минем дә
елыйсы килә алайса... Елама инде, картәни...
ЧЫНАЯК
Аңа әйтеләме бу сүзләр? Тупсадан атлап кергән Зифа
үз колагына үзе ышана алмый торды. Каушаудан кулын­
дагы олы табак идәнгә очты. Савытның чит-читләре
чатнап, яньчелгән ак эмаль астыннан кара тимере килеп
чыкты, күпләп иләп тутырылган он гөпелдәп шуып тө­
шеп, бар тирә-якка он тузаны бөркелде.
— Кулына әйбер генә дә тота белми бит ул, ичмасам!
Үзенә агылган нәфрәт дулкыныннан качып коты­
лырга теләгәндәй, килен идәнгә тезләнде. Куллары, он
өемен як-ягыннан сыпырып җыярга, нәрсәнедер төзә117
тергә, кире кайтарырга талпынып, канат сыман ике якка
җәелделәр... Он тузаны тыңлашмады, пырхылдап, өс-башка, чәчләргә үрмәләде, идән такталары арасына яшерен­
де. Ул арада эчке бүлмәдән бала елавы яңгырап китте.
Ялт торып, Зифа шул якка атламакчы булды.
Шкаф
җыештырыпмы,
тузан
сөртепме
булашкан
каенсеңлесе, кулындагы чүпрәген бер читкә томырып,
аның юлына каршы төште. Бөерләренә таянып, аякларын
киң аерып баскан, чырае яшелле-күкле төскә кергән.
Җептәй кысылган иреннәреннән зәһәрле сүзләр сыгыла:
--Кая? Кая барасың? Бөтен ызбаны бала сидегенә
тутыруың җитмәгән, онга әвәлисеңме хәзер? — Зифа
яңа күрде: юешле-корылы бала ыштаннары кечерәк бер
күбә итеп, идән уртасына өеп куелган икән.
— Бәй, соңыннан сөртеп алырмын...
— Сөртерсең, сөртерсең син! Синнән сөрттергәнче,
үзем аяк белән юып чыксам, йөз кат чистарак булачак!
Менә, менә, болар нәрсә? Бу юеш ыштаннарны ник
ишек өсләренә элдең? Җылылык торбаларын саргайтып
бетерүеңә түздем, ызба уртасына җеп сузып искеләр
элүеңә бер сүз дәшмәдем. Тышка чыгарып элсәң, кулың
корыймыни?!
— Бәй, бу ачы пычракта, атлаган саен ничек тышка
йөрим?
— Ай, онга төшкән таракан! Ай, аңламагач та аңла­
мый икән адәм баласы! Юри аңламаганга салышасың
син, юри этләшәсең! Әнә, кешеләрнең киленнәре элә­
ләр— кыш дип тә тормыйлар, көз дип тә! Күпме әйттем
Әнфискә! Җиләк кебек ахирәтемне кемгә алыштыр­
ды, ә?!
Каенсеңлесенең аны тәү көннәрдән үк өнәмәвен белә
Зифа, ызгышырга җай эзләвен дә сизә, ләкин тулышып
килгән ачу шешенең мондый ук көчле булырын фараз­
лап та карамый, аның һич көтмәгәндә, чүп кенә сәбәп­
тән тишелерен уйламый да иде. Нисаның соңгы айларда
бирегә бөтенләйгә яшәргә кайтуы да чүп өстенә чүмәлә,
кузга утын булды, ахры.
— Минем ни зыяным тиде сиңа?!
— Синең аркада ызбада тынгы бетте! Балаң да үзеңә
охшаган бер шапшак нәрсә! Бөтен ызбаны бала сиде­
118
генә тутырдың! Мин башкача синең белән бер ызбада
яши алмыйм!
— Утырып кына торырга ул бит гарип бала түгел!
Үзең дә бәбиләр табарсың әле. Әллә синеке бер дә
пычратмас дип уйлыйсыңмы? — диде килен. Әле һаман
килешү эзли, сүзне шаяруга борырга тели иде, ахры.
Ләкин Нисаның туктарга уенда да юк иде. Гасабыйланып, әрнеп:
— Синең аркада абый биш ел йөргән кызын — минем
иң якын ахирәтемне ташлады! — дип кычкырды үксиүкси һәм чүпрәген алып, ярсып-ярсып шкаф ишекләрен
сөртергә тотынды. — Син абыйга тагылып килдең, ярат­
мыйсың син аны! Син аның укыган булуына, безнең
зур ызбага кызыктың! Синең бездә яшәргә хакың юк!
Монсы инде чиктән тыш иде. Монсы инде телеңә
нинди пычрак килә, шуны сөйләү, нахак гаеп тагу иде.
Зифа дөрләп яна башлады. Яна, чынлап та, яна... Менә
бит, йөрәген, үзәген көйдерә ялкын, менә чәч төпләренә
үрли, аяк-кулларына тарала, битен көйдереп үтә һәм...
чәнечкеле кайнар йомгакка әверелеп, йөрәкнең иң түре­
нә менеп ята... Усал сүзләр ташкыны исә һаман актары­
ла, ул гүя дә Зифаны изеп-сытып, дөньядан юк итәргә
ашкына... «Барыбер сез тиң түгел!», «Надан башың белән
минем укыган энемә тагылдың!», «Сез барыбер аерылы­
шачаксыз»...
Биек матур шкафның өске киштәсенә Зифаның бир­
нә чынаяклары тезелеп куелган иде. Аларны туйлары
алдыннан бик яратып, бик сайлап Уфа базарыннан
сатып алган иде ул.
— Җый чүп-чарыңны, тормасыннар йөрәк яндырып! —
дип, шуларны бер читкә сыпырды Ниса. Әллә ялгыш,
әллә махсус — берсе киштә читендә яртылаш эләгеп
калганы, каенсеңлесенең тулы ак беләгенә ияреп, аска
очты. Ниса ирексездән аны тотып алырга омтылды, өл­
гермәде — сыңар чынаяк зеңгелдәп идәнгә килеп төште
дә, сикереп китеп, бала искеләре өеменә капланды.
Ике пар караш чынаякка ияреп озатып бардылар да,
яңадан бер-беренә текәлделәр. Аучылар боҗрага алган
яралы ана киек хәлендәге Зифаның башкача чигенер
җире юк иде. Тәне яна, йөрәге кага, ләкин аңа ничек
булса да үзен якларга, бер абайламастан килеп юлыккан
119
пәри өермәсеннән котылырга кирәк иде. Аңа ничек
кенә булса да җиңәргә кирәк! Бүтән юл күренмәде. Һәм
аның авызыннан менә шушы мизгелдә куркыныч сүзләр
атылды... Андый сүзләрне ул әйтә алырга тиеш түгел иде
кебек, андый коточкыч сүзләрне үз гомерендә беркем­
нән дә, бер генә сериалдан да ишетеп караганы юк иде.
Әмма алар әйтелделәр... Җиңү хакына. Һичнәрсәгә кара­
мастан, өстен чыгу хакына...
— Минем шушы надан кулларыма гына калсаң иде!
Күзләремә генә карап, тилмерепләр генә ятсаң иде шушы
нахак сүзкәйләрең өчен!
— Каргышың кара башыңа!
Шулчак гүя дә күк күкрәде, гүя дә янгын оясына су
шәлкеме бөркелде: Әнфиснең — Нисаның абыйсы, Зифа­
ның иренең — гөрелдәвек калын тавышы яңгырап китте:
— Нишләвегез бу? Нәрсә бүлешәсез, нәрсә җитми?
Бу нинди боламык? Бала елый — ишетүче юк!
Зифа эчке якка атылды. Озак елаудан тәмам ярсы­
ган, маңгаена алсу-кызыл тимгелләр калккан улын кара­
ваттан күтәреп алды, аның юешләнеп бетүен, юешнең
үзенә дә йогуын сизмичә, кысып кочаклады. Теге якта
кемнәрдер
нәрсәләрдер
сөйләштеләр,
Әнфис
кереп,
Зифаны юатырга мәтәләнде... Ис-баш алганда, бүлмәгә
көзнең каймактай куе эңгер-меңгере кунган иде инде.
Көтү дә күптән кайткандыр... Кочагында йоклап киткән
улын караватка яткырып, өстен алыштырды, үзе дә
икенче киемнәр киде. Көзге каршына басып, чәчләрен
тарап, төйнәп куйды. Һәм, каты-нык басып, сыер савар­
га чыгып китте.
Шушы көннән башлап, бер йортта яшәгән, бер табак­
тан ашаган ике яшь хатын арасында көрәш башланды.
Астыртын, мәкерле көрәш. Бер аш бүлмәсенә ике хуҗабикә сыймый диюләре шул буладырмы... Ике хатын
арасында
кабынган
дошманлыкка,
өстенлек
бүлешүгә
шаһит булырга, андый өйдә яшәргә язмасын! Хатын-кыз
көндәшлегенең иге дә юк, чиге дә. Утта да янмый ул,
суда да батмый. Алар барысы да көндәшемне үтәли
күрәм, иң нечкә хәйләләренә кадәр белеп торам, дип
уйлый бит.
һәркайсы үзенчә хак. Ниса өйдә үзен хуҗа тоя,
килен кешене ким кешегә, килмешәккә санап, җае чык­
120
кан саен моны раслап тора. Каенсеңле — каен шырпы.
Ирдән кайткан — яудан каты, дигәнен дә өстәсәң...
Теләк булса, сәбәп бар: элек тә чисталык-пөхтәлек сөй­
гән каенсеңленең бу сыйфаты хәзер отыры көчәеп, чир
дәрәҗәсенә менде. Ул ярты гомерен тузан сөртеп, идәнкүтәрмә юып, савыт-сабаны содалап агартып үткәрә
башлады. Тәү карашка һич әһәмиятсез, вак нәрсәләр
инде, юкса... Урындыклар нәкъ бер урынга куелырга,
сөлге-тастымаллар мотлак дүрткел рәвешкә китереп эле­
нергә, кашык-чәнечкеләр аш өстәле тартмасына билгеле
бер тәртиптә тезелергә тиеш, имеш. Билгеле ки, Зифа­
ның яңа тәпи киткән улына бу кагыйдәләр бар ни, юк
ни — көннең-көнеидә бер матавык килеп чыгып тора:
шкафларның ялтыр өслегенә нәни бармак эзләре мөһер­
ләнә, купшы итеп кабартып куелган мендәрләрдәге чел­
тәр япмалар идәнгә тартып төшерелеп, өсләренә «пес»
ителә... Ахры, әнкәсе дә чисталыкка бик һушы киткән­
нәрдән түгел иде. Әллә инде юеш ыштаннар кайсы-кая
хәзер юри дә эленде, бала искеләре белән өр-яңа диван
арасына салынырга тиешле клеенкалар махсус салын­
мый калды микән соң?..
Кешегә Ходай тарафыннан бүләк итеп бирелгән хис­
ләрнең иң татлысы — дөньяда үзеңне ирекле, бәйсез
итеп тоя алу ялганыдыр, мөгаен... һәм шул хискә кома­
чаулаучының дошманга әверелүе бер дә гаҗәп түгел.
Ниса кирәк дип тапкан тәртипләргә Зифа сыеша алма­
ды, Зифа өчен уңайлы нәрсәләр Нисаның җен ачуын
чыгарды, һәркайсысы үзенә азатлык, җан иреге яулыйм,
җиңәм, өстен чыгам дип азапланды. Үзеңә иркенлек,
җайлык-уңайлык яулау хакына янәшәңдәгеңнең хаклары
белән санлашмаска да мөмкин, үзеңә яшәргә комачау­
лаучыны кысрыкларга, өнен тыгарга кирәк дип уйлады...
Моңарчы тел яшеребрәк йөргән Зифа да усаллаша,
телләшә башлаган иде. Хәзер алар алып-биреп, аты-юлы
белән битәрләшеп талашалар, әйтмәгән сүзләрен калдыр­
мыйлар. Сүз арты сүз, гаеп арты гаеп, гайбәт өстенә
гайбәт. Алар шулкадәре күп җыелды — хәтта сүзләрнең,
гаепләрнең, гайбәтләрнең иҗатчылары Зифа белән Ниса­
ның үзләренә йортта урын җитми башлады. Әнфис
белән Нисаның әти-әнисе салып чыккан өр-яңа, сарай121
дай зур йорт гүя дә почмакларыннан җимерелә, көннәнкөн кечерәя, чүгә башлады сыман.
Без күз салган бу алыш-көрәштә кем җиңгәндер,
әмма, нәтиҗәдә, Зифалар тоттылар да көннәрдән бер­
көнне шәһәргә чыктылар да киттеләр. Иң кызыгы: ике
як та үзен җиңүче саный, бер-берсеннән котылуына
сөенеп бетә алмый. Зифа гаиләне саклап кала алуына
шөкер итә, ә төп йортта яшәргә исәпләгән, ярты ел элек
ирдән аерылып кайткан Ниса, ниһаять, иркен тын алган,
энеләре яшәп киткән бүлмәгә яңабаштан ремонт ясарга
тотынган иде. Йомшак күңелле әти-әниләре генә кем
ягына басарга да белмиләр, эчтән янып-көяләр, ләкин
ни кылсыннар — бала бәгырь ите. Бармакның кайсын
тешләсәң дә авырта...
* **
Иртән йокыдан уянган кызчык рәхәтләнеп киерелде,
ачылмый интектергән күзләрен уды. Тәрәзәләрдән ише­
леп кергән ап-ак яктылыкка гаҗәпсенеп, караватыннан
идәнгә төшәлми торды. Буынтыкланып торган куллары,
шул яктылыкны тотарга теләп, ирексездән, өскә үрел­
деләр. Тәрәзәләрнең өске яртысында ак челтәрләр —
көн яктысы шуңа ак микән? Зифа белә, бөтен кешеләр
белә: кояш сап-сары! Рәсем төшергәндә дә аны җете
сарыга буярга кирәк. Алайса ник ак соң аның нуры?
Аптыравы искән җилдәй юкка чыга да, карашы тәрә­
зә төбендәге гөлләргә уктала. Кояш җылысына иркәлә­
неп кенә үзе бер бакча үсеп утыра анда. Бер генә савыт
кисәген дә әрәм-шәрәм итми әнисе: бушаган буяу кәнсирләре, яшел борчак савытларын чәй кургашы белән
көпләп, тегәрҗеп белән бәйләп куйса, менә дигән гөл
савыты килә дә чыга. Чите кителгән чүлмәк, төбе тишел­
гән мис тә эшкә ярый. Гөлләрнең бөтенесенең исем­
нәрен Зифа белеп тә бетерми. Бусын таный: песи гөле!
Яран гөл дә диләр, ә Зифага беренче исем ныграк ошый.
Ак чәчкәлесе бар, җете кызылы, ал, алсуы... Тик ни
өчен песи гөле?. Яфрагын, чәчәген биреп карады — юк,
исен дә өнәмәде Мияубикәләре. Мөгаен да, гөл үзе
песигә охшаш булса кирәк. Песи сыман тыныч кына,
122
йомшак кына. Җай гына үсеп, үз көенчә чәчәк атып
утыруын белә. Үрмә гөлләр бөтенләй башка холыклы
әнә. Күршеләренә сарылырга, чорнап, урап алырга гына
торалар. Камыш гөле дә харап әрсез — уктай сабак­
ларын чит туфракка атып тамыр җибәрергә аңа куш.
Ә Зифаның иң яратканы — тамчыгөл. Исеме дә ятыш­
лы. Яңгыр яуган чакта өй кыегындагы шифер дулкын­
нарыннан өзелеп җиргә сикерешүче шаян-наян тамчы­
ларга гөлнең чәчәк бөреләре генә түгел, яфраклары да
охшаган хәтта. Олылар күрмәгәндә генә бөреләрен бар­
мак белән тотып алып шартлатырга да була.
Һе, бүген әнә тагын бер-ике алсу шарчык үсеп өлгер­
гән түгелме? Аяклар караваттан төшеп үзләреннән-үзләре шул якка атлый, буынтыклы наян бармаклар өскә
үрелә. Буй җитми. Урындыкны алып килергә уйласа,
урындык өсте буш түгел икән! Кызның сөенечтән авызы
ерылып китә. Һай, ничек онытасы иткән? Кичә төнгә
кадәр кызлар белән тәтиле уйнады бит ул! Сабира да
кергән, иде, югары очтан Халидә белән Ниса да төшкән­
нәр иде. Әниләре килеп эзләп алгач көчкә таралыш­
тылар.
Буяулары купшакланган ак урындык өстендә — пат­
ша хәзинәләренә алыштырмаслык олы байлык: затлы
эскәтер (әнисе сандыктан алып биргән чәчәкле йон яу­
лык), купшы сервизлар (ватык савыт-саба калдыклары)...
Как идәнгә тезләнеп баскан яланаяклы, тузган чәчле
нәни кызчык, илаһи бер тылсымга буйсынып, чынаяк
ватыклары тезелгән аллы-гөлле «табын»га төбәлгән. Кай­
сы каян табылып, әбисе бүләк иткән кечкенә зәңгәр
чиләкләрдә сакланган, хәзер инде матурлап «өстәлгә»
тезелгән ул ярчыкларда, ул ватыкларда кызның үзенә
генә билгеле әкияти бер тәртип, бер-бер мәгънә бар...
Кем әйтә уен дип! Сый-хөрмәттән сыгылып торган мул
табын бит бу! Әнә иң уртада, эре кызыл чияләр төше­
релгән иң матур чынаяк ярчыгында күмәч кисәкләре.
Чын күмәчнеке. Дөньяда иң кадерле ризык — икмәк,
дип өйрәтә әнисе. Шуңа иң түрдә икмәк. Быел келәт
буеннан табылган, җитен чәчәкләре балкыган ярчыклар­
да — «алма-әфлисуннар», ягъни дә телемләп киселгән
кишер түгәрәкләре. Күрше кызы Сабирадан чыршы
уенчыгына алмашып алган «бәллүр» савытларда — хәлвә.
123
Сабый хыялының көче чиксез: гап-гади пыяла кисәклә­
ренә өелгән кызыл балчыкны каба кызкай, хәлвә дип
каба һәм... хәлвә тәмен тоя. И сабый! И самими балачак!
Яшел миләшләрдә, ачы кузгалакларда оҗмах җимешләре
тәмен тояр көчең, пыяла кисәкләренә дә җан өреп
бөтәйтер рухың, тузаннан — алтын, чүптән — гөл, юктан
бар ясый алыр тылсымлы кодрәтең гомер юлларыбызның кайсы сикәлтәләрендә коелып кала микән? Әллә
инде күл өстендә тибрәлеп тә кинәт җуелган дулкын
сыман, күңелнең иң тирән чоңгылларына яшеренәсеңме,
и гөнаһсыз балачак?
* **
Эш урынына ашыккан Зифаның әллә нишләп күңеле
йомшарган иде бүген. Яшелчә-җимеш, укроп-петрушкадыр саткан әби-сәбиләр рәтеннән үтеп китешли, кеч­
кенәдә табын корып уйнаганнары исенә төште дә куйды
шул. Ишектәге йозакларны шалтыр-шолтыр ачып, тәрә­
зәне япкан калайларны Күтәртеп булашканда, моңарчы
башына да килмәгән уй биләп алды зиһенен. Аның
балачак хыяллары бөтенләе белән тормышка ашкан ласа!
Бүгенге көндә дә савыт-саба белән әвәрә килә ич ул!
Ничек элегрәк уйламаган? Хәер, уйлап, сагышланып
торырга җае чыктымы да, вакыты калгандыр дисеңме?
Теге чакта, төп йорттан чыгып киткәч, тәүдә фатирдан-фатирга йөреп этләнделәр. Күз төбәп барыр туга­
ның, артыңнан этәр танышың булмасын... Әле булса,
андый тәвәккәл адымга җөрьәт итмәс иде әй. Шул яшь­
лек батырлыгы, яшьлек җүләрлеге инде... Аннан ун ел
тулай торак дигән шау-шулы, кысан «тормыш корабы».
Кеше өстендә интегүләрдән соң аның кечкенә «каю­
тасы» да коттеджларга тиң тоелган иде. Фатир алган
елны туган төпчек кызны быел йөреп-йөреп тәки иң
кәттә уку йортына керттеләр. Зифа бигрәк тә каты
торды. Югары уку укый алмавына үзенең гомер буена
кимсенеп йөрүе дә җиткән. Булгач булсын. Кеше арасын­
да алар кемнән ким. Теге елак малайның, туган апасы­
ның
полировкалы
шкафларына
пичәт
куеп
йөрергә
124
яраткан малайның, инде үзенең шуктан-шук ике малае
үсеп килә.
Ә Ниса? Тора-бара аралар көйләнеп китте кебек.
Җан тартмаса да, кан тарта... Ләкин йөрәктәге утлы
йомгакны еллар юшкыны каплап китә алмады, күңел
җәрәхәтләре уңалмады, юк... Чатнаган чынаякның гына
да эзе-җөе гомер җуелмаячак. Әйтеләсе сүзләр, күрәчәк
көнннәр булгандыр, язылган тәкъдирләр булгандыр...
Әти-әниләре дөнья куеп, Ниса төп йортта яшәп кал­
гач та араны өзмәделәр, кайтып, ярдәмләшеп йөрделәр.
Ниса тагын берәүгә тормышка чыкты-чыгуын, тик, иртә
уңмаган кич уңамы, бу никахы да гомерсез булды. Бер­
дәнбер улы институтта Зифаларда торып укыды. «Әллә
теге чактагы эләгешү-бозылышу яхшыга гына булды
микән? Ятар идек бер казанда ике тәкә башы чым-чыкыр», — дип уйлап та куя кайчак Зифа...
Киоск эченә җыеп куелган тимер киштәләрне тышка
алып чыгып, урнаштырырга тотынды. Шуны гына сага­
лап йөргән сукбай Йосыф килеп җитте ярдәмгә. Сату­
чыларның вак-төяк йомышын үтәп, химия тауарлары
киоскларында
сатыла
торган
арзанлы
одеколоннарны
эчеп көн күрә ул. Иртәләрен анда «баш төзәтергә» йол­
кыш кыяфәтле ир-атларның озын чираты җыелып китә,
Йосыфның — «блат», сатучылар үз күреп, алдан үткә­
рәләр.
Киштәләр урыннарына куелып бетте, хәзер савытсабаны матурлап тезеп чыгарга кирәк. Өске рәткә кыйбатлырак әйберләр: сыбызгылы чәйнек, корыч кәстрүл,
таба комплектлары менеп кунаклады. Аннан эмаль ялатылган, алюминнан коелган савытларга чират. Астагы
рәт кавырсын тауарларныкы. Дәү-дәү чиләк, тас, коры­
талар киштә-«витрина» алдына җиргә дә хәтсез тезелде.
Бер читкә махсус җайланмага клеенка урамалары, пар­
никлар өчен полиэтилен төргәкләре эленде. Менә бар
да әзер. Сатып алучыга хөррият: күзең төшкән нәрсәне
теләгән кадәр әйләндереп карап, сайлап ал, рәхим итеп.
Супермаркетлардагы
шикелле
видеокамералар
чекрәеп
күзәтми, һәр адымыңны тикшереп сакчылар бәбәген
терәмәгән. «Сезгә ярдәм итәргәме?» дигән булып, сату­
чылар сөлек кебек ябышмый. Бөтен бу байлыкның
хуҗабикәсе,
әнә,
химкалы
бөдрә
чәчләренең
җирән
125
кынасын балкытып, еллар буена урамда эшләүдән кояш
ашаган йөзенә битарафлык катыш горурлык чалымнары
чыгарып, биленә таянып басып тора. Йолкып нечкәр­
телгән кашлар астындагы яшькелт күзләре сынамчыл
карап әйтәләр төсле: «алсаң, үз эшең, алмасаң да кай­
гырган юк». Сатып алучылар болай да буа буарлык.
Күрше-тирә йортларның барча пенсионерлары, күптән
гадәтләнгәчә,
бирегә
йөри.
Өстәвенә,
күршедә
генә
вьетнам тауарлары кибете. Кесәсе йока булса да көяз
киенергә
яраткан
яшь-җилкенчәкнең
яраткан
урыны.
Якын-тирәдә вак-төяк контор, әлегечә әйтсәк, офислар
да бихисап. Ул офисларда тир түгүче гүзәл затлар, әбәт
вакыты җитсә, кибет кыздырырга чыгып китүчән.
Ә инде син, чын хатын-кыз икәнсең, савыт-саба
саткан җирне берничек тә урап үтә алмаячаксың. Ах,
миңа бернәрсә дә кирәкми әле, димәкчесең? Ә менә чәй
пешерер
өчен тәгаенләнгән бу чәйнек? Чәй чүбен
сөзәргә махсус иләге дә бар. Пилмән ясагыч җайланма
да кирәкмиме? Өйдә шуңа охшаш әллә ничәү ятса ни,
бусының бит бизәкләре бөтенләй үзгә. Монавы борыч
савыты да харап сөйкемле...
Нәкъ
менә
савыт-саба
киоскында
эшләвенә
бик
горурлана иде Зифа. Күршеләрең сыман җиләк-җимеш,
сагыз-сыра-тәмәке, азык-төлек сатып этләнү түгел инде.
Тәүге чорларда аңа да кайларда гына эшләргә туры
килмәде. Яшелчә-җимешне череп бетмәсен, бозылмасынтуңмасын дип дер калтырыйсың, косметика киоскла­
рында сабын-порошок исенә чыдамалы түгел. Алданган,
өстенә чыккан, кизүдәшләре урлашкан, дөнья кадәр
штрафлар түләгән чаклар булды, иләктән иләнде, кыр­
гычтан кырылды. Бер җиде-сигез еллап Төркиягә йөреп
алды. Хәзер йөрми инде, олыгайды, заманы да үзгә.
Ә бит гаиләне ашату-киендерү бер Зифага торып калган
вакытлар
булды.
Заводка
инженер
булып урнашкан
югары белемле ире айлар-еллар буена эш хакы ала
алмый тинтерәгәндә, бик ярап куйды хатынның сәүдәгә
маһирлыгы. Хәзер инде бу киоскта үзе баш, үзе түш.
Сатучы ялламады, үзе сата. Әнә, аның белән Төркиягә
йөргән кызлар череп баеп беттеләр. Әйдә, баесыннар,
кулларыннан килгәч, бер сүз юк. Зифага артыгы кирәк­
ми, булганына бик канәгать. Нәфсегә ирек бир генә,
126
хәзер азып җилкәңә менеп утыра ул. Болай да акмаса
да тама, шөкер, җитә үзләренә.
Төш вакыты якынлашты. Август аеның көйсез кояшы,
болыт арасыннан чыгаргамы-юкмы дигәндәй, әрле-бирле
яктыртып маташты, ягъни дә, синоптиклар әйтмешли,
аязлы-болытлы һава торышы урнашты. Базарның сул
ягында җәяүлеләр өчен калдырылган тар аралыкта бак­
чачыларның күбәюеннән дә чамалап була иде әбәт
җитүен. Уфаның үзәк урамыннан бер квартал читтәрәк
урнашкан, халык күп йөри торган кечкенә базарның
«тәмен» алар күптән сизеп өлгергән, бакча җимешләрен
чиләкләп-кәрзинләп бирегә ташып кына торалар. Түтәл­
дән өзеп кенә алынган яшь кыярлар ята күзне кызык­
тырып, кетердәтеп кимерәсене китереп. Кыяклы суган,
сарымсак, кишер бәйләмнәре — натюрморт; бөтнек,
укроп, рәйхан, тагын әллә нинди үләннәрнең исе —
оркестр... Бәрәч, яңа бәрәңге дә өлгергән, имеш; әй,
бахыркаем, әбекәем, ананас бәясенә алырлар бәрәңгем­
не дип өметләнәсеңме; иртәгә үк ярты базар «яшь» бә­
рәңге сата башлаячак... Җир каны булып, кызыл, кара
карлыганнар, мәмрәп пешкән чияләр мөлдерәшеп ята,
тагын да әллә нәрсәләр, бернинди кибеттә дә була
алмый торган, рекламланмаган, шулай да үз алучысын
табачак нигъмәтләр сабыр гына үз чиратларын көтә. Ни
гаҗәп, бер кагыйдәгә дә сыймаган мондый «кыргый»
базарларны җаваплы органнар һәрдаим ябып, тыеп
киләләр, әмма тормыш дигәнең инспекңия-санкңияләргә
карамый, үзенекен итә: шәрык рухы аңкыган, үзенә
башка тормыш кайнаган «сәүдә нокталары» әле тегендә
пәйда була, әле монда калкып чыга.
Бүтән сатучылар тиргәшә, ни дисәң дә, бакчачылар
аларга көндәш. Зифа дәшми — аңа файда. Чия-карлыгандыр алырга кызыккан бичә-чәчә эреле-ваклы кавыр­
сын чиләкләрен сыпыртып алып кына тора. Җомга көн
булгач, сәүдә болай да әйбәт. Юбилейга баручы ике кыз
кыйбатлы сервизын ошаттылар. Икәү иде ул сервизлар,
сатылырмы дигән шик тә юк түгел иде, менә бит,
уңышлы көн булгач! Әйтәм аны, иртән үк кәефе бүтән.
Бер ир юынгычтыр, тас-чиләктер ише дөнья әйбер ту­
тырды машинасына. Себердән авылга кайтып барам, ди.
Зифа, күршеләренә киоскка күз салгаларга кушып,
әбиләрдән өч-дүрт кыяр, өчпочмак, чәй сатып алып кил127
де. Әнисе мәрхүмә әйтмешли, бетмәс монда колхоз эше,
тамак ялгарга кирәк! Искерәк кенә табуретны ишек
төбенә тартып, кайнар өчпочмакка үрелде. Биредән тыш­
тагы тауарларына күз салырга да җай. Кабып, тәмләп
чәйни башлавы гына булды, күзе эчтәге шүрлеккә төш­
те. Сикереп торып басуын сизми дә калып, шул якка
атылды. Әстәгъфирулла, теге сервизның бер чынаягы
җитми ләса! Складта сервизларның икесен дә җентек­
ләп карап алуы әлегедәй хәтерендә. Кыйбатлы тауар
һәрчак күз өстендә бит ул. Шүрлекне, сервизның кәгазь
тартмасын, иелеп идәнне тикшерде — юк, әйкәем! Шул!
Шуларның гына эше, юньсезләрнең! Иртән теге сервиз­
ны алган кызларның. Әйтәм аны, бик юха кыландылар.
Апакаем да, алмакаем, имеш. Бер алга, йөз артка төште­
ләр, башын әйләндерепме әйләндерделәр. Тагын нәрсә­
ләрне суктылар икән? Акча саклый торган урынына
үрелде, ярый, акчасы исән. Авызыңны ачып торсаң,
анысын чистартып китәргә дә күп сорамаслар. Нишлә­
тергә хәзер бу сервизны? Берәмләп сатсаң, әрәм генә
булачак, өйгә алып кайтсын микән? Җитмәсә, нинди
кыйбат бит әле. Базада тауар сайлаганда, килгән иде
күңеленә, ник кирәк инде миңа мондый матавыклы әй­
бер дип, икеләнеп маташкан иде шул...
Ачу хисе чүпрәдәй кабарды, теленә берсеннән-берсе
усал сүзләр килде. Кара, яндырып каргашырга теле
кычытты. Әмма ул үзендә тыелып калырдай көч таба
алды. Хисләр тезгенен каерып тотты, корыч тезген учла­
рына батып керде, хисләр аның саен тискәреләшеп, тың­
лаусыз балалар сыман, кая барып бәреләсен белмәгән
дулкыннар сыман, иреккә талпындылар, Зифа биреш­
мәде. «Ходай белер», диде, ниһаять, авыр сулап.
Сату эшендә уйга батып озак торалмыйсың: кемнәр­
дер нәрсәләрнеңдер хакын сорады, күршедәге Марина
кем беләндер чата-кама талашып китте, кинәт кенә бө­
тен сатып алучыларга да калай капкачлар кирәк булып
чыкты, радиода татарча тапшырулар, ягъни дә котлаулар
сәгате җитеп, «сезләргә безләрнең кадер-хөрмәтне татып
яшәргә язсын», дип, котлаучылар юбиляргамы, үз-үзләренәме чуктин-чук теләкләр тели башладылар...
Их, теләкләр, теләкләр... Тели белеп теләсәң икән лә
аларны. Тели белсәң — бүләк, белмәсәң — башыңа күсәк.
128
Урланган чынаяк нәрсә? Чүп! Өч тиен! Шул өч тиен
сәбәпле купкан өермәгә ияреп китәргә теләми Зифа,
юк! Ул өермәнең кая барып сугылырын кем белә? Карак
кызларга нәфрәт ташкыны яудырмаска сәбәбе бар. Бер
пешкәч, суны да өреп кабарлык ачы тәҗрибәсе бар
Зифаның... Касса аппараты белән тыштагы «күргәзмә»
арасында тиендәй бөтерелгән сатучы ханым эш арасын­
да өзек-төтек әнә шулай дип уйлап алырга гына өлгерде.
Кич җитте. Иртән таратылган әйберләр кире җыеп
алынды. Йозаклар бикләнде, тәрәзәләр ябылды.
Азык-төлек төяп, ниһаять, кайтыр юлга чыкты Зифа.
Көн озыны диярлек басып торып оешкан аяклар языл­
сын әле дип, өч тукталыш араны җәяү атларга булды.
Буыннары сызлап интектерә соңгы вакытта. Кайсы төн­
нәрне бөтенләй түзмәле түгел.
— Нигә озакладың? — дип каршы алды аны Әнфис
борчулы кыяфәттә. — Ниса әллә нишләп көйсезләнә дә
көйсезләнә бүген, сине таптыра. Тамагына да капмады,
чәй дә эчми, аптыраш...
Зифа, кулын юып чыгып, түрдәге йокы бүлмәсенә
үтте.
Ярымкараңгы бүлмә. Уртада ялгыз карават. Кардай
ак җәймәләр өстендә Ниса ята. Яктылык күбрәк төшсен
өченгә тәрәзә пәрдәләре ачылып куелган. Бердәнбер
гөл— Зифа иң яраткан тамчыгөл — чәчәкләре авырлы­
гыннан нәзек кенә сабаклары өзелердәй булып сыгылып
утыра. Тумбочка өстендә дарулар, чәе эчелмәгән чынаяк.
Чү, ни хәл бу?! Их, бу ирләрне! Кайсы чынаякка
ясаган бит чәйне, ә! Үзенең бирнә чынаякларын Зифа
яңарак көндәлеккә тота башлаган иде. Күпме сакларга
була, искереп, саргаеп баралар. Әнфис исә шуңа чәй
ясап керткән. Нисаның үз чынаягын кая итте микән?
Хәер, Нисаның үз хәле-хәл, аңарда чынаяк кайгысыдыр
дисеңме...
Авыруның ак тимгел баскан күксел-сары йөзеннән
елмаюга охшаш чалымнар йөгерде:
— Кайттыңмы? Нишләп соң? Синсез ызбаның яме юк.
Чәй дә эчәлми тилмереп яттым! Ир-ат ясаган чәйнең
тәме буламы! Алар юньләп чәй пешерә беләме? Сыек
кына итеп манный да ашыйсым килә.
— Хәзер, Ниса, хәзер, чак кына тын алыйм да...
5- 1.0031.12
129
Нигәдер күңеле нечкәргән иде шул бүген Зифаның.
Гадәттәгечә, аш бүлмәсенә чыгып чапмады. Авыр сулап,
карават янындагы урындыкка килеп утырды. Шешенеб­
рәк торган аякларын сузып җибәрде. Һәм үзе дә көт­
мәгәндә:
— И Нисакаем! — диде. Үзенең бу йомшаклыгыннан
кыенсынып, яшь тулы карашын яшереп, башын тәрәзә
ягына борды. — И Нисакаем!..
Каенсеңлесенә бу ошамады. Сүз башлар-башламас,
гадәтенчә, каршы төште:
— Андый сүзләр сөйләмә миңа! — диде еламсырап. —
Андый сүзләр ишетәсем килми минем. Минем әйбәт
сүзләр генә ишетәсем килә!
Нисаның чарасызлыктан сабый бала сыман көйсез­
ләнеп маташулары ачуга тими иде бүген... Һәм Зифа да
үзен җиңүче итеп хис итә алмый иде. Теләп, сорап
алган бәхетсезлекләре уртактан иде һәва кызларының...
Нисаны аяктан еккан автоһәлакәттә рульдәге Әнфис тә
зыян күргән, аларның икесен дә карау, тәрбияләү эше
бер Зифа иңенә торып калган иде. Бүтәннең бәхетсезлеге сиңа бәхет китермәячәген хатыннар инде аңлаган­
нар, күңелләрендә бер мыскал дошманлык хисе юк, ул
салкын һәм шөкәтсез хис хисапсыз әрнүле көннәрдә,
сызланулы, газаплы төннәрдә инде эрегән, инде җуелган
иде...
Тамчыгөлләр шашып чәчәк аткан бу тын бүлмәдә,
бөтен бу якты дөньяда нибары бер ялгыз хис талпына
иде: йөрәктәге утны эретеп, энҗе яшь тамчысыдай
эркелеп чыккан оялулы үкенеч хисе...
КОМАНДИРОВКА
1
Кичәге көне конференциядә йөреп үтте Рәсимәнең.
Гәзитнең алдагы санына репортаж әзерләргә кушканнар
иде.
Демография
мәсьәләләренә
багышланган
фәнни
җыенда галимнәр, табиблар илдә халык саны кимүе,
сабыйларның аз тууы, ә үлем-китемнең күплеге турында
фикер алыштылар. Арада кызыклы, фәһемле чыгышлар
130
да булмады түгел. Әмма докладчыларның күбесе, мин­
нән киткәнче, иясенә җиткәнче, дигәндәй, дежур, төс­
сез докладларны сибепме-сиптеләр. Нәтиҗәдә, конферен­
ция, гомум алганда, элеккеге партсъездларны хәтерләтә,
һәм аның «оешкан, эшлекле үтүе» хакында гадәти,
чираттагы бер мәкалә әзерләргә туры киләчәк иде.
Редакциягә барып утыру белән, һичнигә карамый,
шуңа тотынырмын дип ниятләде. Балалар бакчасыннан
«уф-пуф» килеп тукталышка чаба үзе, ә башында әлеге
мәкалә кайгысы. Журналистның эшен эш сәгатьләре
белән генә үлчәү мөмкин түгел шул. Аның каләменең
хакиме — уй, ә уй шәхси вакытың белән хисаплашып
тормый, хәтта төнге йокыңны куып, күңел ишекләреңне
шакый.
Җитмәсә, соңга калды. Кызы, биш яшьлек Алинә
бүген йокыдан ук көйсезләнеп уянды. Чирләргә итәме?
Участок педиатрын чакыртырга сәбәп юк кебек: темпе­
ратурасы күтәрелмәгән, ютәл юк, эче китми, димәк,
больничный ачмаячаклар. Гел-гел эштән сорап өйдә
калуы да кыен.
Юл буе тискәреләнде, мыжыды бала: «Бармыйм садикка! Мин садикны яратмыйм! Анда көндез йоклата­
лар. Аида кызыл аш (ягъни, борщ) ашаталар. Минем
кызыл аш ашыйсым килми-и...»
Рәсимә тәрбиячедән сорашып белде, баксаң, Алинә
кичә йокы сәгатендә йокламаган икән, алай гына да
түгел, күршесендә син дә мин йокы симерткән Айратикны кытыклап уяткан, һәм, билгеле инде, аны почмакка
бастырып куйганнар. Кызын салкын паркетта яланаяк
басып торган итеп күз алдына китерде Рәсимә һәм
бүгенге елауларның сәбәбен аңлагандай да булды. Көн­
дез йокларга яратмый шул әллә нишләп! Арый да бел­
ми. Аның каравы, кичен үгетләп торасы юк, башын
мендәргә терәү белән әвен базына китә. Ни хикмәттер,
кызыл чөгендердән әзерләнгән ашларны да күрәлмый, ә
менюда әбәткә тагын винегрет дип язып элгәннәр әнә.
Тик тәрбиячегә «балама чөгендер ашатмагыз, көндез йок­
латмагыз», дип ничек әйтәсең, әйтсәң дә файдасыз,
чөнки аның кул астында кырык ата баласы — һәркайсының көен көйли башласаң!
5*
131
Чишенү бүлмәсендәге тәбәнәк эскәмиягә утырды Рә­
симә, еламсыраган кызын кочагына алды һәм колагына
пышылдады:
— Алинә, телисеңме, мин сиңа бер кызык өйрәтәм?
— Нинди?— Баланың Рәсимәнекенә охшаган яшькелтзәңгәр күзләрендә ихлас кызыксыну чагылды.
— Әйдә, тәрбияче апаны кызык итәбез!
— Ә ничек?!
— Син йокы сәгатендә йоклама, юк, йокларга уйлама
да. Ә Дарья Васильевна керсә, күзләреңне тиз генә йом
да куй! Әйдә ул сине йоклый дип уйласын, ә бит син
йокламыйсың, күзләрең генә йомык. Вәт кызык, әйе
бит!— Әниле-кызлы рәхәтләнеп көлештеләр. — Тик син
башка балаларны уятма, яме, безнең серне беркем
белмәсен!
Йөзе
кояштай
яктырган
сабый,
чәбәкәй
итә-итә
сикергәләп, әнисен озатып калды. Әни кеше, алай да,
түзмәде, тәрбиячегә: «Алинә бүген авырыбрак тора, ашар­
га теләмәсә, кыстамасагыз иде», — дип әйтеп китмичә
булдыралмады.
Бакчага йөри башлауларына дүрт ел, кызы да үсте
инде хәзер, тик һаман шушы аерылуларга күнегә алмый
Рәсимә, юк. Йөрәгенең бер кисәген йолкып өзеп, карт
чаганнар уратып алган шушы тәбәнәк кенә ак кирпеч
бинада калдырып киткән кебек. Эштә, мең мәшәкать
басып, онытыла төшә-төшүен, әмма аңның бер почма­
гында: «Әле балам нишли микән? Ач түгелме, өшемиме,
тирләмәдеме,
егылмады-абынмадымы,
өс-башы
пөхтәме
икән?» — дигән тынгысыз уйлар, кайда гына булсаң да,
ниләр генә эшләсәң дә, тәүлек әйләнәсенә уяу.
Эштә дә Рәсимәне сюрприз көткән. Соңга калганны
күрмәсеннәр дип, ашыга-кабалана бүлмәсенә узган гына
иде, Рушана Зәкиевна пәйда булды. Секретарь ханым
кергән саен берәр яңалык, кызык, һич югы яңа гайбәт
сөйләми калмый. Редакциянең колагы дисәң дә мөмкин
инде, һәрнәрсәдән хәбәрдар, барысын да белә. Холкы
шар кебек йомры — үзенә беркайчан зыян-зәүрәт тидер­
мәячәк, ничә баш мөхәррир алышынды инде, ә Рушана
Зәкиевна булды, бар һәм булачак. Тик, ни генә димә,
аның белән сөйләшүе күңелле, аралашуы җиңел. Рәсимә
бу юлы да, берәр хәбәр ишетергә өметләнеп, алтын
132
тешле, кызыл иннекле авызга карады. Ләкин бүген
секретарьның йөзеннән һични аңларлык түгел, димәк, я
ашыга, я бернәрсә дә белми. Коры гына: «Рәсимә, сине
шеф чакыра», — дип, чыгып та китте.
Иртән иртүк йөзенә хәстәрлекле арыганлык кунган
баш мөхәррир телефоннан сөйләшә иде. Рәсимәнең күз
карашы планерка саен күреп өйрәнгән озын өстәл, китап-журнал тулы шкафларга түгел, ирексездән, Фирүзә
Сәлимовнаның киеменә төште. Мөхәррир ханым гел
генә пөхтә, ыспай киенә, ә бу яңа эшлекле костюмы
бигрәк килешә иде үзенә. Рәсимә, ручка белән блокно­
тын төшереп җибәргәндәй итеп, идәнгә иелде: туфлиләре дә костюм төсенә туры китереп, зәвык белән
сайланган, тел-теш тидерерлек түгел иде. Ниһаять, теле­
фон әңгәмәсе тәмамланды.
—
Рәсимә, хәлләрең ничек?— дип, күзлек өстеннән
аңа карады Фирүзә Сәлимовна. — Конференциядә бул­
дыңмы? Ничек, ошадымы? Материалны бүгенгә өлгертәм дисеңме? Һмм... Ашыкмасаң да була, Рәсимә. Шушы
темага кагылышлы тагын бер эш килеп чыкты, икесен
бер баш астында биргәндә отышлы булачак. Дөрес, бу
Саниянең инициативасы иде, тик ул авырып киткән,
иртән шалтыратты.
«Командировка!» — дип кәефе кырылып уйлады
Рәсимә. Ну бу Саниянең гадәте! «Ботканы пешерүенпешерә», тик эш ахыр чиктә башкалар иңенә кала да
куя! Кыскасы, Санияләрнең күрше генә авылында ун
балалы гаилә яши икән. Сания алар хакында сурәтләмә
әзерләргә җыенган булган. «Геройларга», ягъни «языла­
чак» кешеләргә хәбәр ителгән, авыл хакимиятендә белә­
ләр, көтәләр, командировка көнен үзгәртү мөмкин түгел
икән...
Шулай итеп, командировкага юлланырга туры килде
Рәсимәгә. Әлбәттә, сылтау табып, бармый калырга да
мөмкин иде. Ләкин бүген ире Ришатның ял көне, бак­
чадан баланы ул алып кайта ала. Аннан атна азагында
отгул сорап, баш иеп тагын шушы кабинетка керәсе
бар — авылдан әнисе: «Кызым, бу җомга әбизәтелне
кайтыгыз, бәрәңге утыртырга сабанчылар белештем», —
дип телеграмма суккан. Аларда бәрәңге элеккечә, өмә
ясап, ат, сука белән утырталар. Юлга чыкканчы, өйгә
133
кагылып, Ришатны кисәтеп чыгасы гына. Ярар, юл
йөрергә ярата Рәсимә, командировочный да була, аванс­
ка кадәр ерак, ике йөз тәңкә бер атна ипи-сөткә җитә
бит әле ул...
Редакциянең соры төстәге, искерә төшкән «Волга»сы
Тынычлык урамындагы дүрт катлы бина каршына килеп
туктады. Төзелеш училищесы тулай торагының иң югары
дүртенче катын матбутат өлкәсендә эшләүчеләр били.
Аларның күпчелеге — гаиләлеләр, яшьләр, авылдан килү­
челәр — шәһәр пропискасы, эш урыны, яшәр почмак
булуга шөкер итеп көн күрәләр. Иң мөһиме — кеше
өстендә түгел, очсыз. Мәскәү генә түгел, Уфаның да
«күз яшьләренә исе китми» — фатирга керим дисәң,
айлык эш хакың да җитмәс, фатир сатып алу хакында
исә хыялланырга гына кала.
Машинадан уртача буйлы, утыз яшьләр тирәсендәге,
күрер күзгә сөйкемле генә, чәчен соңгы мода буенча
кып-кыска итеп кистергән яшь ханым төште. Йөзендә
яшьлеккә
генә
хас
ашкынулы-ашьпулы
күтәренкелек,
шул ук вакытта маңгаена, ирен читләренә сизелер-сизелмәс нечкә челтәрдәй борчылу ятьмәсе дә сарылган. Без­
нең Рәсимәбез иде бу. Ике баскычны бер атлап, ул
бүлмәсенә ашыкты. Коридорда ремонт бара, идән тулы
акбур тузаны, стеналардан куптарылган иске буяу кан­
тарлары. Пычранмас өчен, джинсы чалбарының клеш
балакларын кайтарып куярга туры килде.
Ришат уянмаган иде әле. Җәйгәч, бүлмәнең яртысын
диярлек биләгән диванга аркылы төшеп йокы симертә.
Иртәнге уннарда гына кайтып ята, янгын сүндерүче ул.
Тәүлек эшләп, өчне ял итә. Ял көннәрендә каравылга да
йөри. Шуңа да, баланы бакчага илтү-алып кайту, гадәттә,
Рәсимә өстендә. Бүген бу эш Ришатка кала инде. Уятыр­
га жәлләде, аңлатып язу язып, аш өстәленә куеп китәргә
туры килде.
...һәм, ниһаять, алар юлда. Марат абый — өлкән
яшьтәге, тәҗрибәле шофер — машина йөзеп кенә бара.
Арттагы урынга чүмәшкән Рәсимә һаман кызы өчен
хафаланды. Сүзендә тора белмәгән коллегасы Санияне
эченнән генә тиргәде, өстәмә эш йөкләгән Фирүзә Сәлимовнага үпкә кабартты. Ләкин берни кылыр хәл юк,
алдагысын уйларга кирәк. Сумкасыннан блокнотын чы134
гарды. Тәк... Чияле авылы. Фәтхуллиннар. Мәрьям апа,
илле биш яшь, Әсгать абый, алтмыш яшь. Ун бала.
Кызык, барысының да исеме «Ил»гә башлана. Иң өлкә­
ненә — утыз, төпчекләренә биш яшь. Ун баланы ничек
үстермәк кирәк тә, ашарга, киенергә, укытырга каян
җиткермәк кирәк? Элек ярый инде, өй рәтеннән ишле
бала булган, ә хәзер икенчене табарга да бик атлыгып
тормый хатыннар...
Рәсимә
машина
тәрәзәсеннән
тышка
күз
салды.
Иртәнге болытларны көньяктан искән җылы җил куып
тараткан.
Буй
урманнардагы
яшь
тупыл-каеннарның
тузанланырга
өлгермәгән
нәфис
яфракларына
кунып,
кояш нурлары уйный... «Баргач, күз күрер әле, — дип
уйлады журналист ханым, — ә хәзергә зиһенгә бер сорау
да килми...»
■2.•..
Мәрьям апаны тик торганда силсәвиткә чакыртты­
лар. «Нигә икән?» — дигән борчу юл буена тынгы
бирмәде аңа. Юл пычрак, баткак. Атнага якын утырып
яугач ни! Кайчандыр таш җәеп күтәртелеп тә, вакыт үтү
белән, карау тимәгәнлектән, басылып, беленер-беленмәс
кенә калган урта юл — кара ләпек. Койма буйларында
ни кодрәт беләндер үсеп маташкан бәбкә үләннәре генә
анда-санда яшәреп угыра. Мәрьям апа читкә чыгып, кой­
ма такталарына тотына-тотына, бата-чума үзәккә таба
атлады. Быел күп балалы гаиләләр елы дип тә бик сөй­
лиләр, әллә, Ходаем, берәр пособие-фәлән бирмәкчеләр
микән, дигән өмет тә юк түгел күңел төбендә. Вак-төяк
йомыш булса, әйтеп кенә җибәрерләр иде.
Хакимияттә иртәгә Уфадан алар хакында язарга жур­
налист киләчәген әйтеп өнсез калдырдылар. «Журна­
лист? Нигә килә?» — «Нинди ел икәнен беләсең лә
инде, Мәрьям апа», «Син быел артистлардан да билге­
лерәк булачаксың әле», — диеште андагы кызлар. Бу
яшьләр нәрсә әйтә ала инде, их, Наҗия, хакимият баш­
лыгы үзе, булмады, районга киткән. Киңәш-табыш итәргә
беркем юк! «Ул хәтле кайгырмасана, Мәрьям апа, һәр
балаң хакында бер җөмлә әйтсәң дә, гәзит бите тула
135
бит», — дип, ваемсыз көлешеп озатып калдылар аны.
Артыннан сәркатип кыз куып җитеп, колагына пышыл­
дады: «Апа, Наҗия Гариповна әйтергә кушты, ни, авыл,
колхоз хәлләре хакында артык сүз ычкындырмасын,
диде». «Наҗиянең үзен күрәсе иде дә»... — дип таркау гына
сөйләнде Мәрьям. «Ярар, ярар», — дип өстәде аннан,
кызның җавап көтүен күреп.
Я, Хода! Аның үз гомерендә бер тере журналист
күргәне юк. Җитмәсә, иртәгә килә, ди. Ниләр сөйләр,
ничекләр каршылар? Әле иртән генә, атна азагына бә­
рәңге утыртып булмасмы, училищеда укучы кызлары
кайтса, сарык өсләре дә алынмасмы, диебрәк торган
кешегә
бу
мәшәкатьләр
инде
бик
вак,
җиңел,
әһәмиятсез тоелды — ел да эшләнә торган эшләр лә! Ә
бу яңа борчута ул ничек карарга, ничек әзерләнергә,
кайсы баштан тотынырга да белми. Журналист... Нинди
микән, кем микән ул? Гаилә турында язарга килгәч, үзе
дә гаиләле, дөнья күргән олпат кешедер инде, мөгаен.
Болай кинәт булуы гына әллә ничек... Кеше киләсе
булгач, йорт-ихата тирәсен караштырырга, әзерләнергә
кирәк ләбаса. Әл дә әле эш вакыты, я печән өсте тү­
гел. Кая соң, Илүсә белән Илнара! Менә алар пешерерләр-төшерерләр, үзенең кулына да тимәс иде дә бит...
Киң урамның ике ягындагы эреле-ваклы йортларның
караңгы булып күренгән тәрәзәләре: «Инде нишләрсең,
Мәрьям түти?» — дигәндәй, аңа кызганып карыйлар кебек,
очраган һәр кеше аларга иртәгә журналист киләчәген
беләләр иде сыман. Юлда ул беркем белән дә ачылып
сөйләшеп тормады. Хәер, аптырамадылар, ахры, гомердә
дә, вакытын кая куярга белми, биләмдә йөргәне бул­
мады аның.
Билгесезлек кадәр зарыктыргыч нәрсә бар микән?
Әйтерсең лә, Мәрьям апага таба галәмәт зур поездмы,
машинамы якынлаша, читкә тайпылырга чара юк, бары
тик ни буласын көтәргә кала. Көтү хисенең авырлыгын
бердәнбер ысул белән — эшләп, эшкә чумып кына җиңе­
ләйтү мөмкин иде кебек. Кайтып керү белән он иләде,
ипи башы ясады. Кичә салганнан ике икмәк бар, тик
кеше киләсе булгач, ул гына җитмәс. Мәктәптән кайт­
кан Илмира белән Илфйрага өй җыештырырга, алтынчы
сыйныф укучысы Илнурга верандадагы итекләрне юып,
136
тезеп куярга кушты. Илдарга, иркә төпчек малайга гына
җитмәде эш. Ул токмач баскан әнисе янында уралды.
Мыш-мыш килеп идән юып азапланган Илмирага карап:
«Их, Илүсәм белән Илнарам өйдә чак булса!» — дип
тагын уйлап алды Мәрьям апа. Алар район үзәгендә
берсе пешекчегә, берсе тегүчегә укыйлар, ялга гына кай­
талар. Я, ярар, бәләкәй кызларга дә эшкә өйрәнергә
вакыт. Алар яшендә апаларына эш күбрәк төшә иде әле.
Әтиләре төнсез кайтып кермәс. Чәчү өстендә тынгы
юк инде аңа, пенсиядә дип тормыйлар, бригадир көн дә
эшкә дәшә. Авыл тулы яшьләр, ә тракторга утырырга
кеше юк, аптырарсың. Уч тутырып акча түләмәсә дә,
колхоз көзен икмәген, саламын бирә бит. Ә акча төсен,
дөресен генә әйткәндә, пенсиягә чыккач кына күрә баш­
ладылар...
Кичкелеккә
өй
җыештырылган,
тәрәзә
пәрдәләре
юып, киптереп, үтүкләп киредән эленгән, көтү каршы
алынып, ике сыер савылып, каймак аертылган, сепарат
юылган, кош-корт курага ябылган, әтиләре кайтуга газ
плитәсендә бер чиләк су җылытылган иде. Әсгать абый
кайтып, юынып алгач, җиде җан бер өстәл тирәсенә
җыелдылар. Сөткә изгән, мул итеп каймак салынган
бәрәңге боткасы яшел суган белән бик тәмле булды, ялт
итеп калды. Савыт-сабаны юып, йокларга ятканда шә­
фәкъ кызылы сүрелгән иде инде. Балалар көндәгечә
капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырмадылар, Әсгать
абый да бүген телевизор кабызмады. Өй эче тып-тын:
ишле гаилә тын калып, сагаеп иртәгәсе көнне көтә иде.
3
Мәрьям апа, арыса да, озак кына йоклый алмый
изаланды. «Безнең хакта нәрсә язарлар соң?» дигән уй
тынгы бирми генә бит! Гәзит битенә башкалар сокла­
нырлык, үрнәк алырлык, мактауга лаек кешеләрне мен­
дерәләр. Ә алар... төс-башка, җыр-биюгә, уку ягына да
уртача дигәндәй... Кеше арасында бик үк артта сөйрәлмәсәләр дә, һайт-һайтлап алдан да чапмыйлар. Бер Илмирләре генә сурәт төшерергә оста булып, укытучысы
да кыстагач, Уфага рәсем мәктәбенә илттеләр...
137
Мәрьям
апаның
көндезге
дулкынлануы,
каушавы
инде басылган, сабыр канатлары ныгынган иде. Һай, ул
сабырлык! Әл дә ул бар. Аптырап, ни кылырга да бел­
мәгән мәлләр бик күп тормышта. Күңел савытың тулып
чайпалырга җитешкәндә, бердәнбер таяныч — сабырлык.
Үтәр әле дисең, алда яхшырак булыр, дип өмет итәсең
һәм, чыннан да, авырлыктан соң җиңеллек килә, ишеп
яуган яңгырдан соң ялтырап кояш чыга.
Үзе белгән догаларны укып, әрвахларга багышлады,
аннан һәр баласын исемләп әйтеп, Ходайдан һәрберсенә
тән сәламәтлеге, җан тынычлыгы теләде. Илфир белән
Илгизәсенең үз дөньялары инде, алар өчен бик борчыл­
мый. Менә көзгә, Аллаһ бирсә, армиядән Илшат кайтып
төшәр, аны урнаштырырга... Илүсә белән Илнара җитеп
киләләр, җыйнак кына булса да бирнә хәстәрләргә...
Илүсәсе үткер телле, «Әни, безнең гаиләдән кәләш
алырга да, кияүгә килергә дә куркырлар, әйе бит?» —
дигән була. «Бәхетегез булсын, кызым, — дип җаваплый
Мәрьям апа. — Бүген беркемнең дә ачтан егылып үлгәне
юк. Без үскәндә, ипине сандыкка бикләп тоталар, шикәр
бәйрәмдә генә эләгә иде. Ә хәзер! Ике көнгә бер мич
тутырып ипи сал, бакча тулы бәрәңге, абзарда ике сые­
рың мөгрәп торсын — әкәмәт ләса! Тик тәртип кирәк,
бәхет башы — тәртиптә, тәртипле йөрегез берүк!»
Уй йомгагы, бер сүтелә башласа, тотып тыярмын
димә, ашыга-ашыга, әллә кайчан булган үткәннәргә тәгә­
рәде дә китте.
Алар үзләре алты кыз үстеләр. Әтиләре, сугыштан
контужен кайткан Тимерҗан агай, малае юклыкка бик
кимсенә, ояла иде. Уңган, алтын куллы кеше иде, мәр­
хүм, әмма төшереп алса, әниләрен битәрләүдән туймады.
«Елки-палки (бу сүзне ул, исерсә, җөмлә саен кабатлый
иде), син, бер малай алып кайта белмәдең! Эшкинмәгән
син, елки-палки! Кеше хатыннары әнә бишне таба!
Безнең нәселне наследниксыз иттең!— Сугуын-сукмый,
тик кечерәк кабак дәүмәлле йодрык бөршәеп, кечерәеп
калган хатынның баш очында уйнапмы-уйный. — Вчү,
аерылам! Талак! Яшә әнә алты кызың белән!» Һәм
сүзендә дә торды. Бер тол хатынга йортка кереп ике-өч
ел яшәп тә алды. Ни хикмәт, теге бичәсе дә аңа ике
кыз бала бүләк итте. Ахырда әтиләре үзләренә урап
138
кайтты. Гайрәте, усаллыгы басыла төшсә дә, теле һаман
зәһәр иде. Үләргә яткан көннәрендә төпчеге Мәрьямне
чакырып, елый-елый, үлем исереклеген җиңеп, васыятен
әйтте: «Кызым, малай тап, яме, кызым! Күпме табалсаң,
шулкадәр тап! Кияүне минем кебек наследниксыз итмә,
елки-палки, матри, кызый!»
Төпчек кыз, җитмешкә җитеп килгән әнисен жәлләп,
кияүгә чыгарга ашыкмады. Йөргән генә кешесе дә
булмады. Инде егермедән узгач, яшьтәшләреннән берүзе
калгач,
каз
өмәләре чорында,
кичкырын,
әти-әнисен
ияртеп, аларга Әсгать килеп керде. Пирчәткә бәйләп
утырган кыз, кыргый болан сизгерлеге белән, эшне аң­
лап, сикереп торды, йөзенә шаулап кан бәрде.
Җидене тәмамлагач, кызның башкача укырга мөмкин­
леге булмады, сарык фермасына эшкә керде. Егет исә
район үзәгенә йөреп тракторга укыган, алдынгы меха­
низатор. Ул заманда тракторчыларның авторитет зур.
Очрашканда Әсгатьнең текәлеп-текәләп карауларын сиз­
сә дә, Мәрьям үзен аңардан ким саный, тәртипле, акыл­
лы бу егет аңа гыйшык тотар дип, уена да кереп
чыкмый иде.
— Атасына карап улын сайла, анасына карап кызын
сайла, — диде булачак биатай кеше. — Сабырлыкта, уң­
ганлыкта авылда сиңа чыгучы юк, Галимә, кызларың —
тач үзең. Безнең малай да кеше арасында төшеп
калганнардан түгел...
Шунда әнисе елап җибәргән иде. Төпчек кызының
да никах сәгате сугуын аңлаган, инде ялгыз калачагын
уйлаган карчык тәмам җебеп төште.
— Үзеннән сорагыз... — диде мышык-мышык килеп, —
мин нәрсә әйтәләм, әнә, үзеннән сорагыз...
Зәңгәр җирлеккә эре кызыл мәкләр төшкән чаршау
артына качкан, йөрәге дарсылдап типкән Мәрьямнең
тавыш-тыны чыкмады...
Бер атна дигәндә, кызыл чәчәкле чаршау ишеннән
тегелгән
чыбылдык
Әсгатьләр
өенең
бер
почмагына
барып кунды, яшереп кенә никах укытылды. Сугымнар
үткәч, туен да туйладылар.
Төшкән нигезенә тәү көннән үк таш булып батты
Мәрьям. Эшләп туя белмәде. Бианасы да әйбәт булды,
мәрхүмә. Унбиш ел бергә яшәп, бер кыек-мыек сүзе
139
ишетелмәде. Мәрьям беренче дүрт-биш елда, нишләптер,
авырга узалмады. Берәү булса, киленен сүзләп бетерәлмәс иде. Ул елларда ниләр кичергәнен үзе генә белә
Мәрьям. Һәр шаяру, һәр саксыз әйтелгән сүз янган
йөрәгенә агулы уктай кадала. Әсгате кайчан бу хакта
сүз кузгатыр да, шушы якты, бәхетле дөньясы кайчан
җимерелеп төшәр инде дип коты оча...
Хастаханәдән сау-сәламәтсең дип кайтардылар, белем­
че, имче карчыклар төрлесе төрле сүз сөйләде. Аннан,
кемнеңдер киңәше белән бер мулла бабайга барды. Ул
ниләрдер укып өшкерде-төшкерде, көн дә кич яткач
укырсың дип, ике-өч юллык дога ятлатты, «Барысы да
Ходай гыйлеме белән, кайгырма», — дип юатты. Шул
бабайдан кайткан көнне гаҗәеп төш күрде Мәрьям. Иха­
таларында йөреп ята, имеш. Караса, йорт түбәләренә
күз күрмәгән матур кош кунган. Каурыйлары елык-елык
елтырый, ә күзләре хас та кешенеке төсле инде менә.
Киерелеп, кагына башлады теге кош, кагынган саен
алтын каурыйлары җиргә коела, имеш. И җыйды кау­
рыйларны, Мәрьям, и җыйды, ике учы тулды... Төшне
бианасына сөйләгән иде, сөенеп бетә алмады карчык,
«Бәхет төше күргәнсең, килен, берүк кешегә сөйли күр­
мә, күз тияр», — диде. Ә ярты елдан балык ашыйсы кил­
де Мәрьямнең. Кибеткә мичкәсе белән кайткан балыкны
авыз итүдән генә тансыгы канмады. Елга балыгы кирәк
иде аңа: елга балыгын үзе чистартып, үзе пешереп
ашарга кирәк! Әсгать, малайлардан кармак сорап алып,
буага төшеп китте һәм чәнчә бармак зурлыгы гына
дистә чабак тотып кайтты. Иреннәрен ялый-ялый балык
тазарткан киленгә бианасы бер генә карады һәм уйла­
ганын кычкырып әйтте: «Малай булыр микән ни?» Чын­
нан да, тагын ярты елдан бианай карчык кечкенә
миннекне җилпи-җилпи, иң төпчек улының иң беренче
малаен мунча кертә иде:
Әтәң кискән утын түгел,
Инәц яккан мунча түгел,
Аю-бүре баласы,
Имәндәй нык бул, каендай ак бул,
Көндез уйна, төнлә йокла,
Әтәле-инәле, алтын канатлы б у л ! . .
140
Авыл хатыннары чиратлашып район юлын таптаган­
да, Мәрьям ике-өч ел саен бәбәй тапты. Декрет дигән
нәрсә юк, ике айдан эшкә әйтә башлыйлар. Балаларны
бианасы карашты. Үзе дә җидене табып үстергән кеше
килененең хәлен белә, аңлый иде. Соңгы ике-өч елында
аяксыз калып түр башында утырганда да, эшкә чыгып
киткән киленнең күңеле тыныч иде, ни дисәң дә, өйдә
күз-колак бар, бәллүдәгесенең ипи чәйнәп салынган чүп­
рәк имезлеге төшсә, алып каптырырга өлкән кеше бар.
Бишне табармын, я алтыны дип уйлый иде Мәрьям.
Тик ул әнисеннән дә, бианасыннан да уздырды. Әмма
күпсенергә рөхсәт итмәде үзенә, «Нигә бу кадәр интегәм
әле мин?» дигән уйны күңел капкасыннан да үткәрмәде.
Үзең теләп, үзең сорап алган йөкне хәзер бар көчеңне
салып тартырга кирәк иде.
Туйда, ашта утырганда ят кешеләр, белеп калсалар,
аны я жәллиләр, я аптырап карыйлар, я астыртын гына
көләләр. Сораша башласалар, ул дәшми калуны хуп
күрә. Иң тирән, иң яшерен, кадерле кичерешләренә
беркемне якын җибәрми -- барыбер аңламаячаклар!
«Авырмы, кыенмы?» — диләр. Я, әйтегез, кемгә җиңел,
кем рәхәт кенә чигә бу дөньяда? Әнә күршедә гомерен
ялгыз яшәп саргайган Миңҗиһан карчык интекмиме?
Байлык дип, көн-төн нәфсесе артыннан чапкан югары
як күршесе Шамилләрнең бер кайгысы да юкмы? Һәр­
кемнең үзенә генә тәгаенләнгән йөге бар бу дөньяда.
Аның йөге — ун алтын чырагы, ун сабые... Тугызар ай
күкрәк астында күтәрү, хәләл сөтеңне ике яшькәчә
имезү, чирләсәләр, керфек тә какмый үткәргән йокысыз
төннәр... Һай, уйласа-аң... «Курыкмыйсыңмы?» — диләр...
Кем курыкмый? «Бәндәнең үз ризыгы» диюләре хактыр.
Ризыгың өзелсә, өстәлең сый-нигъмәттән сыгылып тор­
сын — тамагыңнан валчык та үтми. Алдагысы үзебезнең
кулда кебек тоелса да, алай түгел шул, түгел... Бетмәстөкәнмәс мәшәкатьтә үткән тынгысыз еллардан Мәрьям
апа алган акыл бер: язмышыңа төшкәнгә сабырлык
белән түзәргә дә, сиңа йөкләнгән йөкне кулыңнан кил­
гәнчә, намус белән күтәрергә.
Илле биш яшь аңа быел... Яшәлмәгән дә кебек...
Илле биш ел — төнлә күргән якты бер төш кебек кенә.
Тынычлыкта, татулыкта яшәгәнгә сизелмәгәндерме?
141
Холыксыз ата белән үскән, тупас, усал сүздән җаны
бизгән Мәрьям Әсгатьнең әйбәтлегенә гел-гел рәхмәтле
булып, кадерен белеп яшәде.
Урамдагы уттан төшкән яктыдан кече як яп-якты
иде. Әсгатьнең йокысы шундый тыныч! Көрәктәй кул­
ларын кушырып яңак астына куйган. Кыяфәтенә карап,
һич тә ун бала атасы дип уйламассың. Күңеле яхшы­
лыкта аның. Андыйлар тиз картаймый. Зәһәрләр генә үз
ачуына үзе тончыга... Исән булсын берүк, сау булсын.
Утыз биш ел бергә яшәп, ул хатыныннан ир-ат эшен
эшләтмәде: печән чаптырмады, мал каратмады, капчык
күтәргәндә, «икенче башын син тот», дип хәйләләшмәде.
Юкса, ун баланы өзлекмичә, аяктан егылмыйча ничек
күтәрер идең!
Өч-дүрт сәгать йокы эләктеме-юкмы, торырга вакыт
җитте. Көн матур булмакчы, аязга борылмакчы иде
бүген. Ике сыерны савып, җиде-сигез сарыкны көтүгә
куып, кош-кортка җим салып өйгә керде. Әсгать тә
торып, чәй куеп җибәргән иде. Ул сыер «тәбикмәкләрен»
җыештырып, тирескә түгеп кергәнче, Мәрьям апа аның
кыр сумкасын тутырды. Бүген әбәткә, кеше киләсе
булгач, өйгә кайтыр, тик шулай да уннарда-унберләрдә
тамагы ачар дип, каймак ягылган ике телем ипи, шешә
белән катык, өч-дүрт йомырка, суган салды. Аннан уку­
чыларны уятты. Бергәләп иртәнге чәйне эчтеләр, һәм
йорт тагын бушап, тынып калды. Кайсы көннәрне
Мәрьям апа иртәнге якта черем итеп ала, тик бүтен ипи
басасы, кунак каршыларга әзерләнәсе бар. Олы якка
кереп, Илдарны гына искә алып чыгар да.
Аяк-кулларын
як-якка
ташлап
рәхәтләнеп
йоклап
яткан төпчегенең юрганын әйбәтләп япты, әтисенекенә
охшаган
кап-кара
чәчләреннән
сыйпады.
Ирексездән,
хәтерендә шушы бала өчен алты ел элек ничек «көрәшү»ләре яңарды.
Район үзәгенә исәпкә басарга баргач, ак халат итә­
геннән кояшта янган матур балтырлары күренеп торган
яшь, чибәр табибә кыз тегеләй үлчәгән, болай караган
булды да:
—
Фәтхуллина, мин сезгә абортка барырга тәкъдим
итәм! — диде.
142
Элеккеге табиблардан мондый сүз ишеткәне юк иде
Мәрьям апаның, аптырап калды.
— Кан басымыгыз югары, яшегез олы, иллене куганда,
нинди бала табу, ди! Сезгә үзегез хакында уйларга,
үзегезне кайгыртырга кирәк. Сезнең тугыз балагыз бар
бит инде, җитмимени? — Табибә кәгазьләр сузды. — Менә
бу анализларны тапшырыгыз да, ун көннән килерсез.
— Нигә?!
— Сез, апа, кичә генә тудыгызмы әллә? Әйттем бит,
абортка, пока срок үткәнче!
Өстәлдә кайчы ята иде. Каян башы эшләгәндер,
Мәрьям шул кайчыны кызга сузды: «Мәле, сеңлем». «Бу
хатын «тегеләйрәк», ахры» — дип, шикләнеп кенә алды
табибә.
— Кис бер бармагыңны! — диде Мәрьям усал итеп.—
Кис, кайсысы кирәкми? Берсен киссәң, әле тугызы кала
бит!
Нәфис нечкә бармаклар шунда ук язылып, углы кисәүтә пешкәндәй, кайчыны идәнгә атып бәрделәр. Чыгы­
рыннан чыгып:
— Мин аңа әйбәткә әйтәм тагы! — дип кычкырды. —
Күземә күренмәгез! Чыгып китегез! Тизрәк!
Бер айдан тагын килгәндә, бәхеткә каршы, яшь кыз,
кияүгә чыгып, икенче районга күчеп киткән иде...
4
Район хакимиятенә, элемтә бүлекчәсенә кереп, гәзит­
кә язылуның ничек баруын белешеп йөргәнче, төш
вакытлары җитте. Арытты, ачыктырды. Җитмәсә, ашы­
гып, буталанып, юлга акча алырга да оныткан. Чияле
авыл хакимиятеннән күңелсезләнеп урап чыкты Рәсимә.
Телефоннан сөйләшенгәнчә, аны көтеп торырга тиешле
башлыкны,
имештер,
ашыгыч
районга
чакыртканнар,
секретарь әбәткә кайтып киткән. Әл дә күрше бүлмәдәге
бухгалтерларның түгәрәк пичәте булып, юл кәгазьлә­
ренең эшен бетерә алды. «Заманалар үзгәрде шул, —
дип нәтиҗә ясады Рәсимә. — Журналистларны элек
кенә кайда да күтәреп дигәндәй алалар, өрмәгән җиргә
утыртмыйлар иде. Гәзит сүзенең абруе төште хәзер,
төште...»
143
Дуслык урамы, 7нче санлы йортны эзләп киттеләр.
Җәяү. Машина үзәк мәйдандагы асфальт «утравы»нда
калды. Аяктагы туфлиләр, мәте ябышып, чабата кыяфә­
тенә керде, киемгә пычрак чәчрәде. Идарәдә кирәкле
урамны өйрәтеп җибәрсәләр дә, мәктәптән кайтып бару­
чы өч-дүрт малайдан да сорадылар:
— Малайлар, Дуслык урамы кайдарак ул? — Тегеләр,
бер-берсенә карашып, җилкә җыердылар.
— Фәтхуллинарны белмисезме, кайда торалар?
-- Ә-ә, Илнурлармыни? Түбән урамда бит алар! Әнә,
теге икенче тыкрыктан аска таба, зәңгәр коймалы өй!
Йортларга урам исеме, йорт номерлары язып эленсә
дә, бу малайларга «Дуслык», «Кояшлы», «Азатлык» кебек
рәсми исемнәр бар ни дә юк ни иде, ахры.
Эзләгән йорт уртача, гадәти бер авыл өе булып чык­
ты. Яшелгә буялган штакет капканы ачып, ихатага
үттеләр. Егерме-утыз еллар элек өелгән бүрәнәләрнең
арасы балчык белән сыланып, акбур белән агартылган.
Сул якта яңарак казылып, түтәлләр ясалган яшелчә
бакчасы, арырак уртакул абзар, уңда мунча күренә.
Рәсимә,
гаҗәпсенеп,
зәңгәр
капкачлы
тәрәзәләргә
карады. Нишләп бер тавыш-тын да юк? Ялгыш килде­
ләрме әллә? Ә-ә, күтәрмәгә тулырак кына гәүдәле мөла­
ем бер апа чыгып басып, аларны көтә әнә. Гади генә,
чәчәкле
халаттан,
ак
ситсы
яулыктан,
алъяпкычтан,
аягында оекбашлар.
— Исәнмесез, саумысыз, Мәрьям апа сез буласызмы?
— Мин, мин... Уфа кунакларымы? Әйдүк. Иртәдән
бирле көтәбез сезне!
Марат абый белән Рәсимә, аяк савытларын салып,
күп юудан сөяктәй шомарган такталарга басып, веранда
аша өйгә уздылар.
— Башка кеше юкмы? Үзегез генәме? — дип, аптырагандайрак сорап куйды Мәрьям апа. Журналистның
Илүсәсе яшендәге япь-яшь кыз булып чыгуы көтелмәгән
хәл иде аның өчен, шулай да ул үзен бик тиз кулга
алып өлгерде.
Рәсимә дә югалыбрак калды. Өй тулы бала-чага шаушуы урынына аны әнисенең итәгенә тотынган кара
башлы малай гына каршылады. Уңайсыз тынлыкны ер­
тып, Мәрьям апа кунакларны түр якка әйдәде.
144
Түр як, кече як кебек үк, бик тыйнак. Ике як стена
буйлап икешәр тимер карават тора, аларга кабартып
мендәрләр өелгән, түрдә яшькелт-соры диван, аның өс­
тендә ике тәрәзә арасында дүртпочмаклы көзге. Ишек­
тән керү белән сул кулда савыт-саба тезелгән сервант
өстендә өч-дүрт чемодан, уң почмактагы өстәлдә «Рекорд»
телевизоры, берничә урындык — бар җиһаз шул. Бу
гадилек башта ничектер каушатса да, аннан ияләнә
төшәсең. Гади генә челтәрләрдән, вак яшькелт бизәкле
пәрдәләрдән, аксыл-соргылт бүрәнәләрдән, сары буяуга
буялып, уртага ике буй тар палас җәелгән идәннән, төсе
уңа төшкән карават япмаларыннан тәнкыйтьчел, нәфес­
ле күз бер кер, бер чүп, бер тузан тапмыйча, ниһаять,
тынычланып кала. Марат абый, тәмәке тартып керәм
дип, тышка чыгып китте. Катлаулы, буталчык беренче
тәэсирләрен ипкә китерергә тырышып, Рәсимә сумка­
сыннан блокнот-ручка алды.
—
Калганнар кая соң, Мәрьям апа? — Беренче сорау
шулай яңгырады.
Апаның иң олы улы белән кызының үз гаиләләре
бар, алар читтә яшиләр икән инде. Илшат — армиядә,
Илүсә, Илнара районда училищеда укыйлар, ялга гына
кайталар. Илмир рәсемгә оста булып чыккан, аны Уфага
интернатка укырга биргәннәр. Илмира, Илфира, Илнур
әле мәктәптәләр икән. Әтиләре басуда, эштә. Әнисенә
елышып кына торган малай исә — төпчекләре. Илдар
исемле икән...
Мәрьям апа Рәсимәнең сорауларына ашыкмый гына,
төгәл итеп җавап бирә барды. Мактанмады, зарланмады.
Шешенебрәк торган кулларын кушырып тезләренә куй­
ган. Бераз авыррак, сабыр, сагаюлы игътибарлы караш.
Ялагайлану, ярарга тырышу да, масаеп, әллә кем булып
кылану да юк. Ничек бар, шулай тота үзен. Ничек бар,
шулай җавап бирә. Һәм бу сирәк табигыйлык бернинди
артык-портык,
җиңел-җилпе
сорауларга
юл
куймый.
Аның акыллы сабырлыгын тормышның бер каршылыгы
да кымшата алмагандыр төсле. Сорауларның хәйләкәре
дә, усалы да бу сабырлык кыршавын җимерәлмәячәк.
...Рәсимә «җиңелүен» сизде. Мәрьям апаның күңеленә
үтеп керә алмаячак иде ул. Шартласа да, ул аны ниләр
борчыганын, нигә шатланганын белә, иң кадерле истә­
145
лекләрен сөйләтә алмаячак. Бердән, арада озын-озак
егерме биш яшь, икенчедән, алар — икесе ике дөнья
кешесе. Авылда туса да, шәһәрнең ялтыравык тормы­
шына әсәрләнгән, эш белән гаилә арасында бәргәләнгән
Рәсимә һәм ун бала табып үстергән, кечкенә өеннән бер­
кая чыкмый диярлек гомер иткән Мәрьям апаның яшәү
рәвеше,
максатлары,
уй-теләкләре
шулкадәр
аерыла!
Дөрес, мәкалә язылачак. Теге конференция материалла­
рын да урынлы гына кулланганда, әйбәт, көн кадагына
сугучы язма булачак хәтта...
Шулчак ихатага өч баланың кергәне күренде. Алар
юынып, өсләрен алыштырып, исәнләшеп түргә үттеләр.
Балалар әниләренә охшаганнар иде — Рәсимә аларны
сөйләндерә, артык бер мәгълүмат та ала алмады. Гәзиткә
фотолар да кирәк, гаилә альбомнарыннан яраклырак
фото эзләде. Өч альбомга сыйган сурәтләрнең сыйфаты
начар, барысы да әйдә төшелгән, өйдә, тагын өйдә...
(Рәсимәләрнең исә альбомнары бишәү. Ришатныкы, аны­
кы, туй фотолары, гаиләнеке, Алинәнең үзенә бер аль­
бом һәм фотога кайда гына төшелмәгән: бакчада, парк­
та, урманда...)
Карыйсы альбомнар каралды, сорыйсы сораулар сора­
лып бетте, Мәрьям апа кунакларны табынга чакырды.
Ул арада Әсгать абый да кайтып керде. Чандыр җиңел
гәүдәле, үз яшеннән байтакка яшьрәк күренгән, гел
елмаеп кына торган; йомшак күңелле, әйбәт холыклы
икәнлеген биш чакрымнан ук аерып булган кеше иде ул.
Мич артындагы юынгычта кул чайкап, бик тиз генә
зур, киң өстәл тирәсенә җыелдылар, барысы да ачык­
каннар иде, ахры. Токмачлы аш башта Әсгать абыйга,
Марат абыйга, аннан Рәсимәгә, балаларга бирелде. Иң
соңыннан үзенә дә бүлеп, Мәрьям апа килеп утырды.
Табын уртасында — телемләп киселгән, кәрәзләнеп пеш­
кән икмәк, өстенә түгәрәкләп туралган суган куелган бәр­
әңге, өченче тәлинкәдә — кисәкле ит. Аш искиткеч
тәмле иде! Ит тә, бәрәңге дә, ипи дә! Рәсимәнең бит­
ләре кызарып, маңгае тирләп чыкты. Марат абыйдан
соң ул да тагын бер уҗау аш өстәттереп алды. Ярат­
тылар ашны кунаклар!
Менә шунда гына Мәрьям апаның җитди йөзендә
беренче мәртәбә елмаю кабынды. Саран гына елмаюдан
146
да өйләр яктырып китте, ул елмаю, нур булып, тамак­
лары туйган балаларның иреннәренә кунды...
Аштан соң бәлеш килде. Мәрьям апа аның капкачын
кисеп, ачып җибәрүгә, йөзем белән аралашып мәмрәп
пешкән дөге, ак майда кетердәп пешкән төче камыр исе
бетен өйгә таралды. Беркем дә башлап үрелмәде, һәр­
кем, ирексездән, тыңлаучан оркестр дирижерга буйсын­
ган сыман, Мәрьям апаның нишләрен көтте. Әйе, әлеге
тантаналы мизгелдә, бу йортта, бу аш өстәле янында
бердәнбер хаким, падишаһ, солтан Мәрьям апа иде.
Аның ихтыярына буйсынмау, ул билгеләгән тәртипкә
каршы чыгу турында сүз дә юк. Кояш тирәсендә пла­
неталар ничек әйләнсә, ананың өстенлеге дә шундый
табигый, гадәти хәл иде. Моны Мәрьям апа үзе дә сизә
һәм
үзенең
вазифасын
авырсынмый,
бәргәләнмичә,
тыныч кына башкаруын дәвам итте. Менә ул, баягы
тәртиптә, һәркемгә олы кашык белән өлеш бүлеп бирде,
сөтле куе чәй ясалган чәшкеләрне таратты. Үтереп кыс­
тау да, сөйләшү дә юк. Хуҗабикәне төчеләнеп мактау
да ишетелмәде. Сүзләр артык. Бу йортта, гомумән, сүз­
дән бау ишәргә яратмыйлар, сүзгә караганда, эшне
кадерлерәк күрәләр иде, ахры.
Чәйдән соң Марат абый белән Әсгать абый ихатага
чыгып киттеләр. Балалар олы якта. Мәрьям апа өстәлне
җыя. Рәсимә кече яктагы караватка утырып, Илмира
китереп биргән медальләрне, «Ана даны», «Герой ана»
билгеләрен карады. Ләкин тәмле әбәттән соң аның уй­
лыйсы да, «эшлисе»дә килмәде. Бөтен теләге: «Их, кая,
анавы чәчәкле мендәрләрне төртеп егасы да, биш кенә
минут черем итеп аласы...»
Сәгать дүрт тулган, кайтырга вакыт җиткән икән
инде. Саубуллашканда, Мәрьям апа аның кулына ике
түгәрәк ипи тоттырды:
— Мәле, сеңлем, берсе үзеңә, берсе шофер абыеңа
булыр.
— Юк! — дип чәбәләнде кыз. — Үзегез дә ишлесез,
Мәрьям апа! Без икмәкне кибеттән дә чыгып ала алабыз
бит. Ә сезгә...
— Икмәктән олы булмыйлар! — Бу катгый сүзгә кар­
шы тору мәгънәсез иде. Балалы өйгә өч кәнфит булса
да кыстырып килергә онытканлыгына ояла-ояла, хуш
исле ипиләрне кочагына кысты Рәсимә...
147
5
Командировкадан, гадәттә, җиңеллек хисе белән кай­
тырга чыгасың: кушылган үтәлгән, бүгенгә эш беткән.
Әмма бу юлы Рәсимәне аңлаешсыз, каршылыклы уйтойгылар биләде. Адашкан кешедәй югалып калды. Фәтхуллинар гаиләсе ул күргән-белгән башка бер гаиләгә дә
охшамаган. Мәрьям апа кебек кешеләрне очратканы юк
иде әле аның. Җиде класс белемле гап-гади авыл хаты­
нында кайдан шулкадәр көч? Бөтен гомерен, бөтен вакы­
тын балаларга, шундый зур гаиләгә биргән кеше үзе
тәмам бушап, арып калырга тиеш кебек... Ел да санато­
рий юлын таптаган, деликатеслар гына ашап, алтын-көмешкә чумган, үзен-үзекәен саклап-карап кына яшәгән
ханымнарда да булмаган тынычлык, бөтенлек халәте
кайдан аңарда?..
...Кайтып җитеп, бүлмә ишеген ачып керүгә, Рәси­
мәнең тормышы гадәти калыпка төшеп, үз җаена агып
китте. Кызы аның кайтуын дүрт күз белән көтеп торган.
Нечкә генә беләкләр әни кешенең муенына сарылды.
Баланың тәне кайнар иде. «Температурасы күтәрел­
гән!»— дип, эче «жу» итеп куйды Рәсимәнең.
— Әнием! Син кайда булдың?
— Эштә, кызым...
— Ә нигә алай озак? Ә минем башым авырта... Әти
миңа нинди дару бирергә белмәде... 1
— Бәбкәмне инде, и бәләкәчемне... Мин бит сиңа күч­
тәнәч алып кайттым менә. Бер йомшак кына, ап-ак кына
куянкай җибәрде, сәлам да әйтте әле сиңа: «Алинә исем­
ле кызны беләм мин, терелсен, башка чирләмәсен», —
диде. Ишеттең?
Бала ихлас баш какты. «Куян күчтәнәчен» — кисеп
биргән бер телем ипине тәмләп ашады, сорап алып чәй
эчте.
Тынычланып
йокыга
талган
кызының
башыңнан
сыйпады Рәсимә. Тирләгәч, чигә чәчләре бөдрәләнеп
тора, бит очлары алсуланып киткән. «Бәбкәемне инде,
бәләкәчемне», — дип пышылдады үзен нигәдер гаепле
тойган яшь әни...
148
КҮЛМӘК
1
Июнь башлары иде. Кояш — бу биниһая зур ут
шары — Җир гомерендә миллионмы, миллиардмы —
ничәнчедер тапкыр көнбатыш тарафка юл алды. Офык­
ларга әле шәфәкъ алсулыгы иңмәгән, шулай да көн
кызуы инде сынган; дисбе тарткан карчыклардай, яфрак­
ларын шыбырдатып сабыр гына нидер көткән агачлар,
озынайган күләгәләр, каяндыр исеп-исеп куйган салкынча дымлы җил, көндез ямь-яшел булып, хәзер каракучкылланыбрак күренгән үләннәр — бар нәрсә озакламый
кич җитәчәгенә, төн кошының юлга чыкканына иша­
рәлиләр кебек.
Тирә-ягында күгелҗем урманнар, коньягында җәйрәп
зур буа яткан авылда да шул ук гомум халәт, ул да
фанилыкның илаһи симфониясенә кушылып, үз көен, үз
моңын көйли сыман. Әнә яшькелт йомшак йомгаклар —
атналык каз бибиләре — көн буена йөри-йөри тәмам
алҗып, әнкәләренең канат асларына сыенганнар; әнә
китмәннәрен иңбашларына салган чөгендер утаучылар
кичке тынга эшкә киттеләр, әнә ялкау көтүчеләр, мәңге
туймас сыерларны сүгә-сүгә, көтүне туплаудан алып чык­
тылар...
Биш-алты йөз йортлы Чыршыбаш исемле бу авыл
инешнең калкурак уң як ярына утырган. Түбәнрәк, яшел­
рәк сул ярда да ике дистәләп өй күренә. Бу кечкенә
урамның, әйтсәм ышанмассыз, өч исеме бар. Беренчесе,
монда килгән хатларның тышына языла торганы, «Яшьлор» урамы булыр. Икенчесе — «Нахальный». Болай дип
аръяклар әйтә. Көнләшеп, кызыгып, төрттереп әйтәләр.
Бу яклар бердәй уңган, дөнья көтәргә хирыс халык,
шуңа эчләре поша аларның. Урам хуҗалары үзләре инде:
«Без — Котылдыклар!» — дип эре чирттереп сөйләшәләр.
Ни хәл итәсең, өч исем дә җисеменә бик туры килә.
Гел яшьләр яши монда, алар төп нигездән, әти-әни,
бианай-биатай йортыннан аерылып чыкканнар, ягъни дә
«котылганнар» (кем кемнән котылгандыр, анысын Ходай
белә).
149
Өйләрен алар теге, иркенрәк заманнарда, законын
белеп, кирәк-яракларын колхоздан ярты хакка килешеп
алып төзеделәр. Тырышлыклары да бар: бакча тутырып
яшелчә-җимеш үстерәләр, мал асрыйлар, умарта тоталар.
Берчак шулай стенка, дивандыр-чурттыр модага керде.
Хаклар ару гына, колхозда ел буе эшләгән акчаң да
җитмәле түгел. Нишләделәр, дисезме? Чөгендер утаганга
хәтсез түлиләр иде әле анда. Йөз гектарлык басуны
үзара бүлешеп алмасыннармы? Бишәр-алтышар гектар
җир утасалар-утадылар, ике-өч елда җиһазлы булдылар.
Япон телевизорлары инде — икешәр бакча бәрәңге утыр­
тып, аны утап, күмеп, көзен казып, җыеп, Уфа базарына
илтеп бидрәләп-килолап «өф» итеп сатудан килгән акча
җимеше.
Дөньялар
үзгәргәнгә артык уфтанмый, хак
менгәнгә дә артык пошынмый көн күреп яталар шулай.
Нишлисең, патшалар килә тора, китә тора, ә хакыйкать
һаман бер: крәстиәнне ике кулы һәм күкрәк көче туй­
дыра, ул бары үз-үзенә таяна да Ходаена сыена. Маңгай
тирен
түгеп
тапкан
хәләл
икмәге
диңгез
артының
җәннәти деликатесларыннан тәмлерәк аңа.
Менә шушы Яшьләр — Нахальный — Котылдыкның
күпер як очында, көн кичкә авыша башлаган бер мәлдә
«КамАЗ» машинасы пәйда булды. Ул яман гөрелдәп,
дөбердәп, тузаннар куптарып, каз-үрдәкләрне пырхылда­
тып тузгытып, урам буйлап килде-килде дә урта тирә­
дәге бер йортның капкасына борты белән терәлә язып
туктап калды.
Юан бүрәнәләрдән биек итеп салынган йортның урам
як тәрәзәсеннән ак яулыклы баш үрелеп карады, ишек
ачылганы, «Рузилә, әтиеңә капка ач!» — дип кычкырган
тавыш ишетелде. Ул арада хуҗа үзе — уртачадан озын­
рак, гел сеңердән генә торгандай чандыр гәүдәле, йөзе­
нең каракучкыллыгы, борынының кәкрелеге, зур кара
күзләре белән азрак кавказ кешесенә дә охшап торган
ир — бәләкәй капкадан килеп керде.
—
Ачма, кызым, — диде ул ун яшьләр тирәсендәге
аксыл чәчле ягымлы йөзле кызга. — Бүген машинаны
гаражга илтәм.
«Әттә!» — дип каршысына йөгереп чыккан үзе кебек
кап-кара бәләкәй малайны: «Һа, улым!» — дип, күтәреп
алды. Соляркалы бармагы белән аның танавына «пи-ип»
150
дип баскан иде, борын пычранды, катырак та кыланды,
ахры, малайның йөзе бозылды, ул, гарьләнеп, авызын
бәлшәйтеп елап җибәрде.
— Менә инде, кайтып кермәс борын сабыйны елата! —
Йомры гәүдәле, түгәрәк ачык йөзле хатыны Рәйсә, җи­
тез генә күтәрмәдән төшеп, улына үрелде. — Кил, бәбкәем, кил, «өф» итәбез. Авырттырдымы әттәң? И-и шуны,
кая әле, мәэмә итик әле үзен!
— Яклашма! — диде Рәшит. — Егет кеше елап тора­
мыни. Әнә, бетте дә!
— Аш пеште, токмач кына кабартып аласым калды, —
диде хатын. — Әйдә! Рузилә, түтәлдән суган белән укроп
алып кер, яме, кызым!
— Башта анауны бушатыйк әле, көрәкләр алып чык,—
диде Рәшит.
Рәйсә тиз генә көрәкләр алып килде. Арба төбендә
биш-алты бидрә чамасы асфальт калган икән, шуны
бәләкәй капка астына ком-таш өстенә бушатып, бүкән
белән тәгәрәтеп, тигезләп куйдылар.
— Яңгыр яуса, чокыраеп, су җыелып торадырые, шәп
булды, — дип сөенде Рәйсә.
— Кипсен, таптамагыз, — диде хуҗа. — Зур капкадан
йөреп торырбыз.
Рузилә өйдән җылы су алып чыгып бакчадагы юын­
гычка салды. Әтисе бил тиңентен чишенеп ташлап,
юына башлады.
— Юл салдыгызмыни? — дип сорады Рәйсә, ире яны­
на килеп..
— Иртәгә сабантуй бит. Кибәлерме... Чит илдән кунак­
лар килә, ди. Тырышалар инде. Акча бирделәр азрак.
— Әйбәт булган, балаларның аягына карарбыз иртәгә.
Мин чөгендергә мендем, өч алым эшләп кайттым. Шыр
чүп, ул ике гектарның очына җиткәнче күзләр чыгар
инде.
— Ярар, ярар, кыш буе тик ятасың, маең кимер
азрак. — Ир хатынның бил урынына төртеп алды.
— Эй монауны! — диде тегесе. — Эш бармыни?
Булса, рәхәтләнеп, кеше арасында эшләп кайтыр идем,
йөзем якты булыр иде. Тик ята дип инде, ул абзар тулы
малны ачы пычрак, ачы суыкларда кем карыйдыр! Әнә,
Нәҗипнең хатыны...
151
— Нәҗип
кайтканмыни?
—
диде
Рәшит,
аны
бүлдереп.
— Кайткан шул. Зур машина белән кайткан, артында
кибет. Әллә нәрсәләр төягән, сабантуйда акча сугарга­
дыр исәбе. Парашугы кибетнекеннән очсызрак түгелме
икән, дип барганыем. Сине сорашты. Әйтергә дә оны­
тып торам менә, «Килеп китсен әле», ди. «Быел тагын
туры баганага менәме, барамы сабантуйга?» -- ди.
— Алай икән... — Рәшит хатыны сузган тастымалга
бит-кулын сөртте. — Нәрсә дидең соң?
— Кырыкны куган башы белән колгага үрмәләп йөр­
мәс инде, — дидем. Былтыр да менеп җитә алмадың,
төңелгәндерсең, шәт...
— Былтыр салган баштан бит ул. — Быел менеп
җитәм, Аллаһ боерса!
— Һәй-и, бала-чагалыгың һаман чыгып бетми, — дип
сукранды Рәйсә. — Әйдә, керик, аш суынадыр...
Ашап чыккач, Рәшит Нәҗипләргә китте. Рәйсәсенең
туган көне якынлаша, шәһәрдән күлмәк-фәлән алып кай­
тырга кушып, үткән юлы биш йөз сум акча биреп җи­
бәргән иде. Чакырган бит әнә, мөгаен, алып кайткандыр.
Классташлар алар. Рәшитләр сигездән соң СПТУ
бетерделәр дә авылда калдылар, ә Нәҗип унны тәмам­
лады, аннан Уфага чыгып китте, техникумда укып йөрде,
ниндидер складтамы, базадамы эшләде, ә хәзер инде
алыпсатарга әйләнде. Аръяктагы әти-әниләре вафат бул­
дылар. Котылдыктагы бертуган энекәшенә кайтып йөри
ул. Кайткан саен машинасын тутырып кирәк-ярак тауар
алып кайта. Алалар, кибетнекеннән очсызрак, юк нәр­
сәсе юк. «Уфада әллә ничә киоскым бар», — дип сөйли
үзе. Бардыр, бик бардыр. Укып йөргәндә чебеш кебек
кенә нәрсә иде, хәзер битләре өреп кабарткандай шома,
алсу; корсак, чалбар каешын менә өзәм, менә өзәм
дигәндәй, күпереп тора; кыяфәт шәп, кием күннән дә
тиредән; машина яхшы, чит илнеке... «Череп баеса да,
эреләнми, авылны онытмый, туганнарын ташламый», —
дип ихтирам итә аны Рәшит. Очрашканда күрешеп, хәләхвәл белешеп, сөйләшеп йөриләр.
Нәҗип урамда су колонкасы янында машина юа иде.
Әллә нинди чуар төстәге, попугайлар төшкән футболка
белән шорты киеп алган. Өр-яңа «Газел»ен шундый
152
мөкиббән китеп, тәмләп юа, тәрәзәләрен, көзгеләрен
шундый яратып сөртә, гүя машина түгел, кадерле бер
җан иясе. Тирә-юньдә һичбер гаме юк — Рәшитнең сәла­
мен дә ишетмәде. Кабат эндәшкәч, кырын эштә тотыл­
ган кешедәй, сискәнеп китте.
— Ә-ә, сабакташ! Синмени?.. — дип, кулларын җентек­
ләп таза чүпрәккә сөртте һәм уң кулын сузды. — Сәлам,
сәлам, ни хәлләр?
— Тәгәри, — диде Рәшит. — Үзең ничек?
— Менә, — Нәҗип машинага ымлады, — монавы кыр
кәҗәсен кырыштырам. Ничек, ошыймы?
— Шә-әп! — диде Рәшит, ихластан өр-яңа, фирүзә
төстәге, ялтырап торган «Газелъ»гә сокланып. Үзенең
гаражындагы егерме яшьлек «Москвич»ын күз алдына
китереп, ирексездән көрсенеп куйды.
— Әйдә әле, керик, сабакташ, — диде Нәҗип, — Сиңа
сүз барые.
Җимеш бакчасына энекәше өстәл ясап куйган икән,
утырырга иске тимер карават та чыгарганнар. «Безгә дә
шулай эшләргә кирәк әле», — дип хәтеренә бикләде
Рәшит. Нәҗип машинадан бер ярты, ике шешә сыра
алып килде, өйдән тозлы кыяр, пешкән ит, телемләп
туралган суган алып чыкты.
— Миңа салма! — Рәшит стаканын каплады. — Таш­
ладым.
— Кара син аны! Чынлапмы? — дип гаҗәпләнде дус­
ты. — Молодец, молодец! — Стаканны авызына каплап,
бер тында эчеп бетерде дә кетердәтеп кыяр чәйни
башлады. — Ә мин капкалыйм сирәк-мирәк. Эш авыр:
нервылар, стресс... Ял юк, йокы юк, малай... Ә син менә
сыра йот алайса...
— Анысы була...
— Ә-ә, онытып торам, синең заказны үтәдек бит! —
Нәҗип кабат машинасына таба китте. Рәшит аның
кызыллы-яшелле футболкасына, шорты балагыннан тырпаеп торган йонлач кәкре сыйракларына карап: «Иллә
килештерә соң бу шәһәрләр», — дип баш чайкады.
— Мондый күлмәк Чыршыбаш хатыннарының төшенә
дә кермидер, — Нәҗип күксел төстәге күлмәкне таратып
җибәрде. — Кара, материалы нинди яхшы, фасоны да
153
Рәйсә өчен үтергән. Хатын толчоктан ярты көн буе
эзләп, сайлап йөргән.
— Ни хак соң? — диде Рәшит, түземсезләнеп.
— Үз бәясе инде, сиңа арттырып сатмыйм, мең тәңкә!
— Мең тәңкә... Биш йөзен биргән идем, тагын биш
йөз кирәк, димәк... — Рәшит түш кесәсеннән кулъяулык
чыгарды, авыр эштән тупасланган юан бармаклары белән
аны ипсез генә сүтеп, бүтен хисапчы биргән биш йөз­
лекне алып Нәҗипкә сузды.
Сабакташы акчаны алмады.
— Куеп тор әле, — диде ул, Рәшитне үтәли күрергә
теләгәндәй, сөзеп карап. — Мин сине чүпрәк күрсәтергә
генә чакырмадым. Эш чыгып тора, сабакташ. Ярдәм итә
аласыңмы?
— Нинди эш?
— Иртәгә Туймазыга тауар кайта, шуны Уфага илтер­
гә кирәк. Председатель белән сөйләшенгән, ягулык мин­
нән, накладнойларны бухгалтер әзерли. Акчаңны кире
тыгып куй, артык түгелдер. Анда веранда да башлаган­
сың бугай. — Күлмәкне пөхтәләп төреп, чыштырдавык
капчыгына салып, Рәшиткә таба этте. — Өстәп миннән
берәр литр «Бәләбәй», берәр дистә «Прима». Көн
өстендә әйләнәсең, туган, кичкә кайтып та җитәсең. Бер
көндә җиде йөз чамасы керә, начармыни?
— Иртәгә сабантуй бит әле...
— Булса ни! Ел да инде ул. Яренгә барырсың...
Рәшит аптырады, икеләнде, башыннан йөз төрле уй
үтте. «Елына бер генә бит әле ул сабантуй... Баганага
менәм дип, шоферлар белән бәхәсләшеп Тә беткән иде.
Биш йөз сум... Әле тагын кайчан акча бирәләр... Бер
дистә «Прима»... Яртыларына бензин алсам... Верандага
пыяла кирәк...»
Нәҗип аның эндәшми торуын азсынудан дип уйлады,
ахры:
— Ярар, тагын бер дистә тәмәке өстим, рәхәтләнер­
сең тартып, — диде.
Рәшит йодрыгы белән тезенә сукты:
— Ачуланма, яшьти, булмый, баралмыйм!
Нәҗипнең йөзе үзгәреп китте. Ул Рәшит баш тартыр
дип һич көтмәгән иде, күрәсең. Юка иреннәре кысылды,
авыз тирәсенә тирән җыерчыклар буйланды.
154
— Нигә? — диде ул тонык тавыш белән.
— Сабантуйга бармыйча булмый бит... Безнең карап
торган бер бәйрәм бит ул... — диде Рәшит һәм учына
йомарлаган биш йөзлекне Нәҗипкә сузды. — Алып кайт­
кансың, рәхмәт. Үпкәләмә, яшьти, башка вакытга тыңлар­
мын.
Нәҗип акчаны алып тигезләп икегә бөкләде, күне­
гелгән хәрәкәтләр белән шортигының арткы кесәсенә
салып куйды.
— Ярар инде, мин үзеңә дә файда булыр дигән идем...
Култык астына ялтыравык янчык кыстырган Рәшит­
не ул озата чыгып тормады.
2
Чагылтау итәгендәге киң, иркен яланда яшел яшь
үләннәрнең чыгы да кибеп бетмәгән иде, аларны изеп,
таптап, йөзләгән, меңләгән аяклар үтте. Кешеләр, яз
көне басулардан ерылып төшкән кар сулары сыман, бер
юнәлешкә, район сабантуе үтәчәк мәйданга агылдылар.
Урмандагы куркак куяннар, сизгер төлкеләр шомраеп
таныш түгел тавышларны тыңладылар, ят исләрне иснә­
деләр, куркышып эчкәрәк качыштылар, сайрар кошлар
сәерсенеп тынып калдылар.
Халык һаман агылды, һаман өстәлә торды. Стадион
тирәсендәге буяулары кибәргә дә өлгермәгән эскәмияләр­
дә, бер читтәге кибетләр рәтендә аклы-зәңгәрле, кызыллы-яшелле, каралы-сарылы чуар дулкыннар чайкалды.
Шашлыкчылар,
ашнакчылар
учак
тергезделәр,
урман
һавасына әчкелтем төтен, кыздырган ит исе кушылып,
җил белән тирә-юньгә таралды. Динамиклардан дәртле
бию көе яңгырый башлады.
Чүпрәк сумкаларын күтәргән түтиләр кирәк әйбер­
ләрен алырга ашыгып, бер машинадан икенче машинага
чаптылар; агай-эне
агачлар
арасынарак
кереп, гәзит
җәеп, табын ясап кәеф-сафа корды; чит яклардан сабан­
туйга дип атап кайтучылар, төшләренә кереп йөдәткән
балачак дусларын, танышларын очратырга, кемнедер та­
нырга өметләнеп, әрле-бирле йөрделәр; көяз яшь кызлар,
мыек чыга башлаган малайлар бер-берсен күзләделәр.
155
Кайдадыр эсседән, кеше күплектән көйсезләнеп яшь бала
елады, бәйгене көтеп түземсезләнгән атларның кешнәве
ишетелде.
Доклад, парад ише рәсми өлешләр уникеләр тирә­
сенә бетте дә, мәйданга чабыш атларын чыгардылар.
Балалары, Рәйсәсе белән ат ярышын карап утырган
Рәшитнең куанычы эченә сыймады, үз колхозларының
чаптарлары, аннан юртаклары очен җан атты, малайшалай сымак һайтлап-сызгырып, хатынын ачуландырып
бетерде. Нишләсен соң инде, ярата бит ул шушы сабан­
туйларны, шушы ат ярышларын. Күкрәк кагып чапкан
атларның ярсуы, ярыш дәрте аңа да йога, йөрәге еш-еш
тибә, борын канатлары киңәя, күзләре очкынлана —
юаш, басынкы Рәшит тә димәссең.
Халык ат бәйгесеннән соң бушап калган мәйданга
сибелде. Билгеләнгән җаваплы кешеләр төрле-төрле уен­
нар, ярышлар оештырып җибәрделәр. Рәшитләр капчык
сугышын, көянтә белән су ташучыларны, башлары белән
чумып катыктан тәңкә эзләүчеләрне, капчык киеп йөге­
рүчеләрне, күз бәйләп чүлмәк ватучыларны карап йөрде­
ләр. Ап-ак озын киемнәр кигән, әллә нинди ак япма
ябынган озын таза гәүдәле, каракучкыл тәнле, әкәмәт
зур күзле чит ил кешеләрен күреп тамаша кылдылар.
«Күрәсезме? — дип эченнән генә кәпрәйде Рәшит. —
Сезнең мондый тантананы гомердә дә күргәнегез юк­
тыр. Шулкадәр халык җыелган, шундый күңелле бәйрәм
бездә генәдер ул. Безнең, үзебезнең бәйрәм шул бу!» •
Аннан Рәшитнең баядан бирле карый-карый муен­
нары кыйгайган якка юнәлделәр. Туры багана кырына
хәтсез кеше җыелган. Бик вакытлы килгәннәр, балачаганың менәсе менеп төшкән, чират өлкәннәргә җиткән
иде. Бераз карап тордылар. Юк әй, очына чаклы беркем
дә менеп җитәлми. Бер-ике метрлап калды, инде менеп
җитте дигәндә, бәрәңге сабагыннан тәгәрәгән Колорадо
коңгызлары сыман, кире шуалар да төшәләр.
— Сабынлаганнар... — ди күзәтүчеләрнең берсе.
— Һе, ансыз буламыни, — ди икенче берәү. — Кичә
үзем күрдем, ярты тартма сабын ышкыдылар.
— Шыттырма-а... — диләр аңа каршы.
— И Аллам! — дип Рәйсә уфтана. — Әллә булашмыйсың гынамы, сиңа әйтәм. Менәлмиләр бит әнә. — Әмма
156
иренең
трико
балакларын
сызгана
башлавын
күреп
тынып кала.
Рәшит майкасын, оекларын салып, хатынының кулы­
на тоттырды да, кешеләрне ерып, багана төбенә үтте.
Өч кешедән соң аңа да чират җитте. Ул кулларын
төкрекләп бер-берсенә ышкыды, тирән итеп сулап, шома
салкынча баганага тотынды. «Үзең көч-дәрман бир, Хо­
даем!» — дип, эченнән генә теләк тели-тели, җәһәт кенә
югарыга үрмәли башлады. Күрер күзгә бик тиз генә
ярты араны узды. Ләкин өскә таба багана да нәзегәйде,
аяк-куллары да талды. Әйтеп булмый, шома, бик шома
иде багана. Баштарак әрнешеп, уттай янган беләкләре,
ботлары берни тоймас булдылар, чигәсендә, чүкеч белән
дөп-дөп суккандай, кан тамыры сулкылдады. Рәшит бар
җегәрен туплады, үҗәтләнеп, тискәреләнеп:
«Менәм,
барыбер менәм!» — дип пышылдады.
Җир аска тарта, теләк-максат өскә, югарыга өнди —
шул ике көч арасында бер җан иясе — кеше тартыша.
Мәгънәсезлек инде, бер карасаң. Ул колга башына
мендең ни дә, менмәдең ни, аңардан менүчегә ни файда
да, карап торучыга ни юнь? Шулай да чират торып
менәләр бит, тырышалар. Биеклеккә өндәүче, чакыручы
нинди көч бу? Югарыга үрләгән саен авыр... Гәүдә-бәдән күлмәк түгел шул — салып ташлап торып булмый...
Балчыктан ясалган ул...
—
Әйдә инде, әйдә! — Астан шундый тавыш ише­
телде. «Инде егылып кына төшә күрмәсен!» — дип теләп
торган җиреннән, үзе дә сизми, кешеләрдән дә тартын­
мыйча, шулай дип кычкырды Рәйсә. Ул иренең һәр
хәрәкәтен керфек тә какмый күзәтә, каерылган саен
һәр мускулы, һәр сөяге беленеп киткән ялангач аркага,
шушы кадерле һәм газиз гәүдәгә үз тыннарын бирердәй
булып тора иде. Әниләрен җитәкләгән балалар да авыз­
ларын ачып әтиләренә карыйлар, аның менеп җитүен
телиләр иде.
Таныш тавыш Рәшиткә көч иңдергәндәй булды, аның
икенче сулышы ачылды, әүвәлге җаен алып, үрмәләвен
дәвам итте. Бер үрләү, икәү, өчәү! Булды! Җиңде!!! Иң
очка кагылган аркылы таякка уң кулы белән тотынды
да аска карады. Кечерәеп күренгән кешеләрне, аларның
үзенә
сокланып
карауларын
аерды,
халык
диңгезе
чайкалган мәйданны күздән кичерде, көрәш мәйданында
157
алышкан ике баһадирны чалымлады. Аннан ераккаеракка җәелгән яшелләнә башлаган басуларга, еландай
боргаланып офык читенә, күгелҗем урманнар кочагына
кереп югалган инешнең көмеш тасмасына карап, күкрәк
тутырып бер тын алды да, аска шуып төшә башлады.
— һай, маладис!
— Булдырдың! Егет икәнсең!
— Иң беренче бу менде, — диештеләр карап тору­
чылар.
— Нәрсә бирерләр икән? — дип, хатыннар сөйләнде.
Бу ярыш өчен җаваплы кеше Рәшитне бүләкләр салын­
ган тартма янына чакырды.
— Кирәкми, — дип кул селтәде Рәшит.
— Бар, бар, сайла, — диделәр аңа, аркасыннан этәреп,
истәлеккә калыр.
— Менеп җиткәнгә әйбәтрәк әйбер кирәк, ату биш
метр менсә дә яулык, менеп җитә язса да яулык, — диде
тартма кырына җыелган кешеләрнең берсе.
— Ике әйберне сайлап алыгыз, — диде район кешесе
Рәшиткә. — Балаларыгыз бармы? Менә әйбәт кенә сан­
далилар...
Күктән җиргә төшкән Рәшит Рузиләгә аяк киеме ки­
рәклеген хәтерләде. Гади генә, арзанлы гына сары сан­
далиларны, ак ситсы яулыкны алды да, үзенә төбәлгән
карашлардан
кыенсынгандай,
бөршәебрәк,
түгәрәктән
чыкты.
Кайтып китәр алдыннан алар кибетләрне карашты­
рып чыктылар. Арада Нәҗипнең машинасы да бар иде.
Нәҗип үзе алъяпкычлар бәйләп син дә мин сату итеп
ята. Авызы ерык, кәефе шәп иде. Нәрсә кирәклеген
чамалап, белеп алып кайткан, чукынмыш, газлы сула­
рын, тәм-томнарын сыпыртып алып бетергәннәр. Бала­
ларга печенье алырга туктаган Рәйсәгә, киң күңелләнеп,
бушка матур тышлы ике сагыз да өстәп бирде әле ул.
3
Сабантуйлар үтте дә китте, бераздан тагын бәйрәм —
Рәйсәнең туган көне җитте. Рәйсә, йомры беләкләрен
күрсәтеп, җиңнәрен сызганып куйган, чәчләрен яшереп
ак яулык бәйләгән, чак кына кыскарак бармаклы
158
кабарынкы кулларына күз иярми — җәһәт-җәһәт ит,
бәрәңге, суган турый, тоз-борыч, әнис сибеп болгата.
Каплап өлгерткән камырны алып, ике җәймә җәя.
Зурысын
майланган
табага
җәеп,
эчлекне
бушата.
Кечерәк җәймәне бәлеш өстенә каплап, астагы җәймәне
күтәреп, чит-читләрен оста итеп бөреп чыга. Табаны,
читеннән
табагач
белән
эләктереп,
мичкә
тыга.
Күмерләрне кисәү агачы белән этәреп, йөзлек куя,
морҗаны яба да сәгатьне искә ала. Маңгаена бәреп
чыккан бөрчек-бөрчек тир тамчыларын кул сырты белән
сыпырып ташлап, салатлар ясарга тотына, алары бетүгә
татлы камыры көтә. Үзенең йөзендә кояш балкый,
елмаюлы
ирен
читләрендә,
тулы
гәүдәсендә,
төгәл,
җитез хәрәкәтләрендә үз-үзеннән, дөньядан разыйлык,
канәгатьлек, эчке дәрт ташып тора.
«Бәхетлемен, — дип уйлый ул еш кына, — тырыш,
, уңган ирем, сау-сәламәт балаларым, үз дөньям бар, бар
да бар, Аллага шөкер, инде күзләр тимәсен...» Яратылган
һәм үзе дә яраткан хатыннар гына шулай бәхетле була­
дыр. Ә ире ярата Рәйсәне, яратмаса, туган көненә бүләк­
ләр алып мәшәкатьләнер идемени! Авыл җирендә, туган
көн-фәлән дип, бик туарылмыйлар, кая анда кунак җыеп
зурлап үткәрүләр, кайчак үз туган көнеңне үзең дә оны­
тып җибәрәсең. Ә Рәшит онытмаган. Ел да шулай инде
ул, бүләксез калдырмас.
Бүген иртән кәгү куып керүгә, өстәлдә ялтыравык
әйбер ята. Рәшит үзе юк, эшкә киткән. Янчыкны ачып,
эчендәге күлмәкне алып караса, аһ итте. Яңарак, район­
га баргач, базарга сугылды, анда нәкъ шушындый күл­
мәккә күзе төшкән иде бит! Кызыгып киеп тә карады,
инде таман, инде матур иде! Алырлык акчасы булса да,
тыелган иде Рәйсә, төзи башлаган веранданы, балала­
рына кием аласы барлыкны уйлап тыелган иде. Тиз генә
халатын салып атып, күлмәкне киеп, көзге алдына
килде. Шул, үзе! Каян сайлап ала белгән Рәшите, ул
төсе, ул таманлыгы!
Кешегә күп кирәкмени инде, рәхәтләнеп шул күлмәк
турында, аны киеп кайларга барачагын уйлый-уйлый,
Рәйсә бәйрәм өстәле әзерли. Тәрәзәдән иренең кайтып
килүен күреп, каршы чыкты:
— Сиңа әйтәм, тап-таман булган, рәхмәт инде!
159
— Ярар, — диде Рәшит. Үзе яннарында уралган Рузиләгә карап алды.
«Ояла бит әле ул», — дип уйлады Рәйсә, аның уңай­
сызлануын сизеп.
— Бәлеш тыктым, тагын берәр сәгатьләп торасы бар.
Иртә кайттың бүген...
— Икенче рейска җибәрмәделәр. Алайса мин тактага
тотынам, Рузиләгә чәй биреп чыгарырсың әле, — дип,
Рәшит мунча алдындагы станокка таба китте.
Башлаган эш беткән эш, дигәндәй, верандасының
эше азаеп килә инде. Эштән соң, каенише белән икәү
булаштылар. Кирәк-ярагын алдан, ике-өч ел буе җыя
килгән иде, җайлы булды. Идәнен җәясе дә, тәрәзә рам­
нарын ясыйсы бар. Каенише Уфага китте, бер-ике көн
үзе генә мәшәкатьләнә. Әле, ул кайтканчы, идәнлекләр­
не шомарта торса да яхшы.
Бер озынлыкта киселгән калын авыр биш-алты так­
таны берәм-берәм станок янына ташыды, берсен станок­
ның шома өстәленә салып, моторны кабызды. Түгәрәк
пычкының очлы тешләре колак яргыч ачы тавыш белән
агачка батып керде, аның кайрылы, ботаклы читен типтигез итеп ярып үтте. Читләрен алып чыккач, такталар­
ны шомартырга тотынды. Чәчләренә, ачык беләкләренә,
киеменә пычкы оны очты, танавын тәмле агач исе
кытыклады. Чәй чыгарган Рәйсә соңгы ике тактаны
шомартып бетерергә ярдәм итте. Станокны сүндереп
торып, идәнлекләрне әзер такталар өеменә кушып өйде­
ләр.
— Тагын дүрт-бишне шомартсам, җитәр дә, — дип,
Рәшит чәй йотты. — Каениш кайтса, кагуы бер көнлек
эш инде аның...
— Син әллә экстрасенсмы? — диде хатыны.
— Нигә?!
— Бәй шул күлмәкне теге атнада районда күреп,
күзем төшеп кайтканыем бит. Шулчаклы аласым кил­
гәнне, акча гына жәлләдем. Биш йөз сум шуткы түгел,
мәшәкатьле елыбыз.
— Биш йөз сум дисеңме? — дип кабатлап сорады ире.
— Алты йөзне сорап торадырые, алсаң, биш йөзгә
бирәм диеп беткәние инде. Рәхмәт, Рәшит, бигрәк зур
бүләк алгансың, — дип ихлас елмайды Рәйсә. Ирен «әп»
160
итеп алды да өйгә кереп китте, ә Рәшитнең ике кулы
салынып төште, «лып» итеп каен бүкәнгә утырды.
«Мин бит ул күлмәкне мең сумга алдым!» — диде
ирексездән кәлеп Рәшит. Нәҗип белән сөйләшүләрен
хәтерләде. Җитмәсә, сабантуй көнне эшкә дә ялламакчы
иде бит әле! Хәер, аңа сабантуең ни дә, үзең ни! Ярый
инде, алыпсатар да булдың, ди, бергә алып, икегә сатып
баедың да, ди, тик нигә аны, Рәшитне шулай алдарга?
Классташың, әйтергә яраса, дустың! Юк, Рәшит алай
итә алмас иде, әй. Классташ бит әле ул, классташ...
Рәшит сикереп дигәндәй торды да бүкәнгә чабып
куелган балтаны алды. Әллә кайчаннан бирле кул тими
яткан, утынга дип киселгән агачларны ярырга тотынды.
Киерелеп, селтәнеп җибәрә, юан түмәрләр чырылдап
икегә аерылып оча... Күз алдында һаман саннар биешә
үзенең. Мең ... «ыһ»... «чырык!» — биш йөз, биш йөз.
Гүя дә түмәрләр түгел, меңлекләр йөзлекләргә ярыла!
Үткер балтаның йөзе батып барган кояшның алтын
нурларында ялтлап-ялтлап китә. Шәфәкъ алдыннан гына
була торган моңсу тынлыкны бозып тавыш яңгырый:
чырык-чырык, чырык-чырык...
Ә кояш, аңа нәрсә, ул битараф, ул чиксезлектән чиксезлеккә сәфәреннән мизгелгә дә туктамыйча әйләнә дә
әйләнә. Кояш әйләнә, Ай, йолдызлар, Җир, Чыршыбаш,
Котылдык әйләнә... Без дә үз күчәребез тирәсендә әйлә­
нәбез бутай. Кемнәрнеңдер күчәре — акча, кемнекедер —
бала, ир, хатын, эш, уку, аракы, тамак. Безнең дә
туктарга, уйланып: «Кая? Нигә?» — дип торырга вакыты­
быз юк, ашыгабыз — алдарга, алданырга, яшәп калырга,
күчәрләребез тирәли әйләнеп калырга...
КОЕ
Ниса апаларның капкасын ачтым да таштай катып
калдым. Миңа таба бозау кадәр зур кара эт чаба! Ку­
лымдагы
буш
бидрәләр
дыңгырдап
җиргә
тәгәрәде.
Йөрәк, әйтерсең, тибүеннән туктады. Ялбыр гыйфрит
алгы тәпиләре белән ике кулбашыма таянды, танауга
сасы тыны бәрелде; гырылдап ырылдавы, кадактай очлы
тешләре арасыннан салынып төшкән юеш кызыл теле
6- 1.0031.12
161
миемә утлы сурәт булып уелды; авызыннан саркыган
ябышкак селәгәе биткә буялып муенга акты... Күзләрем­
не чытырдатып йомып: «Беттем!» — дип уйладым.
— Гроза! Фу! Гроза!
Кинәт җип-җиңел булып калды. Күзне ачам. Эт бак­
ча ягына чаба. Анда хуҗасы — Ниса апаның Мәскәүдән
ялга кайткан лейтенант улы җир казый. Шаркылдап
көлә үзе:
— Әй, күрше, курыктың что ли? Тими ул, өйрәтелгән.
Команда бирмәсәң, чебенгә дә зыяны юк.
Йөрәкнең тырпылдавын, гәүдәмнең калтыравын җи­
ңәргә тырышып, тешләрне кысам. Бидрәләремне алам
да үзебезгә чыгып йөгерәм.
— Әй, суга кергән идеңмени? Нигә алмыйсың? — дип
кычкырып калалар арттан...
Ихатабызга аяк басу белән моңарчы тыелып торган
яшьләрем чөбердәп ага башлый. Керләр элеп йөргән
әни, төсләре үзгәреп, минем янга килеп җитә.
— Ни булды, улым?! — ди ул, мине кочаклап.
— Башкача... моннан соң... кешегә суга кермим! — I
димен, үкси-үкси.
— Нигә, балам?
— Эт талый язды. Ниса апаларда. Малае: «Тешлә­
ми», — дигән була. Тешләмәс! Үзе шунда булмаса, эте
битне умырып кына алганые.
— Ул этне нәрсә дип вуле җибәрделәр микән, — дип
сукрана әни. — Йөрәге алынган баланың. Әл дә әле
Ходай саклаган үзеңне, улым! Су бик кирәккәч, кушкан
идем шул. Интегеш булды ласа суга. Кер юам дисәң, кер
юалма, теләгән көнеңдә мунча ягалма. Урам колонкасы­
ның бер җүне дә юк. Иң кирәктә туктатып куюларын
әйт әле син! Тагын насослары ватылды микән? Ниса
апаңнарны әйтәм, алар да кешедән җиләгәндер — бөтен
күрше-күлән аларның коесына йөри бит.
— Их, үзебезнең кое булса-а...
— Шәп булырые да, юк бит, балам. Кое казытуы бик
мәшәкатьле эш шул. Ярар, улым, бар кер, чәй куй. Мин
дә керне туктатып торырмын. Кичкә таба булса да
бирерләр әле суны.
Өйгә кердем дә иң башта кулларны, аннан бит-муеннарны сабынлап юдым. Барыбер җирәнүем басылмады.
162
Этнең коточкыч кыяфәте күз алдыма килеп басты. Та­
гын елыйсы килә башлады. Диванга барып утырдым.
Олылардан
күргәнемчә,
кулларымны
кушырып,
дога
укый башладым.
—
И Алла бабай! — дидем мин. — Әтием кое казытса
иде. Үзебезнең кое булса иде. Кыз кеше кебек, бидрә
күтәреп урам буйлап йөрүе бигрәк кыен. Коебыз булса,
суга кергән кешеләрне бер генә дә ачуланмас идем.
Актырнакны да ычкындырмас идем. Гел акыллы булыр
идем, әти белән әнине гел тыңлашыр идем. Их, әти кое
казытса...
Безнең әти бик кызу кеше. Әни белән без аның
җаена гына торабыз. Эше дә авыр. Механизатор ул.
Язлы-көзле басуда. Кышын ремонтта. Җәен комбайнга
утырталар. Колхозның техникасы искерде бит хәзер —
әле бер әйбере ватыла, әле икенчесе. «Нигә еш ваты­
ласың?» — дип, әтине тиргиләр аннан. Болай әйбәт ул
үзе. Кәефе килсә, мине мастерскойга алып бара, тракто­
рын да йөрттереп караганы бар. Берсендә күрше Илдар,
минем
трактор
йөрткәнне
күреп,
көнләшүеннән
шартлый язды.
Эчсә генә кыенрак. Илдарның әтисе исерсә, кайта да
ята. Ә безнеке төн буе йөреп чыга. Әнидән аракы тап; тыра. Мине каршысына утыртып: «Яратасыңмы мине,
улым? Эчсәм дә, яратасыңмы?» — дип тинтерәтә. «Яра­
лтам», — дисәм, — «Дөресен әйт!» — ди. «Эчсәң — ярат­
мыйм», — дип әйттерәсе киләдерме? Эндәшмим. Болай
да, эчеп кайтса, шунда ук өйдәге бөтен пычак, бау-фәләннәрне җыебрак куябыз. Булуы җитеп, йоклап китсә,
[саташа башлый. Үзенең күзе ачык, үзе: «Әнә бит, әнә,
киләләр, тоталар, а-а-а, үтерәләр!» — дип, әллә нинди
нечкә тавыш белән сөйләнә. Иртәнгә чирли. Башы, йө­
рәге, эче авырта. Елына өч-дүрт мәртәбә ычкынып ала
инде шулай. Шуңа күрә без аны ачуландырмаска тыры­
шабыз, нервысына тимибез.
Эт вакыйгасыннан соң әти миннән һәммәсен дә
ойбәтләп сорашты, хәтта кочаклап сөйде дә әле. Әллә
шуннан соң, әллә әнинең җай чыккан саен «кое кирәк,
кое кирәк» дип тукуы тәэсир итте — быел кое бурасы
буратам, дип сөйләнә башлады.
(>'
163
Шатлыктан түбәм күккә тиде. Икенче көнне бөтен
малайларга мактандым. Мактануын мактандым, аннан
шөрләбрәк тә куйдым — казып-казып та су чыкмаса?
Әти белән әни кичә сөйләп тордылар — югары оч кем­
нәрдер сигез метр чокып төшкәннәр — юк ди су. Шулай
булса? Юк, юк! Чыгар әле, дип үз-үземне юатам аннан.
Безнең ихатада кое булган бит ул. Тик мин белгәндә
аны күмеп куйганнар иде инде. Бурасы черегәч, алыш­
тырып
интекмәгәннәр.
Урамга
су
үткәргәч,
колонка
булгач, кое кирәкмәс дигәннәр.
Май аенда район гәзитендә «Шесть бетонных колец
продается или обмен на свинину» дигән белдерү басыл­
ды. Гәзитне алган көнне үк әти бригада йортына барып
телефоннан
сөйләшеп
кайтты.
Көзен
әнинең
хезмәт
хакы исәбенә колхоз дуңгыз баласы биргән иде. Шул
үскән, симергән, аранга сыймый башлаган иде. Үзе яман
шакшы, исле. Әни ничек котылырга белми иде аңардан.
Башы-тоягы белән теге кешегә илтеп бирделәр дә иха­
тага зур-зур бетон боҗралар алып кайтып бушаттылар.
Шулай итеп, бура кирәкмәде дә. Болары гына җитмәсә,
әти тагын каяндыр белешкәләп куйды. «Быел бура
буратсак, яренгә казыттырабыз», — дип ниятләгән иде
әти. «Болай булгач, быел коелы да булырбыз әле. Атка­
рып чыгалсак, безнең генә түгел, балаларның гомеренә
дә җитәчәк», — ди хәзер. «Алла боерса», — дип аны
куәтли әни.
Бер ялда колхоз машинасы туры килеп, Уфага бәрәң­
ге сатарга бардылар. Шәһәрләрнең бәрәңгесе самый
беткән чак икән, марҗалар чират торып алып бөтер­
гәннәр. Бик канәгать кайтты әтиләр. Тотынырга акча да
булды.
Аннан
әти
идарәгә
төште.
Экскаваторлы
«Бела­
русьта безнең туган Фәрит абый эшли, барыбер дә
сорарга кирәк. Колхоз рәисе:
«Алырсың, түлке ягулык үзеңнән», — дигән.
— Июньнең икенче җомгасына тәвәккәлләрбез, —
диде әти беркөнне кич белән.
Әни каршы төшмәкче иде:
— Ураза ае бит әле, сабыр итмибезме?
Ләкин әти кырт кисте:
— Хәзер ураза тотучы юк!
164
— Абыкайга әйтмибезмени?
— Әйтербез. Тик сиксәнне куган картка кем эш
куша? Өйрәткәләп, күрсәткәләп торса, җиткән. Анысы­
на әллә ни хәл кирәкми. Бер-ике атнадан печәнгә төшелә,
аннан урак җитә, кое кайгысы калмаячак.
* **
Кое казыйсы көнне иртән әни уятты мине. Сәгать
алтыда ук торам, дип яткан кеше — йоклаганмын рәхәт­
ләнеп. Бәләкәй якта әти белән ике-өч абый ашарга уты­
рып маташалар. Әни миңа тиз генә Балбабайга әйтеп
килергә кушты.
Киенеп тышка чыктым. Безнең турыга чүмечле «Бела­
русь» туктаган. Кояш антенна биеклеге күтәрелеп килә.
Балбабайның зәңгәр тәрәзәле, акбур белән агартылган
өе югары очта. Чаптым аларга.
Ул безгә якын гына нәсел тиешле, шуңа да әни
«абыкай» дип дәшә аңа. Ә нигә Балбабаймы? Белмим.
Авылда умарта тоткан кеше бер ул гына да түгел, югый­
сә. Ләкин нәкъ менә аңа гына шулай диләр. Бал аерткан
саен күрше-күлән, бала-чаганы бал белән сыйлый —
бәлки шуңадыр.
Әни аны бик ихтирам итә. «Аның кебек бабайлар
юк инде хәзер», — ди. «Хәзерге картлар, намаз укып,
ил карты булып йөрисе урынга яшьләр белән беррәттән
урамда йөз грамм эзләп йөриләр», — ди.
Балбабайларның капкасыннан атылып барып кергән­
дә, ул комган күтәреп абзар ягыннан килеп ята иде.
— Балбабай, исәнме! Әни сине тиз генә килеп җит­
сен, диде. Кешеләр җыелып бетте, — дип тездем,
кабалана-кабалана.
— Сезгә җыенуым, балам, хәзер барып җитәрмен.
— Мин кайта торам алайса, — дип, кире үзебезгә
йөгердем. Түзеп торып буламыни — минсез башлап куй­
салар анда.
Мин
кайтканда
абыйлар
табыннан
кузгалмаганнар
иде әле. Әтием: «Ягез әле, эшкә тотынганчы берәрне
каплап куйыйк!» — ди-ди, рюмкаларга аракы коя иде.
Әнигә: «Әйттем — килә!» — дидем дә тышка чыктым.
165
Әти койма буена көрәк, лом, арканнар, бидрәләр, ике
баскыч әзерләп куйган.
Атлап, үлчәп карыйм да тел шартлатам: «Алты-җиде
метр тирәнлеккә ничек казып төшәрбез икән?» Беркөн
әти белән багана төбе чокыганчы хәл-әхмәлгә тарыдым,
ә монда ничә метр!..
Ул арада Балбабай да килеп керде. Тәрәзәдән күреп­
тер, әни аңа каршы чыкты. Ашарга чакырды.
— Мин уразадамын, балам, әйтүеңә рәхмәт, — дип,
бабай минем янга, җирдә яткан юан бүрәнәгә килеп
утырды. Ике кулын күтәреп, дога кылып, битен сыйпады.
Мин аның калын жилетына, йон оекбашларына,
түбәтәенә карап:
«Эссе түгел микәнни?» — дип уйладым. Алай дисәң,
буй-буй җыерчык сырган киң маңгаенда, ябыграк озын­
ча йөзендә, кырып алынган башында һичбер тир там­
чысы күренми. Сиксәнне куса да, зәңгәр күзләренең
җетелеге җуелмаган: «л» хәрефедәй икесе дә уртага таба
күтәрелеп, очып китәрдәй торган ак кашлары астыннан
бик үткен, бик тере карыйлар әле.
— Казларыгыз бармы, улым? — диде ул.
— Һә-й-й, Надаел инде алардан. Ата каз вәт уса-ал!
Беркөн менә моннан умырып тотып алды! — Чалбар
балагын кайтарып, кара янган төшне күрсәтәм.
— Кара син аны! — дип кеткелди бабай. — Нигә
качмадың соң, карап тордыңмыни?
— Качарсың аңардан! Кич җитте исә, әнә тегендә,
бакча капкасы алдына өелешәләр дә яталар. Юл өстенә
генә. Бакчага ни кереп, ни чыгып булмый. Әни куып та
тора, юк, китмиләр. Тоз сипкән диярсең!
— Тоз түгел, балам, ул тирәдә җир асты суы якын,
димәк. Каз — су кошы бит, җиде кат җир астындагы
суны да сизә, мәхлуккай.
Мин шаккаттым. Вәт каз дисәң дә каз! Әйтәм, куп­
тарып та булмый үзләрен...
Ул арада өйдән әтиләр чыкты. Балбабай белән берәмберәм кул биреп исәнләштеләр. Әти бабай янына
утырды.
— Менә,1 тәвәккәлләдек бит әле, абыкай!
— Бик хуп, бик хуп, зур эшкә, изге эшкә тотынган­
сыз, балам.
166
— Син олы кеше, абыкай, нәрсә диярсең икән —
урынны менә бу җирдән сайлаган идек, — дип, әти элек­
кеге кое урынына якын гына төшкә күрсәтте. — -Өйгә
дә, мунчага да якын, элекке кое да шунда булгач, суы
да чыгар, дибез.
— Ул иске коены атаң мәрхүм белән икәү, казыган
идек, — диде Балбабай. — Сугыштан соң бу. Күрше
Мәрван абзый балчыгын сиртмә белән күтәреп алып
торды. Анда кул белән инде бөтен эш. Дүрт-биш көнләп
булашканбыздыр. Сөйләгәне бар идеме атаңның?
— Юк, — диде әти, аптырап. — Бер мәртәбә бурасын
сипләгәннәрен генә хәтерлим.
— Имән бура иде, шәп иде. Корыган агач кермәде
аның бурасына. Имән егерме-утыз елга чыдый ул, ә
судагы өлеше йөз ел да тора аның, шылт та итми.
— Әйе шул, өстәге бүрәнәләре генә черегән иде.. Әнә
шул бер алыштырдык та, башкача кул тимәде. Суы да
кимеде. Урам колонкасы да булгач, яңартып интекмәдек.
— Бу юлы яшелчә бакчагызның капкасы тирәсенәрәк
казытырга кирәк, — диде Балбабай, — чыкса, шунда
чыгар.
— Бәй, анда койманы сүтәсе була бит!.. — Әти җил­
кәсен кашып торды. Әмма нинди тискәре кеше булса
да, өлкәннәр сүзен егарга кыймады, ахры. — Ярар, —
диде, кулын селтәп. — Сүтәргә тек сүгәргә. Әйдәгез,
егетләр, безнең өчен биш минутлык эш иңде бу.
Койманы сүткәч, ихатага алды этәткечде, арты чүмеч­
ле зәңгәр «Беларусь» керде, җайлап, борылып туктады.
«Тәпи»ләрен җиргә беркетте. Тирә-юньне солярка исенә
тутырып, очлы тырнаклы чүмечен җиргә батырды. Җи­
ңел генә, уйнаган кебек кенә, сыңар кул белән бер уч
туфракны урыннан-урынга күчергән кебек кенә, әллә
никадәрле җирне куптарып алды да борылып бер читкә
бушатты.
Мин кабинада утырган Фәрит абыйны күзәтәм. Бәлә­
кәй генә, юка гына ул, ә нинди көчле техниканы үзенә
буйсындыра. Бер рычагны тарта — чүмеч җиргә кадала,
икенчесен бора — фәлән хәтле туфракны «һә» дигәнче
күтәреп тә сала... Их, мине күрсен иде Фәрит абый!
Үзенең кырына утыртсын иде... Юк шул, әйләнеп тә
карамый ул миңа.
167
Төш җиткәндә киң генә мәйданны өч метр тирәсенә
казып та төште «Беларусь». Өч ярымга кадәр алдыра
ала бу диюләре хактыр — соңга таба буе да җитми баш­
лады. Ул инде, биле авырткан карт сымак, акрын гына,
сакланып кына кылана. Эш кулга кала хәзер болай бул­
гач. Бәлки, су чыгар, көрәк белән казып та тормаслар,
дип өметләнгән идем, юк әй, суның ишарәте дә кү­
ренми.
Әни эшчеләрне әбәткә чакырды. Балбабай кермәде.
«Әлегә кирәкмим инде, эшегез бармаса, чакырырсыз», —
дип, кайтып китте.
Мине, бер кулга чүпрәк сумка, икенчесенә кулъяу­
лыкка төрелгән акча тоттырып, кибеткә җибәрделәр.
Аракыга. «Алып куйганы я җитмәс», — дип курка инде
әни. Зур эш бит, кеше күп.
Кибеттә халык хәтсез — озак торылды. Мин кайтып
җиткәндә ашап алганнар иде, аска әти белән Нурислам
абый төшкән. Фәрит абый белән күрше Әхмәт абый,
чиратлашып, балчык тулы чиләкне бау белән тартып
алып торалар иде.
Кулга калгач, эш акрынайды-ы... Төшкән саен мәй­
дан да тарая, боҗра сыярлык кына итеп казыйлар, ике
кеше эшләве җайсызлашкач, берәмләп кенә булаша баш­
ладылар.
Минем күңелгә шом керде. Көн кичкә авыша.
Казуын да хәтсез казыдылар. Бая үлчәгәчтен алты метр
диделәр. Чыкмас микәнни бу су? Күпме интегүләребез,
расхутлануларыбыз
бушка
булырмы?
Ә
гарьлеге
ни
тора! Малайлар күзне дә ачтырмаячак!
Алма бакчасындагы аулаграк урынга посып, тагын
теләк телим:
«И Алла бабай, чыксын иде су, чыксын иде», — дип
кабатлыйм да кабатлыйм.
Әйләнеп килүемә эшләр тагын да хөртәйгән иде.
Балчыкка катнашып, кисәк-кисәк аксыл ташлар очрый
башлаган. Тора-бара бөтенләй гел ташка килеп төртел­
деләр. «Моның астында, мөгаен да, су инде», -- дип, лом
белән ваткалап-ваткалап ярты метр төштеләр. Әмма
аның саен таш катылана, тыгызлана гына барды кебек.
Кешеләр дә арыдылар. Таш бит ул — күпме генә казый
аласың инде аны!
168
Кояш баеды. Көтү кайтты. Чокырдан лычма тиргә бат­
кан, итекләре, аркалары кызгылт-сары балчыкка буялган
әти чыкты. Чырае кап-кара... Ахыргача өметләре сүнмә­
гән, малайларча чәм белән эшләгән абыйларның да йөз­
ләре сүрелде. Беркем берни эндәшми. «Инде нишли­
ләр?»— дип, котым очып уйладым мин.
— Фәрит! — дип кычкырды әти кинәт. — Кабыз!
— Нәрсәне? — Тәмәке тартып утырган Фәрит абый
сикереп торды.
— Нәрсәне булсын! Тракторны! Давай, күмәбез! Нәрсә
басып торасың? Күмәбез димен бит!
— Тукта әле, абзый, ашыкма әле, — Фәрит абый тар­
кау гына сөйләнде. — Күмәбез дип инде... Бу хәтле чокы­
гач... Иртәгә тагын казып карарбыз... Бер көндә генә
димәгән бит...
Тавышка чыгып җиткән әни дә сүзгә кушылды:
— Абыкайны чакырыйк мәллә? Ул нәрсә дияр иде
икән?
— Башымны катырдың инде! — Әти кызып китте. —
Аның сүзенә ышанып! Ул күрсәткән урынга чокыдык
бит инде менә!
Әти «Беларусыжа таба китте:
— Кая әле, үзем!
Фәрит абый аның артыннан йөгерде. Әтине этәреп,
кабинага үзе менеп утырды.
Кабызды, кузгалды...
— Их!!! — дидем мин, ачынып.
Шулчак тракторга әллә нәрсә булды — төчкерде,
чәчәде дә сүнеп үк куйды. Фәрит абый сикереп төшеп,
двигательдә казынырга тотынды.
— Кая әле, — дип, әти дә караша башлады. Әмма
Фәрит абый алдашмый иде, ахры, нәрсәдер ватылган
иде. Әти усал итеп кулын селтәде дә, «Беларусь»ның тә­
гәрмәченә тибеп куйды. Аннан абыйлар янына килде.
— Ярар, егетләр. Булмады бу! Чукынып китсен кое­
сы! Кадалсын! Әйдәгез, ашарга керик. Йөзәр граммны
каплыйк — арыганнар бетсен, кайгылар юылсын. Юса,
шул юа, юмаса, чуртым да ярдәм итми...
7-1.0031.12
169
***
Төн буена котырды әти. Мин кибеттән алып кайткан
аракылар беткән иде инде. Түбән очтан сәмәй алып
кайтып эчте.
— Син генә миемне череттең! Син генә «кое да кое»
дип бавырга төштең. Король бичәсе булдыңмыни? Ике
йорт аша суга йөрүе кыен берәүгә. Нигә эттән талатып
баланы (бусы — мин инде) йөртәсең — үзең йөре. Кеше
хатыннары ташый бит әнә — бер дә укалары коелмый!
Эт ялкавы син! Синең аркада, «кое казытам» дип, адәм
мәсхәрәсенә калдым, — дип, әнине сүкте. Балбабайга да
эләкте:
— Акылдан язып беткән карт сүзенә карап! «Менә
монда чыгар», имеш, чыкты... Элеккеге урынга казытсак
шунда!
— Күземә күренмәгез! Барыгыз, келәттә йоклагыз, —
дип, безне дә куып чыгарды. Без чоланга кереп, дүрте­
без бер караватка сыенып, өйдән ишетелгән тавышлар­
ны тыңлап, «Әнигә сукмаса ярар иде», — дип куркышып
яттык. Таң сарысы беленеп, әти йоклагач кына кердек.
Аннан кече сеңлемнең астма өянәге тотты. Ул төнне
әнигә йокы эләкмәде.
Иртән сәгать ничә булгандыр — көтү китмәгән иде
әле, әни уятты. «Фельдшерны чакыр, улым, әтиең чир­
ли», — диде. Әтигә приступ булган — тын алган саен
аһылдап, елап ята. Фельдшер апа килеп, уколлар кадагач
кына тынычлабрак йоклап китте.
Әни сыер саварга чыкты. Мин диванда яткан әти
янына килдем. Сабый бала сыман бөгәрләнеп, бәләкәй
генә булып ята... Күпме юсаң да карасы бетми торган
зур кулларын ияк астына кушырган. Сакал-мыегы җит­
кән, җилсенгән саргылт йөзенә, күм-күк күз төпләренә,
кашларына ук төшкән, тирләүдән учлам-учлам оешкан
җитү чәченә, шәмәхәләнгән иреннәренә карадым да
елап җибәрдем. Акты да акты яшьләрем. Әтине жәлләп,
әнине, үзебезне кызганып, коеның суы чыкмавына, күп­
ме өметләнүләрнең, интегүләрнең әрәмгә китүенә...
Тәрәзәдән көтү киткәне күренде. Мин киенеп, битем­
не корытып, тышка чыктым. Ыржаеп яткан чокыр янына
килдем. «Төнлә су чыкмады микән?» Үрелеп төпкә кара170
дым. Коп-коры. Кичә генә бу кызыл балчыкларны хәл­
вәгә охшаткан идем, биек-биек туфрак-балчык өемнәрен
хыялым белән кораб ясаган идем. Ә бүген... бу чокыр
галәмәт зур аждаһаның авызы булып күренә. Ул гүя көлә,
безне, кешеләрне: «Әһә, җиңелдегезме?» — дип үчекли,
мыскыллый кебек. Күңелемдә коега карата дошманлык,
нәфрәт хисе кузгалды. Әмма шулчак Балбабайны искә
төшердем. «Кирәксәм, эндәшерсез», — дигән иде бит. Ул
нәрсә дияр иде икән?
Киттем Балбабайларга. Ул үзе үк безгә килә чыккан
иде. «Хәлләрегезне көтү куганда сөйләделәр, балам, —
диде ул. — Кичә үк урармын дигән идем дә, шәһәрдән
балалар кайтты».
Без капкадан кергәндә Фәрит абый да килеп җиткән,
тракторын карап, кабызмакчы булып азаплана иде. Иртә­
ләгән. Рульдә булгач, бик эчми шул — башы авырт­
мыйдыр. Балбабай белән күрештеләр.
— Нишлибез инде, Балбабай, күмәбезме? — диде ул.
— Күмәргә өлгерербез. Эшеңне куеп тор, балам. Хә­
зер коега төш тә колагыңны җиргә куеп тыңлап кара —
бер-бер тавыш ишетелмәсме?
— Карале, чынлап та! — Фәрит абый бот чапты. —
Ничек үзебезнең башка килмәгәи?
Ул кичәге балчыклы сырмасын, итекләрен киеп, би­
ленә бау бәйләп, аска төште. Кепкасын салып, җиргә
тезләнде.
— Ишетелә бит! — дип кычкырды ул. — Яп-якын
калган булган!!!
Без арканга бәйләп лом, бидрәләр төшердек. Фәрит
абый киерелеп-киерелеп ташны ватып бидрәгә тутыра,
без өскә алып торабыз. Бер сәгать тә үтмәгәндер, кисәккисәк ташлар арасында комлы-балчыклы юеш җир дә
күренде. Аның аша саркыган болганчык су «һә» дигәнче
Фәрит абыйның итек йөзен күмде.
Балбабай мине күрше-күләнне чакырырга җибәрде.
«Су бик тиз арта, җәһәт йөре, балам», — дип, ашыгырга
кушты. Төпкә вак таш җәеп, чакматаш кисәкләре салып
калдырып, боҗраларны төшерергә кирәк иде хәзер.
171
***
Шулай итеп, без коелы булдык. «Сезнең кое авылда
бер, — диләр белгән кешеләр. — Суы бигрәк йомшак,
тәмле», -- диләр. Тәмле булмыйча, чиста булмыйча ни,
җиде кат җир, таш асларыннан чыга бит ул!
Теге көнне үк боҗраларны төшереп, беркетеп, күмеп
куйдык. Өстенә тагын бәләкәйрәк ике боҗра өстәдек.
Икенче атнада әти озын муенлы, озын койрыклы, озын
тәпиле «торна» — сиртмә ясатып утыртты. «Баесак,
электр насосы да алып җибәрербез», — дигән иде.
Дигән иде... Кое казыткан елны югалттык без әтине.
Урып-җыю беткән, хезмәт көненә тигән ашлыкларны
алган иде инде. Шуны «юган» көннең иртәгесенә тагын
приступ булды. Район дәваханәсенә илтсәләр дә, кот­
кара алмадылар аны табиблар.
Иллегә дә җитмәгән иде әти...
Ә мин һаман бер үкенечле уйдан котыла алмыйм:
«Ник шунда, кое казыткан көнне, теләкләрем, догала­
рым кабул булган көнне: «Әтием эчүен ташласа иде!» —
дип теләмәдем икән? Теләсәм — кабул булыр иде, кабул
булган булыр иде...»
БЕР СҮЗ
Болытлар бер тукталмый агылалар да агылалар. Яшь­
легендә ул арбага чалкан ятар да, сәгатьләр буе, гел бер
көйгә келтерәгән арба уңаена тирбәлеп, күккә карап
барыр да барыр иде. Ул вакытта әле үзе япь-яшь, күңеле
дә шул болытлар кебек гамьсез иде. Инде ул чаклардан
соң хәтсез сулар акты, хәйран күп юллар сүтелде — уйлап
уйлар бетмәле, сөйләп сүзләр җитмәле түгел. Менә та­
гын алтмыш елдан соң да шундый ук болытлар ага.
Башны артка ташлап, як-ягыңа каранмый барсаң, бер­
нәрсә дә үзгәрмәгән сыман. Тик ул хәзер болытларга
алай гамьсез генә карап бара алмый. Арыган инде ул.
Баш тулы уй да уй. Аларны кайчак бөтенләй уйлыйсы
да килми. Ә уйламый булмый. Алар, әле икмәк, әле
печән сорап килгән әрсез крәстиәннәр сыман, сырып
алырга торалар.
172
— Вәли, кая куасың шулхәтле! — Карт, ризасыз тавыш
белән кучерга җикерде: — Сөякләре таралып төшсен
дисеңме!
Вәли, башын толыбының киң якасына яшереп, атлар­
ны тыя бирде.
Аның йортка кайтып төшү көнен бер генә дә ашык­
тырасы килми. Җиңеп кайтса бер хәл. «Баерга киткән
апакай үлеп кайта, ләң-ләң», дигәндәй, күпме вакытын
әрәм итеп, акчасын суга салып кайтып бара.
— Вәли, Карабашта туктарсың!
Көйсез хуҗаның мыгырдануларын берсүзсез үткәреп
җибәрергә гадәтләнгән Вәлинең очлы танаулы ябык йөзе
тып-тыныч. Куе мыегының бер як очы гына селкенеп
куя. Атлар да кинәт, печән исен сизгәндәй, дәррәү тал­
пыныбрак җилдерә башлыйлар.
Ул, төлке тунына ныграк уранып, күгелҗем урман­
нар каймалаган ялан киңлегенә карашын теки. Читләрен
сырлар баскан, элекке үткерлеген югалткан соры күз­
ләре, салынып төшкән куе кашлар аша өнсез аклыкны
айкый. Нәрсәдер күренгән сыман була. Юк, болар хати­
рәләр, хәтер сандыгында мыжгыган бихисап хатирәләр
генә. Аларның кайберләре тыныч кына, үз урыннарын
белеп хәтер сандыгының төбендә ята, кайберләре тик
торганнан
болганып
тора.
Кайберләре,
ач
еланнар
сыман, аның күкрәгенә үрлиләр, чал сакалына үреләләр.
Ул ыңгырашып куя. «Лачыным... Кара ла юргам...»
Кычкырып дәште инде әллә. Вәли әйләнеп тә карый.
Караса соң. Карасын. Йомыла башлаган авыр күз каба­
гыннан сыңар күз яше тәгәрәп төшеп, тирән сырдан
ияк читенә юл ала.
Йөзләр, бихисап йөзләр яланның ак карыннан шәү­
ләгә әверелеп йөгерәләр. Алар өнсезләр. Аларга өйрән­
гән инде ул. Аларның ник дәшмәгәнлеген дә белә: алар
үлекләр. Ул йөзләрнең ияләре инде әллә кайчан кабердәләр. Алар әнә шулай, өнсез-тынсыз гына аны йокы
белән уяулык арасында озатып йөриләр. Йөрсеннәр. Ул
алардан курыкмый. Тереләрдән куркырга кирәк, тереләрдә-ән... Үзен артык гаепле дә тоймый ул. Шулай
кирәк иде ягъни дә мәсәлән, шулай кирәк иде. Дөнья
шулайга тәгәрәгәнгә ул гына гаеплеме. Ул усал өермә
кебек иде. Давыл аҗарланганда кем өненә кереп качма173
ган — үзе гаепле. Алар үзләре башсыз булдыла-ар, үзләре-е. Чебен дулап тәрәзә вата алмый. Йомычка агымга
каршы йөзә алмый. Шуны да аңларлык башлары бул­
магач, нигә ул баш. Димәк, андый башның булганнан
булмаганы яхшы. Тик юрга жәл. Лачынкай жәл.
Ә тегендә нәрсә ул? Таш, агач йортлар, алтын гөмбәз­
ләр, чаң тавышлары... Авыллар... Ул баш булып торган,
иң усал, иң җаһил старшина булып, картын-яшен, бичәсен-чәчәсен,
баласын-чагасын
кан
калтыратып
тоткан
авыл ишарәтләре. Булды вакытлар: таштан су, агачтан
май сыга иде ул. Һәр эшенең уңай барып чыгуына үзе
дә аптырап куя иде. Кешене үтәдән-үтә күрә торган, эш­
нең ахырын алдан белә торган, теле белән арбый торган
кәрамәте бар иде аның. Ниндидер бер эчке тавыш дөрес
карарны гел-гел әйтеп тора иде кебек. Тик югалды әле
соңгы вакытта. Башта юклыгын сизми дә йөрде. Баш тү­
рәнең
соңгы
карары
турында
ишеткәч,
өметләренең
акланмавын аңлап алгач кына үзенең ялгызлыгын сизде.
Күпме генә сагаеп-сагаеп, тыңлап-тыңлап карамасын, эч­
ке тоемлавыннан бер ым-шым да булмады. Дөньясы
кирегә китте, бер яме калмады, кояшның нуры сүнде,
ризыкның тәме җуелды шул көннән соң.
Хәер, бу сәфәренең уңышсыз буласын белә иде ул.
Белә торып кузгалды, белә торып түрә сараен тирәләде,
белә торып куштаннарына ялынды, күчтәнәч-бүләк та­
шытты, үтенечле хатлар яздыртты. Ә түрә ул дәгъвала­
ган җирне тотты да бер маңка малайга бирде. Еллар буе
эт кебек тугры хезмәт иткән ул авыз ачып, кәкре каен
терәтеп калды. Картаелды шул, их, картаелды... Карт
арысланга якын ук килергә шөрләсәләр дә сансын­
мыйлар, сансынмыйла-а-ар... Өер тәртибе шулай. Ул үзе
дә башларны аз ашамады. Арысланның да иң гайрәтлесе, хәйләкәре иде. Тик үзенә килмәс иде кебек картлык
хәлләре, бер-бер тылсым белән аны урап үтәр кебек иде
картлык хәсрәтләре.
Ат пошкыруына күзен ачса, биек капкага килеп те­
рәлгәннәр. Вәли аңа артлы чанадан төшәргә булышты.
Каткан аякларын язарга тырышып, юлчы карачкыл агач
йортка карый юнәлде. Каршына ярамсаклы елмаеп, ашы­
гып йөгереп чыккан йокылы хуҗага күтәрелеп тә кара­
мый ишектән үтте. Гөрселдәп түрдәге сәкегә ауды.
174
Шул яткан җиреннән иртәнгә хәтле кымшана алмый,
әвен базына юлыккандай бастырылулы бер авыр йокы
белән йоклады ул. Карт сөякләрен көч-хәл белән язып
торып утырганда, төнлектәй тәрәзәләрдә таң сарысы
чалымлана иде.
Сыек шулпа тамагына ятмады, җикеренеп, ит сора­
ды. Аның туйганчы бер рәхәтләнеп ит ашыйсы килә.
Сарымсаклап торып, каяндыр ялт кына табып китерелгән
салкын сарык ботын ялмап куйды.
Тагын юлга кузгалдылар. Авыл очында буталган бер
йолкыш эт әллә ничаклы кашавай артыннан ләңгелдәп
өреп барды. Юллар... Ничә чакрымнар үтелде икән го­
мер буена. Тик аның өчен хәзергесеннән дә ачырагы,
хәзергесеннән дә хәерсезрәге булды микән? Гомер буе
үзен арыслан дип хис итеп йөр дә, хәзер килеп әнә шул
ябык, иясез эт хәлендә калчы!
Этнең кызыксынуы сүрелеп, торып калды. Аның да
баягы эт кебек дәртләнеп дөнья олавын кутан чаклары
бар иде. Әйе, бар нәрсәнең дә кайчан да булса кызыгы
бетә. Аңа да бу дөньяда кызык түгел иде инде. Ул
үзенең дөньяны куып җитеп койрыгына баса алмасын
инде элегрәк үк тә аңлаган иде. Шулай да, бер чапкан
җайга, барып җитмәсен белә торып, һаман чабып маташ­
кан булган иде шул, әттәгенәсе.
* **
Кучерга туктарга кушты. Кашавайдан торып чыкты
да, алдында яткан чиксез һәм өнсез яланга таба атлады.
Тынычлык әнә шунда табылыр иде кебек.
— һәй, син кайда? Кайда?
Ак тынлык дәшмәде.
— Мин беләм, син кайдадыр монда! Син бит мине
гомер буе озатып йөрдең, ярдәм иттең. Мин гел сиңа
таяндым ласа. Син минем иң тугры ишем булдың.. Ник
дәшмисең? Үпкәләдеңме? Нәрсә кирәк соң? Юк, кирәк­
ми. Беләм кирәкмәгәнен. Юк, уйлама, мин синсез дә
тора алам. Күрәсеңме, менә бит исән-сау кайтып барам
бит әле. Боты белән умырып ит ашый алам. Әле карт
арысланның дәрте дә, дәрманы юк түгел. Дәшмисең.
175
Дәшмә. Берегез дә дәшмәгез. Юргам да, Лачыным да
дәшми. Кичер мине, кичер... Минем үчлек белән бәкә­
леңә кыл саптылар. Хуҗаң карт көнендә япа-ялгыз кал­
ды. Япа-ялгыз! Хатыннар, бала-чага исәпкә керми.
Кинәт ялан яктырып куйды. Анда төтенме-томанмы
болыты хасил булды. Ул болыт бөтерелде, чорналды-тугарылды да нәзек кенә сынлы, ак калфаклы, озын толым­
лы кыз сынына әверелде. Кыз шулкадәр нәфис, сөйкемле
иде — балкашыгына сал да йот инде менә.
— Бу — синең оныгың, — диде бер Тавыш.
Ул тетрәнеп китте. Зарыгып көткән булса да, Тавыш­
ның ниндилеген ул инде онытып ук бара иде.
— Ник монда ул? — диде, калтыранып.
— Ә ул синең карарны көтә.
— Нинди карарны?
— Үзең беләсең.
— Юкса?
Тавыш дәшмәде. Тавыш күп сүз яратмый иде. Җавап­
ны юлчы һәрчак үзе табарга тиеш иде. Һәм ул, күзләрен
чекрәйтә-чекрәйтә теге кызның сыныннан, йөзеннән ни
дә булса укырга тырышты.
Кыз нәрсәгәдер бик борчулы тоелды. Аның дугаланып
торган нечкә кашлары арасына язылмаслык булып ачы
хәсрәт сыры яткан иде. Япь-яшь килеш нинди кайгыга
тарыган икән инде бу бала? Аның бит әле уйнап-көлеп
кенә йөрер чагы. Ул яшьтә кыз-кыркынның нибары бер
кайгысы була — ул да булса, егет кайгысы.
Картның уен сизгәндәй, кыз бөгелеп төшеп үксергә
тотынды. Ябык кына кулбашлары дерелдәп-дерелдәп ала
иде. Картның гадәтенчә тозлап-борычлап сүтенеп җибә­
рәсе килеп китте. Моның ише чәчбиләрне көчек сыман
чырылдатып тибеп очыруы да берни дә түгел аңа. Ләкин
бу кыз аның үз каны иде шул!
Ул арада янәшәдә тагын бер сын пәйда булды. Бусы
ир-егет. Мундирда. Ул ике кулын кызга сузды. Кыз,
талпынып, егеткә таба бер адым атлады. Йөзе тулган
айдай балкып китте. Шулчак кызның уң ягында картрак
бер хатын сурәте чалымланды. Ул ике кулы белән кызга
чат ябышты да елый-елый аны үз ягына таба өстери
башлады. Күренеп тора: бу хатынга кыз бик-бик газиз
иде, аларны бер-берсенә сөттәй ап-ак, нәзек кенә бер
176
җеп бәйләп тора иде. Кыз шул җепне өзсә, теге егет
белән бергә кала алачак иде. Әмма кыз, бу хакта уйласа
да, кыймый, курка, теге карт хатын да аның өчен бикбик кадерле иде.
Кыз нишләргә дә белмәде. Ул бу кешеләрнең икесен
дә җаныннан да артык күреп ярата, ахры, һәм кайсы
якка да тартылырга белми, читлектәге чарасыз ак күгәр­
чендәй бәргәләнә иде.
— Күрәсеңме? — диде Тавыш. — Мин менә шунда
хәзер. — һәм кызның тирә-ягында төтен сыман сорылыкаралы боҗра хасил булды. — Ләкин синең бер сүзең
кирәк. Ул сүздән синең каныңның, нәселеңнең язмышы
тора.
Карт ирексездән кызга бакты. Коточкыч газаплар
кызның йөзенә чыккан, шашына-шашына дөрләгән ял­
кынның
очлы-зәһәр
телләре
аның
гәүдәсен
ялмарга
булашалар иде.
— Әйт, зинһар, әйт тизрәк, нинди сүз ул?
— Аның синең язмышны кабатлаячагына ризасыңмы?
Ягъни дә элек мин, сиңа ярдәм иткән кебек үк, аңа
ярдәм итә башлаячакмын. Ул да бәхетле булачак. Ул да,
нәфсесе ни тели, барсына да ирешәчәк! Аңа да баш
иячәкләр, күз карашыннан дерелдәп торачаклар! — Кыз
инде бу караганда әллә нинди биек-биек гөмбәзле, байбай йортлар арасында йөри, янында хәтәр фырт, чибәрдән-чибәр, баһадир гәүдәле ирләр чуала, аны көтеп ярсу
атлар алтын ялларын чайкыйлар, көмеш тояклары белән
урам ташын тырныйлар иде.
Ләкин картның гомер буе алдау-йолдау белән мәш
килгән хәйләкәр акылы биредә ниндидер тозак барлы­
гын сизеп алды. Әйе, бирде ди рөхсәт, ә аннан? Аннан
бу балакайны да аныкы кебек үк картлык көтәме? Ул
бит — аның үз каны, үз сөяге! Аны да түбәнсенүле һәм
әрнүле картлык көтәрме? Шушы туң яландагы кебек,
җилекләргә төшкән ялгызлыкмы? Юк... Аның үзенә дә
таман. Кылганнарына күрә таман. Хәзер кире борылыр
юлы юк. Үткәннәре, теге өнсез шәүләләр, еламсыраулы
авазлар
мәңге
ияреп,
тагылып
йөриячәкләр.
Чәчәсе
чәчелгән, урасы урылган. Ю-ук, ю-у-ук...
— Ул бит кыз бала...
Тавыш дәшмәде.
177
Юлчы кызга күз атты. Ул инде, сулган чәчәктәй хәл­
сезләнеп сыгылып төшкән, тузанга тончыгып сулыш та
ала алмый газаплана иде.
Ниһаять, картның бугазыннан хырылдау катыш бер
сүз атылды:
-Юк!
Соры-карачкыл боҗра юкка чыкты. Кинәт барсы да
сүлпәнәеп калдылар. Егетнең кызга булган кызыксынуы
бөтенләй сүнде дә, аның шәүләсе эреп күздән югалды.
Кыз, каты авырудан аягына баскан кеше сыман якягына каранып аптырап торды-торды да, хатынны күреп,
саташулы төштән айныгандай, аның кочагына ташланды.
Һәм аларның кочаклашкан сыннары да, упкынга убыл­
гандай, бер мизгелдә юк булды.
* **
Кашавай чанада атның лырт-лырт юырткан уңаена
башы түшенә төшеп җитә язып йокымсырап барган
картның күзләре ачылып китте. Карчыга танавының
чите буйлап сузылган тирән сырлар тагын да аскарак
йөгерделәр. Ул башын чайкап куйды. Өстеннән аксылсары болытлар агылган киң яланга багып, офыкта нәрсә­
недерме, кемнедерме күрергә тырышты. Саргаеп, кибеп
тарамышка
әйләнгән,
кара-зәңгәр
тамырлары
беленеп
торган кул йөзе белән күзләрен сыпырып алды. Күккә
күз ташлады. Болытлар һаман бертукталмый каядыр
агылалар да агылалар иде... Нәкъ моннан алтмыш ел
элеккеге кебек...
ЛИФТ
Бу подъездда берәр вакыт лампочка янар чак булыр­
мы? Алма исе аңкыган карлы һавадан соң — нәкъ язын
ачкан баз: шундый ук караңгы, шундый ук тынчу!
Әһә, өлгерә ала! Ябылып бетә язган яктылык тасма­
сына ботинка табаны куелды. «Яктылык» гүелдәп яңадан
ачылды.
— Сезгә кайсы катка?
178
Лифттагы хатын дәшмәде.
— Сезгә кая, дим?
Нинди сәер хатын! Чукракмы, әллә? Бәй, Фәридә
түгелме соң бу?
— Фә-ри-дә...?!
Читлеккә эләккән кыргый җанвардай, ир лифттан
чыгарга мәтәләнде. Өлгерә алмады. Тимер тартма ыкытыкы килеп, югарыга менеп тә китте. Фәрит, гасабиланып, биш саны сугылган төймәгә басты. Төртүе булды —
нәрсәдер «дөп» итте һәм лифт туктап калды.
Ах, кадалгыры! Тфү! Кәйсезлеген белә торып! Пыча­
гыма кирәктеме кузгалгач төймәгә басу. Хәерсез! Кая
диспетчер төймәсе? Әһә менә! Ым-шым юк. Кабер тын­
лыгы. Дөмеккәнме әллә диспетчер. ЯрсЫп ишекне төйде.
Үкчәсе белән типте. Кесәләрен капшады — ишекне
каерырлык бернәрсә дә юк. Сумкада кием-салым белән
азык-төлек кенә. Бармаклары белән тимер ишекләрне
як-якка аерырга маташты. Төелгән, сугылган, тибелгән,
каерылган, әллә нинди ямьсез сүзләр ишеткән ишек
ыжламады да.
— Җитәр инде, Фәрит...
— Дөп-дөп, дөп-дөп...
— Бәйрәм көн бит бүген. Төнге өчтә кем ишетсен...
Ярсуына чыдый алмый, ир пычрак идәнгә чүгәләде.
Маңгаен ышкыды, чигәләрен уды. Тирләгән бүреген
салды. Нинди кысан! Нинди тарлык! Туктале... Кесә
телефонының төймәләре пипелдәде, «Сезнең очрак без­
нең компетенциягә керми... Тынычлык саклагыз. Иртән
чыгарырлар». Эт ялкаулары! Көнең пожарник белән
милициягә калмасын!
Тәк... бүген ял көне, өстәвенә бәйрәм. Сәгать төнге
өч. Иртәнге алты-җиделәргә кадәр күпме вакыт! Кая,
элек лифтерларның телефоннары язып эленгән була
торган иде. Язылган булган, тик саннар өстенә сагызмы,
әлле нәрсә чәпәп куйганнар. Дүрәк, аэропортка туры
бармыйча ни. Иртәнсез бу тимер капчыктан котылу юк,
болай булгач, ярый ла самолетка өлгерә алса!
Ичмасам, кем белән туры килде! Нигә кирәк инде бу
очрашу? Онытылган иде бит инде. Уңалган иде бит яра­
лар. Өч ел... Хәзер тагын башланачак елау-рәнҗеш
сүзләре, аны булган-булмаган гөнаһларда гаепләү. Хатын179
кызга гына хас вакчыллык, тискәрелек... Уннарча, йөз­
ләрчә кат кабатланган сүзләр... Агулы сүзләр кабинаның
тынчу һавасында чагар корт иләве сыман бөтерелә.
Аларны Фәрит тән тиресе белән сизә кебек. Чиркандыр­
гыч тынлыкта уйлар безелди, нәфрәтле, рәнҗүле, үпкә­
ле, агулы уйлар... Ир, тыны куырылып, изү төймәләрен
ычкындырды. Башын як-якка боргалады. Бугазына сарыл­
ган күзгә күренмәс ятьмәне өзәргә тырышып, муенын
сыпырды.
Тынлык. Бер сәгать үттеме, икеме. Юк, нибары утыз
биш минут. Ничек озак үтә вакыт...
Йоклаганга сабышыргамы? Әмма гаҗизлеге, көчсезлеге шул дәрәҗәгә җиткән иде — кинәт кычкырып
көлеп җибәрде. Гаҗизлекнең соңгы чигендә шулай өч­
нең берсе генә кала бит: я еларга, я җырларга, я, бар­
сына кул селтәп, ахмакларча көләргә генә...
Фәрит
шунда
гына
Фәридәгә
күтәрелеп
карарга
җөрьәт итте. Көлү кытыгы кинәт сүрелде. Аягы оеган
иде, торып басты. Иңсәсе белән стенага сөялде. Каш ас­
тыннан гына тагын хатынга карады. Нинди үзгәргән ул!
Өр-яңа кыйбатлы тун. Яшьләр генә кия торган ультрамодалы бүрек. Әллә нинди ялтыравык сумка, итек.
Крокодил тиресеме? Чәчен сап-сарыга манган. Лифтның
тонык лампочкасы яктысында ике алкасы ялгыр-йолтыр
килә.
Каян болай яхшы итеп киенә алган? Берәрсен тапты
микән ни? Юкса, нишләп бу Кадәр үзгәргән ул? Ят, шом­
лы, көчле тойгы. Көнләшү шулай була микән ни? Моңар­
чы көнләштеме ул? Юк. Ул үзе көнләштерде. Аның үзен
яраттылар. Көнләшеп. Ярышып, аның өчен көрәшеп.
Шуны онытканмы Фәридә? Мөмкин түгел! Аны, Фәрит
чаклы Фәритне шулай җиңел генә, ансат кына оны­
тырга!
Һәм ул ничек болай гамьсез итеп рәхәтләнеп көлә
ала?! Ул бит елап калган иде! Ул бит Фәрит өчен сулар­
га сикергән кеше! Кая шул мәхәббәт! Елмаюлы-күз
яшьле, рәнҗү-нәфрәтле мәхәббәте кая Фәридәнең? һәм
Фәридәме соң бу хатын? Башын артка чөеп, бер кайгы­
сыз көлеп торган хатын аның Фәридәсеме? Елый-елый
Фәриткә ябышырга, гаепләргә, талашырга тиеш иде бит
ул. Ә ул исәр кеше кебек көлүен белә.
180
— Нәрсә булды сиңа, Фәридә?
Хатын көлүеннән шып туктады. Сумочкасыннан көз­
ге, челтәрле кулъяулык алды. Тиз-тиз йөзен күздән
кичерде, озак көлүдән бәреп чыккан яшь бөртекләрен
киптерде. Лифт эчен кыйбатлы хушбуйның затлы исе
күмеп китте.
— Сөрмәм аккан дип торам... Куркыттың ла...
— Бу вакытта нишләп йөрисең син? Каян кайтып
киләсең?
Каушап
төшәргә
тиешле
хатын,
кыланчык
яшь
кызлар кебек, иңбашын сикертте.
— Моны... син сорыйсыңмы?
Фәриткә җан кереп китте. Юк, югалмаган элекке
Фәридә. Яңа кием кигән кебек, яңа ымнар, яңа сүзләр
артына гына яшеренгән ул. Сиздермәскә тырышса да,
элекке шикчел, гарьчел Фәридә — менә ул! Танавының
сул як канатындагы кечкенә көрән миңе дә шул ук
әнә... Шул миң сәбәпче булган иде танышуларына да.
Студент ашханәсендә бер өстәл артына туры килделәр.
Каршысындагы җыйнак, килешле гәүдәле, елмаеп кына
торган кызга сүз кушты: «Сезнең бу миңегез үзегезнекеме, әллә сурәтен генә төшердегезме?» Ап-ак йөздә
әллә каян күзгә ташланып, чекрәеп тора иде шул. «Про­
катка алдым», — дип җаваплаган иде яшь Фәридә...
Әмма соңгы бер елда элек сөйкемле күренгән миң иң
күралмаган нәрсәгә әверелде. Әрләшә башладылармы —
Фәритнең күз карашы шул ноктага кадаклана да куя.
Әйтерсең лә, киерелгән борын канатындагы миң —
бөтен зәһәрнең, усаллык, ачу-шикнең анасы... Әйтерсең
лә, гаепләүле, тиргәүле, рәнҗүле сүзләр Фәридәнең кеч­
кенә авызыннан түгел, җәһәннәм тишегедәй күренгән
шул миңнән чәчелә. Һәм аны берничек тә томаларлык
түгел, аңардан нибары качып кына котылып була ала
иде кебек...
— Аптыраганнан әйтәм инде. Кара төн уртасында...
Мин Сергейларга килеп ятам. Иртәнге унда самолет.
— «Ярый инде без туйга барабыз, ә бу халык кая
бара икән», дисеңме? — Тагын көлә. Фәритнең ачуы
килә башлады. Кызык, элек аның Фәридәгә ачуы килми
иде. Арыган, туйган, җиләгән, башны алып качасы кил­
гән чаклар күп булды, ләкин болай ярсытмый иде.
181
Кырык яшьлек олы хатын! Исәр кебек шулкадәр
көлмәсә! Авыз күгәреп! Килешмәгәнне! Әллә... акылына
зыян килгәнме моның? Булмас димә. Теге чакта, бозлы
Дим суына сикергәч тә, шикләнгән иде аны...
Хәтердә моннан өч ел элек үткән көн яңарды.
— Менә хәзер син барысын да беләсец...
Әле
генә
иренә
гаепләү
сүзләре
яудырган
Фәридә
гаҗәпләнеп
туктап
калды.
Чит-ят
кешене
күргәндәй,
күзләрен
зур
ачып,
иргә
текәлде.
Фәрит,
туктарга
җыенмый иде:
— Синең үзеңнең башлавың әйбәт тә булды. Мин
әйтергә кыймый йөри идем. Бу хәбәрне абыең нәрсәгә
алыштырды ? Әбинең өенә үзе генә хуҗц. булырга тырыша
иде, мөгаен, култамгаңны алгандыр. Я, ярар, анысы минем
эш түгел. Хәзер безгә алдагы көнне уйларга кирәк. Ничек
яшәүне дим... Мин аны... яратам бит, Фәридә... Җибәр
син минеI Бозылышмыйк та, талашмыйк та. Фатир сиңа
кала. Малайларга акча җибәреп торырмын. Алиментка
биреп мәшәкатьләнмәссең. Зурлар бит инде, берсе биштә,
берсе җидедә укый. Ә... аның... ул... Кыскасы, тагын ике
айдан...
безнең...
балабыз
т.уарга
тиеш...
Без...
мин...
ул... Ул элекке иреннән, аерылды инде...
Агарынып киткән Фәридәнең авызыннан бер генә суз
чыкты:
— Ә мин ? !
Чыгып та йөгерде. Ярый артыннан чыктылар. Бак­
чалары Дим буенда гына иде. Тоткан да сикергән ярдан.
Апрель ае. Елга тулып боз ага. Үпкәсенә салкын тиеп, ике
ай ятты. Ул савыгып чыккан көнне Фәритнең кызы туды.
И.Ке ут арасында бәргәләнеп йөрде-йөрде дә, китте ир...
Шулчак тыштан ниндидер шау-шу ишетелде. Сыра
исе, тәмәке исе аңкып китте. Фәрит, сикереп торып,
лифт ишеген дөмбәсләде. Яшь-җилкенчәк көлешеп сүген­
деләр дә баскычка таба киттеләр бугай.
— Ах, хәсрәт... Ах, кем уйлаган! — дип сукранды
Фәрит. — Нинди шөребе кырылып чыкты микән моның?
Хатын дерт итеп китте. Елмаюы сүрелде. Стена буй­
лап шуып төшеп чүгәләде. Иңендәге сумочкасын идәнгә
сыпырып ташлады. Маникюрлы нечкә бармаклары белән
йөзен каплады.
182
— Фәрит... Фәрит, туктале, дөпелдәмә әле шулхәтлем.
Барыбер ишетмиләр. Кемгә кем кирәк... Кил әле, утыр
әле. Түзәлмим. Мин башкача түзәлмим. Сөйлим. Әйт­
мәм, юри әйтмәм дигән идем сиңа! Тик ул — синең дә
улың бит... Безнең Вадимның колагыннан шөреп тапты­
лар бит...
Ир көлде:
— Бәй нигә, бала-чагамыни ул! Колагына теләсә нәр­
сә салып йөрмәсә.
— Эчтә бит ул. Баш эчендә. Урта колакта диимме,
әллә кайда инде, баш мие янына ук килеп җиткән.
— Нәрсә эшләп! Кайчан?! — Ир җилтерәтеп хатынны
аягына бастырды. — Нигә әйтмәдең миңа? Вадимны
мәктәптә ике ай элек кенә күрдем бит, менә дигән иде.
— Җибәр! — диде хатын салкын итеп. — Миңа кыч­
кырырга бер хакың да юк синең.
Ирнең бармаклары язылып китте:
— Гафу...
Икәүләп тагын идәнгә чүктеләр.
— Әйтәм ич, сиңа белдерәсем килмәгән иде. Шулка­
дәр каткан иде күңелем. Тәүдә тегене... синең... тегене
барып өзгәләрдәй булдым. Ике балалы ирне аздырган
кеше якты дөньяда яшәргә лаек түгел, дидем. Аннан
күралмавым сиңа күчте. Баштарак, беренче елны көткән
идем,
кайтырсың
иде
кебек.
Кайтмасыңны
аңлагач,
кояш сүнгәндәй булды. Син дип яшәгәнмен. Синнән
башка дөньяда беркемне, бернәрсәне күрмәгәнмен дә,
белмәгәнмен дә. Синнән башка бер ай, кая бер ай, бер
көн торалмам, акылдан шашармын кебек иде. Әмма
синсез дә яшәп була икән бит! Дөньяның кендеге син
түгел икән! Сүрелдем. Тынычландым. Килде бер көн:
мин яңа тормыш башларга карар иттем. Ышанасыңмы,
укырга кердем, әйбәт эш таптым. Баштанаяк медицина
тикшерүе үттем. Балаларны да йөрттем. Һәм шунда,
очраклы гына, Вадимны рентгенга төшерделәр. Аның
сөйләшүе мәзәгрәк иде бит, беләсең инде. Рентген сурә­
тен караган табиблар егылып китә язганнар: аермачык
булып металл шөреп күренеп тора ди! Тутыгып беткән
булган.
Фәрит, кашларын җыерып, нидер хәтерләргә тырыш­
ты:
183
— Исеңдәме? Тулай торакта чакта!
— Исемдә, — диде хатын, танавын тарта-тарта. —
Онытырлыкмыни! Заводта яртышар ел эш хакы түләми­
ләр. Ипи белән сөткә дә интегәбез. «Коры» сөт алып,
сөтне «ясап» эчә башладык. Көн дә камыр ашы пешер­
гән булам. Син үзеңнең эшеңне ачарга уйладың. Эш
дип инде, гәзиткә белдерү биреп, телерадиоаппаратура
төзәтә башладың. Өйдә, ягъни бүлмәдә. Вадим тәпи генә
киткән иде әле анда... Өстәл тулы, идән тулы вак-төяк
деталь, шөреп...
— Их! Их, Фәридә...
— Өзгәләмә үзеңне, Фәрит. Барысы да яхшы булыр,
язган булса. Операция уңышлы үтте, диделәр. Иртәгә
чыгарырга тиешләр.
— Коточкыч! Нигә миңа әйтмәдең? Нигә син моны
бүген генә сөйлисең миңа?
— Ә син минем белән сөйләшкәнең булдымы? Ярый,
балаларны мәктәпләренә барып күреп йөргәнсең. Ярый,
акчасын салып тордың. Ә минем хәлем белән кызык­
сындыңмы берәр? Ни дисәң дә унбиш ел бергә яшәгән
кешеләр түгелме без?
— Шундый хәл килеп чыккач, әйтмиләр димени инде.
Үпкә кайгысымы...
— Мин сиңа үпкәләмим. Шулай язган, шулай тиеш
булган, Фәрит. Син гаепле түгел, һәм... синең башкага
китүең кирәк булган. Элекке җай белән яшәсәк, хастаха­
нәгә йөрү уйга да кереп чыкмаячак иде. Һәм ул чакта —
уйлавы да куркыныч. «Бәхетегез бар икән, соң булуы
да мөмкин иде», — диде профессор.
— Даруга-нигә акча кирәксә...
— Син җибәргән акчалар ярап куйды, — диде Фәри­
дә, аны бүлеп. — Ансына рәхмәт...
— ...Үзең ничек? — Озак кына тынлыктан соң Фәридә
сүз башлады. — Әллә нишләп ябыккансыңмы, арыган­
сыңмы... Син элек болай түгелиең...
Ир йөзен чытты. Үзе дә белә. Өстендә юл киемнәре,
чыгып киткәндә кырынырга да онытылган. Чәчтарашка
керергә дә өлгермәде, Мәскәүдә керермен дигән иде.
Эш күп. Тәгәрмәч эчендәге тиен кебек йөгерәсең дә
йөгерәсең. Яңа партия тауар килде дип шылтыраткач,
чыкты да китте юлга. «Шәхси предприятие хуҗасы»
184
дисәң, «О-о!» диләр. Белмиләр аның нинди йөк икәнен,
һәр нәрсәне контрольдә тотарга кирәк. Үзе юкның күзе
юк. Үзең йөрмәсәң, партиясе белән брак җибәрергә дә
күп сорап тормыйлар.
--Кызың үсәме?
Ирнең йөзенә төс кереп китте.
— Өч яшь тула инде. Балалар бакчасына путевка
сөйләшеп кайттым кичә.
— Кемгә охшаган?
— Суйган да каплаган Артурның бәләкәй чагы. Шун­
дый ук бөдрә чәчле, туп кебек түгәрәк. Бәләкәйдә мин
дә шундый булганмын бит. Исеңдәме, Артурны «бөдрә
туп» дип ирештерә идек.
— Ике яшендә ябыкты да куйды кинәт. Инфекционныйга эләктек бит, шуңардан соңмы... Әле шул чакларны
хәтерлим дә, һушларым китә. Без өчәүләп хастаханәдә
ятабыз. Син көн дә тавык шулпасы ташыйсың. Ничек
өлгергәнсеңдер? Машина да юк чак. Акчага интегеш.
Мин декретта. Исеңдәме, алманың эчен кырып балага
ашатып, үзебез кабыгын ашаган чаклар булды.
— Машина алган көн хәтереңдәме?
— Теге кызыл зәпәрәйнеме? — Икесе дә көлеп
җибәрделәр.
— Шуны бәйрәм итәргә бөтен туган-тумачаны җыеп
табын кордык. Әкәмәт. Җизниләр куна калды. Бүлмәнең
идәне — килька консервасымыни — шып тулы, басарга
урын юк! Машина юабыз, янәсе...
— Шул елдан хәлләнеп киттек тә инде. Ваучерларга
алган акцияләрне сатып, фатир өчен пай түли алдык.
— Оя корган ике кош сыман җыйдык та җыйдык,
өйдек тә өйдек... Һәм бер «матур» көнне син шул ояны
ташлап, башка ояга очтың да киттең... Байлык сәбәпче
булдымы? Дәүләкәндә филиал ачам дип, юлдан кайтып
керә белмәдең. Җәяү йөрсәң, акча капчыгың буш булса,
хатын-кызның исе дә китмәс иде әле үзеңә!
— Ул чакта әллә нәрсә бумы безгә... Көн дә елаш,
көн дә талаттт... Абыең гаепле. Ул әйтмәсә! Син дә инде,
шул хәбәрне ишетү өчен, үз өлешеңнән, васыять миле­
геңнән баш тарткансың. Ул әйтмәгән, син белмәгән бул­
саң... Бу көннәргә төшмәс тә идек.
185
— Беркем дә гаепле түгел, Фәрит... Әйттем бит,
беркем дә... Димәк, шулай тиеш булган. Болай без тагын
бер-беребезне гаепли башлаячакбыз. Абый әйткәндә кы­
зың туарга тиеш иде бит инде. Туасы җан булган,
димәк... Шул җилкеткән сине... Минем үткәннәрдә казы­
насым килми, гаеплеләр эзлисем килми. Бер янган утка
кабат төшәсем, кабат янасым килми! Син соң ничек?
Әйбәт яшисезме хет? Бәхетлесеңме?
Бу сорауны үз-үзенә дә бирергә курка иде ир. Аның
бу хакта уйлаганы, уйларга теләгәне дә юк... Тормыш
агамы бер көйгә — ага. Ә ул — шул агымдагы бер
йомычка. Инде дөнья да берникадәр җайланды кебек. Ул
яшәгән тормыш кемдер өчен буй җитмәс хыялдыр әле,
бәлки. Бәхет — байлыкмы? Үзеңне бәхетле хис итүме?
Яңа гаилә, яңа мөнәсәбәтләр өр-яңа бәхет китерер кебек
иде... Әле менә лифтка кереп, төймәгә баскандай, ул да
үзенчә «бәхет» дип язылган төймәгә баскан иде югыйсә.
Ялгыштымы? Тәүте тойгылар, дулкынланулар сүрелде дә,
бөтенесе тагын үз җаена төште. Тагын шул ук гадәти
көндәлек, шул ук мәшәкатьләр, вак-төяк. Кайчандыр
Фәридә белән бергә үтелгән нәрсәләр... Инде кабатлан­
ган, таныш нәрсәләр. Лифтны иртән тәк тә төзәтерләр.
Ә ул? Җаны теләгән, җаны эстәгән бәхетне таба
алырмы?
— Ә син? Син бәхетлеме, Фәридә?
— Минем бәхетем мәхәббәттә иде. Мәхәббәтем син
идең. Ләкин минем яратуым сине бәхетле итә алмады
бутай. Һаман сиңа тик яхшылык теләдем, һәм шул
хакка мәхәббәтемне сүндерергә карар иттем. Ә бит сине
югалтсам, бер көн дә яши алмам иде кебек. Яшим бит
менә... Барына канәгатьмен.
— Син шундый үзгәргәнсең...
— Беләм...
— Берәр кемең бармы?
Хатын туп-туры аңа карады:
— Бу синең өчен шулай мөһимме ?
Ир өске иренен тешләде. Сәгатенә карады. Алты тул­
ган. Кыңгырауга басты. Шул ук мизгелдә диспетчерның
яшелле-зәңгәрле тавышы яңгырап китте.
— Че там у вас ?
186
Бер-берсенә карадылар да тагын кычкырып көлеп
җибәрделәр.
Ярты сәгать үткәч, тоткынлыктан котылдылар. Өченче
белән дүртенче кат арасында туктаган лифт кабина­
сыннан өченче катка сикереп төштеләр һәм... уңайсыз­
ланып туктап калдылар.
— Сергейны мәшәкатьләп тормыйм инде, туры аэро­
портка китәм, — диде ир. — Болай аларга тукталгалыйм
мин. Сине очратмаска була, Дәүләкәннән төнге элек­
тричка белән йөрергә тырыша идем. Елына өч-дүрт очыла
Мәскәүгә... Тәки күрештек...
— Белә идем инде, Сергейның хатыны белән сөйлә­
шеп йөрибез бит.
— Ярый, Фәридә, хуш... Кайткач, Вадимның хәлен
белешермен әле.
— Туктале, — диде хатын. — Шулай китәсеңмени?
Әйдә, юынып чык. Чәй эчәрсең. Артурны күреп чыгар­
сың... Уянгандыр инде...
Кинәт әллә нишләп китте ир. Җәйге челләдә яуган
җылы йомшак яңгыр сыман, күңеленә рәхәт бер хис
кереп тулды. Сагынулы якты моңлы, мөлдерәмә бер
хис... Яшьлекне юксыну, шушы Фәридәгә ихлас гашыйк
булып йөргән беркатлы чакларны сагынумы... Кайчан­
дыр күңелгә тулган булган, аннан сиздерми генә ташлап
киткән тансык хисне тоеп, аны танып, шуңа өр-яңадан
гашыйк булумы...
Дулкынлануын басарга тырышып:
— Лифт беләнме? — дип шаярткан булды.
— Әйдә! — диде яшьлегендәгедәй шаян һәм уенчак
Фәридә.
Алар тагын лифт төймәсенә төрттеләр. Янәшәдәге
икенче «тимер тартма»ның ишекләре ыржаеп ачылып
китте. Тонык ут, күз кыскандай, сүнә-кабына җилпелдәп
алды.
Кермәделәр тегеләр. Караңгы баскычка чыгып, җәяү
генә менеп киттеләр. Урау булса да, юл яхшы, дигәннәрдерме...
187
РИЗА
«Бер шәп кеше белән таныштырабыз» дип, хакимият
вәкиле мине мәдәният йортына алып кереп китте. Вәкил
дигәннән, бик кызык зат булып чыкты ул. Кайсыдыр
бүлек мөдиренең ярдәмчесе иде, хәтерем ялгышмаса.
Мәдәният йортына таба юлланганчы, үзе яңарак фатир
алган йортны, поселокларының бер читендә шәхси сек­
торда төзелеп бетеп килгән өч катлы коттеджын күрсә­
теп китте. Хатынының салым инспекциясендә эшләвен,
улының гел «бишле»гә генә укуын, әнисен быел санато­
рийда ял иттерүен дә сөйләп өлгерде.
«Карагыз әле, — дидем, бик аптырагач, — сезнең
районда барысы да шулай мактанчыкмы?» Колагына да
элмәде егеткәй. Хәзер инде үзенең машина алу хәлләрен,
Мәскәүдән барып алсаң, аның фәлән тәңкәгә очсызгарак төшәсен сөйли башлады. Көлсәң көл, еласаң ела.
Инде ниндирәк «кош»ны күрермен икән дип, яңа
гына ремонт ясалган бина буйлап атлыйм, ялтырап тор­
ган шома баскычлардан күтәреләм. Матур, заманча бу
ишекләрнең артында да әлеге юлдашымның игезәкләрен
күрермен, алар да сикереп торып, кемузардан, ничә баш
сыер асраулары, ничә тавык, күркә, үрдәк һәм каз
тотулары турында сөйли башларлар кебек тоелды.
Ләкин ишек артындагы абзыйны күреп, биш минут
сөйләшүгә шуны аңладым: мин аның хакында язачакмын.
Җир читендәге бу районга машина кууыбыз әрәмгә кит­
мәячәк, мәкалә язылмый калмаячак һәм ул әйбәт мәкалә
булачак.
* **
Дөрес, ул үзен башта бик сак, бик җитди тотты, куе,
йонтас кашларын җыера төшеп, кәкрерәк борынына
кавырсын кысалы, калын пыялалы күзлеген элде, таушал­
ган өстәленең тартмаларыннан әллә нинди папкалар,
отчетлар актарып чыгарды, коллективларына бирелгән
дистәләгән мактау кәгазьләрен алдыма тезде. Мин бик
акыллы кыяфәттә алардагы барлык мәгълүматны дәфтә­
ремә җентекләп терки бардым. Соңгы чорда нинди
конкурсларда нинди урыннар яулауларын әйтеп чыкты —
188
ансын да теркәп куйдым. Җыйнап стенага эленгән
афишаларны берәм-берәм ачып, егерме-утыз ел эчендә
куелган спектакльләрне саный башлагач, инде түзмәдем,
пырхылдап көлеп җибәрдем. Минем бу кыланышым
бернинди әдәп кагыйдәләренә дә сыймый иде, гәзит
хәбәрчесе буларак, әңгәмәдәш буларак та. «Ай-яй-яй, —
дияр иде бүлек мөдирем Рәзиф Тәбрисович, әлеге хәлне
карап, күзәтеп торса, — ай-яй-яй, кәрриспәндинт Мәрдәмшина, кит, шулкадәр ямьсез кыланмасаң!»
Колүен-көлдем дә, аннан пгүрләнкерәп куйдым. Ялгы­
шуым мөмкинме — мөмкин. Кулындагы папкасын шапыл­
датып өстәлгә сугып, мине җилтерәтеп, мәдәният йорты
ишегеннән чыгарып җибәрергә мөмкинме — бик мөм­
кин. Яки инде үпкәләп, бүселеп, керпе сыман йомарла­
нып калачак һәм мин аңардан бер юньле мәгълүмат та
ала алмаячакмын.
Ул нишләде инде дисезме? Табигый ки, аптырады.
Күзлеген салды. Кулындагы калын тышлы, күрәсен күреп
таушалып бетсә дә элекке затлылыгы һаман әле җуел­
маган кара папканы өстәлгә куйды. Текәлеп миңа карап
тора башлады. Я Ходай, нинди оят! Бу бала үз акы­
лындамы дип шулай тишеп каравыдыр инде!
Менә ул, өстәл артыннан чыгып, бүлмә уртасына
басты, терсәкләрен ян-якка күтәрде, күкрәген киерде,
башын кырын салды...
. . . Соцпап кына әтәч кайтып керде...
Танырлык та түгел, ләхәүлә!
Тагын кычкырып көлеп җибәрдем. Мөдирем, Рәзиф
Тәбрисович әйтмешли: «Һи-и, үзебезнең җегет икән лә!»
Мин кешеләр белән аралашырга яратам. Моның өчен
һөнәрем дә җай. Һәркем үзе бер табышмак, үзе бер
галәм. Яхшы кешеләрне очратып сөйләшүе җан рәхәте.
Яманнар очраса, ай-һай, болай булырга ярамый икән бит
дип, хәтеремә бикләп куям. Аннан, һәр кешенең нинди­
дер бер йомшак ягы була бит ул. Ниндидер үкенечме,
җавапсыз мәхәббәт, тормышка ашмаган хыял, кемгәдер
яки
нәрсәгәдер
үпкә,
күралмау
хисеме...
Кемнедер,
нәрсәнедер бик-бик ярату: байлык, тәмле ризык, матур
киемме анда, башкаларның сине мактавын, соклануын189
мы, яки сиңа буйсынуын теләүме — бу да йомшаклык.
Син кемгәдер, нәрсәгәдер мохтаҗсың икән, димәк, син
шуларга бәйле кеше, теләкләреңә, нәфсеңә ияреп йөрү­
че кеше. Ә минем чын мәгънәсендә азат кешене күрә­
сем килә иде. Мохтаҗлыктан, теләкләрдән, нәфседән.
Дәрес, гел «уңай дулкыннарда тибрәлүчеләр», үз-үзеинән, дөньядан канәгать затлар юк түгел. Ләкин ул халәт,
гадәттә, сабый балаларга, кайбер яшьләргә хас. Мин исә,
үҗәтләнеп, андыйларны өлкәннәр арасыннан эзлим. Ан­
нан соң, олырак яшьтәге кешеләр белән сөйләшүе күпкә
җиңелрәк. Яшьлек бит ул тәкәбберрәк була, «бәхетем
алда әле» дип өметләнә, өмет-хыяллары белән һавалана...
Алда гомер әле бик күп кебек, картлык әллә кайда, ак
болытлар артында кебек, вакыт бик күп, гомер бик
озын булыр кебек... Картлык ихласрак. Ул уйлана, «ничек
яшәдем?» дип, үткәннәргә нәтиҗә ясый. Картлык көзге
яланга, көзге басуга охшаш, аңардан кеше гомеренең
язын да, җәен дә укырга мөмкин.
Мөдирем исә көлә. «Яшәгән саен, дөньяны күбрәк
белгән саен кешеләр усаллана гына бара, — ди ул. —
Уңай геройлар эзләмә, таба алмыйсың син аларны, ач
күзеңне, тормыш бу, хәзер терсәк заманы: төрткәләп,
таптап китмәсәләр бик рәхмәт», ди. Без аның белән еш
кына бәхәсләшеп китәбез. Кемне-кемне, аны, үзе әйт­
мешли, сырты саргайган бүрене, җиңүе кыен. Ләкин
кагыйдәдән искәрмәләр дә булырга тиештер бит. Бүген­
ге көлүем әнә шуннан, тагын бер яхшы кешене танып
алуыма сөенүемнән иде. Ялгыштыммы әллә дип бер
мизгелдә шик кочагына капсам да, абзыемның рәсмилек
битлеген салып атып, шигырь укырга төшеп китүе
табышыма исбатлау иде.
— Исемегез ничек? — дидем мин. — Сорарга онытып
торам. — Бая абзыйның исемен әйтергә оныткан иде
вәкилебез. Абзыем үзе дә тизрәк эш сөйләргә, отчетлар
актарырга тотынды бит.
— Риза, — диде ул.
— Риза?
— Әйе, Риза.
— Кызык исем. Сирәк исем.
— Инәй кушкан. Җиде айлык булып туганмын, бик
бәләкәй булганмын. Бүреккә салып җылыга, мич башы­
на куйганнар. «Тәкъдиреңә риза, — дигән инәй, — бу
190
бала адәм була алса, бары тик синең кодрәтеңнән,
Ходаем». Мин тернәкләнеп киткәч, әнә шул сүзне искә
төшергәннәр.
Шулай итеп, син дә мин чөкердәшәбез Риза абзый
белән. Урынбасары Сара ханым да, башта аптырабрак,
ятсыныбрак торса да, аннан ул да безнең әңгәмәгә
кушылып китте. Хезмәттәшләр арасындагы «һава торы­
шы» чит кешегә бик тиз мәгълүм була бит ул. Сизелерсизелмәс кенә ымнар, ишарәләр, күз карашлары, өзектөтек эндәшүләр ике арадагы мөнәсәбәтләргә мөһер
сугарлык җай бирә. Боларның арасында нәрсә идеме?
Ихтирам хисе иде, мөгаен. Безнең татар хатыннарының
күпчелегенә хас булганча, ачык йөзле, үткер-үткен Сара
апа үзе турында да сөйләп алырга өлгерде, кемгәдер
кушып, чәй янына тәм-том китерттерде, чәйләп алдык,
тамчы да ярарга тырышмыйча, Риза абзыйны да мактап
алды.
—
Районыбыз белән аңа карап торабыз, — диде. —
Номерларны да ул сайлый, декорацияне дә ясый, кеше­
ләрне
дә
сөйләшә.
Монда
бит
профессиональный
артистлар юк, бөтенесенең үз дөньясы, малы дигәндәй...
Башкала артистлары рольгә тилмерә, ә без үзебез ялы­
набыз. Институт беткән кызкай килеп ике генә ай эш­
ләде. Яңадан куйдылар Риза абзыйны директор итеп.
Сез аның спектакльләрдә ничегрәк уйнаганын күрсәгез
икән! Менә ике атнадан яңа спектакль уйныйбыз, әйдә­
гез, килегез әле безгә!
Кайда туган, кайда укыган, эшләгән, нинди уңышлар
яулаган — барысын да сөйләттердем Риза абзыйдан.
Рәзиф Тәбрисовичым карап торса, тәгаен әйтер иде,
«коллективның
йөзенә
кызыллык
китермәдең,
синнән
әйбәт кенә журналист чыгуы бар, иптәш Мәрдәмшина», — дияр иде. Тик мин үз-үземнән риза түгел идем.
Сүз дигәндә кесәгә керми торган, ачык, җор бу абзый­
ның, бая әйткәнемчә, табышмагын чишә, аны дөньядагы
меңнәрчә башка кешеләрдән аерып тора торган сыйфа­
тын таба алмаган идем әле. Мин аның гади генә кеше
түгеллеген, аның ниндидер сере барлыгын сизә идем.
Аның
нинди
конкурсларда
җиңүе,
нинди
мактаулы
исемнәргә ирешүе, гәзитләрдә чыккан мактау мәкалә­
ләре минем өчен берни дә аңлатмый иде әле. Мин,
191
һаман үҗәтләнеп, аның холкындагы йомшак якларны
эзли идем. Соң, булырга тиештер бит кешенең бер-бер
җитешмәгән ягы! Һәм мин аның «авырткан төш»ләрен
усал, тупас сораулар бирә-бирә ачыкларга уйладым.
— Пенсия җитмәгәнгә һаман эшләп йөрисезме?
— Нишләп җитмәсен ди? Кыерчык икмәккә тилмер­
гән чаклар булды сугыш елларында. Бүген берәрсе ипи­
сез интегә әллә? Баз тулы бәрәңге, абзарда сыер. Хөкү­
мәт пенсиясен бирә. Аны һаман-һаман арттырып торалар.
Шул артып килгән көннәрен күрәсе килеп тагын-тагын
яшисе килеп кенә тора.
— Алай да, һаман эшләп йөрисез бит әле...
Алар Сара ханым белән икәүләшеп көлеп җибәрде­
ләр.
— Бик китәргә иде дә бит, җибәрмиләр, — диде Сара
ханым.
— Гаилә хәлләрегез ничегрәк соң, Риза абзый? —
Сәхнә кешеләренең, гадәттә, бу тарафлар четереклерәк
була торган иде, дип уйлыйм үземчә.
— Зөһрә җиңгәчәгез булмаса, дөресен генә әйткәндә,
монда эшләп тә булмас иде, сеңлем. Көне юк, төне юк.
Чыгып китәсең җәһәннәм төбендәге авылларга концерт
белән. Берәү булса, көнләшеп җанны ашар иде. Аннан,
бәләкәй генә булса да, түрә бит инде мин, кул астында
ничә кеше эшли дигәндәй. Иренең эшенә тыкшынырга
яраткан хатыннар була. Зөһрәнең андый гадәте булма­
ды, дөрес бит, Сара? Бер бөртек кенә кыз үстердек, ике
онык бар, зур оныкның ике яшьлек малае бар, карт
картәтәй инде мин.
«Риза абый, карап торам-торам да аптырап куям,
сезнең тормыш гел шулай ал да гөл генә бардымыни
соң? Барысына да ризасыз, барсыннан да канәгатьсез.
Алай булмый бит ул! Кинода, китапта, гәзиттәге юбилей
мәкаләсендә булырга мөмкин, тик тормышта түгел. Бар­
дыр бит сез килешмәгән, канәгать булмаган нәрсәләр
дә? Әллә сезне хакимияттән кисәтеп куйдылармы, гел
уңайга гына сыпырыгыз дип?» — Тел очымда әйләнгән
шушы сүзләрне әйтергә бик укталсам да, мин алай дип
әйтә алмаячак идем. Әйткән хәлдә безнең бүгенге бу
сөйләшүнең бер тәме дә, бер яме дә, мәгънәсе дә
калмаячак иде. Бер җырда җырлана бит: «Ничек соң,
192
кызлар, ничек, матур кыз булулары?» Шуның сыманрак
инде. Янәсе, «ничек соң болай булулары, Риза абзый?»
Юк, ул үпкәләмәс иде. Бәлки, нәрсәдер җаваплаган да
булыр иде. Ләкин мин көткән сүз барыбер әйтелмәс
иде. Аның бар булмышын, үз-үзен болай ихлас тотышын,
дөньядан, эшеннән, кешеләрдән һәм дә ки язмышыннан
разыйлыгын аңлатып бирердәй сүзне ул үзе ычкын­
дырырга тиеш иде. Ялгышмы, аңлы рәвештәме — ул сүз
әйтелергә тиеш иде. Чак кына хәйләкәр, аз гына «раз­
бойник» бу абзыйны аңларга тырышуым миңа мәкалә
өчен түгел, үзем өчен кирәк иде. Картлык көненә шун­
дый күркәм халәттә килеп җитә алу өчен ниндидер зур,
җитди сәбәпләр булырга тиеш иде.
— Фатирыгыз зурмы соң, Риза абзый? — дидем. Фатир
шартларына канәгать кешене табу кыен хәл бүген.
Бәлки, шушыдыр аның «теш сызлаткычы»?
— Ике бүлмәле иде. Көттереп кенә, артыннан озак
йөргәч кенә бирделәр, бик кадерле булды ул безгә.
Алыштырып, кызга бүлеп бирдек, берледә торабыз хәзер.
Безгә ни, әби белән бабайга, үтергән.
— Күпме көттегез?
— Унбиш ел. Аныңчы кеше өстендә яшәдек.
— Фатир мәсьәләсе сезнең заманда да шулай авыр
идемени? Озак көтәргә туры килгән икә-ән...
— Әллә, эш белән сизелмәде инде.
— Риза абый, ә нишләп Уфага-фәлән чыгып китәргә
уйламадыгыз? Сез анда да югалып калмаган булыр иде­
гез.
— Син дә кунак, мин дә кунак, атка печән кем сала
дигәндәй, бөтен кеше дә шәһәргә китеп бетсә, авыл сәх­
нәсендә кем уйнар? — диде ул хәйләкәр көлемсерәп. —
Языгыз әле, сеңлем, шулай итеп, «вәт, карт төлке» дип
бот чапсыннар әле мине күргән-белгәннәр. — Ул, өстәл
артыннан торып, тагын уртага чыгып басты, агарса да
куелыгын җуймаган чәчен сул кулы белән өскә сы­
пырды...
Кара мыекларга кырау төште,
Чигәләрдә an-ак кар ята;
Күккә төкереп йөргән чаклар утте,
Хәзер күбрәк җиргә карата. . .
Акрын гына атлап китеп барам,
193
Ә җилкәмдә — җитмеш еллык йөк,
Киләчәккә барыр юлым бармы,
Үткәннәргә кайтыр юлым юк...
Валлаһи, бөек артист иде ул. Нинди кызык сүз сөй­
ләгәндә дә аның карашында моңсулык күләгәсе сүнми,
ә драматик рольгә кергәндә пафоска бирелми кала белә.
Иң оста артистларга гына хас сыйфат.
— Бардым мәдәният техникумына. Баксаң, әртислек
факультетына быел алмыйлар икән. Режиссерлар гына
җыялар. Кире кайтып китәрлек хут юк. Шулай итеп
режиссер булынды инде. Артист кем ул? Сандутач! Сай­
раудан башканы белми. Ә мин, бахырыгыз, үрдәкмени:
йөзәм, чумам, йөгерәм, очам, кирәксә, сәхнәгә чыгып
матур итеп бакылдый да беләм!
— Армиядән соңдыр инде... — дидем илтифатсыз
гына, шигырь тәэсиреннән арына алмыйча.
— Армиягә алмадылар бит мине, — диде ул ничектер,
уңайсызланган сыман, төшенкерәк тавыш белән. — Ко­
миссия үткәндә, чир таптылар йөрәктән. Мин ныкышам,
барасым килә. Врач бер читкә чакырып алды да әйтте:
«Егеткәем, бу йөрәк бедән сез любой вакыт, любой
урында егылып үләргә мужетсыз бит, какой там армия,
онытыгыз гүпчим ул хакта!» — диде. Кайгырдым инде
башта. Өйләнергә дә куркып йөрдем.
Бәй аннан карыйм, гомер үтә, исән йөреп ятам, яшь
кырыкка якынлый. Үз хәлемне әйтеп өйләндем өйлән­
гәндә. Башта кызым туган көнне күрә алсам иде дидем,
аннан тәпи Киткәнен, мәктәпкә төшкәнен, туен, онык
туганны... Дару кесәдә генә йөри үземнең. Сәхнәгә чы­
гам — кире керерменме, белмим. Күрше авылга гастроль­
гә киткәндә өйдәгеләр белән мәңгелеккә хушлашкандай
саубуллашып чыгып китәм.
Бер карасаң, кем дә шулай: соңгы сәгать кайда, кай­
чан сугасын беребез дә белми. Тик бүтәннәр бу хакта
уйлап кына да карамый, уйларга теләми дә. Якынна­
рының, танышларының көтмәгәндә теге дөньяга күчә
баруын да күреп тора. Тик, ни гаҗәп, үлем хәленең
аның үзенә кагылырын уйламый да, уйлыйсы да килми.
Шуның белән бәхетледер дә инде бәндә.
194
Ә минем гел истә. Баш очында нечкә генә җептә
үткер балта асылынып торган кебек. Көннең-көнендә,
гомернең буеннан-буена... Тора-бара күндем үз хәлемә.
Мин кайгырганга карап кына нәрсә үзгәрә инде?
* **
Мин, галәмәт зур трофей эләктергән балыкчыдай,
берникадәр вакыт һушымны җыя алмый тордым. Инде
ачкыч таба алмадым дигәндә, сөйләшүебез ахырына
якынлашканда! Тыныч кына, гади генә итеп, язмышы­
ның асылын аңлатты да бирде бит. Мин эзләп табарга
теләгән
җитешсезлекләр
юк
иде
аңарда.
Киресенчә,
көчле кеше иде ул. Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, ул
үзенең йомшаклыгы белән көчле иде. Тормыш дигән
мавыктыргыч спектакльнең бер көтмәгәндә, синнән-миннән рөхсәт сорамый гына өзелергә мөмкинлеген аңлау
аны, бер яктан, фанилыкка гашыйк итсә, икенче яктан,
барча ваклыклардан өстен иткән иде.
— Тук-тук! Һә-әй, һаман сөйләшеп бетмәгәннәр! —
дип, шулчак безиең янга баягы вәкил егет килеп керде.
Йөгерек карашы бар бүлмәне айкап чыкты, өстәл янына
килеп, кирәксә-кирәкмәсә дә кәгазьләрне актарган бул­
ды. — Син, Риза абзый, кунакларны сүз белән туйганчы
сыйлагансыңдыр инде, вакыт чыкты, безне ашханәдә
көтәләр. Кереп карап чыктым, пилмән пешергәннәр
анда, второйга бәрәңге боламыгы, минтай белән. Чәйгә
өчпочмаклары бар кебек күренде. Ашап чыгабыз да
фермерга
китәбез,
һи-и-и,
менә
үстереп
тә
тора
помидор белән кыярны! Быел мин дә ихатага теплица
ясаттым әле. Ун чиләк кыяр җыйдым, сигез чиләк ярым
помидор. Хатын сиксән бәләкәй банка тозлады.
— Булдырасың, энем, булдырасың, — дип аны җөп­
ләде Риза агай.
— И энем, булсын иде бар ирләр дә синең төсле! —
дип, салпы ягына салам кыстырды Сара ханым.
Вәкилгә җитә калды. Хәзер инде ул, ачылып китеп,
быел ничә чиләк бәрәңге казып алуын, бу уңышка ире­
шү өчен ничә йөк тирес китерттерүен, Колорадо коңгы­
зына каршы нинди агу куллануын тәфсилләп хикәяләргә
195
кереште. Киләсе елга Голландиядән кайтартылган бүл­
беләр утыртачагын, моңа күпме чыгым китәчәген, хәтта
күпме файда керәчәген дә исәпләп күрсәтте.
Чынлап та, кузгалырга вакыт икән инде. Вәкил егет
килеп кермәсә, сәгатьне искә дә аласы түгелмен, имеш.
Күңелдә әллә нинди бер җиңеллек хисе тоеп, әңгә­
мәдәшләрем белән саубуллашып, вәкилгә ияреп мәдә­
ният йортыннан чыктым. Чыгышлый, әйләнеп артыма
карадым. Бая гына таш сындай өнсез һәм салкын күрен­
гән мәһабәт бина үзеннән җылы нурлар чәчеп, авызын
ерып елмаеп-көлеп тора иде. Әллә миңа шулай тоелды
гынамы икән?
САКЧЫ
Ул азау тешенең үтереп сызлавына уянып китте.
Кичтәнге уй иртәнгә ярамый — бүтән кайгы-мәшәкать
баштан чыгып очты, тапшырасы сессиянең куркыныч
шәүләсе әллә кая юк булды. Теш кортын дошманыңа
күрсәтмәсен! Очлы энәне уртка кадап-кадап алалармы­
ни! Бу авыртудан, бу әрнүдән кая да кереп качарлык
түгел. Стенага үрмәлә, суга сикер — котыла алмыйсың
аңардан.
Паспорт-полисларын алып, якындагы поликлиникага
йөгерде.
Андагы
теш
кабинетында
әнисенең
таныш
врачы эшли, бүген айның җөп көне, димәк, иртәнге сме­
нада аның кизүе. Гомер буе теш белән интеккән әнисе
күптән инде танышлык юллаган, аларның гаиләсе тик
шушы табибка гына йөри иде.
Хәерчегә җил каршы — тупсадан атлап керү белән
барысы да кире килеп торды. Гадәтенчә, җәһәт кенә
узып китәргә уйласа, сакчы туктатты. Ишек төбендәге
тар гына аралыкның сул ягына искерәк бер саргылт
өстәл куйганнар. Өстәл артында сакчы. Кара төстәге
ярымхәрби форма, түшенә, беләгенә сары җеп белән
чигеп «ОХРАНА» дип язылган. Сакчыларның бөтенесен­
дә дә була торган хис-тойгысыз чырай, йөгерек күзләр,
салкын караш...
Элек сакчылар ил чиген саклаган, төрмә каравылла­
ган, һич булмаса, төнге ресторанда «төрткәләп чыга196
ручы» булып эшләгән. Башка урыннарда үткән-сүткәнгә
бәйләнеп гомер үткәрергә берәр пенсионер карт я кар­
чыкны утыртып куялар иде. Хәзер сакчы посты мәктәп,
хастаханә, кибет, базар, оешма саен. Һәркайсында —
типсә тимер өзәрлек ир-ат. Кемне саклыйлар алар? Эчтәгеләрне тыштагыларданмы, әллә тыштагыларны эчтәгеләрдәнме? Урамнан бусаганы атлап керүгә анда бөтен­
ләй икенче тормыш, икенче тәртипләр хөкем сөрәме
әллә? Бусаганың як-ягында бер-берсенә шулай ук дош­
ман халык яшиме? Кергән бер кешегә алар тишәрдәй
итеп сөзеп карый — ирексездән, үзеңне нигәдер гаепле
итеп тоя башлыйсың. Тәртип бозу уе бөтенләй булмаса
да, «кара, мин бу бинада бу начарлыкны кыла алам, теге
җинаятьне эшләргә мөмкинмен икән бит!» дигәнрәк
уйлар килә башлый. Синдә дә үз-үзеңне саклау, шиклә­
нү тойгысы кузгала, ялт-йолт каранып, сакланыбрак
атлап китәсең.
Поликлиника сакчысы бигрәк тешләк, каныгучаи адәм
булып чыкты. Эчкә бахиласыз, ягыш махсус чүәксез
үтәргә ярамый икән. Һәм шушы печән кибәне хәтле
әзмәвер — кергән һәркемгә аяк киеме өстеннән чүәк
алып кияргә кирәклеген искәртеп утыра.
Игътибар итми генә үтәргә иде исәбе — сакчы тупас
кычкырып туктатты:
— Мин сезгә әйтәм, егеткәй! Бахила алыгыз!
— Сон, бу мотлакмыни?
— Әлбәттә!
Йөз чытып, өстәл кырына килде:
— Минем тешем сызлый, ә сез ниндидер бахила
таләп итәсез!
— Тәртип шундый.
— Ничә сум инде?
— Өч сум илле тиен.
Вак акчасы юк иде, ишек төбендә генә касса, ләкин
анда да ваклык тапмадылар.
— Күрәсез бит, сдача юк. Болай гына үткәрсәгез?
— Юк, ярамый!
Яңадан
урамга
чыгарга,
якындагы
киосктан
акча
ваклатырга туры килде. Ачуы хәттин ашкан иде — теш
сызлавын да онытып, сакчыга теш кайрады.
197
Тиеннәрне сузды. Сакчы акчага үрелде. Өстәлдәге
янчыктан бер пар зәңгәр чүәк алып бирде.
— Ә чек? — диде егет. — Нигә аптырадыгыз? Кагыйдә
буенча, тауар сатканда, сез сатып алучыга чек бирергә
тиешсез. Кая чегыгыз?
Сакчы өстәл тартмасыннан кәгазь бите чыгарды.
Исем-фамилияне, түләнгән сумманы язды. Чек алу өчен,
ведомостьне кассага алып барырга кирәк икән. Ә анда
җиде-сигез кешелек чират җыелган. Кем талон яздырта,
кем акча түли. Касса да, регистратура да биредә, имеш.
Кассир хатын, аптырап, бер кәгазьгә, бер егеткә карады.
Нигәдер, яшәгән урын, паспорт номеры кирәк булып
чыкты. Чираттагылар, канәгатьсезлек белдереп, шаулаш­
тылар.
Ләкин ул нык торырга, бу хәлле ахырынача җитке­
рергә карар кылды. Хокук белеме өлкәсендә эшләргә
җыенган, шунда дүртенче ел укып йөргән кеше буларак,
үзенең хаклыгына ышана иде ул.
Җиңүче кыяфәтендә, ведомость сакчының өстәленә
ташланды. Тегенең исә моңарда кайгысы юк, ишек төбе­
нә халык җыелган, кемдер тагын ризасызлык белдереп
маташа, аларпың һәммәсен, ай-вайларына карамый, чүәк­
ле итәсе бар иде.
«Бусага сандугачы!» — дип теш агартты егет. — Тап­
кансың эш! Үгез хәтле гәүдәң белән тупса төбе саклап
утырмасаң! Тешсез әби-сәби белән булашып, өч тиенлек
бахила сатып, гомер үткәрмәсәң!»
Сакчы белән эләгешү бәланың башы гына булган
икән. Яңадан чират торып, әлеге дә баягы касса, ягъни
регистратура тәрәзәсенә килеп җиткәч, таныш табибның
бүтән поликлиникага күчкәнен ишетеп, өнсез калды.
Нишләргә? Җитмәсә, искәрмәстән теше чәнчеп алды,
баскан урыныннан сикереп куйды хәтта. Бу хәлдә шә­
һәрнең икенче башындагы поликлиниканы ничек эзләп
йөрисең?
— Кайсы кабинетка керәсез? Түләүлегәме?
— Ә мондыйга ярамыймыни?
— Ярый, — диде регистратор төксе генә. — Ләкин
анда чират.
— Миндә «острая боль»!
198
— Беләсезме, сезнең алда ничә «острый боль»ле
кеше!
— Булса була инде. Көтәрмен. Мин үзем белән акча
алмаганмын.
Аңа тиз генә талон язып бирделәр.
Теш табибына, чынлап та, су буе чират иде. Кискен
авыртулы өченче кеше булып чыкты. «Кеше аша үткә­
рәбез, — дип шаулашты чират. — Монда бер атна алдан
килеп языласың, акыллы башлар табылып тора. Әйтер­
сең, безнең теш сызламый, әйтерсең, без уйнап йөрибез!
Япь-яшь, ә үзе нинди әрсез, кара син аны!»
Бер болганмый, су да тынмый — бераздан тынычлык
урнашты. Тагын кемдер килде, игътибар аларга күчте.
Теш дәвалау кабинеты төбендә генә була торган,
үзәккә үгә торган ялыктыргыч көтү башланды. Коридор­
ның сыек сары буяуга буялган дивары, идәндәге шома
вак плитәләр, пациентларга битараф кына карап торган
ясалма гөлләр күздән үткәрелде, чиратташларның йөзчырае, кием-салымы тикшерелде.
Һәркем уйга баткан. Уен түгел сиңа теш авыруы!
Сызламаганда, сиздермәгәндә генә юк кебек ул! Корт
төшкәндә генә аның нинди кирәкле, кадерле нәрсә икә­
нен төшенәсең. Тешсез тешләп тә, өзеп, чәйнәп, ашап,
хәтта сүз әйтеп тә булмый. Әл дә табиблар бар. Борын­
гылар нишләде микән? Аларның бит бормашиналары да,
авыртуны баса торган уколлары да булмаган. Музейга
барсаң, ята кеше башлары — тешләре тезелеп тора!
Инде ялыктыргыч чират көтү! Ләкин аның бер фай­
далы ягы бар. Бердән, син ялгыз түгел, синдәйләр күп
— бу үзе күңелгә бер тынычлану бирә. Икенчедән, буй
җитмәслек бәхет чыганагыдай тоелган шул ак ишек аша
үтү минутларын сагалау — теш кайгысын оныттыра
төшә. Бирегә килүнең максаты тешеңне дәвалату түгел,
ә күршеләреңнән алдатмыйча, кабинетка үгеп китә алу
булып тоела башлый. Әрсезләр исә бихисап. Башларын
ия төшеп, карашларын бер ноктага текәп, туктау бел­
мәгән бульдозер сыман керәләр дә китәләр. Танышы
монда эшләгәндә, егет үзе дә шулай итә иде. «Карале,
читтән күзәткәндә, бу һич тә матур түгел икән», — дип
уйлап алды. Ярый әле зур гәүдәле бер пенсионер абзый
ишек төбенә барып басты: «Булды, җитте, чиратсыз
199
үткәрмибез», — диде, кан сауган күзләрен алартып. Тик
аңа карап торалармыни инде. Шәфкать туташы чыгып,
кирәк кешене чакырып ала. Ә аңа каршылашу файда­
сыз, кереп, аларның кул астына утырачаксың бит.
Сәгать ярым дигәндә, ярымкараңгы коридордан ишек­
нең аргы ягындагы ак дөньяга үтеп керү бәхете тәтеде.
Яшькелт-зәңгәр халатлы табибә фәрештәнең үзе бу­
лып тоелды. Ул — коткаручы, ул — бәгырьгә төшкән
сызлану ташын алып атарга сәләтле, ул... ул... Аңа буй­
сынмый, аның һәр сүзен тыңламый мөмкин түгел.
Тәүдә рентгенга төшәргә кирәк икән. Түләүсез талон­
нар иртүк бетү сәбәпле, касса белән рентгенкабинет
арасында йөргәнче, егетнең урынына кемдер кергән,
тагын ярты сәгать үтеп китте.
...Кара бәрхет чалбар, биек үкчәле босоножка кигән,
кечкенә
буйлы
теремек
табибә
көлемсерәүле
карап
сорады:
— Авыртуны басарга укол кадыйбызмы?
— Кирәктер инде...
— Импортныйнымы?
— Ничә сум?
— Йөз илле.
— Ә үзебезнеке?
— Бушка. Ләкин аның сыйфаты начаррак.
— Үзебезнеке дә ярамас микән... — дип, хәлсез генә
сөйләнде героебыз.
Палачларның җәзалау коралына тиң бормашина зы­
рылдады, очлы кораллар, корыч энәләр, игәүләр хәрәкәт­
кә килде. Сәгатьләргә сузылган ничәдер минут, ниһаять,
иске трамвай сыман иренеп кенә үтеп китте. Кайгыртучан тавыш яңгырады:
— Нинди пломба куябыз? Әйбәтнеме?
— Әлбәттә!
— Тәәк, икенче категория кариес... өч йөз илле ти­
рәсе...
— Ярар, — дип баш иде. Белә: гади, түләүсез пломба
бер-ике айдан цемент сыман уалып төшәчәк, ә импорт
ямау, уңышлы салынса, бераз чыдый әле ул. — Бәлки,
килешербез берәр ничек?
Табибә шыпырт кына шәфкать туташына таба ым­
лады:
200
— Аның белән сөйләшерсез...
Авырткан башка тимер таяк — тагын бер теш бозыла
башлаган!
— Алдагы атнага килегез, дәваларбыз, — диде уңган,
үткер табибә. Бу инде — таныш табибың булды дигән
сүз иде.
Алдагы сишәмбегә талон яздырып, гардеробтан кепка
белән курткасын алып, көзге янына килде. Сул яңагы
шешеп, җилсенеп чыккан. Укол тәэсире кими төште,
ахры, утыз ике тешнең утыз ике тамыры кузгалып,
берьюлы сыкрый башлагандай тоелды. Бер-ике көн интек­
терәчәк әле бу!
Авыруның ачуы яман — усаллашып ишек төбендәге
сакчыга карады. Ул урынында иде. һаман бөтенесенә
бәйләнеп, чүәк алдыртып утыра.
Егетнең аңа этлек эшлисе килеп китте. Сул ботинка­
сына уңы белән басып, зәңгәр бахиланы ертып җибәр­
де. Исәбе — чыгып барышлый: «Брак сатасыз!» — дип
этләшү. Этләшергә, тек этләшергә!
Шулчак регистратура телефоны шылтырады. Ярымтү­
гәрәк тәрәзәчектән мелировкалы ялбыр баш үрелде:
— Вадим! Телефонга! Әниең! — Сакчыны дәшә икән.
Теге,
кабалана-кабалана,
урындыгын
артка
шудырды.
Куллары белән өстәленә таянып, торып басты. Кинәт
йөзе чытылды. Әйтерсең лә ул йөзгә, ул биткә без белән
чәнчеп «Әрнү!» дип яздылар. Бер адым атлады, ике, өч...
Атлаган саен уң аяк тирән чокырга төшеп-төшеп китте.
Елмаюга охшаган ашыгу ишарәсе чагылган иреннәр
арасыннан ясалма тешләре күренеп китте. Егет аптырап
идәнгә карады. Юк, бернинди чокыр юк. Тип-тигез, чипчиста, шоп-шома! Көзгедәй өслегенә тар тәрәзәләрдәге
жалюзилар аша буй-буй нур тасмалары гына сузылган.
— Армиядән гарипләнеп кайткан ул, — диде реги­
стратор хатын, күзлеген төзәткәләп. — Чак исән калган.
Сакчы белән күзмә-күз очрашмаска була, егеткәй,
карашын яшереп, башын түбән иде. Күзе аягындагы
чүәкләргә төште. Бая үзе ерткан, атлаган саен сәләмә
калдыклары булып җилпелдәгән чүәкләрне берничек тә
яшерү мөмкин түгел иде.
8- 1.0031.12
201
БИЮ
Сиксән ике яшьлек кешене нәрсә белән шаккатырып
була? Бернәрсә белән дә. Шулай да мин, бу чакыруны
алгач, әллә нинди өметле бер хис кичердем. Кулына
дөнья әйләнә сәяхәт юлламасы килеп эләккән яшь егет
хәлендә калдым. Мине, юкса, нибары үз туган авылыма,
«Саумысыз, авылдашлар!» бәйрәменә чакыралар иде.
Мин инде дөньяның ачысын да, төчесен дә күп
күргән, үз урынымны тапкан, тормышымнан канәгать үк
диярлек бер пенсионер карт идем. Инде бик карт бул­
сам да, мине алда караңгы авызын ачып җир куены гына
көтеп торганлыгын аңласам да, бу хактагы күңелсез уй­
ларны уйламаска, алардан качарга тырыша идем. Шуның
өчен мин көн буе нинди дә булса эш белән мәшгуль
була идем. Һәм моның өчен һөнәрем дә уңай иде. Фән­
дә бит, башка өлкәләрдән аермалы буларак, яшь буенча
чикләүләр юк.
Иртәнге биштән кичке ун-унберләргә кадәр вакытны
тутыру минем өчен әллә ни кыен түгел иде. Мин эшлә­
гән фәнни институт нефть табу юнәлешендә тикшере­
нүләр алып бара. Нефтьчеләр алар ярлы яшәми. Фән
өчен дә акча жәлләмиләр. Шуңа күрә диссертацияләр дә
якланып тора, конференцияләр дә гөрләп үтә. Минем
исә берничә аспирантым бар, гыйльми советта утырам,
рецензияләр язам. Үзем дә мәкаләләремне журналларга
җибәрәм, кызык өчен дип, конкурсларда да катнашкалыйм хәтта.
Әнә кабинетка кемдер кереп килә. Мактанып булса
да әйтим әле, миңа бит, сиксән яшем тулган көнне
үземә аерым бүлмә бирделәр. Айгөл икән.
— Рим Җәләлиевич, саумысыз! Ай, гафу итегез, Рим
Җәләлиевич, мин кичә килә алмадым. Авылга кайткан
идем. Көтү көне бер көнгә алга күчкән. Калырга туры
килде инде!
— Ну, түтәй, даешь син! — дип сүгеп ташладым теге­
не. — Син бит — аспирант, син институтта куна-төнә
ятарга тиешсең! Синең уеңда бары фәнни эшең генә
булырга тиеш. Атна азагы җиткән саен тот та авылга
чап, тот та авылга чап! Нинди галим чыга ди синнән
болай булса! Оныт авыл дигән сүзне, оныт! Я, ярар,
карыйк, нинди бөек фикерләр язып алып килдең тагын?
202
Айгөл чыгып киткәч, өстәлнең иң астагы яшерен
тартмасыннан бер калын папканы алдым. Авыл дигәч,
тагын күңел кымырҗып китте менә. Кызыкайны сүксәм
дә, мин аны аңлый идем. Чөнки мин үзем дә күңелем
белән — һаман авылымнан аерыла алмаган чеп-чи татар
малае бит. Мин инде дөньяның бик күп рәхәт-кызыкларыннан мәхрүм кешемен. Хәтта гомер буе тарткан
тәмәкемнән дә аерылдым. Шулай да гел генә үзенә
чакырып, үзенә тартып торган бер шөгылемнән һаман
булса арына алмый җәфалана идем — бу папкада минем
яңа шигырьләрем ята. Һәм алар барысы да, элеккеләре
кебек үк авылга багышланганнар. Аларны мин эштән
җиләбрәк
киткән
чакларымда,
әбәт
сәгатендә,
яки
иртәләрен, эшкә әле беркем дә килеп җитмәгән чакта­
мы, соңыннан калыпмы язам. Хатыным моны белә һәм
мине шелтәләп туя алмый. «Кемгә кирәк синең ул ши­
гырьләрең? Кем укый аларны? Үз улларың да укымый
бит! Җитмәсә, китап чыгарам дип акча түгәсең. Бакча
өенең болдырын эшләтер идең лутчы...»
Минем хатын йөз мәртәбә хаклы. Мин элегрәк язган
шигырьләремне
профессиональ
шагыйрьләргә
күрсәтеп
караганым булды. Атнабай аларны укыгач, болай диде:
«Син, Рим, әгәр егерме яшеңдә күтәреп килгән булсаң
боларны, без синнән менә дигән шагыйрь ясаган булыр
идек. Ә кырык яшьлек кешедән шагыйрь ясау мөмкин
түгел хәл». Мин, Әнгамне никадәр генә ихтирам итмим,
бу сүзләргә ышанасым килмәде. Мостай янына киттем.
Аның белән бик озак сөйләшеп утырдык, шуннан
дуслашып, аралашып йөри башладык. Әмма мин аның
әдәпле генә итеп дәшми калуларыннан шуны аңладым:
чынлап та, миннән чын шагыйрь чыкмаячак инде,
минем шигырьләремне гәзит битләре тутырып бастыр­
маячаклар, дәүләт нәшрияты китапларымны чыгармая­
чак иде. Мин шуннан соң бер-ике пьеса да яздым әле.
Ләкин аларны да театрда куймадылар. Артык туры язган­
сың, диделәр. Шуннан мин шигырьләремне үзебезнең
институтның типографиясендә китап итеп бастыра баш­
ладым. Рәсемнәре дә үземнеке. Бер айлык пенсия жәлмени, аның каравы, йөрәгем януларына бер дәва. Аз-маз
тираж белән булса да, унике китап бастырдым шулай.
Аларны дусларыма, танышларыма өләштем. Туган ра­
203
йонның мәдәният бүлегенә алып кайттым. «Авыл мәк­
тәпләренә, клубларга таратыгыз, бу язганнар бар да
безнең як кешеләре хакында», — дидем. Төксе генә чы­
райлы бер түтәй утыра иде, бер сүз дә әйтми алып
калды, нишләткәндер китапларны.
Әйе, минем улларым ул китапларны укымый иде.
Алар Уфаның иң көчле мәктәбендә белем алып, Мәскәү
университетын
тәмамлап,
кандидатскийларын
яклап,
берсе
Америкада,
берсе
Канадада
вузда
укыталар,
гаиләләре бар, ә оныклар инде татарча гына түгел, русча
да белмиләр иде. Елына, я ике-өч елга бер кайтып
китәләр, күрергә дә өлгерми калабыз үзләрен. Әйе, алар
безнең заман кешеләре түгел, алар без кичергәннәрне
кичермәгән.
Шуңа
күрә
минем
авыл
хакындагы
шигырьләремне,
никадәр
тырышсалар
да,
аңлаячак
түгелләр иде. Алар өчен вакыт та башкачарак ага,
мөгаен. Ватык кул арбасы тартып күрше авыл базарына
соңгы
кәҗәләренең
итен
сатарга
барган
карт
картәниләренең кичергәннәре алар өчен бер фантастик
хикәя, кеше ышанмаслык әкият кенә.
Юк, мин ул көнне бер яңа шигырь дә яза алмадым.
Теге чакыру кәгазе шатлыкларга артык шатланып, кайгы­
ларга бик үк кайгырып бармаган күңелемне шактый
алгысыткан иде. Мондый чакыруны мин элегрәк өмет
итми түгел идем. Ни дисәң дә, төшеп калганнардан түгел
безнең фамилия. Минем ике энекәш шулай ук галим
затлар, алар да фән докторлары. Бер кандидат кына да
чыкмаган авыллар була, ә без бер гаиләдән өчәү. Төп­
чегебез — хәрби майор. Сеңлебезнең генә гомере кыска
булды, кабере авыл зиратында. Авылыбыз да нинди ди­
ген — шыр урман эчендә утырган барлы-юклы ун йорт.
Мәктәп сигез чакрым ераклыктагы күрше авылда. Клуб
та шунда, почта, идарә дә.
Шул без укыган мәктәпнең китапханәсенә китаплар
кертеп чыккан идем. Укырга керергә җыенган балалар
өчен файдасы тиярдәй техник белешмәләр, әсбаплар,
үземнең китапларны. Бер кайтканда шундагы стендтан
үзебез хакында укыдым. Якташ журналист район гәзи­
тендә язып чыккан. Күңелем тулды. Әйе, мин чит кеше
түгелмен бит авыл өчен, түгел. Авыл минем гомер буе
йөрәгемнең иң түрендә йөрде, сылу мәгъшукага яшерен
204
гыйшык тоткан егет шикелле, аңа мәхәббәтем сүрелү
белмәде. Һәм мин мәгъшукамның йөзенә кызыллык ки­
термәдем кебек. Авылдашлар ни әйтер, ничек карар дип
яшәдем. Авылдашларның миңа нинди гозере төшмәсен,
үтәргә тырыштым.
Бу чакыру әллә кайчангы хәлләрне хәтергә төшереп
җибәрде. Мин көтелмәгән хәбәрләрне сагаебрак, шиклә­
небрәк кабул итәм. Кайчандыр, көтмәгәндә килеп төш­
кән шундый бер чакыру язмышымны кырка үзгәртеп
җибәргән иде. Кайчан гына соң әле, мин ул чакта егер­
ме ничә яшьлек егет, Мәскәү аспирантурасын бетеп,
Мәскәү
янындагы
гыйльми
шәһәрчекләрнең
берсендә
фән дөньясына башым-аягым белән чумганмын. Эш ха­
кы безнең кебек авыл балаларының төшенә дә керми
торган, фатир да вәгъдәлиләр. Металл кушылмалары бе­
лән тәҗрибәләр үткәрәбез. Лабораториядә иң заманча
корамаллар. Космик технологияләр белән эш итәбез,
бер сүз белән әйткәндә. Менә шулчак миңа Уфадан те­
леграмма килеп төшмәсенме:
«Институтка укытучы
кирәк! Өч бүлмәле фатир була. Кайт! Ректор Фәлән
Фәләнов». Мин кайтырга карар иттем. Бергә эшләгән
яһүд картлары: «Әллә өзә сукмыйсыңмы, Жалалиеч,
командировка алып башта үзең генә разведка ясап урап
килмисеңме?», — диделәр. Кая инде, яшь чак, кызу чак.
Безнең инде улларыбыз туган иде. Биредә вәгъдәләнгән
фатирны ике-өч ел буе көтү бик озак булып тоела иде.
һәм мин, гариза язып эшемнән чыктым да, бар булган
мөлкәтемне
төяп,
гаиләмне
ияртеп
Уфага
кайтып
төштем.
Ректорга киттем телеграмманы күтәреп. Ул, күзләрен
ачып-йомып, аптырап калды. Бернинди дә укытучы ки­
рәкми икән аларга, фатир өчен үзләренекеләр чата-кама
килә, ди. Дөрес, лабораториягә, яңа кайткан корамалларны эшләтеп җибәрү өчен хезмәткәр кирәк, ди, кирәк­
леккә... Канатлары каерып ташланган кош, дәртләнепочынып бии генә башлаганда бию көе өзелгән биюче
хәлендә калдым. Нишлим, урнаштым шунда. Ә теге
телеграммамы? Шаярту булган ул. Свердловскида бергә
укыган өч сабакташ җыелышып бәйрәм итеп утырганда,
башларына шул уй килгән, ректор исеменнән телеграм­
ма оештырганнар.
205
Берничә елдан яхшырак эшкә дә Күчтем, көттереп
кенә фатирлы да булдым. Әмма иптәшләремнең «шаяр­
ту »ын аңлый да, кичерә дә алмадым. Яшь идем шул әле.
Андый этлекләрне күрү-белү генә түгел, булу ихтималын
да башыма китерә белмәдем. Әйтә иде аны теге яһүд
карты: «Кеше эт белән бер ул, үзең дә этләр арасында
эт була белергә кирәк», — дип. Ә мин әнинең: «Кеше
таш белән атса да, син аш белән ат, балакаем!» — дигә­
нен тыңлап үскән бер авыл малае идем шул.
Мин хәзер бернәрсәгә дә аптырамыйм инде. Дөнья
мине үз кубызына җитәрлек биетте. Хәзер мин баш­
каларның биегәннәрен карап, күзәтеп торырлык, алар­
ның нигә һәм ничек биегәннәрен аңларлык яшькә җит­
кәнмен.
Әмма бүген, сиксән ничә ел гомер биеклегеннән
карап, мин үземнең теге чактагы гадидән-гади, беркатлы
чакларымны сагынам. Мине шулай итеп авыл тәрбиялә­
гән. Мин авылга, мәҗүси адәм үзе ясаган потына табын­
ган кебек табына идем. Авыл турында уйлый, сөйли
башласам, мин, ирексездән, шагыйрьгә әйләнәм. Иблис
аулары белән чорналган, усал диңгездәй тоелган бу тор­
мышта ул бер якты, җылы, ягымлы нур булды минем
өчен.
Ел саен без дүрт бертуган авылны кайтып әйләнәбез,
үзебезнең нигез, ихата урынын кайтып күрәбез, әтиәни,
сеңелкәшнең
каберләрен
зиярәт
кылабыз.
Мин
сукыр-чукрак кеше түгел, заманалар белән кешеләрнең
үзгәргәнен дә күрәм, яшьләрнең эчеп юкка чыкканна­
рын да сөйлиләр — авылның минем балачак хыяллары
белән бизәкләнгән әкияти бишек түгеллеген дә аңлыйм.
Тик күңелгә боерып буламыни — тегермән өе ягыннан
Латыйп агай килеп чыгар да үзенең бетмәс-төкәнмәс
мәзәкләрен сөйли башлар төсле. Яр буенда иптәш малай­
ларны очратырмын да, урманга чабарбыз кебек. Юлда
Газизәне дә күрермен әле, бәлки... Кичен аларның капка
төбен саклармын... Йомшак холыклы әнием соң кайт­
канга ачуланмас, иртән чәй эчкәндә миңа төбәлебрәк
кенә карап, моңсу елмаеп куяр... Ел да шундый буш
хыяллар белән кайтып урыйм авылны.
206
***
—
...Рим Җәләлиевич, әйдәгез, биредәнрәк урын алы­
гыз.
Хәзер
концерт
башлана.
Сусап
китмәдегезме?
Концерттан соң зур тирмәгә рәхим итегез, чәй табыны
оештырабыз.
Минем ашыйсым да, эчәсем дә килми иде. Мин сөе­
нечле, ләззәтле бер халәттә тойдым үземне. Ап-аяз,
кояшлы матур көн, көньяктан талгын гына йомшак
җылы җил исә. Урман алдындагы иркен яланга якынтирә дүрт авыл халкы бәйрәмгә җыелган. «Әл дә кайт­
канмын», — дип, зур канәгатьлек белән уйлап куйдым.
Китапларны да тараттым. Шигырьләрне укыдым. Со­
ңыннан әллә кемнәр килеп, кулымны кысып: «Һай, Рим
бабай, сез шагыйрь дә икән бит, белми йөргәнбез», —
дип киттеләр. «Ни калган ул авылыңда, җенләндең инде
гомер буе», — дип сукранган хатынымның да кәефе
яхшы. «Әйбәт сөйләдең, карт», — дип, беләгемне кыса
әнә. Һе, күпме әзерләнеп ни. Әле Рим абзацмы! Әле мин
авылның, безнекеләр аерылып чыккан төп авылның ди­
мен инде, тарихын язачакмын әле. Быел кыш архивлар­
га йөри башлаячакмын. Район башлыгы белән сөйләшеп
торганда шул хакта сүз тишеп куйдым бая. Архивка
кергәндә алардан пичәтле хат кирәк бит.
Бәйрәмне нәкъ безнең авыл янына җыйганнар. Җыен
тавы дип йөртәләр бу төбәкне. Чынлап та, шушы ялан­
нан кала бар җирләр түбәндәрәк ята. Ә Җыен тавы әллә
каян агарып күренеп тора. Өстендәге сирәк-мирәк кыл­
ганнар карт кешенең башындагы чал чәчләре сымак
булып китә. Әйе шул, дип уйлыйм мин, бабайлар ил
эшләрен шушында җыелышып хәл итеп, дөрес эшләгән­
нәрдер. Тын алулары ук иркен монда, биектә. Әнә җил
дә кылганнарны йөгертеп тарый, тау бабайның башын­
нан сыйпый.
Ул арада концерт башланды. Гел яшьләр. Берсен бер
танысам! Фамилияләрдән генә чамаламасаң. Менә бу ут
борчасы кебек егет, Хәернасов диделәр, Флүн кордаш­
ның оныгыдыр. Тәгаен шул. Флүн дә җырга оста иде,
мәрхүмең. Рәхмәт төшкереләре, кем өйрәткән бу егетне
безнең яшьлектәге җырларны җырларга? Ә концертны
алып баручы яшь хатынкай безгә кодача тиешле. Авыл207
да яшәп яткан ике туган энекәшнең килене. Быел клуб
мөдире итеп куйганнар үзен. Бәйрәмгә дә ул чакырт­
тыргандыр инде.
Калган артистларны танырга тырышмадым да инде
мин. Аларның яшьлекләренә сокланып утырдым. Алар
бәхетлеләр иде. Алар безнең кебек эт җигеп утын ташып,
район үзәгенә кадәр утыз чакрымны җәяүләп тәпиләп
үсмәгәннәр, алар туйганчы ипи ашый ала торган бәхетле
буын. Юк, көнләшмәдем мин алардан. Яшьлек — үзе
бәхет. Ул бәхетне тату хокукы һәркемгә бирелә.
Чү, Хәбибрахманова ди түгелме соң? Бу бит, бу бит —
Газизәнең фамилиясе! Дөресрәге, аның кияүгә чыккач
алган фамилиясе. Юлларыбыз аймылыш булды шул без­
нең. Минем техникум беткәнне, армиядән йөреп кайт­
канны көтеп ала алмады Газизәм. Өйләнергә минем кесә
ягы такыр. Свердловскига фанер чемодан белән чыгып
киткән кешенең ни. Бирешкән вәгъдәләр Җыен тавы
астындагы
каеннарның
чукларына
сыенып
торганнардыр-торганнардыр да, инеш суларына төшеп, диңгез­
ләргә акканнардыр. Диңгез өстеннән каурый канатлы
болытларга ияреп әйләнеп кайтканнардыр һәм, яңгыр
тамчылары булып, аның да, минем дә тәрәзәләрне как­
каннардыр... Тик аларның кыюсыз гына итеп тәрәзә
кагуына мин дә, ул да игътибар бирмәгәнбездер.
Бүген күреп калдым мин аны. Чып-чын әбигә әйлән­
гән инде. Яулыкларын да карчыкларча ябынган. Буын­
нары сызлый, ахры, атлап килешләре авыр. Баш кагы­
шып кына исәнләшеп үттек. Ул минем хыялымдагы күз
күтәреп карарга да ояла торган, өркәк, нәфис Газизә
түгел инде. Мин дә элекке җиңел сөякле, атлап түгел,
йөгереп кенә йөрүче Рим түгел. Әмма күңел бит, күңел...
Газизәмне бу хәлдә күрү миңа ошамый, аның картлыгы
миңа үземнең картлыгымны искәртә иде.
—
Әдилә Хәбибрахманова! Шәрык биюе! — дип игъ­
лан итте кодача. Мәйданга дәртле, назлы көй таралды.
Мин яшь чакта үзем дә шәп бии идем. Мәктәптәге
концертларда биетмичә калдырмыйлар иде. Әни дә, әти
дә укытучы булгач, биемәс җиреңнән биерсең. Без инде
үзебезчәрәк
тыпырдый
булганбыздыр.
Татарчаның
иң
кәттәсе чувашча көйгә иде. Әле дә хәтеремдә, миннән
дә шәбрәк биюче, авылның иң текә егете — Петәү
208
Фирдәвесе, кулларын канаттай җәеп, гармунчы Мөҗәйгә
боера торган иде:
— Әйдә әле, чувашчаны!
Теттерепме-теттерә Фирдәвес. Без, кечерәкләр, аның
күн итекләре астыннан күтәрелгән тузанны сулап, кызы­
гып карап катканбыз. Ә ул, юка иреннәрен җептәй
кысып, кәкрерәк борынының канатларын зәһәр киереп,
әче итеп сызгырып-сызгырып җибәрә, ботларына алмаштилмәш суккалап ала. Ә табаннар, табаннар! Ничек ут
капмый диген аларга! Үкчәләре үләннәрне изеп, ул бие­
гән урын кап-кара туфракка әйләнә. Минем нинди генә
концертларны
караганым
булмады,
Казанның
үзендә
академик бию ансамбле чыгышын карадым. Әмма Фирдә­
вес кебек үз-үзен аямый, баскан җирендә ут чыгарган
биючене күргәнем булмады кебек.
Хәер алдашам. Андый дәртне, андый гаярьлекне мин
диңгезгә ял итәргә баргач, абхаз биючеләрендә таныган
идем. Сәхнә алар очен тар кебек, аларның егетләре, бәй­
гегә ашкынган чабышкылар сыман, сәхнәгә сыя алмаган­
дай, ярсып биеделәр. Юк, биемәделәр алар. Алар очты­
лар, талпындылар. Аларның һәр хәрәкәте бер мәгънә
аңлата иде. Бераздан кызлары чыкты. Миңа, үзебезнең
биючеләрне
күреп
өйрәнгән
кешегә,
абхаз
кызлары
артык горур, артык кырыс булып тоелдылар. Алар бер
тапкыр да елмаеп карамадылар. Күз күнегелгәнчә токмач
кисү, самавыр кайнату, урак уруны аңлаткан тыз-бызлы
хәрәкәтләрне дә ясамадылар, ярарга, ошарга тырышма­
дылар. Алар үрә катып, залдагы тамашачыга бер илти­
фатсыз хәлдә, аккошлар сыман салмак кына йөзүләрен­
дә булдылар. Шуннан бер пар алга чыкты. Егет кыз
алдында ничек кенә бөтерелмәде, ничекләр генә ыргы­
мады,
тезләнеп,
күкрәк
сукты,
кынындагы
кылычын
суырып чыгарып, күзгә күренмәгән дошманнарны да
кыйратып булашты. Кыз йөзенә шунда гына саран
елмаю кунды. Һәм бу елмаю беркемгә дә багышлан­
маган иде. Кыз өчен дөньяда башка беркем дә юк, аның
сизелер-сизелмәс кенә елмаюы теге егет өчен генә иде.
Көнче кеше булмасам да мин шулчак көнләшеп куйдым.
Теге егет урынында булу өчен, горур абхаз кызының
тик миңа гына багышлап елмаюын татыр өчен әллә нәр­
сәләр бирер идем. Ләкин минме соң инде кайнар канлы
209
тау егете белән ярыша алыр кеше?! Мннем чөлт итеп
кенә торган гәүдәм (ачлы-туклы сутыш еллары галәмәте),
гомер буе кимсенеп йөргән буем беләнме?!
Ул арада дәртле, назлы шәрык көе мине яңадан үз
авылыма,
чал
кылганлы
Җыен
тавы
итәгенә
алып
кайтты. Мәйдан уртасына күбәләктәй җилпенеп бер кыз
йөгереп килеп чыкты.
Мин тәүдә ни булганын аңлый алмый тордым. Авы­
зым ачылып китте, кашларым җыерылды. Бу бала ярымшәрә иде бит! Дөрес, аның яшь, зифа гәүдәсе ымсын­
дыргыч дәрәҗәдә гүзәл, аның бер генә дә килмәгән
җире юк. Тик ник соң болай шәрә чыккан ул бу хәтле
халык алдына? Ник һәркемгә ярарга тырышкандай имәнгеч татлы итеп елмая? Нигә бу матурлыктан шомлы
афәт исе аңкый? Шәрык биюе дигәч, мин аны төрек­
ләрнеңме, яисә башка берәр көнчыгыш халкыныңмы
милли биюе дип торам. Ә бу, бу бит — гарем, ягъни
хәрәм биюе! Аулак бүлмәләрдә, аерым публика өчен
генә башкарылучы бию!
Минем күз алларым караңгыланып китте. Аптырап,
як-ягыма карандым. Барча адәм, елан авызына кереп
барган бакадай сихерләнеп, уртада өерелгән сынга текәл­
гән. Бары тик уң як читтәге ак яулыклы берничә кортка
гына, йөзләренә канәгатьсезлек билгеләре чыгарып, мәй­
данны ташлап, автобуслар торган якка китеп баралар.
Сул якта алдарак торган бер сабый, өч-дүрт яшьләрдә
булыр, көй уңаена теге, уртадагы кыз кебек үк итеп,
нәни гәүдәсен боргаландырырга маташа. Ә әнисе аңа
карап, сөенечтән кояш кебек балкый. Артымда кемнең­
дер, бик зәһәр бичәнеңдер инде, теш арасыннан сыгып
сөйләнүе ишетелде:
—
Я Аллам, тәмам гарык ласа бу шәрык биюеннән!
Ирләребезне аздырып бетерәләр бит инде! Картлар,
бала-чага бар дип тормыйлар! Бу Газизәттәйнең оныгына
ни калган! Тәртипле генә кыз үзе, югыйсә. Бар байлы­
гын мир алдына чыгарып селкемәсә!
Мин тәүге тапкыр бичә кеше белән теләктәш булып:
«Их, күбрәк булса иде мондый усаллар!» — дип уйлап
куйдым.
Күз карашым ирексездән тагын теге кызга юнәлде.
Аның хәрәкәтләреннән әллә нинди шәһвәти вәсвәсәләр
210
тарала иде. Мин хәтта ул нәфселе теләкләрне күргән
кебек үк булдым. Алар, кара төтен телләре сыман булып
кешеләрнең аяк асларына үрмәләделәр, кешеләрнең авыз
ачып торуларыннан файдаланып, авызларына кереп кит­
теләр, күз нурларына ябышып, хәтер-зиһеннәренә чор­
налдылар. Ә кыз биеде дә биеде. Көнчыгыш халыклары
хәрәм сарайларында карап күңел ача торган бию минем
туган
авылымның
Җыен
тавы
түбәсендә
азыныпмыазынды, шашыныпмы-шашынды. Кылган чәчле тау бабай,
башы төелгән кешедәй, калтыранып куйгандай булды.
Гарьләнүдән тамагыма төер тыгылды.
Дәртле һәм назлы көнчыгыш көе инде миңа мыскыл­
лау булып ишетелә иде. Бу бала, үзе дә аңламыйча, сиз­
мичә, хәрәкәтләре белән хәтәр гамәл кыла иде. Гомер
күрмәгән, гайре табигый бу хәрәкәтләр авылыбызның
күктә канат каккан кошкайларын, өнсез калган мәһабәт
чыршыларын, мәгърур имәннәрен, оялчан каеннарын ким­
сетә иде, безнең аяк тәпиләренең эзләре калган, бёзне
тудырган, үстергән, туйдырган җиркәйне, авыл читендә
икмәге тулышып яткан басуларны, челтерәп агып яткан
тыйнак инешебезне, урман читендәге кечкенә тын зират­
ны кыерсыта иде. Әгәр дә әрвахлар була торган булса,
алар бу әкәмәттән оялып җир читенә качышып беткән
булырлар иде. Алтышар-җидешәр баланың тамагын туйды­
рам дип нужа камыты тарткан безнең әнкәйләрнең,
сугыштан кайтмый калган ирләрен көтеп саргайган тол
хатыннарның рухлары рәнҗеп, безгә үпкәләрләр иде...
Мин бу баланы гаепләмәдем. Бу биюнең мәйданга
чыгуында аңа караганда өлкәннәрнең гаебе зур иде.
Алар нәрсә уйлаганнар, әти-әниләре нәрсә караган!
Хәтта җил дә тынып калды. Бик-бик тынчу булып
китте. Мин, үзем дә сизми торып бастым. Хатыным,
гаҗәпләнеп, миңа күтәрелеп карады да яңадан биюче
кызга төбәлде. Минем, мәйдан уртасына чыгып, теге
кызны туктатасым, җилтерәтеп, әти-әниләренең кулына
илтеп тоттырасым килде. Әмма мин алай итә алмый
идем. Алай итсәм, «һай, бабайның дәрте котырган!» дип
бот чабып көләчәкләр иде. Теге кызның кызган баштан
мине, калтырап торган кечкенә бер картны, төртеп егуы
да бик ихтимал иде. Кызганыч ки, әмма мин көчсез һәм
чарасыз идем.
211
Эскәмияне атлап чыктым да, тамаша урынын ярым
ай рәвешендә урап баскан тамашачыларны ерып, күз
күргән якка атлап киттем.
Мин инде башкача шигырьләр язмаска һәм китаплар
чыгармаска карар иткән идем.
КУНАК МУНЧАСЫ
1
Ә без кунакка китеп барабыз. Аръякка. Нәнәйләргә,
мунча керергә.
Кинәт... Зәңгәрсу-кара күк йөзе тибрәлеп китә, эреэре йолдызлар урыннарыннан кубып җиргә коела башлый
дисәм... әти мине күгәреп үзенең иңбашына утырткан,
имеш. Миңа, биш яшьлек олы кызга, әти җилкәсендә
бару оят та кебек. Тик бу хакта бөтенләй онытам да,
тәү күргәндәй, як-ягыма күз салам. Моңарчы астан,
җирдән баш күтәреп, авыз ачып карап барган дөнья
кинәт кечерәеп калган! Минем түгел, әтинең дә колачы
җитмәс каенннар тәбәнәкләнеп җиргә чүккәннәр; әллә
кайда, аста, әтинең сүчинкәләре астында, баш әйләнер­
лек түбәндә җемелдәп яткан кар, миңа ачуланып теш
шыгырдата.
Безнең янәшәдән атлаган, кышкы пәлтә, башына
бәйләм башлык кигән әниемә күз салам. Ул юрганга
төрелгән энемне күтәргән. Беләбез юрган хәлләрен —
кысыклыгы аның, уңайсызлыгы... Ә әтинең иңбашында
юрган михнәтләренең берсе дә юк.
Салам, силос кисәкләре чәчелеп яткан чана юлы таптакыр. Ара-тирә тупчыклар — ат «койрыгыннан» төшеп
калган шарчыклар очрый. Әти кайчак аларны тибептибеп җибәрә. Әтинең муенына ныграк ябышам, танавым
аның колакчынлы, зур төлке бүрегенә килеп төртелә, тик
мин куркып та карамыйм. Ник куркыйм, минем әти —
авылдагы иң көчле, иң озын кеше. Һәрхәлдә, мин белгән
кешеләр арасында. Иң кырысы да. Шуңа күрә мин
сыңар өн дә чыгармаска, әтиемнең ачуын кузгатмаска,
югарыдагы рәхәт мизгелләремне ничек тә озаккарак
сузарга телим.
212
Кинәт йолдызлар тагын урыннарыннан куба, тик бу
юлы алар дәррәү өскә чөеләләр — әтинең озын куллары
мине юл читенә төшереп куя. Кар өстендәге юка гына
бозлы ялтыравык элпә мине күтәрерлек түгел. Батуым
бер хәл, атлап китә алмый этләнәм. Әни кулындагы энем
әти кулына күчә, әни мине кар эченнән тартып алып,
әйләнә-тирәдәге бердәнбер таяныч — көндезге җепшек­
тән соң төнгелеккә катып киткән юлга бастыра.
Елга аша чыгасыбыз бар, шуңа төшерделәр инде мине
кулдан. Уң якта өңрәеп, кап-кара шәүлә булып тегермән
өе кала. Бу турыдагы күперне тегермән күпере дип
атыйлар, ат күпере дә диләр, чөнки аңардан җигүле ат
белән дә чыгып йөрмәле.
Безнең инеш бәләкәй генә булса да бик йөгерек, бик
җитез үзе. Шуңадырмы, ярларын уеп, ашап бетереп,
әллә кайдан, төптән агып ята. Шуып төшәргәрәк исәп
бар, тик картәтием быел гына алып биргән өр-яңа кара
пималарым тыңлап та карамый. Ирексездән, түбәнгә
йөгереп төшеп китәм. Егылмыйм, абынмыйм — беләм бу
төшнең холкын. Дөбер-дөбер килеп, такта күпердән чыга­
быз. Күпер астыннан, кар каплаган инешнең шылтырап
агып яткан тавышы ишетелә. Үзалдына нидер сөйләнәсөйләнә каядыр кигеп барган эшлекле генә, үз-үзеннән
бик канәгать кенә тере бер җан ияседәй тоела ул миңа.
«Прибет!» дим аңа, дус кызларыма дәшкәндәй иттереп.
Карасам, әтиләр теге ярга инде менеп җитеп бара­
лар. Җан-фәрманга мин дә алар артыннан чабам. Бая
шумый тискәреләнгән пималарым хәзер таеп интекте­
рәләр. Әтиләр инде яр башында. Безнең әти дә, әни дә
бик иркәләп, мәмиләнеп тора торганнардан түгел, көтми
китеп барулары да бар. Ашыгудан абынып егылам,
гарьләнеп елап җибәрәм, үзем һаман мүкәйләп булса да
өскә үрмәлим.
Менеп җитүемә, их, нинди бәхет (мин әлегә бу сүзне
белмим, ләкин аның ни икәнен, нинди икәнен әтинең
киң җилкәсендә тоям), йолдызлар тагын елпылдап җир­
гә коела; ярның ике ягын тутырып үскән, өнсез генә,
сабыр гына утырган каеннар тагын кечерәеп калалар...
Ат абзарын уң яклап урап, нәнәйләргә турыдан
киттек. «Бу як басудагы салам эскертләрен ачтык», ди
әти. Әни үзебезне кайгырта; «Халыкка салам бирмиләр­
ме әле?» — ди. Мин әтинең ни дип җаваплавын ишет­
213
мим, ат абзарын тыңлыйм. Әчкелтем силос исе аңкый.
Утардагы берничә каракучкыл шәүлә, бездән өркеп,
пошкырынып, аргы башкарак күчеп баса. Абзарның бү­
рәнә стенасы аша дөпелдәгән, кешнәгән, тибешкән та­
вышлар ишетелеп кала.
Нәнәйләргә барып җитүебез сизелми дә. Йортның
урам як өч тәрәзәсе ялт итеп балкып тора, мунча
тәрәзәсендә ут яна, күтәрмә өстендәге, тыштагы лампоч­
каны да кабызганнар.
— Башыгызга мендерегез әле баланы, — ди гөр-гөр
килеп безне каршыларга чыккан нәнәй. — Төшерәлмәссез дә аннары...
«Тәхет»емнән
колак
кактыралар.
Күтәрмә
төбендә
яткан каз канатын алып, әтиемнең сүчинкә йөзенә кун­
ган, сары кайры тун чабуына ябышкан карларны себе­
рергә
тотынам.
Әнинең
буркиларына
бозланып
кар
сарган. Канатның сырты белән дә алдыралмагач, себер­
ке сабы белән кыргычлыйм. Үземнең пималар да шул
рәвешчә
тазартыла.
Аякларыбызны
бер-берсенә
бәрәбәрә, пима төпләрендәге карны идәндәге паласка коеп
калдырырга тырышып, караңгы чолан аша үтеп, өй
ишеген ачабыз.
'Щ
2
һәм якты, җылы, парлы дөнья кочагына чумабыз.
Токмачлы аш, бәлеш, компот исе, тагын әллә нинди
тәмле исләр болыты чорнап ала. Тунымны, башлыгымны
салып элгечкә әләм дә түргә йөгереп кереп китәм.
— Салма пимаңны! — дип кычкырып кала нәнәй. Әйтмәсә дә беләм инде, кышын пималарны нәнәйнең мәңге
салдыртканы юк, «идән суык, шул килеш йөрегез» дип,
чыккан саен тукый.
Өлкәннәрдә минем кайгы түгел хәзер. Әни түрдәге
караватта энемне юрганнан арындыра. Әти өстәл арты­
на кереп кунаклаган. Табын белән кәбәркә арасында
бөтерелгән нәнәйнең бөтен игътибары әти белән әнидә.
Ирек! Азатлык! Ачуланучы да, «тегеләй ит, болай ит»,
дип тарткалап торучы да булмаячак беразга!
Бәләкәй як белән олы як арасындагы пәрдәне аерып,
ике якка ачылмалы ишекне этәрәм һәм биек тупсадан
214
I
олы якка атлап төшәм. Пәрдәдәге кып-кызыл алмалар,
мәмрәп пешкән чияләр коелырдай булып тибрәнеп кала­
лар. Сары шифоньер башындагы шахмат тактасы белән
гармун идәнгә төшеп кунаклаган. Әй лә, идәнгә түгел,
идәнгә җәелгән юрганнарга, пальто-фуфайкаларга. Идән
суык булгач, без кунакта чакта нәнәй аларны идәнгә
түши. «Жәлләп торырга әллә, аунагыз рәхәтләнеп», ди.
Чүпрәк-чапракка безнең нәнәй кебек һушы киткән
башка кеше бар микән? Биек, зур итеп салынган йор­
тының бизәлми калган җире юк диярлек. Олы як тәрә­
зәләрдәге пәрдәләрдә җиләк-җимешләр тагын да чагурак.
Мич өсте тирәли һәм урта стенада ике яктан да кыска
пәрдә — кашагалар, караватларны чит-ят күздән яшереп
шау чәчәк чыбылдыклар эленгән. Почмакларда — җете
сары җирлеккә кып-кызыл эре мәкләр төшкән, чегән­
нәрдән сатып алган япмалар. Тегү машинасы өстәлен­
дәге телевизор, түр өстәлдәге зур сары радиоалгыч
өстендә ялтыравык яулыклар.
Мин туп-туры гармунга таба атлыйм. Ул да түгел,
әни бу якка кертеп җибәргән энем дә ава-түнә гармунга
килеп тотына. «Көтебрәк тор әле, апаем, сиңа хәтле
апаң бар монда!» Ләкин тарткалашып, елашып өлгерми­
без, әни безне быжгытып мунчага җыя башлый.
Кызарып-пешеп абыйлар кайтып керә. Олы абый,
гадәттәгечә, җитди итеп, кул биреп күрешә. Кечесе
үчекләргә, ирештерергә бик маһир:
—
Һо-о, аръяклар чыккан! Нишләп утырасыз, таегыз
мунчага! — ди. «Таегыз» — аның иң яраткан сүзе.
Мәгънәсен генә аңлап бетермим. Тая-тая барырга иха­
тада боз юк та инде!
Мунча керергә яратмыйм мин. Ыс, төтен исе! Идәне­
нең салкынлыгы! Чәч юганда әбизәтелне күзгә кергән
шампуне! Мунчаласы тимерчыбыктан, себеркесе таяктан
ясалгандай тоела башлый азакка таба.
Әни мине юындырып, коендырып, өстемә тастымал
каплап, ишек төбендәге киң эскәмиягә утыртута ишек
ачыла. Түргә йөгереп кереп киткән куе пар болыты
өстендә энемне күтәргән әти күренә. Энем дә мунчаны
өнәми: юрган эченнән тонык кына булып елау тавышы
ишетелә. Аның урынына мине яткыралар.
215
Кечкенә юрганга аякларым сыймый. Сузмыйча бөкләп
кайтырга кушалар. Түземлегем ярты юлга гына җитә —
тәпиләремне салкын һава өтеп-пешереп ала.
Без кайтканны нәнәй ишек төбендә көтеп торган.
Әти мине караватка илтеп сала да чыгып китә.
— Парланып ят бераз! — ди миңа нәнәй. Юрганнан
серәеп
чыгып
торган
аякларымны
күреп,
кеткелдәп
көлә: — Үстең инде, үстең. Сөбханалла! — Һәм миңа
алмаш киемнәремне кидерә башлый. Әни күлмәгемне
оныткан. Ыштаннан гына булуыма гарьләнеп елап җибәрәм. Малай кебек йөримме инде хәзер? Бәләкәй абый
клубтан кайтып керсә, «малай, малай, бер чиләк тоз
ялый» дип, күземне дә ачырмаячак. Нәнәй мине юатыр­
га була, капкачлы зәңгәр эмаль чиләктән компот салып
бирә. Чынаяк төбендә төшләре дә бар. Йөземнәр, баланмиләш, әллә нәрсәләр! Тагын компот соравыма:
— Җитәр, мунчадан кайту белән күп эчмиләр, — дип
кырт кисә. Ул үзе, мунчадан аһ-ваһ килеп кайтып керү­
гә, бер-ике чеметем тоз кабып, түшәгенә авучан.
— Бар, олы якта ятып тор, — ди миңа да.
Яталар димени инде! Күпме кызыклар көтеп торган­
да! Шахмат сыннарын өсте-естенә тезеп башня төзисе,
гармунда «аһа-һай, карабай» көен уйнап моңланасы...
Абыйлар әйдә юкта аларның «хәзинә «ләренә дә күз
салырга кирәк.
Ике тәрәзә арасындагы өстәлнең авыр тартмасын
көч-хәл белән тартып чыгарам. Изолента, машина мае,
тагын әллә нинди ят исләр бөркелеп китә, һу-у, монда­
гы байлык! Радиодетальләр, шөреп-кадак, келәшчә-кыскычлар! Әһә, әнә иске фотопленка тасмасы! Аны тыгыз­
лап урап, бер читеннән тартсаң, мушкетерларныкыдай
шпага хасил була!
Эш күп. Бик күп! Энем кайтып җитсә, шахмат чир­
тешле уйныйсы бар, әбәкле, качышлы, тәкмәч атышлы,
парланган тәрәзә пыялаларына бармак белән сызып
рәсем төшерешле.
— Рәхмәт, инәкәй! — дип, әнинең кайтып кергәне
ишетелеп кала, «мунча харап шәп булган, әби, йөз яшә»,
дип, әти кайта.
Уйнап арып, йокы килә башлауга безне бәләкәй якка
аш эчәргә чакыралар. Тимер тәлинкәләрдә мул өреле,
куе, токмачлы аш. Учак плитәсендә чүлмәктә озак кай­
216
наткангамы, шулай гел куе пешерә нәнәй ашны. Мул
итеп әпекәй (бездә ипине шулай диләр) телеп куйган.
Өстәл уртасындагы зур сай тәлинкәдәге бәрәңге, кишер
өстенә ит турап өелгән, читендә суган боҗралары. Нәкъ
минем якка карап торган, харап тәмле күренгән каз
ботына кул сузам. «Чәлт» итеп беләгемә катыклы кашык
килеп төшә.
— Олылардан алда кая үреләсең? — ди нәнәй. Ботны
әти алдына куя. Арадан бүтән ит кисәген сайлап алып,
миңа суза. Мин, турсаеп, әнигә мөлдерәп карыйм. Аның
миңа исе дә китми, тезендә утырган энемә балкашыктан
шулпа чөмертә. Өстәл башында тирләп-пешеп аш эчеп
утырган әти миңа хәйләкәр генә күз кыса: эләктеме,
янәсе.
Берәүнең дә мине яклашырга җыенмавын аңлап,
язмышыма күнәргә туры килә. Өлешемә төшкән кисәк
тә харап тәмле күренә алай. Нәнәй кәбәркәдә мич авы­
зыннан йөзем бәлеше алып маташа. Юк инде, анысына
көч җитмәс. Компот эчәм дә менә, бик хуш.
— Амин тот, барып кулыңны чайка, — ди нәнәй,
урындыктан төшәргә җыенып борсалануымны күреп.
Җитешмәгән җире юк бу нәнәйнең! Табынны да
карый, әни белән әти алдында кояштай балкып, аллары­
на ризык этә-этә сыйларга да өлгерә. Безне, бәләкәй­
ләрне: «тегеләй итмә, болай итмә» дип куырса да, алар
алдында язын бәбкәләрен көтеп тыпыр-тыпыр биегән
каздай өлтерәп кенә тора.
Кулбашындагы
чигүле
сөлгегә
тирен
сөртә-сөртә
мәтрүшкәле чәй эчкән әтиемнең канәгатьлелеге йөзенә
чыккан. Шулай булмый ни! Хөрмәтнең, игътибарның иң
олысы аңарга.
— Кияү, баллап эч! Менә, кагыннан авыз ит! Тәбик­
мәкне ашамадың да... Катыгын да капмадың. Менә
төчесен кабып кына кара әле...
Мин
инде
урындыктан
төшеп
китәргә
җыенган
җиремнән, кашыгымны кулга алып, чөгендерле кызыл
катыкның уртасына батырам.
— Үзеңә якын читеннән ал, — дип, тагын төзәтеп куя
нәнәй. — Ризыкның уртасына тыгылмыйлар алай.
Әни, кулында йоклап киткән энемне уятмаска тыры­
шып, аны олы як диванга сак кына кертеп сала. Минем
дә күзләр йомылып бара, корсак та пух итеп тора.
Ниндидер бер калын китапны актаргалап утырам да,
217
үземнең урыныма, түр почмактагы тар караватка барып
ятам.
Чыбылдыкны томалап ябып куям, дымсурак булып
торган ак тышлы мендәргә битемне терим. Лампочка­
ның сүрән уты, чыбылдыкның кызгылт-сары тукымасы
аша саркып кына кереп, андагы эреле-ваклы йортлар,
әкәмәт замок-башнялар тулы әкияти шәһәргә тылсымлы
бер төс бирә. Үземне өч яктан әйләндереп алган шул
могҗизави
патшалыкка
кереп
китәм,
таш
җәелгән
урамнар буйлап атлыйм, үрелеп тәрәзәләрдән карыйм.
Йортлары бөтенләй безнең авылдагыча түгел. Кайбер
башняларның очларына калай әтәчләр кунаклаган, кайберләрендә сәгать. Тик шунысы мәзәк — беркем дә юк
урамда. Йоклыйлармы, әллә менә безнең кебек кунакка
китеп беткәннәрме? Бу уй соңгы уем була, мин, тирән
коега төшеп киткәндәй, сабый чакның татлы-баллы,
гамьсез йокысына чумам. Утны кайчан сүндерүләрен,
әниләрнең кайчан кереп ятуларын, иртән ничек торып
китүләрен дә сизмим.
3
Мин уянганда яктырган иде инде. Мичтә шарт-шорт
килеп утын яна. Мич, янып кына киткәндә, бар җылы­
ны үзенә суыра — өй суык, идәнгә басмалы түгел. Кая,
тышта ни хәлләр бар икән? Ихата ягына караган бер­
дәнбер тәрәзә диван өстендә. Диван читенә, йоклап яткан
энем егылып төшмәсенгә, мендәрләр өелгән. Аларны
ах-ух аралап, диваннан тәрәзә төбенә үрмәләп менәм.
Нәнәй эштән кайткан, мал эчерергә әзерләнеп йөри.
Ул анда бодай себерәм, ди. Бүгенгә себереп бетергәндер
инде. Яшел шәльяулыгын ияк астына төшереп бәйләгән,
мал караганда кия торган зур кесәле кара итәген,
фуфайкасын кигән. Кулына онлы калай тәлинкә тотып,
мунча ишегалдыннан чыгып килә. Утар капкасы ачык.
Кичә без мунчада утырып юынган зур тастан бөтерелеп
пар болыты күтәрелә. «Төтен!» дияр иде энем, күрсә.
Нәнәй башак пешергән, димәк.
Утар капкасын ачып җибәрүгә, сарыклар кемузардан
чабышып
чыгып
башакка
ябыштылар.
Хәйләкәрләр,
чукынмышлар, өстәге онын гына чемченәләр. Нәнәй, ара­
ларына кереп, таягы белән башакны болгатып җибәрә.
218
Алар туйгандай булуга башмакка чират җитә. Аннары,
башак өстәп салуга, олы җиленен селкетеп, озын мөгез­
ләрен куркыныч селтәп кара-кызыл сыер чыга, һаман
көрпә ялманган сарыкларына ачуланып, аларны сөзепсөзеп җибәрә. Абау, корсакларын тишә инде! Тегеләре
дә әрсезләр. Ашап туймаганны, әллә ялап туярбыз диләр­
ме икән?
Ихатаның бу башында «каз өе». Тактадан корылган
бер куыш инде ул. Казларны да тышка чыгарганнар.
Өшиләрдерме, бахырлар, ап-ак кар өстендә тәпиләре
кЫп-кызыл булып янып тора. Ата каз, гадәттәгечә, тирән­
дәге кечкенә күзләрен усал чекрәйтеп, түшен киереп,
муенын сузып, тирә-якны күзәтә. Ана казларның кече­
рәге, кара-соргылты, салам бөртекләрен томшыгы белән
әрле-бирле күчерештергән була. Кәкре юан томшыклы
кытай казы сыңар аягын мамыгы эченә яшергән. Бераз­
дан томшыгын да канаты эченә төртте.
Мин, аңардан күрмәкче, бер аягымны күтәрәм дә,
башымны кыйгайтып изүемә тыкмакчы булам, һәм,
әлбәттә инде, чайкалып диванга барып төшеп, энемне
уятам. Тәрәзә төбендә бүтән бер кызык та күренми.
Бәләкәй якка чыгам. Кичә бик якты тоелган өй эче
бүтен томса, тыныч бер халәттә. Чүлмәктә кичәге аш кай­
нап утыра. Плитәнең зуррак түгәрәгенә чәйнек куйган­
нар. Кыш көне газ баллонын сирәк китергәч, газны
саклап кына тота нәнәй.
Менә ул үзе дә күренә. Кочак тутырып утын күтәр­
гән.
—
Тордың дамыни-и?.. — дип суза, мине күреп. —
Корсагың ачкандыр инде, шул гомер йокы симертеп ни...
Утыннар гөбердәп мич алдындагы калайга ята. Утын
яркаларына ияреп кергән кар кисәкләре, кайнар чәйдә
эрегән шикәр шакмакларыдай, теләр-теләмәс кенә, агач
пүләненә сеңеп юкка чыгалар.
Бүген иң зур кунак — без. Кичәге «ярамый»ларның
берсе дә юк. Нәнәй, үзе әйтмешли, «вуле» куя безне
бүтен. Озак кайнаудан өйрәгә әверелгән ашны бик тәм­
ләп ашап алабыз да, энем белән уенга керешәбез. Юрган,
толып, гармуннар тагын идәнгә төшеп кунаклый. Нәнәй
бәләкәй яктагы түшәгенә ятып черем итә. Без, дөнья­
бызны онытып, тагын уен тылсымына чумабыз.
Көн
кичкә
авышуга
мәктәптән
абыйлар
кайтып
җитте.
219
— Кәҗә маеңны чыгарыйммы? — ди бәләкәй абый,
керә-керешли үк, сумкасын өстәл астына ыргытып.
— Миндә кәҗә мае юк! — димен, турсаеп, аның
тагын бер-бер этлек эшләсен сизеп.
— Бар, бар! Әллә ышанмыйсың? Әйдә, күрсәтәм!
— Миңа күрсәт!? — диде энем, зур күзләрендә кызык­
сыну катыш самими ышаныч балкытып.
Бераздан инде ул, кызарган маңгаен ышкып, акырып
еларга тотына, бәләкәй абый, нәнәйдән өлеш эләгүдән
куркып, өйдән чыгып сыза, олы абый, энемне юатырга
була, чөйдә эленеп торган фотоаппаратын алып, безне
төрлечә кыландырып фотога төшерергә керешә.
Баягы тавыш-гауганың үзе өчен зыян-зарарсыз тәмам­
лануын чамалаган бәләкәй абый бу шөгыльгә дә килеп
кысылмый булдыра алмый:
— Менә монавында гына карагыз, ташбашлар, чыпчык
очып чыгачак хәзер!
Күзләр яшьләнеп бетә, башлар авырта башлый, әмма
фотоаппарат «күз»ениән чыпчык түгел, чебен дә кү­
ренми.
«Әй лә!» — дидем дә бәләкәй якка чыктым. Нәнәй дә
кичкелеккә малларын карап бетереп (үзе әйтмешли, «сый­
лап») кергән икән. Чәй куйган, кичәге бәлеш төпләрен
җылыткан. Кечкенә табакта компот төшләре. Алар бүр­
теп, тагын да тәмләнгәннәр.
Кичке аштан соң абыйлар дәрес әзерләргә утыра.
Нәнәй олы абыйга зур яктагы лампочкаларның ишек
төбендәгесен борып куярга куша: «Берсе җитәр, акча
ашамасын», — ди.
Бәләкәй абый безгә сумкасына тияргә рөхсәт итми.
Хәер, ул дәресне озак әзерләп интекми, сумкасын туты­
рып, ишек төбендәге чөйгә элеп куя да, шытыр-пытыр
китереп радиоалгычны боргаларга тотына. Без, энем
белән, хәзинә сандыгыңдай күреп, олы абыйның сумка­
сын актарбыз, китапларын укыгандай итәбез, дәфтәр­
ләрдә кызыл белән куелган билгеләрне саныйбыз.
Ул кичне әле без аръякта кунабыз. Әти белән әни
көнозыны эштәләр барыбер. Энем ятар алдыннан көй­
сезләнеп елый. Нәнәй аны үз янына алып ята һәм нидер
көйли-көйли сөйли башлый. Мин ул сүзләрнең берсен
дә аңламыйм. Шигырь дә түгел, җыр да.
Тышта кичләтеп купкан буранның ыжылдап улаганы,
ябылмый калган тәрәзә капкачын йолыккалап шак-шок
220
бәргәләгәне ишетелә. Нәнәй татарчага күчә. Әллә кем,
әллә кемнәрнең исемнәрен, әтиләренең исемнәрен атап,
«сезләргә дога багышладым», — ди. Боларны сөйләгәндә,
аның нечкә тавышы калтырап-калтырагх китә.
Миңа күңелсез. Мин үземнең иксез-чиксез ялгызлы­
гымны тоям. Көндез шундый шат, барсын да белүче, бар
нәрсәгә көче җитәрдәй күренгән нәнәмнең бөтенләй
башка, ялварулы, үгенүле халәтенә шаһит булып, аны
кызганудан буынсыз калам. Ник алай сөйләнә ул? Кем­
нән курка? Кемнән үгенә? Әрвахлар алар кемнәр?
Күз алдымда шундый сурәт пәйда була: нәнәйнең
йорты, торбаларыннан төтен чыгара-чыгара, очсыз-кырыйсыз кар яланын ерып, зур бер кораб сыман каядыр
йөзеп китеп бара... Ул корабка без төялгәнбез, ләкин
аның каян килгәнен дә, кая китеп барганын да белми­
без... Дөнья караңгы. Буранның шомлы сыкрануы аша
еламсыраулы тик бер аһәң яңгырый: «лә иләһә илләллаһ, лә иләһә илләллаһ»...
4
...Үзгәреп тә карамаган иде мунча. Яңасын салганнан
соң биредә күптәннән мунча кермәсәләр дә, бар да
элеккечә. Сул як түр почмакта казанлы мич, ишек тө­
бендә ләүкә. Хәтта тәрәзәдә дә шул элекке, кызыл
чәчәкле ситсы пәрдә. Уң яктагы озын эскәмия урынына
карават кына куелган. Аңарга искерәк мендәр-юрган,
пальто-фуфайкалар өелгән.
— Исән генәме, нәнәй? — дим. Тезләнеп казан астына
йомычка тутырып булашкан нәнәй, торып баса да, гадәт­
тәгечә, күзләрен кыса төшеп, бар йөзе белән яктырып:
— И-и-и... — дип, миңа таба килә. Кашлары өтелеп
көйгән. Битендә пешкән яра эзе. Аны кочаклап алам.
— Нәрсә пожар чыгарып ятасыз монда?! — димен
һәм өмет белән күзләренә багам.
Өметем бушка түгел. Ул көлә! Караңгы мунча, утыз
еллап элек без юынып йөргән мунча эче, кояш чык­
кандай, яктырып китә.
Өе янды бит нәнәйнең. Яз сулышы аңкыган зәңгәр
апрель кичендә берничә сәгать эчендә янган да беткән.
Гомер буе бөртекләп җыйган дөньясы, кадерләп, бизәп
221
кенә тоткан йорты үзенең үк күз алдында көл-күмергә
калган да куйган.
— Әл дә үзең исәнсең!
— Ишекне ачып җибәрүем булды — йөземә ялкын
бәрде, — ди ул, яра эзен бармаклары белән капшаштырып. — Үзем дә янган гына булсамчы шунда! — ди
аннан, баягы кәефе кинәт үзгәреп.
— Сөйләмә юкны! Әле син өр-яңа өй салачаксың!
Зурны, тагын да яхшыракны! Һәй-й, син мондый гына
кайгыларны үткәргәнме!
— Әйе шул, — ди нәнәй, ничектер, бик тиз генә
ризалашып. Аның үзендә дә шул ук уй булган. Аръякка,
ягъни безгә, әнигә, чыгып, ике генә төн кунган янгын­
нан соң. «Кода нигезендә ни йөзем белән ятыйм, иха­
тамны ятим итеп!» — дигән, ди. һәм аның бу карарын
беркем үзгәртерлек, аның ихтыярын берни какшатыр­
лык түгел иде. Иске мунчаны җылытып, карават корып,
шунда тора башлады. Бераздан Казаннан олы абый
кайтып төште иптәшкә.
Күч анасы йортсыз калса, күч нишли? Балалары бер
җәй эчендә йорт күтәрделәр. Үзенең гомер буе, елныңелында, бер калдырмыйча страховка түләве дә юкка
булмаган — шуның акчасына бура кайтарттылар. Бәлә­
кәй абый бигрәк тырышты: осталарны да ул сөйләште,
материалга да ул чапты. Техника кирәк чакта авылдагы
оныгы — яшьли авариягә очрап үлгән улының улы —
тракторы белән килеп ярдәмләште. Уфада яшәгән уртан­
чы улы ике малае белән һәр ял саен кайтып эшләшеп
йөрделәр. Әни белән җиңгиләр аш-су ягын, азык-төлеген карадылар.
Иң көтелмәгәне шул булды: үзебезнең авылдан гына
түгел, күрше авылдан да исемлек белән җыеп, нәнәйгә
акча китереп бирделәр. Әллә кайдагы нәсел очы тиешле
кешеләр, Себердән җәйге ялга кайтучылар, нәнәйне
күреп белүчеләр, каза хәбәрен ишетеп, кулларыннан
килгәнчә ярдәм итәргә тырыштылар.
...Хәер, болар әле соңрак, алдагы ярты ел эчендә
булачак хәлләр... Әле исә, әнә, баганалары күмерләнгән,
кыйшайган бәләкәй капкадан кемдер кереп килә...
— Синдә дә ут, миндә дә ут! — дип, нәнәйне кочаклап
ала Заһидә апа. Күзләре челт-челт килә, ике яңагыннан
222
чөбердәп яше ага. Аның минем белән яшьтәш улы быел
яз токка сугылып вафат булды.
— Нишлибез соң инде, Заһидә, нишлибез! Ходайдан
узмыш юк, сабыр итәргә, сабыр, — дип, гөр-гөр сөйләнә
нәнәй.
Заһидә апа кулындагы төргәкне нәнәйгә суза. Гәзит
эченнән шакмаклы ап-ак озын тастымал килеп чыга.
—
Менә бусы — оекбашлар. Менә бу пакетта май.
Бүген иртән генә бастым. Сөтне кая, базга куярсыңмы,
коеңа төшерерсеңме — үзең кара. Кичә Рәйсәнең дә
хәлен белергә бардым, — ди ул. — Зарлы хәлен зарлы
белмичә, кем белсен... Аңа да оекбаш бәйләп илттем.
Яз башында берьюлы ике сабые боз астына киткән
Рәйсәне исемә төшереп, йөрәгем өшеп китә. Күрше апа
садака итеп китергән ап-ак тастымал, оекбаш, сөт-майларда — кара кайгыларга бирешмичә ак күңел белән
картайган авыл карчыкларының җан чагылышын күр­
гәндәй булам. Күңелем тулып, читкәрәк китеп басам.
Янгын урынын тазартканнар, җыештырганнар инде.
Эшкә ярардайрак бүрәнәләр бер читкә өеп куелган.
Бакча ягында савыт-саба өеме. Табалар, тәлинкәләр капкара. Мисне кемдер агартып булашкан, эчендә тимер
мунчала ята, буй-буй ак эзләр сызылып калган. Тегү
машинасы эреп гарип кыяфәткә кергән. Өстәл-урындык,
эскәмияләр
яртылаш
күмерләнгән,
җыерылып
эрегән
клеенка кисәге аунап ята. Кайчандыр шыплап тутырулы,
нәнәйнең үлемтеккә дигән әйберләре сакланган олы
сандыкның каерылган капкачы каз куышы өстендә ята.
Чүпрәк-чапракның барсын бергә мунча ишегалдына
өйгәннәр. Яртылаш янып, корымга баткан юеш тукыма­
лар чүмәләсе... Алмалы-чияле пәрдәләргә, әкияти шәһәр­
ле чыбылдыкларга янгын мөһере кыздырып басылган.
Әйтерсең лә, ниндидер явыз зат аларны чатлы-ботлы
куллары белән өзгәләргә-ерткаларга маташкан, утлы ты­
нын өргән.
Тыкрыктагы карт каенга да янгын сулышы кагылган:
кәүсәсенең йорт ягы күмер генә, астагы ботаклары юк.
Һаман яфрак ярып азаплана үзе. Өске чукларындагы
сыек яшел нәфис яфракчыклар көл-күмер, корым бас­
кан ихатага сабыйларча гаҗәпләнеп, ник болай булды
соң әле бу, дигәндәй мөлдерәп карыйлар кебек...
223
5
Мин тагын аръякка чыгып китеп барам. Нәнәйне
мунчага чакырырга. Әни ягып калды. Энемнәр бу ялда
кайтмады. Иптәшем:
—
Әйдә, машина белән генә урап керәбез, — дисә дә,
баш тарттым. Иркенләп, ялгызым гына үтәсем килде
балачак юлларын.
Күчтәнәчләрне алдым да, киттем тыкрыктан төшеп.
Элекке ат күпере юк хәзер. Уртадагы зур күпердән йө­
риләр. Дөрес, бер читтәрәк басма бар. Кечерәеп, җиргә
сеңеп бетсә дә, тегермән йорты исән икән әле.
Каеннар
картайганнар...
Агачларның
да
картлыгы
була. Калын тупас кайрыларын тирән җыерчыклар яргалаган. Өске ботакларының да тузлары купшакланып,
аларны кара шадралар таплаган. Җил-давылданмы, үзлә­
ренең вакыты җитепме, кайберләренең ботаклары каеры­
лып төшкән. Ике як ярда да адәм буе кычыткан, әрем,
әрекмән. Авыл көтүе биредән йөрми инде хәзер.
Елга гына шул килеш, һаман кәефле генә, күңелле
генә чылтырап, ару-талу белми үз юлыннан йөгерүен
белә. Кайбер урыннарда ярлары ишелеп, юлын гына
үзгәрткән. Уң якта, элекке күпер убылып, тирән чокыр
хасил булган, черек бүрәнә калдыклары арасыннан каен,
зирек үсентеләре үреп килә.
Тар сукмактан биек текә ярга күтәрелеп, клуб туры­
на килеп чыгам. Аның нигез урынында берничә бүрәнә
калдыгы аунап ята. Сул якта ындыр табагы, амбар
келәтләре. Әле август башы, ашлык җилгәргеч корылма
гүләп
эшләп
тора.
Арпа-фәлән
кайтамы,
әзерлеген
карарга-тикшерергә кабызганнардырмы...
Ат абзары урынында кычыткан гаскәре. Абзар артын­
дагы алма бакчасында сыңар алмагач ишарәте. Уйдыкуйдык ат кузгалагын искә алмаганда, кая карама —
тездән үлән, сабагында кибеп утыра! Хәтта урамда да.
Печән итеп чабарлык, билләһи! Бу очлар сыер тотмаган­
ны аңлата инде бу.
Һә-әй, бар иде вакытлар, печәнгә төшәр көн якын­
лаша башласамы? Урман юлына тузан да кундырмаслар,
һәркем үзенең ызанын, дәүләт чиген саклагандай, кер­
фек тә какмый саклар иде. Күршеңнең өлешенә бер
генә покос кереп кара — күрсәтерләр күрмәгәнеңне!
224
Урмандагы бер покос печән өчен тарткалашып дөнья
көтәргә мәҗбүр ителгән гайрәтле агайлар, һай, кайда
сез? Улларыгыз, оныкларыгыз кайда? Кайсы калалар­
ның кайсы таш йортларында көн күрәләр микән нәсел­
ләрегез?! Урам тутырып йөргән каз-үрдәкләр, тавык бол­
гавына кушарга ат кузгалагы җыеп йөргән карчыклар
кая? Үлән түгел, әремен дә төбенә кадәр кимереп кырып
үтә торган атлар кая, көтүләре белән күккә ашканнар­
мы әллә? Нинди зилзиләләр ялмаган безнең авылны?
Нәнәйнең койма алдындагы үләне чабылган алай.
Покосларда кибеп ята. Сыерын бетерсә дә, чапмый түз­
мәгәндер инде.
Эчтән терәү салган бәләкәй капканы ачып, эчкә
үтәм. Ихатаны бәрхеттәй булып кәрлә ромашка үләне
баскан, элекке сукмак урыннарындагы бәбкә үләне өс­
тендә үрдәк бибиләре чемченеп йөри. Үскәннәр инде,
күгәрчен хәтле булганнар. Сул кулдагы алма бакчасында
яшь үсентеләр алынып килә. Быел яз картларын төпләп,
яшьләрне
утырткан
бәләкәй
абый.
Элекке
нигез
урынында чәчәк түтәлләре. Уртада дәлия куагы, кояштай
булып
пәйгамбәр
тырнаклары
балкый,
кашкарыйлар
чәчәккә бөреләнгән.
Әнә, нәнәй үзе дә күренде. Ялтырабрак торган бит
алмалары елмаюга җәелә, күз читләрендә җыерчыклар
нурлана. Яулыгын төзәткәләп, кулын алъяпкычына сөр­
теп, нәкъ элеккечә көйләп, җырлагандай итебрәк, «и-и...»
дип, кочак җәеп миңа таба килә.
Елдан-ел кечерәя барып, орчык кадәр генә калган
нәнәмә ике баш югарыдан каравыма кыенсынып, аның
корышып
беткән,
бер
бармагын
бозау
арканлаганда
өздерткән кулын учыма алам.
— Үзең генәмени? — ди ул. — Кияү кая? — ди, капка
тарафына караш ташлап, инде оныгының иренә дә кияү
хөрмәте
күрсәтергә
әзер
булып.
Үзенең
бердәнбер
кияве — әтиемнең җир астына кереп ятуына егерме ел
быел.
— Сине мунчага чакырырга чыктым, — дим. — Әни
томалап калды. Әзерлән. Көтү кайткач, машина белән
чыгып алырбыз.
— Кичә үзем ягып кердем, — ди ул, кулын селтәп. —
Интеккән бар әллә? Кое ихатада булсын, моторы гөж­
ләп торсын! Шатланып бетә алмыйм, кызыкаем, бүгенге
225
тормышка! Рәхмәт укып йөрим! Газы гөрләп янып тор­
сын,
пенсиясен
китереп
бирсеннәр,
әпекәй
кайтып
торсын! Утын вуле! Әкәмәт бит, ә! Чәй куям хәзер!
Эчми китмисең! Теге буш умартага күч килеп керде бит
быел, өченче көн бал аерттым. Баллап чәй эчәбез!
Ул, бал алыргадырмы, гадәтенчә вак-вак атлап, келәт­
кә таба китә. Алъяпкыч кесәсеннән бавы кат-кат төен­
ләнеп беткән ачкыч бәйләмен чыгарып, бихисап ишләре
арасыннан кирәкле ачкычны эзли.
Мин келәт янәшәсендә иске мунчага күз салам.
Аның ишегалдын нәнәй хәзер бәбкәләр ябарга көйләгән.
Почмагыннан сул як алма бакчасына сузылган кер
җебендә мунча керләре кибә. Янгын сарысы сеңеп
калган яулыклар, көек эзе тигән тастымаллар... Яңалары
шкаф тулы булса да, искене кимә дип тукып торсак та,
шулардан аерыла алмый ул һаман...
Яңа йортның биек, киң күтәрмәсенә утырам да,
янәшәмдәге алмагачтан баллары тамардай булып пешкән
алма өзеп алам. Өлгерүе җиткән кып-кызыл алмалар,
шуны гына көткәндәй, дәррәү тупылдашып җиргә коела.
Аякларымны ваемсыз селки-селки, чертләтеп алма теш­
лим.
Йорт
ышыгыннан
«чыгып»
икендегә
юнәлгән
кояшка күз кысам, кунак килүгә шатланып үрле-кырлы
сикергәләгән сары көчеккә кул болгыйм, һәм, нәнәмнең
эше бетеп, мине табынга утыртып сыйлаячак, кунак
итәчәк тансык, хозур мизгелләрне көтә башлыйм...
ӘДӘБИЯТЧЫЛАР ФИКЕРЕ
* **
«Җантөяк» повестен мөкиббән шатланып, ихлас кү­
ңелдән, яратып укып чыктым. «Җантөяк» — җан иле,
җан төяге дигән мәгънәдә. Әсәрнең җаны, каны, йөрәгебәгыре, асыл якуты, моңы, хис-тойгысы булып торырдай
образ — Галия. Галиянең уй бөеклеге чоңгыл төсле карасорыдан күпкә өстен куеп аңлатыла. Күп авырлык, мих­
нәт, кайгы, хәсрәт кичерә ул. Ләкин матур күңелле, бай
табигатьле, күркәм сыйфатлы булып кала. Аллаһы тара­
фыннан бирелгән шәфкатьлелекне кешеләр генә түгел,
табигать кодрәте үзе дә яхшы аңлый. Бу үзенчәлек әсәр­
дә чагыштыру төзелмәсе белән җанландырыла: «Галия...
кузен ачканда яп-якты иде. Сөттәй ап-ак яктылык зурзур тәрәзәләрдән ишелеп керә дә, аксыл.-сары стеналардан
чәчелеп, биек иркен булмә эчендә уйный».
Шушы күбәләктәй сөйкемле бәләкәй генә повестьта
илледән артык чагыштыру бар. Аларның кайсыберсе —
традицион яки халыктагыча. Әмма сурәтләү-тасвирлау
чарасын күбрәк үзе иҗат итә сүзгә таләпчән автор.
«Җантөяк»тәге фразеологик әйтелмәләр дә аз сүз
белән күп мәгънә аңлатуга, җанлы картина тудыруга,
әдәби әсәрнең идея-эчтәлеген ачыклауга ярдәм итә. Язу­
чы аларны үзгәртә дә белә, үзе дә яңадан-яңаны иҗат
итә. Аларның кайсыберсе мәхәббәт тойгысы (якут күзем),
бәгъзесе бөтен чор яшәеше белән бәйле: «кумер брикет­
лары куе кызыл якут төсенә кереп көйрәделәр, зәңгәр
якутлар инде арып-талчыгып, тоныкланып калганнар».
«Якут» сүзе ерак тарихтан килә. Аның шулай икәнле­
ген ясалышы ук әйтеп тора. Төркиләрнең ерак ата-баба227
лары һуннар да (I, II гасырлар), «якут» сүзен ныклык,
матурлык, сафлык өчен файдаланган. Аның бу асыл
сыйфатлары Болгар чорында да саклана. Йосыф пәйгам­
бәрнең кызгылт якутка охшаш яңаклары эчке егәрле­
леге, батырлыгы, шәфкатьлелеге, мөрәвәтлелеге, кеше­
леклелеге белән дә кардәш. Урта гасырларда бу асыл
ташның дәвалау шифалылыгы ачыклану аның дөньякү­
ләм әһәмиятен балкыта. Андый балкыш хәзер, табигать
аягына
үзебез
фаҗига
капканы
корганыбыз
сымак,
акрынлап сүнә-корый бара. Бу хакта әйтми Дилбәр
Булатова. Әйтергә тиеш тә түгел. Мәшһүр сүз сәнгате
остасы Галимҗан Ибраһимов фикеренчә, идеяне сүзнең
эчке мәгънәсе, тышкы күренеше чагылдыру мотлак.
Әсәрдәге шул сәнгатьлелек иманына тугрылыклы кала
язучы.
Суфиян Поварисов,
Башкортстанныц халык язучысы,
филология фәннәре докторы, БДУпрофессоры.
* **
Кечкенә генә күләмле хикәядә кабатланмас оригиналь
әдәби образлар тудыру, серле күңел ишекләрен ачу,
кеше рухиятенең тирәнлеген тою һәм сурәтләү өчен
чын рәссамлык сәләте сорала. Дилбәр Булатова тормыш
күренешләрен тышкы яктан гына бәяләми, аларның эчке
мәгънәсен чор белән бәйләп аңлатырга омтыла. Аның
әсәрләрендә яшәү дигән бөек феномен аерым кеше
язмышында, язучының эчке рухи дөньясы тирәнлегендә
күзаллана. Нәтиҗәдә, күңел күзе белән күргән әдәби
образлар җанлана, хәрәкәт итә, укучыда да фикер, хис,
тойгы уята.
Камил Дәуләтшин,
филология фәннәре кандидаты, БДУ профессоры.
* **
Дилбәр Булатованың хикәяләрендә тискәре персонаж­
ларда сәнгатьчә осталык, яңалык күренми. Алар, нигездә,
уңай геройларның күңел көзгеләре аша гына чалынып,
укучы алдына үз гамәлләре, йөзләре белән басмыйлар.
Нәтиҗәдә, әсәрләрдәге сюжет үстерелеше, низагъ-бәре228
лешләр дә хикәяче теләгән югарылыкка күтәрелә алмый.
Бу әдәби парадокс. Чөнки без һәрберебез базар зама­
нын яманлыйбыз, золым күреп, аерым социаль төркем­
нәрне әрлибез, шулай ук, Казан тарафыннан «кара
проза» иңеп, теманы ачута аерым юл-юнәлешләр дә күр­
сәтә шикелле. Әмма шуңа карамастан, негатив геройлар
төссез, схематик булып чыга. Димәк, зирәк, үткен күз
белән тормышны өйрәнү җитми.
Яшь язучының каләм көче бүгенге авылны, кеше­
ләрдәге уңай социаль-психологик үзгәрешләрне күрсәтә
белүендә. Бигрәк тә аның милли рух, гореф-гадәтләр,
сәждәле кыйбла белән сугарылган әсәрләрендә эстетик
дулкынландыру көче зур. Аның әсәрләрен укысаң, үзең­
не туган авылыңа, атаң-анаң, туганнарың арасына кайт­
кан кебек тоясың. Бу кояшлы, шигъриятле прозаның
киләчәгенә зур өмет һәм ныклы ышаныч белән карыйсы
килә.
Сәгыйдулла Хафизов,
язучы, филология фәннәре кандидаты.
* **
Дилбәрнең хикәяләре классик хикәя жанрында язы­
луы белән аерылып тора: бер төп герой, вакыйгаларның
конкретлыгы һәм җыйнаклыгы, кыскалык артында яткан
тирәнлек һ.б. Яшь язучы геройларның эчке психологик
хәрәкәтен, үзгәреш-үсешен күрсәтә белүе белән көчле.
Күпчелек
әсәрләрендә гади
генә, көндәлек
дигәндәй
вакыйганы тасвирлап, үз героен эчке тетрәнү аша үткә­
рә ул. Һәм — безне дә. Мораль уку да, ярылып яткан,
маңгайга бәреп-әйтелгән догма-лозунглар да юк, бары
тик үз законы буенча яшәүче кечкенә кешенең кечкенә
дөньясы тудырыла.
Лилия Сәгыйдуллина,
шагыйрә, филология фәннәре кандидаты, БДУ доценты.
* **
Төп геройлар ниндидер бер мизгелдә, башка рухи
катламга күчә: гаҗәпләнә, газаплана, гарьләнә — көчле
хисси тетрәнеш кичерә һәм бу аларның киләчәк тор­
мышына, холкына тәэсир ясамый калмый. Хәтта вакыт
229
та гадәти агымын үзгәрткәндәй була. Әсәрнең кульмина­
цион ноктасында җаны аның гүя, канат җилпеп, гадәти
тормыш шартларыннан арынып, үткәнгә, хәзергегә, килә­
чәккә биектәнме, читтәнрәкме караш ташлап ала. Әйтер­
гә кирәк, бу төр геройларны уңай яки тискәре дип атау­
дан бигрәк, эзләнүче, үзенең үсеш юлын үгүче геройлар
дип билгеләү отышлырак булыр иде. Хикәяләрдә гори­
зонталь һәм вертикаль пространствоның кызыклы кисе­
лешенә тап булабыз. Геройлар язучы иҗат иткән үзен­
чәлекле дөнья моделе кысаларында хәрәкәт итә. Чагу
детальләр гомумиләштерү көченә ия.
Альбина Хәлиуллина,
филология фәннәре кандидаты,
М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты.
* **
Дилбәр Булатова прозасын анализлаганда конфликт
мәсьәләсенә бер яклап кына якын килеп булмый. Аны,
күнегелгәнчә, геройлар арасындагы бәрелешкә кайтарып
калдыру да үзен акламый. Чөнки әсәр үзәгендә яткан
конфликт, иң беренче чиратта, геройларның рухи дөнья­
сында туа. Аларның рухият дөньясы чикләреннән чык­
мыйча үсеш кичерә дә, ниндидер бер мизгелдә, образ
тарафыннан хәл ителеп юкка чыга. Шул рәвешле кон­
фликт төшенчәсенең чикләре киңәя, мәгънәви яктан
байый төшә. Ул геройларның үзара бәрелешүеннән генә
гыйбарәт булмыйча, теге яки бу геройның үз-үзе белән
көрәшүе, рухи изалануы буларак та кабул ителә баш­
лый.
Руслан Сөләйманов,
шагыйрь, яшъ галим,
Мәгарифне устеру институтыныц өлкән укытучысы.
230
ЭЧТӘЛЕК
Җантөяк (повесть)
.......................................................................... 4
Хикәяләр
Ачык ишекләр көне ............................................................................... 84
Сайлау ....................................................................................................106
Чынаяк ...................................................................................................117
Командировка.......................................................................................130
Күлмәк ...................................................................................................149
Кое........................................................................................................... 161
Бер сүз ....................................................................................................172
Лифт........................................................................................................ 178
Риза ........................................................................................................ 188
Сакчы...................................................................................................... 196
Бию ......................................................................................................... 202
Кунак мунчасы......................................................................................212
Әдәбиятчылар фикере.......................................................................... 227
Литературно-художественное издание
БУЛАТОВА (Сулейманова) Дильбар Данисовна
ВОСКРЕСШИЙ ЦВЕТОК
Повесть, рассказы
(на татарском языке)
Мөхәррире Г. М. Абдуллина
Рәссамы С. М. ГыйлэжетЗинов
Бизәлеш мөхәррире А. Р. Мөхтәруллин
Техник мөхәррире В. Р. Абдрахманова
Корректоры Ф. Н. Зиннәтуллина
Басарга кул куелды 27.02.12. Форматы 84x108 ЧЪТ Балтика гарнитурасы.
Гәзит кәгазе. Шартлы басма таб. 12,18. Шартлы буяу отт. 12,6.
Исәп-нәшер таб. 10,7. Тиражы 2000 данә. Заказ 1.0031.12.
Башкортстан Республикасының Зәйнәб Биишева исемендәге
Башкортстан «Китап» нәшрияты дәүләт унитар предприятиесе.
450001, Уфа, Октябрь проспекты, 2.
Әзер файллардан басылды.
Башкортстан Республикасының «Уфа полиграфкомбинаты»
дәүләт унитар предприятиесе.
450001, Уфа, Октябрь проспекты, 2.
Документ
Категория
Без категории
Просмотров
91
Размер файла
1 610 Кб
Теги
тат, булатов, цветов, уфа, сулеймановой, 2012, воскресшие, китай, 232
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа