close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

?

татарский 9 кл.

код для вставки
1
Аңлатма язуы (Пояснительная записка)
Программа: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм
әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1 – 11 нче сыйныфлар.- Казан:
“Мәгариф” нәшрияты, 2010.
Дәреслекләр: Насипов И.С., Ваһапов Н.Х Татар теле. 9 нчы сыйныф өчен дәреслек. Уфа,
“Китап”, 2005.
Хәбибуллина З.Н., Фәрдиева Х.Г. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирү
мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек. Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
Сәгатьләр саны: Еллык сәгать саны – 66;
Атнага сәгать саны – 2.
Контроль эшләр саны:
Диктантлар – 4;
Изложение – 2;
Сочинение – 2.
Предметка гомуми характеристика (Общая характеристика предмета)
Рус мәктәбендә укучы татар балаларына ана теленнән системалы фәнни ныклы белем бирелә,
тел һәм сөйләм күнекмәләре булдырыла, ягъни танып белү, гамәли юнәлештәге эш тормышка
ашырыла. Бу исә үз телеңне камил белү, башка фәннәрне яхшырак үзләштерү өчен дә нигез
булып тора.
9 нчы сыйныфта татар теле дәресләрендә алдагы сыйныфларда алган белем һәм
күнекмәләр искә төшерелә. Фонетика, орфоэпия, орфография, аваз һәм фонема турында
өйрәнелгәннәр ныгытыла.
9 нчы сыйныфта лексикология һәм лексикографиядән үткәннәр тирәнәйтелә,
этимология турында төшенчә бирелгәч, стилистика һәм сөйләм культурасы белән
таныштырыла. Икетеллелек мәсьәләсе яктыртыла. Синтаксиска караган гомуми мәгълүматлар,
синтаксик берәмлекләр һәм синтаксисның бүлекләре турында төшенчә биргәндә, төп игътибар
җөмлә һәм аның үзенчәлекләренә юнәлтелә. Алга таба әлеге сыйныфта гади җөмлә
синтаксисы һәм пунктуациясе, аерым алганда татар теленең гади җөмлә синтаксисын
үзләштерүдә аеруча мөһим булган темалар өйрәнелә.
Кушма җөмлә синтаксисы өйрәнелә; тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр, тезмә кушма
җөмләләрнең теркәгечле һәм теркәгечсез төрләре, бу төр җөмләләр белән бәйле рәвештә
тыныш билгеләре үзләштерелә.
Гомуми белем бирү циклының төгәлләнүен истә тотып, әлеге сыйныфта 5 – 9 сыйныфларда
үтелгән барлык материал кабатлап чыгыла, сүзләргә фонетик, төзелеше һәм ясалышына
караган морфологик анализ, ә җөмләләргә синтаксик анализ ясала.
Башлангыч сыйныфлардагы эзлеклелекне дәвам иттереп, укучыларның белемнәрен
тулыландыру максатыннан, 9 нчы сыйныфта халык авыз иҗатыннан легенда һәм риваятьләр
алынды. Беренчедән, алар укучыларга фольклордан тулырак мәгьлүмат бирү, икенчедән, телгә
караган белемнәрне гамәли яктан ныгыту өчен материал буларак кулланыла.
9 нчы сыйныфта төп игътибар аерым әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыруга
юнәлтелә. Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына
өйрәтү дә әһәмиятле. Бу җәһәттән эш түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:
2
- татар теленең үзенчәлекле авазларын әйтү күнекмәләре булдыру;
- сүз басымын дөрес куя белү;
- логик басымны дөрес куя белү;
- җөмләләрне фразаларга бүлү һәм дөрес пауза белән уку;
- тавышны дөрес төшерә һәм күтәрә белү, интонацияне дөрес куллана белү күнекмәләре
булдыру һ.б.
Матур әдәбиятны төрле яклап өйрәнү һәм үзләштерү укучыларның сөйләм һәм язу
күнекмәләрен камилләштерүгә ярдәм итә. Болар һәммәсе урта белемгә ия булган яшьләр ана
телендә фикерли, иркен сөйләшә, дөрес яза белергә тиеш дигән максатка ирешергә ярдәм итә.
Ел дәвамында бәйләнешле сөйләм үстерүгә төрле эшләр башкарыла.
Максат һәм бурычлар (Цели и задачи)
Максат: укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура
өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру.
Лингвистик компетенция (укучыларның ана теленнән мәгълүматлылыгы) фонемалар,
морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик
берәмлекләр, лингвистик анализны һ. б. үз эченә ала.
Аралашу компетенциясе ул — башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү
өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар әдәби теле нормаларына
ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма
формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ. б.
Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта
үзләштерү ул — укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү
чарасы буларак, милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормышкөнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты
үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.
Бурычлар:
1. Татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү,
үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә,
аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.
2. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.
3. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, йөгерек һәм сәнгатьле итеп
укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә
ирешү.
4. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес
аралашырга өйрәтү. Дөрес һәм бәйләнешле әйтмә һәм язма сөйләмгә өйрәтү.
5. Туган тел аша өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.
6. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләрен
булдыру.
7. Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту.
8. Логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү.
9. Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы
сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә
ирешү. Матур әдәбият, аның авторы, әсәрнең жанры, персонажы турында күзаллау булдыру.
10. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган телгә
мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек
тәрбияләү.
3
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр
(Ожидаемые результаты обучения)
1. Сузык һәм тартык авазларның классификациясен, алардагы үзгәрешләрне белү.
Сингармонизм законын, рәт һәм ирен гармониясе үзенчәлекләрен сөйләмдә дөрес
куллану.
2. Төрле типтагы сүзлекләрдән файдалану.
3. Татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу
дәрәҗәсе буенча бәяли белү.
4. Сүзләрне урынлы куллану, аларның мәгънәләренә аңлатма бирә белү.
5. Сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Тамырдаш сүзләр табу. Сүзләрне
төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.
6. Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү.
7. Сүз төркемнәрен лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик билгеләре
буенча аера һәм аларны таный белү. Морфологик анализ ясау.
8. Өйрәнелгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзү. Сүз төркемнәренең
төрле ысуллар белән ясалышын белү.
9. Сүзтезмәләргә, гади һәм кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясый белү.
10. Өйрәнелгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзү. Сүз төркемнәренең
төрле ысуллар белән ясалышын белү.
11. Аерымланган җөмлә кисәкләре, эндәш һәм кереш сүзләр кергән җөмләләр төзү.
12. Сүзтезмәне җөмләдән аера белү. Сүз төркеме белән җөмлә кисәген дөрес билгеләү.
13. Җөмләдәге сүз тәртибен билгеләү.
14. Кушма җөмләләрнең схемасын төзү.
15. Текстның үзенчәлекле билгеләрен белү. Аның стилен дөрес билгеләү.
16. Җөмлә һәм текстта тыныш билгеләре куелырга тиешле урыннарны дөрес табу.
Бирелгән җөмлә һәм текстта куелган тыныш билгеләренә аңлатма бирү.
17. Диалог, туры һәм кыек сөйләм янында тыныш билгеләрен куя белү.
18. Татар халык авыз иҗатыннан легенда һәм риваятьләрне, аларның жанр үзенчәлекләрен
белү.
19. Укучыларның, үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра
белүе.
20. Укыган яки тыңлаган текстның эчтәлеген сөйләү, планын төзү.
21. Бирелгән план буенча сочинение язу.
22. Әдәби геройларны сурәтләп бирү.
23. Каралган спектакль буенча хикәя төзү.
24. Программа буенча укылган китапның эчтәлеген сөйләү.
25. Эш кәгазьләре (гариза , белдерү, ышаныч кәгазе) язу.
26. Якын дустыңа яки туганыңа хат язу.
27. Сочинение элементлары белән изложение язу.
28. Стилистик хаталары булган җөмләләрне яки текстны төзәтү.
29. Хикәя, фантастик хикәя, повесть, романны аера белү.
30. Автобиографик повестьның үзенчәлекләрен аера белү.
31. Композиция элементларын билгели белү. Әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү.
32. Уңай герой, лирик герой төшенчәләрен аера белү.
33. Әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү.
34. Татар халкының милли орнаментларын аера белү.
35. Әдәбиятка бәйле рәвештә балет, опера, сынчы кебек терминнарны аңлатып бирә белү.
4
36. Татар халкының гаилә-көнкүреш, гореф-гадәт һәм йолаларын аңлата белү.
Курсның эчтәлеге (Содержание курса)
1. Татар теле турында гомуми мәглүмат. Телнең төп функцияләре. Туган телнең һәрбер
халык тормышында һәм кешене шәхес итеп формалаштырудагы роле (1 с.).
2. Фонетика, орфоэпия. Графика һәм орфография буенча белемнәрне тирәнәйтү (4 с.).
3. Халык авыз иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар. Аларның жанр үзенчәлекләре (1 с.).
4. Шәриф Камал. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Буранда”
хикәясе. Анда күтәрелгән төп мәсьәләләр, образларның бирелеше (2 с.).
5. Гаяз Исхакый. Татар драматургиясен үстерүгә керткән өлеше. “Җан Баевич”
комедиясе (өзек). Әсәрнең идеясе һәм образлары. Комедия турында төшенчә (2 с.).
6. Лексикология буенча белемнәрне тирәнәйтү. Сүзләргә лексик анализ ясау. Лексик
берәмлекләр (3 с.).
7. Һади Такташ. Шагыйрьнең татар поэзиясендә тоткан урыны. “Мокамай” шигыре.
Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте (2 с.).
8. Хәсән Туфан. Иҗаты турында белешмә. “Туган ил турында җырлар”, “Кайсыгызның
кулы җылы?”, Кемнәр сез?” шигырьләре. Аларның темаларын билгеләү, идеясен ачу (2
с.).
9. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча өйрәнгәннәрне кабатлау. Сүзләрнең
төзелешен һәм ясалышын тикшерү (1 с.).
10. Морфология буенча өйрәнгәннәрне кабатлау. Сүзләргә морфологик анализ ясау (2 с.).
11. Мирсәй Әмир. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Агыйдел” повесте
(өзек). Әсәрдә 30 нчы еллар башындагы тарихи вакыйгалар, повестьта табигать
күренешенең бирелеше. Пейзаж, аның әһәмияте (2 с.).
12. Синтаксис һәм пунктуация буенча белемнәрне тирәнәйтү. Җөмләләргә синтаксик
анализ ясау (5 с.).
13. Шамил Усманов. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Әптери агай
хикәясе”. Әсәрнең идеясе, төп герой образы
(1 с.).
14. Таҗи Гыйззәт. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Изге әманәт” драмасы (өзек).
Әсәрдә халыкның тылдагы батырлыгы, уңай һәм тискәре образларның бирелеше.
Драма турында төшенчә (2 с.).
15. Шәриф Еникеев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Солтангәрәйнең язмышы”
повесте (өзек). Тормыштагы авырлыкларны җиңә алуның әсәрдә сурәтләнеше (2 с.).
16. Кушма җөмлә. Татар һәм рус телләрендә тезүле һәм ияртүле бәйләнеш ярдәмендә
барлыкка килүче кушма җөмләләр. Аларның охшаш һәм үзенчәлекле билгеләре. Тезмә
һәм иярченле кушма җөмләләр. Алардагы тыныш билгеләренең куелышы (3 с.).
17. Самат Шакир. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Үлемнән көчлерәк” очеркы.
Патриот шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй образы һәм аның батырлыгы. Очерк турында
төшенчә (2 с.).
18. Стилистика һәм сөйләм культурасы. Функциональ стильләрнең төрләре: сөйләмә
һәм язма сөйләм стильләре. Язма сөйләм стильләре: фәнни, рәсми, эпистоляр,
публицистик стильләр. Матур әдәбият стиле. Бу стильләрнең лексик-грамматик
үзенчәлекләре. Синонимнарның сөйләм оештырудагы роле. Стилистик хаталар. (3 с.).
19. Аяз Гыйләҗев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Җомга көн кич белән”
повесте (өзек). Бибинур әбинең изге күңеллелеге, шәфкатьлелеге. Тормыш авырлыгын
җиңүгә ярдәм иткән сыйфатлары. Авторның кешеләрдә яхшылык, игелек кебек
сыйфатларның кими баруына борчылуы (3 с.).
20. Илдар Юзеев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Таныш моңнар” поэмасы,
”Гашыйклар тавы” әсәре. Хезмәткә намуслы караш, мәхәббәтнең көче, аңа тугрылык,
табигатьне саклау мәсьәләләре (3 с.).
5
21. Эдуард Касыймов. Язучы турында белешмә. “Гомер ике килми” повесте (өзек).
Әсәрдә фаҗигале елларның чагылышы, хаксызга рәнҗетелгән кешеләр язмышы (1 с.).
22. Сөйләм культурасы. Әдәби сөйләмнең төп билгеләре: дөрес, ачык, эзлекле,
сәнгатьле, аһәңле, җыйнак, матур яңгырашлы сөйләм. Татар әдәби теленең байлыгы
һәм тәэсирле булуы (3 с.).
23. Фәнис Яруллин. Иҗаты турында белешмә.”Иң гүзәл кеше икәнсез”, “Җилкәннәр
җилдә сынала” әсәрләре. Укытучыга соклану хисенең сурәтләнүе. Автобиографик
әсәрләрнең үзенчәлеге (2 с.).
24. Миргазиян Юныс. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Шәмдәлләрдә генә утлар
яна” повесте (өзек). Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының чагылышы, персонажларның
эчке кичерешләре сурәтләнүе, татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолаларының
тасвирлануы (1 с.).
25. Наҗар Нәҗми. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.”Татар теле” шигыре. Анда
туган телнең бөеклеге чагылу (1 с.).
26. Икетеллелек. Төрки телләр һәм татар теле. Тел гыйлеменең әһәмияте һәм аның төп
бүлекләре (2 с.).
27. Сыйныфтан тыш уку (1 с.).
Календарно- тематическое планирование
№
п/п
Тема
Колич.
часов
Время
проведения
Примечани
я
I полугодие
1
Общие сведения о татарском языке.
1
02.09.
2
Фонетика.
1
05.09.
3
Устное народное творчество. Легенды и предания.
1
09.09.
4
Графика.
1
12.09.
5
Шариф Камал. «В буране».
2
16.09., 19.09.
6
Орфоэпия и орфография.
2
23.09., 26.10.
7
Гаяз Исхакый. «Жан Баевич».
2
30.09., 03.10.
8
Изложение.
1
07.10.
9
Лексикология.
Словарный состав татарского языка.
2
10.10., 14.10.
10
Хади Такташ. «Мокамай».
2
17.10., 21.10.
11
Контрольный диктант.
1
24.10.
6
№
п/п
Тема
Количество Время проведения Примечания
часов
Хасан Туфан. «Песни о родине».
«Кайсыгызның кулы җылы?”». «Кто вы?»
2
28.10., 07.11.
13
Лексические единицы.
1
11.11.
14
Словообразование и состав слова.
1
14.11.
15
Сочинение.
1
18.11.
16
Морфология. Части речи.
1
21.11.
17
Мирсай Амир. Повесть «Агидель».
2
25.11., 28.11.
18
Окончания. Их правописание.
1
02.12.
19
Синтаксис и знаки препинания.
Синтаксис и синтаксические единицы.
1
05.12.
20
Шамиль Усманов. «Рассказ Аптери агай».
1
09.12.
21
Контрольный диктант.
1
12.12.
22
Тажи Гиззат. Драма «Изге әманәт».
2
16.12., 19.12.
23
Знаки препинания в простых предложениях.
Тире между подлежащим и сказуемым.
1
23.12.
24
Знаки препинания при обращении.
1
26.12.
25
Шариф Еникеев. Повесть «Судьба
Султангарая».
2
30.12. 16.01.
12
Всего - 33
II полугодие
26
Знаки препинания при обособленных
второстепенных членах.
1
20.01.
27
Знаки препинания при уточняющих членах и
при однородных членах предложения.
1
23.01.
28
Внеклассное чтение.
1
27.01
29
Знаки препинания при сложносочиненных
предложениях.
1
30.01.
Сочинение.
1
03.02.
30
7
№
п/п
31
Тема
Знаки препинания при сложноподчиненных
предложениях.
Количество
часов
Время
проведения
2
06.02., 10.02.
32
Самат Шакир. «Сильнее смерти». Жанр
очерка.
2
13.02., 17.02.
33
Стилистика, культура речи.
2
20.02., 24.02.
34
Аяз Гиляжев. Повесть «Вечером в пятницу».
3
35
Контрольный диктант.
1
27.02., 03.03.
06.03.
10.03.
36
Ильдар Юзеев. Поэма «Знакомые мелодии».
1
13.03.
37
И. Юзеев. Повесть «Гора влюбленных».
2
17.03., 20.03.
38
Синонимы, их употребление.
1
03.04.
39
Изложение.
1
07.04.
40
Эдуард Касимов. «Жизнь одна».
1
10.04.
41
Культура речи, точность речи.
1
14.04.
42
Фанис Яруллин. «Упругие паруса». «Иң гүзәл
кеше икәнсез».
3
17.04., 21.04.
24.04.
43
Общие сведения о языке. Общественное
значение языка. Общие сведения о развитии
языка.
1
28.04.
1
05.05.
44
Понятие о литературном языке. Его
возникновение и развитие. Формирование
татарского национального литературного
языка.
45
Миргазиян Юныс. «Горят огни на
подсвечниках».
1
08.05.
46
Назар Наджми. «Татарский язык».
1
12.05.
47
Контрольный диктант.
1
15.05.
48
Взаимодействие языков. Двуязычие.
Тюркские языки и татарский язык.
1
19.05.
49
Значение языкознания и его основные
разделы.
1
22.05.
Примечания
Всего - 33
8
Укыту-методик комплексы
(Материально-техническое обеспечение образовательного процесса)
1. Насипов И.С., Ваһапов Н.Х Татар теле. 9 нчы сыйныф өчен дәреслек. Уфа, “Китап”,
2005.
2. Хәбибуллина З.Н., Фәрдиева Х.Г. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем
бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек. Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
3. Ф.Ф.Харисов. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. –Казан:Яңалиф, 2006.-184 б.
4. З.Н.Хәбибуллина., И.Г.Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы.Казан: Мәгариф, 2003.
5. Б.С.Сәлимгәрәева, М.Б.Юлмөхәмәтов, Т.Ф.Миңнеәхмәтова, Р.Г.Миңнеәхмәтов. Татар
теленнән диктант һәм изложение текстлары җыентыгы. Уфа: “Китап”, 2005.
6. Н.Гыймадиева. Р.Баһавиева. Контроль диктантлар һәм изложениеләр. Казан:Яңалиф,
2004.
7. Татар балалар фольклоры. Казан, “Раннур” нәшрияты, 1999.
8. Компьютер, ноутбук, магнитофон.
9. Сайты:Татарская электронная библиотека, http://qushlawich.ru/node/134, архив учебных
программ и презентаций, Татарский видеопортал села Шубино, Белем.ру, Татарча
мультфильмнар һәм аудиокитаплар, Tatarschool – обучение татарскому языку –
онлайн, сайты учителей татарского языка и литературы Республик Башкортостана и
Татарстана, например, Җәлилова Гөлназ сайты: төп бит; sarvarova.ucoz.ru/ и другие.
Приложения к программе
Примеры творческих работ.
Табигатьне курчалау – илне саклау
(Сочинение на тему: «Защита природы – защита Отечества»)
Табигать ул үзен яклый алмый, үч тә ала алмый кешедән.
Ул бары тик рәнҗи генә ала, куркыйк шушы рәнҗеш төшүдән.
Фәнис Яруллин.
Борын-борын заманда яшәгән ике дус – Табигать Һәм Кеше. Бик тату яшәгәннәр.
Аларның дуслыгына Кояш белән төн гүзәле Ай да сокланган. Табигать Кешене ашаткан,
эчерткән, киендергән, сыендырган, дошманнардан саклаган. Дусты авырып китсә, аны йомшак
яшел түшәгенә яткырган, сандугачлар тавышы тыңлаткан, җиләк- җимеш сулары белән
сыйлаган, шифалы үләннәре белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда, урман-тугайларда
уйнаган. Шулай итеп, ел үсәсен ай үсеп, ай үсәсен көн үсеп, баһадир булып үскән. Аның
беләгендә көч, йөрәгендә дәрт, башында акыл арткан. Көннәрдән беркөнне Кешене мондый
җайлы, уңайлы тормыш туйдыра башлаган һәм ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның
болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырган, елга-суларын пычраткан.
“Җиһанга хәзер мин хуҗа”, - дип кычкырган Кеше. Табигать, дустының явызлануын күреп,
артка чигенгән. Киек- җәнлекләрен, кош- кортларын ияртеп, ераккарак китә бараган.
“Табигатьне җиңдем, мин- Җиһанның иң көчлесе, иң гайрәтлесе, миңа каршы торырлык көч
юк, бар дөньяның тереклеге миңа буйсына, миңа баш ия”, - дип шапырынган Кеше.
Табигатьнең моңа бик ачуы чыкан, һәм ул Кешегә биргән бар хәзинәсен тартып алган. Яшел
хәтфә түшәген җыйган, эчә торган суын киптергән. Кешене япа-буш яланда калдырган. Кеше
өчен дөньяның яме, авызының тәме киткән. Кылган явызлыкларына үкенеп, бик каты елаган.
Табигатьтән башка яши алмаячагын аңлаган. Һәм аны эзләп ерак юлга чыккан. Көн барган,
төн барган, ниһаять, эзләп тапкан. Үз гаебен танып, Табигатьтән гафу үтенгән, башка
беркайчан да хыянәт итмәскә вәгъдә биргән. Мәрхәмәтле Табигать Кешене гафу иткән, һәм
алар элеккечә дус булып яшәүләрен дәвам иткән.
Без әкият илендә түгел, ә чынбарлыкта, егерме беренче гасырда яшибез. Кызганычка
каршы, бүгенге көндә кешеләр шуны оныталар: табигать булмаса, кешелек тә булмас иде.
Барлык кешеләр дә табигатьне ничек рәнҗетүләрен бик аңлап бетермиләр. Күз алдына
9
китерик: беркөн сез уянып торасыз да урамга карыйсыз - ә тышта кояш та яктыртмый,
болытлар да кап-карага әйләнгән, яшел урманнар, үләннәр дә юк, бөтен җир куркыныч һәм
төссез булып калган. Каядыр барырга, ял итәргә мөмкинчелек калмаган. Бөтен матурлык
юкка чыккан. Шулай булыр да ул киләчәктә. Табигатьнең бик ачуы чыгар һәм ул кешеләргә
биргән бөтен хәзинәсен тартып алыр. Ә алып киткәч, башка беркайчан да кайтармас,
никадәрле гафу үтенсәк тә!
Күпләр табигатьне саклау – экологлар эше дип уйлый. Ләкин экологлар бик аз, һәм алар
табигатькә килгән зыянны каплап бетерә алмыйлар. Моның өчен бөтен кешегә дә уйланырга
кирәк. Вулканнар атыла, җир тетри, су басулар, цунамилар, өермә-давыллар булып тора,
Җиргә хәтта метеорит төшә! Табигать безне шулай кисәтә.
Безнең табигатебез бик матур бит. Аның турында ничаклы картиналар, шигырьләр, җырлар
язылган. Табигать елның һәр мизгелендә дә үзенчә матур: кыш булсынмы ул, җәйме, яз яки
көзме. Таң атканда һәм кояш баткан вакытта ул аеруча матур. Мондый вакытта ниндидер
серлелек тоясың, әйтерсең Табигать синең алда бөтен күңелен ача. Табигать әле дә безгә
мәрхәмәтле. Ул - безнең байлыгыбыз. Күп кешеләрнең шуны аңламавын, кадерләмәвен күрү
бик күңелсез күренеш. Табигать безгә мәрхәмәтле һәм игелекле. Ләкин тормыш - ул әкият
түгел. Әкиятләрдә генә бар да яхшы тәмамлана. Бүгенге заман кешесенә Табигать белән
ярашып, килешеп яшәү бик мөһим. Табигать белән Кеше арасындагы әкияттәгедәй
дуслыкның дәвамлы булуы Кешенең үзеннән тора. Әлегә соң түгел! Соңга калмыйк!
Илебезнең киләчәге үзебезнең кулларда.
10
Автор
amsosh2inf
Документ
Категория
Филология
Просмотров
1 786
Размер файла
109 Кб
Теги
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа